6 сыйныф.
Татар теле. Тест
Исем
1. Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен белдерә;
б) предметның исәбен белдерә;
в) предметны белдерә.
2. Нәрсә ул тартым? Исемнәрнең тартым белән
төрләнеше дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?
а) эш-хәл, хәрәкәтне башкаручы затка
ишарә итү;
б) предметның кайсы затка караганлыгын
махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү;
в) исемнең җөмләдәге башка сүзләргә
мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү.
3. Ясалышы ягыннан тамыр исем булмаганын
күрсәтегез:
а) ефәк;
б) каеннарда;
в)моңсулык;
г) табигатьнең.
4. Ясагыч кушымчалы исемнәр язылган рәтне
билгеләргә:
а) басма, ачкыч, гөрләвек, меңлек;
б) чәчәкләр, диңгезе, авылдашым, йөзем;
в) бөҗәкләр, наратлык, җанварны,
имтиханга.
5. Ташлар( исем сүз төркеме) сүзенең ясалу
ысулы ягыннан төрен билгеләгез:
а) ясалма сүз;
б) тамыр сүз;
в)парлы сүз;
г) кыскартылма сүз;
6. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:
а)мәктәпләр;
б)кешеләр;
в)урманлар;
г)авыллар.
7. Тартым кушымчалы сүзне күрсәтегез:
а) ачкыч;
б) өчпочмакны;
в)әбием;
г)күгәрченнәр.
8. Исем сүз төркемен табыгыз:
а)күчтәнәч;
б) күчү;
в) күчмә;
г) күрү.
9. Кайсы рәттәге исемнәрнең барысында да
күпнокталар урынына һ хәрефе языла?
а) шә…ес, бә…ет, мә…әббәт;
б) ил…ам, мә…абәт, …әйкәл;
в) …ат, …езмәт, …өрмәт.
10. Гөлнур сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен
билгеләгез:
а) тамыр исем;
б) ясалма исем;
в) кушма исем;
г) парлы исем;
д) тезмә исем;
е) кыскартылма исем.
11. Кем? соравына җавап бирми торган сүзне
билгеләгез:
а) апа;
б) балык;
в) Галия;
г) егет.
12. Дөрес язылмаган исемне билгеләргә:
а) Эшкә өндәү шигыре;
б) “Су анасы” балеты;
в) Казан шәһәре;
г) “Салават күпере” журналы.
13. Исем ясамый торган кушымчаны билгеләргә:
а) –чы/-че, -гыч/-геч, -лык/-лек;
б) –лы/ле, -сыз/-сез, -лык/-лек;
в) –даш/-дәш, -лык/-лек, -ым/-ем/-м;
г) –кы/-ке, -выч/веч, -ыш/-еш.
14. Артык рәтне табарга:
а) батырлык, кыргыч, умартачы;
б) тозлы, кыюсыз, сәгатьлек;
в) калкавыч, басым, сөйләм;
г) авылдаш, утырыш, чалгы.
15. Дөрес язылган сүзне табарга:
а) бал-ачак;
б) балачак;
в) бала-чак;
г) бала чак.
16. Дөрес язылган сүзне күрсәтегез:
а) исемнан;
б) исемдән;
в) исемнән;
г) исемтән.
17. Хаталы рәтне табарга:
а) Омскида, Ижевскига, музее;
б) гербариең,
нефте, роялен;
в) стеналарында,
учреждениесе, комедиядә;
г) фестивальга, Тобольскийдан, армияда.
Сыйфат
1.Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен белдерә;
б) предметның исәбен белдерә;
в) предметны белдерә.
2. Сыйфатланмыш дип нәрсә атала?
а) сыйфаттан соң килгән сүз;
б) сыйфат ачыклап килгән исем;
в) сыйфаттан алда килгән исем.
3. Сыйфатлар төрләнәме?
а) әйе;
б) юк.
4. Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә
бүленә?
а) тамыр, ясалма, парлы, кушма,
тезмә сыйфатларга;
б) тамыр, ясалма, парлы,
кыскартылма, тезмә сыйфатларга;
в) тамыр, кушма, ясалма, тезмә
сыйфатларга.
5. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне
күрсәт:
а) иң йомшак, дөм сукыр, бик тәмле;
б) үтә салкын, җете кызыл, гаять
күп;
в) ямь яшел, зәп зәңгәр, кап кара;
г) шундый кызык, ифрат күңелле,
чибәрнең чибәре.
6. Татар телендә сыйфат дәрәҗәләре ничәү?
а) 5
б) 3
в) 4
7.Үтә суык – сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез:
а) чагыштыру,
б) кимлек,
в) артыклык,
г) гади.
8. Ачы, ачырак, ачкылт, үтә ачы. Дәрәҗәләре
дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез:
а) гади, кимлек, чагыштыру, артыклык
дәрәҗәсе;
б) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык
дәрәҗәсе;
в) гади, кимлек, артыклык, чагыштыру
дәрәҗәсе.
9. Иң, җете, үтә, дөм, бик кисәкчәләре
ярдәмендә сыйфатның нинди дәрәҗәсе ясала?
а) артыклык дәрәҗәсе;
б) чагыштыру дәрәҗәсе;
в) кимлек дәрәҗәсе;
10. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар гына булган
рәтне билгеләгез:
а) күгелҗем, зәңгәрсу, салкынча,
җиләс, аксыл, әчкелтем;
б)бик эссе, саргылт, ап-ак, матур,
ялтыравыклы, нәни;
в)кыйммәтле, яшькелт, җылымса, алсу,
көрән, хәйләкәррәк.
11. “Эшлегә көн җитмәс, эшсезгә көн
үтмәс”.Әлеге мәкальдәге сыйфатның үзгәрешен нинди күренеш дип атыйлар?
а) сыйфатның исемне ачыклап килүе;
б) килеш белән төрләнүе;
в) сыйфатларның исемләшүе.
12. Нисби сыйфатлар нәрсәне белдерә?
а) предметларның, кеше һәм хайваннарның
төп билгеләрен белдерә;
б)предметның бүтән предметка, хәлгә,
эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерә.
13. Нисби сыфатларны билгеләгез:
а) әче (как), түгәрәк (күл), сәләтле
(бала);
б)кышкы (салкын), карлыгач (оясы),
ата-ана (мәхәббәте),
в)кара-кучкыл (болытлар), алсу (нур),
тәвәккәл (егет).
14. Ялгыш язылган сүзләрне билгеләгез:
а) ваграк, сусылрак, очлырак;
б) югарырак, сарырак, гамьсезрәк;
в) агырак, тырышырак, түгәрәгерәк;
г) куерак, усалрак, тозлырак.
Сан
- Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а)
эш-хәлнең билгесен белдерә;
б)
предметның исәбен белдерә;
в)
предметны белдерә.
- Сан ачыклап
килгән сүз ничек атала?
а)
санагыч;
б)
санаучы;
в)саналмыш.
- 0,046% санының
дөрес укылышын билгеләгез:
а)
0 0 46 процент;
б)
0 бөтен меңнән 46 процент;
в)
0 бөтен 46 процент;
- Хаталы рәтне
табарга:
а) ун сигез,
илле өч, уналты;
б)
ике-өч, дүрт мең биш йөз унөч, җитмеш җиде;
в)
унбиш, алтышар-җидешәр, утыз дүрт.
- Сиксән сигез,
алты-җиде, унбер, тугыз. Ясалышы ягыннан
төрләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:
а)
тамыр, кушма, тезмә, парлы;
б) парлы, тамыр, тезмә, кушма;
в)
тезмә, парлы, кушма, тамыр.
- Хаталы рәтне
билгеләргә:
а)
10 нчы укучы, 100ләп кеше, 20дән алып 30 гача;
б)
IV сыйныф, XXI гасыр, III том;
в)
1944 – 1945 нче еллар, VI В сыйныфы, Петр I.
- Микъдар саны, чама саны, җыю саны, тәртип
саны, бүлем саны. Мәгънә төркемчәләре
дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:
а)
3/5, алтмышынчы, берәү, унар, егермеләп;
б)
утыз-кырыклап, унҗиде, 1995 нче, туксанышар, өчәү;
в) биш йөз,
меңнәрчә, дүртәү, сиксән беренче, йөз илле бишәр.
8. Кайсы
саннар татар теленә генә хас?
а) бүлем саны,
чама саны;
б) җыю саны, чама саны;
в) бүлем
саны, тәртип саны;
9. 15/84
санының дөрес укылышын күрсәтегез:
а)
15 тән 84;
б)
15 тә 84;
в)
84 тән 15.
10. Кайсы санның саналмышы булмый?
а)
җыю саны;
б)
бүлем саны;
в)
чама саны.
11. Чама саны саны кушымчаларын күрсәтегез:
а)
–ар/-әр, -шар/-шәр, -ышар/-ешәр;
б)
–лап/-ләп, -ларча/-ләрчә, -нарча/-нәрчә, -лаган/-ләгән;
в)
–ау/-әү.
Рәвеш
- Рәвеш сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен белдерә;
б) эш яки хәлнең билгесен белдерә;
в)эш яки хәлне белдерә;
2. Рәвеш төрләнәме?
а) әйе;
б) юк.
3. Рәвеш кайсы сүз төркеменә ияреп килә?
а) исемгә;
б) санга;
в) фигыльгә, сыйфатка, рәвешкә.
4. Татар телендә рәвеш дәрәҗәләре ничәү?
а) 5
б) 3
в) 4
5. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә
рәвешләр. Ясалышлары ягыннан туры килгән рәтне билгеләгез:
а) тиз, дусларча, бүген, бөгелә-сыгыла, чын
күңелдән;
б) бу юлы,бервакыт, алай-болай, шактый,
кояштай;
в) җәен, сирәк, быел, армый-талмый, ал да гөл.
6. Хаталы рәтне
табарга:
а) иртән, башта, озакка, алмадай, тиз-тиз;
б) бераздан, искиткеч, элеккечә, уңга-сулга,
соң;
в) күп-күп, бер вакыт, йөгерә йөгерә,
бөтенләйгә, шәп.
7. Бүген сүзенең ясалу ысулы ягыннан
төрен билгеләгез:
а) парлы;
б) кушма;
в) тамыр.
8. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:
а) берникадәр;
б) бер аздан;
в) төркем-төркем.
9. Дөрес язылган сүзне табарга:
а) алма-дай;
б) өчәү ләп;
в) әйберләтә.
10. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне
күрсәт:
а) иртә кич, өр яңадан, ашык пошык;
б) көннәрдән бер көнне, бу юлы, ул да түгел;
в) сул якка, иртән иртүк, төркемләп.
Алмашлык
1.Алмашлык сүз
төркеме нәрсәне белдерә?
а) исемне ачыклый;
б) предметның
кемнеке икәнен белдерә;
в) исемне,
сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.
Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә
бүленә?
а) 6
б) 4
в) 5
3. Теләсә кем, үз, бернинди, барлык,
тавышсыз-тынсыз. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.
а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә
алмашлыклар;
б) тезмә, тамыр,
кушма, ясалма, парлы алмашлыклар;
в) кушма, ясалма,
тезмә, парлы, тамыр.
4. Һәрберсе,
кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:
а) билгеләү,
юклык, билгесезлек алмашлыклары;
б) билгесезлек ,
юклык, билгеләү алмашлыклары;
в) билгесезлек,
билгеләү, юклык, алмашлыклары.
г) билгеләү,
билгесезлек , юклык.
5. Язылышы хаталы
булган рәтне табарга:
а) нинди дә булса,
ниндидер, болай;
б) андый-мондый,
барлык, теләсә кем;
в) һәр вакыт,
кайсы дыр, һич кайчан да.
6. Билгесезлек
алмашлыкларын билгеләгез:
а) әллә кайчан,
нидер, ни дә булса;
б) шушы, тегеләй,
болай;
в) һәммә, барлык,
һәркем.
7.Зат алмашлыклары
ничәү?
а) 5
б) 6
в) 7
8.Тартым
алмашлыклары нәрсәне белдерә?
а) предметның
кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;
б) затны яки
предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;
в) зат һәм
предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.
9. –дыр/-дер,
-тыр/-тер кисәкчәләре ничек языла?
а) аерым;
б) кушылып;
в) сызыкча аша.
10. Сорау
алмашлыкларына һич яки бер сүзләрен ялгау юлы белән нинди алмашлык ясала?
а) юклык;
б)билгесезлек;
в) тартым.
Тестка җаваплар
6р/тат сыйныфы
Исем
|
Сыйфат
|
Сан
|
Рәвеш
|
Алмашлык
|
Җаваплар:
- –в
- –б
- –в
- –а
- –б
- –в
- –в
- –а
- –б
- –в
- –б
- –а
- –б
- –б
- –б
- –в
- –г
|
Җаваплар:
1.
–а
2.
–б
3.
– б
4.
– а
5.
– в
6.
– в
7.
– в
8.
– б
9.
– а
10. – а
11. – в
12. – б
13. – б
14. –в
|
Җаваплар:
- –б
- –в
- –б
- –а
- –в
- –а
- –в
- –а
- –в
- –а
11. –б
|
Җаваплар:
1.-б
2. –б
3. –в
4. –б
5. –а
6. –в
7. –б
8. –б
9. –в
10. –а
|
Җаваплар:
- –в
- –в
- –б
- –г
- –в
- –а
- –б
- –а
- –б
- -а
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.