Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТатар теленнән контроль бәяләү эшләре (2 класс)

Татар теленнән контроль бәяләү эшләре (2 класс)

Скачать материал

2 нче класска татар теленнән контроль бәяләү эшләре

 

I ЧИРЕК                      

 

Ирекле диктант

Мәктәп бакчасында

Без яз көне мәктәп бакчасына төрле яшелчәләр утырттык. Җәй көне яшелчәләргә су сиптек, чүп үләннәрен утадык.  Менә көз җитте. Түтәлләрдә кишер, шалкан, чөгендер, помидор өлгерде. 

 

Искәртмәле диктант

Куян

Менә  көзнең иң соңгы көннәре дә җитәр. Кышка да ерак калмас. Куян кыска һәм соры йонын кояр. Аңа озын ак йон үсә башлар.

Башта куянның койрыгы агара. Аннан соң ул арт аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Бирем. Я, й хәрефләре кергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.

 

Контроль күчереп язу

Файдалы азык

Яшелчә – кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт һәм таза булып үсә. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне, ашар алдыннан, яхшылап юарга кирәк.

 

Контроль диктант

Керпе

               Тышта октябрь ае.  Җиргә яфрак түшәлә.  Әнә керпе яфракта тәгәри,  энәләре белән яфрак җыя. Аннары кечкенә бүрек хәтле буып,оясына йөгерә. Шулай оясын җылыта ул. Керпе тиздән йокыга талыр.

 

                  Биремнәр

I вариант

1.            Яфрак, түшәлә, оясына сүзләрен юлдан-юлга күчереп язу өчен бүлеп яз.

2.            Нокта урынына тиешле хәрефне куеп яз: к.рпе, ш.мырт.,  .рак,  .фрак.,  .шли, с.лге, к.лак.

 

IIвариант

1.            Кечкенә, керпе, йөгерә сүзләрен юлдан-юлга күчереп язу өчен бүлеп яз.

2.            Нокта урынына тиешле хәрефне куеп яз: ко.яш, .лкы, .лга, .рган, .т, .лчы, к.зге

 

II ЧИРЕК

  

“Сузык һәм тартык авазлар” темасы буенча тест  (дәреслекнең  102-103бите)

 

Искәртмәле диктант

Агачлар

    Менә урманга барып керәсең. Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

     Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

Бирем . Тамыры агач булган сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләргә.

Искәртмәле диктант

Куян көндәлеге

      Кышын куяннар  көндәлек  яза.  Кайларда булуын, ни  эшләвен, кай  җиргә китеп  баруын  аяклары  белән кар  өстенә  яза ул.  Укы, тәрҗемә итә  бир: кар  өсте  куян язулары  белән  бизәлгән .  Менә  юл  буена  язганнар.  Аннан куянның  юл  кырыенда  утырганын  аңлыйбыз . 

Бирем :  Кушымча  ялганмаган, предметны  белдергән сүзләрнең астына  бер сызык  сызарга.

Контроль күчереп язу

Дуслар

Минем Мырауҗан кушаматлы мәчем бар. Көчегемнең кушаматы Акмаңгай. Мырауҗан белән Акмаңгай дуслар. Алар бергә ашыйлар һәм уйныйлар. Уйнап арыгач,ятып йоклыйлар. Мин дусларымны бик яратам. (25 сүз.)

Контроль диктант

Кар бабай

         Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар     күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

 

 

                  Биремнәр

I вариант

1.Текстагы бер иҗекле сүзләр астына сыз.

2.Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: тау, көн, көрәк, буранлы, шугалак.

 

 

IIвариант

     1.Текстагы бер иҗекле сүзләр астына сыз.

2.Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: кош, бау, салкынлык, куян, бозлавык.

 

III ЧИРЕК

 “Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасына тест

 

Аңлатмалы  диктант

Йорт  салырга  әзерләнү

    Тышта  тагын кар яуган. Койма  буйларында  кар  шундый  матур  булып ята!   Күзләр  камаша!

     Азат, көрәген тотып , ишек  алдына  чыкты.  Аны  Акбай  койрыгын болгап  каршылады.  Азат , иркәләп, аның  башыннан  сыйпады.

    Койма  буендагы  кар  шактый  басылган икән.  Көрәк  карга  авыр керде.   Азат   йорт  салырга  урын  эзли  башлады.

Искәрмә.  Күзләр  камаша  җөмләсенең мәгънәсе  ачыклана.

Биремнәр:

Ия белән хәбәрнең асларына  сызарга.

 

 

Сүзлек диктанты

Зур, яшел, киң, түгәрәк, ал, кызыл, матур, озын, биек, авыр, йомшак, нечкә, җиңел, әче, бөдрә, җылы.

 

 

 

Контроль диктант

Әбием куллары

 

        Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән... Яңа көн туган саен, шул кечкенә кулларга яңадан- яңа эшләр табылган.

 

                  Биремнәр

I вариант

     1.  Өченче җөмләдә билгене белдергән сүзләрне табып,  астына дулкынлы сызык сыз.

2.  Дүртенче җөмләдә ия астына бер сызык, хәбәр астына ике сызык сыз.

 

 

IIвариант

     1.  Дүртенче җөмләдә билгене белдергән сүзләрне табып,  астына дулкынлы сызык сыз.

2.  Соңгы җөмләдә ия астына бер сызык, хәбәр астына ике сызык сыз.

 

 

 

 

IV ЧИРЕК

 

Җөмлә темасы буенча имла

“Зәһәр елан”

Кояш бик нык кыздыра башлады. Салкын мүк астыннан зәһәр елан шуышып чыкты. Ул җылынган түмгәк өстенә менеп ятты.

Зәһәр еланның тешләре агулы. Ул тешләсә, җәнлек үлә. Зәһәр елан аны үле килеш йотып та җибәрә.

Урманда яланаяк чабып йөрергә ярамый. Зәһәр елан агуыннан кеше дә бик озак авырый.

(Евгений Чарушин буенча)

Контроль күчереп язу

Сыерчык

Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)

 

 

Җөмлә темасына карата тест

 

Контроль диктант

Җәйге бер көн

Кинәт ява башлаган яңгыр кинәт туктап та калды.Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында, салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп  китте.  Черкиләр, озын борыннар тагы да күбәйде, тагы да рәхимсезрәк тешли башладылар.

 

                  Биремнәр

I вариант

     1.  Беренче һәм икенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрне табып,  астына  сыз.

2.  Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: баш, тоз.

 

 

II вариант

      1. Өченче һәм дүртенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрне табып,  астына  сыз.

2.  Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: таш, бал.

 

 

Сүзлек диктанты

Урман, урманчы, урманчылык.

Эш, эшче, эшчән, эшчәнлек.

Балык, балыкчы, балыкчылык.

Кеше, кешелек, кешелекле.

Ау, аучы, аучылык.

Юл, юлдаш, юлчы.

Авыл, авылдаш.

Сүз, сүзлек, сүзчән.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән контроль бәяләү эшләре (2 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Семейный психолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 693 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.09.2016 12998
    • DOCX 23 кбайт
    • 269 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалиева Рамзия Мадрасулевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалиева Рамзия Мадрасулевна
    Камалиева Рамзия Мадрасулевна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 8
    • Всего просмотров: 31066
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 948 человек из 82 регионов

Мини-курс

Искусство переговоров: стратегии и тактики в различных сферах жизни

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 12 регионов

Мини-курс

Организация образовательного процесса в современном вузе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе