Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар теленнән ачык чара "Ягымлы сүз"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Татар теленнән ачык чара "Ягымлы сүз"

библиотека
материалов

"Яхшы сүз яшәргә көч бирә"

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Ягез әле бер-беребезгә баш иеп исәнләшик әле!.

"Яхшы ,ягымлы сүз яшәргә көч бирә"- дип исемләнгән әдәби - уен кичәбезне башлыйбыз

Исәнмесез!

Бер- беребезгә нинди сүз әйттек?

Гади исәнмесездән башка сүз әйтмәдек.

Нидән бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән бер тамчы шатлык артты дөньяда?

Матур итеп исәнләшкәч, “бер тамчы шатлык арта икән дөньяда”. “Исәнмесез” дигән сүз “мин сине күрәм, кеше, сине хөрмәт итәм,. сиңа исәнлек, тынычлык , шатлык , бәхет телим”, - дигән мәгънәне аңлата. Исәнләшергә теләмәү , биргән сәламне алмау бик зур әдәпсезлек булып санала.

Төрле халыклар төрлечә исәнләшә.

Тибетлылар уң куллары белән баш киемнәрен салалар, сул кулларын колак артына куялар, телләрен чыгаралар. Европалылар , эшләпәләрен салып, җиңелчә башларын ияләр. Японнар кешенең яшенә һәм дәрәҗәсенә карап төрлечә баш ияләр: җиңелчә, уртача түбәнлектә, нык кына бөгелеп – түбәнчелек белән баш ию. Татарлар да үзенчә исәнләшә. Ничек исәнләшәләр алар? ( Җавап: Ике кулларын сузып исәнләшәләр.)

Дөрес. Бу - минем кулымда корал юк, мин синең белән дус, дигәнне аңлата. Бу Әхлаклылык тәрбиясе !

Әхлак тәрбиясе- бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул безгә борын - борыннан, әби - бабайдан мирас булып калган. Алар бәхетле тормышның нигезе - бердәмлектә, татулыкта, иминлектә һәм кешелекле мөнәсәбәтләрдә, дип исәпләгән һәм илаһияткә, дини фәлсәфә гыйлеменә тугры булырга омтылган.

Кеше - кеше өчен кыйммәтле дару ул" - дигән борынгылар. Ә файдалы дару булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

Иң беренче чиратта әдәпле, әхлаклы кеше булу кирәк.

Әдәпле кеше нинди була соң ягез фикерләп карыйк әле ? (Тәрбиячеләрнең җавабы).

Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия һәм җавапны без, “Әдәплелек иленә” сәяхәт ясап табарга тырышырбыз. Сәяхәтебезнең максаты: әдәплелек иленә барып, бу илнең гүзәл сыйфатлары белән танышу, һәм үзебездә кешеләр өчен хас булган матур сыйфатларны булдыру.

Сәяхәт вакытында без үзебезгә юлдаш итеп җыр, бию һәм шигырьләребезне дә алырбыз. Алар белән юлыбыз тиз һәм күңелле узар.

Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул - кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гынадамы әле!

Үз телен белгән, ҮЗ теленә битараф булмаган, саф ана телендә сөйләшә белүче кешене генә әдәпле кеше дип әйтә алабыз.

Сәяхәтебезнең беренче тукталышы – “Туган тел” тукталышы.

Әдәп башы - тел. Халыкнын теле – аның тормышының иң матур, мәңге шиңми, сулмый торган чәчкәсе ул.

Татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй - хисләрен башкаларга сөйләмәгән!

Ул үзенең татар булуы белән чын йөрәгеннән горурлана һәм үзенең шигырь юлларында шул хисләрен ачып бирә.

Татарлыгым - бәхетем.

Бәхетлемен бу дөньяга

Татар булып туганга.

Горур һәм дә сөйкемле

Татар кызы булганга.

Башны югары күтәреп, “Мин татармын!” дигәнгә. Башка милләтләр белән Бер сукмактан килгәнгә.

Бәхетлемен шик-шөбһәсез

Татарча сөйләшкәнгә. “Әссәламмәгаләйкүм” дип, Олыларга дәшкәнгә,

Милләтебез татар” диеп

Гел горурланып яшик.

Дөньяның бар татарлары Барыбыз бергә берләшик!

Тел - гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче матур сүзләрне дә без бары тик ана телебездә генә әйтәбез.Туган телебездә башкарылган җырлар үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала.

Ә хәзер бергәләп “Туган тел җырын искә төшереп үтик. (күмәк җыр)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Киләсе тукталышыбыз “Кеше - җирнең гүзәл чәчәге” дип атала.

Хөрмәтле тәрбия әhелләребез ,без бу тукталышта “Чын матурлык нәрсәдә?” дигән сорауга җавап табарга тырышырбыз.

Әйдәгез, менә бу рәсемгә карап, аның ни аңлатуын әйтик әле. Безнең алдыбызда биш таҗлы чәчәк рәсеме. Чәчәкнең түшәгендә - матур кыз сурәте. Аны чәчәккә тиңләгәннәр. 5таҗлы чәчәк. Ә таҗлар гади генә түгел. Аларның һәрберсенә кешедә булырга тиешле иң гүзәл сыйфатлар язылган. Нинди сыйфатлар икән бу ачыклап китик әле.( Намус, сабыр, акыл, күңел, әдәп).

Мөселман булган кеше өчен иң мөһим нәрсәләрдән берсе - әдәп. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим - шәфкать күрсәтер. Ул ялгышлык эшләсә, кешеләрдән оялыр, йөзе кызарыр, аны вөҗданы газаплар. Әдәпле, тыйнак булуны кечкенәдән үк башлыйк . Әдәплелек - үзебезгә үзебез бүләк итә ала торган иң зур бүләк.

Әдәп, әдәпнең төбе-яхшы гадәт”.

Сабырлык - дин һәм кешелек тарафыннан мактала торган күркәм холыкларның берсе. Ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үзебез белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтүдән һәм начар гамәлләр кылудан үзебезне тыеп кала алуны аңлата. Сабырлыкны да дөрес аңларга кирәк. Хәлебездән килгән кадәр эш эшләмәсәк, ялкаулыкка баш исәк, бу сабырлык булмас. Шулай ук дөреслекне якламыйча, берни дәшми тору - сабырлык түгел. Дөреслекне һәрвакыт яклап чыгарга кирәк.

Сабыр иткән морадына җиткән, - дигәннәр. Начар эшләрдән үзеңне тыеп кала алу - сабырлыкның иң зурысы.

Нәрсә ул акыл? Кешенең уйлап, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе. Кеше шул акылдан дөрес файдалана белергә тиеш. Кешенең акылы арту белән бергә әдәбе, тыйнаклыгы, фикере арта, андый кеше кыланулардан, яман эшләрдән читләшә һәм яхшылыклар гына кыла. Аз булса да, үз акылың булсын. Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма.

Күңел. Кеше мәрхәмәтле һәм киң күңелле булырга тиеш. Каты күңелле, башкаларга начарлык Һәм газап кылучылар беркайчан да бәхетле була алмаячак, аларның эшләгән яманлыклары һәрвакыт исләренә төшеп борчып торыр.

Намус. Намуслы кеше - ул хәйлә, ялган белән пычранмаган кеше. Намуслы кеше ул туры сүзле, кыю кеше була. Ул дуслыкның кадерен белә. Намуслы кеше әти - әнисен, әби - бабасын хөрмәт итә. Аларнын хезмәтенең кадерен белә, һәрвакыт булышырга тырыша. Намусыңны яшьтән сакла,- дигәннәр борынгылар.Нинди акыллы , дөрес сүзләр барысы да.

Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югалачак. Таҗдагы сүзләрне укыйк та уйлыйк. Намус , әдәп, сабыр,акыл, күңел. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтса да, кеше затын матур , әйбәт дип әйтеп булмас иде. Кешедәге бу сыйфатларга элек - электән үк зур игътибар биргәннәр.

Мәсәлән XIX гасыр шагыйре Мифтахетдин Акмулланың "Синең- биш асылың"шигырен алыйк.

Синең 5 асылың

Кеше өчен иң әвәле - намус, дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен - көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе - гакыл, дигән,

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барып сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән;

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән;

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүче гаҗәп, дигән.

Дүртенчесе иң кыйммәтлесе - күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенчесе иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Әйе, кеше өчен намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык - иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер - берсе белән бик нык бәйләнгәннәр. Мәсәлән, намусын югалткан кешене ничек инде ул әдәпле дип әйтеп була. Күңеле бозык кешене кем дип атар идек?

Димәк, кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның үз - үзен тотышына, тәртибенә карап кына бәяләмиләр. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез,сабыр булу - әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”, - ди халкыбыз. Бу сыйфатларның барысын да үз эченә алган кешеләребез уйлап карыйк әле кем икән?-- Җирнең иң гүзәл чәчәге, мөгаен, әниләребездер. (Әниләр турында җыр)

Яхшы сүзләр тукталышы” на килеп җиттек. Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз баш казыгы - дигәннәр. Әй угыл, каты сүзле булма. Изге холык белән вә йомшаклык белән татлы сүзләр сөйләшмәк ризыкның ачкычыдыр, димешләр. Яхшы вә йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китәдер. Әйдәгез, “Яхшы сүз , яман сүз”шигырен тыңлап үтик эле.

Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

Яхшы сүз кузгата җырларны,

Бизи ул, матурлый дөньяны.

Яхшы сүз тауларны күтәрә,

Давыллар аркылы үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә ашыга

Әйтерсең эретә ул ташны да.

Яман сүз агудай әшәке,

Хәтта ул корыта чәчәкне.

Ул сине калдыра чырага,

Йөзеңә җыерчык чыгара.

Яман сүз еландай сугыла.

Ул салкын бозны да туңдыра.

Яхшыны күрегез, аңлагыз,

Яманга битараф калмагыз.

Тел минем дустым да, дошманым да дип әйтәләр бит. Татар халкы тел

турында ни ди икән?Без моны уен аркылы белербез. Моның өчен сезнең ярдәм итүегез сорала.

Уен (Ахырын әйтеп бетерергә).

-Бер яхшы сүз( мең бәладән коткара).

- Бер яхшы сүз мең күңелнең (җәрәхәтен төзәтә).

- Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә( таш эри дигәннәр).

Башка халыклар да тел турында бер төрле уйлыйлар икән.

- Яхшы сүз йорт алып бирсә, яман сүз аны ишә (грузин)

- Яхшы сүздән җан эри (каракалпак)

- Яхшы сүздән таш та йомшара (дагыстан)

- Матур итеп әйтелгән сүз белән бурыч та түләп була (корея)

Ә хәзер әйдәгез, бергәләшеп җанны эретә торган, назлы сүзләр уйлыйк әле.

Бу уенның шартларын җирәбә рәвешендә сайлап алырга кирәк.

1 уенчыга бирем (Назлы сүзләр әйтеп үтәргә)

2 уенчыга бирем (Изге теләкләр әйтеп үтәргә).

- Ак бәхетләр юлдаш булсын!

- Балдан рәхим итегез, майдан авыз итегез, дөньяда балдай татлы,

майдай туклы булып гомер итегез.

- Гомерең озын булсын!

- Хәерле сәгатьтә!

- Эшләрегез уң булсын.

- Котлы аягың белән!

- Игелек күр!

- Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

- Сез бик игелекле, рәхмәт!

- Зинһар, кичерегез!

- Туганкай!

- Күгәрченем!

- Хөрмәтлем.

- Бик зур рәхмәт!

3 уенчыга бирем :“Рәхмәт турында шигырь уйлап табарга.

4 уенчыга бирем: “Тылсымлы сүзләр” куллануның әһәмиятен аңлатырга.

Ә без исә “Рәхмәтләр турында”шигырь тыңлап үтик.

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

-Рәхмәт, - диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт! - диде.

Кыз җавапсыз

Калсын диме?

Җавап бирде:

-Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәт инде!

Малай аңа

Башын иде:

-Рәхмәтемә

-Рәхмәт өчен

-Рәхмәтеңә

-Рәхмәт, - диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде.

... Җиргә төшкән

Бияләйгә

Рәхмәт инде!,.

Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән бит! Дөрестән дә, безнең телебез бик ярлы әле, Безгә аны баетырга кирәк. Бер - беребезгә авыр сүзләр әйтеп, күңелне яраламыйк, Бу дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер - хөрмәт, игътибарлы мөнәсәбәт өмет итә. Шуңа күрә тормышыбыз нык булсын өчен һәрберегез әти - әни, әби - бабай, туганнарыгызны, дусларыгызны тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә кадерләгез.Ә хәзер, “Тылсымлы сүзләр” җырын тыңлап китик.

5 нче уенчыга бирем: (Патша турында әкият тыңлап, сорауга җавап бирәсе:)

Бер патша төш күргән.

Төшендә бөтен тешенең коелып бетүен күргән. Патшаның

төшенең нәрсә аңлатуын беләсе килгән, төш юраучы чакырган.

Төш юраучы:

Син озак яшәмәссең,үләрсең”,-дигән.Патшаның бу сүзләргә

ачуы килеп төш юраучыны төрмәгә япкан. Икенче төш

юраучыны чакыртканнар. Бу төш юраучы патшага:”Бу төшең

бик яхшы.Син бик озак яшәрсең,бәхетле гомер кичерерсең”,-дигән.Патша бу төш юраучыга бик күп байлык биргән.

Сорау- җавап:

-Ни өчен патша икенче төш юраучыны ошаткан?Төш юраучы нинди

булган?(яхшы сүзләр әйтә белгән,”Тәмле телле” булган...)

-Ә”Тәмле телле”булу өчен нинди сүзләр белергә кирәк?(“Тылсмлы, ягымлы сүзләр”)

(Хәрефләрдән иртән әйтелә торган ягымлы тылсымлы сүзләр төзергә)

(Хәерле иртә!Исәнмесез!Хәерле көн!Әссәламегаләйкем!)

(Г.Садә сүзләре, Р.Әхъярова көе. “Әссәламегаләйкем” җырын тыңлау.)

Болар барысы да исәнләшү төрләре булды.

Тагын ничек исәнләшергә була соң?

-бик озак күрешмәгән кеше белән (кочаклашып)

- ир-егетләр? (кул бирешеп)

- олы кешеләр белән? (исәнмесез,исем-отчество белән...)

- дус-ишләр белән? (привет,сәлам,нихәлләр?...)

Ситуация чишү:

Өч укытучы басып тора.Марат алар яныннан киткәндә: “Исәнмесез,Раилә Фаиковна,” –дип исәнләште. (Маратның хатасын табарга,нәтиҗә ясау).

Юлда барганда төрле ситуацияләр туа.Бу очракларда “Тәмле сүзләр” кирәк микән?Сез ничек уйлыйсыз?

а) Нияз автобуста утырып, урамны күзәтеп бара. Тукталышта

автобуска кечкенә бала күтәргән ана керә.Нияз тиз генә

урыныннан тора һәм болай ди.................Әни кеше дә әдәпле була.

...................ди ул малайга.

б)Автобус кинәт туктый. Нияз чайкалып китеп, бер өлкән

кешенең аягына баса.Ул абзый малайны ачуланырга тели.

Ниязның ..............................дип әйтүе була, абзый аны

Бу сүзләрне тагын нинди очракларда әйтергә була?

Рәхим итегез!

Рәхмәт!

Гафу итегез!

Зинһар өчен

Рәхмәткә каршы нәрсә дип җавап бирергә була?

Рәхмәт!

Дәү үс!

Бәхетле бул!

Балда,майда йөз!

Исән бул!

Тәүфыйгең артсын!

Кеше бер-берсе белән аерылышканда нинди “Тылсымлы сүзләр”әйтә ала?

Исән булыгыз!

Сау булыгыз”

Очрашканга кадәр!

Хушыгыз!

Көн үтә,кич җитә... Нинди Нинди тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк?

Хәерле кич! Тәмле төшләр!

Тыныч йокы! Исән-сау йоклап тор!

Сихерле урындык” уены.

Сихерле урындык куела. Анда утырган һәр укучының уңай яклары гына чагыла.

Комплимент” уены.

Урындыкта утыручыга комплиментлар әйтәләр.

Тылсымлы сүзеңне кызганма,

Син,дустым,сөйләшкәндә.

Ягымлы һәм мөләем бул,

Кешегә эндәшкәндә!

Тәмамлау өлеше.

Төрле - төрле гыйлем, һөнәр белмәк кирәк

Һөнәр, гыйлем мәктәбенә кермәк кирәк.

Мич башына гыйлемлекләр килеп кермәс,

Гыйлем өчен аһ - ваһ итеп йөрмәк кирәк

(Г. Камал)

Нәрсә ул гыйлем? Гыйлем ул - белем, фән.

Гыйлемле булу өчен бик күп китаплар укырга кирәк.

Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, күп файдалы нәрсәләрдер.Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз, балаларга да укырга онытмагыз !

- “Беренче рәхмәт”(Ә.Исхак с.)

-“Түрдән узыгыз”(Г.Садә с.)

Рәхмәтләр хакында”(Ш.Галиев с.)

-“Сиртмәле кое”(Җ.Тәрҗеманов.)

- З.Нури шигыре “Телең шешәр”.

-Ш.Галиев “Тыныч йокы?” шигыре.

-Б.Рафиков “Бишек җыры”

Тәрбия сәгатен язучы Рафаэль Төхвәтуллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

Ай ул җылы сүз! Күңелләргә сары май булып ята, дөньяларны ямьләндерә, беләкләргә көч бирә торган җылы сүз! Кешеләр шул гаҗәп шифалы байлыкларын нигә шулкадәр саран бүләк итәләр икән? Кешеләр бер-берсенә гел җылы сүзләр генә әйтешсәләр, ничек күңелле булыр иде!

Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Ә тәмле сүз әйтсәң, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тәмле сүзнең, күпме генә кабатласаң да, кадере бетми. Бүген ишеткән тылсымлы сүзләрне күбрәк куллансак иде! Рәхмәт сезгә, безнең уен-кичәбездә катнашуыгыз өчен!!!







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров355
Номер материала ДБ-007679
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх