Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы

Татар теленнән эш программасы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


«Рассмотрено»

Руководитель МО

_____ /______________ /

ФИО

Протокол №____ от

«___» _________ 20 ___г.




«Согласовано»

Заместитель директора по УР МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

«___» _________ 20 ___г.


«Утверждаю»

Директор МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

Приказ № ______ от

«___» _________ 20 ___г.






РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарскому языку в 8 классе

учителя первой квалификационной категории МБОУ

«Джалильская средняя общеобразовательная школа №1

с углубленным изучением отдельных предметов»

Сармановского муниципального района РТ

Вахитовой Лайсан Асафовны



Рассмотрено на заседании

педагогического совета протокол №___

от «__» «__________» 20___г








2015 – 2016 учебный год




Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче А һәм Б сыйныфлары  өчен татар теленнән  эш программасы (татар төркеме өчен)



Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф” турындагы законы. – 2012 ел, 29 нчы декабрь, № 273-ФЗ.

  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф” турындагы законы. – 2013 ел, 22 нче июль, №68.

  3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республи касында башка телләр турында” ТР Законы. – 2014 ел, 1 нче июль

  4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 сыйныфлар. Татарстан Республикасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, тат.кит. нәшрияты, 2011 ел.

  5. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең еллык укыту графигы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№126.

  6. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең урта белем бирү буенча төп укыту программасы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№127.

  7. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№125.

  8. Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных предметов, элективных курсов, кружков МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» по предметам (2015 ел, 29 нчы август, пр.№128) дип аталган локаль акт.

  9. 2014 – 2015 нче уку елында урта белем бирү учреждениеләрендә укыту өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән һәм раслаган федераль дәреслекләр исемлеге. – 2014 ел, 31 нче март, пр.№253 (2015 елның август аендагы үзгәрешләр белән).

  10. Татар теле: 8 нче сыйныф өчен Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. тарафыннан эшләнгән (Казан, «ТКН», 2011), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек

8 нче сыйныфларда татар теле дәресләренә программада 3 сәгать бирелгән. Шуның нигезендә 8 нче А һәм Б классларына эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән 105 сәгатькә төзелде.



8нче сыйныфта татар теле укытуның төп максат һәм бурычлары:

 1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,үз милләтеңә ,телеңә хөрмәт белән карау,шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2. Татар теленең барлык  тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

5. Татар халкының милли мирасын өйрәнү, саклау, үстерүгә тарту.

6. 8 нче сыйныфта татар теле дәресләре алдагы сыйныфларда- морфология, башлангыч  сыйныфларда синтаксис  буенча  алган белем   һәм күнекмәләрне искә төшерүдән   башлана. Кабатлау, синтаксиска  караган гомуми мәгълүматлар, синтаксик  берәмлекләр һәм синтаксисның бүлекләре  буенча төшенчә биргәндә , төп игътибар  җөмлә һәм аның үзенчәлекләренә юнәлтелә. Алга таба әлеге  сыйныфта  гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе , аерым алганда, татар теленең  гади җөмлә синтаксисын  үзләштерүдә  аеруча мөһим булган темалар (җөмләдә  сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш; сүзтезмәләр; җөмлә кисәкләре:баш, иярчен , модаль һәм  тиңдәш  кисәкләр, җөмләдә сүз тәртибе: гади җөмлә төрләре; әйтү максаты, оештыручы үзәкнең саны, тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу- кулланылмавы ,раслау яки инкарь итү буенча төрләре; шушы темалар белән бәйле рәвештә тыныш  билгеләре өйрәнелә.







Программаның эчтәлеге





Төп темалар



Сәг.



Белем һәм күнекмәләр


1

5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

4

  • сүз ясалышы, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, фигыль, фигыль юнәлешләре, җөмләдә сүзләр тәртибе;


2

Синтаксис турында төшенчә

3

- синтаксис турында төшенчә, синтаксик берәмлекләр;


3

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

8

  • җөмләдә сүзләр бәйләнеше,тезүле бәйләнеш, ияртүле бәйләнеш, сүзтезмә, рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше;



Җөмлә кисәкләре

2

  • җөмлә кисәкләре,

4

Җөмләнең баш кисәкләре

3

  • ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе,

кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;


5

Җөмләнең иярчен кисәкләре


27

  • аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш;

  • тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар;

  • хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл;

  • аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы;

  • аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,


6

Җөмләнең модаль кисәкләре

3

  • эндәш сүзләр, кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр

7

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре


6

  • тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;

8

Җөмләдә сүз тәртибе

5

- сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;

9

Гади җөмлә

1

- әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә;


Гади җөмлә төрләре

4


10


Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр

5

  • җыйнак һәм җәенке җөмләләр, гади җөмләгә синтаксик анализ;

  • бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;

11

Тулы һәм ким җөмләләр.

Раслау һәм инкарь җөмләләр

1

3

  • тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә;

  • раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы;


12

Туры һәм кыек сөйләм

5

- туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә, диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләре, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25



Барысы

105








Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

1.Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

2.Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.

3.Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

4.Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен ,интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.

5.Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

6.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

7.Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

8.Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

9.Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

10.Тыныш билгеләрен куюны аңлату.

11.Җөмлә ахырында ,аерымланган кисәкләр янында,тиңдәш кисәкләр ,эндәш һәм керешсүзләр янында  тыныш билгеләре кую.

12.Ия һәм хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

13Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую





Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү  

 

Сыйныф

Эш төрләре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

VIII

             6 (1)

           7 (2)

               5 (2)

             18 (5)

Искәрмә .Җәя эчендә характердагы эшләр саны күрсәтелде.

Татар теле дәресләрендә укытучы  укучыларның  язу  тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне  оештыру өчен, сүз  һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.

              Сыйныф

                         Сүз саны

                      Хәреф саны

VIII

                    14-15

                           68-76



Сүзлек диктантының күләме

Сыйныф

VIII

Cүз саны

26 - 34

Искәрмә. Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.  

 Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

  1. Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

  2. Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.

  3. Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.

  4. Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.

Контроль диктантларның саны

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике  тапкыр яздырыла. 

Контроль диктантлар күләме

Ел вакыты

Сүз саны

Уку елы башында

90 - 100

Уку елы ахырында

105 - 110

 

Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2-3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин. 

Контроль диктантны бәяләү

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.



Изложение күләме 

Сыйныф

Уку елы башы

Уку елы ахыры

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

            VIII

270-310

125-130

310-350

130-135

 

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.); 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик,  бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела; 3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела; 4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның  саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.



Сочинениенең күләме

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби( хикәяләү, очерк ,истәлек, хат ,рецензия һ.б. ), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинение план нигезендә языла. Күләме 2 – 2,5 бит булырга мөмкин.

Сочинениене бәяләү

1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса,  «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.) 2.Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела. 3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела. 4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт — алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.











Укыту – методик комплекты



1. Рус мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Казан, 2008)

2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (татар балалары):

1- 11 нче сыйныфлар – Казан,”ТКН”, 2011 нчы ел.

3. 8 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. . Казан, “ТКН” , 2011)

4. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

6. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. Казан, “Раннур”, 2000.

7 .Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006.

8. З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.

9. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003.

10. “Мәгърифәт” журналы.





Календарь-тематик план



Дәрес темасы

Сәгать

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр. Эш төрләре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Контроль

Үтәлү

вакыты



план



факт

Бсү. Туган тел турында әңгәмә.

1

И телем, ...сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген” темасына сөйләшүдә катнашу


Әдәби телдә сөйләмгә чыгу




Сүз ясалышы

1

Ясалышы ягыннан сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларга бүленүен; кушымчаларның төрләрен искә төшерү.

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга аера белү




Сүз төзелеше

1

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату.

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү




Сүз төркемнәре

1

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик-синтаксик билгеләрен искә төшерү.

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү




Сүз төркемнәре” темасы буенча тикшерү диктанты

1

7 сыйн. үткәннәрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Белемнәрне бәяләү

Диктант №1



Фигыль юнәлешләре

1

Фигыльнең биш юнәлешен искә төшерү

Фигыльләрнең юнәлешен белү




Синтаксис турында төшенчә

1

Сүз, сүзтезмә, сүзләр тезмәсе, җөмлә, текст турында мәгълүмат бирү. Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы.

Тыныш билгеләрен ике телдә атый белү




Синтаксик берәмлекләр

1

Җөмлә төзүдә катнашкан грамматик чаралар белән таныштыру. Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуы. Составында ничә өлеш (җөмлә) булуына карап, җөмләләрнең ике төрле булулары: гади җөмлә (ул бер өлештән тора), кушма җөмлә (ике яки берничә өлештән тора).

Мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән җөмләләрнең текст дип аталуы. Текстның башлам, төп, ахыргы өлештән торуы. Текстның төп уе тема булу.


Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуын белү. Текст турында сөйли белү.

Текстны оештыра, өлешләргә бүлә белү




Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

Җөмләдә сүзләрнең түбәндә саналган грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүе: килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе яки бары тик санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-сан формасында килүе.

җөмләдә сүзләр бәйләнешенең икегә: тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүе.

Татар телендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен аңлату




Тезүле бәйләнеш

1

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләре белән таныштыру. Тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы;

Тезүле бәйләнешне тиңдәш кисәкләр барлыкка китерүен аңлау




Тезүле бәй-ләнештә теркәгеч


Тезүле бәйләнешнең теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе

Тезүле бәйләнештә теркәгечләрне куллана белү




Тезүле бәй-ләнештә тыныш билгеләре


Тезүле бәйләнеш санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасында өтер, ә каршы кую интонациясе белән белдерелгәндә, сызык куелу.

Тезүле бәйләнештә тыныш билгеләрен куя белү




Тәрҗемә күнегүләре

1

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү



Ияртүле бәйләнеш

2

Ияртүле бәйләнеш турында мәгълүмат бирү, ияртүче һәм иярүче кисәк белән таныштыру. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче сүз булуы..

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы турында мәгълүматлы булу




Ияртүле бәйләнеш ия-хәбәр арасында


Ияртүле бәйләнешнең ия белән хәбәр арасында да булуы

Ия –хәбәрне сүзтезмәдән аера белү




Ияртүле бәйләнештә бәйләүче чаралар


Ияртүле бәйләнешнең түбәндәге чаралар белән белдерелүе: кушымчалар (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары) бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымчалары.

Ияртүле бәйләнештә бәйләүче чараларны белү




Тәрҗемә күнегүләре

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешен аңлап эшләү

Тәрҗемә итү



Бсү. Сочинение

1

Укучыларның эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен тикшерү

фикерләрнең эзлеклелеген булдыру, җөмләдә сүзләр бәйләнешенә игътибар итү.

Сочинение №1



Сүзтезмә

2

Сүзтезмәләрнең ничек барлыкка килүен аңлату. Ияртүче һәм иярүче сүзләр турында төшенчә бирү.

Сүзтезмәләрнең төркемчәләре белән таныштыру.Рус телендәге сүзтезмзләр белән чагыштыру.

Сүзтезмәләрне тикшерә белү




Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат

1

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат бирү. Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торгпн сүзнең җөмлә кисәге дип аталуы. Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип аталуы.

Җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү.




Диалогик сөйләмне үстерү

1

Концерттан соң” темасына д.с.ү.

Диалог төзи белү




Ия һәм аның белдерелүе

1

Ия турында мәгълүмат бирү. Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларына җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуы. Җөмләдә баш килештә килгән исем яки алмашлыкның ия булуы. Сыйфат, исем фигыль, сан һәм алмашлыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә ия була алулары. Иянең тезмә сүз белән дә белдерелүе.

Ияне таба һәм аның ничек белдерелгәнен аңлата белү




Хәбәр һәм аның белдерелүе.

1

Хәбәр белән таныштыру. Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуы. Хәбәрнең нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничек? ул кайдан? ул ничә? кебек сорауларга җавап булуы. Ниниди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләрнең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе. Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәрләрнең ике төрле булулары: гади хәбәр һәм кушма хәбәр. Гади хәбәрнең бер сүздән, ә кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүе. Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күплектә дә килә алуы.

Хәбәрне таба һәм аның ничек белдерелгәнен аңлата белү

Тәрҗемә итү



Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелу.

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуын аңлап эшләү

Тәрҗемә итү



Баш кисәкләр” темасы буенча диктант

1

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. Белемнәрен гомумиләштереп кабатлау.


Ия белән хәбәр турында белемнәрне бәяләү

Диктант №2



Җөмләнең иярчен кисәкләре.




1

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында алган белемнәрен искә төшерү, аергыч белән таныштыру. Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкнең иярчен кисәк дип аталуы. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар. Аларга баш кисәкләрнең берсеннән чыгып сорау бирелү.

Иярчен кисәкләрнең исемнәрен ике телдә атый белү




Аергыч һәм аның белдерелүе

1

Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәне? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.

Аергычны күрсәтә һәм ничек белдерелүен аңлата белү




Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.


1

Аергычның аерылмышына ике төрле юл ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе һәм иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәртибе белән бәйләнгәндә аергычның аерылмыш алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш аергычлар дип аталуы. Аларның үзара я тезүче теркәгечләр, я санау интонациясе белән бәйләнүе.

Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш булмаган аергычлар дип аталуы. Тиңдәш булмаган аергычлар арасына өтер куелмау.

Аергыч белән аерылмыш арасындагы бәйләнеш турында мәгълүматлы булу

5-7 мин диктант



Зш кәгазьләре. Характеристика

1

Характеристика язарга өйрәнү

Характеристика яза белү




Бсү. Изложение

1

Хәтердән язу күнекмәләре булдыру.

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №1




Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

Тәрҗемә итү



Тәмамлык һәм аның белдерлүе


1

Тәмамлыкның исем яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? нем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Тәмамлыкның үзен иярткән сүзгә төрле килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.

Тәмамлыкны күрсәтә һәм ничек белдерелүен аңлата белү




Бсү. Сочинение

1

Укучыларның эзлекле фикер йөртә белүләрен тикшерү

Укучыларның җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен барлау

Сочинение №2



Туры һәм кыек тәмамлыклар

1

Туры һәм кыек тәмамлык турында төшенчә бирү. Җөмләдә төшем килешендәге исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыек тәмамлыклар дип аталулары.

Туры һәм кыек тәмамлыкны аера белү

5-7 мин тест



Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

1

Хәл һәм аның фигыль белән белдерелүе. Урын хәле белән таныштыру. Җөмләдә эш яки хәлнең кайда? ничек? кайчан? ниниди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе.

Җөмләдә эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайда? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелүе.

Хәлләрнең сигез төре барлыгын белү. Урын хәлен белеп куллануга ирешү




Бсү. Изложение (контроль)

1

Изложение язу күнемәләрен тикшерү.

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Изложение №2



Вакыт хәле

1

Вакыт хәле һәм аның вакыт рәвеше, хәл фигылнең 3,4 төре, ур-вак. килешендәге яки бәйлек белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт хәленең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Вакыт хәлен аңлап куллана белүгә ирешү




Рәвеш хәле

1

Рәвеш хәлләренең рәвеш һәм сыйфат белән белдерелүен өйрәнү. Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рәвеш хәленең хәл фигыльнең 1-2 төрләре, рәвешләр, бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре, төрле сүз төркемнәреннән –дай/ -дәй кушымчасы ялганып ясалган рәвешләр белән белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге исемнәр һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

Рәвеш хәлен аңлап куллана белүгә ирешү




Күләм хәле

1

Күләм хәле һәм аның белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ннчә тапкыр? ни дәрәҗәдә? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән, сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр ярдәмендә, составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

Күләм хәлен аңлап куллана белүгә ирешү




Сәбәп хәле

1

Сәбәп хәле аның белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең, сәбәбен белдереп, ни сәбәпле? ник? нигә? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы. Сәбәп хәленең күбрәк өчен, күрә бәйлекләре һәм сәбәпле , аркасында кебек бәйлек сүзләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә; чыгыш килешендә килгән кайбер исем, исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән; юнәлеш килешендәге исемнәр, исемләшкән сыйфат фигыль белән белдерелүе.

Сәбәп хәлен аңлап куллана белүгә ирешү




Максат хәле

1

Максат хәленең инфинитив фигыльләр, юн. килеш.ге исем, шулай ук өчен яки дип ярд. сүзләре белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең максат хәле булуы. Максат хәленең инфинитив фигыльләр, юнәлеш килешендәге исем, шулай ук өчен бәйлеге, дип ярдәмлек сүзе белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Максат хәлен аңлап куллана белүгә ирешү




Бсү. Сочинение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Фикерләрне эзлекле итеп язуга ирешү

Сочинение №3



Шарт хәле

1

Шарт хәленең җөмлә

дә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән хикәя фигыльләр белән белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең шартын белдереп, нишләсә? нинди шартта? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле булуы. Шарт хәленең җөмләдә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән хикәя фигыльләр белән белдерелүе.

Шарт хәлен белеп куллану




Контроль диктант

1

Үткән бүлекне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №3





Кире хәл

1

Кире хәл турында мәгълүмат бирү. Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең кире хәл булуы. Кире хәлләрнең да/дә, та/тә кисәкчәләренең берсен алган шарт фигыль яки карамастан бәйлек сүзе белән килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе.

Кире хәлне дөрес куллана белү




Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре

2

Аерымланган иярчен кисәкләр белән таныштыру, аларның җөмләдәге урыны. Аерым бер мәгънәгә ирешү өчен, интонацион яктан бүленеп әйтелгән иярчен кисәкләрнең аерымланган иярчен кисәкләр дип аталуы.

Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм аерым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы.

Аерымланган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

Аерымланган хәлләрне таба белү




Төрле хәлләрнең аерымлануы

3

Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүе белән таныштыру.

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт һәм кире шарт хәлләренең аерымлануы. Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүләре.

Аерымланган хәлләрне тикшерә белү




Хәлләрне кабатлау

1

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау.

Хәлләр буенча белемнәрне ныгыту

Тест, тәрҗемә күнегүләре



Аныклагыч

2

Аныклагычка билгеләмә бирү, җөмләнең теләсә кайсы кисәген, бер аныклагыч икенчесен ачыклап килүе. Җөмләдә иярчен кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәкнең аныклагыч дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы.

Аныклагычларны күрсәтә белү




Аныклагычның кулланылышы

1

Аныклагычның, гадәттә, аныкланмышлары белән бер үк грамматик формада белдерелүе. Аныклагычның аныкланмыш соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап булуы. Аныклагычның җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән бер аныклагыч икенчесен дә ачыклап килә алуы.

Аныклагычларны куллана белү




Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре

1

Аныкланмышы белән нинди дә булса грам матик формадагына ярашкан аныклагычларның аерымлануы. Аныкланмышы белән нинди дә булса грамматик формада гына ярашкан аныклагычларның аерымлануы.

Аныкланмышы бер грамматик формада килмәгән аныклагычларның аерымлан- мавы. Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән аныклагычларның аерымланмавы.

Аныклагычларны тикшерә белү




Кабатлау. Җөмлә кисәкләре

1

Алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрне ныгыту




Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итә белү.

Тәрҗемә итү



Җөмлә кисәкләре” темасы буенча диктант

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант№4



Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Эндәш сүзләр һәм алар янындагы тыныш билгеләре турында мәглүмат бирү. Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип аталуы. Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү сынландыру (сурәтләү чарасы) дип аталуы. Эндәш сүзләрнең баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелүе; җыйнак та, җәенке дә була алулары. Зат алмашлыкларының бер вакытта да эндәш сүз була алмаулары.

Эндәш сүзләрнең җөмләнең гомуми интонациясеннән аерымрак әйтелүләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгеләре куелу. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмауы.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куллана белү




Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Кереш сүзләр, тыныш билгеләре турын да мәгълүмат бирү. Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен (ышану һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтүне; үтенү яки үз фикереннән чигенүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомгагын, яисә аның алдагы фикергә бәйләнешен; фикер тәртибен, фикергә бәйле тойгыларны) белдерә торган сүзләрнең кереш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары. Кереш сүзләрнең җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылулары.

Кереш сүзләрне аера белү, тыныш билгеләрен аңлап кую




Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Кереш җөмләләр, кереш җөм-ң җөмләдәге урыны, алар янындагы тыныш билгеләре белән таныштыру.

Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәтенең төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән белдерелә алуы. Андый җөмләнең кереш җөмлә дип аталуы. Кереш җөмләләрнең күбрәк җөмлә уртасында килүләре; аларның өтер, сызык, җәяләр беләдән аерылып күрсәтелүе.





Бсү. Изложение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Изложение №3



Тиңдәш кисәкләр.

1

Тиңдәш кисәкләрнең үзара санау интонациясе, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен төшендерү. Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрнең тиңдәш кисәкләр дип аталуы.

Тиңдәш кисәкләрнең бер сорауга җавап бирен, бер җөмлә кисшге булуын аңлап эш итү




Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр

1

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр) белән дә теркәгечләр булмыйча, тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр) белән дә теркәгечләр булмыйча, тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүен белү




Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләре арасына тыныш билгесе кую очраклары белән таныштыру. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы. Исемне төрле яктан ачыклап килгән аергычларның тиңдәш түгел аергычлар дип йөртелүе, алар арасына өтер куелмавы.

Тиңдәш кисәкләр янына тыныш билгесен куя белү




Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

1

Гомумиләштерүче сүзләр турында мәгълүмат бирү. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алыштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

Гомумиләштерүче сүзләрне күрсәтә белү




Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

1

Гомумиләштереп кабатлау.

Тиңдәш кисәкләр буенча белемнәрне ныгыту




Сүзләрнең уңай тәртибе

1

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе турында төшенчә бирү. Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Иянең хәбәрдән алда килүе, ә хәбәрнең җөмләне тәмамлап куюы.

Җөмләдә сүзләрне уңай тәртиптә урнаштыра белү




Сүзләрнең кире тәртибе


Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире (инверсия) тәртибе

Инверсия төшенчәсен аңлау. Сүзләрне уңай тәртипкә куя белү




Логик басым

1

Логик басым белән таныштыру. Җөмләдә мәгънәсе ягыннаниң әһәмиятле сүзнең логик басым төшкән булуы. Логик басым төшкән сүзнең тыңлаучы өчен күпмедер дәрәҗәдә яңалык бирүе. Гадәттә логик басымның хәбәргә төшүе. Башка кисәккә төшкәндә, ул кисәкнең хәбәр алдыннан куелуы.

Логик басым белән әһәмиятле сүзне билгели алу




Тәрҗемә күнегүләре

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итә белү.

Тәрҗемә итү



Бсү. Изложение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү. Изложение язу күнемәләрен камлләштерү.

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Изложение №4



Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат

1

Гади җөмлә турында төшенчә бирү. Гади җөмләләрнең, төркемләүнең нигезенә нинди билге салынуына карап, берничә төремгә бүленүе: хикәя сорау, тойгылы җөмләләр; бер составлы, ике составлы; җыйнак һәм җәенке җөмләләр; тулы һәм ким җөмләләр; раслау һәм инкарь җөмләләр.

Гади җөмләнең бер грамматик нигездән торуын белү




Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

1

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүдән чыгып, җөмләрнең өч төрле булуы. Алар турында мәгълүмат бирү. Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләнең төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмләрең хикәя җөмлә дип аталуы. Аның тыныч тавыш белән әйтелүе.


Хикәя җөмлә турында сөйли белү




Гариза язу

1

Гариза үрнәге белән танышу

Гариза яза белү

Гариза язу



Сорау җөмлә.


1

Сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә трган җөмләнең сорау җөмлә дип аталуы. Сорау җөмләләрнең сорауны белдерә торган сүзләр (сорау алмашлыклары) белән, сорау кисәкчәләре ярдәмендә, яки бары тик сорау интонациясе беоән генә белдерелүе.

Сорау җөмлә турында сөйли белү




Гариза

1

Гариза үрнәге белән танышу Гариза язарга өйрәнү

Гариза яза белү




Сочинение

(контроль)

1

Укучыларның эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен тикшерү

Эзлекле фикер йөртә алу

Сочинение №4



Боеру җөмлә.

1

Боеру һәм тойгылы җөмләләр белән таныштыру. Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боеру җөмлә дип аталуы. Боеру җөмләнең хәбәре күбрәк боерык фигыльләр белән белдерелүе.

Боеру җөмлә турында сөйли белү




Тойгылы җөмлә

1

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуы. Аның соңында өндәү билгесе куелу. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавы.

Тойгылы җөмлә турында сөйли белү




Җөмлә төрләрен кабатлау

1

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен белү




Гади җөмлә” темасы буенча диктант

1

Гади җөмлә синтаксисын өйрәнүне тикшерү.


Диктант №5



Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Иярчен кисәкләрнең булу яки булмавына карап, җөмләләрнең ике төргә- җыйнак һәм җәенке җөмләләргә бүленүен төшендерү. Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуы. Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуы.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә дип, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы.


Иярчен кисәкләрнең булу яки булмавына карап, җөмләләрнең ике төргә- җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү




Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

1

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.




Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә

1

Бер составлы җөмләләр, аларның исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләгә бүленеше белән танышу.

Бер генә баш кисәге булган (икенчесен өстәп булмый торган) җөмләнең бер составлы җөмлә дип аталуы.

Бер составлы җөмләләрнең исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләләргә бүленүе.

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве.




Диктант

1

Грамматик биремле диктант

Белемнәрне бәяләү

Диктант № 6



Фигыль җөмлә

1

Алган белемнәрен бәяләү. Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре күбрәк түбәндәгечә белдерелүе: я табигать күренешен, яки эчке сиземләүне белдергән хәбәрләр белән; инфинитив ярдәмендә; я хәбәрлек сүз, яки ярдәмче фигыль белән килгән инфинитив ярдәмендә; хәл фигыльгә бул ярдәмче фигыле өстәү белән; барылды, йөрелде кебек фигыльләр белән. Бер составлы фигыль җөмләләрнең, үтәүчегә бәйле рәвештә, түбәндәге төркемнәргә бүленүе: билгеле үтәүчеле җөмлә, билгесез үтәүчеле җөмлә, гомуми үтәүчеле җөмлә, үтәүчесез җөмлә

Фигыль җөмлә төрләрен аера белү




Сүз җөмлә

1

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге булып килгән сүзләрнең сүз җөмлә дип аталуы, аларның күбрәк диалогларда куллануы турында төшенчә бирү.

Сүз җөмлә турында мәгълүматлы булу




Бсү. Сочинение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Туган як табигатен тасвирлап яза белү

Сочинение №5



Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә

1

Тулы һәм ким җөмлә турында тулы мәгълүмат бирү. Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы да булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе. Мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмләнең тулы җөмлә дип аталуы. Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшереп калдырылган җөмләнең ким җөмлә дип аталуы.





Тәрҗемә итү.

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итә белү.




Раслау һәм инкарь җөмләләр

1

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләрнең раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленүе. Раслау җөмләләрнең нәрсә дә булса раславы. Инкарь җөмләләрнең нәрсә дә булса инкарь итүләре.

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкарь итүгә бәйле җөмләләрнең бүленешен үзләштерү.




Раслау һәм инкарь җөмлә- ләрнең кулланылышы

1

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең телебездә күп төрле булуы. Аларның кара-каршы сөйләшкәндә күзәтелүе.

Раслау һәм инкарь җөмләләрне белдерү чараларын аңлата алу




Бсү. Изложение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү. Изложение язу күнемәләрен камилләштерү.

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү

Изложение №6



Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә

1

Туры сөйләм турында төшенчә бирү.

Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы.

Сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, ә сөйләүче кулланган башка кеше сүзләренең чит сөйләм дип аталуы. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуы.




Диалог

1

Диалог һүм аларның дөрес язылышы турында төшенчә бирү. Туры сөйләмнең төрләре: диалог, монолог, цитата. Персонажларның үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме монолог дип аталуы.

Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүен диалог дип атау.

Аерым кешенең диалог эчендәге сүзләрен реплика дип атау.

Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмнең цитата дип аталуы.




Бсү. Сочинение

1

Укучыларның үткән темалар буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

Эзлекле итеп фикерли алу

Сочинение №6



Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышын үзләштерү.

Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышын белү




Тәрҗемә итү

1

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итә белү.




Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

1

Хикәя җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

Боерык җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең юнәлеш килешендәге тәмамлыка әйләнүе, хәбәрнең инфинитив формасын алып, аңа кушты, боерды, үтенде кебек сүзләр өстәлүе. Сорау җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең яки эндәш сүзнең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерүне үзләштерү.




Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

1

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.




Контроль диктант

1

Грамоталык дәрәҗәләрен тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Диктант №7



Хаталар өстендә эш

1






Еллык материалны билгеле бер системага салу, йомгак ясау.

1

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Алган белемнәрне файдалана белү








Автор
Дата добавления 12.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров205
Номер материала ДВ-053933
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх