Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар телем - иркә гөлем

Татар телем - иркә гөлем

Скачать материал

 

 

21енче февраль –халыкара туган тел көне.

Татар телем – иркә гөлем.

(Әдәби- музыкаль кичә)

Максаты: үз телебезнең туган көнен истә тотып һəм туган телебездәге шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү, татар теленә карата кызыксыну хөрмәт тәрбияләү һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Кичə барасы зал бәһрәмчә бизәлгән, Сәхнә артында бер бала түбәндәге юлларны укый,ул презентациядә күрсәтелеп барыла,  залда ут сүнгән, салмак кына”Туган тел”  көе уйный.

Кеше тормышы гаҗәеп кызыклы да, сагышлы да юл... Көн туа да, төн җитә... гомер үтә... Ә ул шушы арада күпме эшләр башкара, аны әйләндереп алган кешеләр белән төрле телләрдә аралаша, уртак тел таба, кеше күңелен юата, ә кайчак рәнҗетә, гафу үтенә, хисләрен теле ярдәмендә дәфтәр битенә төшерә.....Ә безнең телебез нинди соң.....?Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган, Каюм Насырыйлар, Тукайлар нигез салган горур татар теле.

1 балаТуган җирең Идел буе,

Һәр җирнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 бала. Ал алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

3 бала. Ассалар да киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

1 алып баручы.Төрмәләргә дә яптылар,

Җәлил белән бергә сине,

Төрмәләрдә дә килмешәк,   

Булмадың син татар теле.

2 алып баручы. Зинданнарны ярып чыктын,

Ялкынланып чыктың кире

Хәттә фашист тегермәне,        

Тарта алмады анда сине,

Әй, син батыр татар теле.

1 алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар!   hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

 синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

 оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

 матур итеп туган телеңдә!

2 алып. баручы. Әйе, Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал-үзара аралашу-аңлашу коралы ул. Һәркайсыгыз беләдер 21 енче февраль – туган тел көне. Әбезнең телебез - ТАТАР ТЕЛЕ.

1 алып баручы. Ә каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?

2 алып баручы. 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан,  21 февраль - бөтендөнья туган тел көне  буларак билгеләп  үтелә башлый.

               Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ”Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.

Буген без сезнең белән шушы матур аланыбызда туган тел бәйрәмен үткәрербез. Ә бәйрәмнәр җыр, шигырь уку, күңел ачу белән үтә. Без дэ бүгенге бәйрәмебезне шулай күңелле итик.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.            

Туган җирем, туган телем

Мин бит синнән үрнәк алам.. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз татар теле!

1 алып баручы. Бездә бүген бәйрәмнәрнең,

 Иң кызыгы, хислесе.

 Юктыр бәйрәмнәрнең бүтән,

Нәкъ безнеке төслесе.

 Хисләрдән ташкан җаннарны,

Тыңлагыз сез таң калып.

 Дәррәү килеп кул чапсыннар,

 Соклансын барча халык.

Сүзне укучыларга  бирәбез.

2 алып баручы. Аккошларга тиңдер синең

Хәрәкәт адымнарың.

 Җил туздыра акрын гына

   Чәчеңнең толымнарын.

Син тыпыродап биегәндә

Сихри бер нур тарала.

Бие әйдә....(биюче кызның исеме әйтелә),

 Сагышланган күңелләрне

   Терелт әле давала.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

  Тыпырдап биеп китәм.

  Әй, син горур татар кызы!

    Кем бар соң сидәй бүтән.     (Татар халык биюе).

 (Шигырь сөйләү дәвам итә).

1 алып баручы.   Җырлап иген иккән халкым

  Җырлап икмәк пешергән.

   Җырсыз-моңсыз дип көлгәннәр

    Җырламаган кешедән.

Моңлылар да бик күп бездә,

 Барысын булдырабыз.

  Кирәк икән без сезне дә

  Җырлап таң калдырабыз.(Татар халык җыры башкарыла)

2 алып. баручы.    Туган тел ул .Бездән соң да

 Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә,

Дәшәр өчен туган тел.

( Шигырь сөйләү дәвам итә).

Дөньяда иң матур ил –

Ул минем туган илем,

Дөньяда иң матур тел –

Ул минем туган теле.

1 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар  безнең туган тел бәйрәмебез ахырына якынлаша. Үз телебезне онытмаыйк, горыф-гадәтләребезне саклыйк, мәдәниятыбызны яратыйк. Саубулыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар телем - иркә гөлем"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по продажам

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 839 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.11.2016 1226
    • DOCX 23.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Агъзамова Алиса Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Агъзамова Алиса Хабировна
    Агъзамова Алиса Хабировна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7228
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой