Инфоурок Другое КонспектыТатар теленнән дәрес конспекты

Татар теленнән дәрес конспекты

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Чистай шәһәренең

“3 нче гимназия”се

 

 

 

 

Информацион-коммуникатив һәм уен

технологияләре нигезендә

 “Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”

дигән темага дәрес планы.

( 2 нче сыйныф,татар төркеме)

 

Төзеде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Мифтахова Г.Д.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014

 

 

 

Тема.”Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”

Дәрес максатлары.

Белем бирү максаты: исем,сыйфат,фигыль сүз туркемнәре турындагы белемнәрне камилләштерү;

Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Тәрбияви максат: укучылар күңелендә бер-берсенә һәм башкаларга карата дуслык мөнәсәбәтен формалаштыру.

 

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

 

Метапредмет нәтиҗәләр.

 

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне (биремнәрне)таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

 

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда эшли белү (күршең белән хезмәттәшлек итү).

 

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

 

 

Дәрес тибы: уен-дәрес

 

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация.

 

Сингапур структуралары: релли робин, сорт кардс,микс-фриз-груп

 

 

 

 

-2-

 

 

 

Дәрес планы

I.Оештыру:

1)исәнләшү,хәл сорашу;

2)һава торышы турында сөйләшү;

4)уңай психологик халәт тудыру.

 

II.Актуальләштерү:

1)дәреснең темасын билгеләү;

2)дәрескә максат һәм бурычлар кую;

3)ярдәмче герой белән танышу;

4)укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру;

5)өй эшен тикшерү(“Релли робин”)

 

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)кем?нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне төркемләү;

2)төшеп калган фигыльләрне кую;

3)ял минуты “Микс-фриз-груп”

4)сыйфатларның антонимнарын табу;

5)”Сорд кардс” структурасы.Сүзләрне төркемнәргә аеру.

6)дуслык турында сөйләшү

 

 

IV.Өй эше: кроссворд чишәргә.

 

V.Рефлексия.

 

VI.Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-3-

 

 

Дәрес барышы

I.1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!

-................

-Хәлләрегез ничек?

-...................

-Рәхмәт,минем дә хәлләрем әйбәт.Укучылар,әйдәгез әле,кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк.

-...................

2.-Утырыгыз.Ә хәзер,әйдәгез әле,укучылар,тәрәзәгә күз салыйк.Хәзер нинди ел фасылы?

-.................

-Бүген көн нинди?Һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

-.................

-Әйе шул,бик дөрес әйтәсез,укучылар. Яз ул табигатьне генә түгел,кешеләрнең дә күңелләрен уята.Кәефне күтәрә. Яз безнең дәресебезгә дә керсен. Сезгә уңышлы көннәр бүләк итсен.

-Хәзер экранга күз салыйк әле.Монда нәрсә күрәсез?

- .................

-Сез бу хәрефләрнең парларын әйтергә тиешсез.

З У С Д О Р Г Ы М Н А Р Ы

(Укучылар парларын әйтәләр.

с ү з т ө р к е м н ә р е )

-Нинди сүз  килеп чыкты?

        (Сүз  төркемнәре.)

-Сез ничек уйлыйсыз,бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр икән?

        (Сүз төркемнәре турында)

-Әйе.Без бүген сүз төркемнәре иленә барырбыз.

-Ә без,укучылар,сүз төркемнәрен беләбезме соң? Без кайсыларын өйрәндек?

         (Әйе,беләбез.Исем,сыйфат,фигыль сүз төркемнәрен өйрәндек.)

-Ә сез ничек уйлыйсыз,без бүген дәресебездә нәрсәләр эшләрбез икән?

         (Сүз төркемнәрен кабатларбыз,кагыйдәләрне искә төшерербез   һ.б.)

-Бик дөрес. Без сезнең белән үзебез өйрәнгән сүз төркемнәрен кабатларбыз,кызыклы күнегүләр дә эшләрбез.Иң кызыгы ,без сүз төркемнәре иленә барып кайтырбыз.

(Шулвакыт дәрескә Кирлемән килеп керә.)

-4-

Кирлемән. Бернәрсә дә эшли алмассыз,кызык та булмас.Мин барысын да бутап бетердем инде.

-Син кем?

Кирлемән. Мин –Кирлемән.

-Укучылар, безгә кунак килгән.Ничек каршы алырга кирәк?

          (Исәнмесез,Кирлемән)

Кирлемән.(исәнләшми)Сез нишләп утырасыз монда,барыгыз кайтып китегез.

           (.............................)

-Әйдәгез,Кирлемәнгә аңлатыйк әле.Без монда нишлибез?

           (Без укырга килдек .Һ.б.)

-Ишеттеңме,Кирлемән.Безне алда төрле кызыклы эшләр көтә.

Кирлемән. Эшли алмассыз.Сез эшләрлек ясамадым мин.

-Ә безгә булышырлар.

Кирлемән. Кемнәр?

-Дуслар.

Кирлемән. Дуслар? Ул дуслар нигә кирәк? Нәрсә эшләп була алар белән?Нәрсә ул дуслык? (кулын селти) Әй лә,мин киттем.

-Ә син китмә,Кирлемән. Кал безнең дәресебездә.Бу сорауларыңа да җавап табарсың.

Кирлемән. Юк,калмыйм.

-Ярар,алайса,калма.

Кирлемән. Юк,калам.

-Калсаң,утыр менә шунда.Ә без,укучылар,юлыбызны башлыйк.Иң элек бүгенге числоны язып куегыз.

       (Дәфтәргә число языла)

-Үзегез белән юлга китап,дәфтәр,каләм һәм белемнәрегезне алырсыз.

Белүемчә,сүз төркемнәре патшалыгы калын урман уртасында.Юлны тапсак,барып җитәрбез.Безгә карта ярдәм итәр. (Сөйләгәндә Кирлемән картаны яшереп куя.)

-Укучылар,картаны таба алмыйм.

         (Укучылар,кирлемән алганын әйтәләр)

-Син алдыңмы,Кирлемән?

Кирлемән.Ю-ю-юк.

-Ә без картасыз да юлны табарбыз.Безгә Акбай ярдәм итәр.

    (Экранда Акбай рәсеме чыга. Күбәләкләр белән уйный).

-5-

Кирлемән. Ул бит сезне күрми.Күбәләкләр белән уйный ул.

-Исегез китмәсен,укучылар.Әгәр сез өйдә эшләгән эшләрегезне укысагыз,ул безгә дә игътибар итәр.

Өй эше   эт нишли? Һәм нинди эт? сорауларына җавап язарга иде.

-Хәзер сез “Релли робин” структурасы буенча эшлисез. Җилкәдәш иптәшегез белән бер-берегезгә чиратлашып әйтеп тикшереп чыгасыз.вакыт куела,игътибарлы булыгыз.

          (Парларда эшлиләр.Ахырда ике укучыдан сорала).

-Бик яхшы Өй эшен дөрес эшләгәнсез. Акбай да безне ишетте,безгә карап тора башлады.Ул безнең юлдашыбыз булыр.

-(Слайдта юл күрсәтү билгесе чыга.Тик анда язулар юк).Киттек,укучылар.

Кирлемән. Барыгыз,кая барасыз?Юлны таба алмассыз.

-Карагыз әле,укучылар,Кирлемән начарлык эшләп өлгергән,нишлибез?

Кирлемән. Берни эшләмисез.Кайтып китәсез.

               (экранда Карлыгач рәсеме  һәм бирем чыга.

Бирем. Исемнәрне икегә аерып, дөрес юл күрсәтсәгез, сез дә юлыгызны дәвам итә алырсыз.

 

Сүзләр.        Ат,куян,әни,алма,бабай,агач,аучы,урман,дус,дуслык,малай,укучы.

             (Укучылар исемнәрне кем? Нәрсә? сорауларына карап бүләләр.)

-Димәк.укучылар,сез исемнәрне ничек итеп бүлдегез?

             (................)

-Ә без кемгә рәхмәт әйтергә тиеш инде?

            (Карлыгачка)

-Рәхмәт инде,Калыгач дус,безгә юл күрсәттең.

-Ә бу нәрсә индн тагын.”Моннан үтә алмассыз!”- дип язылган.

Кирлемән. Үтә алмыйсыз шул,басманың такталарын сындырып бетердем мин.

   (Экранда  Су анасы рәсеме һәм бирем чыга.

    Бирем. “Мәкальләрне дөрес дәвам итсәгез,бар да яхшы булыр.”

 

Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың   ...     .

Дуслык тау   ...    .

Дус авырлыкта     ....   .

(беленер,ашый,булсын,йөгерә.күчерә,сөйли)

-6-

    (Смарт тактада эшләнә).

 

-Булдырдыгыз,укучылар.Әйтегез әле,сез монда кайсы сүз төркемен кулланып эшләдегез?

      (............................)

-Бик дөрес.Ә фигыль нәрсәне белдереп килә?

     ( ..............................)

-Ә бу мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә?

      (...............................)

-Без Су анасына да рәхмәт әйтик,ул безгә булышты.Рәхмәт инде,Су анасы,син чын дус икәнсең.

-Арыдыгызмы,укучылар?

      (..............................)

-Әйдәгез,ял итеп алабыз?Син дә,Кирлемән,кил безнең яныбызга.”Микс-фриз-груп”.Музыка астында биисез,музыка туктагач,мине тыңлыйсыз 1әм биремне үтисез.

1)Без ничә сүз төркеме өйрәндек?     (3)

2)Исем сүз төркеменең ничә соравы бар?    (2)

3)Сыйфатның ничә билгесен аерабыз?       (5)

4)Фигыль сүзе ничә иҗектән тора?        (2)

-Булдырдыгыз.Урыннарыгызга утырыгыз.Күрдеңме,Кирлемән,бергә дус булып эшләү һәм ял итү ничек рәхәт?

Кирлемән. Күрдем.

-Юлыбызны дәвам итәбез. Ә бу күбәләк нишләп ятьмәгә эләккән.Әйдәгез,булышыйк әле.

Күбәләкнең сүзләрен укыйлар.”Үрмәкүч сүзләрен югалткан.Мин гаепле ,дип уйлый.Дуслар,ярдәм итегез.Монда язылган сүзләрне капма-каршы мәгънәдәгесен языгыз.”

-кем шулай эшләде икән?

Кирлемән. Кем булсын,мин урладым ул сүзләрне.

-Ә без табарга ярдәм итәрбез. Укучылар дәфтәрләрегезгә бу сүзләрнең капма-каршысын языгыз.

(Укучылар язалар.Бер-берсенә биреп тикшерәләр. Аннары тактадагы белән үзләренекен чагыштыралар.)

-Дәфтәрләрегезне алышып,бер-берегезнекен тикшерегез.

-Хәзер тактадагы белән чагыштырыгыз. Берүк хаталар калмасын Безгә күбәләкне азат итәргә кирәк.

-Күрдегезме.күбәләк безгә рәхмәт әйтеп,киң кырларга очып китте.

-7-

- Нинди матур алан! Ә бу  сүзләр нишләп кая барырга белмичә басып торалар?(Экранда сүзләр).

Кирлемән. Мин бутап бетердем аларны,мин адаштырдым.

 

-Ә без тәртипкә китерербез.

Шүрәле сүзләрен укыйлар.”Сүзләрне төркемләп,үз өйләренә урнаштырыгыз”.

-(“Сорд кардс” структурасы буенча.) Мин сезгә әлеге сүзләрне өләшеп чыгам. Сез аларны төркемнәргә аерыгыз. Ничек итеп бүләрсез, ничә төркем килеп чыгар, анысын үзегез уйлыйсыз инде.Ахырда аңлатып бирәсез.

(“Сорд кардс” структурасы буенча эшлиләр.Эшләп бетергәч,укучылар аңлаталар.Ахырда тактада җавап чыга.)

-Булдырдыгыз.Карагыз әле,сүз төркемнәре бергәләшеп,үзара дус булып,менә нинди матур җирдә яшәп яталар икән.Алар бергә дус булып яшәгәнгә,җирдә матур шигырьләр,хикәяләр,әкиятләр барлыкка килә,матур җырлар туа.

-Әйдәгез,Кирлемәнгә дуслыкның ни икәнен,дусларның ник кирәген тагын бер тапкыр аңлатып китик әле.Сез аңа нәрсәләр әйтә алырсыз икән?

       (Дуслык-ул зур байлык. Дуслар белән бик күңелле. Дуслар авыр вакытта ярдәм итәләр. Һ.б.)

-Я,Кирлемән,аңладыңмы инде,тәртибеңне үзгәртәсеңме,кирелегеңне ташлыйсыңмы?

-Аңладым инде,аңладым. Тик минем бер дустым да юк бит!?

-Гел шундый киребеткән малай булсаң,начарлык кына эшләп йөрсәң,синең беркайчан да дусларың булмаячак.

-Ә мин бүтән андый булмам.Мине дә үзегезгә дус итегез әле?!

-Ярар,Кирлемән.Укучылар риза булса,мин риза.

    (...............................)

-Мин бит яхшы да була беләм.Мин сезгә кызыклы биремнәр дә әзерләдем. Ә сез сүз төркемнәрен бик яхшы өйрәнгәнсез. Әгәр дә өйрәнмәгән булсагыз,мин куйган киртәләрне җиңә алмас идегез.

-Яхшы,Кирлемән,рәхмәт. Без ул биремнәрне өй эше итеп бирик. Шулай итеп,укучылар,өй эшен язып куябыз.Өй эше:Кроссвордлар чишеп килергә.

-Безнең бүгенге дәресебез тәмамланып килә.Укучылар,бүгенге дәрес турында фикерләрегез ничек? Сезнең алдыгызда өч алмагач. Алар сездән алма көтеп торалар. Сезгә дәрес ошаса,бар да аңлашылган булса,алмаларыгызны беренче агачка куярсыз. Бик ошап бетмәсә,ниндидер авырлыклар булса,икенче агачка эләрсез. Кызык булмаган булса,бернәрсә дә аңлашылмаса, өченче агачка эләрсез.

    (Рефлексия. )

Кирлемән. Ә миңа дәрес бик ошады мин алмамны менә монда куям.

-Яхшы. Сезнең дәрескә фикерләрегезне белдек.Әйдәгез,бергәләп нәтиҗә ясыйк әле. Бүген без нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр эшләдек?

-8-

(Сүз төркемнәрен кабатладык. Төрле биремнәр эшләдек.Дуслык турында сөйләштек.

Кирлемән белән таныштык,аны үзебезнең дустыбыз иттек. Һ.б.)

-Ә безгә кемнәр ярдәм итте?

  (Акбай,Шүрәле,Су анасы һ.б.)

-Ничек уйлыйсыз,ә алар кайдан килгәннәр?

        (Г.Тукай әкиятләреннән,шигырьләреннән)

-Бик дөрес. Әле кичә Тукай абыебызның туган көне дә иде,шулай бит.

- Сез дәресләрдә алган белемнәрегезне кулланып,төрле биремнәр эшләдегез.Без бергәләп кызыклы гына сәяхәттә булдык.Дуслык турында сөйләштек. Сез бүген бик тырышып эшләдегез.Актив булдыгыз.Бигрәк тә  .........................................................    . Аларга “4”ле һәм “5”ле билгеләре булыр.

-Дәрес бетте,чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-9-

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән дәрес конспекты"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Патентовед

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.11.2016 1472
    • DOCX 27.8 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мифтахова Гулия Дамировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мифтахова Гулия Дамировна
    Мифтахова Гулия Дамировна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17248
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешный педагог: навыки самозанятости, предпринимательства и финансовой грамотности

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Развитие предметно-практических действий, игровых навыков и математических представлений у детей раннего возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе