Дәреснең максаты: - укучыларны исемнәрнең килешләре һәм
килеш сораулары, килешне билгеләү алгоритмы белән таныштыру;
-проблемалы мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;
- сыйныфташлар
арасында дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет-кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмәсен
үстерү;
Предмет-исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлату;
Шәхсиятле-мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген
үстерү;
Дәрес барышы
1.
Оештыру моменты. Дәрескә максат кую. (1 мин.)
Менә
дәрес башлана.
Ул
әлбәттә файдага.
Тырышыгыз тыңларга,
Уйларга
һәм аңларга,
Тулы
җавап табарга,
Телнең серләрен ачыйк,
Дәрестә бишләр алыйк.
Смайликлар (1нче слайд)
Үзбәяләү битләре турында хәбәр итү
*Узбәяләү карталарына билге кую.( Сезнең дәрес башында
кәефегез ничек? )
2.
Белемнәрне
актуальләштерү:
Индивидуаль карталарда эшләү (3 мин.)
1.Исем ... белдерә.
2. ...? ...? сорауларына җавап бирә.
3.Бер төрдән булган предметларның берсенә генә
бирелгән исем ... исем дип атала.4. Бер төрдән булган предметларның барысы өчен
дә бирелгән исем ... исем дип атала.(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең язудагы
аермасы турында сорарга)
5.Исемнәр берлектә һәм ... киләләр. (Берлек сандагы
исемнәр нәрсәне белдерә, күплек сандагы исемнәр нәрсәне белдерә?)
Парлашып тикшерү, бәяләү(тактадагы алгоритм буенча
тикшерәләр)
*Узбәяләү карталарына билге кую
3.
Матур
язу. (2нче слайд)
Мәкаль
Агач -яфрагы белән, кеше эше
белән матур!
-Бу мәкальдә сүз нәрсә
турында бара. (матурлык).
-Ә кешене матур иткән гамәл-
эш.
-Эш сүзенә игътибар итик эле.
Э хэрефе турында нәрсә әйтә аласыз?
Э – е хәрефләрен язу.
Мәкальне күчереп языйк.
-Бу җөмләдән исемнәрне табыйк.(агач,
яфрак, кеше, эше)
-Бу сүзләрне күплек формасына
куйык. Нинди сүзләр килеп чыкты?
-Нинди кушымчалар ялганды?
(-лар, -ләр)
-Күплек сандагы исемнәргә
тагын нинди кушымчалар ялганырга мөмкин?
(-нар, -нәр)
-Нинди очракта? Мисал белән
җавабыгызны дәлилләгез (әгәр сүз борын авазына тәмамланса (урман+нар һ.б.)
*Узбәяләү карталарына билге
кую
4. Яңа теманы өйрәнү. Уку
мәсьәләсе.
-Безнең исем сүз төркеме
турында белемнәребез бар. Бүген исә, татар теле грамматикасының тагын бер
кызыклы күренеше белән танышырбыз. Ә моның өчен безгә бер күнегү ярдәм итәр.
Интерактив тактага игътибар итик. Бер кат эчтән укып чыгыгыз.
Әни - иң кадерле кеше.
Әнинең куллары – иң җылы куллар. Әнигә бар сереңне сөйләргә була. Әнине беркем
дә алыштыра алмый. Ватан әнидән башлана. Әнидә бар дөньяның яме.(3нче
слайд)
-Парларда текст турында фикер
алышыгыз.(укучылар фикер алышалар)
- Бу тестта кем турында сүз
бара?(Әни турында)
- Тиздән әниләр бәйрәме. Сез
үз әниләрегез турында нинди матур фикерләр әйтә аласыз. Иң матур сыйфатларын
санап үтегез әле. (тәрбияви момент. Экран сүнә)
-Һәр төркемгә текстлар(карточкалар)
бирелде. Төркемнәрдә эшлибез.
- Һәр җөмләдә нинди сүз
кабатлана? (әни сүзе)
-Кабатланып килгән әни сүзен
бер баганага куеп дәфтәрләргә күчереп языйк.(язалар) 1 укучы
тактада эшли.
-Бергәләп сораулар куйыйк?
Тактадагы язу: әни кем?
әнинең
кемнең?
әнигә
кемгә?
әнине кемне?
әнидән кемнән?
әнидә кемдә?
-Сорауларга
карап “әни” сүзе ничек үзгәрде? (кушымчалар ялганды)
-Кушымчаларны
дәфтәрдэ билгеләп чыгыйк.(билгелиләр)
-Бу нинди кушымчалар? (сүз төрләндергеч )
*Узбәяләү карталарына билге кую
- Ә
хәзер бу текстны билгеләнгән кушымчаларны төшереп калдырып бер укучы укысын.(укый)
Сезгә
текст аңлашылдымы? (Юк) Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз? Бу кушымчалар
җөмләләрдә ни өчен хезмәт итә?
1нәтиҗә (сүзләрне бәйләр өчен)
-
Татар телендә мондый бәйләнеш исемнәрнең килеш белән төрләнеше
дип атала? (тактада “Килеш” сүзе ачыла)
5.
Дәреслек белән эш:
-Китапларыбызның
42 битен ачып дәренең темасын укыйбыз. Без ясаган нәтиҗәгә туры киләме
-Кагыйдә
белән танышабыз.
-Татар
телендә 6 килеш бар. Таблица белән танышыйк.(85нче күнегү).
-Балалар,
ә сез ничек уйлыйсыз башка телләрдә килешләр бармы? Мәсәлән рус телендә?
-
рус телендә дә татар телендәге кебек 6 килеш бар. Рус грамматикасында бу
күренеш “склонение имен существительных по падежам ” дип атала.
“Килеш”-“падеж”дип тәрҗемә ителә. Ә менә немец телендә -4, финнарда 15 килеш
бар икән. Һәм безнең максат дөрес, грамоталы, матур сөйләшү өчен, үзебезнең 6
килешне өйрәнү.
-Бергәләп
эшләү. Килеш сорауларын куярга өйрәнәбез. Мин килеш исемен әйтәм, ә сез
сорауларын хор белән әйтегез.
2
нәтиҗә. Һәр
килешнең үз соравы бар.
Физминутка:
Парларда
эшләү. 86
нчы күнегү 1нче укучы чишмә сүзен, 2нче укучы авыл сүзен килешләр белән
төрләндерә. Парларда тикшерәләр.
-Бер төрле кушымчалар ялгандымы?
3
нәтиҗә.
Калын сүзләргә калын кушымчалар, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.
*Узбәяләү карталарына билге кую
87нче
күнегү.Җөмләләрне күчереп язабыз.
-Рәсемне
сүз белән алыштырганда, нәрсәгәз игътибар итәсез? (Җөмләдә сүзләр бәйләнешенә.)
-Исемнәрнең
килешләрен билгеләү өчен нишлисез?
Ысул:
·
Сүзне укыйбыз;
·
Бәйләнеп
килгән сүздән шул сүзгә сорау куябыз;
·
Сорауга
карап килешен билгелибез.
*Узбәяләү карталарына билге кую
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
|
|
Дәрестә алган
белемнәрне модельләштереп куегыз.
6.
Рефлексия
-Нәрсә
белдек?
-Сезгә
исемнәрнең килешен билгеләү җиңел булдымы?
Алдагы
дәресләрдә килешләрне өйрәнүне дәвам итәрбез?
*Узбәяләү карталарына билге кую
-Хәзер
дәрестә ничек эшләгәнегәзне искә төшереп, үзегезгә билге куегыз.Иң актив
эшләгән сыйныфташларыгызны әйтегез.
-Әйе
бу укучылар бик актив эшләделәр
Дәрескә
билгеләр куела
ӨЙ
эше. 88нче күнегү. Рәсем буенча “Безнең гаилә” темасына хикәя төзеп яз.
Исемнәрнең килешләрен билгелә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.