Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы (2 нче сыйныф татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (2 нче сыйныф татар төркеме)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования" ); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы приказлары нигезендәге үзгәрешләр белән;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);

- «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. V-IX сыйныфлар» (Төзүчеләр: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013);

- «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан: Татар, кит. нәшр., 2011);

- «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;

- «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең уку елына уку планы;

-«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;

- Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А. Панова. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек.


ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • туган телең – татар теле белән горурлану хисләре, белем алуга омтылыш булдыру, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү, туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау;

  • сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу;

  • активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә омтылу;

  • төрле шартларда белем һәм күнекмәләрне куллана белергә өйрәнү;

  • тел байлыгын, грамоталылыкны арттыру өстендә эшләүне булдыру, иптәшләрнең фикеренә, эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • танып -белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив УУГ (РУУГ):

  • мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

  • максатка ирешү юлларын билгеләү; үзеңнең кызыксынучанлык өлкәңне билгеләү;төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, куллана белү;

  • уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү;

  • дәреслек белән эшләү барышында уку төрләрен куллану, кирәкле мәгълүматны аерып алу, төркемнәрдә эшләү;

  • эш барышында инициатива күрсәтә белү;

  • дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка мәгълүмат чыганагыннан тиешле мәгълүматны таба белү;


  • үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;.

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга һәм эшнең дөреслеген тикшерергә өйрәнү;

  • тема буенча сораулар бирә белү, үз фикерен җиткерә белү;

  • тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

  • эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

  • дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү;

  • логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә алу;

  • үз уеңны, фикереңне төгәл әйтә белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план төзү;

  • уку проблемасын чишү өчен план төзү; шушы план нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү;

  • кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, уку, сүзлекләрдә иркен ориентлашу өчен алфавитны яхшы үзләштерү;

  • мөстәкыйль рәвештә хаталар өстендә эшләргә;

  • дәреслекләрдә ориентлаша белергә: шартлы билгеләрне укый белергә;

  • үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү; үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү;

  • анализлау , чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү; эшчәнлегеңне контрольгә алу;

  • биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую.


Танып белү УУГ (ТБУУГ):

  • эзлекле фикер йөртүгә нигезләнеп, дәрестә бурыч куярга өйрәнү;

  • төрле дәрәҗәдәге күнегүләрне һәм биремнәрне үтәү,

  • үзләштергән белемнәрне контроль эш, башка төр иҗади эш вакытында куллана белү;

  • татар теле фәнен башка предметлар белән (әдәбият, рус теле һәм рус әдәбияты, чит телләр һәм әдәбияты, тарих) бәйләп өйрәнү;

  • орфографик сүзлектән файдалана белү.


Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • укытучының һәм сыйныфташларының фикерен тыңлый һәм аңлый белү;

  • әңгәмәгә кушыла белү;

  • диалог төзүдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

  • үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

  • укытучының, классташларыңның сорауларына җавап бирү;

  • күршең белән хезмәттәшлек итү.



ПРЕДМЕТНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

  1. 1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (6 сәгать).

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку һәм язу.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди?Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

  1. Авазлар һәм хәрефләр (35 сәгать).

Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә],[ө],[ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

[а],[э],[о],[ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Я,ю,е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.[w],[гъ],[къ],[х],[ч]

Тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ],[ң],

[һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

Кабатлау.

  1. Сүз (5 сәгать).

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру.

Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

  1. Морфология (19 сәгать).

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер текстан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

  1. Синтаксис (11 сәгать).

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

  1. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать).

  2. Бәйләнешле сөйләм үстерү (22 сәгать).

Укытучының сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү.



ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ


Сузык һәм тартык авазларны кабатлау. Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар, татар теленең үзенчәлекле авазларын искә төшерү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

Монологик сөйләм үстерү. Төркемнәрдә, парларда эш


Авазлар һәм хәрефләр

35

Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язарга өйрәнү.

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы: рәт гармониясенә төшенү. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә], [ө], [ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәнү.

[Я, ю, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Сүзлек диктантлары язу, аерым укучыларның җавабы, парларда һәм төркемнәрдә эш


Сүз

5

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру.

Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны белән чагыштыру, нәтиҗә ясау, кагыйдә чыгару, парларда эш, мөстәкыйль эш.


Морфология

19

Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

Мөстәкыйль эш. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш. Тест эшләргә өйрәнү


Синтаксис

11

Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрне интонациясе буенча аера белү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

Хикәя язу, монологик сөйләм үстерү. Күчереп язу. Диалогик сөйләм үстерү. Мөстәкыйль эш. Аерым укучыларның җаваплары.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү, парларда эш, “Эш дәфтәре”ннән биремнәр үтәү, диктант язу, үтелгән материал буенча биремнәр үтәү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22

Сорауларга җавап бирү,әңгәмә, иҗади эш, шигырьнең эчтәлегеннән файдаланып, хикәя төзү, әкиятне дәвам итү

БАРЛЫГЫ

102






















КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Тема


Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты


план

факт


1 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

6



1

Исәнме, мәктәп! Авазлар һәм хәрефләр турында төшенчә.

1

1нче атна (сентябрь)


2

Сузык һәм тартык авазлар.

1

1 атна


3

Кереш күчереп язу “Бакчада” (Дәреслек, 7нче бит).

1

2 атна


4

Хаталар өстендә эш. Иҗек.

1

2


5

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

2


6

Предмет исемнәре, билгене һәм эшне белдерә торган сүзләр

1

3


7

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау.

1

3


8

Контроль күчереп язу “Тургай” (старт контроле) (“Мәгариф”, №4, 2010). Диктант№1.

1

3


9

Хаталар өстендә эш. БСҮ. “Төлке белән торна”әкиятен дәвам итү.

1

4



Авазлар һәм хәрефләр

35



10

39 хәрефтән торган татар алфавиты.

1

4


11

Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы.

1

4


12

Сузык авазлар һәм язуда аларны белдерә торган хәрефләр

1

5


13

Калын һәм нечкә сузыклар

1

5


14

Сузыкларда сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе.

1

5


15

БСҮ. “Минем дустым” хикәя төзеп язу.

1

1нче атна (октябрь)


16

А хәрефе һәм [а] авазы.

1

1


17

Ә хәрефе һәм [ә] авазы. Сүзлек диктанты №1.

1

1


18

О хәрефе, [о] авазы.

1

2


19

[о] авазының әйтелеш үзенчәлекләре.

1

2


20

Ө хәрефе һәм [ө] авазы. Сүзлек диктанты №2

1

2


21

У, ү хәрефләре, [у], [ү] авазлары. Сүзлек диктанты №3.

1

3


22

Контроль диктант “Песи баласы” (“Мәгариф”, №4,2010)

1

3


23

Хаталар өстендә эш. Ы хәрефе, [ы] авазы.

1

3


24

Э хәрефе,[э] авазы.

1

4


25

Сузык авазларны кабатлау.

1

4


26

Я хәрефе.[йа], [йә] аваз кушылмалары

1

4


27

Ю хәрефе, [йу], [йү] аваз кушылмалары

1

2нче атна (ноябрь)


28

Е хәрефе, [йы], [йэ] аваз кушылмалары

1

2


29

Тартык авазлар, аларны язуда белдерә торган хәрефләр.

1

2


30

Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

1

3


31

БСҮ. “Безнең мәктәп” темасына диалог төзү.

1

3


32

Яңгырау тартыклар.

1

3


33

Саңгырау тартыклар.

1

4



34

В хәрефе һәм [в], [w] авазлары. Сүзлек диктанты №4.


1

4



35

Һ, х хәрефләре һәм [һ],[х] авазлары. Сүзлек диктанты №5.

1

4


36

БСҮ. “Яраткан ризыгым”. Диалог төзү.

1

1нче атна (декабрь)


37

К хәрефе, [к], [къ] авазлары.

1

1


38

Г хәрефе, [г], [гъ] авазлары.

1

1


39

[къ], [гъ] авазлары кергән сүзләрне дөрес уку.

1

2


40

Грамматик биремле күчереп язу №2. (Дәреслектә 70 нче күнегү)

1

2


41

[ч] авазы һәм ч хәрефе

1

2


42

Җ хәрефе, [җ] авазы.

1

3


43

ң хәрефе, [ң] авазы. Сүзлек диктанты №6.

1

3


44

Контроль күчереп язу. “Кыш көне урманда” (“Мәгариф”, №11, 2007)

1

3


45

Хаталар өстендә эш. й хәрефе кергән сүзләрне уку, язу.Сүзлек диктанты №7.

1

4


46

БСҮ. “Ял көне”, хикәя төзү.

1

4


47

. БСҮ.”Яңа ел бәйрәме” Рәсем буенча хикәя төзеп язу.

1

4


48

Нечкәлек(ь)хәрефе.

1

2нче атна (январь)


49

Калынлык (ъ) хәрефе.

1

2


50

Тартык авазларны кабатлау.

1

2



Сүз - 5




51

Сүз һәм җөмлә.

1

3


52

Иҗек калыплары

1

3


53

Сүзне иҗекләргә бүлү.

1

3


54

БСҮ. Рәсем буенча хикәя “Кыш”

1

4


55

Сүз басымы

1

4


56

Грамматик биремле күчереп язу №3. (Дәреслек,100 нче күнегү)

1

4


57

Хаталар өстендә эш. Сүз басымын кабатлау.

1

1нче атна (февраль)



Морфология

19



58

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

1

1


59

Исем.

1

1


60

Исемнең сан белән төрләнеше.

1

2


61

БСҮ.Рәсем буенча хикәя төзеп язу “ Кышкы көн”.

1

2


62

Исемдә күплек сан кушымчалары.

1

2


63

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы.

1

3


64

БСҮ. “Туган шәһәрем”. Диалог төзү.

1

3


65

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

3


66

Грамматик биремле күчереп язу №4. (Дәреслек, 117 нче күнегү).

1

4


67

Фигыль.

1

4


68

Фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

1

4


69

Фигыльнең заман белән төрләнүе.

1

1нче атна (март)


70

Фигыльнең хәзерге заман формасы.

1

1


71

Фигыльнең үткән заман формасы

1

1


72

Фигыльнең киләчәк заман формасы.

1

2


73

Фигыльне сөйләмдә дөрес куллану.

1

2


74

БСҮ. “Әниемә булышам”, хикәя төзү

1

2


75

Контроль диктант “Балыкта” (Методик кулланма, 2 нче сыйныф, 57 нче бит) Диктант №4.

1

3


76

Хаталар өстендә эш. Фигыльне кабатлау

1

3


77

Сыйфат.

1

3


78

Сыйфат һәм сыйфатланмыш

1

4


79

БСҮ. “Урамда ничек йөрергә?” диалог төзү.

1

4


80

Антоним сыйфатлар.

1

4


81

Сыйфатларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

1

1нче атна (апрель)


82

Сыйфатны кабатлау.

1

1


83

Грамматик биремле күчереп язу №5. (Дәреслек, 141 нче күнегү)

1

1



Синтаксис

10



84

Сүзләрдән сүзтезмәләргә

1

2


85

Сүзтезмәләр

1

2


86

Сүзләрдән җөмләләргә.

1

2


87

Җөмлә.

1

3


88

Җөмләнең баш кисәкләре

1

3


89

Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибе.

1

3


90

БСҮ. “Милли ризыклар” хикәя төзү.

1

4


91

Баш кисәкләрнең урнашу тәртибен рус теле белән чагыштыру

1

4


92

Баш кисәкләрне җөмләдә табу.

1

4


93

БСҮ. “Дуслык нәрсә ул?” хикәя төзү.

1

1нче атна (май)


94

Грамматик биремле күчереп язу №6. (Дәреслек, 202 нче күнегү)

1

1


95

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау

1

1


96

Җөмләләрне кабатлау һәм тәрҗемә итү


2




Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4



97

Аваз һәм хәрефләрне кабатлау.

1

2


98

Контроль күчереп язу “Җәй” (“Мәгариф”,№4,2010).

1

2


99

Хаталар өстендә эш. Сүз һәм сүзтезмәне кабатлау.

1

3


100

БСҮ.”Җәйге ял”, рәсем буенча хикәя төзеп язу.

1

3


101

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

3


102

Җөмлә кисәкләрен кабатлау. Үткәннәрне йомгаклау дәресе

1

4




















Автор
Дата добавления 08.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров71
Номер материала ДБ-181868
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх