Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать материал

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

                          «Нурлат гимназиясе»

 

 

 

 

3нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

 

 

 

Тема:

Исемнәрне гомумиләштереп    кабатлау

 

 

 

 

 

 

                             

 

                                        Укытучы: Гыйбадуллина Гөлназ Шакирҗан кызы.

 

 

 

 

 

                                    

 

2012 нче ел.

 


 

Тема:       Исемне гомумиләштереп кабатлау.

 

Максат: 1) исемнәрне гомумиләштереп кабатлау,өйрәнгән белемнәрен  ныгыту, системалаштыру;  2) чиста һәм дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.  3) туган җиргә, туган телгә ихтирам, ярату хисе тудыру.Татар теленең сүз байлыгына соклану уяту. Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау, материал: сәяхәт картасы, райондагы күренешләр белән слайдлар, индивидуаль карточкалар, тестлар.

 

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

 

          Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Исәнмесез балалар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен биш булсын,

Үзенә тартып торсын.

-Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

Әйдәгез әле, матур итеп, бүгенге көнне ,числоны языйк.

Истә тотабыз:

Язганда дөрес утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

Матур язу күнегүе (карточкада): бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.

Кызыл, нарат, үсә, урындык,  ява, рәсем, ,шакмаклы,лампочка, тәртипле,абый,таш.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

II.Белемнәрен актуальләштерү.

Бу хәрефләр арасында тылсымлы лары бар ,уйлап карагыз әле кайсыларын сайлап  язсагыз сүз килеп чыгар  икән.....һәм бу сүз безнең бүгенге  темабыз булыр....

                        ВГИЖЗСЛЕДМР

-Нинди сүз килеп чыкты? (исем)

-Рәхмәт. Без бүген дәрестә исем турында белгәннәрне кабатларбыз. Тактада эленгән чәчәкнең таҗлары серле. Аның артында сораулар. (Һәр бала чиратлап үзләре теләгән таҗны алып сорауларга җавап бирә баралар.)

Сораулар:

1.     Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

2.     Исемгә нинди сораулар куела?

     3.. Нинди исемнәр була?

      4.   Ялгызлык исемгә нәрсә атамалары керә?

      5.  Исем нәрсә белән төрләнә?

      6.  Исем нәрсәне белдерә?

      7.  Татар телендә ничә килеш бар?

-Рәхмәт балалар. Ә хәзер матур язу күнегүендәге сүзләрнең беренче хәрефләрен генә кушып укып карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты?(Нурлат)слайд

 

III-Әйе, укучылар. Районыбыз көннән – көн үсә, матурлана, берсеннән-берсематур биналар калкып чыга. Без бүгенге дәресебездә районыбыз буйлап бераз сәяхәт итеп алырбыз, бер үк вакытта исем турында белгәннәребезне дә кабатларбыз.Нурлатка,  шәһәр буларак, 51 яшь тулабыел.

-Сәяхәтебезне башлыйбыз.Юлыбыз җиңел булсынга җырлап барыйк.”Нурлатым” җыры.

1 тук. Беренче тукталышыбыз- элемтә бүлеге. Районыбыз бәйрәме турында элемтә бүлеге аша хәбәр җибәрербез.(Слайдта элемтә бүлеге күрсәтелә)

а ) Карточкада язылган сораулар урынына тиешле исемнәр куеп, җөмләләрне тулыландырып язарга:

Без Нурлат районында яшибез. (нәрсә?)көннән көн матура я,зурая бара.  Анда күпчелек (кемнәр?)яши.Районда (нәрсәләр?)чиста, матур. Бәйрәмгә күп (кемнәр?) килер.

б ) Сез бу хәбәрне кемнәргә һәм кайларга җибәрерсез? Һәр төркемгә икешәр мисал языгыз.

    Кеше исемнәре:

    Шәһәр исемнәре:

    Авыл исемнәре:

     Газета-журнал исемнәре:

Ә хазер без сезнең белән нәтиҗә ясарбыз башта игътибар белән карыйбыз..

Кем? соравының кешене белдергән сүзләргә генә куелуын аңлату.

1.   А) (1 слайд)

-      Бу кем?

-      Район башлыгыбыз Шарапов Наил Шакирович.

-      Татарстанның Президенты Минниханов Рөстәм Нургалеевич.

-      Татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай.

Әйдәгез әле бергәләп нәтиҗә ясыйбыз...Шулай итеп кешеләрнең исем, фамилияләре ничек языла?

-      Зур хәрефтән,ә тыгын нинди сүзләрне без баш хәрефтән язабыз??

-      Нәрсә? Соравының предметны белдергән сүзләргә куелуын аңлату.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп әйтергә.

Дуслар        Агачлар

Урманнар    Төлке

                 Куян           Балалар

Кошлар       Балыклар

Бу сүзләр арасыннан нәрсә? соравына җавап биргәннәрен генә әйтегез әле миңа.

Нәтиҗә ясау: Исемнәр кем? нәрсә? соравына җавап бирә.Нәрсә? соравын предметка гына куябыз, ә кешене белдергән сүзләргә Кем? Дип сорау куябыз. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез(җыр “Нурлатым”)

 

2 тук. Ә хәзер банкка кереп чыгыйк. (слайдта банк күрсәтелә) Биредә саннар,цифрлар белән эш итәләр. Без ни өчен керербез икән?

(Исемнәр берлек һәм күплек санда килә)

а) Берлек сандагы исемнәрне зәңгәр, күплек сандагы исемнәрне яшел төскә буярга.

 

имәннәр

аю

әбиләр

кош

чәчәкләр

китап

урманнар

кеше

балалар

 

б)Тиешле  урыннарга  кушымчалар өстә:

Нурлатта ун  мәктәп(ләр) бар.Мәктәп(ләр) зур һәм якты. Әти миңа өч китап(лар) бүләк итте. Китапханәдә китап(лар) күп. Безнең сыйныфта биш

малай(лар)  укый. Малай(лар) бүген ярышка бардылар.

Нәтиҗә ясау :   Берлек сандагы исемнәр бер предметны, күплек сандагы 

                      исемнәр күп предметны белдерә.

                          Сан белән килгәндә, исемгә күплек кушымчасы ялганмый.

Киттек алга таба (җыр)

3 тук. Ә хәзер район үзәгендәге иң күңелле урын-уенчыклар кибетенә кереп чыгыйк әле.

 (слайдта уенчыклар кибете кәрсәтелә)

а ) Укучыларга  уенчык лар таратыла. Һәр укучы үзенә туры килгән уенчык исемен килеш белән төрләндерә.

Һәр укучы үз уенчыгына 1 җөмлә төзи.

Нәтиҗә ясау: җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен исемнәрне килешләр белән төрләндерә белергә кирәк, ә килеш белән төрләндерә белү өчен килешләрне һәм сорауларын яттан белергә кирәк.

Искә төшерү.Укучылар җавабы тыңлана.

Ял минуты  (хәрәкәтләр белән):

Бассейнга барабыз,

Колач салып йөзәбез.

Йөзәбез, йөзәбез,

Арысак та түзәбез.

Арт белән дә йөзәбез,

Ал белән дә чумабыз.

Сәламәт булабыз, дип,

Шатлана, куанабыз.

 

4тук. Ә хәзер яраткан мәктәбебезгә кайтабыз.(слайдта үзебезнең мәктәп рәсеме)

б) Укучыларга карточкалар таратыла. Җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп, мәктәп сүзен килешләрен билгеләргә.

Мәктәп- гыйлем учагы. Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез.

 Мәктәпне бетергәннән соң да китаптан аерылмагыз. Мәктәптән кайткач, китапны билгеле бер урынга куегыз. Мәктәптә укуның максаты-тәрбияле кеше булу.

Ә хәзер бу тукталышта сезгә тест эшләү дә бирелә

1. Исем нәрсәне белдерә?  Слайд

 

    1) предметның эшен

 

    2)предметның билгесен

 

    3)предметны

 

Җавап: 3)

 

2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

 

    1) Кем? Нәрсә?

 

    2) Нинди? Кайсы?

    3) Ничек?

Җавап: 1)

 

3. Исем ул –

 

    1) сүзнең өлеше

 

    2)Җөмлә кисәге

 

    3) сүз төркеме

 

Җавап: 3)

 

4. Кайсы сүз уртаклык исем?

 

   1) Идел

 

   2)сандугач

 

   3) Алсу

 

Җавап: 2)

 

5.Исемнәр нәрсәләр  белән төрләнә?

 

  1)заман белән

 

  2) зат-сан белән

 

  3) килеш, сан белән

 

Җавап: 3)

 

(Укучылар түгәрәкләр белән җавап бирә)

IV Йомгаклау.

Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык

 

         Исем нәрсәне белдерә?

 

-         Аның сораулары?

 

-         Нинди исемнәр була?

 

-         Исем нәрсә белән төрләнә?

 

 

Юлыбыз тәмам. Район буйлап сәяхәт итү бергә-бергә бик күңелле булды.

Сәяхәтебезне җыр белән тәмамлыйбыз.(Нурлатым)

V. Укучыларны бәяләү

VI.Өй эше:

Төрле килешләрдәге исемнәрне  кулланып, 6җөмлә язарга.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 093 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.08.2015 1918
    • DOCX 24.6 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 8974
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 47 человек

Мини-курс

Музыкальная культура: от истории до современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе