Татар мәктәпләренең 3 сыйныфы
өчен “Татар теле дәресе эшкәртмәсе”.
Фәйзрахманова Гөлназ Илсур
кызы.
Тема: Җѳмлә. Җөмлә төрләре.
Максат: 1) Җѳмлә турында өйрәнгәннәрне искә
төшерү һәм күнегүләр эшләп
ныгыту;
2) Җѳмләне
анализлау: әйтү максаты, интонация буенча җөмлә
төрләрен
билгеләү;
3) Туган якны
һәм табигатьне ярату хисләре тәрбияләү, күзәтергә
һәм
матурлыкны күрергә ѳйрәтү.
Материал: И. Х. Мияссарова, Л. Ф.
Фәйзрахманова «Татар теле» 3нче
сыйныф өчен
дәреслек, 39-41нче битләр, И. Х. Мияссарова,
Л. Ф.
Фәйзрахманова «Мѳстәкыйль эш дәфтәре» 48-49нчы битләр,
И. Х.
Мияссарова, Л. Ф. Фәйзрахманова «Методик кулланма»
59нчы бит.
Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта,
проектор, «Җөмлә язу»
уены, нетбуклар,
тестлар, магнитлы карточкалар.
Дәрес тибы: Яӊа белем бирү дәресе.
Эш тѳрләре: әӊгәмә, аӊлату, күрсәтү, дәреслек
белән эш, дәфтәрләрдә эшләү, тѳркемләп, парлап, индивидуаль эшләү, иҗади эш.
Эш алымнары: проблеманы чишү, эзләнү,
нәтиҗә ясау, үз-үзеӊне тикшерү һәм үзбәя, күршеӊ белән хезмәттәшлек, сингапур
алымнары «ТИК-ТЭК-ТОУ», «МИКС ПЭА ШЭА»
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дѳнья, әдәби уку.
Дәрес
барышы.
1. Оештыру өлеше. Сәламләү.
Укытучы: - Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?
Укучылар: - Кояшлы иртә кебек!
Укытучы: - Рәхмәт, балалар. Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп алыйк әле.
Кәефләрегез тагы да күтәрелеп киттеме?
2. Актуальләштерү.
Укытучы: - Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Алдагы дәрестә мин сезгә яз
турында шигырь яки хикәя табып килергә кушкан идем. Алып килдегезме? Әйдәгез,
кайберләрен тыӊлап китик әле. (яз турында шигырь-хикәяләр сөйлиләр)
-
Балалар, ничек уйлыйсыз, мин ни өчен шушы темага әзерләнеп килергә куштым икән?
(Яз турында сөйләшербез)
- Әйе.
Сез әле генә сөйләгән әсәрләр нәрсәләрдән төзелгән соӊ? (Җөмләләрдән)
-
Димәк, бүгенге темабызны да әйтеп карагыз инде. (Җөмлә)
- Үз
алдыбызга нинди максат куярбыз икән? (Җөмлә турында белемнәрне искә төшерү,
җөмләләрне дөрес итеп төзергә һәм сәнгатьле итеп укырга. Җөмлә ахырында тиешле
тыныш билгесе куярга)
-
Дөрес, укучылар, ә хәзер ѳйрәнгәннәрне искә тѳшереп китик әле. Аныӊ өчен «МИКС
ПЭА ШЭА» уйнап алырбыз.
-
Җѳмлә нәрсәне белдерә?
-
Җөмлә ничә сүздән торырга мөмкин?
-
Җѳмлә беткәнен ничек белергә була?
-
Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куелырга мөмкин?
3.Яӊа тема буенча эшләү.
1) Җөмлә турында кагыйдә белән танышу:
Укытучы: - Рәхмәт, балалар, кагыйдәләрне дөрес әйттекме икән, дәреслектән укып
тикшереп чыгыйк әле. (Дәреслектән кагыйдәне уку.) Ә хәзер тагын бер тапкыр
күршегезгә шушы кагыйдәләрне әйтеп күрсәтегез.
-
Укучылар, Әмир сезгә нидер әйтергә тели. (Бер укучы укый) Ә Әминә нәрсә дип
җавап бирә икән? Сез кайсы белән килешәсез?
2) Беренчел ныгыту:
Укытучы: - Укучылар, дәреслектәге 45нче күнегүне эшләрбез. (телдән эшләү.
Сорауларны укып, җавапларны дәлилләү.)
- Ә
хәзер 46нчы күнегүнеӊ биреме белән танышыйк.(Бер укучы укый) Дәфтәрләргә
бүгенге числоны һәм 46нчы күнегү дип язып куегыз. Күнегүне мөстәкыйль эшләрсез.
Аннары дәфтәрләрне алышып, күршегезнеӊ эшен тикшерерсез.
Физкультминут: Язгы күренешләрне тасвирлап күрсәтү.
4. Ныгыту күнегүләре.
1) «Җөмлә язу» уены:
Укытучы: - Укучылар, алдыгыздагы тактага карагыз әле. Эчтән укып чыгыгыз да үз
фикерегезне әйтерсез. Биредә нинди ялгышлык күрдегез? (Җөмләләрнеӊ башы да,
ахыры да юк.)
- Ә ни өчен кирәк соӊ аныӊ
башы, ахыры булу? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
-
Күршегез белән бергәләп эшлисез: биредә ничә җөмлә бар икән һәм нинди җөмләләр
икәнен укып күрсәтергә кирәк.(Парларда эшләү)
-
Ә хәзер дәфтәрләрегездә әлеге биремне мөстәкыйль эшлисез. Аннары дәфтәрләрне
алышып эшләрне тикшерәсез һәм үз-үзегезгә билге куясыз. (ӀӀ төркем укучыларга
терәк карточкалар бирелә)
2) 47нче күнегүне телдән анализлап тактада һәм дәфтәрләрдә эшләү.
3) «ТИК-ТЭК-ТОУ»
алымы белән бирем үтәү.(Укучыларга сүзләр язылган карточкалар таратыла. Шул
сүзләрне билгеле бер юнәлештә генә укып җөмлә төзеп була. Күршеӊ белән эшләү.)
елмая йөгерек сайрый
күктә кояш кошлар
ага гөрләвекләр агачта
4) 49нчы күнегүдәге шигырьне сәнгатьле итеп уку. 1 Май, 9 Май бәйрәмнәре
турында әйтеп узу.
Укытучы: - Укучылар, бу шигырьдә нинди җөмләләр бар? Күршегез белән бүлешеп,
шигырьне рольләргә бүлеп укып чыгыгыз.
5)
«Җөмлә төрләре» тренажёрында уен уйнау.
5. Нәтиҗә ясау. Йомгаклау.
1) Белемнәрне тикшерү:
Укытучы: - Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Без бүгенге дәрестә
нәрсә турында ѳйрәндек? Язгы табигать турында рәссамнар иҗаты белән танышу. Ә
безгә моны белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?
2) Ѳйгә эш бирү:
Укытучы: - Дәреслекнеӊ 40нчы битендәге 48нче күнегү ѳй эше була. Биремне кайсыгыз
укый? I тѳркемнәргә, тагын берничә җѳмлә ѳстәп, хикәяне дәвам итәргә.
3) Йомгаклау. Рефлексия.
Укытучы: - Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы? Дәрестә актив катнашуыгыз ѳчен
рәхмәт сезгә, балалар. Әйдәгез, тагын бер тапкыр бер-берегезгә карап елмаеп
алыгыз әле. Кәефләрегез тагы да күтәрелеп киттеме? Дәрес тәмам. Тәнәфескә
чыгарга мѳмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.