Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларына 2012 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе

Татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларына 2012 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе

Скачать материал

Татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларына 2012 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе

Эш үтәү өчен күрсәтмә

 

Татар телендә төп гомуми белем мәктәпләрнең укучыларына 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен татар теленнән үткәрелә торган имтихан өчен 4 сәгать (240 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 бүлектән тора.

Беренче бүлек 1 биремнән тора (С1). Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Ул аерым биттә эшләнә.

Икенче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. А1-А7 биремнәрендә тәкъдим ителгән 4 варианттан бер дөрес җавапны сайлап, имтихан эшендә түгәрәк тамгасы белән билгеләргә кирәк. Ялгышкан очракта, аны сызып яки плюс (+) тамгасы белән күрсәтеп, дөрес җавапны түгәрәкләп билгеләгез.

В1-В9 биремнәренә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Әлеге бирәмнәргә җаваплар имтихан эшенең күрсәтелгән урыннарына сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языла. Ялгышкан очракта, аны пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга кирәк.

Өченче бүлектә укучылар, 2 нче бүлектәге эшләрне үтәү өчен укыган текст буенча С2 биремен җавап бланкына язалар. Бу эш укучылардан ныклап уйлауны, үз фикереңне дәлилләп, эзлекле итеп яза белүне таләп итә.

Имтиханда орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар имтихан эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.

Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

 

Сезгә уңышлар телибез!



I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1   Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәмА1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.___________________________

Таңнар кайда да матурдыр...

I)         Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән
танышып үтте. 2)Аларның авылында зур су юк.
З) Электән суны көрәкләр
белән буалар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. 4) Эссе көнне су җылы була,
кояшны аз гына болыт капласа суына. 5) Җәй бик коры килгәндә, ул су кибә.
6)Шуңа күрә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп
йөри.

7) Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. 8) Ул кеше моның сәбәбен белми, әмма Гыйззәтуллин бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. 9) Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. 10) Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң.

11)  Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа
бәйле. 12) Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.
13) Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма
хөр тормышны ярата. 14) Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы һәм
гайбәтчән була.

15) Чишмәле, инешле авылның да эш ярыйсы. 16) Болар эштә бик актив, боларның каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. 17) Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. 18) Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң, йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. 19) Күңеле гел шуны җырлый. 20) Моның сәбәбе - аларның авылы урманга якын. 21) Ике чакрым үтсәң, урман. 22) Чишмә буенда уйнап үскән кешенең яшьлеге урман белән бәйле. (Мөхәммәт Мәһдиевтән)

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев - (1930-1995) Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты; "Фронтовиклар"романы, "Без - кырык беренче ел балалары ", "Кеше китә -җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары, "Ачы тәҗрибә" (1 нче китап) истәлекләр китабы һ.б. әсәрләр авторы.

 

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен  –  дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.

А1   Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:

1)   эссе;

2)   көнне;

3)   җылы;

4)   капласа.

А2   Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1)   халыкның;

2)   табигате;

3)   кипкәч;

4)   инеш.

АЗ  Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1)   бик;                   2) кибә;  3)  килгән;   4)   коры.

А4   Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

1)   Гыйззәтуллин җырлый.

2)   Күңеле җырлый.

3)   Бала җырлый.

4)   Халык җырлый.

А5   Синонимнар рәтен билгеләгез.

1)    эссе, зур;                           2) эссе, салкын;

     3) эссе, кызу;                       4 ) эссе, коры.

А6   Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча  белән ясалган фигыльне күрсәтегез.

Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана.

1)    кипкәч;

2)    табигате;

3)    бозыла;

4)    холыксызлана.

A7   Вакыт рәвеше кергән җөмләне билгеләгез.

1) Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле.

2)    Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.

3)    Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата.

4)    Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән була.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1. 2-3 нче җөмләләрдән иялек килешендәге алмашлыкны табып языгыз.

В2. 14 нче җөмләдәге кереш сүз янына нинди тыныш билгесе куелган?

 

ВЗ.   Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 16 нчы җөмләдәге кайсы сүзне  яңа, нык синонимнары белән алыштырып була?

 

В4. 5-7 нче җөмләләрнең кайсысында дүрт хәл фигыль бар?

В5   15-17 нче җөмләләрнең кайсысы теркәгечсез тезмә кушма җөмлә?

 

В6   3-5 нче җөмләләрнең кайсысы синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә?

 

В7   22 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

 

В8. Бирелгән  җөмләдәге  тиңдәш  ияләр  арасына   куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Электән суны көрәкләр белән бушаталар да,(1) бала-чага,(2) каз-үрдәк шунда ята.(3)

 

В9   7-9нчы  җөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе күзәтелә?.

 

III бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза
башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 

С2   "Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң, йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. Күңеле гел шуны җырлый" дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Күңеле гел җырлап торган кеше нинди була? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Татар телендә төп гомуми белем мәктәпләрнең укучыларына 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен татар теленнән үткәрелә торган имтихан өчен 4 сәгать (240 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 бүлектән тора.

Беренче бүлек 1 биремнән тора (С1). Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Ул аерым биттә эшләнә.

Икенче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. А1-А7 биремнәрендә тәкъдим ителгән 4 варианттан бер дөрес җавапны сайлап, имтихан эшендә түгәрәк тамгасы белән билгеләргә кирәк. Ялгышкан очракта, аны сызып яки плюс (+) тамгасы белән күрсәтеп, дөрес җавапны түгәрәкләп билгеләгез.

В1-В9 биремнәренә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Әлеге бирәмнәргә җаваплар имтихан эшенең күрсәтелгән урыннарына сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языла. Ялгышкан очракта, аны пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга кирәк.

Өченче бүлектә укучылар, 2 нче бүлектәге эшләрне үтәү өчен укыган текст буенча С2 биремен җавап бланкына язалар. Бу эш укучылардан ныклап уйлауны, үз фикереңне дәлилләп, эзлекле итеп яза белүне таләп итә.

Имтиханда орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар имтихан эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.

Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 890 527 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.06.2018 322
    • DOC 54.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 550500
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой