Инфоурок / Другое / Конспекты / Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән.

библиотека
материалов


Тhello_html_27cff3db.jpgатарстан республикасы

Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының

«Мәгълүмати-методик үзәге” муниципаль учреждениясе

Татарстан республикасы мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

«МАМАДЫШ ШӘҺӘРЕ 3НЧЕ САНЛЫ мәктәбе»

Тел – ул изге мирас, милли тарих,

Тел – ул җан авазы, моң, тәравих.



















МАМАДЫШ

Төзүче авторы:


Н.Ф. Фәрхуллина – Мамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Авторлар:

Э.Н. ХафизоваМамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

З.Г. КашаповаМамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;


Л.З. Мубаракшина - Мамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Р.Ф. Нәкыйпова – Мамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Г.М. Фазлыева - Мамадыш шәһәре 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы;


Рецензентлар:

М.Р. Салахова – Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты «Мәгълүмати-методик үзәк” методисты;

Г.Ф. Даутов – филология фәннәре кандидаты, доцент;

























Тел – ул изге мирас, милли тарих, Тел – ул җан авазы, моң, тәравих. Әлеге методик кулланма урта белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә. Дүрт өлештән торган җыентык тәҗрибә уртаклашу максатыннан төзелгән. Беренче бүлектә укытучыларның эш юнәлешләре, метод һәм алымнары белән таныштырыла.




Эчтәлек


Кереш

Тән азыгы-икмәк, җан азыгы – гыйлем һәм мәгърифәт

Фәрхуллина Н. Ф.

Хафизова Э.Н.

Кашапова З.Г.

Мухаметзянова Р.М.

Мубаракшина Л.З.


II бүлек

Фәрхуллина Н. Егылмас җилкән (Ф.Яруллин иҗаты проект яклау дәресе)

Хафизова Э. Икмәк кадере (8нче сыйныф рус төркемендә татар теле дәресе)

Кашапова З. Нур Әхмәдиев. Минем туган көнем(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

Мубаракшина Л. Туган көн – зур бәйрәм

Накипова Р. Белешмә язу (5 нче сыйныфта белешмә язарга өйрәтү дәресе)


III бүлек

Фәрхуллина Н. “Сак-Сок” бәете буенча төзелгән спектакльнең сәхнәләштерелгән варианты

Хафизова Э. Тамчы шоу интеллектуаль күңел ачу уены

Фазлыева Г. Бардыр бер авыл...(Г.Тукай әсәрләренә сәяхәт)


IV бүлек

Рафикова З. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә патриотик тәрбия


КЕРЕШ


Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә милли мәгарифне тергезү, үстерү, татар теленең дәүләт теле буларак дәрәжәсен күтәрү, кулланышын киңәйтү.

Югары технологияләр,берсеннән – берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Шунлыктан һәр мәгариф учреждениесе яңача яшәргә, яңача эшләргә, жәмгыятебез куйган бүгенге көн таләпләрен гамәлгә ашырырга омтыла. Шул унайдан һәр коллективтан һәрдаим ижади эзләнү, сәламәт, сәләтле, эрудицияле балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Яшь буынга милли үзаң, әхлак тәрбиясе бирүдә эшләрне нәтиҗәлерәк, үтемлерәк итү өчен, без, педагоглар күп эшләр башкарабыз. Балаларда милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, укыту – тәрбиянең эчтәлеген, методларын һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

Безнең мәктәбебез исә әлеге технологияләрне кулланып, нәтиҗәле эшләп,югары уңышларга ирешеп килә. Уку йортыбызда, районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына укыту – тәрбия процессында ярдәмгә килүче методик ярдәмлекләр чыгару еш оештырыла. Тәүге хезмәт тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, яшь мөгаллимнәргә, урта һәм югары педагогик уку йортларында белем алучыларга эшләрендә файдалану өчен ярдәм итәр дип уйлыйбыз.


Нәзилә

Фәрхуллина


hello_html_m7d2877be.png







hello_html_749db831.jpg






I БҮЛЕК



Тән азыгы-икмәк, җан азыгы –

гыйлем һәм мәгърифәт.


Халык мәкале











hello_html_m5495fd11.gif





Мамадыш шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбендә 2012 нче елдан бирле милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим 16 еллык педагогик эш стажым, Югары белемле, югары категорияле, 2008нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләндем, Методик темам: “Әдәби әсәрләр аша укучыларга иҗади якын килеп кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

hello_html_4efb84e.png

Әгәр син кешегә бер балык бирсәң, ул бер тапкыр тук булыр.

Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буена тук булыр.

Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң – иген чәч.

Әгәр син ун елга исәп тотсаң – агач утырт.

Әгәр син йөз елга исәп тотсаң – халыкка белем бир.

(борынгы шәрык хикмәтләреннән)


Бездә матур чәчәкләр бик күп төрле, исемнәрен дә белеп бетереп булмый, буяулары күзеңнең явын алырлык. Алсу, сары, күк, кызыл, ак, зәңгәр һәм тагы да әллә нинди төстәге чәчәкләр бар, хәтта зурлыклары белән дә аерылалар.Һәр кайсысы кабатланмас хозурлык.

Менә болары, аклыгы, сафлыгы белән әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итүче, үзенә тартып торучы ак ромашка чәчәкләре. Алар бер сабактан үсеп зур гөлләмә барлыкка китерәләр. Барысы да бер төрле, бер тигез кебек. Ә игътибарлабрак карасаң, алар бит аерылалар, хәтта вак кына таҗлары да төрле зурлыкта: берсендә алты, икенчесендә җиде таҗ...

Шул чәчәкләр кебек, җир йөзендә яшәгән кешеләр дә төрле – төрле.

Туктагыз, әнә тагын нинди табигать могъҗизасы. Бу - күбәләк. Чәчәкле аланны күбәләксез күз алдына китереп булмый, алар бер – берсеннән аерылгысыз. Җиләс кенә искән җылы җил кебек канатларын җилпеп ак чәчәкнең нәкъ уртасына утырып үзенең сердәш дусты белән сөйләшкәндәй чәчәктән – чәчәккә очып, берсен дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Күбәләк һәм чәчәк... Укытучы һәм укучы... Укытучыны мин шул күбәләккә охшатам. Әйе, ул да бит шулай үз белемен дәрестән – дәрескә бар укучысына да җиткерергә тырыша. Ә туган тел укытучысы бигрәк тә.

Мин дә үз гомеремне шушы изге һөнәр – туган тел укытучысына багышладым. Минем максатым – балаларга туган телебезне, туган илебезне һәм, әлбәттә, башка милләтләргә карата ихтирам тәрбияләү. Эшемнең төп юнәлеше итеп яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыксыну тойгысы уятырлык яңа алымнар эзләү, өйрәнелгән материалдан чыгып, укучыларның үзләрен эзләнергә мәҗбүр иткән проблемалы ситуацияләр тудыру.

Дәресләремдә, педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” дигән принципка нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәреп торган дөньяда, үземә дә өзлексез укырга, проффесиональ осталыкны камилләштерергә, тормыш белән бер юлдан атлап барырга кирәклекне аңлап эш итәм, укучыларыма төпле белем бирү һәм һәм тормышта чын кешеләр итеп тәрбияләүнең төрле юлларын өйрәнәм.

Үткәрелгән һәр дәресем укучыларның танып – белү сәләтләрен үстерүче, рухи байлыкларын арттыручы чара булып торырга тиеш, дип уйлыйм.

Һәр дәрес – иҗат җимеше – дигән принцип белән эш итәм.

Телне тирән белүче шәхеснең танып – белү сәләтләре дә үскән булырга тиеш. “Уйла. Фикерлә. Эзлән.” принцибына нигезләнеп, укучыларны үзләрен эшләргә өйрәтүгә дә зур әһәмият бирәм.

Аерым темалар буенча рефератлар, презентацияләр яклау, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләтү, проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерү кебек алымнар аша шушы максатны тормышка ашырырга тырышам.

Шулай итеп педагогик эшчәнлегем зур куанычлар китерә.

Укучыларым олимпиадаларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә, төрле сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә, дәрестән тыш чараларда уңышлы чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.

Әйе, көндәлек мәшәкатьләрдән туган җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә үз сулышымны, йөрәк җылымны, тирән белемемне, изге теләкләремне өләшү – җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, илебезгә, милли гореф – гадәтләребезгә ихтирам уятып, укучыларда әдәплелек, кешелеклелек, кечелеклелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатыма тугъры хезмәт итеп, бөек Тукай телен, милләтебезнең, мәдәниятебезнең бәясен төшерми, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкта, иминлектә гел алга омтылып яшәргә, уңышларга куанып эшләргә язсын.


Туган телдә әйтә алсам әгәр

Күңелемдә булган хисләрне,

Сабыемны күкрәгемә кысып,

Көйли алсам милли көйләрне.

Барлый алсам әгәр чал тарихның

Ачылмыйча калган битләрен,

Җиткерә алсам әгәр балаларга

Бүгенгесен аның, үткәнен...

Киләчәккә якты юл салалсам,

Була алсам әгәр маякчы,

Дөрес юлны, димәк, сайлаганмын,-

Һөнәрем бит минем – Укытучы.



hello_html_m10d73011.png












hello_html_ee1ba7.png

hello_html_2a25d7eb.pngХафизова Эльмира Нурмухаметовна Мамадыш шәһәренең 3нче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы 15 ел. 1 нче квалификацион категорияле.


Уйлый белүче укытучы психологиясе... Кемгәдер әлеге фраза, бәлки, коточкыч, хәтта үпкәләтерлек төшенчә булып яңгырар. Ничек инде “уйлый торган”?! Башкача да булырга мөмкинмени?

Чын дөресен генә әйткәндә, укытучы буларак, мин нинди? Хәзерге вакытта нәрсә эшлим һәм ни өчен болай? Ни өчен минем нәтиҗәм башка төрле түгел, ә менә мондый? Укучыларым мине ничек кабул итә? Ни өчен мин бүген күңелсез (сөенгән яки үпкәләгән)? Чынлап та, укучыларымны аңлыйммы мин? Ә иң мөһиме - алар мине аңлыйлармы? Әлеге сорауларны үз алдыбызга еш куябызмы, һәм гомумән, бу турыда уйланабызмы?

Ә бәлки, әлеге сорауларны үз алдыңа куймау күпкә җиңелрәктер? Әлеге кыенлыклар туганда “Бу укучының начар укуы булдыксызлыгыннан. Ә менә монысы миңа һәрвакыт каршы әйтә, тәрбиясе юк”, дигән фикердә булу үзең өчен отышлырактыр. Һәм үз-үзеңне “Укытучы буларак мин барысын да яхшы эшлим. Өстәвенә директор урынбасары күптән түгел генә мактады” дигән күңелгә ятышлы фикер белән бөтенләй тынычланыргадыр? Әлбәттә, әлеге позициядән чыгып фикер йөрткән укытучы үзен уңайлы һәм тыныч хис итә. “Ни өчен әле мин шуның кадәр нервлар һәм физик йөкләмәләр өстенә, үз-үземне мәгънәсез сораулар, икеләнүләр белән борчыйм?!” Мин, үзем, миңа... Тукта! Укытучы сүзе профессия атамасы гына түгел бит.

Күңелгә күптән ишетеп алган бер риваять килә. Кеше кузыдан якты дөньяга чыгарга омтылучы күбәләккә игътибар итә. Күбәләк акрын гына барлыкка килгән ярыкны зурайта, әйләнә - тирәгә күз сала, киләчәге өчен, тормыш итәр өчен көч куя. Кеше исә, аңа ярдәм итәргә теләп, кузыны ярып җибәрә. Бөҗәк нишләсен, иркен аралыктан җиңел генә йомшак чирәмгә шуып төшә. “Ярдәмче затыбыз” күбәләкне матур канатларын җәеп очып китәр дип көтә, тик аның өметләре акланмый. Вакытыннан алда, канатларына көч кермәгән килеш кузыдан чыккан күбәләк аларны гомере буе җирдән өстерәп йөрергә мәҗбүр була. Ни кызганыч! Күз ясыйм дип каш чыгару. Без – мөгаллимнәр, күбәләктәй беркатлы балаларыбызга дөрес караштамы?

Әйе, югарыда китерелгән сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерегә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту...

Әлеге фикерләр һәрдаим минем уйларымны били. Минем күз алдыма меңәрләгән сорауларга җавап эзләп төбәлгән укучыларымның карашы килеп баса.

Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Тик рус төркемнәрендә эшләгәндә (бу төркемнәрдә эшләүче укытучыларга чын күңелдән сабырлык һәм иҗади уңышлар телим) дәреслексез әдәбият укыту интернеттан башка гамәлгә ярамый. Укучыларымның күбесенең өендә компьютер, шуңа күрә бу эшчәнлек ярыйсы ук дәрәҗәдә куелган. Өстәвенә, эзләгән авторның башка әсәрләрен дә табып киләләр. Ә бу информация укытучының кулына эләктеме, ул аны барыбер укучының файдасына кулланачак. Өстәмә билге - өстәмә шатлык һәм укучының сиңа булган уңай мөнәсәбәте (менә сиңа шәхескә юнәлдерелгән технология!). Һәр бала – шәхес (әле нинди генә!). Шуңа күрә дәресләремне әлеге технологиягә нигезләнеп төзим дә. Укучының мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль карточкалар буенча эш эшләтү; сәләтлеләргә үтелгән тема буенча “Спич” чыгыш (1-1,5 минутлык чыгыш) ясау; әсәр буенча ассоциация уенын үткәргәннән соң, шуңа нигезләнеп, укучы тарафыннан дәрескә йомгак ясау; кабатлау дәресендә эксперт комиссиясен эшләтү балаларда күңел күтәренкелеге, үз – үзенә ышаныч тудыра. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә зур куаныч. Әлеге моментлар проблемалы укыту алымын кулланганда да күзәтелә. Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк.

Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын (иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү); коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү), “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сәзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.


Бала күңеле пыяла

Сак бул, берүк буяма!

Зур өметләр, бөеклекләр

Һәрчак булсын юллама.


Татар теле, Тукай теле

Мәктәпләрдә сүнмәсен.

Укучының күңеленә

Белем сере өстәлсен.


hello_html_m4771fa61.png









hello_html_ee1ba7.png


hello_html_m7d2184d.png

Мамадыш шәһәре 3нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кашапова Зөлфия Габделхак кызының эш тәҗрибәсеннән Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлады.

Эш стажы – 14 ел.


Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү –

мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

(Галимҗан Ибраһимов)


Бүгенге көндә Мамадыш шәһәренең 3нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам.Төрле профессиональ конкурсларда катнашам. Укучылар белән әдәби кичәләр, бәйрәмнәр үткәрәм.

Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз. Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Укытучы алдына беренчедән һәрвакыт шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенчедән белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Ничек итеп без үз фәнебезгә кызыксыну уята алабыз?

Фәнеңне яраттыру өчен күп укырга, күп белергә, гомумән аңа кызыксыну уятырга кирәк. Шуңа күрә укыту һәм тәрбия методларын камилләштерү юнәлешендә яңа технологияләрне өйрәнәм, аны үз тәҗрибәмдә иркен кулланам.

Әдәбият сүзенең нигезендә “әхлак” төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк.

Проблемалы ситуацияне чишкәндә нинди алым белән эшләгәнебез турында уйланып тормыйча гына, күбебез шул алымны кулана дип уйлыйм мин. Дәрестә һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә, дип саныйм мин.

Уhello_html_m74d7c343.pngкытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!





hello_html_ee1ba7.png

hello_html_5905d837.pngМубаракшина Ләйсән Зәбир кызы Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы өченче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле həм əдəбияты укытучысы


Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов.


Укытучы иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Ә чын мәгънәсендә укытучы булу өчен үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эш алып барырга, үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырга омтылырга кирәк.

Мин башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем бирәм.

Минем методик темам – “Укучыларга индивидуаль якын килеп, татар теле дәресләрендә сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, грамоталы язарга өйрәтү”.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә, укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли. Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бу проблеманы хәл итү өчен, мин педагог-новаторларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне, аларны үз практикамда куллануны максат итеп куйдым.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыруда укытуның актив формаларын куллану төп факторларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, үз практикамда әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш – дәрес кебек формаларны кулланам.

Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Башлангыч сыйныфларда ук, укучылар сөйләм күнекмәләрен үзләштереп татарча сөйли башларга тиеш. Моңа мин диалогик-монологик сөйләм күнекмәләре, ситуатив күнегүләр, “Кайсы сүз артык?”, “Кем күбрәк?”, “Кызыклы квадрат” һ.б. төрле мавыктыргыч уен төрләре аша ирешәм. Һәр дәресемдә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм.

Кече яшьтәге мәктәп баласының укуга омтылышын ныгытуга, күзәтү эшчәнлеген арттыруда, танып – белү активлыгын үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Дәресләргә кунак булып килгән әкият геройлары дәрескә тагын да җанлылык өсти. Укучылар урмандагы дуслары, Шәвәли, батыр егет Былтыр алып килгән биремнәрне кызыксынып һәм нәтиҗәле итеп башкаралар. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: дәресне сюжетлы уеннарга, әкиятләргә нигезләнеп үткәрү тагын да отышлы. Мәсәлән, “Әкиятләр иленә сәяхәт”, “Татар мультфильмнары”, “Кошлар безнең дусларыбыз” дәресләрен әйтә алам. Шулай ук дидактик уеннардан файдаланам: җиләк-җимеш, яшелчә җыю, зоопаркта һ.б.ш.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Аларны гаҗәеп кызыклы “Табышмак әйтәм тап”, “Серле хәзинә” дөньясында туган телебезнең кыйммәтле энҗе бөртекләрен табарга өйрәтәм. Мәсәлән, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар, икенче төркемгә – кечкенә шигырьләр табып килергә, өчечеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә бирәм.

Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә зур игътибар итәм. Мәсәлән, укыган текстка карата рәсем ясау, мөстәкыйль рәвештә фикерләү таләп итүче ситуатив күнегүләр чишү, хикәя язу өчен үзлекләреннән план төзү һ.б. биремнәр.

Дәресләрдә перфокарта һәм тестлар да файдаланам. Алар ярдәмендә укучылар үзләре дә белемнәренә бәя бирә алалар.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.

Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең бурычы - Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.



hello_html_m74d7c343.png













hello_html_ee1ba7.png

Мhello_html_m26ebf06f.pngухаметзянова Римма Муллануровна

Туган елым: 25.11.1980

Һөнәрем: укытучы

Предмет: татар теле Һәм әдәбияты

Югары белемле: КГПУ, 2003

Специальность: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш стажым 8 ел

Методик проблемам: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар белән индивидуаль якын килеп белем күнекмәләрен үстерү.

Инновации: УМК Р.Р. Нигъматуллиной


Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар, кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, мин башлангыч классларда әдәплелек темасына бик нык әһәмият бирәм.

- Исәнмесез, балалар! Кешеләр бер-берсе белән исәнләшкәндә салют, привет, сәлам, чао, әссәламегаләйкем! Сүзләрен кулланалар. Элек аксөяк хатын-кызлар тез чүккәннәр, мушкетерлар гәүдәләрен иеп зиннәтле эшләпәләрен селкеп торганнар. Хәзер исә хәрбиләр бер-берсенә честь биреп узып китәләр, ике ир кеше очрашса, алар кул кысышып исәнләшәләр, ара ерак булса кул болгыйлар. Кешеләр бик озак күрешмичә торганда, очрашкач бер-берсен кочаклап алалар. Бер шагыйрь “Исәнмесез!” дигән шигырендә болай дип яза:

Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек

Исәнмесез!

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

Исәнмесез” дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?

-Исәнләшкәч, “бер тамчы шатлык арта икән тормышта”. Димәк “Исәнмесез!” дигән сүз-гади һәм гадәти сүз. Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор, мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә миңа хөрмәт итүеңне телим. Мин сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим”, - дигән мәгънәне белдерә. Исәнләшергә теләмәү яки минем белән исәнләшкән кешене ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышу һәрчак һәм һәр халыкта да зур әдәпсезлек һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү итеп санаган. Ничек исәнләшү дә зур әһәмияткә ия.

Әдәп төбе- матур гадәт

Әдәплелек-кеше белән дөрес аралаша белү ул.

Әдәпле булу-кешеләргә игътибарлы,инсафлы булу ул.

Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора. Ә хәзер әдәпле булуга карата мәсьәләләр чишик.

Ашыккан чакта.

Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда Мәхмүткә бер апа очрады.

- Вакыт күпме? - дип сорады малай. Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Мәхмүт ничә хата ясаган?

Ни өчен кызардылар?

Кинога билет алырга торганда зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән тәңкәне Җәмил тотып алды.

- Ул минем акча! - дип кычкырды Зәйнәп. Җәмил кып-кызыл булды. Ул акчаны кызга китереп бирде. Моны күргәч Зәйнәп тә кызарды. Кем ни өчен кызарды икән?

Укучылар - әдәпле балалар.

Укучылар, сез мәктәптә, өйдә,җәмәгать урыннарында әдәпле булырга өйрәнәсез. Хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм. Аның кайбер сүзләре төшереп калдырыла. Сез шул сүзләрне табыгыз.

Нияз автобуска утырып, урамны күзәтеп бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә. Нияз тиз генә урыныннан тора һәм болай ди:

- Әни кеше дә бик әдәпле була...- ди ул малайга.

- Балалар, сез иртә белән йокыдан уянгач, әти-әниегезгә, туганнарыгызга нинди сүзләр әйтәсез?

- Хәерле иртә!

- Йокларга ятканда нәрсә дисез?

- Тыныч йокы!

Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы үземә!

Тыныч йокы күземә!

Ә хәзер, балалар, фәннәр Докторы белән танышабыз. Ул салкын тидереп авырганнарны гына түгел, әдәплелек кагыйдәләрен онытканнарны да дәвалый: Халкыбыз элек-электән яшь буынга әдәплелек кагыйдәләрен өйрәткән. Аларның кайберләре белән без дә танышып үтик:

- Табындагы ризыкны иң беренче булып алырга ашыкма,

- Сыек ашамлыкка өрмә, юкса ул як-якка чәчрәр,

- Икмәк валчыкларын идәнгә ташлама! Элеккеге кагыйдәләр шулай яңгырый.Табын янында утыру кагыйдәләрен безнең һәрберебез дә үтиме соң? Кайбер балаларның икмәк белән атышып уйнаганнарын да күрергә туры килә. Безнең байлыгыбыз булган икмәкне ихтирам итмәү дигән сүз бу.

Әдәплелек кагыйдәләре белән танышуны дәвам иттерик:

- Табын янына беренче булып утырырга ашыкма

- Ашаганда сөйләшмә

- Кешене сөйләвеннән бүлдермә

- Сөйләшкәндә кулларыңны болгама

- Кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә

- Өйгә, җәмәгать биналарына баш киемеңне салып кер

- “мин” сүзен еш кабатлама

- Чәчеңне теләсә кайсы урында тарама

- Транспортта барганда кемне дә булса этеп җибәрсәң, гафу үтенергә онытма

Ә хәзер чисталыкка нинди мөнәсәбәттә булуыгызны ачыклап үтик. Чөнки гигиена-әдәплелекнең бер юнәлеше ул.

- Кулларыгызны өстәлгә куегыз, алар чистамы, тырнакларыгыз киселгәнме?

- Кесәгездә кулъяулык бармы? Ул чистамы?

- Аяк киемнәрегезне карагыз. Ботинкаларыгыз крем белән чистартылганмы?

- Күлмәк якагыз чистамы?

Шапшаклык - тирә-юньдәгеләрне дә, үзеңне дә хөрмәт итмәү дигән сүз. Һәрвакыт чиста йөрегез. Чисталык сәламәтлек нигезе.

ИСЕҢДӘ ТОТ!

1. Исәнмесез! Кешеләр белән һәрвакыт исәнләшеп йөр. Ничек исәнләшү дә бик мөһим.

2. Үзеңдә яхшы гадәтләрне тәрбиялә.

3. Кешеләр белән аралашырга, дуслашырга өйрән. Кеше булырга теләсәң.

Әдәпле бул, сәләтле бул,

Кешелекле һәм тыйнак:

Батыр бул, матур бул,

Пөхтә һәм җыйнак.




hello_html_ee1ba7.png

hello_html_m70265b01.png

hello_html_749db831.jpg




II БҮЛЕК


Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине. Илтифат итеп, искә алса,

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.


Габдулла Тукай





hello_html_m5495fd11.gif







Нhello_html_111808ad.pngәзилә Фәрхуллина



Егылмас җилкән

(Ф.Яруллин иҗаты проект яклау дәресе)


Максат: 1) Ф.Яруллинның иҗатына гомуми анализ ясау;

2) Укучылар үзләре эшләгән эшләрен (проектны) якларга өйрәнү;

3) Эзләнү методы ярдәмендә укучыларда җаваплылык хисе, бүгенге көнгә конкурент шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы; слайдлар, компьютер, экран, китап күргәзмәсе.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

  • дәрескә психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә без нинди язучыларның иҗатлары белән таныштык, алар нинди жанрларда иҗат иттеләр?

Без өйрәнгән Фәнис Яруллин үзенең иҗатының ниндилеге белән башкалардан аерылып торды?

  1. Төп өлеш.

  • Укучылар, без Сезнең белән бай мираслы әдәбиятыбызга үзеннән зур өлеш кертүче әдипләребезнең берсе Фәнис Яруллин иҗатына проект эшләдек. Проектыбызда Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Аның әдәби эшчәнлегенең үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.

  • Бүгенге дәрестә эш юнәлеше түбәндәгечә булыр, без Сезнең белән төркемнәргә бүлендек, һәр төркем Ф.Яруллинның бер яклы иҗаты буенча проект эшләде.

  • 1 нче төркем аның прозаик булуын, икенчесе – шагыйрь, өченчесе исә - драматург һәм балалар язучысы буларак ачып бирергә тиешләр. Дәрестә тагын бер төркем катнаша, алар безнең рецензентлар, ягъни һәр эш юнәлешенә бәяләмә бирүчеләр.

Без сезнең белән инде алдан ук проектыбызның өлгесен эшләп куйган идек, дәресебез ахырына әлеге өлгене тулыландырып күргәзмә материал килеп чыгар.

(Төркемнәрдәге әзерлек карала).

Укучылар,Сезгә проектларыгызны якларга үзегез эшләгән слайдлар ярдәмгә килер.

  • Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирербез.Калган төркемнәр игътибар белән тыңлап сораулар да бирергә мөмкин.

  • Ф.Яруллин иҗатында нинди темалар яктыртыла?

Тормыш-көнкүреш, тормышта кешеләрне гаделлеккә, матурлыкка өндәүче, фәлсәфи фикерләргә таянган, ирекле булу, бәхетле булу.

Прозада ул нинди әсәрләр яза? Хикәя, повесть (җаваплар).

  • Ф Яруллинның әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләре нәрсәдә?

  • Ф.Яруллин – халыкчан язучы, әсәрләренең теле гади, аның әсәрләрендә (гомумән иҗатында) образларга күпмәгънәлелек вазифасын салу – язучыга хас стиль үзенчәлеге.

Бер вакытта игътибардан читтә калган детальләр әсәр дәвамында һәр персонажның гамәлен мотивлаштыра.

Гомумән, Ф.Яруллин прозасында безнең җәмгыятебездә булган барлык уңай һәм кимчелекле яклар яктыртыла. Интуитив тоемлау хисе көчле булганлыктан ул күп кенә проблемаларны яралы хәлендә үк тотып ала.

(Чыгыш ясаган һәр укучы слайдны өлгегә урнаштыра.)

Яхшы, рәхмәт, безнең рецензентлар әлеге чыгышка үзләренең бәяләрен язуларын йомгаклый торсыннар, без алга таба сүзне Ф.Яруллинны шагыйрь буларак тикшергән төркемгә бирик.

Поэзия өлкәсенә сүз бирү.

  • Укучылар безнең дәресебезгә түбәндәге юллар юкка гына язылып куелмаган. Менә әлеге төркем безгә Ф.Яруллинны шагыйрь буларак ачып бирделәр.

Кеше гомере – тыгыз бер йомгак,

Барлык юллар шунда уралган.

Сүтә-сүтә генә беләсең –

Кемгә нинди язмыш юралган.

Бу юлларда шагыйрьнең нинди хисләре ята икән?!

Чынлап та, без бу дөньяда кунак кына, һәм ул бик тиз үтә, ләкин аның юллары төрле, ул урау, тигез, сикәлтәле. Шушы йомгак сүтелә-сүтелә, кеше үзенең язмышын үтә. Кемгәдер ул бик рәхәт, бәхетле бирелә, кемгәдер бик күп сынаулар җибәрә. Ә сынауларны исә аек акыл белән, сынмыйча, сыгылмыйча үтә алганнар соңыннан рәхәт тормыш кичерә. Шуңа күрә без түземнәр генә бәхеткә лаек дип әйтергә хаклы.

Әйе, шагыйрьнең дә башлангыч иҗатында төшенкелеккә бирелгән мотивлар бар. Ләкин тора-бара, соңга таба бу мотивлар сирәгәя. Шулай итеп аны шагыйрь иткән – оптимистик, рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята.

Ф.Яруллинның үз әнкәсенә булган хисләре, аңа карата мөнәсәбәте әнисе вафатыннан соң язылган. “Яшьсез генә елый йөрәгем” дип аталган шигъри тупламда бик ачык чагыла. Бу поэмада ананың тормыштагы роле, аның бөеклеге төрле яссылыкка куеп ачыла.

Шагыйрь бу образны тагын да тирәнрәк ачарга теләп ана турында балладалар яза. Иң беренче балладасы “Ана” дип аталуы да моны раслый. Анда ана йөрәгенең олылыгына, күңеленең шәфкатьлелегенә басым ясала. Аналар, үзләре нинди генә авырлык кичермәсен баласы өчен барысын да эшләргә әзер. Автор биредә гипербола алымы кулланып, аналарда булган сыйфатны иң биек ноктага күтәргән.

Карап үтелгән шигырьләр шуны күрсәтә. Ана - тормышның тоткасы. Ана - үзенә бөтен яхшылыкны туплап, киләчәк буыннарга тапшыручы. Ана- бөеклек, сафлык, керсезлек символы.

  • Берәр шигырен яттан сөйләтү. (анализлап китү). “Әни синең хәер фатихаң” Галеева Ләйсән.

  • Икенче укучының чыгышыннан соң.

  • Бер җырын тыңлау (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.)

  • Бу шигырьне шагыйрь кемнәргә багышлый?

  • Ни өчен шагыйрь укытучыларны иң күркәм, гүзәл, сабыр кешеләр дип атый?

  • Җаваплар...

  • Яхшы, рәхмәт, ә хәзер сүзне 3нче төркемгә бирәбез, драматургия өлкәсендәге иҗаты.

  • Укучылар, Ф.Яруллинның драматургиядә дә үз урыны бар дип әйтә алабызмы?

  • Әлбәттә, чөнки аның 20егә якын пьесасы бар.

Яхшы, драматургия өлкәсенә караган фикерләре Ф.Яруллинның түбәндәгечә:

Драматургиядә дә, әдәбиятның башка жанрлары кебек торган саен кеше җанының тирәнрәк катламнарын ача. Ә инде Ф.Яруллин бу жанрга кире әйләнеп кайтмам ди. Нигәдер, кеше олыгая барган саен үзенең яшьлегенә, бала чагына ешрак әйләнеп кайта. Ә яшьлек ул – шигърият.

- Укучылар, без шагыйрьнең бер як иҗатына игътибар итмәдек, без аны балалар язучысы дип атый алабызмы?

- Чынлап та, балачак кешене гомере буе озата бара. Ә Ф.Яруллин исә балалар психологиясен, алар күңелендә яшеренеп яткан шаянлыкны яхшы белә.

Укучылар, менә быел, 2008нче ел, Россиядә, Татарстанда да гаилә елы дип игълан ителде. Ә безнең шагыйрьнең әлеге темага караган әсәрләре бармы? Бала өчен ана – иң кадерле зат. Шушы олы хисне, ата-анага булган мәхәббәтне бала күңеленә гомергә сеңдереп калдырырга теләгән әдип шигъриятендә тәрбияче ролен дә оста файдалана. Фәнис Яруллинның тагын бер тәрбияче ролен уйнаучы жанры балалар әдәбиятында, әкиятләр, алар 6 дистәдән артып китә. Әйдәгез әле хәзер сүзне балалар әдәбиятына караган өлкәдә эшләуче укучыларга сүз бирик.


(Балалар язучысы буларак эшчәнлеге турында сөйлиләр).


Фәнис Яруллин талантлы шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы булу белән бергә яшәешнең барлык проблемаларын күрсәтүче, иҗтимагый – сәяси хәлләргә нәкъ үз вакытында объектив бәя биреп баручы публицист та.

Ф.Яруллин шулай ук үзенең каләмдәшләренә иҗатына да игътибарлы. Аның “Көн сулышы” дигән китабында күп кенә әдипләрнең һәм башлап язучыларның иҗатларына объектив бәя бирелгән мәкаләләре урын алган.

Әдипнең шигъриятен, прозасын, драматургиясен һәм балалар әдәбиятын тикшергәннән соң шуны әйтергә мөмкин: аның үзенчәлеге тирәнтен фикер йөртә, гап-гади тоелган тормышыбызда бик күп матурлыклар, тирән фәлсәфәләр, катлаулы вакыйгалар яшеренеп ятуын чын рәссам каләме белән сурәтләп бирә белүдә; гади кешеләрнең күңелләрендә йөреп тә аларны тышка чыгара алмаган гыйбрәтле вакыйгаларны, тетрәндергеч язмышларны, беренче карашка сәер күренгән кешеләрне әсәрләренә герой итеп алып, аларның күңел төпләрендә яшеренеп яткан энҗеләрен күрсәтә һәм шулардан чын сәнгать әсәрләре тудыра.

Ә хәзер дәресебезнең иң мөһим моментына килеп җиттек. Сүзне рецензентларга бирәбез.

  1. Проза өлкәсенә бәяләмә бирик әле.

Ф.Яруллинның проза әсәрләре буенча эшләгән иптәшләр тулы анализ ясадылар. Алар проектларныа Ф.Яруллинның бик күп әсәрләрен алганнар. Чынлап та, Ф.Яруллинның проза әсәрләре матур тел белән, һәр укучыга барып җитәрлек итеп язылган. Иптәшләребез әлеге өлкәдә сүз алып барганда аларны рәхәтләнеп, онытылып тыңлыйсың. Алар автор күтәргән темаларны, проблемаларны тоеп, аерып ала белгәннәр.

Чынлап та, Ф.Яруллинның әсәрләре, ягъни хикәя, повестьларында бүгенге җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, яшьләргә, безгә бу тормышта үз урыныбызны табарга, югалып калмаска, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Минемчә, әлеге проект уңышлы дип уйлыйм. Һәм әлеге иптәшләремә алга таба да иҗади эзләнүләрдә уңышлар телим.

  1. Поэзия өлкәсенә бәяләмә.

Ф.Яруллинның шигырьләренең ихласлылык, уйчан лиризм, тоемлау, поэзиядә үзләренең хисләрне табып безгә җиткерә белгәннәре өчен икенче төркем миңа бик тә ошады. Әйе, шигъриять авыр жанр. Ә Ф.Яруллинның шигърияте – чишмә кебек, аны аңлап, укыганда аерыла алмыйча, һәр сүзенә игътибар итеп, анализ ясыйсың. Чөнки һәр юл кешене яшәргә өйрәтә. Ә инде аның җир йөзендәге иң изге җаннарга, аналарга карата булган ихтирамы, һәрберебезгә үрнәк. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремнең хезмәтләрен уңай бәялим, һәм алга таба аларга уңышлар юлдаш булсын.

3. Драматургия өлкәсенә бәяләмә,

Ф.Яруллин безгә драматург буларак аз ачыла. Ләкин аның бер генә әсәре аша да пьесаларының никадәр уңышка ия икәннәрен әйтергә була. Чөнки К.Тинчурин исемендәге комедия театры артистлары аның “Менә килә автомобиль” әсәрен әле бүген дә уйныйлар, ә тамашачы аны яратып кабул итә. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә мин уңай бәя бирер идем. Чөнки алар да Ф.Яруллинның башка жанрлары кебек, драматургиядә кешеләрнең җанын тирән аңларлык итеп хезмәтен тоя белгәннәр.

Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә дә алга таба иҗади уңышлар телим.

Укытучы сүзе:

  • Яхшы, рәхмәт, укучылар. Әйе, әдипнең безгә, бүгенге яшьләребезгә - бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Алар белән ул җитди телдә сөйләшә. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә безне яшәргә өйрәтә. Тормыштагы, җәмгыятьтә булган ялгышлар, җитешсезлекләр, гаделсезлекләрне күреп, алар өстендә эшләргә өнди. Укучылар, Сез Фәнис Яруллин күтәргән темалар һәм проблемалар белән килешәсезме? Бүгенге тормышта үз урыныңны табу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? (укучыларның фикерләре).

Йомгаклау.

Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә катнашкан укучыларның барысына да бик зур рәхмәт. Дәрестә түбәндәге билгеләр куелды (билгеләр кую). Һәрберегез дә тырышып эшләгәнсез, күргәнегезчә, сезнең эзләнүләрегез бушка китмәде. Тырышлыгыгыз белән матур гына проект килеп чыкты.

Өй эше.

Өй эшен мин сезгә тагын вариантлап бирәм: 1вариант: Иҗади эш. “Фәнис Яруллин –минем яраткан язучым”.

2вариант: бер шигырен ятларга.

Алга таба да сезгә иҗади уңышлар телим.

Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.




hello_html_29769af6.png






hello_html_2292761b.gif













Эльмира Хафизова

Тема: Икмәк кадере

Максат: 1. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән ишетеп аңлау күнекмәләрен формалаштыру;

2. Бәйләнешле сөйләмне үстерү;

3. Икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, проектор, экран, слайдлар, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек?

- Яхшы.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген 16 нче апрель. Сишәмбе.

- Кем юк?

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

Хикәя төзергә ”Икмәк кадере”.

2. -Укучылар, без “Икмәк кадере” дигән теманы үтәбез. Икмәк турында без сезнең белән шигырьләр, мәкальләр беләбез соң? Искә төшереп китик әле.

III. Төп өлеш.

- Укучылар без икмәк кадерен беләбезме соң? Хәзер мин сезнең игътибарга диалог тыңларга тәкъдим итәм, аннан соң эчтәлек буенча тест сорауларына җавап бирерсез.

1. Аудиоязмадан текстларны тыңлау.

- Улым,кибеткә барып кайт әле.

- Нәрсәләр сатып алырга?

- Бер бөтен ак ипи алырсың.

- Ипи бар бит әле.

- Кичке ашка кунаклар килергә тиеш, аларга кара ипи ашатып булмас.

- Ә искергән ипине кая куясың?

- Искергән ипидән коймак пешерербез.

2. Тест биремнәре

Әнисе улын кая җибәрә?

1. даруханәгә

2. китапханәгә

3. кибеткә

4. бакчага

Малай кибеттән нәрсә сатып алырга тиеш?

1. кара ипи

2. ак ипи

3. булки

4. күмәч

Искергән ипине малайның әнисе кая куя?

1. киптерә

2. коймак пешерә

3. чәплеккә ташлый

4. күршеләргә бирә

Укучылар тест җавапларын тактадагы җаваплар белән чагыштыра һәм бер-берсенә билге куя.

3.Дәреслек белән эш.

Текстны укып, эчтәлек буенча бирелгән җөмләләрнең текстка туры килү-килмәвен билгеләү.

Физкультминут.

4.Слайдлар буенча фикер алышу:

- сүзлек эше

Чәчә - сеет

Игенче - хлебороб

Тегермәнче - мельник

Ипи пешерүче - пекарь

Икмәк безнең өстәлләргә каян килә?

-Икмәк каян килә?

- Кешеләр орлыкны җиргә чәчә, иген үсә.

-Икмәкне үстерүдә кемнәр катнаша?

- Тракторист, хлебороб-игенче, мелҗник-тегермәнче, пекарь-ипи пешерүче,продавец-сатучы.

- Икмәк үстерүдә һәм пешерүдә нинди техника кулланыла, җиһазлар кулланыла?

-трактор, комбайн, тегермән, мич.

-Ни өчен икмәкнең кадерен белергә кирәк

- Чөнки икмәк-туклыклы ризык, ул булмаса без ач булабыз.

IV. Ныгыту.

5.Ситуатив биремнәр эшләү.

Спроси у одноклассника знает ли он стихи и рассказы о хлебе.

Спроси у продавца сколько стоит буханка белого хлеба.

Спроси у прохожего где находится хлебный магазин.

V. Йомгаклау. Укучылар, без бүген сезнең белән бик актуаль темага сөйләштек. Чыннан да ипи – иң кирәкле, туклыклы, файдалы ризыкларның берсе. Хикәядән күренгәнчә, кайбер кешеләр аның кадерен белми. Сез, ул кешеләр кебек булмагыз.

Сез икмәк кадерен беләсезме? Экрандагы сорауларга җавап биреп карыйк.

Ашап бетермәгән ипи кисәген кая куясыз?

Идәндә яткан ипи кисәген кәрсәгез нишлисез?

Өегездә искергән ипине кая куясыз?

Искергән ипидән нинди ризыклар әзерләп була?



Өй эше. Икмәк турында 3 мәкаль язып килергә.




hello_html_m10d73011.png











hello_html_ee1ba7.png

Зөлфия Кашапова


Тема: Нур Әхмәдиев. Минем туган көнем.

(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

Максат: 1) Әсәрнең II бүлеген сәнгатьле укырга өйрәтеп, автор әйтәсе килгән фикерне балаларның аңлауларына ирешү;

2) Халкыбызның бүләк бирү гадәтләре белән тирәнрәк таныштыру;

3) Гаиләдә әби-бабайлар гореф-гадәтләренә таянып мәрхәмәтлелек, бер-береңә ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау. Язучының портреты, әсәрләреннән күргәзмә, рәсемнәр, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар мультимедиа.


ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Оештыру.

- Дәрескә психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

1. Кереш әңгәмә.

- Укучылар, дәресебезне “Ата-анаң- чын дустың, дусларың юлдашың” дигән мәкаль белән башлыйк әле. Бу мәкаль нәрсәне аңлата икән?

(әти-әнинең кадерен яши-яши генә аңлыйбыз, әти-әни безгә һәрвакыт ярдәм итәләр без дә аларны хөрмәт итәргә тиешбез)

Бу рәсемдә кемнәр, нәрсәләр сурәтләнгән?

- Рәсемнең төп эчтәлеге нәрсәне аңлата? (тату, зур гаилә рәсеме күрсәтелә)

- Әйе, халкыбызның тирән мәгънәле бер мәкале бар: Тату туганнар таштан койма корганнар.

2. Өй эшен тикшерү. Укучылар, татар халкы элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, сезнең әниләрегезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр. Ә хәзер укучылар сүзне мин сезгә бирәм. Безнең әбиләребез нинди өс киемнәре теккәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр. Шулар турында мин сезгә әзерләнеп килергә кушкан идем.



1 укучы Фомина Лиана. Милли күлмәк.

Татар хатын – кызларының борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр. Бай тормышлы хатын-кызларның күлмәге алтын, затлы җепләрдән чигелгән, ярлыларныкы гадиерәк булган

2 нче укучы Фазлиева Элвина. Калфак.

Хатын - кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур.

3нче укучы. Азизов Гадел Түбәтәй.

Түбәтәй – төрки халыкларының бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

4 нче укучы. Хәсәнова Гүзәл Алъяпкыч.

Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алып тора. Аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап, чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төсле тукымадан эшләнгән һәм аларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар.

Укытучы:Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, кровать кырларын, мендәр тышларына чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган.

- Ни өчен мондый өй эше биргәнне дәрес ахырында аңларсыз.

(Яңа материалны аңлатырга әзерләү).

- Үткән дәрестә Н.Әхмәдиевның “Минем туган көнем” әсәрен өйрәнә башладык. Автор турында кайбер мәгълүматлар белән таныштык. Хикәядә кайсы вакыт сурәтләнә?

- Хикәядә Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар сурәтләнә.

- Әдип, үзенең нинди үтенечен белдереп, әти-әнисен гаҗәпләндерә?

- Туган көнемне үткәрим әле, - дип, әти-әнисен аптырашта калдыра. Ул вакытта авылларда туган көннәр үткәрү гадәте булмаган. Сугыштан соңгы елларда тормыш шактый авыр булган.

- Әти-әнисе малайның туган көнен үткәрергә ризалашамы? Шул урынны табып укыгыз.

3. Яңа белемнәр формалаштыру

  • Хәзер хикәянең дәвамы белән танышырбыз. Кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.

1. Сүзлек эше:

Күшәү-жевать

Морҗа-печь

Таракан катып үләрлек-салкын

Дәррәү кузгалып-кинәт берьюлы кузгалып

Кабырганы саный инде-кыйный иде

2. Хикәянең дәвамын “чылбыр” тәртибендә дәвам итү.

3. Эчтәлекне аңлауларын тикшерү (сайлап уку):

- Малайларны күргәч, эштән арып кергән әнисенең кәефе кырыламы? Дәреслектән табып укыгыз әле.

(Юк. Ул сабырлык күрсәтә. Тыныч кына, матур итеп, бик ягымлы тавыш белән эндәшә)

  • Малайлар, Әдипнең әнисе ачуланыр дип, дәррәү кузгалалар. Хәтта берсе чыгып ук китә. Ләкин ана аларны ничек туктатып кала? Шул урынны табып кабат укыйлар. (“Кая барасыз? Бүген улымның туган көне, хәзер коймак пешерәм. Бар , Рәхмәтулланы да чакыр.”)

  • Малайның куркуы расландымы?

(Юк. Расланмады.) - Әйе, әти-әнисе акыллы булып чыга. Сугыштан соңгы авыр елларда да ата-ана балага игътибарлы булган. Мөмкинлекләре булмаса да, баланы рәнҗетмәгәннәр.

4. Белемнәрне ныгыту.

Әсәрдә катнашучыларны барлыйк:

  • Төп героебыз кем?

  • Әдип.

  • Әдипне иптәшләре алдында ачуланмыйча, аның дәрәҗәсен кем саклап кала?

  • Әти-әнисе.

  • Килгән кунаклар арасында туган көндә үзен иң дөрес тотучы кем дип уйлыйсыз?

  • Диләрә.

  • Нинди каршы як бар?

  • Малайлар.

  • Дәрес. Сез читтән күзәтүчеләр. Малайларда нинди ялгышлык бар?

  • Уйсыз-нисез туган көнгә килү.

  • Ни өчен шулай килеп чыга соң?Туган көннәрен барысы да үткәреп килгәнме?

  • Юк. Сугыштан соңгы авыр елларда туган көн үткәрү бөтенләй булмаган.

  • Әйе. Балаларны чакырып якын итәсе, сыйлыйсы килгән малайның.Әнисе кайтканчы малай нинди ярамаган эш эшли?

  • Өйдә кеше булмагач, ул малайларны үзе генә кунак итәргә уйлый. Шкафтан ачкыч алып сандыкны ача. Аннан әнисе җыеп куйган тәмле әйберләрне чыгара һәм дусларын сыйлый.

  • Күңелдә нинди төер, нинди яхшы хис бар? Малай әнисе кайткач нишләп кала?

  • Беренчедән, курку хисе. Икенчедән, әнисенең баланы аңлавы.

  • Хикәядә нәрсә бигрәк тә ошады?

  • Әти-әнисенең аңлавы һәм Диләрәнең бүләге.

  • Димәк, ике олы бүләк алган ул: Әти-әнисенең аңлавын һәм Диләрәнең бүләген.

  • Аның бүләгенең озын гомерле, мәгънәлелеге, зурлыгы ягыннан бу кыз турында нәрсә әйтә алабыз?

  • Әдип аны хәзер дә саклый. Кулъяулык ул гомер-гомергә татар халкында иң кадерле бүләк булган. Диләрә бик мәгънәле, оялчан бала. Бүләген бирә дә, чыгып китә.

  • Диләрә дә бүләген аны аңлап, хөрмәт итеп, бүләк иткән. Татар халкында нинди мәкальләр бар икән?

  • Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт.

  • Бүләкнең кечкенәсе булмый.

  • Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.

  • Энәсе үткәннең – җебе үтә, бүләге үткәннең – сүзе үтәр.

  • Димәк, ... безнең Диләрәбез белән бәйләп аңлатыйк...(укучылар аңлатуы)

  • Әсәрнең темасы ничек икән инде?

  • Гаиләдә гореф-гадәтләргә таянып, бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү.

Укучылар бүген без сезнең тырышлык белән чиккән әйберләрдән бик матур күргәзмә оештырдык, игътибар белән карагыз әле, күз явын алырлык бизәкләр, төсләр. Боларның бит һәрберсенә күпме көч кергән, һәм һәрберсенең үзенә бер сөйләрлек тарихы бар. Мәсәлән: Менә бу сөлгене Рамилнең бабасы яшь вакытында Сабантуйда көрәшкән өчен ала, һәм ул аны хәзерге көнгә чаклы саклый, чөнки ул аңа бик кадерле.Элекке заманнарда Сабантуй бәйрәменә кызлар алдан әзерләнә башлаганнар, чөнки бәйрәмгә кияүгә чыкмаган кызлар кулъяулык, яшь киленнәр чигеп сөлге бирергә тиеш булалар. Ә менә бу кулъяулыкны Айзилә алып килде бу аның бабасыныкы. Армия сафларына киткәндә сөйгәне бүләк иткән була.

V. Йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

  • (татар халкында элек-электән ата-анага хөрмәт, ихтирам яшәп килгән)

  • Бүгенге дәреснең эпиграфын искә төшерик әле:

  • Ата-анаң чын дустың, дусларың – юлдашың.

  • Тагын әлеге мәкальләрне дә аңлатып үтсәк...

  • Тату туганнар таштан койма корганнар.

  • Туганыңа авыр сүз әйтмә, йөрәге әрнесә ят булыр.

  • Ана өйрәтсә- балалар җитез булыр; ата өйрәтсә - акыллы булыр.

  • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

  • Ата-ананы тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- әрәм булган.(укучыларның җаваплары тыңлана)

Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты. Дәрестә актив катнашкан укучыларның барысына да зур рәхмәт.Барыгызга да билгеләр куйдым.

VI. Өйгә эш алабыз:

*Кулъяулык бүләк иткән кешегә характеристика бирергә.

*Сорауларга җаваплар әзерләргә.

*Эчтәлек буенча рәсем ясарга һәм рәсемеңне аңлатырга.







hello_html_ee1ba7.png

Римма Муллануровна


Тема: “Рәвеш” темасын кабатлау

Максат: “Рәвеш” темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системага салу;

Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларына ирешеү,

Гаиләдә ата- анага хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. Татар теле, 6 класс,

Казан, “Мәгариф” нәшрияты

Җиһазлау: компьютер, башваткыч чишү өчен таблица; тарату

материаллары-карточкалар, гаилә турында рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру һәм уңай психалогик халәт булдыру, укуыларны барлау.

1. Исәнләшү

- Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.Ничек хәлләрегез? Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучы торып басып числоны, сыйныфта кемнәрнең юклыгын,өй эшен әйтә.

II. Актуальләштерү.

- өй эшен тикшерү. Сорауларга җавап бирү. Дәрескә кереп китү.

Башваткыч чишү.

III. Төп өлеш.

Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә бик кадерле сүз килеп чыгар.

а) кичә түгел; (бүген)

ә) тау шикелле; (таудай)

б) еш түгел; (сирәк)

в) алай түгел; (болай)

г) кызу түгел ;(әкрен)


б

ү

г

е

н

 

 

т

а

у

д

а

й

 

с

и

р

ә

к

 

б

о

л

а

й

 

 

 

ә

к

р

е

н

- Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

(рәвеш)

- Әйе, дөрес. Бүген без сезнең белән “Рәвеш” темасы буенча белемнәребезне барларбыз, рәвешләрне кабатларбыз. Нәрсә ул рәвеш?

(.............)

- Җавапларыгыз төгәл булдымы икән, кагыйдә белән чагыштырыйк әле.

(1 укучыдан укыту)


1 нче слайд.

Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый (поет хорошо); татарча сөйләшә (говорит по-татарски); ерак бардык (ходили далеко)

Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә (разговаривает очень быстро).

Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә.

Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.


- Җавапларыгыз дөрес булганмы , укучылар?

(әйе, дөрес)

- Афәрин. Башваткычыбызга карыйк әле. Кызыл шакмакларда нинди сүз килеп чыкты?

(гаилә)

- Ни өчен мин бу сүзне барыбыз өчен дә кадерле дидем?

(чөнки гаилә безнең иң кадерле кешеләребездән тора)


- Гаилә дигәч, без кемнәрне күз алдына китерәбез?

(бабай, әби, әти, әни, мин, энем, сеңелем, абый, апай)


- Бу темага сөйләшкән вакытта, балалар, рәвешләр дә күп кулланыла. Ә менә ни дәрәҗәдә куллана белүегезне мин шушы биремнәр аша тикшерегә уйлыйм.

Бирем 1.


1 нче төркем (Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз)


Минем әбием ......(бик) матур. Тик ... (кызларча) түгел, ...... (әбиләрчә) матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы балаларныкы кебек ....(аз) гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләре........ (бик) тә, ....... (бик) тә килешә.

- Хикәягез , рәвешләр өстәп язгач, ничек үзгәрде, үзгәрдеме?

(хикәя тагын да тулыланды, матурланды)

2 нче төркем. (Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыклагыз.)


Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)


Иртүк (тамыр) торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган-

Бүген (кушма) әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, өй ямьле!

Яхшы (тамыр) булсын, балкып торсын-

Бүген (кушма) әни бәйрәме.


Өстәл өстен кат-кат (парлы)сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген (кушма) әни бәйрәме.


Нәтиҗә

- Димәк, рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә?

(тамыр, кушма, парлы, тезмә, ясалма)


2нче слайд Таблицаны 1 укучыдан укыту.


Тамыр рәвешләр

Аз, бик, гаять, еш, күп, сирәк, соң, тиз, шактый, шәп, әле, элек

Сәрвәр минем күзләремә туры карый. (К.Т.)

Ул элек үзенең сәламатлеге турында зарланмый иде.

Ясалма рәвешләр

Рәвеш ясагыч кушымчалар:

Ча-чә, лай-ләй, лата-ләтә, дай-дәй, тай-тәй, лап-ләп

Алыгыз, сезнеңчә булды.(Г.Н)

Күрше бабайга кердем,

Көйләп, бер сәлам бирдем. (Ш. Г.)

Парлы рәвешләр

Ике тамырдан (сүздән) ясалалар, сызыкча аша язылалар:

Ачыктан-ачык, төркем-төркем, элек-электән, тора-бара

Мосафирлар ашык-пошык атка

чыгып утырыштылар. (Ф.Ә.)

Кушма рәвешләр

Ике тамырны (сүзне) кушып ясалалар:

Берсүзсез, көнозын, бервакыт, бераз, берзаман, быел

Аңа бераз хәлвә кисеп бирде. (К.Н.)

Тезмә рәвешләр

Ике яки берничә тамырдан (сүздән) телеп ясалалар:

Чын күңелдән, әллә нигә бер, ул арада, көннәрдән беркөнне, тиз арада,

Җир җимертеп йөри. (Г.М.)

Көннәрнең берсендә кияүнең ата-аналары мәҗлескә чакырылдылар.



Бирем 2. Карточкалар белән эш.

  • Рәвешләрнең ясалышы буенча белемнәрегезне карточкалар ярдәмендә тикшереп алыйк.

 

тамыр

ясалма

парлы

кушма

тезмә

көнозын

 

 

 

 

 

шул арада

 

 

 

 

 

акчалата

 

 

 

 

 

тора- бара

 

 

 

 

 

гаять

 

 

 

 

 

олыларча

 

 

 

 

 

тиз

 

 

 

 

 

иртә-кич

 

 

 

 

 


3 нче слайд

- Укучылар, экранга игътибар итәбез, рәвешләрнең нинди төркемчәләре бар?

(таблицаны 1 укучыдан укыту)


Сыйфатлау рәвешләре

Салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай..

Күләм-чама рәвешләре

Күп, аз, байтак, шактый, иртә-кич, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткеч

Охшату-чагыштыру рәвешләре

Олылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көндәй, көзгедәй, җырдай

Вакыт рәвешләре

Былтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гына

Урын рәвешләре

Еракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якында

Сәбәп, максат рәвешләре

Кирәктә, кирәкмәскә, бушка, юкка, юри


Бирем 3. Гаилә турында рәсемнәр тарату (партага бер)

- Төрле рәвеш төркемчәләрен кулланып 3-4 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзү.



IV. Физкультминутка:

-Әкрен генә басабыз

(укучылар торып баса)


Әзрәк уйнап алабыз

(кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар)


Тиз-тиз чүгеп алабыз.

(чүгеп алалар)


Аннан туктап алабыз.

Уңга таба бөгелеп

Сулга таба бөгелеп

Салмак кына әйләник

Тын гына утырыйк.


- Булдырдыгыз, укучылар. Дәреслектән 235 нче күнегүне табабыз.

Бер укучы биремне укый.


- “Рәхмәт- иң олы сүз” тексты өстендә эш.

- Текстны укыту.

- Хикәядә сөйләнгән вакыйгага сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

- Нәрсә әйтә аласыз?

- Ни өчен текст “Рәхмәт- иң олы сүз” дип атала?

- Ә сез әниләргә нинди яхшылыклар эшлисез?


Укучылар фикерләре, җаваплары...


- Әйе, укучылар, өлкәннәргә, әти-әниләргә һәрвакыт мәрхәмәтле булырга кирәк. Хәзер дәфтәрләрне ачтык, 235 нче күнегү дип язабыз. 1 нче биремне язып эшлибез. Бер укучы тактага чыга.


Шул бер сүз ана кешене чиксез бәзхетле итәргә җитә калды.


Нәтиҗә ясау


- Рәвешләр җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре булып киләләр?

(хәл, аергыч, хәбәр)


4 нче слайд

Мин акрын гына артка чигенәм. (В.Нуриев)


Көн бардылар, төн бардылар, күп юллар үттеләр, ерак җирләргә җиттеләр.


Безнең заманда могҗизага якын хәлләр күп.


Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килә.

(1 укучыдан укыту)


V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту .

- Укучылар, рәвеш темасы буенча белгәннәрегезне искә төшердек, хәзер тест ярдәмендә тикшерәбез. Дәфтәрләргә тест дип яздыгыз. Эшлибез.



5 нче слайд

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а) предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

 

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а) ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?

ә) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?

Б) күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?


3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә)алты

б) җиде


4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә) исемләшә

б) төрләнми торган сүз төркеме


5. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б)тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә


6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз


а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф

ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф.


7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга


Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт


а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.



6 нчы слайд Дөрес җаваплар


Бәяләү

1-ә хатасыз эш - “5” ле

2-а 2 хата- “4” ле

3-ә 3 хата – “3” ле

4-б

5-б

6-а

7-ә


Гомуми бәя чыгару

VI. Йомгаклау

- Укучылар бүген без дәрестә нәрсәләр эшләдек. Нинди тема тәмамладык?

- Укучылар, рәвешләрне ни өчен өйрәнәбез, көндәлек тормышта аралашканда рәвешләр кирәкме?

Көтелгән җавап:

- Кирәк. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта.

VII. Өй эше:

1. 227 нче күнегү.

(сәнгатьле укырга. Рәвешләр кулланып, текстны дәвам итеп язарга)


2. 226 нчы күнегү. Сыйфат һәм рәвешләр кулланып әбиегезгә хат языгыз.


VIII. Дәрескә нәтиҗә ясау:

-укучыларның узләрен үзләре бәялүе.

-укытучының билге куюы.

hello_html_m74d7c343.png
















hello_html_ee1ba7.png

Мубаракшина Ләйсән


Туган көн – зур бәйрәм

1 нче сыйныф (рус төркеме)

Максат: 1. Укучыларны “Туган көн” темасына караган сөйләм үрнәкләре белән таныштыру; төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

2. Өйрәнелгән фигыльләрне сөйләмдә куллануны ныгыту; темага карата диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда бер-берләренә карата ихтирамлылык, әкият геройлары аша Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы. Диалогик-монологик сөйләм.

Җиһазлау: компьютер, презентация, интерактив такта, “Туган көн” мр3, “Ак калач” мр3, Тукай әкиятеннән персонажлар, карточкалар, дәреслек “Күңелле татар теле” (1 нче класс) Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә үзер икәнебезне күрсәтик.

- Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм.

2. Укучылар белән әңгәмә:

- Бу нинди ел фасылы?

- Бу нинди ай?

- Бүген ничәсе?

- Бүген көн нинди?

- Кояш нишли?

- Яңгыр явамы?

- Көн җылымы?

  1. Фонетик зарядка.

    У түгел, Ү

    А түгел, Ә

    О түгел, Ө

    Ау түгел, Әү

    Оя түгел, Өя

    Песи түгел, эт

    Кыз түгел, малай

    Кояш түгел, ай

    Туп түгел, шар

    Чәчәк түгел, чәкчәк

  2. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

Тактада рәсемле слайд. Укучылар “Туган көн” турында җыр тыңлыйлар.

Әңгәмә:

- Сез рәсемдә нәрсә күрәсез?

- Бу нинди бәйрәм?

- Сез тыңлаган җыр нәрсә турында?

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз инде?

II. Актуальләштерү.

  1. Төркемнәрдә эш. “Татар халык ашлары” темасын кабатлау. Укучылар интерактив тактада эшләделәр. (Кушымта №1)

  • Тылсымлы шакмак”тан татар-халык ашларын табу;

  • Озын сүз”не таркату (татар халык ашлары);

  • Предмет белән сүзне тоташтыру;

  • Монда кайсы сүз артык?

  1. Ситуатив күнегү.

  • Пригласи друга в дом;

  • Предложи ему какое-нибудь блюдо;

  • Ты сидишь за столом, а до перемеча не достоёшь, как ты попросишь?

  • Скажи, что быловкусно, поблогодари и попращайся.

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Сүзлек эше.

Туган көн, сайрый, бии, сикерә, йөгерә, уйный, оча.

2. Туган көн кунаклары белән танышу.

- Туган көнгә кемнәр килгән? (Кыз, Гали)

  • Тагын нәрсәләр килгән?

(күбәләк, сандугач, Акбай, кояш, ай, шаян песи, кәҗә, алмагач)

  • Алар каян килгән? (Әкияттән)

  • Геройлар кайсы әкияттән? (“Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Ай белән кояш”)

  • Бу әкиятләрне кем язган?

  1. Туган көн күңелле үтсен өчен ниләр эшләргә кирәк? (русча)

  • Әйтегез әле, безнең кунаклар нишли? (Күбәләк оча, Акбай Һәм песи бии, сандугач гетарада уйный, сайрый һ.б.)

  1. Парларда эш. Рәсем эчтәлеге буенча укучылар бер-берсенә сорау бирәләр, диалогик сөйләм оештырыла.

  2. Физкультминут.Туган көндә җырлап уйнала торган бер уенны уйнап алыйк.

Ак калач”

Алсуның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!

  1. Теманы ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге шигырьне уку.

Укучылырдан укыту

  1. Монологик сөйләм. Ребята, представте, что к вам на день рождения пришли друзья. Как вы расскажете о том, кто что делал.

  2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

а) - Оля, кая барасың?

- Туган көнгә.

- Туган көндә нишлисең?

- Җырлыйм.

б) - Дима, туган көнгә барасыңмы?

- Барам. Ә син?

- Мин дә барам.

- Әйдә киттек.

4. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр (Укытучылар өчен методик кулланма, 111-112 битләр).

V. Йомгаклау.

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Дәрестә ниләр эшләдек?

- Туган көнгә кемнәр килгән иде?

- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- Сез барыгызда бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә. Дәрес бетте, сау булыгыз.




hello_html_ee1ba7.png

Рузилә Нәкыйпова


5нче сыйныфта белешмә язарга өйрәтү дәресе

Тема: Белешмә язу.

Максат:1) укучыларны бүгенге көндә белешмәнең җәмгыятьтә тоткан урыны белән таныштыру;

2) белешмә язарга өйрәтү;

3) кешеләр белән аралашу культурасын үстерү.

Җиһазлау: Вәлиев З.В. “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, белешмә үрнәкләре, интерактив такта.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, аңлату, күрсәтмәлелек.

Дәрес планы

I.Оештыру.

(Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру).

II. Актульләштерү.

III. Яңа теманы аңлату:

А) белешмә сүзенә аңлатма бирү;

Ә) белешмә үрнәкләре белән танышу.

IV. Ныгыту.

V. Өй эше бирү.

VI. Йомгаклау.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Сүзне дежур укучыдан башлыйбыз. Дәрестә кемнәр юк, ни сәбәпле? Бүген атнаның ничәнче көне?

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы языйк.

  1. Актульләштерү.

  • Укучылар, менә сез тиздән зур кешеләр буласыз. Тормышта сезгә бик күп төрле эш кәгазьләре белән эшләргә, очрашырга туры килер.

  • Укучылар, ә нәрсә соң ул эш кәгазе? Эш кәгазьләре турында ишеткәнегез бармы?

(эш урыныннан бирә торган документ)

  • Әйе,дөрес, укучылар. Эш кәгазе – берәр учреждение, предприятие, оешманың документлар җыелмасы.

  • Бүген без сезнең белән шундый иң кирәкле эш кәгазьләренең берсе – белешмә (справка) белән танышырбыз.Әлеге эш кәгазе белән көндәлек тормышта бик күп очрашабыз.

  1. Яңа теманы аңлату.

Укучылар, ә нәрсә соң ул белешмә? Сезнең бу сүзне ишеткәнегез бармы?

( укучыларның җавабын тыңлау)

  • Укучылар, тактада, бергәләп, белешмә сүзенең төзелешен тикшерик. Аның тамырын, кушымчаларын табыйк.

hello_html_5a5f3984.gifhello_html_m3adf6fae.gifhello_html_6b8a72cf.gifhello_html_1e64fb05.gifhello_html_279d89ee.gif

Бhello_html_79ebe228.gifhello_html_m2635b5b4.gifелешмә

  • Әhello_html_m168e1852.gif хәзер интерактив тактага игътибар итик. Белешмә сүзенә аңлатма бирелгән:

Белешмә – 1) махсус тупланган мәгълүматлар җыелмасы. Белешмәләр бүлеге. Белешмә алу. 2) шул мәгълүматларның расланган хәлдәге язмача бирелеше, таныклык. Эш урыныннан бирү. 3) белешмәлек, кулланма – ярдәмлек. Орфография буенча белешмә. –(ТТАС, 79).

( Игътибар белән уку)

  • Укучылар, минем кулымда З.В.Вәлиевның “Эш кәгазьләре үрнәкләре” дип аталган китабы. Бу китапта эш кәгазьләренең татар һәм рус телләрендә аңлатма, үрнәкләре бирелгән. Әлеге китапны сез китап кибетләрендә, китапханәләрдән ала аласыз.

  • З.В.Вәлиев “белешмә” сүзенә мондый аңлатма биргән: “Белешмә – теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле информация бирүче рәсми документ.”[1999, 21].

  • Укучылар, әлеге документ сезгә мәктәптән әти-әниләрегезнең эшенә бирелергә мөмкин. Шулай ук ул башка дәүләт органнары өчен дә кирәкле рәсми документ булып исәпләнә.

(дәфтәрләргә яздыру)

  • Сезнең алда З.В.Вәлиев китабыннан алынган белешмә үрнәге. Әйдәгез, үрнәкне бергәләп карыйк.

(уку барышында аңлатма бирү)

  • Укучылар, белешмәне сораганда итәгатьле булырга кирәк. Мәсәлән: “Апа, миңа әти яки әнинең эшенә, минем мәктәптә укуым турындагы белешмә кирәк иде,” – дип.

  1. Ныгыту.

Укучылар, әйдәгез бергәләп, мәктәптә укуыгыз турында белешмә языйк.


Белешмә

Штамп


документ номеры,

дата

Бу белешмә Мамадыш шәһәренең

2нче санлы мәктәбендә

5А сыйныфта укучы

Гарипов Рамил Камил улына

шул хакта бирелә

Гарипов Рамил Камил улы Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә 5А сыйныфында укый.

Белешмә социаль яклау идарәсенә тапшыру өчен бирелә.

 

Мөһер Мәктәп директоры:___________Гыймранов С.М.

Сәркатип:____________ Гыйлманова А.А.



  1. Өй эше бирү.

Өйдә әти яки әниегезнең эш урыннынан алынган итеп белешмә язарга.

  1. Йомгаклау.

Укучылар, бүген без сезнең белән нинди эш кәгазе язарга өйрәндек? (белешмә, справка)

  • Әйе, дөрес, укучылар. Бу сезнең иң беренче язарга өйрәнгән эш кәгазегез, әле югары сыйныфларда тагы бик күп эш кәгазьләре : акт, гариза язарга өйрәнербез.

  • Укучылар, сорауларыгыз бармы?

  • Дәрес тәмам. Сау булыгыз.  


hello_html_434dc2b0.png










hello_html_ee1ba7.png



hello_html_749db831.jpg





III БҮЛЕК


Туган тел – милләт язмышы,

Үткәне, киләчәге,

Халкымнын яшәеше,

Буыннарнын бәйләнеше,

Гомерләрнен әйләнеше –









hello_html_m5495fd11.gif









Нәзилә Фәрхуллина

Сак-Сок” бәете буенча төзелгән спектакльнең

сәхнәләштерелгән варианты.

hello_html_ee1ba7.png

Сак-Сок”- татар халкының сизифларга тиң бөек мифы гына түгел, мең еллар буенча яшь буынны тәрбия итүче даһи педагогик әсәре дә булган...


Катнашалар:

Сак- җиде-сигез яшьләрдәге малай;

Сок- Сакның энесе (яшьләре бер чама);

Сакай- Сак белән Сокның әтисе;

Сөкәй- Сак белән Сокның әнисе;

Айсак бабай- Ак сакаллы, түбәтәйдән;

Айзирәк әби- татар әбиләренә хас киемнән.

Беренче күренеш.

Пәрдә әле ачылмаган. Үзәк өзгеч моңлы көй яңгырый (“Тәфтиләү”, “Кара урман” һәм башкалар). Пәрдә алдында Айсак бабай белән Айзирәк әби намазлык өстендә утыралар, дога кылалар...

Айсак бабай, Айзирәк әби:

Әй, дусларым, сезгә ниләр бирим?

Базарлардан алган алмам юк...

Җаннарымны бүлеп бирер идем,

Җаннан үзгә йөри алмам күк.


Һаваларда очкан ак күбәләк,

Алтын тәңкәләрдән түгәрәк,

Сак белән Сок исемә төшкән саен,

Хәлләремне җыям чүгәләп.


Очыгыз, кошкайлар, очыгыз...

Безнең басуларга төшегез.

Безнең дә басу яшел бодай,

Барлыктырды безне бер ходай.


Кызарып ла кояш чыккан чакта,

Бал тамадыр кызыл алмадан.

Ялгыз ла теләк кабул булмас,

Бергә-бергә телик алладан...


Ирләр түгел, илләр харап була,

Әнкәйләрнең төшсә каргышы.

Сак белән Сок төсле гыйбрәтледер,

Бу татарның бөтен язмышы...

Сәхнә алдына Сак белән Сок йөгерешеп чыгалар. Сакның кулында җәя. Сокның кулында ук. Айсак бабайны күрмиләр дә.

Сак: Мин атам, җәя минеке!

Сок: Юк, мин атам, ук миндә!

Сак: Мин зуррак, мин башлык!

Сок: Мин кечерәк, мин төпчек!

Сугыша башлыйлар, елашалар, сәхнә эченә кереп китәләр...

Айсак бабай: Әй, балалар, балалар...

Айзирәк әби: (көйли)

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет.

(Сәхнәнең бер ягына кереп китәләр).

Пәрдә ачыла.

Сәхнә түрендә меңьяшәр имән, аның ботакларына канатлы Сак белән Сок ясалган. Ерактарак өйләр, мәчет манарасы. Һавада аккошлар, болында- атлар...

Сәхнәдә Сак белән Сок. Очып барган аккошларга ук белән аталар.

Сак: Хәзер мин атам! (Кулында ук).

Сок: Юк әле, мин атып туймадым. (Тарткалашалар, сугышалар, елашалар).

Сөкәй: (йөгереп керә). Нишлисез?! Туктагыз! Әтиегез мәчеттән намаздан кайткач, барысын да сөйлим, Аллаһ боерса, барысын да сөйлим!

Сак белән Сок һаман туктамыйлар, сугышалар, Әниләре аермакчы була...

Сөкәй: Әй, ходаем! Бу нинди бер-берсен сөймәс балалар икән болар! Очсагыз иде, ходаем, икегез ике якка, кошлар булып, гомергә күрешә алмасагыз иде, ходаем! Кыямәт көнгә тикле бер-берегезне күрми яшәсәгез иде! (чыга).

Кинәт күк күкри, яшен яшьни. Сак белән Сок икесе сәхнәнең ике ягына чүгәли- ана каргышы көченә керә... Сак белән Сок шунда, кошлар булып уяна башлыйлар, сәхнә буйлап кулларын кош кебек җилпеп үтәләр. Әкрен икесе бергә:

Уң якта канат, сул якта канат

Очып киткәндә калдылар карап,-

дип берничә тапкыр кабатлыйлар. Көчле җил чыга, давыл куба. Сак белән Сокны җил икесен ике якка очыртып алып чыгып китә.

Шул минуттан “Сак!”, “Сок!”- дигән кызганыч авазлар ишетелә башлый.

Сәхнә караңгылана. Сәхнәгә икесе ике яктан Сак белән Сок чыгалар. Иңбашларында канатлар куелган. Бер-берсенә якынлашмакчы булалар, якыная алмыйлар. Сак-Сок бәете көенә җырлыйлар (яисә көй астында да сөйлиләр).

Сак:

Әнкәй орышты тимер ук өчен,

Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Сок:

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,

Әнкәй каргады безне ачудан...

Сак:

Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип.

Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.

Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,

Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.

Сок:

Бардык урманга, җыйдык карлыган

Без ятимнәрне әнкәй каргаган.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,

Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.

Сак:

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,

Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Су буйларында бик күп йөрдек без,

Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.

Сок:

Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,

Бер ел тулгачтын, өметне өздем.

Сак белән Сок (бергә):

Урыныбыз урман, икебез туган,

Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.

Сак:

Өйгән кибәнне җилләр тарата

Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.

Кояш чыкканда кан тула күзгә,

Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.


Сок (өзгәләнеп):

Бардым урманга, кистем пар каен,

Газиз әнкәмне сагынам көн саен.

Мамык эшләпә алып кайтыгыз,

Әнкәмне күргәч, сәлам әйтегез!

Сак:

Яңгыр явадыр, әнкәй башыма,

Елап килдек без әнкәй каршына.

Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип

Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.

Сок:

Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,

Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.

Кара карлыган, сары сандугач,

Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Сак:

Бик күп еласаң, китапка кара,

Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.

Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,

Кошлар үткәндә карап калырсың.

Сок:

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы

Анадан тугач, тәкъдир язмышы,

Идел буенда диңгез камышы

Кара урманда Сак-Сок тавышы.

Сәхнә яктыра башлый. Таң ата...

Сак: И, аллам, кояш та чыга. Инде аерылыр вакыт.

Сок: Абый, абыем, сау бул! Сау бул абыем! Бүген төнгә кил яме?!

Сак белән Сок икесе ике якка кереп китә. Сәхнәгә Сакай белән Сөкәй чыга.

Сакай (кычкыра): Ул-ла-рым сез кай-да-да?

Сөкәй:

Чыктык басуга, урак урырга,

Ходай язгандыр шулай булырга.

Сакай:

Кистем пар нарат яңа ызбага,

Ике күземнән канлы яшь ага.

Сөкәй:

Аклы күлмәкне туя кимәдем

Газиз баламны туя күрмәдем.

Мамык эшләпә җилгә очырдым,

Ике баламны каргап очырдым.

Мендем ботакка, карадым як-якка,

Ике баламны каргадым юкка.

Сакай (ачулы):

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,

Ике баламның калмады берсе!

Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,

Балаң очырдың, кемгә еларсың!

Сөкәй:

Су буйларында балалы үрдәк,

Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк...

Сакай:

Ишегалдында җиктем мин пар ат

Ана каргагач, яралган канат...

Бардым урманга, сайрый сандугач,

Һушларым китте эзләп булмагач.

Күз яшьләремнең калды яртысы,

Ике баламның калмады берсе.

Сөкәй: И, алла, әллә тагын барып эзләп карыйбызмы соң балакайларымны шул кара урманнардан?..

Сакай:

Бардым урманга, бастым баланга,

Балам кычкыра кара урманда.

Чыгып китәләр. Сәхнә караңгылана башлый... Тавышлар: “Сак!”, “Сок!” Бераздан Сак белән Сок сәхнәдә күренәләр.


Сак:

Сары күлмәгем һич тә кимәдем,

Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Сок:

Җәй көннәрендә сайрый сандугач,

Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Сак:

Якты дөньяны күрми калабыз,

Каргады безне газиз анабыз...

Сок:

Әткәй калдыргач, өйдә калдык без.

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.

Сак:

Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,

Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.

Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,

Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.

Сок:

Әнкәй токмачны үзең күп иттең,

Әткәй кайтканчы безне юк иттең..

Сак:

Әткәбез калды безнең мәчеттә,

Без тилмерәбез икебез читтә.

Әнкәй кер юдың суның буенда

Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.

Ишегалдында имән дугасы,

Әткәй, елама- әнкәй догасы...

Сак-Сок (икесе бергә):

Элекке көнне икәү уйнадык,

Әнкәй каргар дип, без уйламадык...

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!

Турыңнан очтык, әткәй , күрдеңме?!

Таң ата башлый, Сак белән Сок аерылышалар. Сәхнәгә балаларын эзләп, “Сак!”, “Сок!” дип кычкырып Сакай белән Сөкәй керәләр, һәм балаларын эзләп чыгып китәләр. Җан өзгеч көй яңгырый. Сәхнә уртасына Айсак бабай белән Айзирәк әби килеп чыга.

Айсак бабай, Айзирәк әби: Әй, балалар, балалар...

Урманнарда инде таң беленә,

Тик кавыша алмый Сак-Соклар...

Кем каргады, халкым, улларыңны

Кем каргады шулай саксыз ла?


Далаларда инде күптән кояш,

Тик кавыша алмый балалар.

Төннәр буе якынаялар да,

Таңнар аткач, ерагаялар...


Чакыр халкым, газиз улларыңны

Кавышсыннар алар, кайтсыннар.

Илләр дөрли, балаларың йөри

Тезгеннәрен өзгән ат сыман...

Чакыр, халкым, газиз улларыңны!


Пәрдә.






hello_html_ee1ba7.png

Эльмира Хафизова


Тамчы шоу интеллектуаль күңел ачу уены.

Уен 8нче сыйныфта укучы рус телле укучылар белән оештырылды. Әлеге укучылар Р.Р.Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” УМКсы буенча шөгыльләнәләр.


Тема: Туып үскән җирдә генә

Бәхетле була язмыш.

(Н. Йосыпова)


Максат. Туган якка, аның күренекле шәхесләренә, табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

Туган як белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау.магнитофон, диск, татар костюмнары,Ш.Маннур,Р.Вәлиев, Ф.Яруллин портретлары.

Жюрига мәктәпнең директор урынбасарлары , район методик берләшмәсе җитәкчесе чакырыла.

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар һәм җанатарлар. Бүген без телевизор экраннарыннан яратып карый торган тамчы-шоу уенын үзебезнең мәктәптә уздырып карарга булдык. Уеныбыз туган якка,аның күренекле кешеләренә, табигатенә багышлана. Укучылар 2 төркемдә көч сынашачаклар. 1нчесе-“Чишмәләр”, 2 нчесе – “Йолдызлар” дип атала.Хәзер сүз үзләре белән сәламләү өчен “Чишмәләр” төркеменә бирелә. Рәхим итегез!

1.Төркемнәр сәламе.

Алина (төркемнең җитәкчесе) Төркемебезнең исеме-Чишмәләр! Безнең девиз: Һәр елга чишмәдән башлана!

Алина: Безнең мәктәп гел алдынгы,

Миллион алды быел.

Укуда да сынатмыйбыз,

Ярышта көч сынашабыз.

Света: Спортта безне куып җитми,

Хәтта чемпионнар да.

Гүзәл:Чишмәләр дә җырны бездән ала,

Шуңа алар җырлы-моңлы да!

Алина: Исемем була Алина

Укуда тырыш,эштә уңган,

Мине бар да ярата.

Максим: Мин –Максим.

Шаян һәм шук мин.

Александр: Урысчасы-Александр,

Ә татарча – Искәндәр.

Хан малае булмасам да ,

Аннан ким дә түгел мин.

Света: Исемем минем – Света

Алдынгы мин спортта.

Паша: Һәрвакыт шат күңелле,

Сабыр һәм тырыш егет

Кем дисезме? Бу мин-Паша.

Эльвира: Сөйкемле кыз Эльвира

Барын да булдыра.

Люба: Тәмле ашарга яратам,

Салатлар да ясыйм мин.

Исемем була Люба.

Ярата мине бар да.

Гүзәл: Исемем белән җисемем

Бигрәк туры килгәннәр.

Кара кашлар, шаян күзләр,

Әтиемнән килгәннәр

Алып баручы: Рәхмәт “Чишмәләр” төркеменә. Алар әле музыкаль бүләк тә әзерләгән. Кызлар башкаруында “Татар халык биюе”башкарыла.

Алып баручы: Сүзне “Йолдызлар” төркеме ала.

Ксюша (төркемнең җитәкчесе) Безнең төркемнең исеме- “Йолдызлар”. Безнең девиз: “Йолдыз булып балкыйбыз, мәктәбебез күгендә”

Настя: Укытучыларыбыз безгә

Яхшы карашта.

Төпле белем һәм тәрбия

Бирәләр безгә һәрчакта.

Эльза: Биюдә дә уңышлар бар,

Алардан башка үтми

Шәһәрдә бер концерт та.

Марсель: Җырчы дими ни диясең,

Җырчы кызларыбызны

Эльза:Бездә генә чишмәләр

Һәм йолдызлар дуслыгы.

Нократ буйлары әйтерсең лә,

Чишмәләр йолдызлыгы.

Ксюша: Матур җырлыйм, яхшы биим

Соклана миңа һәркем.

Исеме кем дип сорасагыз...

Хор белән: Ксюша.

Эльза:Ксюшадан калышмаска

Тырышам җыр-биюдә.

Эльза була исемем,

Матур бит мин, әйеме?

Настя: Настя исемле кыз барын,

Әле сез белмисезме?

Тамчы-шоуда катнашкач,

Танырсыз мине, әйеме?

Марсель: Мин –Марсель.

Шат күңелле, ачык йөзле

Спортка да гашыйк мин.

Максим: Әтием-татар, әнием-рус

Ә мин кем булам?

Татарча да , русчада белүче

Максим булам.

Сережа: Кем ул Сережа дисезме?

Менә ул мин.

Шәвәлидән үрнәк алырга,

Тырышам мин.

Кәләпүшем калфагым” җыры башкарыла.

Алып баручы:Рәхмәт “Йолдызлар төркеменә. Хәзер сүз хөкемдарларга(жюрига) бирелә.

Алып баручы: Уеныбызның беренче турына күчәбез. Ул “Батыр берне, белемле меңне егар “ дип атала. Тактада сорауларның төре күрсәтелгән: әдәбият, сәнгать, тарих, табигать. Сорауга кайсы төркем беренче кул күтәрә, шул җавап бирә. Димәк, уеныбызны башлыйбыз.

1 нче сорау – сәнгать өлкәсенә кагыла. Атаклы композитор. Тукай маршының авторы. ( З.Яруллин)

2 нче сорау – әдәбият өлкәсеннән. Татарларның милли бәйрәме.(Сабантуй)

3 нче сорау – табигать буенча. Бездә кышлаучы кошлар.(чыпчык, саескан, ала карга.....)

4 нче сорау – әдәбият буенча. Мамадыш районында туып үскән язучы-шагыйрь.(Ш. Маннур)

5 нче сорау-тарихка кагыла. Безнең районда яшәүче милләтләр.(татар, рус, мари, удмурт)

6 нчы сорау. Татар халык ашлары. (өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк,пәрәмәч)

7 нче сорау- табигатькә кагыла. Безнең якта үсүче дару үләннәре.(мәтрүшкә, үги-ана яфрагы, бака яфрагы һ.б.)

8 нче сорау – әдәбият. Рус халкының дини бәйрәме. (Раштуа)

9 нчы сорау – әдәбият. Безнең татар теле дәреслегендәге уңай герой.(Шәвәли)

10 нчы сорау – тарих буенча. Безнең шәһәрдә нинди һәйкәлләр бар? (Ш. Маннур, Ф.Яруллин, Изге Ана, Геройлар аллеясы, Репрессия корбаннары, Ленин һәйкәлләре)

Алып баручы: Булдырдыгыз. Барлык өлкәдә дә үзегезнең яхшы белемнәрегезне күрсәттегез. Хәзер сүз хөкемдарларга.

Алып баручы: Без алга барабыз һәм икенче турга аяк басабыз.Ул- таныш шәхесләр дип атала. Тактада шагыйрьләрнең портретлары эленгән, ләкин сез аларның 1\4 өлешен генә күрәсез. Исем-фамилияләрен атагыз. (Ф.Яруллин,Г.Вәлиев, Ш. Маннур)

Алып баручы: хөкемдарлар сезне нәтиҗәләр белән таныштырды. Алдагы турыбыз өй эше – милли бәйрәмнәр дип атала. 1 нче төркем-Сабантуй бәйрәме турында сөйли , ә 2 нче төркем – Раштуа бәйрәме турында сөйли.

Алып баручы: Алдагы турга мин төркем җитәкчеләрен, ягъни капитаннарны чакырам.Сорауларга кем тизрәк дөрес җавап бирә, шул җиңүче.

Киттек!

  1. Г.Тукай сүзләренә язылган җыр? (Туган тел)

  2. Татарстан гербына нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы барс)

  3. Мамадыш гербына нәрсә сурәтләнгән? (башак һәм урак)

  4. Казан шәһәрендәге тарихи урыннар? (Кремль, Сөембикә,,,)

  5. Татарларның милли баш киемнәре? (түбәтәй, калфак)

  6. Мәкальнең ахырын әйт.

Кем эшләми....(шул ашамый)

Иң татлы тел....(туган тел)

Телләр белгән-...(илләр белгән)

Күп укыган...(күп белер)

Алып баручы: Булдырдыгыз! Барыгызга да уенда катнашуыгвз өчен рәхмәт. Хөкемдарлар нәтиҗәләр белән таныштырыр.

Шулай итеп, Тамчы шоу уены тәмам. Туган якны яратыгыз, аның табигатен саклагыз, ә күренекле шәхесләрен беркайчан да онытмагыз.





















hello_html_ee1ba7.png

Фазлыева Гөлнара


Бардыр бер авыл...

Г.Тукай әсәрләренә сәяхәт

Максат: Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы, әсәрләре белән таныштыру. Шигырьләрендәге тәрбияви моментларны кулланып, укучыларда хезмәт сөю, шәфкатьлелек, тырышлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Рус группасында укучы балаларда татар теленә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Әзерлек эше: “Тукай әкиятләре – минем рәсемдә” конкурсында катнашкан укучыларның эшләре күргәзмәсе, Тукай китапларыннан күргәзмә, “Тукай тормышы” презентациясе

1 нче күренеш.

Ачык тәрәзә янында бер бала дәрес әзерләп утыра. Читтәрәк Кояш, Сандугач, Күбәләк булып киенгән балалар “Бәйрәм бүген” җырына бииләр.

Кояш (малайны тышка чакыра)

И, сабый,әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!

Бала

Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәресем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, бумыйча дәрсем тәмам.

Бәйрәм бүген җырының 2 куплетын башкарыла.


Сандугач

Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт, нинди шәп уйнар заман!

Бала

Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!

Алмагач

Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала

Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам , дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

Бәйрәм бүген” җырының 3 нче куплеты башкарыла. Бала башкалар янына килә.

Бала

Йә кем чакырды мине? Әйдә,кем уйный?

Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!

Кояш, Сандугач һәм Алмагач баланы әйләндереп биләр. Алмагач балага алма бирә.

2 нче күренеш

Болында Күбәләк очып йөри. Бер читтә аны Кыз күзәтә. Кыз аның янына килә һәм кулын кулына ала.

Күбәләк белән Кыз “Бала белән Күбәләк” җырын башкаралар.

3 нче күренеш

Этен ияртеп Малай чыга.

Малай

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай

Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңгайсыз ул.

4 нче күренеш

Читлектәге Сандугач янында Фатыйма утыра.

Фатыйма

Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың,

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә ник шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

Һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул , ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

Фатыйма

Йә,алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Фатыйма читлекне ача һәм Сандугачны чыгара.

Барлык катнашучылар бергә чыгып басалар һәм “Туган тел” җырын башкаралар.




















hello_html_ee1ba7.png


hello_html_749db831.jpg










IV БҮЛЕК



Халкың өчен хезмәт итеп яшәп,

Эз калдырып китү - изгелек.

Йолдыз булып балкый зыялылар

Гыйлем яктылыгы – мәңгелек...









Рафикова Зилә

Мамадыш шәһәренең 3нче номерлы урта гомуми

белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы


Патриотик тәрбияне халык авыз иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә акылы, сәнгатькә сәләте тудыра.

Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирәүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирәнтен фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләр, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять. Дастан, легендалары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны-милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүдә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара.

Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга патриотик тәрбия бирү чарасы белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы буларак та хезмәт итә.

Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында без халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, хәтта аларда катнашкан тарихи шәхесләр турында да белемнәр алабыз.

Гасырлар дәвамындахалык авыз иҗатында төрле жанрлар формалашкан: әкият, мәкаль һәм риваятьләр, дастаннар һәм мөнәҗәтләр,бәетләр, санамыш, тел көрмәкләндергәч, сынамыш уеннары һәм башкалар.

Бала халык авыз иҗаты әсәрләре белән беренче тапкыр бәби чагында, бишектә ятканда ук очраша.

Әлли-бәлли итәр бу,

Үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен.

Ил сакларга китәр бу.

Һәр халыкның үзенә генә хас көйгә салынган такмаклары була. Алар төрле кызыклы вакыйгаларга багышлап, халык тарафыннан языла.

Әтәч менгән киртәгә,

Кикрикүк итәргә;

Әтәчкә дә хәбәр килгән,

Армиягә китәргә.

Балалар бакчасыннан ук ишеткән халык авыз иҗаты әсәрләре: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр мәктәпкә килгәч тагы да тирәнтен өйрәнелә,

Туган як белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү чарасы булып торалар. Чөнки халык авыз иҗаты халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге тапкыр матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә.

Табигать ул-әти-әнинең ишек алды да. Бөтен дөнья, космик пространство да. Туган як- бик киң мәгьнәле төшенчә. Бу-без туган авыл, шәһәр,беренче тапкыр коенган инеш-елга, беренче мәртәбә авыз иткән чишмә суы, челтерәп аккан чишмәгә илтүче сукмак, агачлар, чәчәкләр үсә торган, кошлар сайрый

Торган урман, таулар, кояш.

Хәтта туган илнең күктәге йолдызлары да-туганнар. Аларның исемнәре дә халык белән кушылган: “Җидегән йолдыз”, “Киез каз юлы”. Йолдызларның үзләренә, яктыртуына, төсенә карап туган өйгә юл табалар.

Патриотик тәрбия чарасы булып балаларны халык традицияләренә

һәм йолаларны җәлеп итү дә тора. Кечкенә чактан ук сабый милли бәйрәмнәрне, традицияләрне гореф-гадәтләрне, йолаларны, ритуалларны аңына сеңдерә. “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Карга боткасы” кебек онытыла барган йолаларыбызның кире кайтуы, “Нәүрүз”, “Сабан туе”, “Сөмбелә” бәйрәмнәренең татарлар яшәгән төбәкләрдә елдан-ел югары дәрәҗәдә уздырылуы куанычлы күренеш. Бәйрәмнәрдә булган эмоциональ уңай мөнәсәбәт аның күңелендә озак саклана, туган илгә, җиргә, халыкка бирелгәнлек тәрбияләнә. Әбу чын патриотизмның төп үзенчәлеге.

Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче мәкальләр искиткеч күп татар халык авыз иҗатында. Шуларның берничәсен сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.

Ватан барыннан да газиз.

Ватаны юк-җыры юк сандугач.

Ил төкерсә- күл булыр, төкермәсә-чүл булыр.

Ил эче-алтын бишек.

Илгә таянган Идел кичәр.

Илен белмәгән- игелексез, халкын белмәгән- холыксыз.

Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

Ватан өчен җан фида.

Ватан барыннан да газиз.

Читне макта-илеңдә тор.

Тагын бер үзенчәлекле жанрга тукталмыйча мөмкин түгел, ул да булса-бәетләр. Балаларын, якыннарын, ирләрен, әтиләрен югалтучыларның ачы күз яшьләре белән язылган алар. Бәет язу өчен шагыйрь булу кирәкми, минемчә. Ачы сагыш утында янучыларга, илһам үзе киләдер ул. Бәетләрне өйрәнеп, мин шундый фикергә килдем. Сезгә тәкъдим итәсе өзек хәрби хезмәттә туганын югалткан ападан язып алынды.


Чик буенда торган чакта,

Башларымны имәдем.

Нишләптер дошманнарның

Килгәннәрен сизмәдем.

Чик буенда торган чакта,

Чыкты минем җаннарым

Шул җирләрдә агып калды

Минем газиз каннарым.

Солдат булып алгачтын,

Каеш будым билемә.

Хезмәт срогын тутырып,

Кайталмадым өемә. (бәет кыскартылып бирелде)

Туган илләрен саклап, гомерләрен дә кызганмаган батыр егетләребезгә булган рәхмәт сүзләрен , ни кызганыч бәетләр язып та, шигырь чыгарып та әйтеп бетереп булмый. Аларның батырлыгы алдында без баш иябез.

Әхлак тәрбиясенең әһәмиятле бурычы- Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Бу бурычны торышка ашыру бик катлаулы, аның катлаулыгы балаларның яшь үзенчәлекләре белән бәйле. Шуны истә тотарга кирәк: бала әхлакый сыйфатлар башлангычын мәктәпкәчә яшьтә ала. Ә мәктәптә тирәнәйтә, ныгыта. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә укучы әсәрләрнең мәгънәсенә төшенеп, үзенә кирәкле сыйфатларны сеңдерә. Туган илгә – Ватанга мәхәббәтнең нигезе дә, нәкъ менә әдәби образлар үрнәгендә салына дип уйлыйм мин. 7 нче сыйныфның татар әдәбияты дәреслегендә бирелгән Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән китерелгән өзек моның ачык дәлиле.

Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Өмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, туганнарым миннән сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төер тыгыла. Мин төерне йота-йота җавап язам:

Телеграм баганасы- олы юлга маяк ул,

Сагынасыңмы дип сорыйсыз – сагынмаган кая ул!

Димәк, туган илгә булган мәхәббәтне бернәрсә белән дә алыштырып булмый!



hello_html_ee1ba7.png


Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-406763

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG