Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”
Исем
сүз төркемен кабатлау
Татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова
Р.М.
Тема:
Исем сүз төркемен кабатлау.
Дәрес формасы: “Йолдызлы сәгать”. Уен – дәрес.
Максат:
Укучыларның исем темасы буенча алган белемнәрен тикшерү, системага салу, гамәли
куллана алуларына ирешү.Укучыда туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Йолдызчыклар, 0 – 6 га кадәр саннар язылган карточкалар, биремле
плакатлар.
Дәрес барышы:
1.
Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Кем дежур?
Бирелгән ребусны чишик:
ИПИ СӨТ ЙӨЗЕК МӘК (Исем)
Ә дәреснең ни рәвешле үтәчәген белү өчен шушы
кроссвордларны чишәргә кирәк.
1. Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме
(сыйфат).
2. Әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре
төрле булган сүзләр (аноним).
3. Телнең сүзлек составы турындагы фән (лексикология).
4. Бер иҗектә килгән ике сузык аваз (дифтонг).
5. Тавыштан һәм шаудан яки шаудан гына торган аваз
(тартык).
6. Төшенчәне белдерә торган иң кечкенә лексик берәмлек
(сүз).
7. Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган фән
(фразелогия).
8. Тавыштан гына торган аваз (сузык).
1.
Мәгънәдәш сүзләре
(синоним).
2.
Тәмамланган уй-фикерне
белдерә (җөмлә).
3.
Сүзнең бәйләгеч кушымчаларын
алып ташлагач калган өлеше (нигез).
4.
Сүзнең төп мәгънәле кисәге
(тамыр).
5.
Тел белеменең сөйләм
авазларын өйрәнә торган бүлеге (фонетика).
6.
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
белдерә торган сүз төркеме (фигыль).
Әйе, бүген дәресебез “Йолдызлы сәгать” рәвешендә барачак.
Максатыбыз исем темасын кабатлау. Кабатлауны телдән алып барырбыз. Иң элек исем
турында искә төшерик.
Исем нәрсәне белдерә? Нәрсәләр белән төрләнә? Нинди исемнәр
була? Җөмләдә нинди җөмлә кисәге булалар?
Морфологик анализ тәртибен әйт.
Кабатлау.
2. Мин сезгә таблицадагы сүзләр буенча сораулар бирәм. Сез саннар язылган
карточкаларыгызны күтәреп җавап бирергә тиеш буласыз. Мин әйткән белән
килешсәгез – 0. әгәр килешмәсәгез, хаталы сүз санын тәртип буенча күтәрерсез.
Дөрес җавап биргән укучы “йолдыз”
ала.
Минемчә, биредә барлык сүзләр дә исем сүз төркеменә керә:
1. кызыл. 2. өстәл. 3. чәчәк. 4. күлмәк.
Әйе, 1 – сыйфат.
Минемчә, барлык сүзләр уртаклык исемнәр:
1. шәһәр. 2. журнал. 3. кеше. 4. мәктәп. 5. китап.
Әйе, 0.
Минемчә, барлык сүзләр дә ялгызлык исемнәре:
1. Тукай. 2. Алмачуар. 3. Лаеш. 4. Калфак. 5. Роза.
6. “Шүрәле”.
Әйе, 4 – уртаклык исем.
Минемчә, барлык исемнәр дә берлек санда:
Әйе, 0.
Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр?
Нинди исемнәр уртаклык исемнәр?
Исемнәр килеш белән дөрес төрләндерелгән:
1. Алма. 2. Алманың. 3. Алманы. 4. Алмага. 5.
Алмадан. 6. Алмада.
Әйе. 3 – 4.
Минемчә, баш килештәге исемнәр ия булып килгән:
1.
Яхшы сүз балдан татлы.
2.
Чәчәкле җәй җитте.
3.
тел күрке – сүз.
4.
Бүген мин әкият яздым.
5.
Мәктәп бакчасында алмалар
өлгерде.
Әйе, 3 – 4 – 5. Баш килештәге исемнәр аергыч була.
Тагын нинди килештәге исемнәр аергыч була? (иялек килешендәге: илнең
төтене дә хуш исле).
Минемчә, бу җөмләләрдәге юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр
барысы да тәмамлык була.
1.
Татарга тылмач кирәкми.
2.
Бу турыда Алсудан сорагыз.
3.
Бу материал укучыларда
бар.
4.
Җәен лагерьга балалар
килде.
5.
Әни бакчадан керде.
6.
Илдә булса – үлмәссең.
Тагын нинди килештәге исемнәр (төшем килешендәге) тәмамлык була?
Җөмләләр дәфтәрләргә яздырыла.
Минемчә, кушымчалар исемгә билгелелек төсмере өсти.
1. игенченең. 2. икмәкне. 3. таңның. 4. башакның. 5.
кырны.
Әйе, 0.
Предмет яки зат билгеле булмаса, исем нинди килештә белдерелә? (Баш
килештә).
Икмәк турында нинди мәкальләр беләсез?
3 – 4 мәкаль дәфтәрләргә яздырыла һәм мәгънәсе аңлатыла.
Физкультминут. “Игенче”. Җыр.
Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау:
1. алма. 2. алманың. 3. Алманы. 4. алмага. 5.
алмадан. 6. алмада.
Әйе, 3 – 4 алышынган.
Килешләрнең сорауларын искә төшерү.
Килеш кушымчалары нәрсәгә хезмәт итә?
Минемчә, тартым белән төрләнгән исемнәр тиешле тәртиптә урнаштырылган:
1. дәфтәрем 2. дәфтәрең 3. дәфтәре 4. дәфтәрләре 5.
дәфтәрләрегез
6. дәфтәребез.
Әйе, 4 – 6 алышынган.
Беренче зат тартымлы исемне килеш белән төрләндерергә.
Минемчә, барлык исемнәр дә сүзләрне кушу юлы белән ясалган.
1. төнбоек 2. карабодай 3. алъяпкыч 4. белем 5. билбау
Әйе. 5 – ясагыч кушымча ялгау юлы белән фигыльдән исем ясалган.
Сүзләрне кушу юлы белән тагын нинди исемнәр ясала? (парлы, тезмә) (аң-белем,
кура җиләге).
Минемчә, исемнәр исем сүз төркеменнән ясалганнар:
1. эшче 2. сөенче 3. сызыкча 4. юлдаш 5. яшелчә
2;5 – фигыльдән, сыйфаттан.
Исемнәрне күплек санда әйтегез.
Исемнәр тагын ничек ясала?
Аваз составын үзгәртү (әҗәт – хәҗәт)
Мәгънәсен үзгәртү (йомгак, түгәрәк)
Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчерү (үлчәү – исем, үлчәү –
фигыль)
Сүзләрне кыскарту (КДУ)
Морфологик анализ. Карточкалар өләшенә.
Минемчә, бирелгән сүзләр антоним исемнәр.
1.
яз – көз.
2.
Җәй – кыш.
3.
Йөз, бит, чырай.
Әйе, 3 – синоним сүзләр.
Антоним исемнәр белән мәкальләр әйтергә.
Мәкальләрне дәфтәрләргә яздыру. Мәкальләрнең мәгънәләре аңлатыла.
3.Йолдызларны санап, билгеләр кую.
12 йолдыз – “5”ле, түбән – “4”
ле.
Өй эше: Исемнәр (антоним, синоним) кулланып хикәя төзергә.
(Ирекле темага).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.