Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы 7 класс

Татар теленнән эш программасы 7 класс

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


7 нче сыйныфта эш программасы

(105 сәг)


Эш программасы статусы.


  1. Эш программасы татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”сына һәм mon.tatar.ru сайтындагы үрнәк программага

нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Эш программасының эчтәлеге.

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татар теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде.

Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер – берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

Ана теле укытуның икенче баскычы 7 нче сыйныфларга да туры килә. Моның төп максатыберенчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

Татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, “тәмен”дөрес тоя алачаклар.

Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина.- Татар теле, 7 нче сыйныф.-Казан: Татарстан китап нәрияты,2014) һәм mon.tatar.ru сайтындагы үрнәк программага нигезләнеп төзелде.

7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.


Программаның төп эчтәлеге.


Төп темалар


Белем һәм күнекмәләр


1

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

6+1+2

Сүз төркемнәрен, сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләрен, мәгънәле кисәкләрен, мәгънәләрен, сөйләмдәге ролен кабатлау.

2

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре.

9+2+2

Синтаксис турында төшенчә, сөйләмдә сүзләр бәйләнеше.

3

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә.

13+2+4

Сүзтезмәләрнең төрләре. Синтагма төшенчәсе. Сүзтезмәләрне тикшерү.

4

Җөмлә төрләре.

12+4+3

Ике составлы, бер составлы җөмләләр. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Өстәлмәләр. Гади һәм кушма җөмлә.

5

Җөмләнең грамматик кисәкләре.

33+6+5

Җөмләнең баш кисәкләре, иярчен кисәкләре, тиңдәш кисәкләр, модаль кисәкләр, җөмләдә сүз тәртибе, аерымланган кисәкләр, җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре, җөмләгә морфологик-синтаксик анализ.

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

16


( 105 )

Диалогик монологик сөйләм оештыру. Сөйләмне синтагмаларга бүлү, сөйләмдә логик басым. Портрет яки картина нигезендә хикәяләр төзү. Туган як табигате турында миниатюр иншалар язу. Төрле типтагы язма эшләр эшләү ( инша, имла, диктант, характеристика һ.б.)




Эш программасы милли - региональ компонентны да истә тотып төзелде һәм түбәндәге темаларда чагылыш таба:


1. Гомумиләштерүче сүзле тиңдәш кисәкләр. 37 нче күнегү нигезендә китап турында әңгәмә(Р.Миңнуллин)

2. Сочинение “Казаным – нурлы Казаным”. .

3. Исем сүзтезмә. Камил Муллашевның “Сөембикә” картинасы

4. Бер составлы җөмләләр. 109 нчы күнегүдә Б.Урманче турында әңгәмә.

5. Тойгылы җөмлә.125 нче күнегүдә Татарстан урманнары турында сөйләшү.

6. Тиңдәш кисәкләрне куллану. “Туган як табигате”, рәсем буенча эш.

7. Изложение. Җөмлә кисәкләре.Казан турындагы текст өстендә эш.


7 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.


  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

  • әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;

  • эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.




Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше

Китап, өстәмә чыганак белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның иң кулай ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белмнәрне системалаштыру һәм камилләштерү өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, сәнгатьле уку :

- уку елы башында – 75-120 сүз;

- уку елы ахырында – 80-125 сүз.

6. Сүзлекләр, белешмә материал һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып-белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

а) сүзтезмәләргә анализ ясау;

ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау;

б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;

7. Тикшеренү ысуллары:

а) модельләштерү;

ә) охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

а) кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

ә) сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү белү күнекмәсе;

б) диалоглар төзү күнекмәсе;

в) үрнәк схема, планнар ярдәмендә сыйфатнамә төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

а) күчереп язу;

ә) сүзлек диктанты (25-30 сүз);

б) контроль диктант (120-130 сүз);

в) катлаулы план буенча изложение язу:

1) уку елы башында (250-300 сүз); язманың күләме (140-160 сүз)

2) уку елы ахырында (300-350 сүз); язманың күләме (160-180 сүз);

г) фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп инша язу;

д) эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).

VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле күнекмәләр




Укыту – методик комплекты


Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма, mon.tatar.ru сайтындагы үрнәк программага нигезләнеп төзелде


Дәреслек. 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина.- Татар теле, 7 нче сыйныф.- Казан: Татарстан китап нәрияты,2014

Өстәмәләр.

  1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

  2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

  3. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин

  4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

  5. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

  6. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

  7. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007

  8. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

  9. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008










ТЕМАТИК ПЛАН


Татар теле


Сыйныф: 7

Укытучы: Шәйхетдинова З.Ә.

Дәресләр саны:

барлыгы – 105 сәг.

атнага - 3 сәг

Контроль дәресләр:

изложение- 4(2)

сочинение- 4 (2) диктант – 8 ( 4 )








Тематик план

Дәрес темасы


Дәрес тибы.

Сәг.сан

Вакы ты

1.

Сүз төркемнәре.

Ныгыту дәресе. Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

1

4.09

2.

Мөстәкыйль, ярдәмлек сүз төркемнәре.

Кабатлау дәресе. Аңлатмалар бирү алымы: сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

1

7.09

3.

Б.С.Ү. Сүз төркемнәрен кабатлау

Кабатлау дәресе. Аңлатмалар бирү алымы: сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

1

8.09

4.

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре

кабатлау

1

11.09

5.

Сүзләрнең мәгънәләре.

Катнаш дәрес тибы. Сөйләү алымы.

1

14.09

6.

Сүзләрнең сөйләмдәге роле.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

15.09

7.

Кабатлауга диктант

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

18.09

8.

Аваздаш сүзләр.

Катнаш дәрес. Аңлатма. бирү алымы: укыт. сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

21.09

9.

Б.С.Ү. Ымлыклар һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану.

кабатлау

1


22.09

10.

Синтаксис турында төшенчә.

Яңа материал

1

25.09

11

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

28.09

12

Диктант. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

29.09

13.

Гомумиләштерүче сүзле тиңдәш кисәкләр.

Милли – региональ компонент. 37 нче күнегү нигезендә китап турында әңгәмә(Р.Миңнуллин)

Яңа белемнәр үзләштерү, укытучы сөйләме.

1

2.10

14.

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

1

5.10

15.

Изложение. Сүзләрнең сөйләмдәге роле.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

6.10

16.

Ияртүле бәйләнеш.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

9.10

17.

Иярүче һәм ияртүче сүз.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

12.10

18.

Б.С.Ү. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр.

Кабатлау-ныгыту

1

13.10

19.

Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

16.10

20.

Ачыклаулы мөнәсәбәт.

Аныклаулы мөнәсәбәт.

Яңа тема

1

19.10

21.

Ияртүле бәйләнешне кабатлау.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

20.10

22.


Б.С.Ү. Бер әдәби образ турында диалог төзү.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу

1

23.10

23.

Ике составлы җөмләләрне кабатлауга контроль диктант

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

26.10

24.

Сүзтезмәләр.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

27.10

25.

Б.С.Ү. Сочинение “Казаным – нурлы Казаным” Милли – региональ компонент.

Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

30.10

26.

Фигыль сүзтезмә.

Яңа тема

1

9.11

27.

Исем сүзтезмә.

Милли-региональ компонент: Камил Муллашевның “Сөембикә” картинасы

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

10.11

28.

Сыйфат сүзтезмә.

Яңа белем бирү

1

13.11

29.

Б.С.Ү. Көзге пейзаж. Сыйфатлама бирү.

Ныгыту. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

16.11

30.

Диктант. Сүзтезмәләр.

Укучы-ның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

17.11

31.

Алмашлык сүзтезмә.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

20.11

32.

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләр.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

23.11

33.

Б.С.Ү. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

1

24.11

34.

Сан сүзтезмә.

Яңа дәрес.Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә,

1

27.11

35.

Бифункциональ кушымчалар.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

30.11

36.

Сүзтезмәләрне тикшерү.

Ныгыту дәресе. Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

1

1.12

37.

Рәвеш сүзтезмәләр.

Яңа тема

1

4.12

38.


Рәвеш сүзтезмәләрдә бәйләүче чаралар.

Кабатлау, ныгыту

1

7.12

39.

Б.С.Ү. Рәсем буенча эш.

Кабатлау, ныгыту

1

8.12

40.

Синтагма.

Контроль диктант. Сүзтезмәләр

Яңа материал

1

11.12

41.

Контроль изложение. Сүзтезмәләр.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

14.12

42.

Ике составлы җөмләләр.

Яңа тема

1

15.12

43.

Бер составлы җөмләләр.

Милли-региональ компонент: 109 нчы күнегү.Б.Урманче турында әңгәмә

Яңа дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

18.12

44.


Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Кабатлау-ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

21.12

45.

Диктант. Җөмлә төрләре.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

22.12

46.

Б.С.Ү. Дустымның портреты.

Ныгыту дәресе. Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

1

25.12

47.

Тойгылы җөмлә.

Милли-региональ компонент: 125 нче күнегүдә Татарстан урманнары турында сөйләшү.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

11.01.16

48.

Тойгылы җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

12.01.

49.

Б.С.Ү. Сөйләмне синтагмаларга бүлү.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

15.01

50.

Раслау, инкяр җөмләләр.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

18.01

51.

Җыйнак, җәенке җөмләләр.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

19.01

52.

Изложение. Җөм. төрләре.

Кабатлау- ныгыту

1

22.01

53.

Тулы һәм ким җөмләләр.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

25.01

54

Гади җөмләләр.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

26.01

55.

Диктант. Гади җөмләләр.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

29.01

56.

Теркәгечле кушма җөмлә.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

1.02

57.

Теркәгечсез кушма җөмлә.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

2.02

58.

Б.С.Ү. Кушма җөмләләрне куллану.

Ныгыту дәресе. Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

1

5.02

59.

Җөмләнең баш кисәкләре.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

8.02

60.

Баш кисәкләрнең төрләре, белдерелүе.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

9.02

61.

Изложение. Җөмләнең баш кисәкләре.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

12.02

62..

Б.С.Ү. Баш кисәкләрне кабатлау.

Кабатлау-ныгыту

1

15.02

63.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

16.02

64.

Тиңдәш, тиңдәш түгел аергычлар.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

19.02

65.

Тәмамлык.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

22.02

66.

Хәлләр. Вакыт, урын хәлләре.

Яңа материал. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

1

26.02

67.

Сәбәп, максат хәлләре.

Яңа тема. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

1

29.02

68.

Хәлләрне кабатлауга контроль диктант

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

1.03

69.

Рәвеш, күләм хәлләре.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

4.03

70.

Шарт, кире хәл.

Яңа дәрес.Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

7.03

71.

Аныклагыч.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

11.03

72.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

14.03

73.

Контроль изложение. Хәлләр.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

15.03

74.

Тиңдәш кисәкләрнең бәйләнеше.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы.

1

18.03

75.



Б,С.Ү. Тиңдәш кисәкләрне куллану. “Туган як табигате”, рәсем буенча эш. Милли-региональ компонент

Кабатлау-ныгыту Аңлатмалар бирү алымы.


1

1.04

76.

Җөмләнең модаль кисәкләре.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

4.04

77.


Эндәш, кереш сүзләр, керешмәләр.


Өстәлмәләр.

Яңа дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

5.04

78.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Яңа дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

8.04

79.

Җөмлә кисәкләрен кабатлауга диктант

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

11.04

80-81.

Сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

2

12.04

82.

Сөйләмдә логик басым.

Логик басымның гади сүз басымыннан аермасы.

1

15.04

83.

Б.С.Ү. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе.

.Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

18.04

84.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү алымы.

1

19.04

85.

Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр.

Ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

22.04

86.

Диктант. Аерымланган хәлләр.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

25.04

87.

Җыйнак һәм җәенке аерымланган аныклагычлар.

Ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

26.04

88.

Җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре.

Катнаш дәрес.. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

29.04

89.

Җөмлә кисәкләрен тикшерү.

Ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

3.05

90.

Җөмләгә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Яңа белем бирү. Аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару алымнары.

1

4.05

91.

Баш кисәкләрне танып белү..

Ныгыту дәресе. Тикшеренү ысулы, иҗади эш алымы, аңлатмалар бирү.

1

6.05

92.

Изложение. Җөмлә кисәкләре.

Милли-региональ

Компонент Казан турында текст

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Иҗади эш алымы: план төзү, аңлатмалар бирү.

1

10.05

93.

Иярчен кисәкләрне аеру.

Кабатлау-ныгыту

1

11.05

94.

Сүз төркемнәрен билгеләү.

Катнаш дәрес. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

13.05

95.

Җөмләгә билгеләмә бирү.

Катнаш дәрес.

1

16.05

96.

Гади җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сорауларга җаваплар табу, биремнәрне үтәү.

1

17.05

97.

Гади җөмләдә тыныш билгеләре.

Кабатлау-ныгыту

1

20.05

98.

Контроль диктант. Үткәннәрне кабатлау.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Мөстәкыйль эш.

1

23.05

99.

Б.С.Ү. Әдәбият дәресендә укыган иң ошаган әсәрдән өзектә гади җөмләләрне тикшерү.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы: укытучы сүзе, сораула. җаваплар табу.

1

24.05

100.

Тойгылы җөмләләрне аеру.

Кабатлау. Аңлатмалар бирү алымы, укытучы сүзе, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.

1

27.05

101.

Җөмлә кисәкләрен танып белү

Кабатлау

1

27.05

102.

Б.С.Ү. Укыган бер әсәрнең планын төзеп, сөйләү.

Белемнәрне системалаштыру

1

30.05

103-105.

Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне тикшерү.Кабатлау

Катнаш

3

31.05


Автор
Дата добавления 18.02.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Рабочие программы
Просмотров872
Номер материала ДВ-465866
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх