Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга системалы эшчәнлекле якын килү технологияләрен сынау (проблемалы укыту технологияләре)

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга системалы эшчәнлекле якын килү технологияләрен сынау (проблемалы укыту технологияләре)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:













Методик эшкәртмә

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга системалы эшчәнлекле якын килү технологияләрен сынау

(проблемалы укыту технологияләре)



Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, Ф. Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы





















Казан 2015 год



Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………………...3

Теоретик нигезләү…………………………………………………………..........4

Проблемалы дәрес идеясенә карашлар.......…………….....................................6

Педагогик технологияләргә дидактик анализ һәм аларны куллану методикасы

1.Проблемалы диалог технологиясе…………………………………………...7

2. Тәнкыйди фикерләү технологиясе………………………………...................8

Тәҗрибәнең нәтиҗәләре………………………………………............................13

Кулланылган технологияләрнең нәтиҗәсен билгеләүче критерийлар..........16

Тема буенча педагогик тәҗрибә …………………………………......................18

Йомгаклау………………………………………………………………………...21

Әдәбият исемлеге……………………………………………………………......22



























КЕРЕШ


Безнең мәктәпләрдә укыту эше дәресләр формасында бара.Бу оештыру формасы Ян Амос Коменскийдан килә.Укыту билгеле бер тәртиптә алып барыла: укучыларның игътибарын туплау, дәресне аңлату, укучыларның аңлавын тикшерү һәм үзләштерү эчтәлеген тикшерү.

Мәгълүм планнар һәм программалар нигезендә билгеле укучылар составы белән бара торган укыту эшенең мондый класс- дәрес формасы шулкадәр тормышчан булып чыга, тиздән ул барлык Европа илләре мәктәпләренә тарала һәм, нигездә, хәзерге көнгә кадәр яши.

Шулай итеп, мәктәптә укыту- тәрбия эшенең төп формасы булып дәрес тора.

Бүген белем бирү системасы, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр заман дәресләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында алар ачык чагылыш таба. Стандарт нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла.

Минем фикеремчә, дәресләрдә бирелгән белемнәрнең сыйфаты методны дөрес сайлауга бәйле. Укыту методлары белем бирүдә һәм аны үзләштерүдә системалылык һәм эзлеклелекне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта бу укыту методларын куллану нәтиҗәсендә, бала башта гаҗәпләнергә, аннан соң кызыксынып китәргә тиеш. Ләкин моңа бик ансат кына ирешергә мөмкин түгел.Моның өчен укытучы һәр баланың бу фәнгә мөнәсәбәте барлыгын тойдыра белергә тиеш.

Ә менә синең дәресең кабатланмас һәм укучыларга файдалы булсын өчен аны ничек оештырырга, нинди методларга мөрәҗәгать итәргә? Бу йөз еллар дәвамында педагог һәм психологларны борчыган сорау.

Соңгы елларга күз салсак, аның укыту сыйфатын арттырырга ярдәм иткән укыту технологияләрен актив рәвештә эзләү белән данлыклы булуын күрербез. Һәм мин дә үз дәресләремдә проблемалы диалог, тәнкыйди фикерләү үстерү технологияләрен куллана башладым.Бу технологиянең методларын, ысулларын бергә үреп алып барам, чөнки алар икесе дә эшлекле характерда һәм ФДББС таләпләренә туры килә. Менә ни өчен мин шушы эшчәнлекле- гамәли методларга тукталдым.

Эшнең максаты:педагогик технологияләрне сынау тәҗрибәсен сурәтләү һәм белем бирү процессында аларны куллануны анализлау.

Хезмәткә түбәндәге бурычлар куелды:

1. Бирелгән темага караган психологик- педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, аны анализлау.

2.Педагогик технологияләрне дидактик яктан анализлау.

3.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган методларга, ысулларга, технологияләргә характеристека бирү.

4. Сынау барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау.

Бу хезмәттә түбәндәге эзләнү методлары кулланылды: укылган әдәбиятны теоретик нигездә чагыштыру, эмпиристик дәрәҗәдә аңлатмалы- теоретик системага анализ, берничә һәм индивидуаль педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм йомгаклау.










ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘҮ


Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.

Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү.

Ә нәрсә соң ул эшчәнлекле метод? Белем алу барышында укучының материалны әзер килеш кабул итми, ә аны үзе эзләп табып, бер нәтиҗәгә киЛә. Шуларны тормышка ашыра торган алымнар эшчәнлекле метод дип атала. А. Дистервег фикеренчә, эшчәнлекле метод укытуда универсаль була. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә бу методны мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да кулланырга кирәк.

Ә хәзер эшчәнлекеле методның технологияләренә тукталып китик.

Проблемалы ситуация диалогы педагогик технологиясен Е. Л. Мельникова тәкъдим итә. Автор “иҗат” төшенчәсен төп сүз итеп ала. Иҗат ул- материаль һәм иҗади кыйммәтләр тудыручы эшчәнлек, ягъни ул яңа һәм кирәкле әйбер тудыру дигән сүз. Кешелек эшчәнлегенең өлкәләре күп: фән, техника, сәнгать һ. б. Чыннан да, иҗатның бик күп төрләре бар һәм һәрберсенең үз нәтиҗәсе: фәнни иҗатныкы - дөнья турында яңа белемнәр туплау, техник иҗатныкы - яңа механизмнар, әдәби иҗатның нәтиҗәсе-тормышны яңача күрү, кабул итү. Юкка гына мәгариф системасы укучыларны иҗади яктан үстерү, тәрбияләүне укыту үзәгенә куймады. Теләсә кайсы фән дәресендә укучы, галим позициясен алып, үзе өчен яңа белемнәр ача белергә өйрәнергә тиеш. Шулай итеп, укучыга белем бирү нигезендә фәнни иҗат ята. Ул дүрт звеноны үз эченә ала. Барысы да проблемалы ситуация тудырудан башлана: “галим” каршылык белән очраша һәм теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә авырлыкларга очрый, гаҗәпләнү, аптырау, гаҗизләнү хисләре кичерә. Проблеманы кую - иҗатның беренче звеносы. Шуның артыннан ук иҗатның икенче звеносы эшкә җигелә. Ул - фикерләү эшчәнлеге, ягъни кыен мәсьәләдән чыгу юлларын эзләү, фаразлар китерү, аларны тикшерү. Иҗатның өченче звеносы- проблеманы чишү юлларын тәкъдим итү. Иҗади акт алынган продуктны реализацияләү белән тәмамлана. Шулай итеп, без дүрт звеноны ( проблеманы кую, проблеманы чишү юлларын эзләү, проблеманы чишү юлларын тәкъдим итү, нәтиҗә алу) үз эченә алган фәнни иҗатны дөнья турында яңа белемнәр ачу процессы буларак тасвирла-дык. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерә-ләр,мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен, иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк. Нәкъ менә шушы дүрт звено- проблемалы ситуацияне барлыкка китерүче диалог кулланылган дәреснең иң кирәкле компонентлары.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең авторлары Чарльз Темпл, Джинни Стил, Курт Мередит. Россиядә бу технология 1997 нче елларда кулланыла башлый. Безнең укыту системасына аны Ирина Муштавинская, Игорь Загашев, Сергей Заир-Бек яраклаштыра.

Тәнкыйди” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне аңлата. Ул белем өлкәсендә даими рәвештә үзгәреп торган мәгълүмат агымында югалып калмаска, төрле тәҗрибәләр, күзаллаулар аша үз фикереңне булдырып, проблемадан чыгу юлларын табарга өйрәтә. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала. Шулай итеп, тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология, педагогика фәннәренә нигезләнә.

Бу ике технологиянең нигезендә проблемалы укыту теориясе ята.















































ПРОБЛЕМАЛЫ УКЫТУ ИДЕЯСЕНӘ КАРАШЛАР

Америка философы, психологы һәм педагогы Дж. Дьюи (1859 – 1952) проблемалы укыту идеясен күтәреп чыга. Аның проблемалы укыту методы педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлек буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Ләкин Дж.. Дьюи системасы нигезендә проблеманы чишү бик тар кысаларда карала.

Безнең илдә үстерелешле укыту идеясен ЛД. С. Выготский бирә, Ул, беренчеләрдән булып, белем бирү һәм үсешне үзара тыгыз бәйләнештә торган ике процесс итеп күрсәтә. Һәм монда беренче урында белем бирү торуын ассызыклый.

Соңгы елларда Л. В. Занковның үстерешле укыту дидактик системасы танылу алды. Ул түбәндәге принципларга таяна: белем бирү югары дәрәҗәдә аны һәркем кабул итә, материалны өйрәнү темпы зур- барысы да өлгерә, теоретик белем күп бирелә - укучыга уку процессы аңлашыла.

Д. Б. Эльконин һәм В. В. Давыдов кул астында эшләгән бер төркем психологлар тарафыннан да үстерелешле укытуның башка системасы тәкъдим ителә.Ул да укучылар-ның интеллектуаль үсеше резервларын куллануга юнәлтелгән.

Ә менә В Оконь проблемалы укыту төшенчәсен болайрак аңлый: “проблемалы ситуация оештыру, аны формалаштыру, проблеманы чишүдә укучыга кирәкле ярдәм күрсәтү, чишелешне тикшерү, алынган белемне системалаштыру һәм ныгыту белән җитәкчелек итү. Бирелгән билгеләмәнең кимчелекле ягы шунда : белем алу процессы белемне бары тик проблеманы чишүгә генә кайтып кала. Укытуны болай оештыру принцибы методологик яктан бөтенләй дөрес түгел.

И. Я. Лернер проблемалы укытуны түбәндәгечә күз алдына китерә: укучылар укытучы җитәкчелегендә мәктәпнең уку һәм тәрбия максатларына туры килә торган, алар өчен яңа булган һәм билгеле бер системага салынган проблемаларны чишүдә катнаша-лар. Билгеләмәдә укучы роленең урыны төгәл күрсәтелми. Ә укучы проблеманы чишүдә катнашып кына калмый, мөстәкыйль рәвештә аларны чишәргә дә тиеш.

Т. В. Кудрявев проблемалы укытуның мәгънәсен түбәндәгечә аңлый:проблемалы укыту ул укучыга проблемалы ситуация тәкъдим итү, аны аңлау, чишү юлларын укытучы белән бергәләп эзләү. Бу процесста мөстәкыйльлек укучылар ягында күбрәк булырга тиеш. Ләкин бу билгеләмә дә проблемалы укытуның асылын тулысынча ачып бетерми.

Шулай итеп , үстерелешле укытуда булган барлык теорияләр дә укучының фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән. М. И. Мәхмүтов проблемалы укытуны үстерелешле укыту тибы итеп карый. Монда укучыларның даими эзләнү эшчәнлеге белән укыту һәм өйрәтүләрнең бер- берсенә тәңгәллеге укучыларның мөстәкыйль танып белү күнекмәләрен формалаштыруын ассызыклый.

Педагогик һәм психологик әдәбиятны анализлау шуны күрсәтә: “проблемалы укыту” төшенчәсенә бүгенге көндә бердәм билгеләмә юк. Бер төркем эзләнүче галимнәр ( М. И. Мәхмүтов, В. Оконь)- проблемалы укытуны яңа система, ә бер төркеме (И. Я. Лернер) – гадәттән тыш укыту методы, өченчеләре (Ю К. Бабанский)- укуның эффектлыгын күтәрү чарасы итеп, дүртенчеләре (М. Н. Скаткин) -укытуны оештыруга үзенчәлекле якын килү, Мельникова Е. Л. - иҗади якын килү итеп карый. Ләкин барлык авторларны да бернәрсә берләштерә: уку бурычларын чишкәндә, укытуда проблемалык төшенчәсен укучының фикерләү эшчәнлеген үстерү закончалыгы итеп карау.





ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ ДИДАКТИК АНАЛИЗ ҺӘМ АЛАРНЫ КУЛЛАНУ МЕТОДИКАСЫ


1. Проблемалы ситуация тудыру диалогы технологиясе.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата белем бирү концепциясенә нигезләнеп язылган үрнәк укыту программаларына төптән үзгәрешләр кертелде: сөйләм телен үстерү һәм коммуникатив компетентлыкны үстерүгә йөз тоту.

Бүгенге тел дәресләрен әдәби процесс яки язучының тормышы һәм иҗаты турында әзер мәгълүмат тәкъдим итеп , әдәби әсәр үзенчәлекләре турында сөйләп яки укучыларга кагыйдәләр җыелмасы биреп кенә укытып булмый. Аларны мөстәкыйль рәвештә белем алырга, танып белү мотивациясен, иҗади сәләтләрен, индивидуаль фикерләвен үстерергә кирәк. Менә ни өчен мин дәресләремдә проблемалы ситуация тудыру диалогы технологиясенә мөрәҗәгать итәм дә инде.

Бу технологиянең нигезе нидән гыйбарәт? Фәндә проблемалы ситуация шартларында нәтиҗәле танып белү эшчәнлегенең эзлекле этаплары билгеле:

проблемалы ситуация-проблема- аны чишү юлларын эзләү-проблеманы чишү

Проблемалы ситуация тудырудан алып аны чишкәнчегә кадәр булган тулы акыл эшчәнлеге циклының берничә этабы бар:

1. проблемалы ситуациянең тууы;

2. проблеманың куелышындагы авырлыкларны күзаллау;

3. чишү юлларын эзләү, фаразларны нигезләү;

4. фаразларны исбатлау;

5. проблема чишү юлларының дөреслеген тикшерү.

Шушы эзлеклелеккә таянып, үзеңнең дәресеңне төзергә кирәк

Проблемалы ситуация тудыру юллары (ПС)


ПС тибы

Каршылык тибы

ПС тудыру юллары

Гаҗәпләнү

Ике яки берничә

каршылык


1. Каршылыклы факт, теория яки фикер тәкъдим итү


2.Практик бирем яки сорау ярдәмендә укучыларның төрле фикерләрен капма- каршы кую

Укучының күзаллавын фәнни фактларга каршы кую

3. 1 юл. Укучының тормышчан күзаллавын сорау яки практик бирем аша “хатага” этәрү

2 юл. Күрсәтмәлелек яки эксперимент аша фәнни фактны тәкъдим итү


Авырлык белән

Кирәк” белән “үти алмаслык” арасында

4. Үти алмаслык практик бирем бирү

5. Алдагысына охшамаган практик бирем бирү

6.1 юл. Алдагысына охшаган үти алмаслык практик эш бирү

2 юл. Биремнең үти алмаслык булуын дәлилләү.

Уку проблемасын өч төрле юл белән куярга мөмкин.

1. Проблемалы ситуация тудыручы диалогка этәрү ( көчле укучылар өчен аерым фразалар).

2. Диалог темасына китерүче бирем (авыр үзләштерүчеләр өчен сораулар яки фразалар системасы, ягъни логик чылбыр).

3. Мотивлаштыручы юл белән теманы хәбәр итү. Шулай итеп, дәрестә иң яхшы ысул: фаразны тәкъдим итү һәм тикшерү, ягъни диалогка өндәү.

Көтелмәгән фикерләргә реакция.

Диалог барышында көтелмәгән һәм төгәл булмаган фикерләр туарга мөмкин. Бу очракта укытучының нейтраль җавап бирүе бик мөһим: башын селкеп кую, “шулай” дигән сүз әйтү һәм укучыларга проблемага карата башка формулировка уйлату.

Көтелмәгән формулировканы кабул итү → шулай

Формулировканы үзгәртү → кем башкача уйлый?


Проблемалы укыту методлары традицион укыту методларыннан төптән аерыла.

Дәрес этаплары һәм звенолары

Проблемалы дәрес

Традицион дәрес

Проблемалы укыту методлары

Методлар

Белемне бирү


Уку проблемасын кую


Проблема-лы ситуа-ция тудыру диалогы

Темага китерүче диалог

Мотивлаштыру ысулы белән теманы игълан итү

Теманы атау

Чишелешне эзләү

Фаразлар тудыруга этәрүче диалог

Проблемадан читкә этәрүче

диалог

Проблемадан читкә җибәрүче диалог

Белемнәр турында

хәбәр итү


Нәтиҗәле биремнәр

Биремнәр

Белемне кабатлау


Чишелешне тәкъдим итү


Теманы,со-рауларны формалаш-тыру

Терәк сигналлар төзү

Художестволы биремнәр

кабатла

өйрән

сөйләп бир

Нәтиҗә ясау


Әгәр дә традицион дәрес белән проблемалы укыту дәресләрен чагыштырып карасаң, алар арасында зур аерманы күререгә мөмкин.Беренчедән, проблемалы укыту дәресләрендә сөйләм үстерү мөмкинчелекләре күпкә артыграк, икенчедән, фикерләү үткенләнә, чарлана, өченчедән, иҗади үсешкә игътибар югары дәрәҗәдә.Менә шуның өчен дә укыту системасына проблемалы укыту технологияләроен кертеп җибәрү зарур. Проблемалы укыту технологияләре алгоритмнарына таянып, мин татар теле һәм әдәбияты дәресләренә проблемалы бурычлар, ситуацияләр һәм дәрес эшкәртмәләре төзедем. (1нче кушымта). Мондый дәрес эшкәртмәләре өчен вакытлы ресурслар кирәк, ләкин аның нәтиҗәсе күзгә күренә: укучылар уку материалын яхшырак үзләштерәләр, үз эшчәнлекләре белән белем алалар.Иң мөһиме: уку проблемасын кую, укучылар тарафыннан әйтелергә тиешле барлык фаразларны фәнни югарылыкта карау, төркемнәрдәге эзләнү эшчәнлеген җентекләп эшкәртү, укучыларның төп нигезләмәләрен дәрескә кертеп җибәрү.

Әдәбият дәресен карап китик. Ш. Камалның “Буранда” дигән хикәясенә тукталыйк. Хикәядәге әхлакый проблемаларны уку проблемасының төп функцияләре буларак теркәргә мөмкин:

- укучының проблеманы чишү юлларын эзләү юнәлешләрен билгеләү ;

-яңа материалны үзләштерүгә кирәк булган танып белү күнекмәләрен, кызыксынлын, мотивларын формалаштыру.

Дәрестә проблемалы ситуация тудыруның өстенлеге шунда: проблеманы чишкән вакытта укучылар актив рәвештә уйлыйлар, фикер йөртәләр.Ә бу мөстәкыйль рәвештә ныклы тирән белем алуга гына китерми, ә бәлки акылның иң кыйммәтле сыйфатына- теләсә нинди ситуациядә мөстәкыйль рәвештә теләсә нинди проблемадан чыгу юлын таба белүгә дә китерә.

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе” дигән теманы үткәндә без укучыларны сыйфатлатрга –рак,- рәк кушымчаларын дөрес ялгарга өйрәтәбез.Бу дәресләр минем тарафымнан орфографиягә кагылышлы алгоритмнарга нигезләп һәм проблемалы диалог формасында тәкъдим ителә. Ләкин технология авторы Мельников Е. Л. тәкъдим иткән хаталы вариантларны тәкъдим итеп эшләү алымы, минемчә, монда үзен акламый. Дәреснең проблемасын уңышлы гына чишкән очракта да, хаталы орфограмма укучы хәтеренә дөрес язылыш буларак сеңеп калырга мөмкин ( диктантта укучыларның 20% яшелерәк, зурырак, кызылырак дип язган иде).

Әдәбият дәресләрендә проблемалы ситуация тудырырга күзгә ташлана торган “ачык тап” – мотивлаштыру чарасы ( ассоциацияләр, музыка, иллюстрацияләр,әсәрдән өзекләр, укучы игътибарын җәлеп итүче теләсә нинди материал ) ярдәмгә килә .Мәсәлән, 6нчы класста “Легендалар” темасын үткәндә , уку проблемасын чишкәндә укучыларда яңа материалны үзләштерүгә мотивация тудыру тора. Актив фикерләү өчен укучыларда белемгә ихтыяҗ тудырырга кирәк. Ә ихтыяҗ шул очракта гына туа, әгәр дә юлыңда каршылыклар, авырлыклар очраса. Һәм аларны кирәкле мәгълүматсыз укучы җиңеп чыга алмаса. Бу технология белән эшләгәндә кыенлыклар да очрый. Проблеманы чишү өчен дәрестә кайвакыт күп вакыт кирәк була яисә кайбер укучылар дәрескә кадәр яңа материалны дәреслектән карап керәләр, шуңа күрә аларга да, укытучыга да проблеманы чишкәндә кызык булмый. Шуңа да карамастан бу авырлыкларны хәл иткәндә мөһим бурыч – фикерләүче шәхес тәрбияләнә.

  1. Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Укучыларны тәрбияләү һәм аларга белем бирүдә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясендә стратегик чаралар бихисап. Аларның шулай күп булуы дәресне кызыклы һәм бай эчтәлекле итә.

Нәрсә соң ул критик фикерләү?

Фикерләү төшенчәсе безгә билгеле. Фикерләү – ул баш миендә мәгълүматны эшкәртү процессы.

  Академик Герман Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

 1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

2.  Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.


Тәнкыйди фикерләү –

-кызыксыну

-эзләнү

-үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)

-җавап табу

-үз фикереңне булдыру

-башкалар фикеренә колак салу

-кабул ителгән карар

-тәнкыйть күзлегеннән карау.

Тәнкыйди фикерләгән кеше үзенә һәрвакыт мондый сораулар бирә:

-Мин нәрсә беләм?

- Мин яңа нәрсә белдемме?

      -Минем белемем ничек үзгәрде?

     - Мин белемем белән нәрсә эшләрмен?

Бу сорауларга җавап биреп, кеше үз фикер процессын бәяли, тагын да нәтиҗәлерәк итеп фикерләргә өйрәнә.

Шуннан чыгып, ТФТнең төп критерийлары булып түбәндәгеләр тора:

-  укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.

-  Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Традицион дәрес күзлегеннән тәнкыйди фикерләүнең өч этабына күз салсак, алар укытучы өчен бернинди дә яңалык ачмыйлар кебек.Алар һәрвакыт бар иде. Ләкин башкача атала иде.

Кызыксыну этабын без булган белемнәрен актуальләштерү яисә проблема тудыру дип атый идек Ә төшенү дәреснең ул яңа материалын өйрәнү этабы.Ә рефлексия ул традицион дәрестә яңа материалны ныгыту һәм тикшерү.

Аерма нәрсә дә соң? Тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү технологиясе нинди яңалык кертә соң? Монда яңалык булып һәр шәхесне ирекле үсеше тәэмин итәрлек шартлар тудырырлык методик ысуллар куллану тора. Дәреснең һәр өлешендә темага кызыксыну уяту, материал белән эшләү һәм материалга нәтиҗә ясарга өйрәтә торган методик ысуллар куллану.Бу технологиягә таяну укучыларның үзбәяләренә, рефлексиянең үсешенә, яңа материалны үзләштерүгә ихтыятҗ тудыра.Технология укытучының укучыны проблеманы чишәргә өйрәтүенә кайтып кала.Уку процессының эффектлыгын үстерү өчен технологик ысулларны дөрес сайларга, аралаштырырга, традицион дәрес кысаларына дөрес урнаштырырга кирәк.

Бу ике технология дә проблемалы укыту методикасына нигезләнгән.

Бу технологиянең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыналган ысулларына һәм чараларның эффектлы, оптималь булуларына күз салырга тәкъдим итәм.

Кызыксыну баскычында төрле мотивлаштыручы алымнар, проблемалы ситуация тудыру һәм тәнкыйди фикерне үстерүче технологиянең башка алымнары тора. Һәр укучы гадидән катлаулыга таба юл тота.

1. “Ачкыч сүзләр” алымы

Бу алымна парларда,төркемнәрдә,индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була.

Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып хикәянең үз версиясен язарга кушыла. Укучылар чыганак текст һәм үз хикәяләрен чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә. Укучыларда игътибар тәрбияли.


2. “Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр”алымы

Тел өйрәнү дәресләрендә кагыйдәләрсез мөмкин түгел. Белгәнебезчә, күп укучы билгеләмәне аңламыйча ятлап килә. Шуны искәртү йөзеннән бу алым искиткеч уңайлы. Укучылар кагыйдәләрне җиңел һәм аңлап үзләштерәләр. Алда әйтеп үтүемчә, моны орфограммаларның дөрес язылышына тукталганда бик сак кулланырга кирәк.

3. “Идеяләр кәрзине” алымы

Бу дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белемнәрен актуальләштерә. Тактага кәрзин рәсеме эленә, бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела. Алымның үтәлү адымнарын карап үтик:

А.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. Һәр укучы 1-2 минут үзаллы эшли.

Ә. Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (3 минуттан артырга тиеш түгел): фикер бердәмлеге яки аермасы ачыклана.  

Б. Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә.

В.Укытучы һәр идеяне, атаманы, проблеманы, фикерне, хәтта дөрес булмаганын да, "кәрзингә”  тезис формасында "сала” бара.

Г. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.  

Монда иң мөһиме:бирелгән темага күбрәк  сүзләр, ассоциатив фикерләр язу.

Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

4. “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнары.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучысын танып белү процессына гына өйрәтеп калмый, беренче чиратта, бәйләнешле сөйләмне үстерә.Тәнкыйди фикерләүне үстерүче технология ул укучыны әңгәмә алып барырга, бәхәсләшергә, үзеңнең фикереңне яклый белү культурасына да өйрәтә.

Минемчә, бу очракта “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнарына мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Бу алымнарның асылы -төрле типтагы сорауларны кулланып уку дигән сүз.

Әсәрне тукталышлар ясап укыйлар, һәр тукталыштан соң бер сорау бирелә.Блум Сораулары төрле типта һәм алар чәчәк таҗларына урнаштырылган:гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы.

Бу алым килеп туган проблеманы төрле яктан фикер йөртеп чишәргә ярдәм итә.

5)”Чуалган логик чылбыр” алымы.

1нче вариант. Дәреснең рефлексия өлешендә укылган текстның ачкыч сүзләрен чуалтып бирәсең. Укучылар шуны тәртипкә салалар, дөреслиләр.

2нче вариант. Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла.Укучылар шуны хронологик яки сәбәп- эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш.Фикерләр тыңланып беткәч, карар кабул ителгәннән соң, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.


Алты эшләпә” алымы

Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була:конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү. Аны дәреснең өченче этабында куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларның төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләп. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Тематик алфавит” алымы

Бу алымны дәреснең актуальләштерү һәм рефлексия өлешләрендә куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Үтелгән материалны кабатлау, ныгыту өчен бик уңай алым.Укучының зиһенен, хәтерен ныгыта.

Алдан әзерләнгән таблица һәр укучыга бирелә.

Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза. Аннан соң бергәләп тикшерәләр.

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Җ

З

И

Ч

Л

М

Н

О

П

Р

С

Т

У

Ф

Х

Ц

Ч

Ш

Э

Ю

Я



Инсерт” алымы (“текстны тамгалау”)

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Ә шулай ук бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Тәнкыйди фикерне үстерү технологиясе иҗади биремнәр үткәрүгә күп игътибар бирә. Алар синквейн һәм диамант.Мәсәлән, кайсы теманы гына өйрәнсәң дә, рефлексия өчен синквейн менә дигән алым. Зур булмаган иҗади эш дәреснең һәр минутын рациональ кулланырга мөмкинчелек бирә.Алар шулай ук зур күләмле мәгълүматны синтезлаш-тырганда уңышлы кулланыла.Диамант – шул ук синквейн бары тик юллар саны гына җиде була.

1.Шигырьнең беренче герое- бер исем; 2.Беренче геройны сурәтләү- ике сыйфат;3. Беренче геройның эше-өч фигыль (сыйфат фигыль,хәл фигыль); 4. Шигырьнең ике героен берләштерүче, мөнәсәбәтләрен ачыклаучы фраза; 5.Икенче геройның адымы- өч фигыль (сыйфат фигыль,хәл фигыль; 6.Икенче геройны сурәтләү -ике сыйфат.7. Шигырьнең икенче герое – бер исем( беренче геройның капма- каршысы)










ТӘҖРИБӘНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ



Проблемалы укыту технологияләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллануга йомгак ясап, шуны ассызыклыйм:

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проблемалы ситуация тудыру һәм критик фикерләүне үстерү технологияләрен кулланганнан соң ,укучыларның бу фәннәрнне өйрәнүгә булган мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрде.

2. Күбесендә яңа материалга гына түгел (теория һәм практикага карый), яңа биремнәрне үтәү алымнарына да уңай реакция формалашты.

3. Дәрестә укучы үзен иркен һәм уңышлы сизсен өчен, уңай психологик климат тудырылды.

4. Укучылар мавыгып эшлиләр һәм күбрәк материал үзләштерә башладылар.

5. Укучыларның белем сыйфатлары күтәрелде.

4. Иҗади сәләтләре үсә.

Бу технологияне мин 2013нче елдан сыныйм.

Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре

Татар теле 2013-2014 уку елы: 52,18% /100%

2 014-2015укуелы: 56,3%/100%


Татар әдәбияты 2013-2014уку елы:69,33%/100%


2014-2015 уку елы: 69,87%/100%

Укучыларның иҗади активлыгы (конкурслар, проектлар)

Фәнни- практик конференцияләрдә катнашу нәтиҗәләре

Тема конференции, кем организована, дата проведения








Тема выступления












Уровень (образовательное учреждение, район, город, республиканский, федеральный, международный уровень)

Результат (занятое место)

Документы (материалы) подтверждающие результаты (при наличии высоких результатов)

Научно-исследовательская конференция школьников им. И. Хальфина, 2013год

Сүзгә сүз ялганыр хикмәт белән”

республиканский

участник

Сертификат, Гайнутдинова Тансылу, 6 класс

НПК им. Х. Атласи «Культурно- нравственные и исторические ценности народов Татарстана”,

16.02. 2013




Һәр сүзнең үз урыны бар”




республиканский

3 место

Диплом, Гайнутдинова Тансылу, 6 класс


НПК им. Х. Атласи «Культурно- нравственные и исторические ценности народов Татарстана”,

16.02. 2013




Реалистик сюжетта мифология элементлары”

(Галимҗан Гыйльманның “Ходай бүләге” бәяне буенча)


республиканский

участник

Сертификат, Мифтахова Амина, 6 класс

НПК им. Хади Атласи «Культурно- нравственные и исторические ценности народов Татарстана»,

15.02 2014

Татарларда көн исемнәре”

республиканский

1 место

Диплом, Кашапова Айгуль, Латыпова Мадина, 4 класс

XVIIIоткрытый НПК школьников “ Мир науки”, 15.03. 2014

Шигърияттә эндәш сүзләр”

городской

участник

Сертификат, Сагирова Алия, 8 класс

I НПК им. Т. Миннуллина, апрель , 2014

Кәрлә - мәктәп баласы”

республиканский

1место




Диплом, 5-8 классы

I I НПК им. Т. Миннуллина, март, 2015

Балачактан- үлемгә”

республиканский

2 место

Диплом, 5-8 классы

НПК «Магдиевские чтения», 2015

М. Мәһдиевнең “Ут чәчәге” повестенда җил образы”

всероссийский

участник

Сертификат, Хуснутдинова Алина, 9 класс









Укучыларның төрле чараларда канашу нәтиҗәләре

Вид, название мероприятия

Уровень (образовательное учреждение, район, город, республикан-ский, федеральный,

международный уровень)

Результат (занятое место)

Дата проведения

Документы (материалы) подтверждающие результаты (при наличии высоких результатов)

Творческий конкурс «Сөйкемле Шүрәле”

международный

дипломант

2013

Диплом, Селиванова Яна, 8 класс

Конкурс чтецов им. Г. Тукая “Наследники Тукая”

всероссийский

участник

апрель, 2013г.

Диплом, Селиванова Яна, 8 класс

Конкурс чтецов им. Г. Тукая “Джали-ловцы””

всероссийский

участник

Апрель, 2015г.

Диплом, Латыпова Мадина, 5 класс

Фестиваль школь-ных театральных коллективов “Саяр”

городской

лауреат

2015

Диплом, театральный коллектив “Хаят”,5-9классы

Конкурс “Яшь диктор”

город

1 место

2014

Диплом, Латыпова Мадина, 5 класс

Конкурс “Яшь диктор”

город

1место

2014

Диплом, Рахматуллина Энже, 6 класс

Конкурс “Яшь диктор”

город

1место

2014

Диплом, Гилемянова Илюза, 6 класс

Конкурс чтецов

«В сердцах, в умах, на языках вечный Тукай»


город


1место








2015






Диплом, учащиеся 8 класса


Конкурс чтецов

«В сердцах, в умах, на языках вечный Тукай»


город


1место








2015






Диплом, Латыпова Мадина, 5 класс


III международная олимпиада по татарскому языку,

международный

1 место (2 )

2015

Дипломы (Хайруллина Алиса, Ашит Илайда, 5-6 классы))

IVмеждународная олимпиада по татарскому языку,

международный

2 место(10)

2015

Дипломы, 6-7 классы

III Всероссийская олимпиада по татарскому языко-знанию»Йомшак керпе»

Всероссийский

1 место (11)

2015

Дипломы, 6-7 классы




Педагогик эшчәнлегемнең нәтиҗәсе фән буенча белем һәм күнекмәләрнең, шулай ук предметка карата танып белү дәрәҗәсенең стабиль булуын дәлилли.

















КУЛЛАНЫЛГАН ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ УҢЫШЫН БИЛГЕЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫ



Кертелгән технологияләррнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуын билгеләү өчен, диагностиканың 3 дәрәҗәдәге формасы уйланылды:

1нче диагностика.Укучыларның активлыгын һәм игътибарлылыгын күзәтү (3нче кушымта).

Максат: укучыларның танып белү активлыгын билгеләү, проблемалы һәм традицион дәресләрдә укучыларның танып белү активлыгын һәм игътибарлылыгын чагыштырып карау, укуга процессына карата булган мөнәсәбәтләрен ачыклау.

Диагностика вакытында укучыларның активлыгы һәм игътибарлылык дәрәҗәсе тикшерелде. Нәтиҗәләр күзәтү бланкларына теркәлде.

Нәтиҗә: традицион дәрес вакытында игътибарны читкә юнәлтү югары (62% һәм 57%, төрле дәресләрдә төрлечә) булса, проблемалы диалог дәресләрендә танып белү активлыгы югары булды, (80% һәм 95%, хәтта активлыгы түбән булган укучылар да диалог процессында катнашты)

2нче диагностика. Укучыларның укуга мөнәсәбәте (4 кушымта).

Максат: анкета үткәрү ярдәмендә укучыларның укуга мөнәсәбәтен, укуда булган авырлыкларның характеры, укучыларның бу авырлыкка булган карашын тикшерү Нәтиҗә: бу тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, балаларның күбесе яңа белемнәрне үзләре ачарга тели

Анекта балаларның авырлыклар алдында булган шикләре юкка чыгуын, үз фикерләрен әйтергә курыкмаулары, парларда төркемнәрдә эшләп биремнәрне төрлечә үтәү теләкләре үскәнен күрсәтә. Шулай итеп, эзләнү нәтиҗәләре түбәндәгеләр: балалар проблемалы ситуацияләрне мөстәкыйль рәвештә күрәләр һәм кабул итәләр. Ләкин проблеманы чишү моделе әлегә укытучы ярдәменнән башка бик үк килеп чыкмый (проблеманы табу, аны формалаштыру,чишү юлларын эзләү,сайлап алынган юлның дөреслеген исбатлау).

3нче диагностика. Фикерләү характерын тикшерү (5нче кушымта).

Максат: укучыларның фикерләүләрен характерлау.






















Педагогик тәҗрибәне тәкъд им итү



1. Гимназиянең педагогик киңәшмәсендә.

2. Мәскәү һәм Киров районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәсендә.

3. семинарларда:

Матурлык турында сөйләшик, 5 класс.(Сингапур технологиясенә корылган дәрес)

город

МБОУ «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани, фестиваль открытых уроков в рамках сингапурского проекта

2014

Шигърият бакчасында,8 класс( заманча технология)


Всероссийский

Внеклассное мероприятие для делегатов VI всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы

2014

1. Урок развития связной речи 5 класс ( тәнкыйд фикерләүне проблемалы далогка нигезләнеп)


Республиканский


Открытый урок и внеклассное мероприятие в рамках семинара по теме “Модернизация содержанияи методики преподавания татарского языка и литературы в условиях ФГОС” для слушателей курсов повышения квалификации ГАОУ ДПО ИРО РТ.

2014

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре, 5 класс (тәнкыйди фикерләүгә нигезләнеп)

республиканский

Открытый урок в рамках семитнара по теме “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль белем алу күнекмәләрен һәм алымнарын формалаштыру”для учителей татарского языка и литературы

2014





Информационные технологии на уроках татарского языка

республиканский

Выступление на семинаре для учителей начальных классов и гуманитарного цикла по проблеме «Использование информационных технологий на уроках татарского языка в начальной школе в рамках реализации ФГОС», Казанский филиал МСГИ




2013


Деятельностный подход в формиро-вании универсаль-ных учебных дейс-твий в условиях реализации ФГОС НОО


республиканский














Выступление в рамках программы повышения квалификации по теме «Теория и методика реализации технологий системно-деятельност-ного подхода к обучению в начальной школе в условиях реализации ФГОС НОО»




2013


Татар әдәбияты дәресләрендә халык педагогикасын эшчәнлекле якын килеп өйрәтү

межрегиональный

Выступление на научно-методическом семинаре в рамках фестиваля-конкурса «Жемчужины народа» по проблеме «Этнокультурные традиции и духовно-нравственное воспитание детей»

2014

Методик публикацияләр

5

Аннотация, отзыв, рецензия- фәнни сочинение язу нигезләре,программа элективного курса

федеральный

https://edu.tatar.ru/upload/images/files/kurstat(1).pdf

2014


Икмәк- табын көзгесе, техноло-гическая карта, конспект и презентация к уроку (укучылрга эшчәнлекле якын килү)

федеральный

http://infourok.ru/user/nasibullina-gulnur-zakarievna

12.10.2015


Презентации к урокам : Ә. Еники “Матурлык”, Алынмалар илендә”

( укучыларга эшчәнлекле якын килү)

федеральный

http://infourok.ru/user/nasibullina-gulnur-zakarievna

10.10.2015















































ЙОМГАКЛАУ



Үземнең эшемдә мин педагогик тәҗрибәм һәм белем процессына яңа инновацион технологияләрне кертеп җибәрү турында яздым. Шулай ук педагогик технологияләргә дидактик анализ, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган технологиК алымнарга характеристика бирдем.Сынау барышында булган нәтиҗәләрне анализладым.

Бүгенге көндә XXI гасыр укучысына зур таләпләр куела.Ул:

-белемне мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга тиеш;

-төрле проблемаларны чишкәндә алган белеменнән файдалана белергә тиеш;

-төрле мәгълүмат белән эшли, аны анализлый, гомумиләштерә һәм дәлилли белергә тиеш;

-мөстәкыйль рәвештә тәнкыйди фикерли, проблеманы чишүнең рациональ юлларын белергә тиеш;

-аралаша, төрле социаль төркемнәрдә үзен дөрес тота белергә һәм тиз үзгәрүчән тормышка яраклаша белергә тиеш.

Бурычлар җиңелләрдән булмаса да, үти алмаслык та түгел. Проблемалы диалог һәм тәнкыйди фикерләү технологияләре бу таләпләргә җарап бирә . Шуның өстенә алар катлаулы түгел, технология алымнарын, стратегиясен үзләштерү җиңел, шул ук вакытта нәтиҗәсе дә күзгә күренә.































ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Камева Р. Б. Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик заманча технологияләр

// Мәгариф. – 2014. – № 11.– Б.16-21

2. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы // Казан

Мәгариф” нәшрияты, 2004.

  1. Заһидуллина Д. Ф. Яңа дулкында // Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006

  2. Максимов. Н. В. Урта мәктәптә татр телен укыту // Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005


  1. Махмутов М.И. Проблемное обучение. Основные вопросы теории. - М.: Педагогика, 1975. - С. 246-258

  2. Мельникова Е.ЛПроблемный урок, или Как открывать знания с учениками: Пос. для учителя – М., 2006. – 168 с.

  3. Муштавинская И.В. Технология развития критического мышления на уроке и в системе подготовки учителя. М.: Каро, 2009 г. - 144 с.

  4. Оконь В. Основы проблемного обучения.- М.: Просвещение, 1968.

  5. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования (2010 г.)

10. Хуҗиәхмәтоа Ә. Н. Педагогика // Казан

Мәгариф” нәшрияты, 2004.
























1 кушымта



Автор тарафыннан проблемалы диалогка корылган дәрес фрагментлары һәм дәрес эшкәртмәсе



Гали Рәхимнең “Яз әкиятләре ” дигән хикәясендә әхлак мәсьәләсе.

Проблемалы ситуация тудыру.

-Әкият геройларының исемнәрен атагыз. Аларның әхлак сыйфатларыннан чыгып, бу геройларга өстәмә исем бирегез.

-Эт эчәгесе- мәкер.

-Канәфер чәчәге-ышаныч.

-Бу башка исемнәр нәрсә белән бәйле?

-Аларның кылган гамәлләре белән.

-Эт эчәгесе- тискәре герой.

-Канәфер чәчәге- уңай герой.

-Чыннан да , Канәфер чәчәге уңай героймы? (каршылыкка этәрү)

-Уңай геройларны без нинди сыйфатлары буенча аерып чыгарабыз? (каршылыкның мәгънәсенә төшенүгә этәрү)

- Без Канәфер чәчәгенә нинди мөнәсәбәттә?

-Ни өчен без аны кызганабыз?

-Аны уңай герой дип атап буламы?

-Шулай булгач, дәресебезнең темасы нинди булыр?

“Нигезе –у/-ү авазларына беткән сүзләргә сузык авазга башланган кушымча ялгау”дигән темага татар теле дәресе

Пролемалы ситуация тудыру. Бирелгән сүзләргә 3 зат берлек сан кушымчасы ялгагыз.

Калу- калуы

Булу- булуы

Бирү- бирүе

Уйлау – уйла?ы уйлауы дип язылырга мөмкинме? (проблема тудыру)

Мисаллар әйтеп карыйлар.Беренче төркемгә караганча язу дөрес булырмы? (Каршылыкка этәрү)

-Димәк, нәрсә эшлибез?

-Яңа кагыйдә өйрәнәбез.

-Яңа кагыйдәне чыгарырга безгә түбәндәге сүзләр ярдәм итәр (фаразлауга э этәрү).


Китүе

Сатуы

Бетүе

алуы

сөйләве

ашавы

соравы

шаулавы

Сүзләр язылышында нинди аерма бар? (Фаразлауга этәрү)

-Беренче төркемдә сүзләрнең нигезе бер генә сузык авазга бетә, икенчесендә дифтонгка.

  • Әйдәгез, нинди хәреф язарбыз.

  • Анда w авазы ишетелә.Димәк дифтонглы сүзләрдә соңгы сузык аваз в хәрефенә әйләнә(проблеманы чишү).

  • - Әйдәгез, дәреслектән кагыйдәне тикшерәбез (проблеманың чишелешен тикшерү).

Мотивлаштыруга корылган татар әдәбияты дәресе.

Тема. Г. Тукай “Су анасы” әкияте.

Дәрес башында “Су анасы” мультфильмыннан өзек карала.

-Бу дәрестә без нинди әсәр өйрәнербез?

-Ул ничек аталыр?

-Кем язды икән бу әкиятне?

-Әйдәгез әле, дәрескә теманы бергәләшеп уйлыйк.

Тематик алфавит алымы

Биремнәр.1. Сүз төркемнәрен узганнан соң.

-Татар телендә булган барлык сүз төркемнәрен тематик алфавитка тутырыгыз.

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен санап чыгыгыз.

3. Мәгънәләре буенча рәвеш төркемчәләен санагыз.

4.. Яңгырау тартыкка башланган исемнәр языгыз.

Әдәбияттан

1. Сурәтләү һәм лексик чараларны атагыз.

2. Сюжет элементларын языгыз.

3. 20 йөз шагыйрьләренең исемнәрен тематик алфавитка тутырыгыз.
































2 кушымта

Автор тарафыннан татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яраклаштырылган тәнкыйди фикерне үстерүче алымнар эшкәртмәләре


1. “Ачкыч сүзләр” алымы

Мисал: И. Газинең “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе буенча татар әдәбияты дәресе.

Бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп карагыз.

Юк- барга ышану, Мәүлия, мәктәп, имтихан.

2. ”Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр” алымы

Мисал: “ Сүз төркемнәре ” татар теле дәресе.

-Татар телендә барлыгы 12 сүз төркеме бар.

-Мөстәкыйль сүз төркемнәре җидәү.

-Сүз төркемнәре өч төргә бүленә.

- Мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган сүз төркемнәре була.

- Мөстәкыйль сүз төркемнәре сигез.

Мөстәкыйль булмаган сүз төркемнәренә исем, кисәкчә, бәйлек керә.

Фигыль, сыйфат, рәвеш мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә.

3. “Идеяләр кәрзине” алымы

Мисал: “Ялгыз һәм уртаклык исемнәр”

Бу кечкенә Л(л)андыш искиткеч матур иде.

-Кайсы хәрефне сайлыйсыз? Түбәндәге “идеяләр” булырга мөмкин:

Кыз исеме булса, зур хәрефтән.

Чәчәк исеме булса, кечкенә хәрефтән.

Кушамат икән, зур хәрефтән.

4.   “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнары.

Татар әдәбияты дәресенең темасы: К. Насыйри. “Әбүгалисина” әсәре.

1 нче тукталыш.(“ бер бала иде”.)

Класска сорау: Сүз кемнәр турында бара? (гади сорау)

2 нче ткуталыш (“дип сөйлиләр”

Класска сорау: Әгәр дә мин дөрес аңлаган булсам, монда иң акыллысы Әбүгалисина булып чыга?(ачыклаучы сорау)

3 нче тукталыш.(“дип җавап бирә”)

Класска сорау: Нигә язучы кешенең һәр яшендә үз матурлыгы була дип яза? (аңлатучы)

4 нче тукталыш. (озатып калдылар)

Класска сорау: Әбүгалисинаның прототибы барлыгы билгеле, Әбелхарисныкы юк. Авторга Әбелхарис нигә кирәк булды икән? (бәя)

5нче тукталыш. (шулай эшләргә карар бирделәр)

Класска сорау: авторның катлаулы, каршылыклы вакыйгалар сөйләргә җыенуы кайсы урыннарда, җөмләләрдә аңлашыла? Чыннан да , без тормышта катлаулы вакыйгаларга ничек хәзерләнәбез? (практик)

6 тукталыш. (“усаллык эшләмәде” (иҗади)

Класска сорау: Геройларның юллары ничек аерыла? Сез ничек уйлыйсыз, алда аларны ни көтә икән?


5. “Алты эшләпә” алымы.

Татар әдәбиятыннан дәрес темасы:Г. Тукай “Шүрәле” әкияте

Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпәләр бирәбез Бу шактый кызыклы иҗади эш һәм аны дәреснең өченче этабында кулланырга була. Бу ысулның асылын аңлату өчен, Г. Тукай “Шүрәле” әкиятенә таянырбыз. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

1.Ак эшләпә. Поэмадагы вакыйгаларны санап чыга һәм ике өлешкә калдыра.

2. Кара эшләпәгә сорау: Шүрәле кем ул? Егет турында нәрсә әйтә аласыз?

3. Сары эшләпәгә: Егетнең батырлыгы нидән гыйбарәт? Ул Шүрәлене ничек җиңә? Халык әкиятен искә төшерегез.

4. Кызыл эшләпәгә:Тукайның Шүрәле поэмасы кайсы ягы белән әһәмиятле?

5. Яшел эшләпәгә: Авторның Шүрәлегә мөнәсәбәте ничек? Ул үзе Шүрәле барга ышанамы? Г. Тукайның кайсы шигыре белән әкиятне дәвам итеп булыр иде.

6. Зәңгәр эшләпә барысын да тыңлый, бәяли, әсәр буенча нәтиҗә ясый.









































3 кушымта

1нче диагностика

Укучыларның активлыгын һәм игътибарлылыгын күзәтү

Максат: укучыларның танып белү активлыгын билгеләү,проблемалы диалог һәм традицион дәресләрдә укучыларның активлыгы һәм игътибарлылыгын чагыштырып карау, укуга булган мөнәсәбәтләрен ачыклау.

Күзәтү бланкы (5А сыйныфы, 2012- 2013 уку елы)

Сыйныф исемлеге

Традицион дәрес

Проблемалы диалог

Традицион дәрес

Проблемалы диалог

Традицион

дәрес

1.

Абдуллазанова Дина

+

-

+

+

2.

Абсолямова Марьям

+

+

+

+

3.

Габитова Джамиля

+

-

+

-

4.

Гайнанова Камила

+

+

+

+

5.

Исхакова Камилла

+

-

-

-

6.

Камалуддин Хадиджа

+

-

+

+

7.

Мингазова Алия

+

+

+

+

8.

Миннехузина Нафиса

+

+

+

+

9.

Мирзокантова Махлиёхон

+

-

+

-

10.

Мохаммад Вижа Тарик

-

-

+

-

11.

Низамова Джаннат

+

+

+

+

12.

Садыкова Фатима

+

+

+

+

13.

Хайруллина Алиса

+

+

+

+

14.

Хафизова Айгуль

+

+

+

+

15.

Хрипкова Софья

+

-

+

-

16.

Чумарина Камиля

+

-

+

-

17.

Шигапова Гузель

+

+

+

+

18.

Шигапова Диана

-

-

+

-

19.

Юсупова Алия

+

+

+

+

89% 52% 94 63


Тема «”Омонимнар һәм аның формалары” (традицион дәрес).

Тема «”Синонимнар, аларның җөмләдә кулланылышы” (проблемалы диалог).

Тема : Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле “(традицион дәрес).

Тема: Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле (проблемалы далог).

Нәтиҗәләр:


Традицион дәрес вакытында игътибарнытуплау түбән: 52% һәм 63%.

Проблемалы диалогта танып белү дәрәҗәсе күпкә артык, хәтта бик актив булмаган балалар да далогка кушыла:89% һәм 96%.









4 кушымта

2 нче диагностика

Укучыларның укуга мөнәсәбәте

Максат: анкета үткәрү аша укучыларның укуга мөнәсәбәтен, белем алу процессында килеп чыккан кыенлыклар һәм аларга балаларның мөнәсәбәтен билгеләү.

Анкета сораулары:

1. Кайсы дәрескә өстенлек бирәсең:

а) укытучы материалны үзе сөйли;

б) син үзең яңа белемнәрне ачасың

Ни өчен_________________________

2. Укытучы дәрестә нинди дә булса проблеманы күтәргән дә, син үзеңне ничек хис итәсең?

_________________________________________


3. Син үзең уку проблемасының чишелешен еш табасыңмы? _________________________________________


4. Проблеманы чишүнең юлын эзләгәндә, син үзеңнең версияләреңне, фаразларыңны әйтергә курыкмыйсыңмы? Курыксаң, ни өчен?

_________________________________________

5. Төркемнәрдә яки парларда проблеманы чишүне бергә эзләү сиңа ошыймы? ____________________

6. Син һәр укытучыга нәрсә теләр идең? __________________________________

7. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сиңа укытучы кулланган нинди алым ошый? Ни өчен? _______________________________________

Анкета 6нчы сыйныфта үткәрелде.(19кеше)

Нәтиҗә:

Бу сорашуны үткәргәннән соң шул ачыкланды: укучыларның күбесенә яңа белемнәрне мөстәкыйль ачу ошый (19кеше/ 72%).

Анкета нәтиҗәләре укучыларның күбесендә бирелгән сорауларга версиясен әйтүдән курку хисе югалуын, мөстәкыйль рәвештә парларда, төркемнәрдә биремнәрнең чишелешен эзләү теләге үсүен күрсәтә (19 кеше/ 68%) югалган.

Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәләре укучыларның проблемалы ситуацияләрне күрә белүләре, ләкин аларны чишү юлында үзләрен дөрес тота белү моделен төзүдә укытучы ярдәменә мохтаҗ икәнлекләрен күрсәтте ( проблеманы табу, аны формалаштыру, чишелеш юлларын эзләү, сайлап алынган юлның дөреслеген исбатлау).





















5 кушымта

3 нче диагностика



Фикерләү характерын билгеләү

Максат: укучыларның фикерләү характерын ачыклау. Тикшеренү түбәндәге сораулар һәм биремнәр ярдәмендә 6нчы сыйныфта үткәрелде (19 кеше)

  1. Кояш образына нинди мәгънә салынган? Шулкадәр көчле була торып, нигә ул канәфер агачына ярдәм итми.?

  2.  Тексттан сыйфат фигыльләрне табыгыз һәм төркемләп языгыз. Ничә төркем барлыкка килде?

Ап-ак кар яуган урам буйлап атлыйм. Урамда таудан чана шуып кайтучы малайлар-кызларны очратам. Алар да, бара торган җирләреннән тукталып, мине күзәтәләр. Ә мин аларга:

3.Ничек уйлыйсыз, Биби, чыннан да. аңгырамы?

4.Ни өчен И. Газиның хикәясе “ Кояш артыннан киткән тургай” дип атала?


Тәнкыйди фикерләү билгеләре һәм нәтиҗәләре


Гадәти фикерләү билгеләре һәм нәтиҗәләре


бәяләүгә нгезләнү (25%)


күрәзәгә нигезләнү (75%)

классификацияләү (30%)

төркемләү (70%)


логик фикерләүгә нигезләнгән нәтиҗәләрне формалаштыру (28

%)

очраклыкка нигезләнгән нәтиҗәләрне формалаштыру (72%)


Шулай итеп,укучыларның кайберләре алынган мәгълүматны тәнкыйди кабул итеп, аңлы рәвештә нәтиҗәләр ясый ала.





29




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 22.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1111
Номер материала ДВ-278610
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх