Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле

Татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле


Л.Р. Насипова беренче категорияле укытучы

Казан шәһәре Совет районы ГБМБУ “90нчы гимназия”


Уен- ул бала эшчәнлегенең,тормышның аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк.  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

Дидактик уеннар 3 төргә бүленәләр:

- предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар.

- өстәл уеннары.

- сүзле уеннар.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында укучы предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша.

 Өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук укучы күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.Бу уеннарга “Очты-очты уены, ”Күрсәт әле үскәнем”, “Җавабын тап”уеннары керә.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Иң беренче чиратта аралашу өчен укучыларда татар теленең сүзлек байлыгы булырга тиеш. Беренче сыйныфтан башлап балалар “ Мәктәп”, “Җиләк-җимеш”, “Уенчыклар” һ.б. бик күп темаларга караган сүзләр өйрәнә башлыйлар. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен бу дәресләрне уен формасында алып бару бик отышлы була .

Мин башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәткәндә һәрвакыт уеннар кулланып өйрәтергә тырышам, чөнки балалар сүзләрне тизрәк истә калдыралар,кызыксынып өйрәнәләр. Бигрәктә йорт хайваннары, кыргый хайван исемнәрен өйрәнгәндә уеннар отышлы. Укучылар фигыль темасын өйрәнгәндә “Командир” уенын уйнатырга була. Укучы такта алдына чыга һәм төрле хәрәкәтләр күрсәтә. Укытучы балалардан : Артур нишли ?-дип сорый. Балалар: Артур сикерә,йөгерә,йөзә дип җавап бирәләр.  Дәресләрне уен рәвешендә уздыру балаларның татар теленә булган кызыксынуны икеләтә арта . Уеннар балаларда дәресләргә теләп килү теләген арттыра. Дәресләрдә “Кибет”, “Тылсымлы кәрзин”, “Яшелчәләр бәйрәме”, “Шакмак”, “Чылбыр” уеннарын куллану да уңай нәтиҗәгә китерә. Шулай ук ныгыту,кабатлау дәресләрендә укучының игътибарлыгын үстерү максатыннан уеннар куллану бик яхшы уңыш китерә.

Әсәрнең әдәби формасын,эчтәлеген тикшерүгә багышланган дәресләрдә дә дидактик уеннар үзен аклый. Бу очракта укучылартәнкыйтьче,

хәбәрче,редактор,корректор,рәссам,күзәтүче,комментатор һ.б. рольләрне башкара алалар. Андый дәресләрдәге дидактик уеннарның максаты-әсәрдәге сүрәтләү чараларының идеяларын,эчтәлеген тулырак ачудагы ролен аңлауда укучыларга ярдәм итә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар телен өйрәткәндә татар теленең үзенчәлекләренә төшендерү өчен дәрестә дидактик уеннар куллану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларның фикерләү сәләте дә, үзләштерү дәрәҗәсе үсә.


Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров533
Номер материала ДВ-286455
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх