Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар телендә мәктәп газетасы проекты MICROSOFT PUBLISHER ПРОГРАММАСЫНДА ГИМНАЗИЯ ГАЗЕТАСЫ ЧЫГАРУ АША МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРГӘ ИРЕШҮ

Татар телендә мәктәп газетасы проекты MICROSOFT PUBLISHER ПРОГРАММАСЫНДА ГИМНАЗИЯ ГАЗЕТАСЫ ЧЫГАРУ АША МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРГӘ ИРЕШҮ



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МӨСЛИМ ГИМНАЗИЯСЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ











MICROSOFT PUBLISHER

ПРОГРАММАСЫНДА ГИМНАЗИЯ ГАЗЕТАСЫ ЧЫГАРУ АША

МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРГӘ ИРЕШҮ







ИҖАДИ-МӘГЪЛҮМАТИ ПРОЕКТ









Проект авторлары: югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы

беренче категорияле информатика укытучысы

Кадирова Азилә Рамил кызы









Мөслим





КЕРЕШ ӨЛЕШ.


ПРОБЛЕМА. ФГОС мәктәп алдына укучыларны тормышка яраклашкан шәхесләр итеп тәрбияләү бурычын куя. Һәр фән буенча метапредмет нәтиҗәләргә ирешү өчен, алган белемнәрне тормышта куллана белү бурычын күздә тотып эшләргә кирәк. Бүгенге көндә татар телендә мәгълүмат чараларында үз вакытында мәктәп хәбәрләрен яктыртучы, укучылар белән элемтә булдыручы орган кирәклеге мәсьәләсе алга килеп басты. Иҗат итүче укучыларның үз мәйданын булдыру турында күп фикерләр ишетергә туры килә. Дәрес кысаларында мондый эш төрләрен башкарырга мөмкинлек юк. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештырганда, компьютер мөмкинлекләреннән файдаланып, гимназиянең үз газетасын булдыру турында карар кабул ителде.

ПРОЕКТНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ. Информацион һәм коммуникатив технологияләр кешенең тормышка карашын формалаштыруда, зәвыгын тәрбияләүдә, стилен формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Мәктәптә укытыла торган барлык фәннәр ИКТ ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәктәп газетасы проекты да информатика белән бәйләнештә карала, чөнки газета материалларын бастыру өчен, күптөрле яңа программаларны белергә, текст редакторы, график редактор белән, цифрлы техника белән эш йөртергә туры киләчәк. Оформление, дизайн, текстны редакцияләү, фотоматериаллар урнаштыру буенча практик эш оештыру кирәк. Газета чыгару өстендә эшләгәндә финанс бүленешен өйрәнү дә күздә тотыла. Татар журналистикасын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кадрлар белән тулыландыру ягыннан караганда да, укучыларны мондый төр проектларга җәлеп итү отышлы дип санала.

Гимназия газетасын чыгару кирәклеген укучыларны сораштыру анкаетасы нәтиҗәләре дә күрсәтә. “Гимназиянең үз газетасын булдыру зарурмы?” дигән сорауга 7-11 нче сыйныф укучыларыннан җавап алынды.



hello_html_m5ac17aaa.png

а) уңай җавап – 89%
б) тискәре җавап – 4%
в) җавап бирергә авырыксынучы укучылар – 7%

Сораштыру күрсәткәнчә, укучылар үзләре дә бу төр эшчәнлек белән кызыксына.

МАКСАТ: укучыларның төрле өлкәләрдә мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатыннан, “ТЫЛСЫМ+” гимназия газетасын гамәлгә кую.

ПРАКТИК БУРЫЧЛАР:

1. Шәхес үсешенә йогынты ясау. Төрле өлкәләрдә укучыларның сәләтен үстерү мөмкинлеге тудыру: оештыручы, редактор, журналист, корректор, дизайнер, фотограф һ.б. буларак сынап карау.

2. Актив һәм иҗатка сәләтле укучыларга үз-үзләрен сынау өчен мәйданчык булдыру, проекттта катнашучы укучыларда информацион һәм коммуникатив культура тәрбияләү.

3. Журналист белгечлеге серләренә төшенү.

4. Газетаның үз укучылары даирәсен булдыру: укучы, укытучылар, ата-аналар, студентлар (гимназияне тәмамлаган укучылар), җәмәгатьчелек.

5. Алга таба белем алу юнәлеше бирү, һөнәр алу юлларын сайлауда карар кабул итәргә әзерләнү.

ПРОГРАММАНЫ ГАМӘЛГӘ КУЮЧЫ: “Мөслим гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

ГИМНАЗИЯ ҖИТӘКЧЕСЕ: Азат Фәрит улы Мирзаянов

РЕДАКТОР: Эльмира Васил кызы Тимергалиева

ТЕХНИК РЕДАКТОР: Азилә Рамил кызы Кадирова

ПРОЕКТТА КАТНАШУЧЫЛАР: 7-11 нче сыйныф укучылары.

ПРОЕКТНЫ БАШКАРҮ СРОГЫ: озак вакытлы проект.

КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР:

1. Айга бер тапкыр системалы рәвештә гимназия газетасын гамәлгә кую.

2. Төрле текст редакторы, график редактор белән, цифрлы техника белән эш йөртә белгән, күптөрле яңа программаларны үзләштергән, мәгълүмат белән эшли белүче, газетага мәкалә, репортаж, интервью язу мөмкинлекләренә ия булган актив, сәләтле укучылардан команда туплану.

3. Һәркемнең үз эшен канәгатьлек хисе белән башкаруы.

4. Мәгълүмат белән эш барышында белем һәм күнекмәләрнең үсеш динамикасына ирешү, укучыларның үзүсешенә уңай йогынтысы.

ТӨП ӨЛЕШ.

Проект өстендә эш укучыларны командада эшләргә өйрәтә, бер максатка юнәлтә, корпоратив фикерләү сәләтен үстерә. Болардан тыш, проектта катнашучы укучылар иҗат белән шөгыльләнә. Дәресләрдә алган белемнәрне башка шартларда куллану, материал сайлау, анализлау мөмкинлеге туа. Аралашу әдәбе, журналист этикасы, конфиденциаль мәгълүмат белән эш йөртү гамәлләрен үзләштерәләр. Гомумән, шәхеснең үзүсешенә йогынты ясарлык шартлар тудырыла. Проектны тормышка ашыру өчен, теоретик белемнәр тупланмасы бирелә, белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек тудырыла. Шуның белән проект эшенең кыйммәте зур.

Проектны башкару этаплары:

1. Әзерлек этабы

2. Теоретик этап

3. Проект башкару этабы

4. Йомгаклау этабы.

ПРОЕКТ БАШКАРУ МЕХАНИЗМЫ: Проект гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, укучыларның иҗат төркеме көче белән тормышка ашырыла. Пресс-группа оеша. Анда эш бүленеше ирекле, теләк һәм мөмкинлекләрдән чыгып башкарыла. Газетаның һәр саны тематик яктан уйланыла, даими рубрикалар булдырыла. Аларны төгәл алып бару өчен җавапы укучылар билгеләнә. Иҗади төркемдә корреспондентлар мәгълүмат җыю эше белән, редакторлар – аны сайлау, материалны эшкәртү, басарга әзерләү белән, верстальщик-текст җыючылар – компьютер полиграфиясе, дизайнерлар макет булдыру, төсләр сайлау юнәлешендә эшли. Корректорлар хаталарны төзәтә, фоторепортерлар кирәкле тематикага фотоматериаллар туплый. Журналистлар оператив хәбәр, реклама, мәкалә, очерк, юлъязма, репортаж, интервью жанрында төрле сәхифәләргә материаллар әзерли. Бер үк укучы үзен проектның төрле өлкәләрендә сынап карарга хаклы.

ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ ПЛАНЫ.

Этаплар

Срок

Мероприятие, формасы

Нәтиҗәсе

Әзерлек этабы


7-11 сыйныф укучыларыннан “Гимназиянең үз газетасын булдыру зарурмы?” дигән сорауга анкета алу. Проект темасына кагылган әдәбият белән танышу.

Гимназия өчен актуаль проблемалар ачыкланды.

Иҗади команда туплау


Төркемнәрдә эш, собеседование, эшлекле уен, эш үзенчәлекләре белән танышу.

7-11 нче сыйныф укучыларыннан иҗади төркемнәр оешты, газетаның концепциясе, нигезләмәсе эшләнде, проектта катнашучыларның функцияләре билгеләнде.

Газета стилен сайлау


Төркемнәрдә эш оештыру, махсус әдәбият белән танышу, Интернет-чыганаклар белән эшләү.

Газетаның исеме, эчтәлеге, форматы, чыгару сроклары билгеләнде, даими рубрикалар, тематика сайланды.

Пресс-үзәкнең эш планын кабул итү


MS Publisher, Adobe PageMaker, Adobe Photoshop, MS Word, MS PowerPoint, MS Excel, MS Paint, AABBYY Fine Reader программалары белән практик эш оештыру. Компьютер техникасы, цифрлы фотоаппарат, сканер белән эш итә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Пресс-үзәкнең эш планы кабул ителде, теләк, сәләт, мөмкинлекләрдән чыгып, һәр сан өчен җаваплы укучылар билгеләнде.

Газета нәшер итүнең схемасын билгеләү.


Һәр санның тематикасын, сәхифәләрен планлаштыру, материалларны гомуми идеягә берләштерү, эшчәнлекне төп максатка яраклы итү юнәлешендә эш оештыру.


Даими рубрикаларга исемнәр уйлап табылды, кызыклы тематика, сәләтле укучылар, алдынгы укытучылар белән таныштыру мөмкинлеге уйланды.

Газетаны нәшер итү өстендә практик эш (шул тәртиптә ай саен)


мәгълүмат җыю, материалны эшкәртү, басарга әзерләү, MS Word программасында җыю, MS Publisher программасында заманча дизайн, макет сайлау, материалларны урнаштыру, корректировка, газетаны нәшер итү.

Газетаны гамәлгә кую

Һәр номерны презентацияләү


Гимназия сайтына һәр яңа номерны урнаштырып бару, мәгариф идарәсе, район администрациясе, балалар китапханәсе, Туган як музеена кәгазь һәм электрон вариантларны җибәрү.



КУЛЛАНЫЛГАН ТЕХНИК ҖИҺАЗЛАР ҺӘМ ЧАРАЛАР: компьютер, фотоаппарат, сканер, принтер, Интернет.

ГАЗЕТАНЫҢ ДАИМИ СӘХИФӘЛӘРЕ: “Гимназия сулышы” (хәбәрләр, үткән чаралардан оператив фоторепортажлар), “Гимназия хроникасы” (саннар, фактлар), “Могҗизалы өчлек” (сәләтле укучылар, алдынгы укытучылар), “Талантлы якташларыма күңелемдә һәйкәл куям”, “Иҗади сәхифә”, “ФПК”, “Кызыклы сәхифә”

ФИНАНС ҺӘМ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШ.

Компьютеры. Принтер. Сканер. Цифрлы фотоаппарат. WEB – камера. Интернет. Гимназия сайты. Программалар: MS Publisher, Adobe PageMaker, Adobe Photoshop, MS Word, MS PowerPoint, MS Excel, MS Paint, AABBYY Fine Reader.

СМЕТА

Черный картридж

Цветной картридж



6

4



600 руб.

700 руб.



3600 руб.

2800 руб.

4

Папка с файлами

4

25 руб.

100 руб.

5

Файлы

50

1 руб.

50 руб.

ИТОГО:

7450 руб.


ЙОМГАКЛАУ.

MICROSOFT PUBLISHER ПРОГРАММАСЫНДА ГИМНАЗИЯ ГАЗЕТАСЫ ЧЫГАРУ АША МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРГӘ ИРЕШҮ” исеме астында тормышка ашырылган иҗади-мәгълүмати проект - укучыларны шәхес буларак үсешкә алып бара торган күләмле проект. Проектта катнашучы укучылар иҗат белән шөгыльләнеп калмый, үз иҗат җимешләрен башкаларга тәкъдим итә. Дәресләрдә алган белемнәрне башка шартларда куллану, материал сайлау, анализлау мөмкинлеге зур. Бер тупланган команда булып хезмәт кую укучыларда аралашу әдәбе, журналист этикасы, конфиденциаль мәгълүмат белән эш йөртү гамәлләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Гомумән, шәхеснең үзүсешенә йогынты ясарлык шартлар тудырылды. Проектны тормышка ашыру өчен, теоретик белемнәр тупланмасы бирелде, белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек тудырылды. Өстәмә фәнни-методик әдәбият белән танышу, практикада аларны куллану журналист һөнәренең үзенчәлекләрен тоярга ярдәм итте. Шуның белән проект эшенең кыйммәте зур.

Газета нәшер итү – үтә җаваплы, катлаулы процесс. Бу эшкә алынгансың икән, аны башкарып чыгу өчен проект җитәкчесенә эрудицияле, бу юнәлештә компетентлы булырга, чын күңелдән бирелеп эшләргә, фантазиягә ия булырга кирәк.

ПРОЕКТНЫҢ АЛГА ТАБА ҮСЕШЕ. Газета тиражы чикләнгән булу сәбәпле, аны массакүләм мәгълүмат чарасына әверелдерү теләге уянды. Моның өчен, газетаны Гимназия сайтына урнаштырып бара башладык. Теләгән һәркем гаетаның электрон варианты белән таныша ала. Соңгы биттә электрон почта күрсәтелде. Анда хатлар җибәрү, хәбәрләшү мөмкинлеге бар. “Татарстан Республикасы электрон белем системасы”нда сообщество ачылды. Киләчәктә газетаның онлайн-газета версиясен нәшер итү күздә тотыла.

Библиография:

Босова Л.Л. Курс информатики и ИКТ как точка роста процесса информатизации образования [электронный ресурс]

Громыко Н. В. Надпредмет. Учебное пособие для учащихся старших классов [электронный ресурс]/ Ю.В.Громыко. — М., 2001.

Залогова Л.А. Компьютерная графика. Элективный курс: Практикум [текст]/ Л.А.Залогова. – М.: БИНОМ. Лаборатория знаний, 2007.

О печати: закон РФ.

Интернет-ресурсы:

Метод проектов в обучении языку (Основные виды. Этапы работы. Примеры проектов). http://filolingvia.com/publ/454-1-0-4260

Селевко,Г.К. Современные образовательные технологии: Учебное пособие. [электронный ресурс]// http://www.pedlib.ru/Books/1/0474 3.Что такое журналистика? (определение). http://luboznaiki.ru/opredelenie/zhurnalistika.html











































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 11.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров5
Номер материала ДБ-341397
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх