Инфоурок Другое КонспектыТатар теленнән дәрес конспекты "Тема: Сыйфат фигыль" 6нчы сыйныф

Татар теленнән дәрес конспекты "Тема: Сыйфат фигыль" 6нчы сыйныф

Скачать материал

Тема: Сыйфат фигыль

Максат:

1.белем бирү: затланышсыз фигыльләр турында белешмә бирү; сыйфат фигыль төшенчәсен формалаштыру; аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгын, җөмләдәге вазифасын ачыклау;

2.үстерү: фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

3.тәрбияви: табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек (Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов “Татар теле” 6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) 83-86 битләр.

Дәрес барышы:

I.    Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2.Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик әле. Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.

- Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

3. Белемнәрне тигезләү. (2 нче слайд)

 

- Узган дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

Көтелгән җавап: Шарт фигыль турында сөйләштек.

- Шарт фигыль нинди фигыль төркемчәсе? Нәрсәләр белән төрләнә? (модельне искә төшерү)

Үзбәя.

4. Өй эшен тикшерү.

а) 146 нчы күнегү. Шарт фигыльләргә морфологик анализ.

б) ярым иҗади: шарт фигыль кергән сынамышларны уку. (Төтен югары күтәрелсә, көн салкын була. Саескан кычкырса, кунак килә. һ.б.)

в) иҗади: “Тылсымчы булсам...”

Үзбәя.

5. УМ кую ситуациясе. (3 нче слайд)

Бирелгән модельне тутырып бетерергә, дәрескә уку мәсьәләсе куярга.

 

-Димәк, бүген дәрестә затланышсыз фигыльләргә керәбез. Фигыльнең кайсы төре җитми?

Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль.

Үзбәя. Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

II.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү.(4 нче слайд)

1.   Тактага язылган җөмләләрне уку. Калын хәрефле сүзләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язып алырга, сорау куярга, нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыкларга.

Торган җирем – сыйфат фигыль, нинди? соравына җавап бирә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч. Сөйгән халкым-сыйфат фигыль, нинди? соравына җавап бирә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч.һ.б.

 

 

Үзбәя.

2.   Бирелгән җөмләләрдән сыйфат фигыльне табып, сыйфат һәм фигыль билгеләрен аерырга. Әйткән сүз — аткан ук (мәкаль). Кыз кеше, кеше арасына кияр күлмәге юк (Ф.Хөсни).

Әйткән (сүз)-1) сыйфат кебек исемне ачыклый, нинди соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була;2) фигыль кебек эш-хәлне белдерә, үткән заманда, барлыкта, төп юнәлештә.һ.б.

3.   147 нче күнегү. Текстны күчереп языгыз. Сыйфат фигыльләрне табыгыз, нинди сүзне ачыклавын, кайсы заманда килүен әйтегез.

Үзбәя.

4.   Сораулар буенча сыйфат фигыльнең моделен төзү. (5нче слайд)

 

- Сыйфат фигыль нинди фигыль төркемчәсе, нәрсәне белдерә?

- Кайсы сүз төркемнәренең уртак билгеләрен үз эченә ала?

- Сыйфат һәм фигыль билгеләрен күрсәтегез.

- Нинди җөмлә кисәге булып килә.

Модельгә таянып, сыйфат фигыльгә билгеләмә бирү.

Үзбәя.

III.       Рефлексия, бәяләү.

1.   -Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?Ничек чиштек? Нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль турында өйрәндек. Сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия булуын белдек. Сыйфат фигыльне табуга күнегүләр эшләдек.

2.   Гомуми бәя кую.

3.   Өй эше бирү:

а) 160 нчы күнегү.

ә) тел турында сыйфат фигыльләр кергән мәкальләр язып килегез.

б) сыйфат фигыльләр кулланып, “Кышкы табигать” темасына кечкенә күләмле инша языгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән дәрес конспекты "Тема: Сыйфат фигыль" 6нчы сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель службы приёма заявок

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 334 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.11.2016 719
    • DOCX 17.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарубина Люция Нафисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарубина Люция Нафисовна
    Зарубина Люция Нафисовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3398
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Личность в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 14 регионов

Мини-курс

Разработка и проведение онлайн-обучения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: вопросы здоровья и безопасности во время тренировок

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе