Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар теленнән контроль диктант һәм өйрәнү характерындагы изложение текстлары

Татар теленнән контроль диктант һәм өйрәнү характерындагы изложение текстлары

Скачать материал

Мөсәлләмова Айгөл Фәнзил кызы,

БР,Илеш районы ,Карабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

 

                                              Тексты письменных работ по родному татарскому языку  и чтению для 4

                                                                    Свободный диктант№1 

                                                                               Чуар тавык.

             Чуар тавык чебешләренйөрергә чакырды.Чебешләр бәләкәй канатларын җилпеделәр.Алар йомшак үлән очларын нәни

томшыклары белән өзеп алдылар.

             Алар янына усал песи килде.Аның яшел күзләре ут кебек ялтырый.Песи арт тәпиләренә басты.Аның очлы тырнаклары тырпайды.

Чуар тавык үткен томшыгы белән аның колак төбен чукып алды.

            Песи качты.Чуар тавык шат җыр башлады.Туптай чебешләр әнкәләренең җылы канатлары астына җыелдылар.

 

 

                                                                          Подробное изложение.№2

                                                                           Алтын көз.

          Көз.Кояшлы аяз көн. Авылның очыннан ук башланган урманнар,сарыга манчылып, тыныч кына оеп утыра.Сирөк-мирәк кенә

куян куган этнең тавышы ишетелеп куя.

          Күптән инде кыр эшләре тәмамланган.Басулар,билләрен бөгеп,иген үстереп биргәннән соң,батырларча күкрәу киереп ял итә.Күңелләрне тибрәтеп яткан яшел уҗымнан кемнеңдеразгын башмагы һаман кайта белми,әрсезләнеп утлап йөри.Печән эскертләренең

аркылы агачларына кунаклап,тирә-юньне чая бөркетләр күзәтә.Гүя,алар ялан сакчылары,әйтерсең,туган төякләренең иминлеген саклыйлар.

       Әйе,алтын көз.Һәр җирдән муллык,бәрәкәт күзгә ташлана.Халык өйдә хуҗалык эшләре белән мәшгуль.Җәенкулы тимәгән абзар-сараен рәтли,бура бурый. Әукучы балалар,шау-гөр килеп,мәктәп яны бакчасында алмагачлар утырта,яшь үсентеләрне ашларга тирес ташый.

 

 

                                                                        Контрольный диктант№4

                                                                                Икмәк.

        Икмәк-табын күрке.Кибеттә ипине кул белән тоткалап карарга ярамый.Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар.

         Ипине бер-ике көнгә җиәрлек итеп сатып алыгыз.

         Икмәк үзенә дымны бик тиз тарта.Ул ят исләрне тиз сеңдерә.Аңа тузан тиз куна.Шуңа күрә аны аерым савытка салалар.

         Ипине ипи савытында саклыйлар.Савытны әледән-әле юып һәм җилләтеп торалар.

         Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар.

          Ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар.Аларны чәнечке белән алырга ярамый.

         Әдәпле кеше ипине бервакытта да әрәм-шәрәм итми.

 

 

                                                                   Обучающий диктант№5

                                                                        Кыш килде.

            Безнен якларда кайсыбер елларны кыш булмый йөдәтә...Быел алай булмады.Кыш кыска тотты.Карлы яңгырлардан соң туңдырып җибәрде һәм кар яуды.Бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды.Ерактагы урман көрәнсу зәңгәр төс алды.Чана юлы тоште.Хәзер яланнарда моңсу да,тантаналы да,тын да булып калды.

          Ләкин бу хәл дә күпкә бармады.Бүген кичкә табан көньяктагы офык томаланды. Аннан соң җил исеп куйды.Озак та үтми,җил тагы

Да көчәя төште.Буранлап кар ява башлады.Тагын бераздан күз ачкысызбуран күтәрелде.Улкар өермәләрен учлап-учлап,өйләрнең тәрәзәләренә сипте.Начар ябылган абзар-кураларны кар белән тутырырга кереште.Көчайгәннән-көчәя барып, буран әллә нинди шомлы тавышлар чыгарды,морҗаларга кереп улады.

 

                                                       Контрольный диктант№6.

                                                        Көртлекләр кар астында.

         Бервакыт мин урманда шундый хәлгә очрадым.Урман буйлап әкрен генә чаңгыда китеп барам.Һава яхшы ук салкын булса да,кон матур.Киң генә бер акланга килеп чыктым.Карасам,биек каен башында көртлекләр каен бөресе ашап утыралар.Аларның янына сиздерми генә ничекбарып чыгарга икән ,дип уйлыйм.Кинәт алар берьюлы түбәнгә ташланып,каен төбендәге карга чумдылар.Алар артыннан,ук кебек атылып,карчыга килеп чыкты.Каен төбендәге кар өстендә очып йөри,ә аягы белән казып,үзләрен эләктерергә башы җитми бит.Мин бик аптырадым.Көртлекләрнең оялары кар астында була икән .

 

                                                     Обучающее изложение№8

                                                            Ат саклаганда.

         Җәйге таң.Чут-чут итеп сандугачлар сайрый.Ак каеннарның башларына,ак шәл ябынгандай,ак томан урала.Мәһабәттаулар,черем иткәндәй,тынып калганнар.Шундый искиткеч матур дөньяның гүзәллеген тик куна ятып ат көткән малайлар гына тьоя торгандыр.

       Мин җәйге каникул вакытында Инзәр буенда ат көттем.

        Ат көтү бик җаваплы эш ул.Сезгә бер вакыйга турында сөйлим әле.

      Беркөнне таң атып килгәндә,бер колын кешни-кешни куыш янына чабып килде.Аның тиресе.киселгән кебек,чыелып киткән.Әнисе

Аның белән юк иде.Без аны ике көн эзләдек,шуннан гына атны аю екканын белдек.Аучылар аюның эзеннән барып,атып алдылар.

       Колынны без,укучылар,тәрбиягә алдык.Ул бик әйбәт булып үсеп килә.

 

                                                       Предупредительный диктант№9

                                                                     Алма.

        Бакчачы бабай Чулпанга Бер алма бирде.Ул алма бакчачы бабайның учына көчкә сыя.Шулкадәр  тәмле-ашасаң,телеңнейотарсың.

 

 

Шулкадәр хуш исле-хушбуйлар бер якта торсын!

        Чулпан алманы кояшка күтәреп карады.Аннан соң вазага салды.Соңыннан ул алманыөстәл өстендә тәгәрәтептәкарады.Бу зур һәм

Матур алманыЧулпан ашарга дакызганды.Ул алма турында озак уйланды.Алманың исеннәнавызына сулар килде.

          Менә Чулпан дәресләрен әзерләп бетерде.Ул алманы кәгазьгә төрде дә мәктәпкә алып китте.

          Бу зур алманыЧулпан класста иптәшләре белән бүлешеп ашады.Төшләрен мәктәп бакчасына утырттылар.Күп тә үтмәс,тагы да гаҗәбрәк алмалар үсәр.

 

                                                                         Творческий диктант№10

                                                                                Кич.

           Кич булып килә иде.Өй морҗасыннан.куе наратлар диңгезен түбән калдырып,күккә табан туп-туры.........төтен баганасы күтәрелә.

Кичке кояш,ерактан...................урман эченә төшеп йокларалдыннан,төтенбаганасын алтынга манды.Наратларның...................канатлары ас

тына ышыкланып,....................кошлар йокыга талды.Озакламый йорт артындагы...............ялан,тын гына сузылып яткан юл өстенә җиңел,күренер-күренмәс булып,.............томан пәрдәсе эленде.

          Менә.............аклан ягыннан җыр ишетелде.Әллә нинди көй иде бу.Мондый.............көйне бу тирәдә беркемнең дә ишеткәне юк иде әле.

Дала җилләре кебек иркен сулышлы  бу ерак илләр моңын Идел буеның..............наратлары белән.................кичке тынлык йотлыгып тыңлады.

 

 

                                                                           Контрольный диктант№11

                                                                                  Уен.

            Ишегалдында бер әтәч һәм тавыклар йөри.Алар янында бер малай вак ташлар җыя. Ул аларны кесәсенә тутыра.Малай урамга чыга.Аның бер кулында рогаткасы бар.Малай рогатканы тарта.Таш атылып китә.Ул трамвай тәрәзәсен ватып керә.Бер апаның ачы тавышы ишетелә. Трамвайны туктаталар.

            Малай тиз генә кача.Тиздән әнисе эштән кайтып керә.Анын бер күзен бәйләгәннәр.Әнисенең йөзе ап-ак.Малай әнисенә куркып карый.Начар уены өчен бик үкенә.Тик инде соң була.

 

                                                                            Пояснительный диктант№13

                                                                                 Туган тел.

              Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күптөрле.Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән,үзенә якын,

кадерле теле була.Шул телдә аның әти-әнисе,туганнарысөйләшә.Шуңа күрә дә ул телне туган тел –ана теле диләр.

              Безнең туган телебез-татар теле.Илебез халыклары телләре арасында бай тарихлы телләрнең берсе.Бу телдә ел саен йөзләрчә исемдә китаплар басыла,дистәләгән газета-журналлар чыга.

 

 

                                                                  Близкое к тексту изложение№15

                                                                     Сабан тургае.

                  Җиләк җыеп йөргәндә,алдыма бер кошчык килеп төште.Саргылт мамык беләнкапланган,җиңелчә калтыранып торган бу кошчыкны мин ипләп кенә тотып алдым.Ул сабан тургаеның баласы булып чыкты.

                Тургай баласын өйгә алып кайттым.Кошчыкны идәнгә җибәрдем.Хәлсез аяклары белән бер-ике атлады да тынычсызланып тира-ягына карады.Алдына җим салдым,су куйдым.

                Әни дә эштән кайтты.Әниемә сабан тургаеның баласы турында әйттем.Ул озакламый сайрый башлаячак,дидем.

               Әнием,аны юкка алып кайткансың,сабан тургае иректә генә сайрый,читлектә яшәргә яратмый ул.Хәтта җирдә утырганда да сайрамыйча, тик һавага күтәрелгәч кенә сайрый,дип сөйләде.Мин бу хәбәрне беренче тапкыр ишеттем.Әнием кошчыкны җибәрергә кушты.

             Мин аны яланга алып бардым да җиргә төшердем.Ул рәхмәтләр әйткән кебек карады да очып китте.Ялан киңлегендә югалды.

              Бу вакыйгага берничә ел үтте.Җәй саен мин әнә шул кошчык белән саубуллашкан җиргә барам.Барган саен сабан тургаеның сайравын тыңлап кайтам.Ә ул миңа үзем очырып җибәргән тургай тавышы кебек тоела.

 

                                                                     Контрольный диктант№17.

                                                                  Яшә,туган җирем.

             Менә озын кыш артыннан тагы да яз килде.Беренче көмеш тамчылар тамды.Кояш үзенең җылысын көннән-көн арттыра.Җиребезгә яз килә.Кар астында җир уяна.

             Шушы язгы кояш нурлары астында туган республикабыз-сөекле Башкортстан җәйрәп ята.Таулар итәгендә кара урман шаулый.Далаларны нефть вышкалары каплаган.Анда бик күп могҗизалар башлана.Нефть тимер торбалар буйлап илебезнең төрле якларындагы заводларга озатыла. Нефтьне “кара алтын”дип йөртәләр.Безнең туган җиребез бик бай.

 

                                                            

 

 

 

         

 

 

 

                                                                    

 

                                                  

          

 

 

                             

                                                     

                                                   

                                                    

                                                                                     

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән контроль диктант һәм өйрәнү характерындагы изложение текстлары"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 384 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2017 5908
    • DOCX 52.5 кбайт
    • 15 скачиваний
    • Рейтинг: 2 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мусаллямова Айгуль Фанзиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мусаллямова Айгуль Фанзиловна
    Мусаллямова Айгуль Фанзиловна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 27669
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе