Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Татар телендә җөмлә кисәкләренең Аерымлану мәсьәләсе

Татар телендә җөмлә кисәкләренең Аерымлану мәсьәләсе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

1 бүлек Татар телендә җөмлә кисәкләренең аерымлану мәсьәләсен өйрәнү тарихы



Татар тел белемендә аерымлану мәсьәләләре

Синтаксик берәмлек һәм төзелмәләрнең аерымлану күренеше татар тел белемендә соңгы елларда гына барлыкка килгән грамматик – стилистик факт түгел. Аның инде гасыр башыннан хәзергәчә сузылган үсеш, үзгәреш тарихы бар. Шактый озын да, катлаулы да һәм күп борылмалы да ул. Татар теле грамматикасын да аның башлангыч яралгылары Октябрь революциясе башы елларында ук шытым бирә, ә татар тел белемендә синтаксик берәмлек һәм төзелмәләрнең аерымлануы мәсьәләсе 30 нчы еллар башында гына телгә алына. Мөстәкыйль грамматик тема буларак, ул гомуми белем мәктәпләре программаларына һәм шулар нигезендә тел дәреслекләренә беренче мәртәбә 1934 нче елда кертелә.

Соңрак, 30-40 нчы еллар эчендә, бу тема педагогия техникумнары һәм югары уку йортларының татар теле курсы программаларында да үзенә тиешле урын били. Шул еллардан бирле бу тема хәзерге көнебезгәчә синтаксис дәреслегенең бик күп басмаларында даими урын алып килә, төрле чорларга хас төрле аспектларда төрлечә бәян ителеп, үсеш, үзгәреш чорын кичерүдә дәвам итә.

Алда әйтелгәнчә, 1934 нче ел аерымлану темасының татар теле грамматикасында беренче башлап урын алу вакыты дип карала. Бу – әлбәттә, аның рәсмиләшү датасы гына.

Асылда исә татар теленең әһәмиятле бер күренеше, борын – борыннан яшәп килгән актив тел факты буларак, бу аерымлану күренеше татар теле грамматикасында бүгенгедән күп еллар элек үк чагылыш тапкан. 1919 нчы елгы “Ана теле нәхүе” исемле дәреслектә башлангыч яралгы рәвешендә урын биләгән. Ул чагында әле дәреслектә бу синтаксик берәмлек. Хәзерге мәгънәдәге мөстәкыйль бер күренеш дип каралмый, аерым бер синтаксик төзелмә дип тә тәкъдим ителми. Авторлар аны кушма җөмләнең иярчен өлеше дип кенә таныганнар.

Дәреслектәге иярчен җөмлә исеме белән йөртелгән төзелмәләр, әлбәттә, иярчен җөмлә түгелләр. Әмма алар җәмлә составында үзләренә хас интонация һәм пауза белән укылалар, аерым синтагма тәшкил итәләр, синтаксик төзелеш үзенчәлеге буенча җөмлә уртасында урын биләп, язуда өтер белән аерып күрсәтеләләр. Аларның һәрберсе процесс белдерә торган сүзләр белән тәкъбир ителгән. Күбесе, үзләренең ияртүче кисәкләреннән ерак урнашып, арадашлы килгән.

Шушы үзенчәлекләре белән алар эчтәлекләре ягыннан да, формалары белән дә хәзерге мәгънәләрендәге аерылмаган хәл кисәкләргә тәңгәл киләләр. Шуңа таянып, моннан ярты гасыр элек үк урын алган бу синтаксик төзелмәләрне бүгенге грамматикабызда канунлашкан билгеләмәләр буенча аерымланган хәл кисәкләр дип таный алабыз.

Татар теле грамматикасында җөмләнең аерымланган кисәкләре һәм аерымланган аныклагычлары исеме белән атап йөтелә торган әйтелмәләр мәсьәләсе 1919 нчы елгы тагын бер әһәмиятле хезмәттә дә карала.

Күренекле галим Җамал Вәли ди бу әйтелмәләрнең бер төркемен (аерымланган аныклагычларны) “тәфсил” дип атый һәм аның эчтәлеген түбәндәгечә аңлата: “Җөмләдә булган бәгъзе бер кисәкләр үзләреннән элек килгән бер кисәкнең нинди булса да бер рәвешен күрсәтергә яки бер ноктасына дикъкатьне җәлеп итәрдәй рәвештә изахка (ачыклауга. – Ш.С.) хезмәт итәләр”, – ди. Аннары аның грамматик төзелешен түбәндәгечә ачыклый: “Тәфсил күп вакытта берничә сүздән җыела һәм үзеннән элек килгән, ягъни изах ителә торган (ачыкпандырыла торган. – Ш.С.) сүздән бөтенләй аерым вә мөстәкыйль бер төзелмә буладыр. Шул рәвешчә, күренекле тел галиме Җамал Вәлиди моннан уннарча еллар элек үк телебезнең үзенчәлекле бер синтаксик төзелмәсенә игътибар иткән, аның эчтәлек һәм форма ягыннан мөстәкыйль булуын күсәткән, “үзенең иярченнәре белән берлектә җөмләнең башка кисәкләреннән шактый аерылып, бер дәрәҗә мөстәкыйльрәк бер һәйәт булуын» исбат иткән. Бу грамматик фактны, тел белеменең соңгы казанышларына таянып, аерымлану күренеше дип танырга, мисалларда күрсәтелгән синтаксик төзелмәләрне хәзерге көн тәгъбире белән җөмләнең аерымланган иярчен кисәкләре һәм аныклагычлары дип санарга тулы нигез бар.

Югарыдагы өзекләр безгә аерымлану фактының татар теле үзенчәлегенә дә хас грамматик закончалыклы күренеш икәнлеген, аерымланган иярчен кисәкләр һәм аныклагычларның уннанрча еллар үк татар теле грамматикасында фәнни нигездә яктыртылган булуын күрсәтәләр.

Димәк, хәзерге чор татар теле грамматикасының органик өлешенә әверелгән бу төзелмәләр тирән тамырлары белән гасыр башына ук барып тоташа икән.

Татар теле грамматикасында аерымлану темасы. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы, мөстәкыйль грамматик тема буларак, гомуми белем мәктәпләре программаларына һәм шулар нигезендә тел дәреслекләренә беренче мәртәбә 30 нчы еллар башында кертелә.

Бу елларда әле җөмлә кисәкләренең аерымлануы мәсьәләсе татар тел белеме өчен күтәрелмәгән чирәм булып тора. Бу күренешне татар теле үзенчәлекләренә, аның грамматик закончалыкларына нигезләп бәян итү турында сүз дә була алмый.

1934 нче елда басылып чыккан бу синтаксис дәреслегендә аерымлану темасы эчтәлеге белән дә, формасы ягыннан да рус теле грамматикасындагы әзер схемалар үрнәгендәге төзелә.

Аерымлану темасы, әнә шулай алынма принципларда төзелгән килеш, уннарча еллар буе мәктәп һәм техникум программаларында һәм дәреслекләрдә урын биләп килә. Темага карата тиешле аңлатма һәм билгеләмәләр дә башка телләргә хас әзер схемалар үрнәгендә генә бирелә.

Мәгълүм булганча, аерымланган синтаксик берәмлек һәм төзелмәләр эчтәлекләре, грамматик формалашулары, функцияләре һәм аерымлану шартлары ягыннан ике төркемгә бүленә. Шуңа күрә бу төркемнәрнең аерымлануы турындагы тарихи мәгълүматны шул чорларга хас атамалар белән, иярчен кисәкләрнең аерымлануы, өстәмә сүзләрнең аерымлануы дип, ике өлешкә бүләргә тиешбез.



Төрле чорларда иярчен кисәкләрнең аерымлануы мәсьәләләре.

Җөмләнең аерымлана торган синтаксик берәмлек һәм төзелмәләре арасында иярчен кисәкләр һәм аларның аерымлануы мәсьәләсе аеруча зур урын тота. Аның татар теле грамматикасында формалашу, үсү, үзгәрү тарихы шактый катлаулы.

Иярчен кисәкләрнең аерымлануы темасы югарыда исеме аталган синтаксис дәреслегенең 1934 нче елгы басмасына беренче мәртәбә урнаштырыла. Бу басмада бары тик хәлнең аерымлануы турында гына сүз бара. Аергыч һәм тәмамлыкның аерымлану я аерымланмавы мәсьәләсе бөтенләй телгә алынмый. 1939, 1940 нчы елгы басмаларында гына аергычның аерымлану мөмкинлеге, моның өчен аның аерылмышыннан соң килергә тиешлеге әйтелә.

Синтаксис дәреслегенең күп санлы басмаларында бирелә килгән ачыкламаларга карап хөкем йөрткәндә, иярчен кисәкләр дә өстәмә сүзләр дә бер үк шартларда аерымланалар булып аңлашыла. Синтаксис дәреслегенең яңа программа буенча үзгәртелеп төзелгән басмаларында да иярчен кисәкләрнең аерымлануы мәсьәләсе, нигездә, шул ук элекке дәреслекләрдәге принципларда һәм билгеле дәрәҗәдә тарайтылган планда бәян ителә: аерымлану факты турындагы билгеләмәләрнең тәкъбирләре генә үзгә.

1972 нче елда синтаксис дәреслегенең яңартылган басмасы чыгарыла. Дәреслектә аерымлану фактының эчтәлеге, формалашуы һәм аерымлану шартлары мәсьәләсе, элекке дәреслекләрдән үзгә буларак, үзгә принципларда карала.

Мондый яңача күзаллауларга мисал итеп, түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин. 1. Аерымлану процессында сөйләмдә синтагматик бүленеш барлыкка килүе һәм аның төзелмәгә берникадәр мәгънә мөстәкыйльлеге бирүе күрсәтелә. 2. Аерымлануның нигез шартлары ачыкландырыла: теге яки бу төзелмәнең аерымлануы өчен, аның, ияртүче кисәктән ерак урнашуы өстенә, ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булырга тиешлеге дә күрсәтелә. 3. Процесс белдерми торган сүзләр белән тәкъбир ителгән иярчен кисәкләрнең аерымлана алмаулары бу дәреслектә махсус параграфта ачыкландырыла: “Ярым хәбәрлек төшенчәсен белдерми торган хәл үзе ачыклап килгән кисәктән ераклашкан булса да аерымланмый", - диелә.

Реаль җирлекле мондый фәнни билгеләмәләрнең бу рәвешчә синтаксис дәреслегенә беренче мәртәбә урнаштырылу фактын бу өлкәдә алга таба зур адым дип санарга кирәк.



Фәнни хезмәтләрдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы темасы.

Берничә ук ел дәвамында тел белеменә карата язылган фәнни хезмәтләрдә һәм методик әдәбиятта иярчен кисәкләрнең аерымлануы турында төрле караш, фикерләр әйтелде. Түбәндә шуларның кайберләренә тукталып үтәбез.

1. Күренекле галим Латыйф Җәләй югарыда исеме аталган хезмәтендә иярчен хәл кисәкнең аерымлануы мәсьәләсенә киң туктала.

Автор аерымланган хәлне шул заманга хас термин белән әйләнмәләр дип атый һәм аның эчтәлеген, функциясен түбәндәгечә ачыклый: “Әйләнмә-туры гына бирелә алырлык уйны икенче бер моментлар аркылы “әйләндереп» чагылдыруга хезмәт итә торган чара ул. Әйләнмәләрнең җөмләдә үтәгән функциясе – андагы төп уйны объективлаштыру – нигезләү", – дип билгели.

Автор төрле җөмләләрдә рәвеш, сәбәп, вакыт, максат, шарт хәлләренең аерымлануы һәм Һәркайсының грамматик төзелешен күрсәтә.

Күренекле галим X. Хисмәтуллинның “Җөмләнең аерымланган кисәкләре» исемле мәкаләсендә җөмләнең ьәр иярчен кисәге дә аерымлана дип карала.

Автор һәр иярчен кисәкнең нинди шартларда аерымлануы мәсьәләсен тикшерә. Аергычның аерымлануы өчен, аның аерылмышыннан соң килүе һәм үзенең иярчен кисәкләре булуы яки берничә аергычның янәшә тезелеп килүе шарт дип саный. Тәмамлык башка, астында кебек ярдәмлек сүзләр белән килгәндә һәм үзе бәйләнердәй сүздән ераграк торганда аерымлана дип күрсәтә.

Педагог Мөхәммәт Гарифуллин “Совет мәктәбе» журналының 1954 нче елгы 5 нче санында басылган “Татар телендә аерымланган аергычлар» исемле мәкаләсендә аергычларның аерымлануы мәсьәләсенә карата үзенең караш, фикерләрен түбәндәгечә белдерә: “Татар телендә аерымланган аергычлар бар. Алар да, башка грамматик күренешләр кебек, билгеле бер закончалыкка буйсыналар... – дип, – аерылмышларыннан соң килгән җәенке яки тиңдәш аергычлар гына аерымланалар", – дип күрсәтә.

Филология фәннәре кандидаты Каюм Сабировның “Җөмләнең аерымланган иярчен кисәкләре» исемле мәкаләсендә һәр өч иярчен кисәкнең дә җөмләдә аерымланып килү мөмкинлеге әйтелә. Автор, хәл кисәкләрнең аерымлануы өчен, түбәндәге дүрт шарт таләп ителә дип саный:

а) Мәгънә таләбенә, ягъни әйтелмәнең мәгънәсен дөрес төшенү бурычына җавап бирү һәм, аерымланган кисәкне төшереп калдырганда да, грамматик яктан җөмлә төзелешенә зарар килмәү;

б) Хәл кисәкнең үзе бәйләнгән сүз белән янәшә үк томавы;

в) Хәл кисәкнең, нигездә, җәенке булуы;

г) Җөмләнең башка кисәкләреннән паузалар белән аерылуы һәм чагыштырмача көчлерәк интонация белән әйтелүе.

К.Сабировның шул ук елда басылып чыккан “Татар телендә тыныш билгеләре» исемле хезмәтендә исә, хәл кисәкләрнең аерымлануы өчен, ике генә шарт таләп ителүе әйтелә: “Хәл кисәкләрнең аерымлануы өчен, аның үзе бәйләнгән сүздән ераклашуы һәм мөстәкыйль интонация белән әйтелүе шарт", – диелә.

Вәли Хангилдинның югарыда исеме аталган мәгълүм кулъязма хезмәтендә иярчен кисәкләрдән аергыч һәм хәлнең генә аерымлануы күрсәтелә.

Автор җөмләдә аерымлану процессының барлыкка килү сәбәпләрен ачыклый. “Җөмләнең кайбер кисәкләрендә табыла торган шундый үзлекне татар теле грамматикасында аерымлану дип, шундый үзлек күренешләре белән сыйфатланган кисәкләрне җөмләнең аерымланган кисәкләре дип атыйлар", – ди.

Автор хәл кисәкләрнең аерымлануына күп кенә мисаллар китерә һәм аерымлану шартын түбәндәгечә билгели: “Үзләре турыдан – туры бәйләнгән сүздән шактыйеракпашу аркасында аерымлана". Филология фәннәре докторы профессор Мирфатих Зәкиевнең 1958 нче елда басылып чыккан хезмәтен дә аерымланган иярчен кисәкләргә түбәндәгечә билгеләмә бирелә: “Мәгънәсенә аерым игътибар иттерү өчен, җөмләнең гомуми интонациясеннән аерып әйтелгән иярчен кисәк аерымланган иярчен кисәк дип атала".

Автор өстәмә сүз һәм хәлләрнең – ешрак, ә тәмамлык һәм аергычларның сирәгрәк аерымлануларын әйтә: “Хәлләр һәм тәмамлыклар, аерымланганда, үзләре ияргән кисәктән ерак куелалар, ягъни аерымланган хәл яки тәмамлык белән аларны ияртүче кисәк арасына башка кисәкләр кертелгән була", - дип күрсәтә.

М. Зәкиев 1974 нче елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле (синтаксис)» исемле хезмәтендә дә Һәр иярчен кисәкнең аерымлануы мәсьәләсенә туктала, аерылмышларыннан ерак яки аннан соң килгән аергычларның аерым синтагма төзүләрен күрсәтә, ләкин аларның шигъри сөйләмдә инверсияләнеп килгән очракларда гына тыныш билгеләре белән аерымланулары мөмкин дип саный.

Автор тәмамлыкларның аерымлануы мәсьәләсен түбәндәгечә аңлата: “Үзе буйсынган сүздән ерак килгән тәмамлыклар үзләренә аерым синтагма төзи алалар... Инверсияләнеп, җөмлә ахырында килгән һәм интонацион яктан җөмлә эчендә калган тәмамлыклар шулай ук аерым синтагма төзиләр. Ләкин аерымлану кыек тәмамлыкларда гына күзәтелә.



Аерымлану мәсьәләсен уңай хәл итү омтылышлары.

Иярчен кисәкләрнең аерымлануын барлыкка китергән факторлар, ягъни аерымлану өчен зарури шартлар мәсьәләсе аерымлану темасының иң җитди, иң үзәк һәм катлаулы тармакларыннан берсе дисәк тә ялгыш булмас.

Традицион грамматикада аерымланган иярчен кисәкләрнең, баш һәм иярчен кисәк аныклагычларының җөмлә составында аерым сүзләр, сүзтезмәләр белән тәгъбир ителүе генә күрсәтелде. Ләкин кушма җөмлә составындагы кайбер иярчен җөмләләрнең дә мәгълүм шартлар табылганда аерымланып та килү мөмкинлеге телгә алынмады. 1956 нчь елда гына Вәли Хангилдин аерымлану күренешенең гади җөмләләр чигендә генә туктап калмавын, аның иярченле кушма җөмлә төзелешендә дә табылганлыгын күрсәтте, синтетик иярченле кушма җөмләдәге кайбер иярчен кисәкләр кебек үк аерымлануы мөмкин икәнлеген исбат итте.

X. Хисмәтуллин мәкаләсендә: “Хәл фигыльләр белән белдерелгән хәлләрнең аерымлану мәҗбүрияте өчен аларның үзләренә караган иярчен кисәкләре булу яки тиңдәш хәлләрнең янәшә килүе шарт булырга тиеш", - дип күрсәтә.

В. Хангилдин исә бу мәсьәләдә X. Хисмәтуллинның карашын өлешчә генә уртаклаша: “Җөмлә кисәгенең аерымланганда җәенке булуы да роль уйный. Әмма тиешле шартлар табылганда, җөмләнең бер генә сүздән торган кисәге дә аерымлана» – ди ул.

К. Сабировның бу мәсьәләгә карашы тагын башкачарак. Ул “Җөмләнең аерымланган иярчен кисәкләре» исемле мәкаләсендә “Хәлләрнең аерымлануы өчен, аларның нигездә, җәенке булулары шарт", – дип саный.

М. Зәкиевнең “Хәзерге татар әдәби теле» (1958) исемле фәнни хезмәтендә бу уңайдан, аермачык итеп, түбәндәгечә аңлатма бирелә: “Мәктәп грамматикасында җәенке һәм тиңдәш хәлләрнең генә аерымлануы күрсәтелә. “Болай әйтү чынбарлыкны чагылдыра алмый, чөнки теге яки бу кисәкнең мәгънәсенә аерым игътибар иттерү кирәк булганда, ул кисәк җәенке булса да, бер генә сүздән торса да, сөйләүче аны, буйсындыручы кисәктән ераграк куеп, аерым интонация белән әйтә... Димәк, аерымлану өчен, иярчен кисәкнең җәенке булуы да, тиңдәш булуы да шарт түгел".

Шушы фәнни ачыкпамалар нигезендә җыйнак һәм ялгызак иярчен кисәкләрнең дә мәгълүм шартлар табылган очракларда җәенке һәм тиңдәш иярчен кисәкләр кебек үк аерымланулары бәхәссез фактларга әверелде.

Төрле чорларда өстәмә сүзләрнең (аныклагычларның) аерымлануы мәсьәләләре.

30 нчы еллар башында гомуми белем мәктәпләре программасына кертелгән аерымлану темасында иярчен хәлләр белән беррәттән өстәмә сүзләр исеме белән аталган синтаксик төзелмә дә аерымланган кисәкләрнең бер өлеше итеп күрсәтелде. Эчтәлеге белән дә, атамасы ягыннан да турыдан – туры рус теле грамматикасынннан тәрҗемә итеп алынган бу төзелмә аерымланган өстәмә сүзләр исеме белән синтаксис дәреслекләренә дә урнаштырылган һәм 60 нчы еллар башына кадәр, аерымланган кисәкләр темасының бер өлеше саналып, татар теле синтаксисында шул ук традицион атама белән аерым урын биләп килде.

1934 нче елгы синтаксис дәреслегендә бу төзелмә рус грамматикасы күрсәтмәләре үрнәгендә аңлатылды һәм аергычның бер төре дип каралды. Дәреслекнең шул елдан соңгы басмаларында алар ике өлешкә аерып йөртелде.

А. Ияне һәм тәмамлыкны ачыклап килгән әйтелмәләр беренче төркемгә кертелде. Мәсәлән: 1. Без, малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. (Ф.Хөсни “Йөзек кашы"). 2. Хәер, берәү калган икән, әниемнең туганнан туган энесе, Сафуан абзый Килметов (аны, ни өчендер, авыл халкы Килмит, дип кенә йөртә), хәзер колхоз председателе. (Ә.Баян “Яшьлегемне эзлим"). 3. Алар, дистәләп хатын – кыз, кечкенә арбаларын сөйрәп, урман юлы белән акрын гына эчкә кереп киттеләр. (Г.Бәширов “Намус").

Б. Хәл кисәкләрне ачыклап килә торган әйтелмәләр икенче төрлечә кертелде һәм, аерымланган хәл белән янәшә куелып, тәңгәл эчтәлектә саналды, аның белән бер үк уртак шартларда аерымлана торган төзелмә дип йөртелде. Мәсәлән: 1. Кичкырын, көн кызуы сүрелгәннән соң, башка карт – корылар кебек, Тимери агай да, капка төбенә чыгып, көтү кайтканны, узган барганны караштырып утыра. (Г.Бәширов “Намус"). 2. ...Балтыйк буендагы теге паркта, теге июнь кичендә, теге кыз – Иманта – минем кем икәнлекне аңлады: “Дунай дулкыннары» дигән вальс башланганда аны инде икенче бер ак фуражка алган иде. (М.Мәхдиев “Бәхилләшү").

Традицион грамматикаларда һәм 30-50 нче еллар дәвамында игълан ителгән фәнни хезмәтләрдә өстәмә сүз исеме белән атап йөртелгән бу төзелмә, 60 нчы еллар башындагы иҗади эзләнүләрнең уңышлы нәтиҗәсе буларак, аныклагыч кисәк дип танылды, шул термин белән йөртелә башлады һәм татар теле грамматикасының яңа эчтәлекле бер темасы рәвешендә синтаксис дәреслегенең 1963 нче елгы басмасына кертелде.

К. Сабиров “Татар телендә тыныш билгеләре» исемле хезмәтендә өстәмә сүзләр мәсьәләсенә дә киң туктала. “Өстәмә сүзләр янында тыныш билгеләре» исемле бүлектә бу синтаксик төзелмәне түбәндәгечә билгели: | Өстәмә сүзләр үзләре караган җөмлә кисәген икенче сүзләр белән атау аркылы өстәмә аңлатма, ачыклык кертәләр. Алар, башлыча, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре белән белдерелә алалар".

Әмма К. Сабиров шул көннәргә кадәр ия, тәмамлык һәм хәл кисәкләрне генә ачыклап килә дип каралган һәм өстәмә сүзләр исеме белән атап йөртелгән синтаксик төзелмәнең эчтәлеген ачыклый һәм аны татар тел белеме тарихында беренче мәртәбә аныклагыч кисәк термины белән атый. Ул шушы яңа атамалы төзелмәнең эчтәлеген, синтаксик төзелешен һәм функциясен түбәндәгечә ачыклый: “Ачыклагыч кисәк, үзе караган сүздән соң килеп, шул ук сүзнең соравына җавап була, ләкин аның белән тиңдәшлек мөнәсәбәтендә тормый, тик шул кисәкнең мәгънәсен ачыклау, конкретлаштыру хеәмәтен генә үти. Мондый кисәкләр язуда өтерләр белән күрсәтеләләр. Мәсәлән: 1. Әнә шуннан бирле безне, Кәҗәнекеләр, Кәҗә Шәяхмәтнекеләр, дип йөртәләр. (Ф.Хөсни “Йөзек кашы"). 2. Профсоюз малай инде үз хатыны белән көньякка йөрде, әтисенә, Исламгалигә, кардиологлар рөхсәт бирми иде. (М, Мәхдиев “Бәхиллләшү").

Автор, шушы ачыкламаларга нигезләп, традицион грамматикаларда аерымланган кисәкләр эченә кертелгән һәм өстәмә сүзләр исеме белән атап йөртелгән синтаксик төзелмәләрнең чынлыкта аныклагыч кисәк билгеләмәсенә җавап булуларын, яңа эчтәлекле аныклагыч дип танылырга тиешлекләрен исбат итте.

В. Хангилдин “Татар теле грамматикасы» исемле хезмәтендә (1959) үзара аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчеләрен, традицион грамматикалардагыча, өстәмә сүзләр дип, аергычның бер төре дип атый һәм аларның эчтәлеген, функциясен түбәндәгечә билгели: “Өстәмә сүзләр үзләре өстәлгән сүзнең мәгънәсен билгеләү, ачыкландыру хезмәтен үтиләр, ... Аны мәгънә ягыннан ачыклаучы, конректлаштыручы булып торала".

Бу хезмәттә өстәмә сүзләр темасы күп дәрәҗәдә тулы һәм тәфсилле аңлатыла, күп кенә үзенчәлекләре күрсәтелә: 1) тиңдәш кисәкләргә охшаш һәм аермалы яклары, 2) төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе, 3) үзләренә өстәмә булып килгән икенче дәрәҗә өстәмә сүзләре дә булу, 4) гади, кушма һәм тезмә сүзләр, сүзтезмәләр белән тәгъбир ителүе, 5) өстәлмешкә кайбер ярдәмлекләр белән бәйләнүләре һ.б.

Шул рәвешчә, автор 50 нче еллар азагында ук, беренчеләрнең берсе булып, барлык җөмлә кисәкләренең дә, шулай ук кайбер модаль кисәкләрнең дә өстәмә сүзләр белән аныклануын һәм аларның аерымлана алуын исбат итә. Бу – шул заман татар тел белеме өчен фәнни нигезле зур ачыш, реаль җирлекле ачыклама булып тора.

Бу хезмәтләр элекке грамматикаларда “Өстәмә сүз» исеме белән атап йөртелгән синтаксик төзелмәнең фәнни асылын, эчтәлеген яңа концепциядә бәян иттеләр һәм аның, барлык җөмлә кисәкләренә дә хас аерым бербөтен буларак, аныклагыч исеме белән формалашуына җирлек әзерләделәр һәм шуңа юнәлеш бирүче юл күрсәткеч хезмәтен үтәделәр.

М. Зәкиев “Синтаксис укытуның кайбер мәсьәләләре» исемеле мәкаләсендә аныклагычлар мәсьәләсенең татар тел белемендәге соңгы казанышлар нигезендә яңача яктыртылуына киң туктала; 60 нчы еллар башына кадәр татар теле грамматикасында “кайбер аныклагычларның өстәмә сүз термины астында аергычның бер төре буларак өйрәнелеп килүен, аларның рус телендәге приложение белән тиңләштерелүен» күрсәтә: “Болай эшләү, ьиччиксез, зур хата иде.Чөнки рус телендә булган приложенияләр татар телендә бөтенләй юк. Алар безнең телдә аергыч белән биреләләр",-ди.

Автор шулай ук баш кисәк ияне һәм тәмамлыкны аныклап килә торган һәм элекке грамматикаларда өстәмә сүзләр исеме беләен йөртелгән синтаксик төзелмәләрнең дә “чынлыкта устәмә сүз булмавын, бәлки чын мәгънәсендә аныклагычлар икәнен» ралый һәм аларның эчтәлеген, грамматик формалашуларын, аерымлау шартларын түбәндәгечә ачыклый: “Аныклагычлар, теләсә нинди сүз төркеме белән бирелеп, теләсә кайсы кисәккә иярәләр. Алар, иярчен кисәкләрдән аермалы буларак, ияртүче кисәктән соң килеп аңа өстәмә аныклык һәм төгәллек бирәләр".

Аныкпагычларның фәнни асылы, эчтәлеге, грамматик төзелеше йәм грамматик формалашу мәсьәләләре галимнең “Хәзерге татар әдәби теле, Синтаксис» исемле хезмәтендә дә шул ук принципларда аңлатыла.

Аерымлану күренешенең эчтәлеге, функциональ үзенчәлекләре.

Сөйләмнең грамматик, семантик һәм стилистик үзгәрешенә бәйле алшартлар җирлегендә формалаша торган үзенчәлекле аерымлану күренеше татар телендә еш очрый, аның фәнни һәм практик грамматикасында әһәмиятле урын тота. Сөйләмдә аерымланып әйтелә торган синтаксик берәмлек һәм төзелмәләр аралашу практикасында да, басма әдәбиятта да элек – электән яшәп килә.

Галимнәребез, тел белгечләребез синтаксик берәмлек һәм төзелмәләрнең аерымлану күренешен элек – электән реаль чынбарлык дип, телебезнең закончалыклы бер хадисәсе дип таныганнар. Мәсәлән, күренекле тел галиме профессор Г.Алпаров “Татар телендә иярчен җөмләләр бармы?» исемле соңгы (1936) хезмәтендә аерымлану күренешен грамматик категория дип таный: “Соңгы вакытларда грамматикабызда “аерымланган кисәкләр» дигән яңа бер категория баш калкытты. Аерымланган кисәкләрнең “әйләнмәләр» дигән бер бүлеге килеп чыкты"-дип язды.

Л. Җәләй югарыда исеме аталган мәкаләсендә аерымланган кисәкләрне “татар теле практикасында нормалашкан, системалашкан» ... “инде төгәлләнгән норма хәленә килгән әйләнмә» дип атый. “Төрле синтаксик төзелештәге бу формаларның ... Сөйләү, аңлашу процессындагы бурычлары белән таныш булырга кирәк",-дип күрсәтә һәм, шуны төрле мисаллар үрнәгендә ачыклап, “татар теле синтаксик төзелешендә масса рәвешендә куллана торган аерымлануларның функция һәм формалары» белән таныштыра.

В. Хангилдин мәгълүм кулъязма хезмәтендә аерымланган кисәкләр һәм өстәмә сүзләрне “җөмлә кисәкләре арасында үзенә бертөрлерәк мәгънә төсмере һәм әйтелеш үзлеге белән аерылыбрак, калкурак булып күренә торган» әйтелмәләр дип атый. ... “Алар җөмләнең гадәти кисәкләренә караганда башкачарак тон белән, кабарынкырак интонация һәм сиземлерәк өзелеш (пауза) белән әйтәләр. Шул фактлар боларны башка кисәкләрдән аерымлырак бер хәлгә куялар", – дип күрсәтә.

Аерымлану күренешенә түбәндәгечә билгеләмә бирергә мөмкин: “Синтаксик берәмлек һәм төзелмәләрнең аерымлану процессы – җөмләнең грамматик, симантик һәм стилистик үзгәрешенә бәйле алшартлар җирлегендә формалаша торган һәм сөйләмдә интонацион – ритмик, синтагматик үзгәрешләр барлыкка китерә торган үзенчәлекле грамматик күренеш ул".

Аерымлану күренеше һәр очракта да күп тармаклы, тирән эчтәлекуле функцияләр башкара. Ул сөйләм культурасын үстерә, аның эчтәлеген тулыландыра, аны, стилистик төрләндереп, төрле мәгънә төсмере белән баета, сөйләмнең грамматик төзелеш үзенчәлекләреннән, грамматик формалашу вариантларыннан тагын да нәтиҗәлерәк файдалану, лексик берәмлекләрне, төрле синтаксик әйтелмәләрне синонимик вариантларда тәгъбирләү һәм нәтиҗәдә сөйләмгә стилистик бизәк, эмоциональ тәэсир көче өстәп, үзенчәлекле ритмик – мелодик яңгыраш бирү максатларында кулланыла.

Аерымлану процессының эчтәлеген һәм функцияләрен ачыклый торган әһәмиятле үзенчәлекләр шулардай гыйбарәт.

Бу теманың мәктәп грамматикаларында җитди урыннарның берсен биләп торуы да шуның белән аңлатыла.



Аерымлану өчен түбәндәге шартлар кирәк:

  1. Хәлнең ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булуы, (фигыль беән белдерелергә тиеш).

  2. Алар үзләре бәйләнгән сүздән ераклашалар.

  3. Аерымланган кисәкләр башка җөмлә кисәкләреннән үзләренең уку интонациясе белән аерылалар.

  4. Аерымланган җөмлә кисәкләре мәгънә ягыннан әһәмиятлерәк дип карау дөрес түгел. Мәгънә ягыннан әһәмиятле сүз хәбәр белән янәшә килә, логик басым да шуңа төшә. Балаларын йоклатканнан соң, Сания тиз генә тагын китабын укый башлады. Йокыдан соң Сания яңадан китабын укый башлады. Икенче җөмләдә укыды сүзеннән ераклашкан, ераклашса да аерымланмый, чөнки фигыль белән белдерелмәгән.

  5. Гадәттә, урын хәлләреннән башка хәлләр аерымлана, аерым синтагма төзиләр.



































2 бүлек.Татар телендә аерымланган кисәкләр турында гомуми мәгълүмат

Җөмләнең аерымланган иярчен кисәкләре турындагы өйрәтмәнең нигезендә ныклы фәнни принцип ятмый.Чөнки ул сөйләм төзелешен системалы өйрәнүдән түгел, бәлки тыныш билгеләре куюның традицион тәртибен акларга,шул тәртипне фәнни итеп күрсәтергә тырышудан барлыкка килгән.Хәзер дә әле аерымланган иярчен кисәкләрне тыныш билгеләре куела торган очракларга бәйләп карыйлар, һәм шуның аркасында теория белән практика арасында каршылык килеп чыга.Мәсәлән, теоретик билгеләмә түбәндәгечә бирелә: “ Җөмләнең интонация һәм пауза белән аерып әйтелгән кисәге аерымланган иярчен кисәк дип атала, һәм андый кисәк башкаларыннан тыныш билгесе белән аерыла”.Җөмләнең синтагмаларга бүленешен өйрәнгәндә күргәнчә: теләсә кайсы кисәк билгеле шартларда аерым интонация белән әйтелә, ягъни бер-берсеннән пауза белән аерылып тора ала.Ләкин тыныш билгеләрен кую, чынлабрак тикшереп караганда, аерым интонация һәм пауза белән әйтүгә нигезләнмәгән, бәлки традицион күнегүгә генә нигезләнгән, чөнки без аерым интонация һәм пауза белән әйтелгән кисәкләрнең барысын да түгел, бәлки кайберләрен генә (гадәттә хәлне һәм аныклагычны гына) язуда тыныш билгеләре белән аерабыз. Димәк, аерымланган иярчен кисәкләр җөмләнең синтагматик бүленешенә нигезләнгәннәр, алар синтагмаларның традицион рәвештә тыныш билгеләре белән аерыла торганнарын гына үз эченә алалар, тыныш билгесе белән аерылмый торган синтагмалар аерымланган иярчен кисәк дип саналмыйлар.Шулай итеп тыныш билгеләре куюның да һәм аерымланган иярчен кисәкләр теориясенең дә нигезендә тел төзелешен өйрәнүдән килеп чыккан фәнни принциплар түгел, бәлки синтагмаларның аерым очракларын гына күрүдән туган традицион принцип ята. Тыныш билгеләре кую принципларын синтагмалар теориясенә нигезләгәндә, ул, һичшиксез, фәннирәк һәм дөресрәк булыр иде, ләкин нык урнашкан традиция моңа ирек бирми.

Җөмлә кисәкләренең аерымланган очрагы, аерымланмаган очрагына караганда, мәгънә ягыннан әһәмиятлерәк була дип раслау да чынбарлыкка туры килми,чөнки теге яки бу кисәкнең роле, хәбәр итүдә булган әһәмияте, киресенчә, нәкъ менә аерымланмаган чагында, ягъни хәбәр белән янәшә килеп, логик басымны алганда арта.Мәсәлән: Шамил лагерьга укуны тәмамлагач китте дигән җөмлә шамил лагерьга кайчан китте? Дигән сорауга җавап бирә. Анда иң әһәмиятле сүз, ягъни тыңлаучы өчен яңа булган төшенчәне белдерә торган сүз, - укуны тәмамлагач, һәм ул логик басымны ала,димәк,аның мәгънә ягыннан булган роле дә шуның белән арта . Ә инде укуны тәмамлагач, шамил кая китте? дигән сорауга җавап бирергә уйласак,Укуны тәмамлагач, шамил лагерьгә китте дип әйтәбез.Монда инде лагерьгә сүзенең мәгънә әһәмияте арта, һәм ул хәбәр янында килергә тиеш булганлыктан, укуны тәмамлагач кисәге ияртүче сүздән ераклаша һәм аерым синтагма төзи һәм аерымлана, алай да аның мәгънә әһәмияте артмый, бәлки, киресенчә лагерьга сүзенең әһәмиятенә караганда кимирәк төшә.

Шулай итеп аерымланганда теге яки бу кисәкнең мәгънә ягыннан булган роле артмый, бәлки бераз кими, ләкин ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге бераз арта.

Синтагмаларга бүленешне бик ныклап тикшергәндә һәм тыныш билгеләрен дә шуңа нигезләгәндә, аерымланган иярчен кисәкләрне аерып алып өйрәнүнең кирәге дә калмас иде. Ләкин тыныш билгеләрен куюда традицион принциплар яшәгәндә, аерымланган иярчен кисәкләрне, ягъни тыныш билгеләре белән аерыла торган синтагмаларны, аерым алып өйрәнергә туры килә.

Шулай итеп аерымланган иярчен кисәкләр сөйләмнең аерым категориясен тәшкил итмиләр, алар – сөйләм категориясе булган синтагмаларның язуда тыныш билгеләре белән аерыла торганнары гына.


Аерымланган аергычлар

Аергычлар аерылмышларыннан ерак яки аннан соң килсәләр, аерым синтагма төзиләр: Арткы урамдагы яңа салынган мәктәп бинасының

Зур тәрәзәләреннән төшкән яктылык бөтен урамны балкыта. Бу мисалда арткы урамдагы һәм яңа салынган мәктәп бинасының аергычлары үз аерылмышларыннан (мәктәп һәм тәрәзәләреннән кисәкләреннән) ерак торганлыктан, аерым синтагма төзиләр. Ләкин язуда тыныш билгеләре белән аерылмыйлар.Тыныш билгесе белән шигъри сөйләмдә инверсияләнеп килгән аергычлар гына аерымлана. Димәк, аерымланган аергычлар дип, без аерылмыштан соң килгән аергычларны гына атарга хаклыбыз. Мәсәлән: Шул вакытта әллә кайдан чыга инсан, кулларына балта белән чүкеч тоткан (Г.Тукай). Бер җирдә юк камыш сабаклары, андагыдай шаулый торганнар (Һ.Такташ).Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле. Тик күрәсе иде эше белән кеше булган иң чын адәмне (М.Җәлил). Бер авыл бар,җырда аталмаган, тик җырымдай чыкмас күңелемнән (шигырь). Син китәсең, безне базга бикләп, хуш, иске ел,көмеш сакаллы (М.Җәлил). Исмең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык! (М.Җәлил). Синең йортта аш юк, туярлык таракан (Г.Тукай). Мондый аергычлар аерылмыштан өтер белән аерылалар.

Инверсияләнеп килгән аергычлар төп җөмләнең интонациясе эчендә булырга тиешләр, ягъни алар җөмлә тәмамланганчы әйтеләләр.

Инверсияләнгән аергыч тәмамланган җөмләдән соң, аерым җөмлә кебек, хәбәр итү интонациясе белән әйтелсә, ул өстәлмә дип таныла һәм язуда төп җөмләдән нокта, сорау яки өндәү билгесе белән аерыла. Мәсәлән: Миңа да шундый чәй ясап керт әле, карчык. Катысын, Кайнарын (Р. Ишморат).



Аерымланган тәмамлыклар

Аерымланган тәмамлыклар буламы? Бу сорауга җавап биргәнче, тәмамлык үзе генә синтагма төзи аламы? дигән сорауны ачыклыйк. Без беләбез: үзе буйсынган сүздән Ерак килгән тәмамлыклар үзләренә аерым синтагма төзи алалар.Мәсәлән: Ул укучыларны яңа әсәре белән тагын бер таныштырды. (Г.Әпсәләмов).Бу мисалда укучыларны һәм яңа әсәре белән тәмамлыклары ияртүчедән (таныштырды кисәгеннән) ерак торалар, шуңа күрә үзләренә аерым синтагма төзегәннәр, ләкин язуда аерымланмаганнар, шуңа күрә мондый тәмамлыклар аерымланган тәмамлык булмыйлар.

Инверсияләнеп, җөмлә ахырында килгән һәм интонацион яктан җөмлә эчендә калган тәмамлыклар шулай ук аерым синтагма төзиләр, ләкин язуда аерымлану кыек тәмамлыкларда гына күзателә. Мәсәлән: Җырлый-җырлый үттем Барабаны, җырлый-җырлый үтәм Уралны (Х.Туфан). Биредә инверсион туры тәмамлыклар Уралны, Барабаны аерым синтагма төзесәләр дә, язуда тыныш билгеләре белән аерымланмыйлар. Кыек тәмамлык бу очракта аерымлана: Шәһәрдән кичә генә кайттык, әти белән. Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында (Ш. Усманов). Түзә алмагач, барысы да җыелып баш күтәргәннәр, хуҗага каршы. Мин сездән кияүгә китәргә җыенам, шәһәр егетенә.....(Х.Вахит).

Димәк,инверсион кыек тәмамлыклар җөмлә интонациясе эчендә калсалар, язуда тыныш билгеләре белән аерымланалар икән.

Тәмамлыклар инверсияләнеп җөмлә ахырына куелсалар һәм, җөмлә интонацион яктан тәмамлангач, аерым җөмлә интонациясе белән әйтелсәләр, алар өстәлмәләр булалар һәм төп җөмләдән җөмләләрне бер-берсеннән аера торган билгеләр белән аерылалар. Интонацион яктан аерым җөмлә итеп әйтелгәндә,югарыдагы аерымланган тәмамлыклар да өстәлмәгә әйләнергә мөмкин.Мәсәлән: Шәһәрдән кичә генә кайттым мин әти белән. Ул бик яхшы поэма язган. Мәхәббәт турында. Түзә алмагач, барысы җыелып баш күтәргәннәр. Хуҗага каршы. (Ш.Усманов). Мин үз командалыгым астындагы сүзләрне- солдатларны барларга булдым әле. Бөтенесен дә булмаса да, һич югы кайберләрен (Ф.Хөсни).


Аерымланган хәлләр

Үзләре буйсынган кисәктән ерак торган хәлләр үзләренә аерым синтагма төзиләр. Мәсәлән: Безнең басу уртасында төлке уйный торган җирләр бар (җыр). Гәлләм, кулдан ычкынмакчы булып, бик нык чабаланды (Ф.Хөсни). Беренче җөмләдә – урын хәле, икенчесендә рәвеш хәле үзе буйсынган сүздән ерак килеп аерым синтагма төзегән. Ләкин язуда тыныш билгесе белән икенче җөмләдәге хәл генә аерылган, ягъни аерымланган. Күренә ки, хәлләрнең тыныш билгеләре белән аерылуы да тел төзелешенә түгел, бәлки традициягә нигезләнгән. Гадәт буенча, синтагма төзегән теләсә нинди хәл түгел, аның да процесс белдерүче сүзләр белән бирелгәне һәм күбрәк җәенке булганы гына башка кисәкләрдән тыныш билгеләре белән аерыла.

Урын хәлләре процесс белдерүче сүз белән бирелми дип әйтерлек, шуңа күрә ул, аерым синтагма төзегәндә дә язуда тыныш билгесе белән аерымланмый.

Искәрмә. Өстәлмә булып килгән хәлләр шулай ук аерымланалар.Алар башка кисәкләрдән, нокта, сорау яки өндәү билгесе белән аерылалар.Ул күптән кайтты бит инде. Бөтенләйгә. Аларның барысын да озатып бетерделәр. Иртүк. Шәһәргә.


Аерымланган рәвеш хәлләре

Ияртүче кисәктән ерак булган рәвеш хәлләре һәрвакыт аерым интонацион бөтен - синтагма тәшкил итәләр. Синтагма төзи торган рәвеш хәлләре башка кисәкләрдән гадәттә өтер белән аерылып язылалар, ягъни аерымланалар.Бары бик җыйнак рәвеш хәлләренең генә өтер белән аерылуы мәҗбүри булмый: Мортаза бабай астан гына комиссарга карап алды (Г.Гобәй).Җәенке һәм фигыль белән бирелгән рәвеш хәлләрен аерымлау мәҗбүри санала.Мисаллар: Урамның аргы башында, кара болыт булып,халык җыелып тора (Г.Ибраһимов). Туташ, әллә кая китәсе адәм кебек, тышкы киемнәренчә киенде (Ф.Әмирхан).Шат, рәхәт, күңелле хәлдә, йортка чыктым.(Г.Ибраһимов).Бөтен зал, сулыш алмастан, үлем тынлыгы эчендә аны тыңлыйй (Г.Ибраһимов)

Фигыльләр, бигрәк тә хәл фигыльләр, белән бирелгән рәвеш хәлләре ияртүче кисәк (гадәттә, хәбәр) белән бергә эзлекле яки паралель процессларны белдерә алалар.Мондый рәвеш хәлләрен иярчен яки ярдәмче хәбәр дип атыйлар. Рус телендә аларны “дополнительное сказуемое” диләр. Хәбәр белән паралель яки эзлекле процессны белдергән рәвеш хәлләре аерым синтагма төзесәләр,һәрвакыт аерымланалар.Мәсәлән: Хәзергә кадәр җиргә карап килгән Хәят, күтәрелеп, Михаилның йөзенә карады (Ф.Әмирхан). Аяклы тарих Ярми карт та, килеп, бераз утырып китте (Г.Ибраһимов).Надя, күз кырыйлары белән генә елмаеп, ияген селкетеп куйды (И.Гази).

Аерым басым ясап әйтелгәндә һәм җәенке булганда,ияртүче кисәк белән янәшә торган рәвеш хәлләре дә аерымланырга мөмкин. Мәсәлән: Ләкин тәгъдим ителгән эш методлары,үзләренең практик нәтиҗәләре буенча, канәгатьләндермәделәр (Г.Ибраһимов). Түбә калайлары, урыннарыннан кубарга теләп, шалтырыйлар (Ф.Әмирхан). Ләкин бу соңгы очракта өтер кую мәҗбүри түгел.


Аерымланган күләм хәлләре

Ияртүче кисәктән ерак торган күләм хәлләре аерым синтагма төзиләр.Аларның бигрәк тә җәенке булганнары, фигыльләр белән бирелгәннәре аерымланалар, ягъни язуда өтерләр белән аерылалар.Мәсәлән:Авылга кайтып җиткәнче, алар бер авыз сүз сөйләшмәделәр.Январьдан алып, бүгенге көнгә кадәр, Айтуганов Уфа шәһәрендә лекцияләр укыды (“ Совет әдәбияты”). 15 чакрым үткән саен,алар утырып ял иттеләр (Г.Тукай). Ул, беренче мәртәбә буларак, көтелмәгән рәвештә,хөкүмәт каршысына җавапка алынды (Г.Ибраһимов). Перекоп шәһәренең теге ягында, буйдан-буйга,калку ныгытма сузылып китә (Г.Бәширов).



Аерымланган вакыт хәлләре

Ияртүче кисәктән ерак торган вакыт хәлләре һәрвакыт аерым синтагма төзиләр.Ләкин кагыйдә буларак,төрле фигыль формалары белән бирелгән яки җәенке вакыт хәлләре генә язуда өтерләр белән аерылалар,ягъни аерымланалар.Мәсәлән: Рәҗәп абзыйлардан чыккач,Габдулла шулай дип уйланды (Ә.Фәйзи).Алар белән очрашуга кадәр,мин үзем дә алар турында бөтенләй башкача уйлый идем (Д.Аппаков).Мортаза бабай,бу хәбәрне ишеткәннән соң,башын түбәнрәк иеп йөри башлады (Г.Гобәй).


Аерымланган максат хәлләре

Ияртүче кисәктән ерак торган максат хәлләре һәрвакыт аерым синтагма төзиләр, ләкин язуда аларның күбесенчә өчен,дип ярдәмлекләре янында килгәннәре яисә фигыльләр белән бирелгәннәре генә аерымлана. Мәсәлән: Алар, кичке ашны ашарга дип,әлеге кечкенә өйгә таба киттеләр (“Совет Әдәбияты”). Мин ярама яптым ул яулыкны,басар өчен агышын канымның (М.Җәлил)


Аерымланган сәбәп хәлләре

Ияртүче кисәктән ерак тора торган сәбәп хәлләре аерым синтагма төзиләр һәм алар,һәрвакытта да дип әйтерлек, өтерләр белән аерылалар, ягъни аерымланалар. Мәсәлән: Азатлыктан соң да,ярлылык сәбәпле,мәктәп йөзе күрә алмады (Г.Ибраһимов). Кызлары, үкчәле туфлиләр киеп,берничә вершокка үсеп киткәннәр (Ф.Хөсни).



Аерымланган кире хәлләр

Ияртүче кисәктән ерак торган кире хәлләр аерым синтагма төзиләр һәм алар язуда күбесенчә аерымланалар да. Мәсәлән: Анда,көннең кызуына карамастан, Фәхринең капкасы төбендә халык җыены тагы да зурая төшкән иде (Г.Ибраһимов). Хайваннар, симез, матур булсалар да, озак юл йөргәнгә, байтак талчыккан күренәләр (И.Гази).



Аерымланган шарт хәле

Шарт хәле, ияртүче кисәктән ерак торганда,аерым синтагма төзи һәм андый хәл язуда өтер белән аерыла,ягъни аерымлана. Мәсәлән: Сары сандугачлар булсам, төшмәс идем һавадан (М.Җәлил). Эшлим икән, җиренә җиткереп куям.

Искәрмә. Аныклагычлар һәм модаль кисәкләр башлыча аерымланып киләләр, шуңа күрә аларның аерымланганнарын аерым, аерымланмаганнарын аерым алып өйрәнүнең кирәге юк.



Аерымланган кисәкләргә синтаксик анализ

Мин моны (таныклыгымны) тиз генә эләктердем дә,зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сынлы тотып, әнигә китердем (Г.Ибраһимов).

Аерымланган рәвеш хәле-зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сынлы тотып. Аның аерымлануы өчен барлык шартлар да бар: үзе буйсынган хәбәрдән әнигә кисәге белән аерылган,җәенке,төп кисәге (тотып) фигыль белән бирелгән.



Йомгак

Барлык дәреслекләрне, әлбәттә, карап бетереп булмый. Тик шулай да, җитәрлек дәрәҗәдә карап өйрәнеп чыктым. Кайберләре бик иске, кайбер дәреслекләр яңа булса да материал иске китаптан алынган. Шуңа күрә кайбер җитешсезлекләрне һәм искелекне бетерер өчен алмашка бүтән китаплар, методик кулланма һәм укыту алымнары килә.

Яхшыны табыр өчен ике китапны гына чагыштыру җитми. Күреп торганыбызча, ул ике китап икесе дә бер төрле үк булырга яки гомумән җиденче сыйныфка туры килмәскә мөмкин.

Шуңа күрә мин өч төрле дәреслек авторларын (хәтта күбрәк тә) чагыштырдым. “Бусы бик әйбәт!”, “Бусының кимчелеге бар” дип әйтә алмыйбыз бер китап турында да. Ни өчен дигәндә, алар хәрберсе үз вакыты өчен, шулай ук бүгенге көн өчен дә актуаль булганнар. Кимчелекне бар нәрсәдән дә табарга була. Табарга кирәк тә, чөнки аларны белмичә киләчәкә атлап булмый.

Шуңа күрә аерымланган кисәкләргә караган барлык тема һәм шул теманы яктырткан китапларны мөмкин булган кадәр карап чыктым. Кайбер биремнәр ошады, кайберләрен үзгәртеп тәкъдим иттем. Шулай ук үземнең биремнәрне дә дәрес эшкәртмәсе белән куйдым.

Гомумән алганда, татар телен өйрәнү һәм өйрәтү проблемасы бүгенге көн кадагына эленгән. Бар яклап татар телен кысалар, хәтта урамда барган татар кешесе дә урысча сөйләгән була.

Аерымланган кисәкләрнең “серләрен” тирәнрәк аңлаттым диеп уйлыйм, ләкин мәсьәлә аның белән генә чишелеп бетми. Тикшеренүләрне, эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк. Каюм ага әйтмешли, “Без – татарлар. Телебез – татар теле. Мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Менә без дә шул камиллекне дәвам итсәк иде. Чөнки камиллекнең чиге юк! Каюм Насыйри үзе дә синтаксис өлкәсендә эшләгән галим. Үткән белән бүгенгене бәйләсәк кенә татар теле алга бара алыр.




























Библиография

1.”Татар Грамматикасы” өч томда М.З.Зәкиев Синтаксис 3 том-Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 1999.- 510б.

2.Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.З.Зәкиев.-Казан: Мәгариф, 2005.- 399 б.

3.Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе:Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1984.- 256 бит.

4. Б.М.Мифтахов, Сөнгатов Г.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7нче с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1993. – 143 б.

5. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7нче с-фы өчен дәреслек. – Үзгәртелгән өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 167 б.

















3 бүлек. Кушымта

Аныклагыч турында төшенчә” исемле дәреснең план-конспекты

Тема. Аныклагыч турында төшенчә


Максат.

1. Укучыларга аныклагычларны таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәнү өчен ярдәм итү.

2. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

3. Казанга, татар теленә ихтирам тәрбияләү, укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе булдыру.

Җиһазлау. Тест, схема, карточкалар, магнитофон.


Дәрес планы

I. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.


II. Өй эшен тикшерү.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау өчен тест эшләү һәм эшнең үтәлешенә нәтиҗә ясау, билге кую.


III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

1. Схема ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерү.

а) Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

б) Баш кисәкләрен ачыклау.

в) Иярчен кисәкләрен ачыклау.

г) Без әле өйрәнмәгән кисәкне анализлау.

2. Аныклагыч сүзенең төзелешен, мәгънәсен ачыклау.

3. Дәреснең максатын җиткерү.


IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1. Тактадагы җөмләгә грамматик анализ ясау.

а) Җөмләне уку

- эчтән уку

- бергәләп уку

б) Җөмләнең баш кисәкләрен табу

в) Иярчен кисәкләрен табу.

г) Аныклагычка сорау кую.

д) Аныкланмыш турында төшенчә.

е) Башка җөмлә кисәкләреннән аермалы ягы.

2. Дәреслек буенча мөстәкыйль эш.

а) әйтелмәгән фикерне табу һәм нәтиҗә ясау.

3. Билгеләмәне әйттерү, билгеләр кую.


V. Белемнәрне ныгыту. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1. 134-нче күнегү, телдән.

- сүзлек өстендә эш

- нәтиҗә ясау

2. Физкультминут.

3. Магнитофон язмасыннан җөмләләр тыңлау һәм аныклагычлар белән тулыландыру.


Контроль һәм үзконтроль.

1. Карточкалар белән эш.

2. Нәтиҗә ясау.


XI. Йомгаклау.

1. Сорауга җавап бирү.

- Аныклагыч башка җөмлә кисәкләреннән нәрсә белән аерыла?

2. Гомуми билге кую.


X. Өй эше бирү.

Вакытлы матбугаттан аныклагычы булган 3 җөмлә язарга.


Дәрес барышы

I. Оештыру

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Кәефләрегез яхшымы? Бүгенге дәрес бераз үзенчәлекле булыр, игътибарлы булыгыз. Сез төркемнәрдә эшләячәксез. Һәм дәрестә үтәгән һәрбер эшкә билгеләр куеп барырга тиешсез. Аның өчен мин сезгә «Үзбәя карточкалары» таратам. Исем – фамилиягезне язып куегыз.

II. Өй эшен тикшерү

- Сезгә өй эше аерымланган хәлләр турында өйрәнгәннәрне кабатлап килергә иде. Әйдәгез тикшереп карыйк. Мин сезгә тестлар таратам. Игътибарлы булыгыз, берничә вариант та дөрес булырга мөмкин.












ТЕСТ


1. Нинди хәлләр аерымланмый? Астына сыз.

Рәвеш хәле Урын хәле

Күләм хәле Шарт хәле


2. Җөмләләрдә нинди хәлләр аерымланган? Уклар белән күрсәт.

а) Казанны күрергә дип, рәвеш хәле

шәһәргә килде.

б) Алда, кояш үзенең нурларын сәбәп хәле

чәчкән кебек, Сөембикә манарасы

балкый.


3. Кайсы очракта аерымланган хәлләр янында өтер бер яктан гына куела. «+» тамгасы куй.

а) аерымланган хәл җөмлә уртасында килә;

б) аерымланган хәл җөмлә ахырында килә;

в) аерымланган хәл җөмлә башында килә;

г) һәрвакыт ике яктан куела.


- Тикшерәбез. Укучылар тестларыгызны бер-берегез белән алмашыгыз. Мин хәзер дөрес җавапларны әйтәм.

Нәтиҗә ясау.

- Кемнәр бер хатасыз эшләде – «5»ле, 1-2 хата – «4»ле, 3 хата «3»ле.

Бу белемнәр сезгә алдагы сыйныфларда да кирәк булыр, истә калдырыгыз.


III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

- Балалар, тактадагы схемага күз салыйк әле.

Җөмлә кисәкләре турында белгәннәрне искә төшерик. Җөмлә кисәкләре нинди ике төркемгә бүленә?

- баш һәм иярчен

- Баш кисәкләр үзләре бүленә. (ия һәм хәбәр)

- Иярчен кисәкләрне әйтегез.

- аергыч, тәмамлык, хәл. Балалар, иярчен кисәкләр дигәндә тагын бер ук бар. Димәк әле тагын бер иярчен кисәк бар икән. Әйдәгез бергәләп укыйк: Аныклагыч.

- Сүзнең тамырын әйтегез (анык).

- Бу сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз әле (ачыклый, төгәллек кертә).

- русча ничек булыр (уточняет, поясняет).

- Бүген без сезнең белән җөмләнең тагын бер кисәге – аныклагыч белән танышырбыз. Аны җөмләдә таный белергә, сөйләмдә кулланып карарга тиешбез.


IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

- Укучылар, тактадагы җөмләгә игътибар итик әле. Эчтән генә укып чыгыгыз. Гүзәл, җөмләне сәнгатьле, матур итеп укы әле.

Тиздән җөмһүриятебез башкаласына – Казанга – кунаклар килүе көтелә.

- Укучылар, игътибар итегез әле, тактадагы җөмләләр нәрсә турында? (Казан шәһәре).

- Сезнең Казанда булганыгыз бармы?

- Казан турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Әйе, Казан күпьеллык тарихы, бай мирасы булган шәһәр. Бүгенге көндә Казанда яңарту, төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу нәрсә белән бәйле?

- Тиздән, Казан шәһәренә 1000 ел тулу уңае билгеләп үтеләчәк. Казан турында күбрәк беләсегез килсә, тәнәфестә менә бу китапларны карый аласыз.

- Әйдәгез бу җөмләгә синтаксик анализ ясыйк.

- Җөмләнең баш кисәкләре – килүе көтелә.


Җөмһүриятебез – кайсы? аергыч башкаласына – кая? хәл.

Тиздән – кайчан? хәл.

- Балалар, ә Казанга нинди җөмлә кисәге булыр икән? Ул кайсы сүзне ачыклап киль?

- Дөрес, җөмһүриятебез башкаласына. Ә нигә кирәк икән соң Казанга сүзе бу җөмләгә? Башкаласына сүзенә берәр нинди мәгънә өстиме?

- Әйе, ачыклап килә, төгәллек кертә.

- Димәк, ул нинди җөмлә кисәге булыр? Аныклагыч. Аның астына ике дулкынлы сызык сызарбыз.

- Укучылар, җөмһүриятебез башкаласына нинди сорау җавап бирде?

- Кая?

- Ә аныклап килгән сүз, ягъни аныклагыч нинди сорауга җавап бирер? Уйлап карагыз әле.

- Дөрес, ул үзе ачыклап килгән сүзнең соравына җавап бирә. Әйтеп карыйк әле Ягъни кая?

- Тагын бер әйбергә игътибар итик: аныклагыч үзе ачыклап килгән сүзнең кайсы турына урнашкан.

- Аннан соң.

- Ә башка җөмлә кисәкләре үзләре ачыклап килгән сүз янында ничек урнашалар?

- Алдан.

- Дөрес, нәкъ менә шушы күренеш аныклагычны башка җөмлә кисәкләреннән аерып тора.

- Сез ничек уйлыйсыз, аныклагыч ачыклап килгән сүз ничек аталыр? Исегезгә төшерегез аергыч-аерылмыш.

- Аныкланмыш.

- Аныклагычлар, гадәттә, аныкланмышлары белән бер грамматик формада килә. Безнең җөмләдә аныклагыч белән аныкланмыш нинди килештә?

- Юнәлеш килешендә.

- Нинди санда?

- Берлек санда.

- Ярашканнармы? Әйе.

- Хәзер дәреслекнең 83 нче битен ачабыз һәм мин әйтмәгән фикернене эзләп табыгыз.

- Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген ачыклый.

- Аныклагыч алдыннан килүче бәйләүче чаралар.

- Укучылар, хәзер аныклагычка бәя биреп карыйк. Төркемнәрдә киңәшегез. Билгеләмәне һәркем әйтеп карасын. (Җаваплар тыңлана).

- Дөрес, укучылар. Үзбәя карточкаларына билгеләр куегыз.


V. Белемнәрне ныгыту. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

- Хәзер 134 нче күнегүне эшлибез. Айрат, биремне укы әле. 1,2,3,4 нче җөмләләрне телдән эшләп карарбыз. Үрнәкне карыйк. Бу җөмләдә укучыларның сүзе аныклагыч була. Без сүзен ачыклый. Без – аныкланмыш. Без сүзенә сорау куегыз. Аныклагычка сорау куегыз. Ягъни кем. Зат алмашлыгын исем белән ачыклый.

Алга таба җөмләләрне тикшерик.

Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер дәфтәрләрне ачып числоны, теманы язып куябыз. 134-нче күнегү. Матур итеп утырыгыз. Чиста пөхтә языгыз. I, II төркемнәр – 5-нче, III, IV төркемнәр – 6-нчы җөмләне үрнәктәгечә тикшерә.

- Тикшерәбез. Балалар әйдәгез әле, җөмләләрне карагыз да, аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела? Сез аларны ныклап, алдагы дәресләрдә өйрәнерсез. Үзбәя карточкаларына билгеләр куябыз.

- Балалар, ә хәзер ял итеп алабыз. Җайлап утырыгыз, Хәзер сез магнитофон язмасыннан шигырьләр тыңларсыз. Кем аныклагычларны табар икән. (М.Җәлил)


Димәк аныклагычлар шигъри сөйләмдә дә кулланыла икән.

- Бик дөрес, укучылар, молодцы. Ә шигырьләрнең авторын әйтә алмыйсызмы? Әле аның туган көнен дә мәктәптә билгеләп үтәрсез.

- Әйе. Татар халкының танылган шагыйре М.Җәлил.

- Аның нинди шигырьләрен беләсез? Бу шагыйрь кайсы ягы белән сезнең хәтерегездә саклана?

- Рәхмәт, укучылар.


IX. Контроль һәм үзконтроль.

- Хәзер белемнәрне тикшереп карыйк. Мин сезгә карточкалар тәкъдим итәм. Анда өч бирем язылган. Сез үзегезгә охшаган яки эшли ала торган икесен сайлап алып эшләргә тиеш. Биремнәр мондый, карап барыгыз.

1. Бирелгән җөмләне күчереп языгыз. Аныклагычның астына сызарга, аныкланмышның өстенә х билгесе куярга.

Ык буенда, биек яр өстендә

Дога кылам сиңа, Мөслимем

(Факил Сафин)


2. Ия аныкланмыш булырлык итеп аныклагыч өстәгез.

Яр Чаллым гүзәл Чулман буена урнашкан.

3. Зат алмашлыгын конкрет ачыклаучы аныклагычка мисал языгыз.

- Әйдәгез, тикшереп карыйк. Бик дөрес эшләгәнсез.

- Хәзер һәркем үзенә билге куйсын.


X. Йомгаклау

- Балалар, миңа җавап бирегез әле, аныклагыч башка җөмлә кисәкләреннән кайсы ягы белән аерыла.

- Укучылар җавап бирә.

- Рәхмәт. Үзбәя карточкаларын алыгыз һәм үзегезгә дәрес өчен билге куегыз.

- Ничә укучы үзенә «5»ле куйды, «4»леләр ничәү?


XI. Өй эше бирү.

- Вакытлы матбугаттан аныклагыч кергән 3 җөмлә язарга. 83-84 нче битләр укырга.



















Тестлар

1. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзләрне куярга.
Кичер, ... ! (М. Җәлил)
а) әни
б) илем
в) дустым

2. ..., мин көчек күрдем.
а) песи
б) көчек
в) әни

3. Дулкыннар, дулкыннар, ник болай … (М. Җәлил)
а) шаулыйсыз
б) дулкыннар
в) болай

4.Кайсы  җөмләдә  иярчен  хәл   кисәк  бар?
а)Ачу  килү  изгелекләрне  оныттыра.
б)Дуслык  -  кайгыны,шатлыкны  уртаклашудыр.
в)Дус  буласы  кешене  яхшы  итеп  сынарга  кирәк.

5.Нинди хәлләр аерымланмый? 
а) рәвеш хәле         б)  урын хәле
в)күләм хәле     г)  шарт хәле

6. Җөмләдә нинди хәл аерымланган? 
Алда, кояш үзенең нурларын      чәчкән кебек, Сөембикә манарасы балкый. 
а)рәвеш хәле 
б)максат хәле 
в)күләм хәле

7. Кайсы очракта аерымланган хәлләр янында өтер бер яктан гына куела? 
а) аерымланган хәл җөмлә уртасында килә;
б)  аерымланган хәл җөмлә башында килә;
в) һәрвакыт ике яктан куела.

8.Ияртүче кисәктән соң килеп,аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык кертә торган ирчен кисәк ничек атала?
а)аергыч
б)тәмамлык
в)аныклагыч

9.Аныклагыны билгеләгез.
Ык буенда, биек яр өстендә,
Дога кылам сиңа, Мөслимем.
(Факил Сафин) 
а)Ык буенда 
б)биек яр өстендә 
в)Мөслимем 




Карточка №1
Эндәш сүзләрне табыгыз.

  1. Хәерле көн, күтәрелеп килүче кояш (Г. Рәхим).

  2. Ник, матурым, бигрәк моңайганнар

Төн карасы кебек күзләрең? (И. Юзеев).

  1. Җырлар язам тауның күкрәгендә

Кодрәтле җил! Әкрен, исми тор!
Сандугачкай! Назлым, куй, куй сайрама!
Сайрап, яшь бәгырьне кисми тор (Ш. Бабич).

  1. И авыл! Син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш;
Бер кеше юк урманда,
Нинди тын һәм нинди буш! (С.Рәмиев).

  1. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китер җимеш. (Г. Тукай).

  1. Әй мәктәбем, очкан оям минем,

Үз оясын һәрбер кош табар...(С. Хәким).

Карточка №2
 Эндәш сүзләр янында кирәкле тыныш билгеләрен куеп языгыз.

  1. Рәхмәт сиңа тормыш (Г. Рәхим).

  2. Әй бөдрә чәч зәңгәр күз

Әйтмәм бәгърем авыр сүз (Халык җыры).

  1. Инешләрем кая югалдыгыз

Болыннарым кая киттегез?! (В. Фатыйхов).

  1. Резидәкәй матур ни кайгың бар

Нигә башың түбән иясең? (И. Юзеев).

  1. Юксынырбыз сине Остаз! (М. Галиев).

  2. Әй Казаным гүзәл шәһре Казаным

Синдә үтте күпме көз һәм язларым.
(Ф. Яруллин).

Карточка №3
Аерымланган хәлләрне табыгыз. 
1.Бүген иртән күлдәге бозны күреп, ул шулай иртә суынуына шаккаткан иде (Н.Фәттах). 
2.Икәүләп Мәдинәне үгетли-үгетли, бөтен нәрсәне аңлатып бирергә тырышабыз (Ш.Маннур). 
3.Ул, һәрвакыттагыча, олы тыйнаклык һәм сабырлык белән ашыкмыйча гына атлап, Айсылу янына килеп басты (Ә. Сәлах). 
4.Безнең базарга, сатарга дип, бер чиләк май алып киләләр иде. (З. Зәйнуллин).  
5. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педучилищесына имтихан тота. (М. Галиев).

Карточка №4
 Аерымланган хәлләр янында кирәкле тыныш билгеләре куеп языгыз.

  1. Ә менә Клараның әтисе шул авылда туып-үскән булса да Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. (Ә. Еники).

  2. Сумкасын эчкә урнаштыргач малай үзе дә кереп ятты гәүдәсен тырышып-тырышып баштанаяк салам белән каплады. (Р. Низамиев).

  3. Аны күрү белән егет чабаталарын тотып абзарга таба йөгерә дә тиз генә киенеп тә ала. (Әкият).

  4. Еракта, бик еракта, тын караңгылыкны нечкә генә нәфис кенә ярып әкиятләрдә алтын кылыч селтәнгән шикелле итеп яшен яшьнәде (Г. Гобәй).

  5. Күктә бозлы миләшләрне хәтерләтеп тәлгәш-тәлгәш йолдызлар кабынды. (Р. Низамиев).

Карточка №5
Кайсы җөмләләрдә аерымланган хәлләргә бәйле   пунктуацион хата бар?

  1. Анда да, монда да, кып-кызыл булып, җирдә алма өелеп тора (И. Гази).

  2. Берни эндәшмичә беркемне күрмичә шактый тынып утырды (Н. Фәттах).

  3. Болгарга килеп җиде көн ял иткәч Сүбәдәй баһадир Казан каласына җыена башлады (Н. Фәттах).

  4. Кырга чыксаң пәрәвез җепләренә ураласың (С. Поварисов).

  5. Йөри торгач, Горький урамындагы бер йортны ошаттык (М. Галиев).

  6. Ул ялгыз ашарга-эчәргә яратмаса да, бик сусаганлыктан ялгызы гына чәй эчеп утыра һәм кулындагы газетаны караштыра иде (З. Бигиев).


Карточка №6
Аерымланган хәлләрне аерымланмаган итеп үзгәртеп   языгыз.

  1. Эшләрен бетергәч, Мәрзия әби үзе дә түр якка чыкты. (З. Хөснияр).

  2. Ул, солдат хезмәтен тутыргач, туп-туры Казанга әнисе ягыннан туган тиешле Хәдичә апаларга кайтып төшә. (З. Хөснияр).

  3. Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады (М. Галәү).

  4. Тагын мин, авылымны искә төшереп, ерактан балачагыма иеләм (М. Галиев).

  5. Сезнең җырлавыгызны тыңлаганнан соң, мин татар халкының җанын аңлагандай булдым (М. Галиев).



Б.М.Мифтахов һәм Г.М.Сөнгатов дәреслегенә анализ

Әлбәттә ике дәреслек үрнәгендә генә мондый теманың бирелешен анализлау бик үк дөрес түгел,ләкин бүтән дәреслекләрне табу мөмкинлеге булмау сәбәпле,мин шушы ике дәреслектә тукталырга мәҗбүр булдрым.

Бу дәреслектә аерымланган хәлләр турындагы кагыйдә болайрак бирелә:

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр аерымлана.

Мондый хәлләр җөмләнең башка кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алына.

Мәсәлән: Нәфисә белән Хәйдәр,сөйләшә-сөйләшә,алма бакчасына баралар иде (Г.Б.) җөмләсендә сөйләшә-сөйләшә дигән рәвеш хәле үзе бәйләнгән хәбәрдән (баралар) ераклашкан,ул ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия (эш яки хәлне белдерә).Шуңа күрә язуда ул өтерләр белән аерып күрсәтелә.

Кагыйдә кабул итү өчен әллә ни авыр түгел,мисалыда бик гади һәм аңлаешлы.

Ә Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов дәреслегендә кагыйдә болайрак бирелә:

Татар телендә җөмлә кисәкләрен аерымлауның берничә нигезе билгеләнә.

1.Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.Мондый үзенчәлек фигыльгә,хәбәрлек сүзләргә (юк,бар,кирәк,ярый) хас.Мәсәлән: 1) Янәшә күршеләр булсак та, без аның белән сирәк очрашабыз. (А.Г.) 2) Бүген, карабодайларны карарга дип, кырга чыккан идем. (Г.И.)

2.Җөмәленең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш. Мәсәлән: Талип, кайнарланып, урыныннан купты. (М.Х.) ияртүче сүз белән янәшә килгән иярчен кисәк аерымланмый.Мәсәлән: Кайтып керсә зарлана торган иде. (М.Х.) Шарт хәле җөмләнең хәбәре белән янәшә куелган, шуңа күрә ике арага бернинди тыныш билгесе куелмый.

3.Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәте искә алына.Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле.Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый. Мәсәлән: Идел үзәгеннән пароходлар уза. Аларның инде сүнә язган вак-вак дулкыннары утрау ярларын килеп чәбәкли. (Г.С.) сүнә язган аергычы дулкыннары сүзенә ияреп килгән, ике арада икенче аергыч бар, беренче аергыч (сүнә язган) барыбер тыныш билгесе белән аерымланмый.


44

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 20.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров119
Номер материала ДБ-370463
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх