Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы, 5 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Татар теленнән эш программасы, 5 класс

библиотека
материалов


Каралды:

Килешенде:

Раслыйм:

Гуманитар фәннәр буенча

Нармонка урта мәктәбенең

Мәктәп директоры:

мәктәп методберләшмә

укыту эшләре буенча

/Солягина Р.И./

утырышында

директор урынбасары белән

Приказ №_______

Беркетмә №__1__

/Леонтьева Л.М./

ел

ел

ел






Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вафина Розалия Гомәр кызының

5 нче сыйныфта татар теленнән

эш программасы

(рус төркеме)





Татарстан Республикасы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Лаеш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе












2015/2016 нче уку елы









Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру :


5 нче сыйныф


Укытучы: Вафина Розалия Гумаровна


Сәгать саны 102 сәг.


Барлыгы 102 сәг.; атнага: 3 сәг.


Планлаштыру: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа (1-4нче сыйныфлар), Казан: Мәгариф, 2011.


Дәреслек: “Күңелле татар теле” , 5 нче класс.1-2 кисәкләр. Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева,Г.М. Әхмәтжанова 2014 ел.


























АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар теле укытуның максатлары

Рус телле балаларга татар теле укыту максатлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбияви, белем бирү

юнәлешләре.


Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып торган татар халкы мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында хәбәрдар булу зарур. Татар халкы белән үзара тыгыз элемтәдә яшәүче башка милләт кешеләре татарларның милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзен рухи яктан баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, дип саныйбыз. Дәреслек эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен «башка дөньяга тәрәзә ачу» (И. Л. Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Программа материалын өйрәнү барышында укучыларның Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, республиканың территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.


Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү максатларын даими күзаллап эшләү — укытуның гамәли яктан уңышлылыгының алшарты.


Балаларның психик яктан камилләшүен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эл*:- патия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм энгчәнлеге- нең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.


Тәрбияви максатның эчтәлеге

Тәрбиянең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теле грамматикасын өйрәнү барышында әхлакый проблемаларны чагылдырган текстлар белән эшләү, ул текстларны лексик-грамматик яктан анализлау белән генә чикләнмичә, текстта күтәрелгән проблема буенча укучыларның үзара фикерләшә, аралаша белүләрен оештыру бик мөһим* Әхлакый проблеманы чагылдырган текстларның эчтәлеге үзе үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан дәрестә аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.


Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр җыелмасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык югарылыкка җитүе зарур. Ягъни укучы, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, ал арны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык итеп өйрәнергә тиеш. Шул вакытта гына татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Федераль дәүләт белем стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше — системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент — нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укы-

ту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-мето- дик комплектлар, дәрес барышы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. — бар да бер максатка — нәтиҗәгә хезмәт итә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтижәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньяда мөһимлеге турында күзаллау формалаша. Татар мәдәниятенең аерым үрнәкләре белән танышу рус телле укучыларда башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята һәм укучыларга үз халкының мәдәниятен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.


Укытуның предмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, рус телле укучылар татар теленнән түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булырга тиеш:

коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

«Татар теле» фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.



Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгырту- чанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр; хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

Бу чорда татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль (танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен формалаштыруны дәвам иттерүгә хезмәт итә.


Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күз аллана.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:


фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;

төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән

дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту

күнекмәләренә ия булу;

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш

алымнарын таба белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә

белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре;

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый

белү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашу чанлык, хислелек, эм- патия хисләре);

парлап һәм төркемдә эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.


Дәреслекнең тематик эчтәлеге

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен укытуга 476 сәгать вакыт бирелә. Базис укыту планында 5 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән 102 сәгать бүлеп бирелә.

5 нче сыйныфта татар сөйләменә өйрәтү максатларында барлыгы 5 тема буенча лексик материал сайланды һәм ул тематик планда һәр дәрес өчен аерым күрсәтелә барды.

Тематик эчтәлек:

Без мәктәптә (27 сәг.)

Мин — өйдә булышчы (34 сәг.)

Дуслар белән күңелле (26 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәг.)

Без спорт яратабыз (7 сәг.)

Моннан тыш, алдагы сыйныфларда өйрәнелгән лексик-грамматик материалны даими рәвештә кабатлап бару укытучының методик бурычы булып тора.


Үзләштерелергә тиешле грамматик материал

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

Тамыр, кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә кулланылуын кабатлау.

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, ал&рны сөйләмдә куллану.

Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

Мин, синУ ул зат алмашлыкларын иялек, төшем, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат- сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.

Эшләргә телим төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

Минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология нигезендә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл — уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Ягъни, өйрәнелгән лексик-грамматик материал тану дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ), лексик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛКК), грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ГКК), диалогик/монологик сөйләм дәресләре (Д/МС) дип атала. Бу дәресләр циклында

өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм — татарча аралашу этабына чыгалар.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе — ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль — укыту барышын көйли, ягъни, контрольгә карап, укытучы үз эшчәнлеген оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категорияләрне аңлый алулары гына була алмый. Контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора. Календарь-тематик планның коммуникатив максат графасында күрсәтелгән предмет нәтиҗәләре балаларның белем дәрәҗәсенең, ягъни татарча сөйләшеп аралаша алу күрсәткече булып тора.

Билгеле булганча, дәреслектә һәр дәреснең структур берәмлеге — күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр эчтәлек, катлаулылык ягыннан үзара бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итә. Шуның өчен дәрестәге күнегүләрнең урынын алыштырырга киңәш ителми. Ә дәреслектәге аерым бер күнегүне төрләндерү, аны берничә төрле итеп эшләп карау, киресенчә, тел материалын өйрәнүнең сыйфатын яхшырта гына. Әйтик, <Ике раслауның кайсысы дөрес?» дип бирелгән күнегүне эшләгәннән соң, укытучы түбәндәге биремнәрне дә өсти ала:

үзегезгә иң ошаган раслауны табыгыз;

... нче раслауга сорау җөмлә төзегез;

... нче раслауны файдаланып, диалог төзегез;

... ошаган раслаулар белән партадашыгызга диктант яздырыгыз һ.б.


Өстәмә күнегүләрнең төп максаты — бер үк материалның, төрле эш төрләре аша кат-кат кабатланышын тудырып, истә калдыруны тәэмин итү.

Методик ярдәмлектә аудирование (ишетеп аңлау күнегүләре) тәкъдим ителә. Бу күнегүләр һәр дәрестә, дәреснең төрле этапларында кулланыла ала. Ишетеп аңлау күнегүләренә таләпләр кечерәк сыйныфлар өчен чыгарылган ярдәмлекләрдә киң яктыртылу сәбәпле, күнегүләрнең үзләрен бирү белән генә чикләндек.

Дәреслектә киң урын алган күнегү төрләренең берсе — ситуатив күнегүләр. Бу күнегүләр коммуникатив технологиягә корылган дәресләрнең төп максатын тәшкил итә, чөнки нәкъ менә ситуатив күнегүләр балаларны тормышта аралашуга әзерли. Дәреслекнең күләме чикле булу сәбәпле, эшләргә мөмкин булган барлык ситуатив күнегүләр дә дәреслектә урын алмады. Укытучылар ярдәмгә шул ук авторлар төзегән (Хайдарова Р.З., Гиниятуллина ЛЛ. Сборник ситуатив- пых упражнений по татарскому языку длярусскоязычных учащихся. — НабЛелны, 2004) дидактик материалга мөрәҗәгать итә алалар. Бу күнегүләр укучыларга таратма материал буларак та кулланыла ала.

Искәртеп үтәргә кирәк, дәреслеккә кертелгән диалоглар буенча эшне укытучы аеруча игътибар белән оештырырга тиеш. Өйрәнелгән лексика, грамматика диалогларда чагылыш табып, диалог кертелгән дәрестә генә түгел, һәр дәрес саен даими рәвештә кабатланып барырга тиеш.

Уку эшчәнлеген оештыруда парларда, төркемнәрдә эш төрләре дә аеруча әһәмияткә ия.


Тәкъдим ителгән тематик план ел дәвамында өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә. Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ — лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК — лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ — грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК — грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК — лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/МС — диалогик/монологик сөйләм дәресләре

Билгеле булганча, дәресләрнең белем бирү максаты (коммуникатив максат) дәрес ахырында предмет нәтиҗәсе дип билгеләнә. Бәр дәреснең предмет нәтиҗәсе тематик планда аерым графада күрсәтелә барды, шуңа күрә дәрес планы төзегәндә, аңа игътибар итү аеруча мөһим.


5 класста практик эшләрнең графигы:

т/б

Дәрес темасы

Дата

Искәрмәләр

1

Сүзлек диктанты “Без мәктәптә» темасы буенча” ,53бит ,Биремнәр җыентыгы

12.11


2

Контроль эш “Без мәктәптә» темасы буенча” 47-48 бит «Биремнәр жыентыгы»


13.11


3.

Административ контроль эш Грамматик биремле диктант 54 бит (Биремнәр җыентыгы)

22.12


4.

Хикәя язу “Мин өйдә булышчы”

19.01


5.

Сүзлек диктанты.”Мин өйдә булышчы”темасы буенча.12-15 сүз

16.02


6.

Контроль эш ”Мин өйдә булышчы”темасы.48-50 бит (Биремнәр җыентыгы, Яр Чаллы 2014)

18.02


7

БСҮ Хикәя язу “Минем дустым”

10.03


8.

БСҮ Хикәя төзү “Туган көн-күңелле бәйрәм ”

14.04


9.

Гр.биремле диктант 54 бит (Биремнәр җыентыгы).

Сүзлек диктанты “Дуслар белән күңелле”.

21.04


10.

Контроль эш «Дуслар белән күңелле» темасы буенча. 50-51 битләр (Биремнәр җыентыгы)

22.04


11.

Сүзле диктант “Дүрт аяклы дусларыбыз”.54 бит (Биремнәр җыентыгы ,Яр Чаллы-2014

5.05


12.

Хикәя төзү «Минем дүртаяклы дустым»


6.05


13.

Административ контроль эш “Дүрт аяклы дусларыбыз”. 51-52 битләр(Биремнәр җыентыгы ,Яр Чаллы-2014)


12.05


14.

Сүзле диктант. Тема «Без спорт яратабыз»,54 бит (Биремнәр җыентыгы,Яр Чаллы 2014 ел)

20.05


15.

Контроль эш «Без спорт яратабыз»,52-53 битләр (Биремнәр җыентыгы,Яр Чаллы 2014 ел)

24.05





5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теле укытуның тематик планы


Дәрес темасы

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

Контроль

Число

План

Факт

Без мәктәптә (27 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эпгчәнле- гең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

1-2

Яңа уку елы котлы булсын! Исәнләшү кагыйдәләре

ЛКК Д/МС

Исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр

Син алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану

Өлкәннәр һәм кечкенәләр белән исәнләшү, саубуллашу кагыйдәләре. Бәйрәм белән котлый, бер-бе- реңә комплимент әйтә белү


1.09

3.09



3-4

«Мәктәп» темасына караган лексик-грамма- тик материал. Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләнүе

лкк лгкк

Уку-язу әсбапларының атамалары: шакмаклы, буйлы, кирәк, кирәкми

Исемнәрнең төшем, юнәлеш килешләрендә төрләнеше

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кайда икәнлекләрен әйтә белү. Үзеңә уку-язу әсбапларын сорый белү


4.09

8.09


5-7

«Мәктәптә белем бәйрәме» текстындагы лексик-грамма- тик материал. «Без хикәя сөйлибез», «Дәүләт гимны»

ЛКК

Д/МС

Д/МС

кояш, җылы, яца уку елы, кояшлы, чәчәк, гаҗәп, табигать, күңелле

Татарстан дәүләт гимны төзелмәсе

Мәктәптә белем бәйрәме турында сөйли

белү. Россиянең, Татар станның дәүләт гимны турында сөйләшү


10.09

11.09

15.09


8-9

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

гкк д/мс

язма эш, хата, хаталы, хатасыз, мисал, мәсьәлә

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

Минем мәктәбемдә тезелмәсен сөйләмдә дөрес куллану. Контроль эштә хата барлыгын, хата юклыгын әйтә белү


17.09

18.09



10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше

гкк

ашханә, ничә, яңа

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану


22.09


11-12

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

д/мс

эшлә, чиш, укы, сөйлә, кара, тыңла, яса, тор, кер, тарат

Боерык фигыльнең зат- сан белән •төрләнеше

Боерык фигыльне II зат берлек һәм күплек саннарда куллана белү


24.09 бэйрэм

25.09

1.10


13

Кереш контроль эш






29.10


14

Әдәпле сөйләм формалары. «Әдәпле сөйләшәбез»

гкк

д/мс

дус, үтенеч

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану


2.10



15-16

Исемнәр ясалышы. «Китап — минем дустым, киңәшчем»

ЛКФ

д/мс

киңәшче, ярдәмче, хөрмәт, почмак, бөкли, бит, ертма, тотма

-и-

Китапны кадерләп тоту турыда киңәш бирә белү. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйли белү. Китапханәдә китапханәче белән китап алу турында сөйләшү


6.10

8.10


17-18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше. «Без дәрестә»

ГКФ

д/мс

башлана, бетә у контроль эш, мәсьәлә, мисал, эшли, чишә, кайта, сорый, укыта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат- сан белән төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльне барлык формасында сөйләмдә куллану


9.10

13.10


19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

гкк

-//-

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат- сан белән төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльне юклык формасында сөйләмдә куллану


15.10


20-21

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. «Олегның нигә кәефе юк?» тексты буенча лексик-грамматик материал

гкк лгкк

бүген, иртәгә, мөстәкыйль эш, вакыт, озак, кызыклы, чирек азагы

-//-

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү; хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли белү


16.10

20.10


22-23

«Олегның нигә кәефе юк?», «Без хикәя язабыз»

«Без диктант язабыз»,

д/мс д/мс

җиңел, авыр,

өтер, нокта,

сорау, төшеп

калган,

тикшерде,

хаталы,

хатасыз

-мы/-ме — сорау

Кисәкчәләре

Чөнки, ләкин теркәгечләре; иде ярдәмче фигыле

Өй эше эшләү турында сөйләшү. Олегка бәя бирә белү. Уенга чакыра белү


22.10

23.10


24-25

Сан төркемчәләре. «Сан + исем.» төзелмәсе


ГКФ

гкк

кушарга, алырга, тапкырларга, бүләргә, чишәргә, рәт, бүлмә, мисал, мәсьәлә

Сан төркемчәләре


Дистәләр һәм йөзләр эчендәге саннарны сөйләмдә куллана белү. Дәресләр расписаниясен әйтә белү. Үзе турында саннар кулланып, мәгълүмат бирә белү


27.10

29.11


26





27

«Безнең билгеләр»

Сүзлек диктанты “Без мәктәптә» темасы буенча”

53бит ,Биремнәр җыентыгы


Контроль эш “Без мәктәптә» темасы буенча” 47-48 бит

«Биремнәр жыентыгы»


лкк д/мс



Чөнки, ләкин теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Дәрестә диктант язу турында сөйләшү

Контроль




Контроль


30.11



13.11


Мин — өйдә булышчы (34 сәгать)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә апа белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, ар аташу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең араташу эпгчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

28-29

«Иртәнге режимым» темасы буенча лек- сик-грамматик материал. «Минем иртәнге режимым»

лгкк

Д/МС

урын җыям, сөртәм, юынам, иртәнге аш ашыйм> барам, кайтам, алам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Чөнки теркәгече

ТТТигырь героеның һәм үзеңнең иртәнге режимың турында сөйли белү. Геройга бәя бирә белү


17.11

19.11


30-31

Сәгать ничә? «Минем көндәлек режимым»

ГКФ

д/мс

сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда

Сәгать ничә? Сәгать кичәдә?

Көндәлек режимны сөйли белү


20.11

24.11


32-33

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. «Мин — өйдә булышчы»

ЛКФ

д/мс

чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында сөйләшү


26.11

27.11


34-35

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

Д/мс


Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында сөйләшү .


1.12\\

3.12


36-37

Мәктәпкә киткәнче», «Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы»

ЛКФ

д/мс

коймак, һәрвакыт, киенә, узе, булыша, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән, барлыкта һәм юклыкта төрләнеше

Мәктәпкә кадәр булган вакытта укучының режимы турында сөйләшү


4.12

8.12


38-39

Илнур, Рәсим образларына чагыштырма характеристика. «Без киңәшләр бирәбез»

д/мс

Д/МС

ихтирамлы, ихтирамсыз, тәрбияле, ярдәмчел

Кереш сүзләр; чөнки теркәгече

«Мәктәпкә кадәр» темасы буенча хикәя төзү, аны сөйли белү


10.12

11.12


40-41

Инфинитив, «Без киңәшләр бирәбез»

ГКФ

д/мс

Өй хезмәтенә караган лексика

Инфинитив + ярый ( кирәк )

Эш эшләргә киңәш бирә белү, өй эшләрен эшләргә кирәклеген әйтә белү


15.12

17.12


42-43

«Без нинди булышчылар?», «Мин энемне мактыйм»

Административ контроль эш Грамматик биремле диктант 54 бит (Биремнәр җыентыгы)

лкк гкк

тыйнак, ялкау, начар, мактанчык, ихтирамлы, дус

Мактау формалары

Яхшы эшләр өчен бер-берең- не мактый белү. Өй хезмәтенә карап кешегә бәя бирә белү


18.12

22.12


44-45

«Рәсим» хикәясендәге лек- сик-грамматик материал, «Без өйдә булышабыз»..Хаталар өстендә эш

ЛКФ ГКК

кичке аш, мәче уйный, өй эше бирмәделәр, онытканмын, мәсьәлә чишәсе бар, алдаша, яхшы булышчы, яхшы булышчы тугел

Фигыль формалары

Дәрес әзерләшүнең сәбәбен сорый, әйтә белү. Эш куша белү, ризалык, ризасызлык белдерә белү


24.12

25.12


46-47

«Рәсимнең хатасы», «Без өйдә булышырга телибез»

д/мс Д/мс

-//-

Чөнки теркәгече

Диалогны хикәягә әйләндерә белү. Образга бәя бирергә өйрәнү. Булышырга теләк белдерә белү


12.01

14.01


48

«Без — өйдә ярдәмчеләр»

лкк д/мс

«Мин — өйдә булышчы» циклы лексикасын кабатлау

Мин әнигә савыт-саба юарга булышам структурасы. Нишләргә булышасың? соравын төзи белү

Өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү


15.01


49

Өчен бәйлеге

Сочинение –Хикәя язу “Мин өйдә булышчы”

ГКФ БСҮ

Өчен бәйлеге, зат алмашлыклары

Минем өчен

IIч безнен

өчен төрләнеше. Бу китап синең, аның өчен төзелмәсе

Предметның кем өчен икәнен әйтә белү

БСҮ

19.01


50-51

Ю. Ермолаев- ның «Ике пирожный» хикәясендәге лексик-грамма- тик материал. Ю. Ермолаев- ның «Ике пирожный» хикәясе

лгкк д/мс

ярдәм итәргә уйлады, булышырга уйлады, булышырга чакырдыг үзем өчен, синең өчен «Өйдәге хезмәт» темасына лексиканы кабатлау

Инфинитив

Булышырга чакыра белү; ничек булышканны әйтә белү


21.01

22.01


52-53

«Без сәхнәдә уйныйбыз». Образларга бәя бирү

д/мс

ГКФ

минемчә, минем фикеремчә, мин риза, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, беренчедән, икенчедән

Кереш сүзләр

Хикәяне сәхнәләштерә белү. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтү


26.01

28.01


54

«Без хикәя язабыз»

д/мс

Хикәядәге сөйләм үрнәкләре


Бирелгән темага хикәя яза белү


29.01


55-56

« Тавык, Тычкан һәм Көртлек > әкиятендәге лексик-гр амматик материал. «Ипи ничек пешә?»

ЛКФ ГКК

орлык, тегермән, ипи изә, икмәк пешә, мичкә яга, алып бара, алып кайта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы

Ипи пешерү . турында сөйли белү


2.02

4.02



57-58

«Без әкият сөйлибез», «Без сәхнәдә уйныйбыз»

д/мс д/мс


Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү, сәхнәләштерү


5.02

9.02


59-61

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. «Без әкиятләр язабыз»

гкк

д/мс

д/мс



Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кулланып, хикәя образларына бәя бирә белү, әчтәлеген сөйли белү


11.02

12.02


62




63



64

Сүзлек диктанты.”Мин өйдә булышчы”темасы буенча.

12-15 сүз

Контроль эш ”Мин өйдә булышчы”темасы.48-50 бит (Биремнәр җыентыгы, Яр Чаллы 2014)

Хаталар өстендә эш

ЛКФ

д/мс д/мс



Алган белемнәрне системага салу,тикшерү

Контроль




Контроль


Хаталар өстендә эш

16.02




18.02


19.02


Дуслар белән күңелле (26 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралату калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

65-66

Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

ГКФ ГКК

зур, зуррак, зәп-здңгэр

дуслык, дустым, дуслаштык, ярдәмчел, шаян, гадел, көчле, бергә

Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану

«Минем дусларым бар» темасын дәреслектәге план буенча сөйли белү, дуслашырга тәкъдим итә белү


23.02

25.02


67-68

«Язгы каникул» хикәясендәге лексик-грамма- тик материал. «Язгы каникул» хикәясе

гкк лгкк

кәшәкә таягы, күптән, алып чык, бозыла, ялгыз, күңелсез

Алып бара

аналитик

фигыле.

Инфинитив

+ кирәк

төзелмәсе

Киңәш һәм боеруны белдергән формалар


26.02

1.03


69-70

Боеруны һәм үтенечне белдерү. «Без матур сөйләшәбез»

д/мс д/мс


Боеруны һәм үтенечне белдерүче формалар

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләрне сөйләмдә куллану


3.03

4.03


71-72

«Дусларга ни өчен күңелсез?», «Без хикәя язабыз»

БСҮ Хикәя язу “Минем дустым”

д/мс д/мс

чөнки теркәгече

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль

Яңа хикәя язу

БСҮ

8.03

10.03


73-74

Телефоннан сөйләшү этикеты

К.диалог

д/мс д/мс

шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз эле

Исем.—исем с\~зтез:мәсе

д

(балалар бакчасы )

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре


11.03

15.03



75-76

«Татар халык ашлары», «Мин нәрсә яратам? »

лкк д/мс

ботка, аш, кәбестә ашы Татар халык атлары исемнәре

Ботка ашарга яратам төзелмәсе

Нәрсә ашарга яратканыңны әйтә, сорый белү


17.03

18.03


77-78

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Без туган көнгә әзерләнәбез»

гкк

д/мс


Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Без туган көнгә әзерләнәбез

Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану. Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү


31.03

1.04



79

«Гүзәл Ләйсәннәрдә» хикәясе

д/мс

түрдән уз, яңа гына, кыста, ашап кара, тук, әдәпле

Кыстау формалары

Табынга чакыра, кыстый, рәхмәт әйтә белү


5.04


80-81

«Без табын әзерлибез», «Мин салатлар ясыйм»

ЛГКК

д/мс

беренче куела, чәнечке, кашык, пычак, уң, сул, кишер, суган, кыяр, кәбестә, бәрәңге, турый, сала


Табын әзерләү турында сөйләшү


7.04

8.04


82-83

Туган көнгә чакыру. «Туган көндә»

БСҮ Хикәя төзү “Туган көн-күңелле бәйрәм ”

д/мс д/мс

онытма, очрашу, бүләк алу, кичке, тәбәнәк, биек, киң, тар


Туган көнгә чакыру яза * белү; чакыра белү. Туган көн уеннары уйный белү. Тизәйткечләр, • санамышлар

БСҮ

12.04

14.04


84-85

«Табын янында» хикәясендәге лексик - грамматик материал. «Табын янында» хикәясе

ГКФ

лгкк

ян, өс, арт, ас, ал

Бәйлек сүзләрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә кулланылышы

Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше


15.04

19.04


86






87

«Без табын янында», «Хикәя язабыз»

Гр.биремле диктант 54 бит (Биремнәр җыентыгы).

Сүзлек диктанты “Дуслар белән күңелле”.


Контроль эш «Дуслар белән күңелле» темасы буенча. 50-51 битләр (Биремнәр җыентыгы)

д/мс д/мс

тиз-тиз,

башта,

хуҗабикә,

аннан соң,

көтмәде,

пычрак,

валчык


Бәйлек сүзләр кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү. Хикәя төзү

Контроль







контроль


21.04

22.04


Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

88-89

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларыың гадәтләре

ЛКФ Д/МС

койрыгын болгый, күзләре ут яна, чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Этнең барлыгы, юклыгы, этнең кемнеке икәней әйтә белү. Этләрнең гадәтләре турында сөйли белү


26.04

28.04


90-92




93

Дүрт аяклы дусларыбыз,аларыың

кыяфәтләре,токымнары.

Сүзле диктант “Дүрт аяклы дусларыбыз”.54 бит (Биремнәр җыентыгы ,Яр Чаллы-2014)



Хикәя төзү «Минем дүрт

аяклы дустым»


ЛКФ

лгкк

Д/МС

д/мс

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре


Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү

БСҮ





Контроль

29.04

3.05

5.05

6.05


94-






95

Мин, син зат алмашлык-

ларының килешләр белән

төрләнеше. X. Гарданов-

ның «Акыллы Карабай»

хикәясендәге лекеик-грамматик материал

Административ контроль эш “Дүрт аяклы дусларыбыз”. 51-52 битләр(Биремнәр җыентыгы ,Яр Чаллы-2014)



ГКФ

Д/МС

хөрмәт итә, ягымлы, койрыгын болгый, исән- ләгиә, сорый, саубуллаша

Хәзерге заман хикәя фигыль

Килеш белән төрләнгән алмашлыкларны сөйләмдә куллана белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү








Контроль


10.05

12.05


Без спорт яратабыз (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәылеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

96-97

«Мин авырыйм», «Мин табибта».

Хаталар өстендә эш

ЛКФ

д/мс

Тән әгъзалары исемнәре сызлый, теш табибы, салкын,


Тән әгъзалары исемнәрен, кайсы җиреңнең авыртканын табибка әйтә белү; иптәшеңнән кайсы җире авыртканын сорый белү

Хаталар өстендә эш

13.05

17.05


98-99

Спорт төрләре. «Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм? »

Сүзле диктант. Тема «Без спорт яратабыз»,54 бит (Биремнәр җыентыгы,Яр Чаллы 2014 ел)

ЛКФ

д/мс

чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзә, спорт түгәрәге, сикерә, йөгерә


Нинди спорт төрләре яратканны сорый, әйтә белү. Спорт уеннарына чакыра белү, нишләргә кирәген әйтә белү


19.05

20.05


100

«Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?»

Контроль эш «Без спорт яратабыз»,52-53 битләр (Биремнәр җыентыгы,Яр Чаллы 2014 ел)

лкк Д/мс

саф һавада булу, файда, ацлый, тәмәкече


Сәламәт булу өчен бер-береңә киңәшләр бирә белү


24.05


101— 102

Сабан туе уеннары. Сабан туе программасының афишасы

лгкк д/мс

татарча көрәш, ат чабышы, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең үткән, киләчәк заман формалары

Сабантуйга чакыра белү. Сабантуй уеннары турында сөйли белү


26.05

27.05





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 31.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров531
Номер материала ДВ-573191
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх