Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теленнэн эш программасы. 5 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Татар теленнэн эш программасы. 5 класс

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Тел укытучыларының МБ утырышында каралды

Беркетмә №1 25 август 2014 нче ел

МБ җитәкчесе

__________ /Р.М.Җиһаншина/


Килешенде:

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

______/М.Ш.Әһлиуллина/

27 август 2014 нче ел

Раслыйм:

Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры:________/М.В.Хадиев

29 август 2014 нче ел

Боерык № 142







5 нче сыйныф өчен татар теленнән

эш программасы



















Программаны төзүче :

Сабитова Ания Фәрхәт кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Программаның төзелү елы: 2014- 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар теленнән үрнәк программа. –ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казан, 2014

2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программма, (5-11 нче сыйныфлар)./Н.В.Максимов,Б.М.Мифтахов-Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2010

3. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту программасы.

4. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныфлар өчен 2014-2015 нче елгы укыту планы.(Приказ №124,26 август,2014)


Максат:

-укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алынган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

-телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

-татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар:

-татар теленең фонетика, лексика, сүз ясалышы һәм сүз төзелеше буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү;

-укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү,мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру;

-баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

-укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.


Укыту планында укыту фәненең урыны.


5 нче сыйныфта татар теленнән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныфлар өчен 2014-2015 нче елгы укыту планында атнага 3 сәгать бирелә. Мәктәп компонентыннан 1 сәгать өстәмә сөйләм телен үстерү һәм грамоталылыкны арттыру өчен бирелә.


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең саны һәм күләме программада бирелгәнчә алына. 8 диктант язу планлаштырыла, шуларның дүртесе контроль, 4 изложение планлаштырыла, икесе контроль, ике инша язу күздә тотыла. Шулай ук бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрендә белешмә, мәкалә, хат язу, монологик һәм диалогик сөйләм төзү карала.


Кулланыла торган укыту-методик комплект. Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек./Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина – Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006

Укыту- тематик план


Бүлек исеме

Сәгать саны

1.

Кереш

1

2.

Үткәннәрне кабатлау

12


3.

Фонетика һәм орфоэпия


25

4.

Графика һәм орфография

15

5.

Лексика һәм сөйләм культурасы

23

6.

Сүз ясалышы.

Сөйләм культурасы

22

7.

Кабатлау

3

8.

Бәйләнешле сөйләм үстерү - (БСҮ)

35

Барысы :

136


Прорамманың эчтәлеге


Үткәннәрне кабатлау (12 сәг.) Морфология һәм орфография турында гомуми тө-шенчә. Сүз төркемнәре турында төшенчә. Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем-нәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль, аның төркемчәләре.Үткән, киләчәк, хәзерге заман хикәя фигыльләр. Фигыльнең

барлык һәм юклык төрләре.

Алмашлык. Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләр. Исемнәрне, фигыльләрне, зат алмашлык-ларын танып белү, морфологик билгеләрен һәм җөмләдәге ролен аңлау, дөрес язу һәм сөй-ләмдә аларны дөрес куллану.

Синтаксис. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүзләр. Гади һәм кушма җөмләләр. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Җөмлә кисәкләре. Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараларны аера алу. Җөмләнең грамматик нигезе. Бәйләнешле текст төзү.

Фонетика һәм орфоэпия (25 сәг.) Фонетика, орфоэпия, сөйләм органнар.Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төр-кемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Диф-тонглар. Сингармонизм законы турында төшенчә. Сузыкларның кыскаруы.[К], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары. [Н] һәм [ң] тартыклары.[W] һәм [в] тартыклары. Сөйләмдә тартык-ларның үзгәреше.Тартыкларның таблицасын төзү. Иҗек, иҗек калыплары. Басым. Инто-нация, аның төп өлешләре. Фонетик анализ. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик

нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Графика һәм орфорафия (15 сәг.) Графика һәм орфорафия. Алфавит. Сузык аваз хәреф-ләре. Юлдан юлга күчерү.Е,ё, ю, я хәрефләре. Тартык аваз хәрефләре. [Къ] һәм [гъ] аваз-ларының язуда бирелеше.[Җ],[й],[х],[һ],[н],[ң] авазларының белдерелүе.

[Ь]һәм [ъ] хәрефләренең дөрес язылышы. Графика һәм орфография үткәннәрне кабатлау.

Сузык һәм тартык авазларны дөрес яза белү. Сүзләрне юлданюлга күчерү кагыйдәләрен аңлау. Сүзләрне фонетик яктан тикшерә белү. Алфавиттан һәм орфорафик сүзлектән дө-рес файдалану.

Лексика һәм сөйләм культурасы (23 сәг.) Лексика турында төшенчә.Татар теленең сүз байлыгы. Сүз, аның мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Омонимнар. Синонмнар. Антонимнар.Фразеологик әйтелмәлә. Татар теленең сүз-лек составы. Әдәби тел сүзләре, диалектизмнар, профессионализмнар, атамалар, тарихи сүзләр, архаизм, неологизмнар. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану. Кулланы-лыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы (22 сәг.) Сүз ясалышы. Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча. Кушымча һәм аларның төрләре. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар,аларның төрләре. Бәйләгечләр (исемдә – килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә –зат-сан). Модаль мәгънә белдерүче кушымчалар, фигыльдә – заман, юнәлеш, фигыль төркемчәләре күр-сәткечләре, юклык, исемдә – күплек, стилистик, сыйфатта – дәрәҗә, сан төркемчәләре). Кушымчаларның ялгану тәртибе. Тамыр һәм нигез. Сүз ясалыш ысуллары (сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзләрне кыскарту).

Кабатлау (3 сәг.) Фонетика бүлеген кабатлау. Лексика бүлеген кабатлау. Сүз ясалышы бүлеген кабатлау. Сөйләм формалары.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү (35 сәг.) Төрле типтагы диктантлар, изложениеләр, иншалар, белешмә, мәкалә, хат язу, монологик һәм диалогик сөйләм төзү.


Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү.

Календарь –тематик планлаштыру


Дәреснең темасы

Үткәрү датасы

Искәрмә

План


Факт


Тел турында гомуми мәгълүмат


1

Телнең кеше тормышында тоткан роле.


1.09



Морфология һәм орфография (кабатлау һәм тирәнәйтү)


2

Морфология, орфография һәм сүз төркем-нәре турында гомуми төшенчә.

2.09



3

Исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр, исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

5.09



4

Фигыль.

6.09




5

Фигыль. Боерык һәм хикәя фигыльләр.

8.09




6

Алмашлык. Зат алмашлыклары.

9.09




7

Тикшерү диктанты.”Кичке елга”

12.09



8

Хаталар өстендә эш.

13.09



Синтаксис һәм пунктуация (кабатлау һәм тирәнәйтү)

9

Сүзтезмә.

15.09



10

Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.

16.09



11

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

19.09



12

Җөмләнең баш кисәкләре.

20.09



13

Җөмләнең баш кисәкләре.

22.09



14

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

23.09



15

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

26.09



16

Бәйләнешле сөйләм үстерү Изложение №1


27.09



17

Бәйләнешле сөйләм үстерү Изложение №1


29.09



Фонетика һәм орфоэпия


18

Хаталар өстендә эш. Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр.Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте.

30.09



19

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

3.10



20

Сузык һәм тартык авазлар. Аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү.

6.10



21

Сузык һәм тартык авазлар. Аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү.

7.10



22

Сузык авазлар һәм аларның составы.

10.10



23

Тар әйтелешле [о] һәм киң әйтелешле [о], тар әйтелешле [э] һәм киң әйтелешле [э], тар әйтелешле [ы] һәм киң әйтелешле [ы] авазлары.

11.10



24

Дифтонглар турында төшенчә.

13.10



25

Дифтонглар турында төшенчә.

14.10



26

БСҮ Мәкалә язу. “ Мәктәптә көзге бал”.

17.10



27

БСҮ Мәкалә язу. “ Мәктәптә көзге бал”.

18.10



28

Татар теленең фонетик закончалыклары. Сингармонизм законы, аның төрләре.

20.10



29

Контроль диктант №2


21.10



30

Хаталар өстендә эш.

24.10



31

Сузыкларның кыскаруы.

25.10



32

Тартык авазлар һәм аларның составы.

27.10



33

Тартык авазлар һәм аларның составы.

28.10



34

[К], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

31.10



35

[һ] һәм [х] тартыклары.

1.11



36

[н] һәм [ң] тартыклары.

10.11



37

[w] һәм [в] тартыклары.

11.11



38

Авазларның сөйләмдәге үзгәреше (җайлашу,охшашлану күренеше).

14.11



39

Авазларның сөйләмдәге үзгәреше (охшашсызлану, җайлашу күренеше).

15.11



40

БСҮ Контроль изложение

17.11



41

БСҮ Контроль изложение

18.11



42

Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар таблицасын төзү.

21.11



43

Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары.

22.11



44

БСҮ Белешмә язу.

24.11



45

Татар телендә басым. Аның төрләре. Сүз басымы, үзенчәлекләре.

25.11



46

Интонация һәм аның төп өлешләре(фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).

28.11



47

Интонация һәм аның төп өлешләре(фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).

29.11



48

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары.

1.12



49

Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Фонетик анализ

2.12



50

Контроль диктант №3

5.12



51

Хаталар өстендә эш.

6.12




Графика һәм орфография


52

Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә. Авазларны язуда күрсәтү. Татар алфавиты.

8.12



53

Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы.

9.12



54

О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы.

12.12



55

Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы.

13.12



56

БСҮ Сочинение “Кыш килде”


15.12



57

БСҮ Сочинение “Кыш килде”



16.12



58

Тартык аваз хәрефләре.


19.12



59

Контроль диктант №4

20.12



60

Хаталар өстендә эш.

22.12



61

Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы.


23.12



62

[к] һәм [ғ] авазларының язуда белдерелүе.

26.12



63

[к] һәм [ғ] авазларының язуда белдерелүе.

27.12



64

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

12.01



65

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

13.01



66

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

16.01



67

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

17.01



68

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

19.01



69

Татар орфографиясенең кыен очраклары.

20.01



70

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләш-тереп кабатлау.

23.01



71

Контроль диктант №4

24.01



72

Хаталар өстендә эш.

26.01




Лексикология һәм сөйләм культурасы

73

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.

27.01



74

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

30.01



75

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

31.01



76

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

2.02



77

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

3.02



78

Омонимнар.


6.02



79

Синонимнар.

7.02



80

Антонимнар.

9.02



81

БСҮ Хат язу.

10.02



82

Фразеологик әйтелмәләр.

13.02



83

Фразеологик әйтелмәләр.

14.02



84

Фразеологик әйтелмәләр.

16.02



85

БСҮ Изложение №3


17.02



86

БСҮ Изложение №3


20.02



87

Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр.

21.02



88

Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр.

24.02



89

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар.

27.02



90

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар.

28.02



91

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар.

2.03



92-93

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар.

3.03

6.03



94

Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары.

7.03



95

Сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре.

09.03



96

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

10.03



97

Сүзләргә лексик анализ ясау.

13.03



98

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.

14.03



99

Контроль диктант №6

16.03



100

Хаталар өстендә эш.

17.03



101

Бәйләнешле сөйләм үстерү хисабына. Диалог һәм монолог.

20.03




Сүз төзелеше һәм ясалышы турында төшенчә

102

Сүз төзелеше турында төшенчә. Морфемика.

21.03



103

Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

3.04



104

Тамыр һәм кушымча. Аларның төрләре.

4.04



105

Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

6.04



106

Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

7.04



107

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләре: бәйләгечләр ( исемдә – килеш, тартым, хәбәрлек; фигыльдә – зат-сан)

10.04



108

Модаль мәгънә белдерүче кушымчалар (фигыльдә – заман, юнәлеш, фигыль төркемчәләре күрсәткечләре, юклык; исемдә-күплек, стилистик; сыйфатта – дәрәҗә, сан төркемчәләре).

11.04



109

Кушымчаларның ялгану тәртибе.

13.04



110

Тамыр һәм нигез.

14.04



111

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.

17.04



112

Сүз төзелешен тикшерү

18.04



113

Диктант №7

20.04



114

Хаталар өстендә эш.

21.04



115

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы.

24.04



116

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

25.04



117

Парлы сүзләр.

27.04



118

Тезмә сүзләр.

28.04



119

Фонетик ысул.

2.05



120

Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы.

4.05



121

БСҮ Контроль сочинение “Яз килде”

5.05



122

БСҮ Контроль сочинение “Яз килде”

8.05



123

Хаталар өстендә эш. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы.

11.05



124

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы.

12.05



125

Сүзләрне кыскарту ысулы.

15.05



126

Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау.

16.05



127

Сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

18.05



128

БСҮ Контроль диктант №8

19.05



129

Хаталар өстендә эш. Арадаш аттестация эше.

22.05




Кабатлау


130

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләш-тереп кабатлау.

23.05



131

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләш-тереп кабатлау. Күнегүләр эшләү.

25.05



132

БСҮ Контроль изложение №4

26.05



133

Хаталар өстендә эш.

29.05



134

БСҮ Экскурсияләр өчен резерв дәресләр.

29.05



135

БСҮ Экскурсияләр өчен резерв дәресләр

30.05



136

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау.

30.05





Татар теленнән укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары һәм нормалары


I. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныфта – 100 – 110 сүз

II. Язма эшләрне бәяләү:

Диктантларны бәяләү:

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.

  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.

  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү:

1) Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2) Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3) Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4) Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Әдәбият исемлеге

  1. Максимов Н.В. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (татар мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен кулланма),Казан: Мәгариф, 2008.

  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку –укыту ярдәмлеге, Казан: Мәгариф, 2008.

  3. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы, Казан, 2006.

  4. Татар телендә тыныш билгеләре, Казан:Мәгариф,2006.

  5. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфы өчен дәреслек (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М. Харисова, Т.М.Гайфуллина) Казан: Мәгариф, 2006.

Кушымта


2014-2015 нче уку елына 5 нче сыйныфлар өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (контроль диктант)


Керпе һәм аның балалары.


Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак энәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак энәләре нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

Әниләре яши торган алан керпе өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Балалары әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды. Чөнки аларның аерылышулары мәңгегә иде. (М.Рафиков) (115 сүз)


Бирем:

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә, сүзләрнең өстенә нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен язарга.

ис. ис. Ф. ис. б. Ф.

1 нче вариант. Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде.

ис. ис. ис. ис. Ф.

2 нче вариант. Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде.


Диктантны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.

  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.

  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

  • 5 нче сыйныфта татар теленнән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныфлар өчен 2014-2015 нче елгы укыту планында атнага 3 сәгать бирелә. Мәктәп компонентыннан 1 сәгать өстәмә сөйләм телен үстерү һәм грамоталылыкны арттыру өчен бирелә.
  • Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең саны һәм күләме программада бирелгәнчә алына. 8 диктант язу планлаштырыла, шуларның дүртесе контроль, 4 изложение планлаштырыла, икесе контроль, ике инша язу күздә тотыла. Шулай ук бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрендә белешмә, мәкалә, хат язу, монологик һәм диалогик сөйләм төзү карала.
Автор
Дата добавления 07.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1288
Номер материала 269233
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх