ТЕМА: Бердәм
дәүләт тестын хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.
МАКСАТ : 1) Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.
2) Логик
фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген,
диалогик, монологик сөйләмне үстерү.
3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Таратма
материал: битләр ,каләмнәр,карточкалар.
ДӘРЕС
ТИБЫ : дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни
кабатлау-йомгаклау
дәрес.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ
(эчке һәм тышкы әйләнә) , СИМАЛТИНИУС
РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер-
берсе белән тикшерәләр)
, ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)
Практикум
дәрес, биремнәр үтәү.
Дәрес барышы:
1. Оештыру
өлеше:
1) Укучыларның
дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
- Исәнмесез, укучылар.Дәресебезне татар теле белән дәвам
итәбез. Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып дәүләт
йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрен кабатлыйбыз.
- Укучылар, дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрендә
тел гыйлеменең нинди тармакларына басым ясала ?
( Фонетика,морфология,лексикология,синтаксис,орфография,орфоэпия)
Хәзер без төрле алымнар кулланып имтиханда еш очрый торган фонетика,
морфология, синтаксис
тармакларын кабатлап үтәбез.
ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә).
- Укучылар хәзер түгәрәккә басабыз.1 нче төркемдәге укучылар
түгәрәкнең эчке ягына басалар.Түгәрәкнең тышкы ягына 2 нче төркемдәге
укучылар баса . Мин сезгә фонетика һәм морфология буенча сораулар бирәм, сан
буенча алга атлыйбыз.
1.1нче сораудан соң 2 нче
төркемдәге укучыларлар гына атлый.
Татар телендә ничә сузык хәреф бар? (9)
Хәзер шулкадәр адым атлыйбыз.
Иптәшләрегезне сәламлисез.
Гомуми сорау: Фонетика нәрсәне өйрәнә?Аның үзенчәлекләрен
әйтегез? Җавапны тышкы якта торучылар бирә. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес
җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз.
- Өстәмә җаваплар бармы?(Укучылар җавап бирәләр)
б. Хәзер
эчке яклар сәгать уңаена атлыйлар.Сорау: Татар телендә ничә саңгырау тартык
бар?(13 адым атлыйлар)
Төркемгә сорау: Тартык авазларга характерестика бирегез? Җавапны
эчке як бирә.( Җавап бирәләр) Өстәмәләр бармы?
в.Татар телендә ничә сүз
төркеме бар?( 12 адым атлыйлар)
Төркемгә сорау: Морфология турында нәрсәләр беләсез? Җавапны каршы
як иптәшенә тышкы як дәлилли.
Нәтиҗә : Димәк , фонетика авазларны өйрәнә торган фән.Тартыкларга
һәм сузыкларга бүленә. Сузыклар шаудан гына тора, ә тартыклар да шау да ,тавыш
та катнаша.
Морфология- сүз төркемнәрен өйрәнә. Аның 12 төркемчәсе бар. Исемнәр
килеш, тартым, зат-сан, барлык юклык белән төрләнәләр.Рәвеш төрләнми торган сүз
төркеме. Фигылләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.Морфология 3 төргә бүленә:
Мөстәкыйль сүз төркемнәре (Исем,фиг.,рәв,алмашл,аваз ияртеме,сан,сыйфат),
бәйләгеч сүз төркемнәре (Бәйлек, теркәгеч), модаль сүз төркемнәре( Ымлык,
кисәкчә)
-Укучылар, хәзер үз
урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин укучылар.
2.Сезнең алдыгызда биремле
җөмлә бирелгән .
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ(
бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр.
( Уралның салкын кышы урмандагы җәнлекләрне озын кышка тизрәк
хәзерләнергә мәҗбүр итте)
1нче төркем җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә.
2 төркем сүз төркемнәре ягыннан тикшерә.(2 минут )
-
Эшне һәр төркемдәге 1 нче
партнёр чиратлап үз җавабын әйтә башлый Беренче төркем башлый.( Укучылар
җавапларын әйтәләр)
-
Эшне һәр төркемдәге 1 нче
партнёр чиратлап үз җавабын әйтә
( Укучылар җавапларын әйтәләр)
3.ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН
(уйла, яз, анализла)
Хәзер 2 төркемгә дә җөмләләр
бирелә .Шул җөмләләргә язмача синтаксик анализ ясыйсыз.(1 минут)
Бирем 2. 1нче төркем.Җөмләгә синтаксик
анализ ясарга.
Берәве дә өшемәгән, туңмаган, әйтерсең
лә кыш бөтенләй булмаган .
Бу – иярченле кушма җөмлә. Граматик
нигезләре:беренче җөмләдә – Берәве дә өшемәгән,туңмаган, икенчесендә – кыш
булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә.Иярчен җөмлә –
аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә
теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч
сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр.
-Синтаксик анализга нәтиҗә ясап, җөмләнең
схемасын төзибез:
[ … ], (әйтерсең лә …)
Бирем .2. 2нче төркемгә. Җөмләгә
синтаксик анализ ясарга.
Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын
оныткан, ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде.
Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән
тора.
Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан;
Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул
бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара –
санау интонациясе.Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер
куела.
Җөмләнең схемасы:
[ … ], [ … ]
Төркемнәрдә эшләгән эшләрегезне сул як җилкәдәш иптәшләрегезгә анализлыйсыз.
Димәк , без синтаксис бүлегендә җөмләгә синтаксик анализ ясауны
искә төшердек.
5. Йомгаклау:
Димәк, укучылар А һәм В өлешләрен эшләү өчен бигрәк тә морфология,
синтаксис , фонетика бүлекләрен белү мөһим.
1) Өй эше
бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.
1
төркемгә 10 сораудан торган морфология тармагы буенча, ә 2 нче төркемгә
фонетика бүлеге буенча тест сораулары төзеп килергә.
Дәрес
бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.
Дәрескә
үзанализ
ТЕМА:
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.
МАКСАТ : 1)
Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.
2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку
активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне
үстерү.
3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Таратма материал:
битләр ,каләмнәр,карточкалар.
ДӘРЕС
ТИБЫ : дәүләт йомгаклау
аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС РАУНД
ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән
тикшерәләр.
ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)
Практикум
дәрес, биремнәр үтәү.
Эш
формасы: гомумсыйныф.
Эш
төрләре: телдән сөйләм, карточкалар белән эш,группа белән эш
Эш
режимы: укытучы – сыйныф, укытучы – укучы, укучы – укучы.
Дәрес
программа буенча ДЙА га әзерлек.
Дәрестә
куелган максатларга ирештем дип уйлыйм, чөнки дәреснең һәр этабындагы эш төрләре,
алым – методлар минем өчен әлегә яңа ,ләкин бу методларны өйрәнү өстендә
эшлибез.Бу укучыларга бик ошый, чөнки аңлашылмаган бүлекләрне бер- берсенә
аңлаталар һәм нәтиҗәсе дөрес җавап килеп чыга.Уен формасында фәнне яхшырак
үзләштерү тудыра. Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге эш төрләре, метод –
алымнары кулланылды:
ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС
РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән
тикшерәләр)
ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла).
Эш
формасы – гомумсыйныф, чөнки балалар дәрестә барысы бергә сорауларга җавап
эзләп, нәтиҗәләр ясадылар, бу форма, минем фикеремчә, дәрестә уңышлы булды,
чөнки тема дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләреннән алынды .
Мин
иң беренче фонетика һәм морфология тармагыннан башлап җибәрдем.Чөнки бу темалар
синтаксиска караганда җиңелерәк бирелә.Аннан соң гына синтаксис өлешенә
күчтем.Ягъни баскычлап кабатладык.
Дәрестә
кулланылган эш төрләре, метод – алымнар барысы да балаларның яшь үзенчәлекләрен
исәпкә алып төзелде, дәрестә куелган максатларга ирешелде дип уйлыйм, чөнки
балалар дәрес ахырында үзләре нәтиҗә чыгардылар .
Дәресемнән
мин канәгать.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.