Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы

Татар теленнән эш программасы

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов


«Рассмотрено»

Руководитель МО

_____ /______________ /

ФИО

Протокол №____ от

«___» _________ 20 ___г.




«Согласовано»

Заместитель директора по УР МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

«___» _________ 20 ___г.


«Утверждаю»

Директор МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

Приказ № ______ от

«___» _________ 20 ___г.






РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарскому языку в 6 а классе

учителя первой квалификационной категории МБОУ

«Джалильская средняя общеобразовательная школа №1

с углубленным изучением отдельных предметов»

Сармановского муниципального района РТ

Вахитовой Лайсан Асафовны



Рассмотрено на заседании

педагогического совета протокол №___

от «__» «__________» 20___г






2015 – 2016 учебный год

6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:


Россия Федерациясенең “Мәгариф” турындагы законы. – 2012 ел, 29 нчы декабрь, № 273-ФЗ.

  1. Татарстан Республикасының “Мәгариф” турындагы законы. – 2013 ел, 22 нче июль, №68.

  2. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республи касында башка телләр турында” ТР Законы. – 2014 ел, 1 нче июль

  3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 сыйныфлар. Татарстан Республикасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011 ел.

  4. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең еллык укыту графигы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№126.

  5. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең урта белем бирү буенча төп укыту программасы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№127.

  6. МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планы. – 2015 ел, 29 нчы август, пр.№125.

  7. Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных предметов, элективных курсов, кружков МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» по предметам (2015 ел, 29 нчы август, пр.№128) дип аталган локаль акт.

  8. 2014 – 2015 нче уку елында урта белем бирү учреждениеләрендә укыту өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән һәм раслаган федераль дәреслекләр исемлеге. – 2014 ел, 31 нче март, пр.№253 (2015 елның август аендагы үзгәрешләр белән).

  9. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. – Казан: Мәгариф, 2010.


Татар теленнән эш программасы өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Программада 102 сәгать каралган. Атналар саны 35. Барлыгы 105 сәгать. Ел ахырында 3 сәг кабатлау өстәлә. Теоретик материал – 69 сәгать, кабатлау - 7 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 29 сәгать, шул исәптән төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.


Программаның эчтәлеге


Бүлекләр, темалар


Теория


Кабат-лау


Бәйләнешле сөйләм үстерү

Темага караган төп төшенчәләр

1.

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

8


4

4

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

2.

Морфология турында гомуми мәгълүмат

1

1


-

Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү

3.

Исем

22

20


2

Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем ясагыч кушымчалар. Исемнәрнең ясалыш төрләре. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәрне кабатлау. Исемнәргә морфологик анализ ясау

4

Сыйфат

16

8


8

Сыйфат турында төшенчә. Асыл һәм нисби сыйфатлар

Сыйфатларның ясалышы.Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфатларны кабатлау

5

Сан

18

12

6



. Тәртип саны. Бүлем саны. Чама саны. Җыю саны. Саннарның җөмләдә кулланылышы. Саннарны кабатлау

6

Рәвеш

16

11


5

Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре

Рәвешләрне кабатлау.

7

Алмашлык

21

17

4

Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы.Алмашлык төркемчәләре.Зат алмашлыклары

Тартым алмашлыклары.Күрсәтү алмашлыклары.Сорау алмашлыклары.Билгеләү алмашлыклары. Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыклары. Алмашлык-ларны кабатлау

5.

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

3

3

-

Гомумиләштереп кабатлау.

Барлыгы

69 с. + 7 с.

29



VI класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр


Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Уку операцияләрен планлаштыру.

  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


  • уку елы башында — 70-110 сүз;

  • уку елы ахырында — 75-115 сүз.


  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  3. Аудио-видео белән эш итә белү.


  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.


1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты — 20-25 сүз;

  • контроль диктант — 110-120 сүз,

  • катлаулы план буенча изложение язу:


  • уку елы башында — 200-220 сүзле текст (язманың күләме — 120-130 сүз);

  • уку елы ахырында — 220-250 сүзле текст (язманың күләме — 130-140 сүз);


  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка).





Татар теленнән V-XI классларда
бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча бүленеше


Класс

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре

БСҮ

V (22 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Белешмә - 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне бергәләп тикшерү – 2 сәг.

VI (24 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Расписка язу – 1 сәг.,

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VII (23 сәг.)

8(4)

5(2)

3(1)

Гариза язу – 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VIII (21 сәг.)

8(2)

5(2)

3(1)

Беркетмә язу – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

IX (16 сәг.)

4(2)

2(1)

4(2)

Шартнамә язу – 1 сәг.

Ышанычнамә язу – 1 сәг.

Конспект, тезис турында башлангыч төшенчә - 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

X (10 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)

Эш кәгазьләрен (белешмә, акт, васыятьнамә, ышанычнамә, беркетмә) мөстәкыйль язу, бергәләп тикшерү, редакцияләү – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

XI (7 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)


Сочинениеләрне камилләштерү – 1 сәг.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –20-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз, ел ахырында 120 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)

ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа:

- Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2008.

- Дәреслек: Татар теле :Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Н.В.Максимов, М.З..Хәмидуллина. Казан. Мәгариф” нәшрияты, 2010.


1. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

2.Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6.Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

.

1.Ф.М. Хисамова. Татар теле морфологиясе. Казан, “Мәгариф”, 2005.

2. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев Татар теле мор-фологиясе./ Хәзерге татар әдәби теле. / Казан, “Мәгариф” , 1994.








Тематик план


Т/с

Дәрес темасы

Сәгса-ны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Контроль

Үтәлү вакыты

план

факт

КАБАТЛАУ (4+4)

1.

Б.с.ү.Татар әдәби теле хакында әңгәмә.

1

Б.с.ү.

Иң матур тел- туган тел,

Әнкәм сөйләп торган тел” темасына сөйләшү

Әңгәмә, укытучы сүзе, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү


2


2

Фонетика.

1

Кабат-лау

Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.

Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү


5


3

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

Ныгы-ту

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хә-бәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән баш-ка сүз төркемнәре белән белдерел-гәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.

Җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау


7


4

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

1

Ныгы-ту

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең та-мыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




5

Б.с.ү. Изложение

1

Контрдәрес

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Сөйләм төзү.

Бсү. Изложение№ 1


6

Сүз төркемнәре.

1

Ныгы-ту

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




7

Сүз төркемнәре” те-масы буенча аңлат-малы диктант

1

Контрдәрес

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №1



8

Хаталар өстендә эш.

Тәрҗемә эше.

1

Кабат-лау

Хаталарны төзәтү. Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү.

Хаталар өстендә эш, күнегүләр




МОРФОЛОГИЯ

9

Морфология турында төшенчә.

1

Яңа материал өй-рәнү

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




ИСЕМ (20+2)

10

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Ныгы-ту

Исем − предметны һәм затларны бел-дерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр).



11

Б.с.ү. Мәкалә язу. “Без табигать сакчылары”

1

Б.с.ү.

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Мәкалә язу.

Б.с.ү.



12

Исем ясагыч кушымчалар.

1

Ныгы-ту

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




13

Исемнәрнең ясалышы.

1

Ныгы-ту

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең төрле булуы. Аларның ясагыч кушымча ялганып ясалуы. Кушма, парлы, тезмә, кыскартылма ясалулары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




14

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Сөй-ләм ү.

Тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру

Сүзлек белән эшләү




15

Исемнәрнең берлек-күплек саны

1

Ныгыту

Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Хикәя "Авылда көзге эш-ләр"(әңгәмә)



16

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Ныгы

ту

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килеш-ләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.

Килешләрне өйрәнү, кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү




17

Б.с.ү.Изложение.

1

Контрдәрес

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Изложение №2



18

Хаталар өстендә эш.. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау


1

Кабат

лау

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү




19

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Ныгы

ту

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка кара ганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучы-га (син, сез) сөйләмдә катнаш-маган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




20

Тартымлы исемнәр-нең килеш белән төрләнеше.

1

Ныгы-ту

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



21

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешенә күнегүләр эшләү

1

Ныгы-ту

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләрен истә калдыру

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




22

Тартым кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

Яңа материал өйрә-нү

Төшем һәм иялек килеше кушымчала-рын кулланудагы үзенчәлекләр. Тар-тым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушым-чаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.




23

Ккилеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

Ны-гыту

Төшем һәм иялек килеше кушымчала--ларын кулланудагы үзенчәлекләр. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.




24

Алынма исемнәрнең төрләнеш үзенчәлекләре.

1

Ныгы-ту

Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасы татар телендә –ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану. (й) авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушым-часының нечкә төре ялгануы.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү




25

Алынма исемнәрнең әйтелеш үзенчәлекләре.

1

Ныгы-ту

Алынма исемнәрдәге –ск кушым-часы татар телендә –ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану. (й) авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгануы.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү




26

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа материал өйрә-нү

Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә и. килешендәге исем исем-аергыч, т.килешендәге исем-тәмамлык, ю.к., ч.к., у-в. килешләрен-дәге исемнәр - хәл булуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Сүзлек диктанты.



27

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышын кабатлау.

1

Ныгы-ту

Исемнәрнең морфологик-синтаксик билгеләрен истә калдыру

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




28

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабат-лау

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Тест



29

Исемнәргә морфологик анализ тәртибе

1

Прак тик

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Рәсемнәр белән эш



30

Исем” темасы буенча биремле диктант.

1

Конт-роль дәрес

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №2



31

Хаталар өстендә эш. Кабатлау күнегүләре

1

Кабат-лау

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Күнегүләр эшләү




Сыйфат (8+8)

32

Сыйфат турында төшенчә.

1

Яңа материал өйрә-нү

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




33

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Ныгыту

Асыл һәм нисби сыйфатларның төп билгеләре.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү




34

Б.с.ү.Сочинение “Безнең мәктәп”

1

С.үст.

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Үз-үзеңә контроль ясау

Б.с.ү Сочинение №1



35

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

Ныгы-ту

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч ку-шымчалар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, , -ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -ген, -лык,-лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Хәтер диктанты, 56 бит, 90нчы күнегү



36

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

С.үс-терү

Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү.

Тәрҗемә итү




37

Сыйфат дәрәҗәләре: гади, артыклык.

1

Яңа материал өйрә-нү

Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаш тырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша яса-луы. Сыйфатның кимлек дәрәҗә сенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




38

Сыйфат дәрәҗәләре: кимлек, чагыштыру

1

Яңа материал өйрә-нү

Татар телендә дүрт сыйфат дәрә җәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билге-нең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала).

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




39

Б.с.ү.Изложение

1

Конт дәрес

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Изложение №3



40

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларга морфологик анализ.

1

Кабат-лау

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Сыйфатларга морфологик анализ ясау




41

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

Ныгы-ту

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү




42

Сыйфатларның исемләшүе.


1

Ныгы-ту

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү




43

Б.с.ү. Диалогик сөйләм үстерү.

1

С.үст.

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.


Б.с.ү.



44

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабат-

лау

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау .

Тест



45

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

1

Кабат

лау

Сыйфатларга морфологик анализ ясарга өйрәнү

чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау,




46

Сыйфатларны кабатлауга контроль диктант.

1

Конт.

дәрес

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау.

Б.с.ү.диктант №3 (К)



47

Хаталар өстендә эш..Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Ныгы

ту

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү


Хаталарны анализлау



САН (12+6)

48

Сочинение язуга әзерлек.

1

С. үс.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү.

Әңгәмә, сөйләм төзү

Б.с.ү.



49

Сочинение.

1

С.үс.

Катлаулы план нигезендә язып бирү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Б.с.ү.Сочине-ние №2



50

Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә.

1

Яңа материал өйрә-нү

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сораула-рының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




51

Б.с.ү. “Тел-милләт сакчысы” темасына сөйләшү

1

С.үст.

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Диалог төзү

Б.с.ү.



52

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

1

Ныгы-ту

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




53

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

1

Ныгы-ту

Гарәп һәм рим цифрларының язылышын өйрәнү.

Күчереп язу




54

Сан төркемчәләре. Төп сан.

1

Яңа материал өйрә-нү

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Диктант − 10 мин. ( №4)



55

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Кабат-лау

Тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру.

Тәрҗемә итү күнегүләре үтәү

Тәрҗемә итү



56

Тәртип саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Яңа материал өйрә-нү

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы.

Күчереп язу, саналмышын табу, үзгәртү эше

Зачет



57

Бүлем саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Яңа материал өйрә-нү

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Хикәя төзеп сөйләү, язу



58


Чама саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1.

Яңа материал өй-рәнү

Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.

Чама саннарын табу, саннарны сүз белән язу, сорауларга җавап бирү

Тест



59

Җыю саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Ныгы-ту

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? күпме? сорауларына җавап бирүе. Төп санга –ау, -әү кушымчалары ялгап ясалуы.

Сәнгатьле уку, җыю саннарына сору кую, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү




60

Б.с.ү.Изложение

1

Конт. дәрес

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

План төзү, фикерләрне язу

Изложение №4



61

Хаталарны бергәләп тикшерү

1

Кабат-лау

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Хаталарны анализлау




62


Саннарнын җөмләдә кулланылышы. Акт язу.

1

Ныгыту

Эш кәгазьләреннән акт яза белү. Саналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кул-ланыла торган саннарның санал-мышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү

. Акт язу.



63

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабат-лау

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзл.

Тест



64

Саннар” темасы буенча диктант

1

Конт. дәрес

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №5(к)



65

Хаталар өстендә эш. Саннарга морфологик анализ.


1


Прак-тик


Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.










Рәвеш (11+5)

66

Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа материал өй-рәнү

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфат-ны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төр-ләнми торган сүз төркеме булуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү




67

Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

1

Яңа материал өй-рәнү

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе. Кушма рәвеш-ләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең соста вындагы сүзләрнең аерым язылуы.

Мәгънәле кисәкләргә бүлү, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




68

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Яңа материал өй-рәнү

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




69


Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

Яңа материал өй-рәнү

Мәгънәләре ягыннан рәвешләрнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




70

Күләм-чама рәвешләре

1

Яңа матерал өй-рәнү

Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




71

Б.с.ү. Изложение язу.

1

Контр дәрес

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Б.с.ү. Изложение 5



72

Хаталар өстендә эш. Билге рәвешләрен кабатлау

1

Кабат-лау

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү


Хаталарны анализлау



73

Охшату-чагыштыру рәвешләре

1

Яңа м. өйр.

Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау




74

Б.с.ү. “Минем ярат-кан песием” темасы-на диалог төзү

1

Сөй-ләм үст.

Эзлекле фикер йөртергә өйрәтү

Бирелгән сүзләрне кулланып, диалог төзү

Б.с.ү.



75

Вакыт рәвешләре



1

Яңа материал өй-рәнү

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү уры-нын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Диктант (10 мин) №6



76

Урын рәвешләре

1

Яңа материал өйрә-нү

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү уры-нын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.

Тәрҗемә итү, сүзтезмәләр төзү, урын рәвешләренең җөмләдәге функциясен билгеләү




77

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Яңа материал өйр.ү

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белде-рүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Тест



78

Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

1

Ныгы-ту

Анализ тәртибен истә тоту

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, рәвешләрнең синонимнарын, антонимнарын табу




79

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.


Кабат-лау

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Тест



80

Рәвешләрне кабатлауга контроль диктант

1

Конт-роль дәрес

Белемнәрне тикшерү

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №7 (к)



81

Хаталар өстендә эш..Хат язу

1

Ныгыту


Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Хат язу

Хат язу



Алмашлыклар (17 д: 11 д+6 Б.с.ү.)



82

Алмашлык турында төшенчә.

1

Яңа материал өйрә-нү

Үзләрен атамыйча гына зат яки пред-метларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсә тә торган сүзнең төркеменең ал-машлык дип аталуы. Алмашлык ларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.



83

Алмашлыкларның ясалышы.

1

Ныгы-ту

Ясалышлары буенча алмашлыкларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




84


Б.с.ү. Сочинение “Безнең гаилә”

1

С.үс-терү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Эзлекле фикер йөртергә әзерлек.

Сочинение№3



85

Хаталар өстендә эш. Алмашлык төркемчәләре.

1

Яңа материал өйрә-нү

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү алмаш-лыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмаш-лыклары, тартым алмашлыклары.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау,сөйләшү оештыру, тәрҗемә эше




86

Зат алмашлыклары.

1


Ныгы-ту

I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр, III зат алмашлык лары ул, алар сөйләмдә катнаш маган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны бел дерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Күнегүләр эшләү, зат алмашлыкларының төрләнешен гамәли үзләштерү




87

Тартым алмашлыклары.

1


Ныгы-ту

Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Алар кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.

Күчереп язу, фикер алышу, нәтиҗә ясау,


Тест








88

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Яңа материал өй-рәнү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү




89


Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше

1

Ныгы-ту

Күрсәтү алмашлыкларының пред-метның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килү-ләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушым-часы ялгану.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Тест



90

Алмашлыкларның төрләнешен кабатлау

1

Ныгы-ту

Төрләнешне белү һәм язма, телдән сөйләмдә дөрес куллану

Кабатлауга күнегүләр эшләү




91

Сорау алмашлыклары.

1

Ныгы-ту


Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтүе.

Әңгәмә, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау

Тест



92

Билгеләү алмашлыклары.

1

Ныгы-ту

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләш-тереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Тест



93

Б.с.ү.”Китаплар дөньясында” темасына сөйләшү

1


С.үс-терү


Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Сөйләшү оештыру, сөйләм төзү

Б.с.ү.



94

Билгесезлек алмашлыклары.

1

Яңа материал өйр.

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер, -тыр, -тер кисәк чәләре кушылып ясалулары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү.

Сүзлек диктанты



95

Юклык алмашлыклары.

1

Яңа материал өйрә-нү

Юклык алмашлыкларының пред-метны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү




96

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

1

Ныгы-ту

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар-ның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Расписка язу



97

Алмашлыклар” темасы буенча лексик бәйге.

1

Кабат-лау

Алмашлыкларга морфологик-синтак-сик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

Анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау, логик фикер йөртү,

Бәйге



98

Б.с.ү.Изложение (контроль).

1

Конт. дәрес

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрә-җәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Үз-үзеңә контроль ясау

Изложение № 6(конт).



99

Хаталар өстендә эш. Алмашлыкларны кабатлау.

1

Кабат-лау

Алмашлыкларның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләрен, төрләнешен белү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Минем иң истәлекле көнем” хикәя язу.



100

Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабат-лау

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү




101

Морфология курсы буенча контроль диктант

1

Конт-роль дәрес

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №8 (конт)



102

Хаталар өстендә эш. Кабатлау күнегүләре

1

Кабат-лау

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Хаталарны анализ-лау, морф.анализ

Хаталарны анализлау



Кабатлау (3)


103

Исем һәм сыйфатлар-ны гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау

Лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләрен белү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү




104

Сан, рәвешләрне го-мумиләштереп кабат-лау.

1

Кабатлау

Лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләрен белү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү




105

Алмашлыкларны го- мумиләштереп кабат-лау.

1

Кабатлау

Лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләрен белү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-053945

Похожие материалы