Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Тесты / Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, диктантлар.

Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, диктантлар.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


1 нче сыйныф.


1. Әзерлек чоры.


  1. о, а, ә, и, ы, ү, у.

  2. Аа, Әә, Ии, Ыы, Уу, Үү, Оо.


Рәсемле диктант.


Сүзнең беренче хәрефен язарга.


1. Рәсемнәр: алма, ат, әтәч, икмәк, әлифба, үрдәк, утын, ылыс, энә, укучы.


Таныш булган сузыкларны язу.


2. Рәсемнәр: алма, утын, ләлә(чәчәк), туп, укучы,чеби.


Сузык авазларны парлап язу.


а - ә, ы - и, у - ү.


Әзерлек чорындагы өйрәнелгән хәрефләрне истә калдыруга күнегүләр.


1. Юл хәрефләре белән алыштырып язу.


у, а, ы, и, ә, у, о, ү.


2.Хәрефләр арасында таныш сузык хәрефләрне сайлап язарга.


н, ы, ү, т, к, а, ф, у.


2.Әлифба чоры.


1.Сузык авазлар диктанты.

а, ы, у, ә, э, и, ү, е.


2.Хәреф диктанты.


Лл, Тт, Нн, Сс, Кк, Рр, Ее, Ээ, е.


3.Кушылмалар диктанты.


ла, лә, лу, лү, лы, ли;

та, тә, ту, тү, ты, ти;

на, нә,ну, ни;

са, сә, су;

ка,кә, ку, кү, кү, ки;

ра, рә, ру, рү, ры, ри;

ша, шә, шу, шү, шы, ши;

ма, мә, му, мү, мы, ми;


4. Тактага язылган, кушылмаларны укырга, хәтердә калган 5

кушылманы язарга.


ба, бә, бу, бү, би, бе, бы;

ча, чә, чу, чү, чи, че;

да, дә, ду, дү, ди, де;


5.Сайланма диктантлар.


а) и хәрефе кергән иҗекләрне генә язарга:

ны, ми, су, ли, шы, ша, чи, ди, би.

б) м хәрефенә башланган иҗекләрне генә язарга:

ма, су, шы, ми, му, ла, сә, ну, мә. ра, мы.


6. Сүзлек диктанты.


ау, уа, ал, ат, ак, ач, аш, ул, ил, ел, ут, ит, эт, уч, эч, эш, ала, сула, ана, сана, сала, аша, шуа, шума, мана, алма, әнә, әни, әти.


Искәрмә. Сүзләрне укытучы сайлап яздыра.


7. Кушылмалар диктанты.


Ло, но, шо, зо, ко, го, до, бо, ро, мо, йо,.

Тө, йө, рө, шө, йө, рө, шө, , кө, сө, гө, дө, бө, мө.


8. Сүзлек диктанты.


Ана, ата, апа, ала, алма, ас, ара, аша.

Әти, әни, әби, әнә, мин, син.

Исә, илә, иңә.

Тал, тәти, тату, түтәл, тун, нәни, тула, какы, калак, күк, кул, күл, күркә, курка, нарат, каен, суган, туган, утын, дага, дуга, дус, бәби, чәч, ком, кош, зур, өй, ун, уң, ял, яр, хат, җир, җил, җәл, җим.


Искәрмә. Сүзләрне укытучы сайлап яздыра.


Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.


А. Ул Алла. Ул Ләлә.

Ләлә аш сала.

Ана су ала.

Ә. Әнә Ләлә. Әнә Әнәс.

Әминә алма ала. Ләлә аш сала.

Әсмә су сала.

И. Әнә Әнисә. Наил нәни.

Дилә машина ала.

Әнә Сәлимә. Әнә Наил.

Н. Нил ат ала. Әнә Наилә.

Наил утын ала. Наил машина ала. Нилә нәни.

Ү. Күлмәк матур. Илдүс ат ала. Гүзәл инә ала.

Л. Алсу су сала. Әнисә су илтә. Ул Алсу. Наилә аш ала.

Т. Әнә ат. Ат зур. Илшат ат ала. Самат ат ашата.

С. Әнә Әнисә. Әнәс су сала. Сылу сана. Салат үсә.

К. Сәкинә какы ала. Казан матур. Иркә килә. Кыш суык. Кәримә каз ашата.Ул зур кыз.

Р. Сара шар ала. Рәис нәни. Иркә килә. Ринат курка. Күркә кит.

Э. Эт килә. Менә энем. Әни кер элә.

Г. Әнә таган. Гали таган атына. Гани карап тора. Әти иген игә. Гасимә кар ала.

Д. Дилә, Надир – дуслар. Алар дачада торалар. Дача зур, матур. Дәү әни килә.

Б. Билал балык тота. Кәбир кармак сала. Бу бал. Бал татлы. Булат бал каба.

Ч. Әнә Чулпан. Чәчкә чана шуа. Биби чигү чигә. Бакчада чәчәкләр үсә.

М. Менә бакча. Муса мәк ала. Мәдинә су сибә.Чәчәкләр матур.

Ш .Шакирә аш сала. Ул тырыш бала. Шакирә әнисенә булыша.

Кыш килә. Шәкүр чана шуа. Шакир шатлана.

О. Кош оча. Очучы күктә оча. Очкын шар тота.

П. Песи тут тота. Апа туп ала.

З. Әнә зал. Зал зур. Зал чиста. Залда балалар Балалар бар. Гази, Гүзәл залны бизиләр. Зал матур булла.

Ө .Гөлназ белән Мөнир өй төзи. Гөлсем аларга булыша.Алар өчәү өй салалар.

ң.Миңсылу таңнан тора. Ул чана шуа. Мин чаңгы шуам. Алар шат.

Я. Яз килә. Кояш көлә. Аяз кош оясы ясый. Ул кошларга оя куя.

Ю. Урманда аю яши. Аю баласын елгада юа. Юныс аюны күрә.

В. Вәли минем дустым.Ул авылда Яши. Сәвия апа сыер сава. Равия апа тавыклар ашата. Вәлия апа балалар укыта.

Х. Рәхимә апа хат яза. Хәлимә хат сала. Халисә апа хат ала. Рәхмәт.

Җ. Матур җәй җитте. Көннәр җылы. Нәҗип белән Җәмилә урманда җиләк җыя.

Һ. Казан – зур шәһәр. Шәһәрдә һәйкәлләр күп. Шәһәр матур. Җиңү көне. Балалар һәйкәлгә чәчәкләр куя.

Ц. Циркта концерт. Люция циркка килде. Концерт бик күңелле булды.

Щ. Алсу апа – пешекче. Ул ашлар пешерә. Щи, борщ – тәмле ашлар.


Контроль күчереп язу.


Далада. Дилә далада. Ләлә далада. Алла, Дилә, Ләлә далада. (8 сүз.)


Этем. Бу минем этем.Ул Актырнак. Ул бик күп белә. Күп өрә. (12 сүз.)


Болын. Бу болын. Болын матур. Анда чәчәкләр күп. Күбәләкләр оча. (9 сүз.)


Күрмә диктантлар.


Сабан туе. Бүген бәйрәм. Бүген сабан туе. Сабан туе зур бәйрәм. (9 сүз.)


Урман. Әнә нарат урманы. Нарат аланына балалар килә. Алар уйныйлар. Балалар шат. (11 сүз.)


Искәртмәле диктантлар.


Урман. Җәй җитте. Без урманга килдек. Урман куе. Анда җиләкләр күп. Балалар җиләкләр җыйдылар. (13 сүз.)


Дилә. Дилә - зур кыз. Ул әнисенә булыша. Дилә кер уа. Ул идән себерә. Динә тырыш бала. (15 сүз.)


Кышын. Кыш килде. Йомшак кар яуды. Балалар урманга чыктылар. Алар чана шуалар. (11 сүз.)


Контроль диктантлар


Аю. Аю урманда яши. Ул зур хайван. Аю бал ярата. (9 сүз.)


Көз. Көз җитте. Яңгырлар еш ява. Яфраклар коела. Көчле җилләр исә. Кошлар китә. Алар җылы якларга оча. (16 сүз.)


Җәй. Матур җәй җитте. Кояш кыздыра. Көн эссе. Балалар елга буена килделәр. Алар су коена. Рафис балык тота. (17 сүз.)


Яз килә. Март яз ае. Кояш көлә. Тамчылар тама. Кар эри. Кошлар кайта. Ямьле көннәр башлана. (14 сүз.)


Искәрмә: ямьле сүзе тактага языла.


Җөмлә һәм сүз.



Аңлатмалы диктантлар.


Кыш. Төн буе кар яуды. Кар җирне каплады. Иртән кешеләр кар көрәргә чыкты. Кар күп. Игеннәр күкрәп үсәр. (17 сүз.)


Гаилә. Минем гаиләм зур һәм тату.Әни белән әти эшли. Мин укучы. Ринат бакчада йөри. Без бергә ял итәбез. (18 сүз.)


Фил. Фил җылы якта яши. Ул йөк ташый. Фил кешегә хезмәт итә.Ул бик көчле хайван. (15 сүз)


Иҗади диктантлар.


Болан. Болан төньякта (…). Ул (…) чаба. Кешеләр аны җигеп (…).Болан (…) бүрекләр, туннар тегәләр.


Сүзләр: тиресеннән, яши, йөриләр, яхшы.


Кар. Яңа яуган ап-ак (…) күзләрне камаштыра. Салкыннан битләр (…). (…) астында кар шыгырдый.


Сүзләр: аяк, кар, алсулана.


Сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга


Күл, матур, бик, буе. Йөзә, күлдә, үрдәкләр. Күп, күлдә, балык. Тотарга, балык, малайлар, күлгә, йөриләр.


Күрмә диктант.


Җөмләләр ахырында нокта куеп язарга. Һәр җөмләне баш хәрефтән башларга.


Ямьле җәй җитте аланнарда чәчәкләр атты урманнарда җиләкләр пеште кояш кыздыра. (11сүз.)


Контроль диктантлар.


Керпе. Балалар урманга килде. Рәис керпе күрде. Керпе энәле. Керпе үлән арсына кереп китте. (13 сүз.)

Җәйге урман. Җәйге урман бик матур. Һава саф. Кошлар сайрый. Чәчәкләр күп. Әнисә, Әмир җиләк җыя. Җиләк бик тәмле. (17 сүз.)


Искәрмә: сайрый сүзе тактага языла.


Кулдан язу өчен басма хәрефләр белән язылган кушылмалар, сүзләр һәм җөмләләр


  1. Ас, са, ци, ра, по, ле, юл, ро, ля, со, һә, ңа, ңү,гә, рә, нө, лю, ры, үр, жи, җи, ча, ща, ра,эт, те, мә, үс.


  1. Әти, әни, юкка, чана, оча, Асия, Диля, Шамил, рәсем, басма, юмарт, җиңү, шәһәр, идән, һәйкәл, хикәя, очучы, җиләк, песи, Әхмәт, хат.


  1. Әнә утын. Наил утын ала. Ул тырыш бала. Наил, Әнәс һәм Мансур бик яхшы укучылар.


4. Әнә Наилә. Наилә нәни. Ул курчак ала.


5. Әнә Әнисә. Ул кер уа. Әнисә эш сөя.


6. Әнә бакча. Анда түтәл. Түтәлдә салат, әнис үсә. Алсу су сибә.


7. Кыш килде. Кар ява. Көн салкын. Балалар урамда. Алар чана шуа. Алар шат!


8. Салкын кыш җитте. Урамда буран. Кар күп яуды. Уңыш күп булыр.


9. Яз килә. Кояш җылыта. Кар эри. Бөреләр уяна. Кошлар кайта.Урамда гөрләвекләр ага. Балалар шатлана.


10.Яз килде. Кошлар бәйрәме була. Илгизәр кошлар оясы ясый. Васил аңа булыша. Алар кошларга оя куялар.


11. Кышкы көн. Бүген көн матур. Җил юк. Салкын түгел. Кар ява. Урамда рәхәт!


12. Бакчага чыктым,

Чәчәкләр өзәм,

Иң матурларын

Бәйләмгә тезәм.


13. Җәйге көн. Без урманга бардык. Урманда кошлар сайрый. Матур чәчәкләр үсә. Күбәләкләр оча. Урманда күңелле.


14. Хезмәт ит тә мактан,

Уйнап көл дә шатлан!


15. Тыйнакның кулы эшләр,

Мактанчыкның теле эшләр.


Мөстәкыйль эшләр.


Сөйләм, җөмлә, сүз.


1.


1. Укы. Сөйләмдәге җөмләләрне тап.


Яңа ел җитте Кышкы каникуллар башланды Укучылар чыршы бәйрәменә әзерләнәләр Бәйрәм күңелле булачак. (13 сүз.)


2. Тиешле урынга нокта куеп, күчереп яз. Җөмлә башланганын белдергән хәреф, җөмлә беткәнен күрсәткән нокта астына сыз.


Үрнәк: Яңа ел җитте.


2.


  1. Укы, җөмлә ахырын тап. Һәр җөмләне баш хәреф белән башлап, нокта белән тәмамлап, күчереп яз.


Мәктәп белем бирә белемле кеше яхшы эшли эш яраткан бала бәхетле була .(12 сүз.)


  1. Сөйләмдә ничә җөмлә? Һәр җөмләдә ничәшәр сүз?


3.


Җөмләләрне укы. Һәр җөмләдә кем турында әйтелгәнне белдергән сүзне тап.


Әти тракторда эшли. Әни фермада сыерсава. Бабай умарталар карый. Әби өйдә аш-су әзерли. Мин мәктәптә укыйм. (18 сүз.)


Җөмләләрне күчереп яз. Һәр җөмләдә кем турында әйтелгәнне белдергән сүзләр астына сыз.


Үрнәк. Әти тракторда эшли.



4.


Күп нокта урынына нишләде? соравына җавап булган сүзләрне куеп укы. Аннары, шул сүзләрне кертеп,җөмләләрне күчереп яз.


Үрнәк. Ямьле җәй үтте.

Ямьле җәй … . Алтын көз … . Агач яфраклары … . Авылда кыр эшләре … . Мәктәптә укулар … .


5.


  1. Һәр юлдагы сүзләрдән җөмләләр төзеп әйт.


бизи, белем, тормышны

кешене, бизи, хезмәт

табыла, хезмәттә, бәхет


  1. Шул җөмләләрне үзеңә-үзен әйтеп яз. Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергән сүз астына сыз.


6.


1. Җөмлә булсын өчен, күп нокта урынына тиешле сүзләрне куеп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап яз.


Салкын … килде. Ап-ак … яуды. … өненә кереп ятты. … оясына яшеренде. … кар астына чумды.


Белешмә сүзләр: кыш, аю, кар, төлке, тиен, көртлек.


2. .Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергән сүз астына сыз.


7.


Сөйләмне җөмләләргә аерып укы. Һәр җөмләне баш хәреф һәм нокта белән аерып яз.


Урман йоклый агач ботакларын кар баскан куаклар мамык юрганга төренгән .(10 сүз.)


8


  1. Сорауларга җавап яз.


Бездә хәзер елның кайсы вакыты (фасылы)? Җир нәрсә белән капланды? Елгалар нәрсә астында калды? Кошлар кая китте?


Җөмлә башын белдергән баш хәреф , җөмлә тәмамланганын күрсәткән тыныш билгесе астына сыз.


Үрнәк. Бездә хәзер салкын кыш.

9.


1. Бирелгән сүзләр тезмәсен тәмамлап, җөмлә итеп укы.


Төн буе кар … . Иртән балалар кар тавы … . Алар кар тавында чана … .

Белешмә сүзләр: шудылар, яуды, ясадылар.


2. Алар ни өчен җөмлә түгел иде? Син сүзләр өстәгәч, ни өчен җөмлә булды?


Аваз һәм хәреф.


1. Башта ике, аннары өч, дүрт аваздан торган сүзләрне сайлап язарга.


Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

Кояш бата. Ай калка.

Барый йокларга ята. (19 сүз.)


Күрмә диктант.


Кушылма авазларны белдергән сузык аваз хәрефләренең асларына сызарга.


Яңа ел. Бүген Яңа ел бәйрәме. Алсу бәйрәмгә бара. Бәйрәм мәктәптә була. Бәйрәм бик матур. Бәйрәмдә балалар күп. Балалар шат. (18 сүз.)


Сайланма диктант.


1. Дүрт аваздан торган сүзләрне сайлап язарга.


Арба, кояш, күлмәк, тиен, чана, елга, сөлге, авыл, мәктәп, биш, кеше, ишек, кыяр. (13 сүз.)


2. Сүзләрне укы. Ике авазлы сүзләрне Бер баганага, өч авазлы сүзләрне – икенче баганага, дүрт авазлы сүзләрне өченче баганага сайлап яз.


Ирек, алма, әти, бәти, куян, яфрак, ак, ата, җылы, күк, өй, биш, ун, бала, эшче, син, ком, эт, үс, эш, көн, бир, аз, кеше, урам. (25 сүз.)


Фонетик анализ.


Юкә, бал, урам, нефть, яңа, кыяр, ял.


Күрмә диктант.


1. Сузык авазларның астына сыз.


Ял көне җитте. Көн җылы. Без урманга киттек. Анда бер кош оясы күрдек. Ләкин аңа тимәдек. Кайтканда бер эз күрдек. Ул куян эзе булган. (24 сүз.)


2. Тартык аваз хәрефләренең астына сыз.


Үзе шардай,

Эче кандай,

Тәме балдай,

Ул нәрсә?


Җир астында алтын казык,

Аны алалар казып. (15 сүз.)


Сайламна диктант.


1. Нечкә әйтелешле сүзләрне сайлап язарга.


Кыш килде. Төн буе кар яуды. Абый ауга китте. Ә Айрат белән Шәүкәт тау ясыйлар. Хәйдәр чана шуа. Чана капланды. Хәйдәр әйләнеп төште. (23 сүз.)


2. Калын әйтелешле сүзләрне сайлап язарга.


Җылы көннәр үтә. Көз җитә. Яфраклар коела. Үләннәр саргая. Кояш әзрәк җылыта. Көннәр салкыная. (14 сүз.)


Сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү.


Сайланма һәм күрмә диктант.


1. Ике иҗекле сүзләрне сайлап яз.


Безнең тавык бар. Ул чебиләр чыгара. Чебиләр бик матур. Алар сары төстә. Мин чебиләргә яшел чирәм ашатам. (17 сүз)


2. Башта бер, аннан ике, өч иҗекле сүзләрне сайлап яз.


Күл буе бик матур. Күлдә үрдәкләр йөзә. Күлдә балык күп. Малайлар күлгә балык тотарга йөриләр. (15 сүз.)


3. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз.


Арыш, әрем, урак, өмә, үлән, ызан, эре, ишәк. (8 сүз.)


Контроль күчереп язу.


1. Беренче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗеләргә бүлеп яз.


Язгы сулар. Матур яз җитте. Көннәр озайды. Төннәр кыскарды. Әнә язгы урман. Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Елга сулары ташый. (17 сүз.)


2. Юлдан-юлга күчерү өчен, сүзне ничә мәртәбә ике кисәккә бүлеп булса, шулкадәр кисәккә бүлеп яз.


Пәрәмәч, кабартма, күбәләк, карлыган, сарымсак, төклетура, түземсезлек. (7 сүз.)


Үрнәк: пә-рә-мәч, пәрә-мәч


3. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү урыннарыннан бүлеп яз. Сузык авазга беткән иҗекләр асатына сыз.


Суган, кәбестә, чикләвек, редиска, балтырган, бәрәңге. (6 сүз.)


Үрнәк: чо-кыр


Искәртмәле диктант.


Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләрне сайлап язарга.


1. Апрель җитте. Көннәр озайды. Кояш алтын нурларын сибә. Кар эри. Урамда гөрләвекләр ага. Елгада зур боз кисәкләре йөзә. Язгы ташу башлана. Болыннарны су баса. (24 сүз.)


2. Башы -тарак,

Койрыгы-урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын. (8 сүз).


Сүзлек диктант.

Тавышсыз хәрефләр ъ.ь булган сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен бүлеп язарга.


Яшь, дөнья, Мәрьям, ямьле, Ильяс, Сәъгди, алъяпкыч, ятьмә, кулъяулык, ашъяулык, кулъюгыч. (11 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Ау-әү, ай-әй тезмәләре булган сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп язарга.


Кыш килде. Төн буе өре кар яуды. Шәүкәт абый ауга китте. Айрат белән Җәүдәт тауга килделәр. Алар тауда чана шудылар. Яңа яуган кар йомшак. (24сүз.)


Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.


Аңлатмалы диктант.


Яңгырау тартыклар астына-бер, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызарга.


1. Без урманга барабыз. Җәй көне урманда рәхәт. Анда җиләк, гөмбә үсә.

Без җиләк җыябыз. Быел урманда җиләк күп. Мин җиләк яратам. (24 сүз.)


2. Хәзер җәй. Җәй көне каникуллар була. Без рәхәтләнеп ял итәбез. Мин елгада су коенам, кояшта кызынам. Әти белән без күлдә балык тотабыз, урманда гөмбә җыябыз. Җәй көне бик рәхәт. Мин җәйне яратам. (32 сүз.)


Күрмә диктант.


Парлы яңгырау һәм саңгырау тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.


зал-сал җәл-шәл

зирәк-сирәк дары-тары

дөя-төя бәке-пәке

гөл-көл җиләк-чиләк

Гасыйм-Касыйм

Сайланма диктант.


Яңгырау тартыкка башланган сүзләрне беренче баганага, саңгырау тартыкларга башланган сүзләрне икенче баганага язырга.


  1. Салкын кыш килде. 2) Тиен кышка азык әзерли. 3) Балалар мәктәпкә бара. 4) Галия дәфтәренә матур итеп яза. 5) Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк. 6) Малайлар һәм кызлар тауда чана шуалар.


Күрмә диктант.


Карга. Берзаман карга бик сусады. Ул бер чүлмәк янына килде. Су чүлмәк төбендә генә иде. Карганың борыны суга җитмәде.

Менә карга чүлмәккә вак таш сала башлады. Чүлмәктәге су өскә күтәрелде. Карга чүлмәктән су эчте. (32 сүз.)


Сайланма диктант.


Кеше исемнәрен сайлап язырга.


Бүген Фәрит бишле алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Мансур рәсемне бик матур ясады. Дания апа аңа бишле куйды.

Айрат үзенең апасы Илсөяр белән бакчага чыкты. Бакчага Равил да чыккан иде. (29 сүз.)


Уку елының беренче яртысына контроль диктант текстлары.


Тиен. Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Җәен кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя. Гөмбә киптерә. Кыш көне тиен агач куышында яши. (22 сүз.)


Искәрмә. Чикләвек сүзенең язылышын искәртелә


Биремнәр:

Беренче җөмләдәге сузык аваз хәрефләренең астына сызарга.

Чикләвек сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.


Кышкы көн. Салкын кыш килде. Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк. Алар кар тавы ясадылар. Аңа су сиптеләр. Икенче көнне таудан чана шудылар. (26 сүз.)


Биремнәр.

Соңгы җөмләдәге тартык аваз хәрефләренең астына ике сызык сызарга.

Кулларында сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.


Сузык аваз хәрефләре.


Э, е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Эшче, элмәк, элгеч, эш, элек, бер, тез, эссе, элемтә, эремчек, энем, эскерт, энҗе, этаж, эретү, эчлек, эрбет, эл, элә, эз, эре, эри, энә.


Аңлатмалы диктант.


1) Әни кер элә. 2) Керпе урманда яши . 3) Мансур абый-эшче. 4) Әти элеваторда эшли. 5) Минем әнием элемтә бүлегендә эшли. 6) Апам эремчек ярата. 7) Бүген көн эссе.


Ө-е хәрефләре.


1.Сүзлек диктанты.


Бөҗәк, көзән, рөхсәт, бөркү, һөнәр, мөһим, көмеш, өлеш, өзек, бөре, сөлге, сөт, төлке, өрәңге, гөл, бөтен, өтерге, көрәк, төтен, өрек.

Гөлсем, Айгөл, Зөһрә, Рөстәм.


2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне күчереп яз.


.1) С…зг…ч, с…р…мл…, ч…г…нд…р, к…нд…зг…, к…ртл…к.


2) Һ…нәр б…лмәс к…н күрмәс.

Һ…нәр кирәк һәрк…гә.

Һ…нәрл… ачтан үлмәс.

Х…рмәт күр…р һәр җирдә.


(Гамил Афзал.)


3.Өрәңге.


К…зг… җилләр …ргәндә,

Яфракларны …згәндә,

Яшеллегем оча дип,

згәләнмә, …рәңг…,

Яфракларның т…р…нгән.

К…з яменә т…р…нгән.

Күр үзеңне, …рәңг…,

Син кызыллы к..рәнл… .


(Роза Хәлиуллина.)


О-ы хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


1. Борчак, корал, томау, почмак, тояк, җомга, солы, орлык, тормыш, помидор, чыршы, кош, кыш,очучы, бодай, йорт, азык, болын, болыт, корт, кояш, борын, борындык, орчык, олы, ком, торма, торна.


2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп яз.


Б…җ…р, т…рм…ш, б..зг…ч, ш…м…рт, б…р…нд…к, б…л…нл…к.


Контроль диктант.


Яз килә. Менә яз да килеп җитте. Кояш көлә. Кошлар килә башлады. Минем абыем кош оясы ясады. Без ояны агач башына куйдык. Кошлар шатланыр. (22 сүз.)


Я, Ю, Е хәрефләре.


1. Сүзлек диктанты.


Маяк, тояк, әкият, ярдәм, оя, октябрь, куян, яфрак, кыяк, яшь. чынаяк, ярдәм, көянтә, яхшы, кыя, яулык, җәя, ямьле, чия, яшел, өя, Галлия, ябалак ,кояш, Нурия.


Юл, юмарт, юа, каюта, аю, көю, юкә, сөю, юлдаш, җыючы, юрган, кию, юаш, июль, Каюм, юри, Әюп, июнь, баю, бию, баян, юан, ютәл.


2. Аңлатмалы диктант.


Аю. Каюм белән Әюп урманга барды. Малайлар җиләк җыя башлады. Еракта алар аю күрделәр. Балалар юкә агачы артында качып тордылар. Аю урман эченә кереп югалды. (25 сүз.)


3. Искәртмәле диктант.


Яңгыр. Кичке якта каяндыр соры болытлар чыкты. Өре яңгыр тамчылары төшә башлады. Болытларны орып яшен яшьнәде. Башта эре тамчылар төште. Аннары яңгыр чиләкләп коярга тотынды. (24 сүз.)


Тартык аваз хәрефләре.


Й хәрефе.


1. Сүзлек диктанты.


Йон, йөзә, йомран, йөри, йорт, йөрәк, йокы, йолдыз, йөзем, көймә, йөк, төймә, йөгерә, укый, йөз, сөйли, бәйрәм, коймак, уйный. байрак.


2. Искәртмәле диктант.


1) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый. 2) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар. 3) Фәйзи бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 4) Гәрәй бишенче сыйныфта укый. 5) Мин бакчага йөрим. (25 сүз.)


Йомран. Йомран-кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе ул кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (27 сүз.)


В хәрефе


1. Сүзлек диктанты.


Ватан, Вәли, вакыт, авыз, аваз, тавыш, авыл, чикләвек, вәгъдә, завод, врач, һава, диван, вагон, савыт, квас, давыл, Кави, Сәвия, ватык, дава, валчык, гөрләвек. (23 сүз.)


2. Сайланма диктант.


Балалар. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә укыйлар. Вәсимә балалар бакчасына йөри. Вәсимә дә тиздән мәктәпкә барыр. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә яхшы укыйлар. Алар бик тырыш балалар. (24 сүз.)


Г хәрефе


Сүзлек диктанты..


Дага, зәңгәр, карлыган, чөгендер, түгәрәк, яңгыр, гөл, суган, туган, Гата, елга, иген, гДага, зәңгәр, карлыган, чөгендер, түгәрәк, яңгыр, гөл, суган, туган, Гата, елга, иген, гөмбә.




Сайланма диктант.


К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Гали белән Гүзәл ял көне кунака бардылар. Гөлсем аларны шатланып каршы алды. Алар бергә бакчада уйнадылар, таган атындылар. Кич җиткәч өйләренә кайталар. (22 сүз.)


М, н, ң хәрефләре


Сүзлек диктанты.


Яңа , сеңлем, яна, уңыш, мең, сиңа, энем, туп, аң, ун.


Сайланма диктант.


Борын аваз хәрефләренең асларына сыз.


Яңа китап, яхшы көн, минем сеңлем, озын чаңгы, җиңү көне. җылы тун, туган авыл.


1) Яңа кием кидем. 2) Учак яхшы яна. 3) Минем кечкенә энем бар.4) Чаңгы сынды.


Контроль диктант.


Дуслар. Наилә, Җәмилә һәм Энҗе дус кызлар. Җәй көне алар бакчада эшлиләр. Наилә су ташый. Җәмилә түтәлләргә су сибә. Энҗе җиләкләр җыя. Эш беткәч, алар бергә ял итәләр. (27 сүз.)


Паркта. Туган ягыбызга кыш килде. Балалар парка килделәр. Җиргә ак кар ява. Марат чана шуа. Гүзәл чаңгы алды. Алар шуарга өйрәнә. Балаларга бик күңелле. (23 сүз)


Янәшә килгән бер үк тартыкларны дөрес язу


Сүзлек диктанты.


Пассажирлар, Чаллы, класс, аккош, эссе, касса. группа, ванна, Саттар, Эмма.


Аңлатмалы диктант.


Бөртөрле ике тартык янәшә килгән сүзләр астына сызарга.


Көз көне. Җәй узып китте. Яңгырлы көз җитте.Үләннәр саргайды, яфраклар коела. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Төссез һәм соры көннәр башланды. (21 сүз.)


Контроль диктант.


Кышкы көн. Көзге көннәр үтте. Кыш башланды. Кошларның күбесе җылы якка китте. Кайберләре бездә кышлый. Әнә безнең урманнар. Анда кошлар яши. Балалар кошларга җимлекләр ясый. Яз җиткәч кошлар безне җырлар белән шатландырыр. (30 сүз.)


Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.


Аңлатмалы диктант


Энҗе мәктәптә укый. Марат та мәктәптә укый. Балалар тырышып укыйлар. Мәктәп бакчасында чәчәкләр үсә. Укучылар бакчада ял итәләр, уйныйлар.


Искәртмәле диктант.


Җәй. Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә урман. Балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә күбәләкләр кунып уйный. Матур итеп кошлар сайрый.


Нинди? Нишләде? соравына җавап булып килгән сүзләр


Сайланма диктант.


Нишли? Нишләде? соравына җавап булган сүзләрне сайлап язарга.


Акбай коткарды. Җәй көне иде. Айрат күлгә балыка китте. Аңа Акбай да иярде. Айрат балык тота башлады. Менә бер зур балык эләкте. Аны алганда Айрат суга егылды. Йөзә белми иде ул. Бата башлады. Ул кычкырды. Акбай аны ярга алып чыкты. (36 сүз.)


Чыпчык. Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)

Иҗади диктант.


Төлке. Кыш, төлке, күрде, куян, яшеренде, чыршы астында, эзләр.


Тиен. Тиен, чикләвек ярата, азык, әзерли,җыя, киптерә, гөмбә, агач куышында.


Контроль дитант.

Җәй. Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр кунып уйныйлар. Матур итеп кошлар сайрый. (37 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булып килгән сүзләр.


Сайланма диктант.


Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.


Тере табигать почмагында. Урамда салкын кыш. Ап-ак кар бөртекләре оча. Мәктәпнең тере табигать почмагында җылы. Матур попугайлар бер-бересе белән сөйләшәләр. Зур аквариумда балыклар йөзә. Ак күгәрченнәр дә бар. Зәңгәр , сары, кызыл чәчәкле гөлләр үсә. Яшь табигать сөючеләр кошларны һәм хайваннарны яратып тәрбиялиләр. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Иҗади диктант.


Сораулар урынына тиешле сүзләрне сайлап яз.


(Нинди?) кыш килде. (Нинди?)кар яуды. Елгаларны (нинди?) боз каплады.

Балалар (нинди?) шугалак ясадылар. Шугалакта шау-шу. Тимераяклар чыңлый. Безнең ишек алдында кар бабай утыра. (Кемнәр?) аның янында кардан ныгытма төзеделәр. Көн саен алар (нинди?) уеннар уйныйлар. (35 сүз.)


Сүзлек: шугалак-каток (русча)


Контроль диктант.


Чебиләр. Безнең сары тавык бар. Ул чебиләр чыгарды. Чебиләр бик матур. Алар да сары төстә. Мин чебиләргә яшел чирәм ашатам. Әни ярма сибә. Чебиләр тиз үсә. (25 сүз.)


Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.


Иҗади биремле диктант.


Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга.


Балалар лагерьда ял (нишлиләр?). Алар су (нишлиләр?). Безнең өй янында чишмә (нишли?). Марат китап б(нишли?). Без туган илебезне (нишлибез?). (19 сүз.)


2.Җөмлә чикләрен билгеләргә, баш кисәкләрен табып асларына сызарга.


Без эш яратабыз мин савытлар юам абыем аяк киемнәрен чистарта Сания апа идән юа Гөлфия урынын үзе җыя ул гөлләргә су сибә. (21 сүз.)


3.Җөмләләр төзеп язарга.


1) яратабыз, без, гөлләр.

2) карлы, үтте, ак, кыш.

3) яз, кояшлы, җитте, ямьле.

4) ташулар, акты, шаулап.

5) укыйбыз, тырышып,без. (17 сүз.)


Сүз төзелеше.


Искәртмәле диктант.


Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалчаларның асларына сызарга


Авылда. Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Аның әле авылда булганы юк иде. Әбисе Рөстәмне бик шатланып каршы алды. Ул аны тәмле ашлар белән сыйлады. Рөстәмгә авылда бик ошады. (31 сүз.)


Грамматик биремле диктант.


Түбәндәге сүзләрнең тамырын табарга.


Кибетче, эшче, дуслык, балыкчы, ташлык, утынлык, укытучы, укучы, ачкыч, умартачы, күзлек, куаклык.


Капма-каршы мәгънәле сүзләр.


Иҗади биремле диктант.


Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәле сүзләрне табып язарга.


җылы-(салкын) вак-(эре)

озын-(кыска) биек-(тәбәнәк)

көн-(төн) ак-(кара)

каты-(йомшак) тиз-(акрын)


2. Җәяләр эчендә бирелгән сораулар урынына җавап язарга.


Өстәл биек, ә урындык (нинди?)

Елга сай, ә диңгез (нинди?)

Кар ак, ә күмер (нинди?)

Шикәр татлы, ә лимон (нинди?)

Мамык йомшак, ә тимер (нинди?)

Куян кечкенә, ә фил (нинди?)


Җөмлә кисәкләре.


Сайланма диктант.


Җөмләнең баш кисәкләрен сайлап, парлап язарга.


Укучылар. Бүген Мәхмүт бишле билгесе алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Ләйсән рәсемне бик матур ясады. Сания апа аңа да бишле билгесе куйды. (21 сүз.)


Җәй. Ямьле җәй җитте. Кояш кыздыра. Агачлар яшел төскә керде. Хәтфә чирәм күтәрелде. Урманнарда кошлар сайрый. Анда ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. Балалар урманга килделәр Кызлар чәчәк бәйләмнәре җыя. Малайлар туп уйныйлар.(32 сүз)


Үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар.


Урман.


Менә урман. Урман зур. Анда каен, имән, чыршы үсә. Урманда бүре, төлке, куян һәм аю яши. (16 сүз.)


Биремнәр.

    1. Урманда сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

    2. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына бер сызык сызарга.


Май. Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады.Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады. Урманда җиләкләр пешә. Малайлар күлдә балык тоталар. (21 сүз)


Биремнәр.

1. Икенче җөмләдә тартык аваз хәрефләрнең астына ике сызык сызарга.

2. Җиләкләр сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.


Күл. Менә болын. Болында күл бар. Күл буе матур. Анда камышлар үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә. Балык күп була. Күл буена малайлар балык тотарга йөриләр. (24 сүз.)


Биремнәр.

Тексттагы ике иҗекле сүзләрне табып астына сызарга.

Сүз уртасында һәм ахырында төшеп калган билгене өстәп язарга:


сәгат…, пал…то, кәгаз…, ал…бом, шигыр…, ят…мә.


Күңелле яз. Карлар эреде. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта. Болыннар яшәрде. Шомырт чәчәккә күмелде. Күптән көткән яз җитте.


Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.


1. Сүзләрне укыгыз. Ике иҗекле сүзләрне - бер баганага, өч иҗекле сүзләрне – икенче баганага, дүрт иҗекле сүзләрне өченче баганага сайлап языгыз.


Ипподром, арба, күлмәк, абага, көтүлек, ата, баганалар,җылы, гариза, бала, умарта, өянке, савыт, авыл, ишек, кеше, балыкчы, эшче, кабартма, китапханә, күбәләкләр, маэмай, йолдызкай, күгелҗем.


2. Сүзләрне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла?

Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла?


как күк

каз көз

кыр кер

какы килә

кача китә

кара көлә

куша көри


3. Баганалап бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән языгыз. Җөмлә ахырында нокта куегыз.


кыш кар балалар

менә бүген уйныйлар

җитте йомшак урамда

салкын ява шат


Өченче җөмләдәге сүзләрдә тартыклар астына сызыгыз.


4. Укыгыз. Кайсы сүзләр һәм ни өчен баш хәреф белән язылган? Шул сүзләрне сайлап языгыз.


1) Петербург шәһәре бик зур. Ул Нева елгасы буена урнашкан.

2) Казанда Габдулла Тукай урамы бар.

3) Битаман авылы бик матур.

4) Минем әбием Әтнә авылында яши. Мин җәйге ялымны шунда үткәрәм. Ашыт елгасында су коенам.


5. Нокталар урынына ь, ъ билгеләренең кирәклесен куеп, сүзләрне күчереп языгыз.


Ил…яс төн…як

мәс..әлә нәк…

вәг..дә пал…то

Ак…яр ал…япкыч

Ях..я аш…яулык

Мәр…ям көн…як


6. Шигырьне матур итеп укыгыз. Нечкә сузыклар кергән сүзләрне табыгыз һәм күчереп языгыз.




Гөлләрем.


Бакчабызда бар

Минем түтәлем.

Түтәлдә үсә

Исле гөлләрем.

Чын күңел белән

Аларны сөәм,

Шуңар һәр көнне

Чыгып су сибәм.


Гөлләрем күкрәп

Чәчәк аталар.

Бик матур була

Шул чакта алар.


Котлыйдыр кебек

Мине һәрбер гөл.

Күргән вакытта

Сөенә күңел.


(Әнәс Кари.)


7. Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең авазларын әйтегез.


Гөлфия зур кыз. Ул беренче сыйныфта укый. Кыз бала һәр көнне урынын үзе җыя. Гөлфия әнисенә булыша. Ул көн саен идән себерә, гөлләргә су сибә.


8. Хәтер диктанты.


Бер киңәш.


Кимсетмә һичбер эшне дә

Кечкенә диеп,

Зур булыр үтәсәң аны

Күңелдән сөеп. (11 сүз.)


(Әнәс Кари.)


Һәр сүздә ничә хәреф бар? Санагыз һәм язып куегыз.




2 нче сыйныф.


Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.


Калын һәм нечкә сузыклар.


Искәртмәле диктант.


Бакчада. Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу егласы янында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия агачлары үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерәм. (18 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Болыт. Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты.

Кайдандыр тонык тавыш белән күк күкрәде. Тагын кабатланды. Яшен ялтырады. Бик көчле яңгыр булачак. (33 сүз.)


(Д. Аппакова буенча.)



Сайланма диктант.

Калын сузыклар кергән сүзләрне бер баганага, нечкә сузыклар кергән сүзләрне икенче баганага сайлап язарга.


1) Безнең өй яныннан чишмә ага. 2) Без чишмәдән су алабыз. 3)


Балалар су коеналар. 4) Чишмә суы тәмле. 5) Без туган илебезне яратабыз. 6) Тиен чикләвек ашый.


Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.


Аңлатмалы диктант.


Чыпчыклар, купшы чыпчыклар, карабүрекләр төрле орлыкны теләп ашыйлар. Карабүрекләр һәм сызгырак чыпчыклар миләш, аю баланы, мүк җиләге җимешләрен яраталар. Чукыр кыш буена ылыслы агач орлыклары белән туклана.


Сүзлек: чукыр – кәкре томшыклы урман кошы, русчасы: клёст.


(«Салават күпере» журналыннын)


Грамматик биремле диктант.


Туган ягым кышы. Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. (48 сүз.)


Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.


Сүз төзелеше.


Искәртмәле диктант


Кыш. Менә декабрь ае җитте. Декабрь ае кышны башлап җибәрә диләр.

Бүген көн салкын. Күктә соры болытлар йөзә. Җиргә ап-ак кар ява. Урамнарны, агачларны ак шәл каплый. Елгаларны көмеш боз каплаган. Ап-ак кардан тирә-юньгә яктылык, матурлык тарала.

Без кыш килүгә шатланабыз. Биек кар таулары ясарбыз, чана, чаңгы шуарбыз.(47 сүз.)


Сайланма диктант


Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалры булган сүзләрне сайлап язарга.


1) Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә. 2) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый. 3) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алдылар.4) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар. 5) Фәйзи бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 6) Гәрәй тавыкларны печәнлектән куып төшерде.


Иҗади диктант.


1.Ямьле, җылы, сулы, татлы сыйфатларына мәгънәдәш сыйфатлар табып, җөмләләр төзеп языгыз.

2.Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.


1) Тамырдан гына торган сүзләр: эл, …

2) Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр: эл-геч, …

3) Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүзләр: эл-де, …

4) Тамыр, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалы сүзләр: эл-геч-тә, …

3. Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.

1) Бер иҗекле тамыр сүзләр: сак, …

2) Ике иҗекле тамыр сүзләр: а-гач, …

3) Өч иҗекле тамыр сүзләр: у-мар-та, …


Сузык аваз хәрефләре.


Э, е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Сүз башында э хәрефенең астына сызарга.


Энҗе, энем, экскурсия, элемтә, теш, бер, эссе, эт, эз, эш.(10 сүз.)


Күрмә диктант.


Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак карга киенгән;

Ләйлә, чанасын өстерәп,

Чыгып ките өеннән.


(Һади Такташтан.)


Е хәрефләренең астына сызарга.


Искәртмәле диктант.


Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик нык авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. (27 сүз.)


(Г. Лотфидан.)


Э-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Әнисе тапшырган эшләрне Галим тырышып эшли иде. Галимнең күзләре буш чиләккә төште. Ул көянтәгә ике бәләкәй чиләк элде дә чишмәгә китте. Су ташып бетергәч, ашка бәрәңге әрчеп куйды.

Кич белән эштән кайткач әнисе Галимне бу эшләре өчен мактап бетерә алмады. (40 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Контроль күчереп язу.


Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Яз исе аңкый. Гөрләвекләр ага. Ояларда сыерчыклар сайрый.

Ямьле яз килде, күңелле яз килде! (22 сүз.)


Сүзлек диктант.


Елга, ел, егет, елмаю, ерак, ефәк, еш, ерык, ерткыч, ертык.(10 сүз)

Эз, элеватор, экватор, электр, элек, эри, элемтә, эшче, энем, энә, эре, эссе, эч, эл, эт, эшләпә. (16 сүз.)


Хәтер диктанты.


Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.


Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.(22 сүз.)


(Кави Нәҗми.)


Ө, е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Өлеш, өрек, өермә, пөхтәлек, төлке, бөре, төтен, бөтен, сөлге, дөрес. 10 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Яз җитте. Рөстәм белән Гөлсем гөлләр үстерергә уйладылар. Зөхрә туфрак алып килгән. Балалар туфракны савытларга салганнар. Алар гөлләрне шул савытларга утыртканнар. Җәй җитте. Гөлләр матур булып үстеләр. (27 сүз.)


Сайланма диктантлар.


ө-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Сүз ясарга өйрәнәбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.


Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.


Энә алып кулга без

Киң келәмнәр чигәрбез,

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.


(Зәки Нуридан.)


Контроль күчереп язу.


Туп.


Типтем - очты биеп-биеп,

Суга төште – батмады.

Әни әйтә: - Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма! – ди.


Урманда яз. Ак каеннар язга шатлана. Кәүсә буйлап татлы су агыза. Ул суны тукраннар татыды. Күк песнәкләр бал кебек тәмле суны эчтеләр. Алар кунак булды.

Яшел чирәм күренә башлады. (27 сүз.)


ө-е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Өй, өн, төлке, көз, сөлге, өлге, өрәңге, өлеш, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле. (17 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Урманда яз. Әтәч уянды. Ул кунача өстенә менеп басты. Шуннан барлык көченә сузып кычкырып җибәрде. Көтмәгәндә әтәчнең аягы таеп китте. Ул кунача өстеннән егылып төште. (23 сүз )


(Мирсәй Әмир буенча.)


о, ы хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Солы, орлык, тормыш, помидор, йолдыз, орден, поезд, вагон, уңыш, музыка, посылка, чыршы, кош, кыш, очучы, азык, болыт, корт, кояш, борындык, орчык, торма, торна, болын, олы, ком. (26 сүз.)


Искәрмә: укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


о-ы хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши – чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары – агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары. (34 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Табышмаклар.


Толыбы өйдә,

Җиңе урамда.

Саклый ул безне

Салкын буранда. (Мич.)


Алгы тәие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян.)


Искәртмәле диктантлар


Чыршы бәйрәме. Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы сатып алдык. Кич белән чыршыны бизи башладык. Чыршының югары очына йолдыз куйдык. Ботакларына конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлкене чыршы төбенә бастырдык. (30 сүз.)


Чыршы күркәсе. Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята. (29 сүз.)


Сүзлек: чыршы күркәсе – еловая шишка (русча)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Я хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Ял, октябрь, яз, яңгыр, куян, яфрак, кыяр, яшь, ярдәм, ямьле, яхшы, як, ялкын, якын, яңа, оя, якты, яулык, яшен, яшел, кояш, ябалак, Ильяс, Галия, Баян, Нурия.


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүз сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


Калын әйтелә торган я(йа) сузыгы кергән сүзләрне – бер баганага, нечкә әйтелә торган я(йә) сузыгы кергән сүзләрне икенче баганага язарга.


1. Менә ямьле яз җитте. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.2. Балалар хезмәт яраталар. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр. 3. Кояш нурлары якты һәм җылы. 4. Санияләргә буяучы килде. Ул стеналарны ак буяу белән буяды. Ишекләр ялтырады. Бүлмә яктырып китте.


Фонетик анализ.


Виктория, ябалак, куая, яз.


Контроль күчереп язу.


Юлда. Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. (29 сүз.)


Ю хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Аю, юл, юа, юлчы, юкә, юлдаш, юеш, юка, юрган, юмарт, юаш, югары, кыю, июнь, июль, юан, юк, Каюм, Әюп, Юныс.(20 сүз)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


1. Кырга ак юрган ябылган. 2. Юлчылар яңа юллар салалар. 3. Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. 4. Юл буенда юкә агачлары үсеп утыра. 5. Аю бал ярата. 6. Юныс белән Әюп безнең сыйныфта укыйлар. (29 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Аю. Каюм белән Юлдаш урманга киттеләр. Урманда аю яши. Балалар юлның икенче ягында аю күрделәр. Аю юкә агачлары арасына кереп югалды. (20 сүз.)


Фонетик анализ.


Юл, Әюп, каюта, юрган, кыю.


Күрмә диктант.


Юкә. Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы. (26 сүз.)


Е хәрефе.


Сүзлек диктанты.

Ел, елга,елан, ефәк, ерак, егерме, егет, каен, уен, пенал, тиен, кое, аптека, көе, сыер, ферма, сыерчык, оек, кием, уенчык, нефть, куе, сыек, еш.(24 сүз)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


Игелекле бала.


Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Каен. Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар. (24 сүз.)


Контроль күчереп язу.


Сыерчык. Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)


Контроль диктант.


Көз. Әле генә ямьле җәй иде. Урманда кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә чәчле каеннар җилфердәп тора иде.

Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын Сары буяуга манып китте. Җил сары яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (42 сүз.)


Файдалы яшелчәләр. Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк. (27 сүз.)


(«Салават күпере» журналынннан)


Тартык аваз хәрефләре.


Й хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Йозак, йөзә, көймә, йокы, йолдыз, йөри, йомырка, йорт, йомры, төймә, йон, йөзек, укый, өй, сөйли, йөрәк, бәйрәм, коймак, каймак, йөгерә, ашый, йөз, уйный, йөзем, йөгән, йом, йомшак, йомгак, кайта. (30 сүз.)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


Безнең гаилә. Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәтәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Сайланма диктант.


Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.


Әйбәт түгел мактану,

Кайчагында чак калам.

Ә бу юлы чын-чынлап

Мактанмыйча мактанам.


(Мөдәрис Әгъләмов.)


Табышмак.


Минем белән уйныйлар,

Кулларыннан куймыйлар,

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, балам, дияләр,

Үсә төшкәч балалар

Мине онытып калалар.


(Курчак.)


Күрмә диктант.


Төнлә йөри – ятмый,

Суга чума – батмый,

Акмый, йөзми, тик тормый,

Тик торса да тоттырмый.


(Суга төшкән ай шәүләсе).


Контроль диктантлар.


Җанварлар. Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена. (35 сүз.)


Йомран. Йомран – кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)


В хәрефе.


Сүзлек диктант.


Авыл, аваз, авыз, ванна, вышка, витамин, Вәли, Вәсимә, Вилдан, Сәвия, Вафа, ватан, вертолёт, трамвай, завод, велосипед, винт, виктория, виноград, тепловоз, вагон, кавын, тавык, вәгъдә, ваза, савыт, һава, гыйнвар, февраль, диван, квас, август, вокзал, тавыш, вафля, гөрләвек, звонок, конверт, повар, давыл. (45 сүз.)


Искәрмә. Укытучы үзе кирәк дип тапкан 6-8 сүзне яздыра.


Үз-үзеңне тикшерү диктанты.


Сәгать. Сәгать секунд саен тавыш бирә. Вакытны белү өчен, кешеләр сәгатькә карыйлар. Сәгать трамвай, автобус, тепловоз, автомобиль, велосипедларның нинди тизлек белән йөрүләрен күрсәтә. (22 сүз.)


Сайланма диктант.


В хәрефе кергән сүзләрне генә сайлап иҗекләргә бүлеп язарга.


Авылда. Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Контроль күчереп язу.


Башкала. Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)


К, г хәрефләре.


Сүзлек диктант.


Гөл, карлыган, елга, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, күгәрчен, иген, газета, кул, яңгыр, аяк, егерме, герой, колак, каш, укучы, укытучы, каләм, төлке, кәҗә, саескан, кара, агач, карт, егет, керпе, кеше, кием, китап, кишер, кояш. кыш, сыерчык, кыз, көз, көймә. (42 сүз.)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!


Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.


(Муса Җәлил.)


К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Аңлатмалы диктант.


1. Газизә гөлләргә су сибә. 2. Көчле яңгыр ява башлады. 3. Без бакчада кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттык. 4. Галия белән Илгизәр урманга гөмбәгә баралар. 5. Гомәр күгәрченнәргә җим салды. 6. Гаяз абый газетадан шигырь укый. 7. Гөлия өчпочмак пешерә.


Сайланма диктант.


К, г авазлары калын укыла торган сүзләрне – бер баганага, нечкә укыла торган сүзләрне икенче баганага сайлап язырга.


Куянкай.


Әй, куян,куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.


Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыккай гына.


Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.


Борыны кечкенә,

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык,

Бүленгән генә.


Күзләре чалыш,

Түгәрәк кенә,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.


(Нәкый Исәнбәт.)


Искәртмәле диктант.


Урман тургае.


Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Икенче җөмләдәге өтер һәм кызыл юл искәртелә.


К, г хәрефләре кергән сүзләрнең астына сызарга.


М, н, ң хәрефләре.


Сүзлек диктант.


Бәрәңге, уңыш, мең, тун, сеңелем, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң, чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү.


Искәртмәле диктантлар.


Җәйге яңгыр. Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)


1. Ул әнисенә һәрвакыт булыша. 2. Хәзер көннең иң кыска вакыты. 3. Тирә - юньгә сыек томан таралган. 4. Алар уңнан сулга таба борылдылар. 5. Ул аны тиз аңлап алды. 6. Нәсим белән Нәсимә бертуганнар. 7. Бу каләмне очы үткен.


Күрмә диктант.


Борын аваз хәрефләренең асларына сызарга.


Туган авыл.


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)


(Габдулла Тукай.)


Аңлатмалы диктант.


Куян.


Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)


(Гарәфи .Хәсәновтан.)


Контроль диктант.


Кышкы урман.


Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов буенча.)


Сүзлек: көртлек – тетерев, тетёрка (русча)


Сүздә бертөрле ике тартыкның янәшә килүе.

Сүзлек диктант.


Группа, эссе, пассажир, ванна, класс, Чалы, аккош, Саттар, касса, Габбас. (10 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Әбиләргә кунакка.


Безнең әбиләр Чаллыда яши. Мин Габбас белән әбиләргә кунакка барам. Мулланур абый безне озата бара. Менә касса. Мулланур абый кассадан билет алды. Самолётка утырыр вакыт җитте. Пассажирлар урыннарына кереп утырдылар.

Самолёт күккә күтәрелде һәм безне Чаллыга алып китте. (38 сүз.)


Сайланма диктант.


Бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне сайлап язарга.


Кырмыскалар илендә.


Ни булганын күреп кайттым,

Сөйләп бирим үзеңә:

Карт имәннең төбендә,

Кырмыскалар өндә.


Эшкә киткән эшчәннәр

Йөгерешеп кайттылар.

Этеш-төртеш булмасын дип,

Бер чиратка бастылар.


Берәм-берәм һәммәсе

Кереп китте ишектән.

Аһ, наян, берсе генә

Кереп китте тишектән.


(Бикә Рәхимова.)


Яз килә.


Яз җитте. Озын төннәр, салкыннар, бураннар үтте. Урманнар уянды. Яшел үләннәр күренде. Беренче сулар акты. Җылы яклардан кошлар кайтты. (19 сүз.)


Күрмә диктант.


Чәчәкләр ае.


Июнь – чәчәкләр ае. Яшел хәтфә үләннәр берсенән – берсе

матурырак чәчәкләргә төренә. Урман итәкләрендә, аланнарда энҗе чәчәк чәчәккә бөреләнгән. Аннан хуш ис аңкый. Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Эссе көннәрдә яшенле яңгырлар явып үтә. (31 сүз.)


Искәрмә.Бөреләнгән сүзе тактага языла.


Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре.


Сүзлек диктанты.


Ямьле, Мәрьям, сәгать, дөнья, альбом, алъяпкыч, вәъдә, лагерь, шигырь, шагыйрь, Ильяс, ятьмә, сәнгать, Сәгъди, яшь, яшьлек, кәгазь.


Искәрмә. Укытучы сайлап 6-8 сүз яздыра.


Искәртмле диктант.


Көз.


Һава саф. Басуларда тынычлык урнашты. Табигатьнең матур чагы. Ямьле сентябрь ае җитте. Коры һәм җылы көннәр башланды. Алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Тиздән сары яфраклар җирне алтынга маныр. (28 сүз.)


Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.


(Предмет исемнәре.)


Грамматик биремле диктант.


Бу кем? соравына җавап бирә торган сүзләр астына бер, бу нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр астына ике сызык сызарга.

Эз.


Зөфәр белән Мөнир чаңгы шуарга чыктылар. Алар урман эченә керделәр. Кар өстенә алар куян эзе күрделәр. Эз бара-бара да куаклар арасына кереп югала. Аннан өрәңге агачы янына килеп чыга. (29 сүз.)


(Гариф Ахунов буенча.)


Сайланма диктант.


Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

Песнәк.


Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әммә бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.

Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота. (38 сүз.)


(Гарәфи Хәсанов буенча)


Кышкы уеннар.


Туган якка кыш киде. Җирне йомшак кар каплады. Балалар мәктәптән кайты. Алар урамга чыктылар. Балалар кар тәгәрәтеләр. Алар бергәләп кар бабай ясарга хәзерләнәләр. (22 сүз.)


Иҗади биремле диктант.


Сорауларга җавап булып килә торган сүзләрне өстәп язарга.


1. Мин әнигә (нәрсә?) (бәрәңге, кәбестә кишер, алма, суган, ит) турарга булыштым. 2. Апа кибеттән (нәрсә?) (май, шикәр, он, тоз, казылык, конфет) алып кайтты. 3. Абый (нәрсәгә?) (мәчегә, сыерга, эткә, сарыкка, атка) ашарга бирде. 4. Миңа әти (нәрсә?) (курчак, барабан, туп, китап, дәфтәр) сатып алды.


Күрмә диктант.


Сорауларга җавап язарга.


Куян.


(Нәрсәнең?) туны бик җылы һәм ап-ак. Тун (нәрсәне?) салкыннан һәм аучыдан саклый. Кар да, (нәрсә?) ак . (Нәрсә?) агач ботакларын, ачы кайрыларны кимерә. (Нәрсә?) җыл җәйне ярата. Җәй көне рәхәт, азык күп була.


(куянның, куянны, куян)


Кеше исемнәрендә һәм фамилияләрендә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга, исемнәрендә, баш хәреф.


Иҗади диктантлар.


1. Текста бирелгән исем-фамилияләрне укучылар үзләре белгән исем-фамилияләр белән алмаштырып язалар.


Дежур тору.


Без бүген дежур торабыз. Һәр укучыга эш бирелгән. Хәсәнов Исмагил белән Сөнгатуллина Резеда гөлләрне тәрбияли. Абдрахманов Дамир тактада язганны сөртә. Ибраһимов Данил тәнәфестә төрле уеннар оештыра. Вафина Әлинә ашханәдә дежур тора. Шәрипов Алмаз попугайларга җим сала. (39 сүз.)


2.Җөмләләрне тутырып язарга.


Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . безнең укытучыларның фамилияләре … .


Күрмә диктантлар.


Безнең шәһәр.


Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, Сәлих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал музейлары бар. Алар барысы да Казанда яшәгән һәм иҗат иткәннәр. (26 сүз.)


Татарстан.


Татарстан республикасы зур һәм бай. Татарстанның баш шәһәре – Казан. Казан Казансу елгасы буена урнашкан. Казансу елгасы Иделгә кушыла. Кама елгасы буенда Түбән Кама шәһәре урнашкан. Түбән Кама шәһәрендә бик зур автомобиль заводы эшли. (31 сүз.)


Иҗади биремле диктант.


Минем исемем … . Мин … шәһәрендә яшим. Казан шәһәре яныннан … һәм … елгалары ага. Мин … урамында яшим.


Искәртмәле диктант.


Дуслар.


Без авылда яшибез. Якында гына урман. Җәйге каникуллар башланды. Мин дусларым белән урманга бардым. Ләйлә чәчәкләрдән тәкыя үрде. Гөлия чәчәк бәйләме җыя. Айдар белән Азат күбәләк тотарга тырышалар. Мин җиләк җыям. (31 сүз.)


Әтнә.


Әлфия Әтнә авылында яши. Аларның йортлары Татарстан урамында урнашкан. Җәй көннәре Әлфия белән Гөлия Каенсар урманына гөмбәгә баралар. Дус кызлар Ашыт елгасына су коенырга төшәләр. Аларга ияреп Актырнак кушаматлы эт йөри.

Әтнә авылы бик матур урында урнашкан. (37 сүз.)


Контроль диктант.


Безнең Татарстан.


Татарстан – бай һәм зур. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

Татарстанны зур агым сулар бизи. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел, Вятка елгалары ага. Безнең Ык, Зәй, Мишә, Чиремшән, Зөя, Казансу кебек елгалар үзләре генә ни тора. (36 сүз.)


(Гомәр Бәширов буенча.)


Контроль күчереп язу.


Дуслар.


Минем Мырауҗан кушаматлы мәчем бар. Көчегемнең кушаматы – Акмаңгай. Мырауҗан белән Акмаңгай – дуслар. Алар бергә ашыйлар һәм уйныйлар. Уйнап арыгач,ятып йоклыйлар. Мин дусларымны бик яратам. (25 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Без Кәче авылында яшибез. Савымчы Дания апа Сөтләч кушаматлы сыерны сава. Ат караучы Ислам абый Йолдыз кушаматлы атка печән ашата. Илдар Актүш кушаматлы эт белән бергә көтүдәге малларны саклый. (29 сүз.)


Күрмә диктантлар.


Шәһәр исемнәре.


Казан, Санкт-Петербург, Ташкент, Сочи, Киев, Мәскәү, Минск, Одесса, Яшел Үзән, Яр Чалы, Кинешма, Архангельск, Новороссийск. (13 сүз.)


Елга исемнәре.


Лена, Амур, Кама, Идел, Агыйдел, Мишә, Дон, Ока, Днепр, Дунай, Зәй, Двина, Енисей. (13 сүз.)


Хайван кушаматлары.


Актырнак, Караборын, Сөтләч, Сөтлебикә, Мияубикә, Мырауҗан, Муйнак, Сарбай, Алмачуар, Акбай, Акбаш, Актүш, Йолдыз, Акмаңгай. (14 сүз.)


Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.


(Нишли? Нишләде?)


Искәртмәле диктантлар.


1. Тайга урманында. Тайга урманында бик күп җәнлекләр яши. Ботактан ботакка тиеннәр сикерә. Зур пошилар елгага су эчәргә бара. Аю җиләк чүпли, елгада су коена. Ул анда балык та эләктергәли. Аланлыкта урман кәҗәләре йөри. (31 сүз.)


(Нияз Хәкимуллин буенча.)


2. Үшнә елгасы тын гына ага. Су өстендә энә караклары утыра. Аргы яктан моңлы җыр тавышы ишетелә. Малайлар җыр килгән якка йөгерәләр. Володя белән коляны күрүгә, Баһави тагын җыр сузды. Ул үзенең дусларын һәрвакыт җыр белән каршы ала. (37 сүз.)


( Рафаил Төхватуллин буенча.)


Сайланма диктантлар.


Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.


1) Ипи булса …

Ипи басуда үсә.

Аннан амбарга күчә.


Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.


Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә!


Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!


(Роберт Миңнуллин)


2) Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар.

Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуарлар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанерадан эшләнгән – җиңел.


(Абдулла Әхмәт буенча.)


3)Эшне белдергән сүзләрне сайлап язарга.


Яшенле яңгыр.


Җәйге кояшлы көн. Наил дуслары белән урманга китте. Алар урманга килеп җиттетеләр. Шул арада кайдандыр кара болыт килеп чыкты. Күк йөзе караңгыланды. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Җәйге яңгыр тиз үтеп китте. Тагын ялт итеп кояш чыкты.(40 сүз.)


Иҗади диктантлар.


1.Бу әйберләр белән нишлиләр? Сорау урынына мәгънә ягыннан туры килерлек сүзләр куеп язарга.


Кайчы белән (нишлиләр?) … .

Пычак белән (нишлиләр?) … .

Көрәк белән (нишлиләр?) … .

Иләк белән (нишлиләр?) … .

Клей белән (нишлиләр?) … .

Чиләк белән (нишлиләр?) … .

Сабын белән (нишлиләр?) … .


2. Җөмләләрне тутырып язарга.


Кызлар гөлләргә су … . Малайлар кошларга оя … . Алия тактага язганны … . Укучылар дәрес … . Укытучы дәфтәр … . Бакчада җимешләр … .


Белешмә өчен сүзләр: өлгергән, ясый, сибә, сөртә, тикшерә,

зерли.

Аңлатмалы диктант.


Кыш.


Кыш җитте. Салкын декабрь ае килде. Җир ак юрган ябынды. Елга өстен калын боз каплады. Шома боз балаларга бик ошады. Алар анда тимераякта шуалар.

Кар ява. Бөтен нәрсә ак карга төренде. Тәрәзәләрдә бизәкләр ясалды. (34 сүз.)


Контроль диктантлар.


Тиен.


Җәйге кояшлы көннәрне тиен бушка уздырмый. Ул кышка азык әзерли. Тиен гөмбәнең иң яхшысын гына сайлап җыя. Аларны агач ботагына элеп киптерә. Ул, әзерләгән азыкны ашап, үз өнендә тыныч кына кышны уздыра. (32 сүз.)


(Әхмәт Фәйзи буенча)

Өтерләр искәртелә.


Мәргән.


Мәргән елга янына килде. Ул елганың биек ярына утырды. Каршы якта куаклар кыштырдады. Мәргән шул якка карады. Куак арасында зур гына аю күренде. Аның артыннан анна аю килә. Ана аюга дүрт баласы ияргән. Аю балалары чабышалар. (36 сүз.)


(Әхмәт Фәйзи буенча.)


Предметның билгеләрен белдергән сүзләр.


(Нинди? Кайсы?)


Сүзлек диктанты.


Яңа, зур, яшь, яшел, көчле, биек, озын, җиңел, нурлы, сары, ак, ямьле, кызыл, көчле, олы, калын. (16 сүз.)


Искәртмәле диктантлар.


Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.


Карабүрек.


Кышның беренче көннәре. Агач ботакларында ап-ак кар җемелди. Кар өстендә нәни генә кошчык сикергәли. Аның күкрәге алсу төстә, койрык өстендә кар кебе как тап, аркасы күгелҗем, башы, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Карабүрек бу. (34 сүз.)


(Гарәфи Хәсанов буенча)


Өтерләр искәртелә.


Кыш.


Салкын кыш килде. Кышкы көчле җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачларның җыерчыклы кәүсәләреннән зарарлы кортларны чүплиләр. (29 сүз.)


(Гәрафи Хәсанов буенча)


Сайланма диктантлар.


Предметның билгесен белдергән сүзләрне сайлап язарга.


Рәхәт чак.


Җып-җылы апрель көне,

Талларда песи-бөре,

Басулар әле кара.

Уң кулда - әни кулы,

Сулл кулда - әти кулы.

Марс уртадан бара.

Ачылган бакча юлы,

Әти кулы нык, олы,

Әни кулы йоп-йомшак,

Яннан гөрләвек ага,

Марс уртадан бара,

Әйбәт,

рәхәт, яхшы чак. (38 сүз.)

(Клара Булатова.)


Җәй.


Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Урманда сары, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә. Чуар күбәләкләр чәчәктән чәчәккә куналар. (29 сүз.)


Иҗади биремле диктантлар.


  1. Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табып язарга.


Явыз – (усал) Югары – (биек)

Түбән – (тәбәнәк) Кайнар – (эссе)

Өлгер – (җитез) Зур – (олы)

Ямьле – (матур)


  1. Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәдәш сүзләр табып язарга.


Ак – (кара) Тар – (киң)

Юан – (нечкә) Куе – (сыек)

Эре – (вак) Калын – (юкка)

Яшь – (карт) Яхшы – (начар)

Юмарт – (саран) Эссе – (салкын)

Кыска – (озын) Карт – (яшь)


3.Җәяләр эчедә бирелгән сораулар урынына җавап язарга.


Суган ачы, ә җиләк (нинди?)

Кыш көне көн кыска, ә төн (нинди?)

Куян куркак, ә бүре (нинди?)

Боз каты, ә кар (нинди?)

Күмер кара, ә шикәр (нинди?)

Дәфтәр юкка, ә китап (нинди?)


Контроль диктантлар.


Урман.


Безнең авылга урман бик якын. Без урманга барабыз. Җәйге урман бик күңелле. Анда сайрар кошлар күп. Әнә салкын чишмә ага. Чишмәнең суы бик тәмле. Җиләкләр пешкән. Без кызыл җиләкләрне җыябыз. Аланда төрле төстәге чәчәкләр үсә. (35 сүз.)


Икмәк.


Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә.Аның өчен игенчеләр күп көч куялар. Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны карап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә.

Икмәкнең кадерен белегез! (32 сүз.)


Мәктәп бакчасы.


Безнең мәктәп бакчасы зур. Анда озын түтәлләр ясадык. Түтәлләрдә төрле яшелчәләр үсә. Җимеш агачлары кызыл алма, татлы чия җимешләре бирә. Бакчаны укучылар карыйлар. Алар аллы-гөлле матур чәчәкләр үстерәләр. Бакчада күңелле. Балалар көз көне мул уңыш җыялар. (36 сүз.)


Тамырдаш сүзләр.


Сүлек диктанты.


Урман, урманчы, урманчылык.

Эш, эшче, эшчән, эшчәнлек.

Балык, балыкчы, балыкчылык.

Кеше, кешелек, кешелекле.

Ау, аучы, аучылык.

Юл, юлдаш, юлчы.

Авыл, авылдаш.

Сүз, сүзлек, сүзчән.


Иҗади диктант.


Урманны кем карый? (Урман…)

Балыкны кем тота? (Балык…)

Бүрене кем аулый? (Ау…)

Укучыларны кем укыта? (Укыту…)

Сайланма диктантлар.


Күл.


Без җәй көне бакчада ял итәбез. Безнең бакча янында балыклы күл бар. Күлдә балык күп. Мин әти белән балык тотарга бардым. Без –балыкчылар. Әти балыкка ау салды. Без балыкны өйгә алып кайттык. Әни шатланды. (34 сүз.)


Бирем: тамырдаш сүзләне генә күчереп язарга.


Лилияләр.


Мин чәчәкләр бик яратам. Бакчабызда лилия чәчәкләре үстерәм. Лилияләрнең төсе кардай ак яки сипкелле була. Бакчаны җәй буе бизи алар. Кояшлы көндә лилияләр аеруча матур. Лилияләрне әнием дә ярата. (28 сүз.)


Бирем: лилия сүзен үзенә ялганган кушымчалары белән сайлап язарга, кушымчаларның астына сызарга.


Контроль диктант.


Тамыр астына – бер, кушымча астына ике сызык сызарга.


Әби сүзе искәртелә.


Өебезнең кояшы.

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне «әби» диеп

Әйтүе дә уңайсыз.


Минем әби япь-яшь әле,

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

«Кызлар кебек син», - диләр


Әбием гел көлеп тора,

Йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый –

Куллары биеп тора.


Түребездә балкып тора

Өебезнең кояшы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!


(Фирая Зиятдинова.)


Искәрмә. Шигырьне ике ваантка бүлеп яздыра.


Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Ия белән хәбәр.


Искәртмәле диктант.


Песи баласы.


Әни эштән песи баласы алып кайтты. Песи баласы бик кечкенә. Аның күзләре кара, үзе йомшак. Песинең мыеклары тырпаеп тора. Әни миңа шкафтан тәлинкә алып бирде. Мин тәлинкәгә сөт салдым. Песи сөт ялый башлады. (33 сүз.)


(Гомәр Бәшировтан.)


Иҗади диктант.


1. Җөмлә булсын өчен, күп нокта урынына тиешле сүзләрне куеп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап яз.


Салкын … килде. Ап-ак … яуды. … өненә кереп ятты. … оясына яшеренде. … агач куышында утыра. … кар астына чумды.


Белешмә сүзләр: кыш, кар, аю, төлке, тиен, көртлек.


2. Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергәнән сүз астына сыз

.

Күрмә диктант.


1. Укы. Сөйләмдәге җөмләләрне тап.


Яңа ел җитте Кышкы каникуллар башланды Укучылар чыршы бәйрәменә әзерләнәләр Бәйрәм күңелле булачак (13 сүз.)


2. Тиешле урынга нокта куеп, күчереп яз. Җөмлә беткәнен күрсәткән нокта астына, җөмлә башланганын белдергән хәреф астына сыз


Хәтер диктанты.

Яз иртәсе.


Кояш чыга җирне балкытып,

Яз иртәсе килә дөньяга.

Сайрый кошлар, сайрый шул чакта,

Тәрәзәне язгы җил кага. (19 сүз.)


(Нәби Дәүли.)


Ия астына – бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Төзүчеләр.


Экскаватор җир казый.

Машиналар кош ташый,

Атлар бара кирпечкә,

Су да кирәк бер мичкә.


Бик тырыша балалар:

Алар зур йорт салалар,

Кирпечкә кирпеч куеп,

«Ташчы», «инженер» булып. (26 сүз.)


(Мөнир Мазунов.)


Искәрмә. Тыныш билгеләренә игътибар ителә.


Сайланма диктант.


1. Ия белән хәбәрне генә сайлап язарга. Ия астына – бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Шуабыз.


Шуабыз иң биек таудан,

Юк, шумыйбыз – очабыз.

Очкан чакта ак карларны,

Ал җилләрне кочабыз.


Без шуганда, бөтерелеп,

Бураннар чыгып кала.

Кайберебез ярты юлда

Көрткә дә чумып кала. (26 сүз.)


(Роберт Миңнуллин.)

Сүзлек: көрт – сугроб (русча)


2. Баш кисәкләрне сайлап язарга.


Бу кайчак була?


Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә -

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура –

Бу кайчак була? (17 сүз.)


(Габдулла Тукай.)


Иҗади диктант.


Иярчен кисәкләр өстәп язарга. Иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызарга һәм өсләренә сорауларын язып куярга.


Яңгыр.


Җәй җитте. Без болынга бардык. Анда ямь- яшел үлән биек булып үскән. Үлән өстен төрле чәчәкләр бизи. Чәчәкләр арасында күбәләкләр очып уйныйлар. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар.

Без болында уйнадык. Бик күңелле булды. (32 сүз.)


Куян.


Көз көне куян соры йонын коя. Ул ак тун кия. Салкын кыш җитә. Куян өчен иң авыр вакыт. Ачлык вакыты. Ерткычлар да тынычлык бирми. Аны йөгерек аяклары коткара.

Тиздән кояшлы яз җитәр. (31 сүз.)


Май.


Ямьле май җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Үлән өстендә балалар уйный. Агачлар яфрак ярды. Яшь яфраклардан хуш ис аңкый.Талгын гына җил исә.Акрын искән җил белән яшел яфраклар җилферди. Матур күлмәк кигән күбәләкләр оча. (36 сүз.)


(Гариф Ахунов буенча.)


Контроль диктантлар.


1. Балыкчылар.


Өч малай елгага балык тотарга китте. Алар кармакларын суга ташладылар. Балык чиртүен көтә башладылар. Менә Мансурның калкавычы су астына чумды. Ул чабакны тартып чыгарды. Сабир бер алабуганы яр читенә алып ташлады. Вәлигә генә балык капмады. (36 сүз.)

(Н. Фәттахтан.)


Биремнәр.


1 вариант.


Эшне белдергән сүзләрне табып, астына ике сызык сызарга.


2 вариант.


Предметны белдергән сүзләрне табып, астына бер сызык сызарга.


Искәрмә. Чиртүен, калкавычы сүзләре тактага языла.


2. Урманда.


Язгы җылы көн. Кояш кыздыра. Кояш кыздыра. Без урманга киттек. Урман бик зур. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Нарат агачы төбендә кырмыскалар үрмәли. Урманда без тиен күрдек. Ул агачка сикерде. Өйгә кич белән генә кайттык. (36 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Ия астына бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләр.


Күрмә диктант.


Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.


Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле

Тагын берәр ил бармы? (23 сүз.)


(Муса Җәлил.)

Искәртмәле диктант.


1. Бездә кышлаучы кошлар.


Кошлар күп төрле. Аларның кайберләре кышкы суыкка чыдам. Җылы якка китүчеләре дә бар. Кошларның мамыклары җылы була. Шуңа күрә алар суыктан курыкмыйлар. Син безнең якларда кошларны беләсеңме? Я, әйтеп кара әле!


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


2. Түбәндәге сорауларга тулы җавап язарга.


Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Сезнең сыйныфта ничә укучы бар? Сезнең сыйныфта ничә кыз һәм ничә малай укый? Бүген сезнең ничә дәрес була? Дәресләр ничәдә тәмамлана?


Сайланма диктант.


Сорау, өндәү җөмләләрне сайлап яз.


Сез поездга утырып сәяхәт итәргә яратасызмы? Вагонга утырасыз да поед кузгала. Тәрәзәдән агачлар, йортлар, басулар күренә.

Ишетәсезме? Гудок тавышы. Каршы яктан поезд килә икән. Ул шундый озын! Аңа бик күп вагоннар тагылган. Вагоннарны локомотив тарта. 58нны кемнәр йөртәме? Машинистлар йөртә. (38 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)


Хәтер диктантлары.


Яратам.


Яратам мин каланы,

Үзебезнең Казанны,

Чаллыны һәм Мәскәүне,

Яңа шәһәр үскәнне!


(Шәйхи Маннур.)


Көз.


Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җитткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

(Резеда Вәлиева.)


Ел ахырында уздыру өчен диктант текстлары.


Үзегез 1-3 җөмлә өстәп яязыгыз.


1. Җәй җиткәч.


Менә җылы җәй җитте. Кояш нык кыздыра башлады. Көньяктан кошлар кайтты. Вак яңгырлар явып үтте. Агачлар яшел яфракларга күмелде. Үләннәр яшәреп чыкты. Көннәр җылынды. Җәйге каникуллар башланды. (27 сз.)


Биремнәр


1. Текстагы янәшә килгән тартыкларны табып, астына сызарга.

2. Иҗекләргә бүлергә: үләннәр, көньяктан.


2. Сабан туе.


Сабан туе – матур бәйрәм. Ул җәй көне була. Сабантуйда көрәшәләр, чүлмәк ваталар. Иң күңеллесе – ат чабышы. Һәркайда җыр яңгырый. Малайлар капчык сугышы ярата.

Сабан туе – халыкның яраткан бәйрәме. (26 сүз.)


Искәрмә: сызыклар искәртелә.


Бирем. Соңгы җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына сызарга.


3. Бакчада.


Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә. (36 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Соңгы җөмләдә тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.


4. Зөя елгасы.


Тәтеш – Идел буендагы шәһәр. Хафиз абый Зөядә туып-үскән, хәзер ул Тәтештә укый. Ул Идел буеннан Зөяне сагынып кайта.

Хафиз абыйның балалары Зөяне бик ярата. Җәй көне Рәдиф белән Ләйсән Зөя буена баралар. Алар елгада балык тоталар, су коеналар. (38 сүз.)


(Барлас Камал буенча.)


Бирем. Кеше исемнәрен, елга һәм шәһәр исемнәрен белдергән сүзләрнең астына сызарга.


5. Әбиләр йон эрли.


Көзге көн, җилле көн,

Тәрәзә дерелди.

Сәкедә утырган

Әбиләр йон эрли.


Әбиләр йон эрли,

Орчыкка җеп чорный.

Морҗага кергән дә

Тынгысыз җил җырлый.


Буранлы кыш кергәч

Башлана суыклар.

Суыкта кияләр

Бүрекләр, толыплар.


Әбиләр йон эрли

Бәйләргә оеклар.

Оекны көтәләр

Кечкенә оныклар. (43 сүз.)


(Мөнир Мазунов.)


Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга. Тамырдан гына торган сүзләр астына – бер, кушымчалар ялганган сүзләр астына ике сызык сызарга.


6. Җәй.


Ямьле җәй җитте. Кояш җир йөзен җылыта. Ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр елмаялар. Бал кортлары татлы ширбәт җыялар. Күбәләкләр очып йөри. Җиләкләр кызарып пеште. Балалар су коеналар. Алар урманда гөмбә җыялар. Каникуллар күңелле үтәр. (34 сүз.)


Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына сызарга.


7. Кызлар.


Җәмилә белән Энҗе җәй көне бакчада ял итәләр. Алар бакчада уйныйлар, елгада су коеналар. Җәмилә чәчәкләр үстерә. Энҗе су ташый. Җәмилә җиләкләргә су сибә. Эш беткәч, алар тәмле чәй эчәләр. (30 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Эшне белдергән сүзләрнең астына сызарга.


8. Кыш килә.


Көннәр кыскара башлады. Беренче кар яуды. Ләкин кар тиз юкка чыкты. Соры көннәр үтте. Яктылык кимеде. Төннәрен нык суытып җибәрде. Инешне боз каплады. Балалар тимераякта шуалар. Ноябрь узды. Тиздән кыш килер. (31 сүз.)


Бирем. Ия астына – бер, хәбәргә ике сызык сызарга.


Икенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.


  1. Җөмләләрне укыгыз һәм күчереп языгыз. Тиешле урында нокта куегыз. Һәр җөмләне баш хәрефтән башлагыз.


Җәй җитте балалар лагерьда ял итәләр алар су коеналар, уйныйлар яңа җырлар өйрәнәләр лагерьда ятү күңелле. (16 сүз.)


2. Хикәяне укыгыз һәм күчереп языгыз. Янәшә килгән тартыклар астына сызыгыз.


Урманның файдасы.


Урман кыйммәтле төзү материалы – бүрәнә, такта бирә. Бүрәнәдән, шахталарның җир асты корылмаларын ныгыту өчен, терәкләр ясыйлар.

Урманга бай җирләрдә агачны ягулык итеп тә файдаланалар.

Урман кешеләргә төрле ашамлык бирә. Анда күп төрле җәнлек яши. Урман үсемлекләреннән төрле дарулар ясыйлар. Ачыклык урынга караганда, куаклык һәм агачлыкларда дым яхшы саклана.


(«Салават күпере» журналыннан)


3. Җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамырга, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларга аерып языгыз.


1) Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә.2) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый.

3) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алганнар. 4) Мансур белән Илгизәр кошларга җимлек куйдылар. 5) Васил бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 6) Салават тавыкларны печәнлектән куып төшерде.


4. Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләр ясап языгыз.


Кыш, тәртип, ай, көз, төн, эш, су, ямь.


  1. Өзекне укыгыз.


Бүген көн әйбәт. Бөгәлчәннәр, кигәвеннәр дә орчымый. Кояш та артыгын кыздырмый.

Көтүлек янында гына бер әкәмәт елга бар. Барып җитмичә, елга икәнен белмисең. Теге як ярына өрәңгеләр, таллар, өянкеләр үскән. Аларның ботаклары тар елганың өстен каплап торган төсле. Ботаклар, яшел яфраклар җилдә тирбәлеп су коеналар. Елганың киңлеге сикереп чыгарлык кына булса да, суы алай сай түгел. Киңәеп, ярга уелып кергән урыннарда балыклар сикерешә. Сыерлар агач күләгәсенә ял итәргә яткач, без шунда балык каптырырга ияләнеп киттек. Кайбер көннәрдә уха да пешерәбез.

Хәмит абый шул уемнарда балык үстерергә кызыга. Карп маймычлары алып кайтып җибәрергә дә исәбе юк түгел.

Хәмит абый сыерга нинди үлән кирәген дә, балыкның нәрсә яратканын да белә. Һәр үләннең үзлеген хикәя сөйләгән төсле итеп сөйли.

(Гарәфи Хәсанов буенча)


Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне табыгыз да түбәндәгечә төркемләп языгыз.


Үрнәк:


Үсемлекләр:

Балыклар:

Хайваннар:

6. Өзекне укыгыз. Кош исемнәрен табыгыз.


Чыпчыклар, купшы чыпчыклар, карабүрекләр төрле орлыкларны теләп ашыйлар. Карабүрекләр һәм сызгырак чыпчыклар миләш, аю баланы, мүк җиләге җимешләрен яраталар. Чукыр кыш буена ылыслы агач орлыклары белән туклана.


(Гарәфи Хәсанов буенча)

Сүзлек: чукыр – клёст (русча)


Сез тагын нинди кошларны беләсез? Шуларның исемнәрен языгыз.


7. Үзеннең 5 сыйныфташынның исем-фамилиясен яз.


8. Укыгыз. Нәрсәләр? соравына җавап бирә торган сүзләрне табып. Күчереп языгыз.


Синеке – илнеке.


Бу таулар да синеке!

Елгалар да, талаларда,

Кышкы ап-ак бураннар да,

Җәйге алсу таңнар да …

Күргән, ишеткән, тойган

Һәммә нәрсә синеке!

Син үзең соң кемнеке?

Ә син – туган җирнеке.

Сөенечләр китерсәң дә,

Көенечләр китерсәң дә -

Барысы газиз Илнеке!


(Равил Фәйзуллин.)










































3 нче сыйныф.


Икенче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.


Авазлар һәм хәрефләр.


Калын сузыкларга – бер, нечкә сузыкларга ике сызык сызарга.


Контроль күчереп язу.


Беренче сентябрь.


Бүген зур бәйрәм!

Бераз тын калды

Иркен болыннар, кырлар, урманнар.

Шаулап, гөр килеп,

Җанлы ямь биреп,

Җиргә нур сибеп балкый урамнар.


Бүген куанып, чәчәкләр тотып,

Мәктәпләренә бара балалар.

Белем чишмәсе – мәктәп юлының

Кая илтәсен беләләр алар. (36 сүз.)


(Мөнир Мазунов.)


Аңлатмалы диктант.


Тартык аваз хәрефләре астына нокта куярга.


Безнең бакча.


Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер инеш бар. Балык күп анда. Эссе көннәрдә без шул инештә су керәбез.

Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә.Аларны утырткан малайлар һәм кызлар Инде укып чыкканнар.

Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Анны без утырттык, үзебез үстерәбез. Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз.)


(Г. Бакировтан.)


Хәтер диктантлары.


Борын авазы хәрефләренең асларына бер сызык сызарга.


Яңгыр исе, бал исе –

Аны миңа җил бирде.

Ипи, бәрәңге, алма –

Анны миңа җир бирде.


Кояш, ай, зәңгәр йолдыз –

Анны миңа күк бирде.

Авыл, болын, шәһәрләр –

Илем миңа күп бирде. (30 сүз.)


(Рәшит Бәшәр.)


Й хәрефе кергән сүзләрнең асларына сызарга.


Куянкай.


Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.


Ике колагы

Озынкай гына,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә. (20 сүз.)


(Нәкый Исәнбәт.)


Сүзлек диктанты.


Е хәрефе кергән сүзләрне бер баганага, ю хәрефе кергән сүзләрне – икенче баганага, я хәрефе кергән сүзләрне өченче баганага язарга.


Егерме, бәрәңге, дөрес, дүшәмбе, дөнья, көньяк, төньяк, чәршәмбе, юеш, юнь, якшәмбе, җиңел, җыелыш, яңгыр, төю, аю, ел, каеш, каен, кое, Аяз, Юныс, Нурия, оя, яшен, ефәк, таяк, куян, яран, итек, ялгыз, кояш, ябык, шаян. (34 сүз.)


Сайланма диктант.


Нечкәлек һә аеру билгесе кергән сүзләрне –бер баганага, калынлык һә аеру билгесе кергән сүзләрне – икенче баганага язарга. 1әр җөмлә уйлап язарга.


Васыять, вәгъдә, дөнья, июнь, кәгазь, сәгать, юньле, ямьле, яшь, Дөбъяз, ашъяулык, алъяпкыч, берьюлы, тәкъдим, кулъяулык, нәкъ, мәгънә, дикъкать, табигать.


Сүзлек диктант.


Янәшә килгән тартыкларның асларына сызарга.


Читтә, күккә, кайтты, кунакка, аккош, күңелле, килограмм, пассажир, көннәр, күлләр, үләннәр, касса, грамматика, үтте, имәннәр, каеннар, тиеннәр, көньякка, еллык, Саттар. Габбас, Габдулла, аккургаш, отты, пассив, якка, океаннар, җитте, киттеләр,баллы, гөлле, койрыкка, утта, атта, урманнар, үләннәр, таллар, биеккә. (38 сүз.)


Хәтер диктанты.


Янәшә тартыклар кергән сүзләрнең асларына бер сызык сызарга.


Бишек җыры. (өзек)


Кошлар кунган тирәккә,

Аларны җил тибрәтә.

Тышта җилләр искәндә,

Бәби йоклый мендәрдә.


Йоклый бала, төш күрә,

Көлә, күккә сикерә,

Имеш, анны әтисе

Үсти-үсти иттерә.


Контроль диктантлар.


Кыш килде.


Көз үтте. Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кими бара. Елгалар боз белән капланды. Кошларның күбесе җылы якка китте. Ә кайберләре бездә кышлый. Без кошларга җимлекләр ясадык. Көн саен кошларны ашаттык. Алар безгә рәхмәт әйтер. (36 сүз.)


Бирем. Янәшә тартыклар кергән сүзләрнең асларына сызарга һәм иҗекләргә аерып язарга.


Ябалак.


Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Бирем. Соңгы җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга.


Татарстан.


Без Татарстанда яшибез. Татарстан бик зур һәм бай. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Җәлил, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр бар.

Татарстанда зур елгалар ага. Татарстанны Идел, Кама, Агыйдел, Зәй, Ык, Мишә, Зөя, Нократ, Казансу елгалары бизи. Ул шулай ук яшел тугайларга, куе урманнарга, түгәрәк күлләргә бай.

Казан – Татарстанның башкаласы. Казанга бер мең яшь тулды. (56 сүз.)


Бирем. Ялгызлык исемнәрнең асларына сызарга.


Сүз.


Иҗади диктантлар.


1. Түбәндәге төркемнәргә 3 әр мисал языгыз.


Предмет исемнәре: йорт, …

Билге белдерә торган сүзләр: яшел, …

Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: йөгерә, …


2. Охшаш мәгънәле сүзләрне предметны белдергән сүзләргә бәйләп язарга.


Үрнәк: тәмам, татлы, кызыл алма.


Биек, …, … күк.

Инсафлы, …, … бала.

Өлгер, …, … малай.

Тырыш, …, …укучы.

Чиста, …, … һава.

Ач, …, … бүре.

Шаян, …, … кыз.


Искәртмәле диктант.


Җөмләләрне нинди? соравына җавап булган сүзләр өстәп тулыландырырга.


Тактага түбәндәге сүзләр язылган була.


Туган, тәмле, моңлы, таныш, матур- матур, туган.


Челтер-челтер чишмә ага …


Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән Кеше һәрвакыт … җирен искә төшерә. Кушучлап суын эчкән, бала чактан ук урнашкан … чишмәсен күз алдына китерә. Аны … җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта.

Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләренә … исемнәр биргәннәр. (51 сүз.)


(Касыйм Тәхау.)


Ишетмә диктант.


Капма-каршы мәгънәле сүзләрне табып язарга.


Өстәл биек, ә урындык (нинди?).

Күмер кара, ә шикәр (нинди?)

Суган ачы, ә алма (нинди?)

Көн якты, ә төн (нинди?)

Җәй көне көн җылы, ә кыш көне (нинди?)

Боз каты, ә кар (нинди?)

Диңгез зур, ә күл (нинди?) (38 сүз.)


Хәтер диктанты.


Омонимнарны табып, асларына сызарга, мәгънәләрен аңлатырга.


Фәридә бара суга,

Галәви кирпеч суга.

Миңлекәй печән чаба,

Сәлим авылга чаба.

Әхмәди утын яра.

Хөршидә бәйли яра. (18 сүз.)


(Әхмәт Исхак.)


Тамыр һәм кушымча.


Иҗади диктант.


Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап язарга һәм берәр җөмлә төзергә.


  1. Батыр (батырлык, батырларча, батыраю, батырлану).

  2. Эш (эшче, эшли, эшле, эшләү).

  3. Күз (күзлек, күзәтү, күзле, күзчән).

  4. Таш (ташчы, ташлык).

  5. Баш (башлык, башлы, башчы).

  6. Агач (агачлык, агачлы).

  7. Көтү (көтүче, көтүлек).

  8. Бас (баскыч, басма).

  9. Дус (дуслашу, дуслык).

  10. Як (якташ).

  11. Ач (ачлык, ачылу).

  12. Исән (исәнлек).

  13. Көрәш (көрәшче, көрәшү).

  14. Каен (каенлык).

  15. Бер (берәү, бердәмлек).

  16. Оч (очучы, очкыч).


Хәтер диктанты.


Сүзләрдәге калын кушымчаларның асларына – бер, нечкә кушымчаларга ике сызык сызарга.


Укырга һич иренмәс,

Начар юлларга кермәс;

Ялкау балалар кебек,

Үзен уенга бирмәс…


Шәфкать итәр кечегә,

Юл куяр зур кешегә;

Моның кебек Баланы

Яратмас Кеше нигә?! (25 сүз.)


(Мәҗит Гафури.)


Сайланма диатант.


Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалары булган сүзләрне сайлап, ике төркемгә аерып язарга.


Яшеллек яме.


Безнең бөтен тирә-ягыбызны яшеллек бизи. Гөрләп торган урманнарга, котырып үлән үскән болыннарга ни җитә!

Бик матур ул яшеллек дигән нәрсә! Кайда гына яшәсәк тә, тирә-юнебезне яшеллек белән бизәргә тырышабыз. Агачлар утыртабыз,чәчәкләр үстерәбез. Без яшеллекне матур булганга күрә генә хөрмәт итмибез. Ул җир йөзендәге барлык тереклекнең, кешкләрнең төп яшәү чыганагы. Яшел үсемлекләр җан ияләренә яшәү өчен кирәкбулган кояш нурларындагы энергиядән файдаланырга мөмкинлек бирә. (63 сүз.)


(Атилла Расих буенча.)


Контроль диктант.


Карлар ява.


Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча матур, ямьләнеп киткән. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Алар кардан ак аю, Кар бабай ясадылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлешәләр. (63 сүз.)


(Г. Бакир буенча.)


Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы.


Сүзлек диктант.


Кош-корт, бала-чага, хатын-кыз, иксез-чиксез, исәнлек-саулык, көн-төн, җиләк-җимеш, һәркайда, төнбоек, аккош, ташкүмер, җир-су, өс-баш, көнчыгыш, көнбатыш, төньяк, көньяк, өчпочмак, оекбаш, энә-җеп, каз-үрдәк, озынборын, чебен-черки, радиолампа, ара-тирә, ташбака, планетаара, билбау, кулъяулык, карабодай, башкала, карт-коры, аллы-гөлле. (33 сүз.)


Иҗади диктант.


1. Бирелгән сүзләрдән парлы сүләр уйлап язарга.


көн - … савыт - …

ата - … җиләк - …

хатын - … үрле - …

өс - … аш - …

исәнлек - … сирәк …

ала - … ипи - …

мал - … чыбык - …

хат - … аз - …


2. Кушма сүзләрне дөрес итеп тутырып язарга.


Һич, таш, кем, күмер, бодай,көн, кара, чыгыш, тугыз, баш, ун, кала, һәр, як, төн, вакыт.


3.Бирелгән сүзләр янына кушма сүзләр табып язарга.


Кояш бату ягы - … .

Борын яулыгы - … .

Баш шәһәр - … .

Таш кебек каты күмер - … .

Кояш чыгу ягы - … .


Контроль диктантлар.


Көнчыгыш көзе.


Көнчыгышта көзнең иң матур чагы. Агачларның кызгылт-сары яфраклары җилдә селкенә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Диңгез тын. Анда-санда яткан балыкчы көймәләре диңгез күкрәгендә әкрен генә тирбәләләр. Әрле-бирле очкан акчарлаклар балыкчыларны үзләре белән чакыралар.

Ара-тирә очлы башлы янар таулар күренеп китә. Зәңгәрсу пәрдәгә төренгән офыктагы бу сопкалар күренер-күренмәс кенә утыралар.

Дулкын-дулкын булып, берсе өстенә икенчесе үрмәләгнсопка итәӨкләре алтын-көмеш белән чигелгән сыман булып күренәләр. (61 сүз.)

(Идрис Туктар буенча.)


Урманның дусы.


Табигатьнең иң гүзәл почмагы – урманнар. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне үзенә тарта. Ләкин урманнарны сакларга кирәк. Урманның дусы агачларны сындырмый, яфракларны һәм чәчәкләрне өзми. Ул кош ояларың туздырмый. Кошлар урманнарны корткычлардан саклыйлар. Корткычлар агач кайрысын бозалар, яфракларны тишәләр.

Урман дусы урманда ут якмый, янгын чыгармый. (47 сүз.)


(«Сабантуй» газетасыннан)


Искәрмә: корткычлар, кайры сүзләре искәртелә.


Биремнәр.


  1. Парлы сүзләрне тулысынча язарга:


- яфрак, … -бөкре, сап - … , … - чага.


  1. 4 нче җөмләдәге сүзләрнең калын кушымчалары асларына сызарга.


  1. Эш тамырыннан ясалган сүзләр уйлап язарга.


Сүз төркемнәре.


Исем.


Грамматик биремле диктант.


1. Күплектә килгән исемнәрненең асларына сызарга.


Мин Масрада кышны үткәрдем. Кояш карап, көннәрнең күңелен йомшартып, аны җылытып, өстенә ябынган ак юрганнарын чылатып, гөрләвекләрен агыза башлады. Тау башлары ачылып, кар астыннан чыккан урыннар яшелләнә, ташулар ага, чит җирләрдән килгән сыерчыклар сайрый, күгәрченнәр гөрли, кыш буена боегып яткан чыпчыклар да чүкелдәшә башладылар. (47 сүз.)


(Галиәскар Камал. Масра авылында яз башы.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


2. Урман сүзенә сораулар куеп, күчереп язарга.


Кыш көне урманда.


Без кыш көне урманга бардык. Урман ак карга төренгән. Урманда һава саф. Каеннар, наратлар ап-ак карга чумганнар. Кыш көне урманның үзенә бертөрле яме бар. Урманнан һич кайтасы килми. Без кышкы урманны бик яратабыз. (34 сүз.)



Контроль диктант.


Кар яуган.


Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.

Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит. (53 сүз.)


(Мәгариф.2000 ел, 11 номер.)


Биремнәр. 1. Сүзләрне килешләр белән төрләндереп язарга.


1 вариант 2 вариант


тәрәзә урман


2. Икенче җөмләдә баш кисәкләрне табып астына сызарга.


Кычытканның файдасы.


Кычытканда витамин бик күп. Кешеләр кычытканнан шулпа пешерәләр. Кычытканны, кар эремәсен өчен, кар өстенә җәяләр. Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырканы күбрәк сала.

Кычытканны чапкач, без анны учмаларга бәйләдек. Ул учмаларны ферманың чормасына киптерергә элдек. Алар анда җилләп киптеләр. Кипкән кычытканны кыш көне хайваннарга ашаттык.

Кычыткан ул шундый файдалы үсемлек. (50 сүз.)


(Атилла Расих буенча.)


Бирем. Кычыткан сүзенең килешләрен билгеләргә.


Сыйфат.


Сүзлек диктант.


Иксез-чиксез, ирекле-ирексез, аклы-каралы, аксыл-сары, саргылт-көрән, үзсүзле, күзачкысыз, мәгънәле, мәхәббәтле, намуслы, тиңдәшсез, ак, кара, яшел, сары, зур, кечкенә, түгәрәк, серле, моңсу, ямьле, көчле, яңгырлы, тозлы, татлы.


Күрмә диктант.


Бирем. Исемнәрне үзләре бәйләнгән сыйфатлар белән күчереп язырга.


Сандугач.


Ямьле язны котлап,

Зур бакчада

Ак чәчәкләр аткан алмагач.

Алмагачның нечкә ботагында

Кагына-кагына сайрый сандугач.


Нәфис тавышы белән тойгыларның

Иң нәзек кылларын чиртә ул,-

Бәйрәм кебек якты яз иртәсен

Чиксез сөеп тәбрик итә ул.


Чут-чут итеп,

Баскан ботак очын

Тибрәп-тибрәп алган чагында

Таң калдыргыч матур тавышлары

Күңеллерәк яңгырый тагын да.


Үзе кебек дәртле тойгыларның

Иң нәзек кылларын чиртә ул,-

Бәйрәм кебек якты яз иртәсен

Сөеп шулай тәбрик итә ул. (67 сүз.)


(Әнәс Кари.)


Стилистик биремле диктант.


1. Сыйфатларга антонимнар табып, җөмләләр төзеп язарга.


Тирән (сай), куркак (батыр, кыю), зур (кечкенә), туры (кәкре), шат (күңелсез), ямьсез (матур), усал (юаш).


2. Бирелгән сыйфатларны синонимнары белән алмаштырып язарга.


Төз, зирәк, саф, тынгысыз, атаклы, гүзәл, нәфис, зур.


Файдалану өчен сыйфатлар:


күренекле, ямьле, керсез, туры, зиһенле, олы, матур, тиктормас,олы.


3. Түбәндәге исемнәргә сыйфатлар табып яз.


Суган, кәбестә, карбыз, шалкан, бәрәңге, кишер, кыяр, помидор;


Кыш, җәй, көз, яз;


Җил, яңгыр, буран, кояш, болыт.


4. Сыйфатлар өстәп, текстны яз.


яз килде. Җир өсте … үлән белән түшәлде. … , … , … , күбәләкләр уйнаклап очалар. … сыерчыклар, … сандугачлар, … кәккүкләр сайрашалар.


(Әмирхан Еники буенча.)


Контроль диктантлар.


1. Мин яр буйлап ак сарафанлы кыз баланың чабып килүен күрәм. Аның сап-сары чәчләре җилкәсенә таралып төшкән. Кызның күзләре зур, соры.

Зәп-зәңгәр диңгез киңлекләре буйлап ике бала китеп бара. Мин шул кояшлы ярга карыйм. Алар өстеннән ачык диңгезгә акчарлаклар оча. Көчле канатлары кошларны еракка-еракка, ә, бәлкем, чит ярга алып китәр. Шундый тату, бәхетле балаларның шатлыклы көлүләрен кошлар шунда җиткерә алса иде. (60 сүз.)


(Р. Имаметдинова беунча.)


2. Бакчачы бабай Чулпанга түм-түгәрәк, кып-кызыл бер алма бирде. Ул алма шулкадәр зур, шулкадәр матур, шулкадәр тәмле һәм шулкадәр хуш исле идее.

Кыз моңсу күзләре белән озак итеп алмага карап торды. Ләкин ул кызыл алманы ашарга ашыкмады. Чулпан кулындагы алманы иң якын иптәшләре белән бүлешеп ашады. Алар алманың вак төшләрен мәтәп бакчасына якынырак бер җиргә утырттылар.

Күп тә үтмәс, ул орлыклардан тагын да тәмлерәк алмалар үсәр. (66 сүз.)


(Идрис Туктар буенча.)


Сыйфат дәрәҗәләре.


Аңлатмалы диктант.


1. Бу урманда юан һәм озын агачлар бик күп. 2. Ясалма җылылык безнең авыл хуҗалыгына күбрәк файда китерәчәк. 3. Бу аланда ап-ак чәчәкләр, кып-кызыл җир җиләкләре бизәп тора. 4. Хлорофилл бөртекләре яшел төстә була, шуңа күрә яфраклар ямь-яшел булып күренәләр. 5. Кайдандыр җил чыгып. Аксыл болытларны куып алып китте. 6. Төньяктан салкынча җил исте. 7. Урман артыннан күгелҗем кара болыт күтәрелде.


Сан.


Аңлатмалы диктант.


1. Туган телебез – татар теле.


Татар теле … Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньдагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! (56 сүз.)


Саннарның сүз белән дөрес язылышын аңлатырга.


2. Грамматик биремле диктант.


Саннарны сүз белән язарга.


Сугышчан дуслар 1945 нче елның 3 нче ноябрендә соңгы мәртәбә партия җыелышына өчәүләп килделәр.

Менә шунда алар ел саен икешәр мәртәбә - 2 нче майда һәм 3 нче ноябрьда очрашырга сүз куештылар.

Шуңа күрә алар һәр елны Мәскәнең Зур театры алдында көндезге сәгать 12 дә очрашалар. Аларның берсе – курку белмәс татар кызы Мәгүбә Сыртланова. (48 сүз.)


(Ләбибә Ихсанова буенча.)


Фигыль.


Ирекле диктант.


Ана йөрәге.


Сәлимә әби белән Зөфәр мәктәп бакчасына керделәр. Аларны бирегә Белоруссиянең Яңа авыл укучылары чакырган иде. Бакчада чәчәкләр арасына һәйкәл куелган. Монда Сәлимә әбинең геройларча һәлак булган улы Газиз күмелгән. Сәлимә әбинең йөрәге «жуу» итте. Ул кинәт туктап калды һәм күкрәген тотты. Аның аяк буыннары хәлсезләнде. Аларны зурлап каршы алган мәктәп директоры әбинең хәлен бик тиз аңлады. Ул аңа утырырга урын күрсәтте. Шул арада Зөфәр дә бакча мәйданындагы мәгърур һәйкәлне күреп алды һәм шунда ашыкты.

Бер белорус укучысы китергән чишмә суын эчкәч кенә, Сәлимә әбигә хәл кереп китте. Ул акрын гына башын югары күтәрде һәм улы Газиз янына атлады. (97 сүз.)


(Абдулла Әхмәт буенча.)


Искәртмәле диктант.


1. Фигыльләрне берлек һәм күплек саннарда куеп язарга.


Авылда яз.


Менә кыш та үтеп китте. Салкын көннәр, ачы бураннар күптән бетте инде. Кояш ешрак карый. Көннәр җылыта. Яңгырлар ява башлады. Күмәк хуҗалык эшчәннәре язгы эшләрне башлап җибәрделәр. Алар мул уңыш алу өчен көрәшә.

Ә мәктәп укучылары тырышып укыйлар. Дәресләр беткәч тә тырышып эшли алар: йорт тирәләрен җыештыралар, сыерчык оялары ясыйлар, яңа җырлар өйрәнәләр. Мәрьям белән Әгъләм кебек оста биючеләр дә бар. (61 сүз.)


Искәрмә. Мәрьям, Әгъләм сүзләрен тактага язып куярга.


2. Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләгез.


Көзге күл.


Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә;кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. (52 чүз.)


(Мәҗит Гафуридан.)


Сайланма диктант.


1. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап булган фигыльләрне генә сайлап язарга.


Кырда тиздән тракторлар гөрелдәр. Артларыннан бик җитди төс белән кара каргалар калмый йөрерләр. Анда май коңгызлары кортын чүпләрләр.

Нинди бердәм үзләре! Хәттә ояларын да бер тирәгәрәк ясыйлар. Оялары без яши торган җирләрдә була. Бакча һәм урам агачларында. Безнең дус күргәнлекне беләләр.

Бу шатлыкка тагын бер куаныч өстәлде. Кара каргалар белән бер үк тирәдә күңелле сабан тургайлары күренде. Алар туган якларын сагынып кайтканнар. Язның күген, киң кырын сагынганнар. (67 сүз.)


(Гарәфи Хәсановтан.)


2 .Фигыльләрне генә сайлап, аларны күплек санда куеп, парлап язярга.


Менә бер заман көртлекләр генә түгел, тукраннар да язны тойды: томшыклары белән барабан кагарга тотынды. Урман түреннән бүтән тукраннар җавап бирә торды.

Яз-матурны агачлар да сизде. Күләгә яктан шактый тар, кояшлы яктан шактый киң булып, урман тирәләре ачылды. Чөнки язгы кояш, яктыртып кына калмыйча, җылытып та куйды. Җылы нурлар, һәр агач кәүсәсеннән чагылып, төп тирәләрен эретте. Киң бүрәнкәләр ясалды. Былтыргы үләннәр күренде.

Кызыл таллар бөреләрен ачты. Зур соры бөреләр, үз өсләреннән кысан кабыкларын ташлап, иркенәеп, йонлачланып калды. (76 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан)


Үткән заман хикәя фигыль.


1. Шигырьне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне үткән заманга әйләндереп, шигырьне үзгәртеп, күчереп яз.


Минем бакчам.


Ишек алды түрендә

Нәни бакча үстерәм;

Иртә торгач, шатланып,

Шул бакчага йөгерәм.


Берсеннән-берсе матур

Чәчәк ата гөлләрем,

Алар белән күңелле

Үтә минем көннәрем.


Гөлләрем дә гөлләрем!

Ямь-яшел түтәлләрем.

Җәйнең ямьле көннәрен

Әрәмгә үткәрдем. (35 сүз.)


(Әминә Бикчәнтәева.)


2. Эләгәсе эләккән.


Вак-вак яңгырлар сибәм –

Әйтерсең лә иләктән.

Йөгерешеп кайтабыз без

Дүрт – биш алай җиләктән.


Салкын тамчылар тәгәрәп

Керәләр дә муеннан,

Җып-җылы булып җылынып

Тәгәриләр куеннан.


Өстебездә коры бер җеп

Бөртеге дә калмады,

Күлмәк-ыштан сыгып-сыгып,

Сыгып-сыгып алмалы.


Инде нигә коймый шунда

Иләк түгел, чиләктән –

Ашыкмыйча атлыйбыз без:

Эләгәсе эләккән. (50 сүз.)


(Шәүкәт Галлиев буенча.)


1) Шигырьне укы.


2) Фигыльләрне сайлап яз, аларның заман һәм санын билгелә.


Боерык фигыль.


1. Укы.


Күмәч пешерүчеләр җыры.


Күмәчнең йөзе килсә,

Бөркелеп хуш исе килсә,

Нечкәрә күңелебез:

Сөенәбез, көләбез –

Бик сабый күңелле без.

Күмәч пешерүчеләр без!


Пешерәбез йөземлесен,

Мәклесен һәм мәксезен,

Түгәрәген, сырлысын …

Табыныгыз мул булсын!


Әйдә, кайчак он кунсын,

Кулларда камыр булсын!

Тик эшебез уңганнарның

Хезмәте чаклы булсын,

Күзләрдә чаткы булсын,

Йөзебез якты булсын!


Эшебез, ай-яй, тыгын,

Сөйләшмибез артыгын,

Кабарт, из, бас тизрәк!

Әвәлә, сал тизрәк!

Күмәч кирәк! Күмәч кирәк!


(Равил Файзуллин.)


2. Боерык фигыльләрне тап, аларны берлектә һәм күплектә яз.


Киләчәк заман хикәя фигыль.


Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең санын, затын, барлык-юклык формасын билгеләргә.


  1. Карап торып тук булмассың.

  2. Эш сөйсәң, ил сөяр.

  3. Эше ачы булса, ашы тәмле булыр.

  4. Эшкә мавыккан кешенең эче пошмас.

  5. Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

  6. Эшләп ашасаң,тәмле булыр.

  7. Эшләгән ашар, эшләмәгән башын кашыр.

  8. Ялкаулык ачтан үтерер, тырышлык бәхет китерер.

  9. Эшле килер – эш арттырыр,

Эшсез килер – калдырыр.

10. Киеменә карап каршы алырлар, акылына карап озатырлар.

11. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

12. Кунак кыстамый булмас, хуҗа кыстамый булмас.

13.Яхшыга ияр, яманны тибәр.

14. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.


Ирекле диктант.


Фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләргә әйләндереп язарга.


  1. Бала (йоклый, уйный, сикерә).

  2. Укучы (яза, укый, саный, эшли).

  3. Кош (оча, чүпли, сикерә, утыра).

  4. Машина (туктый, бара, кычкырта).

  5. Үрдәк (йөзә, чума, ашый, оча).


Контроль диктантлар.


Кыр казы.


Беркөнне мин Аккүлгә киттем. Тын гына яткан көзге кебек күл өстенә, кояш нуры төшү сәбәпле, ялтырап торган юл салынган. Күлнең бер як читендәрәк кыр казлары әрле-бирле йөриләр.

Камышларны ике якка аерып, суга кердем. Анда, сыңар канаты белән талпынып, бер кыр казы очарга маташа, ләкин булдыра алмый, туктый. Мин анны җиңел генә тотып алдым да өйгә алып кайттым. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга яптым. Табакка су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына куйдым. (76 сүз.)


(Мәҗит Гафури буенча.)


.Биремнәр.


  1. Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз.


1 вариант 2 вариант


шатлана - … борчыла - …

туңа - … кычкыра - …


  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгелә.


Күктә алсу кояш көлә.


  1. Бирелгән фигыльләрне боерык фигыль формасында язарга.


1 вариант 2 вариант


йөзә, чаба, тоя куя, яза, чигә


Һәйкәл янында.


Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.

Без, башларыбызны иеп, бераз тын тордык. Обелиск янына бик күп чәчәк бәйләмнәре куйдык. (53 сүз.)


(Мәдинә Маликовадан.)


Биремнәр.


  1. Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.


Кояш алтын нурларын җиргә сибә.


  1. Текстагы фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.


3. 1 вариант 2 вариант

Боерык фигыльгә Киләчәк заман хикәя фигыльгә

2 мисал язарга. 2 мисал язарга.


Кисәкчәләр.


Контроль күчереп язу.


Ләлә.


Безнең Ләлә матур кыз,

Бик оста ул телгә (дә).

Бер гадәте бар ләкин

Ошамыйдыр кемгә (дә).


Өй (дә) көн-төн мактана:

Мин зур инде, үстем, ди.

Зур гына (да) түгел мин

Җитми миңа һичкем, ди.


Дөрес, Ләлә зур кыз ул,

Үсә күзгә күренеп,

Булган инде чәче (дә)

Тасма куеп үрерлек.


Ләкин юлга чыктымы,

Авыз-борын салына.

Бик арыган, имеш, ул,

Күтәреп бар аз гына.


Яз җиткәч (тә) сәбәп бар,

Көз җиткәч (тә) җавап бар:

Язын – җепшек, көз – пычрак,

Бата, имеш, аяклар …


Бик кечкенә түгел бит,

Инде үскән Ләлә ул.

Картайганчы күтәртеп

Йөртер микән әллә ул?! (77 сүз.)

(Зыя мансур.)


Һаҗирә апа.


Ә менә минем апа

Конфет – прәнник сата.

Ул эшләгән кибет (тә)

Бар ак күмәч (тә), сөт (тә).

Әйбер ала күп кеше –

Олысы һәм кечесе.

Һәммәсе мактап китә,

Апамны хөрмәт итә. (27 сүз.)


(МөхәммәтСадри.)


Урын-вакыт килеше кушымчалары астына – бер, кисәкчәләргә ике сызык сызарга. Да-дә, та-тә ләрне җәядән чыгарып, аерым яки сүзгә кушып язарга.


Искәртмәле диктант.


Урманнарны саклагыз!


(Кисәкчәләрнең астына сыз.)


Кешеләргә иген үстерүдә булышкан өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган полосаларның да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз! (76 сүз.)


(Натуралист язмаларыннан.)


Контроль диктант.


Безнең песи.


Кайбер гадәтсез песиләр гел эзләнеп кенә йөриләр. Алар ачык калган ашамлыкны чәлдерергә генә торалар. Кеше күрмәгәндә, ашка да борын тыгарга өлгерәләр.

Безнең Мияубикә бер әйбергә дә тими. Ул Кеше ашаганны да карап тормый. Ашыйсы килгәч тә, савыты янына килә. Мияубикә үзенә ашарга салганны сабыр гына көтеп утыра. Ашап туйгач та, битен юа башлый. (50 сүз.)


(Сафа Сабиров буенча.)


Бирем.


Кисәкчәләрнең астына сызарга.


Сүзтезмә.


Аңлатмалы диктант.


Безнең Муса.


Муса спорт ярата иде. Һәр көн иртән гимнастика ясый. Ял көннәрендә көймәдә йөри. Аның янына бик күп дуслары килә. Мусса аларга үзенең шигырьләрен укый, алар хор белән бик матур җырлар җырлыйлар.

Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.

Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак. (60 сүз.)


(Шагырьнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова истәлекләреннән.)


Ирекле диктант.


  1. Сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмәләрне табып күчереп языгыз.

  2. 4 нче җөмләдә җөмлә кисәкләренең астына сызарга.


Иртә белән көн матур һәм кояшлы иде. Кинәт кара болыт күтәрелде. Йомшак кына җил исеп куйды. Көчле яңгыр коя башлады.

Яңгыр үтеп тә китте. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндереп җибәрде. (36 сүз.)


(Гомәр Бәширов буенча.)


Җөмлә.


Хикәя җөмлә.


Иҗади диктант.


Бирем.


Хикәяне дәвам итәргә.


Минем ике кояшым бар. Беренчесе – дөньяга җылылык, яктылык бирүче күктәге кояш. Икенчесе - өйдәге әнием. Әнием минем - өйдәге сөйкемле кояшым. …


Хәтер диктанты.


1. Бу шигырьдә ничә хикәя җөмлә бар? Шуны цифрлар белән җөмлә өстенә билгеләргә.


Хыял.


Балта – чүкеч алган кулга –

Зур кораб ясый Вәзир.

Мачтасын инде утырткан.

Җилкәнен элә хәзер.


Сәфәргә китер үзе дә,

Сәяхәт сөя җаны.

Күңеле – ярсу гөрләвек,

Хыялы – диңгез аның. (27 сүз.)


(Ркаил Зәйдуллин.)


2. Хикәя җөмләләрне табып, цифрлар белән билгеләргә.


Чыршы.


Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.


Уенчыклар белән аны

Бизәдем төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдым

Балкысын өчен өстә. (26 сүз.)


Күрмә диктантлар.


  1. Ямьле җәй.


Ямьле җәй килеп җитте. Җирне яшел үлән каплады. Кая карама, шунда чәчәк.

Табигать нинди иркен сулый! Язгы беренче яшенле яңгырлар явып үтте.

Май коңгызлары да күренә башлады. Бу матур бөҗәкләр –урман һәм бакча дошманы. Яңа ачылган назлы яфракларны кимереп, агачларны эштән чыгара.

Безгә канатлы дуслар ярдәм итә. Коңгызларны сыерчыклар ашый. (52 сүз.)

(Натуралист язмаларыннан)


Бирем.


Кирәкле урынга тыныш билгеләрен куеп, дөрес итеп күчереп язарга. Соңгы җөмләдә ия белән хәбәрне табарга һәм астына сызарга.


  1. Абдулла Алиш.


Абдулла Алиш балаларны бик яраткан Язу эшенә ул бик яшьләй керешкән Китапларында да ул балалар турында язган

Алиш бик оста әкиятче дә булган

Ул туган илен бик ярата, чын патриот була Сугышта Абдулла Алиш бик каты яраланып, дошман кулына төшә Ләкин баш ияргә уйламый

Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була Шулай яшь килеш үк безнең күңелләрдә саклана (57 сүз.)


(Габдрахман Әпсәләмовтан.)


Бирем.


Хикәя җөмләләрне аерырга, тыныш билгеләрен куеп язарга. Бишенче җөмләдә сүз төркемләрен билгеләргә.


Контроль күчереп язу.


Тыныш билгеләрен куеп язарга.


Курайлы елгада кыш.


Курайлы елга буена кыш кинәт килми. Башта берничә көн кар ява. Ләкин бу кар шунда ук эри. Аннан соң көннәр аяза. Зәп-зәңгәр күк йөзендә атналар буе бияләй кадәр генә дә болыт күренми. Кинәт һава салкыная, җир туңып кала. Ике яки өч көннән һава яңадан җылына. Җир өсте җеби. Кыш белән көз арасында көрәш бара.

Беркөнне дөнья кинәт үзгәрә. Иртән тәрәзә пыялаларына билгесез рәссам ак чәчәкле рәсем ясый. (68 сүз.)


(Г. Галивтан.)


Бирем.


Тыныш билгеләрен куеп язарга.


Сорау җөмлә.


Сайланма диктантлар.


Сорау җөмләләрне генә сайлап язарга.


1.Җиләк җыю.


(Уен).


Дуслар, кая брасыз?

Кара урманга барабыз.

Кара урманда ни эшлисез?

Кура җиләк җыябыз.

Җиләк белән ни эшлисез?

Җиләктән как коябыз.

Аю килсә, ни эшлисез?

Урман буйлап качарбыз.


2. Куян.


Абый урманга барды. Ул урманнан куян тотыпт кайтты. Безнең дә кроликларыбыз бар. Куянны кроликлар янына куйсак, нишләр икән? Без куянны кроликлар янына яптык та читтән генә күзәтә башладык. Дуслашып китәләрме, юкмы? Юк шул, дуслаша алмадылар. Нинди кызганыч, бичара! Бер почмакта тик тора. Без анны кырга алып чыктык та урманга таба җибәрдек. Куян бар көченә чабып китте. (56 сүз.)


(Нигъмәт Исхаков буенча.)


Иҗади диктант.


Тексттагы һәр хикәя җөмләне сорау җөмләгә әйләндереп язарга һәм тыныш билгеләрен куярга.


Җиләк җыйганда.


Без урманга бардык. Урманда җиләкләр пешкән. Аларны күргәч үк, авыздан сулар килә. Мин җиләк җыя башлагач ук ашарга тотындым. Тәзкирә дә какалый. Әбинең җиләк капканы бер дә күренми. Ул җыя да җыя. Мин аларның савытлары җиләк белән тулуын күрдем. Шуннан соң мин дә ашаудан туктадым. Башны да күтәрмичә, савытка гына җыя башладым. (52 сүз.)


(Гариф Гобәй буенча.)


Өндәү җөмлә.


Хәтер диктанты.


Өндәү җөмләләрнең асларына сызарга.


Роберт Миңнуллин.


Күркә.


Малайларны

һәм кызларны

Әй, йөгертә

Усал күркә -

Урам буйлап

Куып йөртә,

Өйләренә

Куып кертә!

Аннан хәтта

Акбай өркә

Курыкмасаң,

Син дә үртә!

Күрсәтер ул

Сиңа күркә! (26 сүз.)


Сайланма диктант.


  1. Өндәү җөмләләрне генә сайлап язарга.


Батыркай.


Безнең тәрәзә арасына бер кош оя ясаган. Кай арада күкәй салырга өлгергән! Кош күкәйләрен җылытырга утырды. Тиздән бала чыгарыр. Ул ашарга да чыкмый. Ничек түзә! Бала ул шулай бик кадерле була шул! Кош дүрт бала чыгарды. Ул аларны тәрбияләп үстерде. Кошлар, туган ояларын карарга , берничә тапкыр очып килделәр. Мин аңа Батыркай дип исем бирдем. (54 сүз.)


(Гасим Лотфи буенча.)


  1. Җөмләләрне түбәндәге тәртиптә сайлап язарга.


Хикәя җөмләләр:

Сорау җөмләләр:

Өндәү җөмләләр:


Әни.


Менә син иртән йокыдан уяндың. Бүлмә коя шнуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа рәхәт – рәхәт!

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Ананың йөзе елмая. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китә. Аның күңеле татлы хисләр белән тула.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә - ничә кабат әйтә икән? Әни дип әйттеңме, син көчле дә, син бәхетле дә буласың.( 76 сүз.)


(Нәби Дәүлидән.)


Җөмлә кисәкләре.


Ия белән хәбәр. Иярчен кисәкләр.


Контроль күчереп язу.


Ия белән хәбәрнең асларына сызарга.



Чебиләр сөенделәр.


Ишегалдында иртән

Сап-сары күлмәк кигән

Нәни генә бер чеби

Аптырап елап йөри.


Корт эзләп бара-бара

Ераккарак киткән ул.

Иптәшләрен югалткан

Һәм адашкан икән ул.


Бик җәлләдем мин аны,

Аннан тотып сак кына

Илтеп куйдым чебине

Башкалары янына.


Иптәшләре табылгач,

Бар да бик сөенделәр.

Һәм чебиләр телендә:

«Рәхмәт, сиңа!» - диделәр. (50 сүз.)


(Ямаш Игәнәй буенча.)


Искәртмәле диктант.


Иярчен кисәкләрнең асларына сызарга.


Белем. Тырышып уку. Вакытның кадерен белү турында мәкальләр, әйтемнәр.


  1. Белем беләккә көч бирә.

  2. Белем бәхетле итә.

  3. Белемнәң зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.

  4. Өйрәнүдә гарьлек юк.

  5. Вакытлы эш вакытында яхшы.

  6. Вакыт акча түгел, югалтсаң, таба алмассың.

  7. Уку кешене күзле итә.

  8. Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.

  9. Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.

  10. Иртә чыккан юл алыр.


Аңлатмалы диктантлар.


1. Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сызарга. Сүз төркемнәрен билгеләргә.

Төнге учак.


Безнең лагерь Кама буена урнашкан. Кама тын гына ага, елгада утлар җемелди. Пароходлар уза. Зәңгәр күктә тулган ай йөзә.

Яр буенда учак Яна. Ялкын биеккә-биеккә үрмәли. Учак янына балалар җыелганнар. Балалар янына Кама буендагы төзелештән кунаклар килде. Эшчеләр яңа шәһәрне һә автозаводны ничек төзүләре турында сөйләделәр. Аннан соң төзүчеләр укучылар белән уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Төнге учак укучыларга бик ошады. (59 сүз.)


(Барлас Камал буенча.)


2. Хәбәрләрнең асларына сызарга. Хәбәрнең кайсы сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.


Җәй көне авылда.


Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә. (60 сүз.)


(Г. Галиевтән.)


Искәртмәле диктант.


Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләргә.


Яшенле яңгыр.


Без күрше малайлар белән урманга барырга җыендык. Кичтән үк хәзерләнеп куйдык.

Иртән торып чәй эчкәч, безнең йорт янына җыелдык. Кояшлы матур көн иде. Без юлга чыктык. Күп тә үтмәде урманга барып җиттек. Камиль юлны белми иде, адашып йөрдек. Ләкин, озак та үтмәде без таныш аланга килеп чыктык. Шул арада кара болыт килеп чыкты һәм коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри. Без малайлар белән кире кайтырга уйлаштык.

Озак та үтмәде, яңгыр туктады. Ялт итеп кояш чыкты. Урман өстендә салават күпере күренде. (82 сүз.)

Ирекле диктант.


Игеннәр.


Карлар эреде. Тамчылар тамды. Язгы сулар акты. Күкне яңгыр болыты каплады. Яңгырлар яуды. Тамчылар җирнең битен юдылар.

Җир кипте. Колхозчылар язгы чәчүгә чыктылар. Кырда машина тавышлары гөрләп торды.

Җирне кояш җылыта. Ашлыклар тишелде. Җылы яңгырлар явып узды. Өлгер тамчылар яшь ашлыкларны су белән туендырды. Кояш белән яңгыр ашлыкларга тизрәк үсәргә булыштылар. Көзен колхозчылар мул уңыш алыр. (56 сүз.)


Бирем.


Фигыльләрнең замннарын күрсәтергә.



Контроль диктант.

.

Бирем. Өченче җөмләд Ия белән хәбәрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.


Яңа шәһәр.


Кояш шактый түбәнәйде. Кичке кояшның алсу нурлары Түбән Кама йортларына төшә. Йортлар нур эчендә балкый. Урамдагы, бакчалардагы агачлар яшеллеккә төренгән. Гөлләр чәчәккә күмелгән. Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Топольләр мамык очыра. Кичке җил шул мамыклар белән шаяра. Шәһәр матур итеп бизәлгән.

Менә яңа шәһәрдә кичке утлар кабынды. Әйтерсең, чәчәк бәйләме өстенә энҗеләр сибелде. Төрле төстәге утлар шәһәрне тагын да матурлады. (59 сүз.)


(Абдулла Сәләхетдинов буенча.)


Өченче сыйныфта үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар.


  1. Бирем.


Парлы сүзләр астына сызарга.


Иртән җил басылды. Кояш чыкты. Басу-кырлардан җылы пар күтәрелде. Җир әкренләп кибә башлады. Шушы иртәдә Иртыш елгасындагы кечкенә генә бер пристаньга бер катлы ап-ак пароход килеп туктады. Эреле-ваклы төенчекләр, төрле-төрле чемоданнар күтәргән ирләр һәм хатын-кызлар шактый текә салынган сыгылмалы басмадан чыга башладылар.

Пароход озак тормады, сузып-сузып кычкыртты да тәгәрмәчләрен соргылт суга шапылдатып бәрә-бәрә китеп барды. (56 сүз.)


(Газиз Мөхәммәтшин буенча.)


  1. Бирем.


Ялгызлык исемнәрнең астына сызарга.


Абдулла Алиш.


Кем соң ул Алиш?

Абдулла Алиш герой-шагырь. Ул Муса Җәлилнең якын дусты булган. Муса «Дуска» дигән шигырен Алишка багышлап язган.

Абдулла Алиш балалар язучысы. Ул балаларны бик ярата, сугышта бик батыр солдат була. Алар Муса белән фашист лагеренда очрашалар. Анда да Ватаныбызга тугрылыклы булып калалар. Бик каты газапласалар да, дошманнан шәфкать сорамыйлар, батырларча һәлак булалар.(68 сүз.)


(Г. Әпсәләмовтан.)


  1. Бирем.


Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәре белән күчереп язарга.


Татарстан бик уңайлы урынга урнашкан. Безнең җирдән зур елгалар – Идел һәм Кама агып үтә. Елгаларның үзәннәрендә юмарт көтүлекләр, печәнле болыннар җәелеп ята. Эреле-ваклы елгаларның, көмеш сулы чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Безнең республикада ылыслы урманнар да, яфраклы урманнар да байтак. Урманлы җирләр дымлы һәм уңдырышлы туфракка бай була. (44 сүз.)


(Фирдәүс Гариповадан.)


Туристлар.


Казанның елга портына теплоходлар туристларны алып килә. Алар кемнәр? Кайдан киләләр? Туристлар илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунаклар алар.

Менә туристлар Казан урамнары буйлап йөриләр. Алар шәһәр һәм андагы истәлекле урыннарны карыйлар. Хезмәт ияләренең эш, ял итү, яшәү шартлары белән танышалар.

Туристлар шәһәр тирәсендәге яшел урман эчләренә урнашкан балалар лагерьларына баралар. Чит ил туристлары лагерьдагы һәр баланың җырлый, бии, матур итеп шигырь сөйли белүенә сокландылар. (67 сүз.)


(Гариф Ахунов һәм Марсель Зарипов буенча.)


Өченче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.


1. Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз.


Без ял и…тек матур лаг…р…ларда.

Су ко…ндык урман күлендә.

Күбәләкләр кудык б…лы…нарда.

Башак җыйдык к…лхоз җирендә.


Тик мәктәпне …зелеп сагындык без,

Мәктәп безнең с…йгән анабыз.

Шунда инде к…рәшчеләр булып

Чыныгу өчен белем алабыз.


(С. Урайский.)


Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куегыз.


2. Түбәндәге исенәрне күплектә килешләр белән төрләндереп языгыз.


Төн, инеш, алма, китап.


Аларны юнәлеш килешенә куеп, 3 җөмлә языгыз.


3. Түбәндәге исемнәрне чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләренә куеп, 4 җөмлә языгыз.


Кыш, елга, урам, мәктәп.


4. Укыгыз һәм күчереп языгыз.


Шакмаклы, биек, матур тартма.

Иркен, якты, зур бүлмә.

Тырыш, акыллы, инсафлы укучы.

Кызыл, түгәрәк, сусыл, тәмле алма.

Ягымлы, сабыр, сөйкемле, сөекле әнием.


Нинди? соравына җавап була торган сүзләрнең асларына сызыгыз.


5. Җөмләләрне тутырып языгыз.


Куян куркак, ә бүре … .

Диңгез тирән, ә елга … .

Бал татлы, ә суган … .

Куак тәбәнәк, ә агач … .

Кар ак, ә күмер … .


Белешмә өчен сүзләр: сай, усал, кара, ачы, биек.


6. Җөмләләрне тутырып языгыз.


Күл … һәм … .

Тау … һәм … .

Алан … һәм … .

Көн … һәм … .


Белешмә өчен сүзләр: зур, тирән, аяз, түгәрәк, биек, киң, чәчәкле,кояшлы.


7. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз..


кыш, җитте, салкын, карлы, һәм; тапмый, кошлар, азык; куйдык, җимлекләр, без, аларга;


Исемнәр астына – бер, сыйфатлар астына – дулкынлы сызык сызыгыз.

8. .Нокталар урынына фигыльләрне башта – үткән заманда, аннан соң киләчәк заманда куеп укыгыз.


Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда сабан туйлары башла…, халык мәйданнарга чык… . Колга башларында чиккән сөлгеләр, яулыклар, төрле бүләкләр чуарланып тор… . Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр башлан… . Халык уңышларга йомгак яса…, бәйрәм ит… .Бу бәйрәмгә безнең дус, тугандаш халыклар да чык… .


(Гомәр Бәширов буенча.)


Кайсы текст үзегезгә ныграк ошый, шунысын язып куегыз. Фигыльләрнең асларына сызыгыз.


9. Укыгыз.


Көз җитү белән табигатьтә һәммә нәрсә сулып кала. Үләннәр кибешә, чәчәкләр шиңешә, агачлар шәрә хәлгә килешә. Күз иркәләрлек берни дә күренми. Ярый ла нарат урманына тап булсаң. Яки чыршы урманына юлыксаң. Яшел төс бары анда саклана. Ә күңел дигәнең яфраклы урманы, андагы яшеллекне юксына.Ә яшеллекнең әсәре дә калмаган. Күңелең кителә, нәрсәдер җитми төсле тоела.


Нишли? Соравына җавап бир торган фигыльләрне табыгыз.


Килешә, юксына, тоела фигыльләрен, үрнәктәгечә, төрләндереп языгыз.


Үрнәк:


үткәрәм – үткәрәбез

үткәрәсең – үткәрәсез

үткәрә - үткәрәләр


10. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.


Киттек,без, урманга; җыя, Сәвия, чәчәкләр; җиләк, Наил, тапты; күрдем, керпе, мин; үлән, кереп, ул, югалды, арасына;булды, урманда, күңелле.


Сорауларга җавап бирегез.


Ничә җөмлә яздыгыз?

Бишенче җөмләдә ничә сүз бар?


11. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз..


попугаем, Наян, минем, бар; төстә, ул. сары; аның, без, дуслар, белән, бик; сөйләшергә, ярата, Наян бик; ярма, белән, һәм, сыйлыйм, су, аны, мин.


Алмашлыклар астына сызыгыз.


12. Укыгыз.


Аяз һәм зәңгәр күктә кояш балкый. Җылы җилләр яз исен тарата. Шаян гөрләвекләр агалар. Сыерчыклар үз ояларын таптылар. Яз килә! Ямьле яз көлә!


Беренче өч җөмләдәге сүзләрне сүз тезмәләренә аерып языгыз.


Үрнәк:


Аяз күктә, …


13. Түбәндәге сүзләрдән кушма һәм парлы сүзләр ясап языгыз. Кушма сүзләрне – бер юлга, парлы сүзләрне икенче юлга языгыз.


җиләк, почмак, бил, көн, чага, өч, тирә, җимеш, як, кул, бау, япкыч, хатын, бала, яулык, ал, кыз, көн, баш, багыш, кала, чага.


14. Түбәндәге сүзләрдән кушма сүзләр төзеп, шул сүзләр белән җөмләләр өч җөмлә языгыз.


озын, яр, таш, канат, борын, күмер.


15. Хикәяне укыгыз. Башта – кушма сүзләрне, аннан соң парлы сүзләрне сайлап языгыз.


Таштугай.


Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Көньяктан киң болын сузыла. Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. Бу урман бакчаны җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән саклый.

Безнең авылда Биктимер абый агроном булып эшли. Ул бакчачылык һәм кырчылык эшен бик яхшы белә.

Менә җәйге ял вакыты якынлаша. Биктимер абый белән колхоз председателе Гөлфия апа мәктәпкә килде. Алар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. Без бертавыштан риза булдык.

Менә укулар да бетте. Без бакчага бардык. Бакча каравылчысы Галимҗан абзый безне шатланып каршы алды. Тик аның булышчылары – Муйнак белән Сарбай гына өреп маташтылар.

Беренче көннән үк без бик тырышып эшкә чумдык. Әби-бабайлар һәм әти-әниләр безнең тырышып эшләгәнне күреп шатландылар.


(Гариф Галлиев буенча.)


16. Фамилияләрне, исемнәрен дә өстәп, алфавит тәртибендә күчереп языгыз.


Сәйдәшев, Тукай, Җиһанов, Такташ, Камал, Бакиров, Гафури, Ключарёв, Гобәй, Кәрим, Алиш, Ибраһимов, Кәрим.


  1. Өзекне укыгыз. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп языгыз.


Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган … кар… салкын белән җиргә ябышшты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде. Каршыдагы Каракош сырты, зур тартышлардан җиңеп чыккан арыслан кебек, бөтен гәүдәсен сузып ял итәргә яткан иде.


(Гариф Галлиев буенча.)


Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.


Артыклык дәрәҗәсендә килгән сыйфатларның асларына сызыгыз.













4 нче сыйныф.


Өченче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.


Күрмә - ишетмәле диктантлар.


1. Кулларым, йөгерек сүзләрен иҗекләргә бүлергә.


Йомшак су, йөгерек су.


Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын …

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю! (29 сүз.)


(Җәвад Тәрҗеманов.)


2. Бирем.


1)Кушма сүзнең астына сызарга.


2)Авызымда сүзен иҗекләргә бүлергә. Анда нинди хәрефләр һәм авазлар бар?


Әнием юган кебек.



Бирделәр безгә бакчада

Карабодай боткасы.

Авызымда бал кебек

Эреде ул йотканчы.

«Нинди уңган кыз!» - диеп,

Тәлинкәм тора көлеп –

Мин юган кебек түгел,

Әнием юган кебек. (25 сүз.)


((Н. Арсланов.)



Мәкальләр.


  1. Алтын-көмеш яуган җирдән туган–үскән ил артык.

  2. Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

  3. Үз халкын сөйләгән башка халыкны да сөймәс.


3.Бирем.


Укыгыз. Соңгы юлдагы сүзләрне юлдан юлга ничек күчерер идегез?


Батырлар кайта.


Европадан безнең гаскәр кайта,

Җиңеп узган юллар буйлатып.

Күңелләргә иң саф, иң мөкатдәс

Мәңге сүнмәс хисләр уятып.


Иңнәрдәге погон йолдызлары

Бриллианттай китә чагылып …

Күр, Туган ил:

Батырларың кайта,

Бабалары җирен сагынып. (31 сүз.)


(Мәхмүт Хөсәеннән.)


4. Бирем.


Кисәкчәләрнең астына сызарга.


Китап докторы.


Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый …

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та:

Бите төшә, ертыла –

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин. (44сүз.)

(Хәкимҗан Халиков)

Күчереп язу.


Җәйге төн.


Нинди салкын, җанга рәхәт,

Нинди ямьле җәйге төн;

Таулар, урманнар, болыннар

Нинди серле, нинди тын.


Ай йөзә күк гөмбәзендә,

Тын, бәхетле елмаеп,

Күк йөзен күксел көмештәй

Бер гаҗәп нурга манып.


Шәүлә төшкән күл битенә,

Су кереп, ай ялтырый.

Тибрәнә җем-җем күл өсте –

Нур эчендә калтырый.


Балкый йолдызлар бәхетле

Киң, ерак күктән торып;

Котлый бар да җәйге төнне

Бер тонып, бер яктырып! (61 сүз.)


(Нәкый Исәнбәт.)


Сайланма диктантлар.


  1. Баш кисәкләрне сайлап язарга. Җөмләдә ияне белдерүче исемнәргә нинди кушымчалар ялганган?


Җәйге кояш астында.


Эссе җәй көне. Кояш әле күкнең уртасына менеп җитмәгән булса да, иртә белән бакчада үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Үләннәр берсе астына берсе капланып, агач яфраклары кызулыктан әсерәшеп салынышканнар. Бары түтәл өстен тутырып үскән аклы-кызыллы, зәңгәрле чәчәкләр генә кызудан ул хәтле аптырашмыйлар. Иртә белән бакчачы, бакчага кереп, аларның төпләренә су сибеп чыккан. Шуңар күрә алар рәхәтләнеп башларын зәңгәр күккә таба сузалар.

Менә бер түтәлнең нәкъ уртасында яңа гына ачылган ак Ләлә чәчәге утыра. Ул башын бүтән чәчәкләрдән югарырак күтәргән. Ул әле кичә кич белән генә ачылган. Дөньяны әле аның беренче тапкыр гына күрүе. Шуңар күрә ул исе китеп тирә-ягына карана. Тирә-ягы төрле чәчәкләр, төрле үләннәр белән тулы. Үлән араларында төрле матур кортлар, үрмәкүчләр сикерешеп йөриләр. Чикерткәләрнең чырылдавыннан колаклар тонарлык.

Чәчәкләрнең әйләнә-тирәсендә юка гына канатларын селкеп төрле матур күбәләкләр очалар. Аларның ак төслеләре бар, сарылары бар, кызыллары бар. Алар үзләре очып йөри торган чәчәкләр шикелле булып күренәләр. Күбәләкләр арасында умарта кортлары белән юллы-юллы соры шөпшәләр, юан-юан төклетуралар да пыжылдап очалар.

Ләлә чәчәге бу күбәләкләрнең, умарта кортланының, шөпшәләрнең кайнашып очуларын карап тора да аларның тик кенә, шаярып кына очмаганлыкларын күрә. Алар һәммәсе бертуктаусыз, бер чәчәктән бер чәчәккә кунып, чәчәк эчләреннән әллә нәрсә эзлиләр.


(Гарәфи Хәсәнов буенча)


  1. Текстны игътибар белән укырга, андагы парлы сүзләрне күчереп язарга.


Агыйдел.


Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.


(Фирдәвес Гарипова буенча.)


Сүз төркемнәре.


Искәртмәле диктантлар.


  1. Исемнәрнең астына сызарга, нинди килештә килүен билгеләргә.


Икесе дә мин үзем.


Вакыт табам мин көн дә

Шаярырга, уйнарга.

Кайчак ташлап эшемне,

Чумам төрле уйларга.


Кайчак әни эш кушса,

Елыйсы килә минем.

Килә шул! Ни дисәң дә,

Төпчеге мин әнинең!


Әмма миңа таяна

Әнием һәр эшендә.

Ярата бит ул мине

Менә шуның өчен дә.


Ни кушса да мин аңа

Ярдәм итәргә әзер –

Теләсә нинди эшне

Эшли алам мин хәзер.


Әнигә ярдәм кирәк!

Ярдәм итмәс тә идем,

Ни дисәң дә, мин әле

Олы улы әнинең!


Бердәнбере әнинең! (68 сүз.)


(Роберт Миңнуллин)


  1. Сыйфатларны табарга. Аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.


Сентябрь.


Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә…

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. Ул җимешләр, кагылуга, бер яшькелт йомычкачык кына калдырып, шартлашып, орлыкларын коя. Шунлыктан аларны икенче төрле «тидермәс» дип тә йөртәләр.


(Гарәфи Хәсәновтан.)


  1. Ирекле яки сайланма диктантлар


Бирем.


Күплек сандагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.


Март.


Яз-матурның якты йөзле кызы Март-матур… Күңелләрдә куаныч уты кабызып, күзләрдән шатлык яше тамызып, ничек үз вакытында килеп җиттең син! Күге дисәң, йөз чыту белми нурланып, кыр һәм болыннарны дисәң, якты чаткыланып, күзне камаштыра. Бүген Кыш бабай сине күпсенде, ахры. «Мин әлегә китәргә уйламыйм да!» - дип, иртәдән үк ян тәрәзәгә җил-җил сугылды, агач ботакларын чайкатты. Елгаларда – бозны, урманда – агачны, өйләрдә - бүрәнәне шартлатты, нәкъ мылтык аткан кебек булды. Яз-матур чигенә, Кыш бабай кире килә кебек тоелды. «Марта яуган кар – бакча җимешенә ярар,» - картлар шулай дип мыек кына сыпырдылар. Яуган бере файдага – бусы да артык булмас, янәсе.

Кич булгач, Кыш бабай тагын күзен ачты. Якты тамчыларга карады. Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Искәрмә. Туры сөйләм искәртелә.


  1. Җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.


Апрель.


Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Аллы-гөлле күбәләкләр килеп җитте. Кырмыскалар да кузгалды. Туйганчы сыйланып, бер-бер артлы ак кәүсә буйлап югары үрмәли, түбәнгә йөгерә, шулай үз юлларында юкка чыга башладылар.

Алар ник озакка калмадылар соң? Ял итеп, тагын эчә башламадылар? Чөнки эш көтә үзләрен. Алар болай да кышын йоклап яттылар. Апрель-матур җир асты ояларын җылыткач, уянышып, кыймылдап алдылар. Аннары, җир астыннан чыгып, ял итеп яттылар. Ә инде икенче көнне бар хаста оядашларын кояш җылысына өскә ташырга тотындылар һәм чыгарган берен биек оялары тирәсенә ташыдылар. Ләкин ач килеш эшләп булмый бит! Үзара эш бүлешеп, кайберәүләре ризык табарга билгеләнде.

Аларның шулай бердәм булуларын күреп таң калам, ярдәмчел булуларын күреп сокланам мин.

Әй, ничек начар күрә үзләре! Исне мыеклары белән сизәләр. Исеннән юлны табалар, үз оя кырмыскаларын исләре буенча беләләр.

Ана кырмыскалар ни тикле эшчәннәр! Зарарлы бөҗәкләрне, һәртөрле кортларны дистәләп, йөзләп кыра торганга, искеткеч зур файда бирәләр.


(Гарәфи Хәсәнов.)


  1. Исем һәм сыйфатларның астына сызарга.


Көз килде.


Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буйлы, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннәрендә аңа нинди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады!

Ә хәзер дөнья тынып калды. Көз килде дә каен яфракларын асп-сары буяуга манып китте. Ә җил минем мескен дустымны кочаплап алды да дер селкетте. Сары яфраклары шыбырдап җиргә коелды. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак илләргә китеп бардылар. Каен кызы яп-ялангач торып калды. Аңа бик салкын булыр инде.

Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитәр. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап китәр. (119 сүз.)


(Нәби Дәүли.)


  1. Исем һәм сыйфат кергән сүзтезмәләрнең астына сызарга.


Җәйге иртә.


Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Җемелдек чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.

Кояшлы иртә меңләгән кошларны татлы йокыларыннан уятты. Алар киң һавада иркенләп канат җилпенделәр, азык эзләп очып киттеләр. Нурлы кояш һаман югары күтәрелде. Кичтән тынып калган иркен басуларда тормыш кайный башлады.

Тузанланган киң юллардан автомашиналар үтте. Басуларда көчле тракторлар гөрләште. Утлауга чыккан зур-зур көтүләр томанланган тау итәкләренә таралдылар. Җәйге аяз көннең гүзәл иртәсе менә шулай башланды. (110 сүз.)


(Шәриф Камал.)


Күрмә диктант.


Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

ничек югалалсын дөньядан.


Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

мөмкин түгел аеру Тукайны! (33 сүз.)


(Равил Фәйзуллин.)


Контроль диктант.


Актаныш кешеләре.


Бу тирәләрдә табигать гаҗәп матур. Сөзәк тау тезмәләрен каплап алган катнаш урманнар, җиләкле аланнар, боргаланып аккан Сөн елгасы җәелеп ята. Боларның һәммәсе бер күрүдә үк күңелдә тирән эз калдыра. Җәй көне генә түгел, кыш көне дә Сөн буйлары бик ямьле була.

Байсар якларының кешеләре дә табигате кебек үк матур. Матурлык тышкы күренештә генә түгел бит. Кешеләрне барыннан да элек хезмәт бизи. Мактаулы хезмәте өчен исемен җырларга кушып җырларлык, романнарга, хикәяләргә герой итеп кертерлек кешеләр бар монда. (76 сүз.)


(Малик Хәмитов.)


Аңлатмалы диктантлар.


Май.


Май-матур аяк басты туган ягыма!

Майсыз кар бетми, дигән сүзне дөресләгәндәй, урмандагы коры елга төбендә дә карның эзе калмады. Җирне сусыл яшь үлән, агачларны озын һәм кызгылт песиләр, яшел яфраклар каплады. Хәзер кая карама шунда чәчәк… Табигать нинди иркен сулый! Хәтта сылу каеннар да чынлап торып җылы көннәр җитүенә ышанды, җилемле һәм хуш исле яфрагын ача башлады. Яңгыр һәм якты чыклар белән юынып, озын саргылт алкаларында энҗе-тамчылар асылындырып, күз чагылдырырлык балкуын, яшь ара елмаюын күрүе нинди күңелле!

Тирә-яктагы күркәм үзгәрешләрне җимеш бакчасында үсеп утырган алмагачлар да шәйләде. Барын күреп, барына сокланып, ә бигрәк, чыннан да җылы көннәр килүенә ышанып, зур кызгылт бөреләрен ача башлады. (100 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Зәңгәр чишмә авылы.


Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур матур күл буена утырган бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар.

Зәңгәр чишмәнең бакчаларында төрле төстәге чәчәкләр үсә. Җәй көне болыннарында елның елында яшел печән өлгерә. Анда кышкы суыкта солыдан кадерле хуш исле коры печән күп була. Таулары зәңгәр болытларга кадәрсузыла. Меңәр еллык карт наратлар, яшел чыршылар җәен – кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Елгалар, күлләр буйлап уңдырышлы киң басулар җәелеп ята.

Вакытында яңгырлар яуса, бу яланнарның мамык кебек йомшак кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәт бирә. (81 сүз.)


(Галимҗан Ибраһимовтан)


Сайланма диктант.


Яңгыр турында җөмләләрне генә айлап язарга.


Май – матур аяк басты туган ягыма!

Актыккы язгы үзгәрешне күрим дә күңелле җәйне каршы алыйм мин дип, өйгә дә кайты керү юк. Гел юлда буласың. Яңгыр яуганда гына өйдән чыкмый торасың. Кайвакыт, аны Алдан сизсәң дә, өйдән чыгып, чыланып йөрисең, тәмам суга төшкән тавык кебек буласың.

Яңгырны ничек Алдан сизәм дигәндә, яңгыр теләнчесен әйттем ич. Әнә шул, мәчедәй ачы кычкырып, яңгырдан алдан әр килде. Мин андыйларны күп беләм. Ишетеп һәм сынап беләм. сынаганнар – күкнең ни төстә булуына да, чыкка һәм томанга, йолдызлар яктылыгына, һәртөрле кошлар авазына бәйләгән.

Кайчакта, әйтик, яңгыр булмый торгалый. Бигрәк тә җәен бар да яңгыр сорый. Кояш баш түбәсеннән төшми кыздыра. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Менә юл буйлап тузан уйный бер заман. Күк тулы болытлар да, каралып, түбәнтен агыла. Бу – яңгыр килү билгесе. Менә шыбырдый да башлый. Җил басылса, ул озакка сузыла, басылмаса, тиз туктый.

Әйтик, болытның әсәре дә юк ди. Күк йөзе чеп-чиста. Ә шулай да бөркүлек сизелә, эсселектән хәл бетә. Маңгайга бөртек- бөртек тир чыга. Димәк, тиздән яңгыр коячак. Иртән башланса, бик тиз бетәчәк, төштән соң башланса, кичкә хәтле туктамачак.

Күк тулы сәләмә болытлар, ашыкмыйча, түбәнтен агылалар ди. Гел куера, гел авырая баралар, кич җиткәндә бар сәләмәләре бергә тоташып, җиргә үк салыналар ди. Озакламый, димәк. яңгыр булачак. Җил чыкмаса, иртәнгә тикле явып торчак.

Я булмаса, явачак яңгыр кичтән, кояш батуыннан беленә. Ул үзе уттай кыздыра. Үзе, шул матур килеш батмыйча, күк читендә бер зәңгәр тасма артына – болытларга кача. Шуннан инде иртәгесен яңгыр булачагын көт тә тор.

Яңгыр явам дисә, иртәгесен төштән ак томан, түбәнтен агыласы урынга. Акрынлап өскә күтәрелә. Карга һәм чәүкәләр берөзлексез каркылдап кычкыра, биектә чебен-черки тапмыйча, карлыгачлар түбәнтен оча.

Яңгыр яуганда, кинәт бытбылдыклар сызгырса, сабан тургайлары, яңгырлы күккә күтәрелеп, җыр яңгыратып торса, аның озакламый басылачагын, нурлатып кояш чыгачагын белдерә.


(Гарәфи Хәсәновтан.)

Искәрмә: сәләмә сүзе искәртелә.


Сүзлек: йомран –суслик (русча).


Күрмә-ишетмә диктант.


Агыла да болыт агыла.


Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына;

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла…


Роман кебек күңелле син, юл!

Азмы синдә гомер уздырдым,

Ничә кием чабата синдә,

Ничә кием итек туздырдым!

Роман кебек күңелле син, юл!


Ә син, яңгыр, искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен…

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен.

Ә син, яңгыр, искә төшермә!


Зират бит ул сабантуй түгел,

Нигә анда киенеп китәргә?

Бу дөньяның бер пар итеген

Нигә юкка әрәм итәргә?

Зират бит ул сабантуй түгел. (86 сүз.)


(Хәсән Туфан.)


Искәртмәле-сайланма диктант.


Парлы сүзләр кергән җөмләләр генә яздырыла. Бу сүзләрнең язылышы искәртелә.


Зәңгәр күлдә Ай коена.


Төннәре барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны бик яраткан. Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый-ышкый икән дә күлнең иң тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икене якка ыргытып уйнарга тотына. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айның тәне чип-чиста, җилләр йоклагач, болытлар да тыныч кына ята бирәләр. Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйный башласалар йолдызларны тыеп тора икән.

Бер төнне гадәттәгечә Ай күлдә чума-чума коенып ятканда кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгында ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил койрыгы авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикергән. Җил койрыгына өргән һәм дулкыннарны уяткан. Усал дулкыннар күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коенып ята торган төшкәрәк китергән. Айның тыны бетә башлаган.

Суга батудан Айны Айсылу исемле кыз коткарган. Менә бермәлне Айның түп-тәгәрәк, яп-якты йөзе күренгән. Ай кызның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдыра икән. Ә Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын.


(Фәнис Яруллин.)


Иҗади диктант.


Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлары куеп язарга. Сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга, алар бәйләнгән исемнәр астына туры сызык сызарга.


Бакчасы бабай Чулпанга …, … бер алма бирде. Ул алма шулкадәр … , шулкадәр … , шулкадәр … һәм шулкадәр … исле иде.

Кыз … күзләре белән … итеп … алмага карап торды. Ләкин ул … алманы ашарга ашыкмады. Чулпан кулындагы алманы иң … иптәшләре белән бүлеп ашады. Алар алманың … төшләрең мәктәп бакчасына якынрак бер җиргә утырттылар.

Күп тә үтмәс, ул орлыклардан тагын да … алмалар үсәр. (66 сүз.)


(Идрис Туктар.)


Сыйфатлар: түм-түгрәк, кып-кызыл, зур, матур, тәмле, хуш,моңсу, озак, тәмле, кызыл,якын, вак.


Аңлатмалы диктант.


Сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга.


Июнь.


Яз әле үтеп бетмәде. Түбән һәм дымлы җирләрдән кызгылт казаяклар, колы һәм коры җирләрдә сары тузганаклар - әле бу ике язгы чәчәк шулай ди. Аларга энҗе чәчәкләр дә кушыла. Күк күкри, яшен яшьни бирә, ә эре яңгыры, шыбырдап калыйм дип, тынуны белми.

Яз-матур һәм күңелле җәй – янәшә атлый. Җир җиләкләре чәчәк коя башлады. Вак яшел төймәләрен күрсәтте. Берсе – билгесе, икенчесе – җәй билгесе.

Күңелле җәй ишек ачып керде! (65 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)


Түгәрәк алан.


Нәфисәләр, урман авызыннан кереп, тар сукмактан бераз барганнан соң, иренчәк агымлы кечкенә инешне узып, бер ачыклыкка килеп чыктылар. Түгәрәк алан дигәннәре шул идее. Аның калку түрендә яшь имән, өрәңгеләр түгәрәкләнеп утырган. Мәҗлес уртасына, гүя үзенең акыллы сүзен көткән күп санлы ыруына киңәш бирергә җыенган борынгы аксакалдай, мәһабәт гәүдәле карт бер имән чыгып баскан. Шәфәкъ яктысыннан карт имәннең түбәсенә тонык кына алсу шәүлә эленеп тора. (65 сүз.)


(Гомәр Бәшировтан.)


Контроль күчереп язу.


Өзекне укы. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп яз.


Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде … . Төн буе буранлап яуган … кар … салкын белән җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде.(49 сүз.)


(Гариф Галиев.)


Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, алсу, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.

Бирем: артыклык дәрәҗәсендәге килгән сыйфатларның астына сызарга.


Сайланма диктантлар.


Кисәкчәләр кергән җөмләләрне сайлап язарга, кисәкчәләрнең астына сызарга.


Балык тоту.


Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә выкытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. (82 сүз.)


(Абдулла Алиш.)


Ия белән хәбәрне сайлап язарга.


Язгы аваз.


Дуамал бураннары, чатнаган суыклары белән бергә кыш үтеп китте. Сиздерми генә язда килеп җитте.

Апрель башына кадәр торган суыклар кинәт югалды. Кар челтәрләнеп эри, суга әйләнеп ага башлады. Урамнарда, шарлап, гөрләвекләр йөгерергә тотынды. Елгалар күпереп шартладылар да кәрәзләнә башлаган боз тауларын еракларга алып киттеләр. Җир өсте чуп-чуар булып калды. Көннәр тәмам җылынды. Бөдрә чәчәкле яз дөньны тулаем үз хөкеменә алды. (62 сүз.)


(Галимҗан Ибраһимовтан.)


Сүзлек диктанты.


Аз-маз, аккош, алъяпкыч, ашъяулык, бала-чага, балачак, бераз, бервакыт, беркөнне, гөлчәчәк, гөлҗимеш, дус-иш, дымсу, иге-чиге, йорт-җир, кайвакыт, карабодай, китапханә, кош-корт, кул-аяк, көнбагыш, көньяк. (22 сүз.)


Көнбатыш, көнчыгыш, көн-төн, очсыз-кырыйсыз, Сабантуй, савыт-саба, ташкүмер, тирә-юнь, тирә-як, халыкара, хытын-кыз, эзтабар, явым-төшем, өчпочмак, һәрвакыт, һичбер, һәркем, һәрнәрсә, аръяк, берьюлы, елъязма, күпъеллык. (22 сүз.)


Иҗади диктант.


Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясап язарга.


ара - … аш - … кош - …

хатын - … ак - … кыз - …

бала - … алтын - … әйләнә - …

көн - … кием - … тирә - …

җиләк - … азык - … өс - …

тимер - … урын - … туган - …

ата - … иртә - … аллы - …


Бирелгән сүзләрдән мөмкин кадәр күбрәк кушма сүзләр төзеп язарга.


бер, …

һәр, …

көн, …

һич,


Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясап язарга.


Озын, яр, таш, көн, канат, борын, багыш, күмер, баш, ак, кала, кош.


Аңлатмалы диктант.


Парлы сүзләрнең астына сызарга.


Таштугай.


Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Көньяктан киң болын сузыла. Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. Бу урман бакчаны җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән саклый.

Менә җәйге ял вакыты якынлаша. Олылар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. Без бертавыштан риза булдык.

Беренче көннән үк без бик тырышып эшкә чумдык. Әби-бабайлар һәм әти-әниләр безнең тырышып эшләгәнне күреп шатландылар. (64 сүз.)


(Гариф Галлиев.)


Контроль диктантлар.


Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.


Җылы яңгыр.


Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәйисен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрд яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (33 сүз.)


(Г. Бакировтан)


Искәрмә: өтерләр искәртелә.


Сорау җөмләләрнең астына сызарга. Янәшә тартыклы сүзләрне сайлап язарга.


Һич көтмәгәндә үрдәк тавышы! Күлдән ишетеләме соң? Күлгә колак салыбрак тыңлыйм. Юк, тавыш аннан килми икән. Шушы мин торган урман алдыннан, ялгыз куактан килә икән. Бәлки, кыр үрдәгедер ул? Әмма ни өчен урман алдыннан? Анда кыр үрдәгенә ни калган? Мин якынрак барып карадым. Җан иясеннән берни юк! Шунда әлеге зат та кычкырудан туктады. Бу нинди серле зат булыр? Агачта… бака утыра! Ниндидер соры бака! Дәү иде дисезме? Юк, бармак шае гына ул. Шул үрдәк булып кычкырган. (75 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов.)


Исем.


Сүзлек диктантлары.


Исемнәрнең килешләрен билгеләргә.


Казаннан кайтты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, урманда үсә, күлмәкне юды, Мәскәүгә бару, алъяпкычны киде, мәктәпкә керә, кояшка охшаган, тамчылардан җыела, диңгезгә коя, тәрәзәдән керә.

Шигырьләр сөя, ишекне япты, җәйдә ял итү, китапны алыштыру, камырдан ясау, кибеттән чыгу, әбиләргә бару, Агыйделдә йөзү, тауга менде, сыйныфның укучылары, бакчада эшли. (47 сүз.)


Җәя эчендәге исемнәргә тиешле кушымчалар куярга, килешен билгеләргә.


(Кунак) бардык, (җәй) сагындым, (бакча) кермәгез, (мәктәп) кайттылар, (җир) ята, (эт) курыкмыйм, (театр) бардым, (күнегү) үтә,(көнбатыш) чыга, (агач) сындырмагыз, (бәйрәм) булдым, (гөл) су сиптем, (әти) уңганлыгы, (шатлык) сикерде. (29 сүз.)


Контроль күчереп язу.


Исемнәрнең килешләрен билгеләргә, санын күрсәтергә.


Яңгырдан соң.


Кояшлы җәйге көннәрдә күгелҗем күк йөзен карасу болыт каплап ала. Ара-тирә җылымса яңгыр явып уза. Ул киң кырларны, яссы тугайларны шифалы дымга туендыра.

Әле генә карасу-кучкыл төстә айкалган куе болып катлавы күксел төскә әверелә. Ул энҗедәй җемелдек яңгыр тамчылары белән юылган төсле була. Бераздан ерак урманнар, текә кыялы таулар артына китеп югала.

Яшькелт уҗым басуы калку үрләр артындагы зәңгәрсу офыкка тоташа. Ул әкрен җилдә салмак кына тирбәлә. Җәйнең дымлы һавасы аны шулай иркәли. (75 сүз.)


(Натуралист язмаларыннан.)



Сайланма диктантлар.


Ялгызлык исемнәрне сайлап язарга.


Сабан туенда.


(Паркта.)


Безнең авыл янында,

Каенсар уманында

Бик зур сабан туе була

Һәр ел июнь аенда.

Казаннан да килгәннәр,

Мәскәүдән дә килгәннәр,

Бәрәскәдән, Мәтәскәдән –

Бик күп, бик күп җирләрдән.

Бөтен дөнья төялеп

Күчеп килгән диярлек.

Әхмиләрнең Акбае да

Килгән безгә ияреп. (36 сүз.)


(Бари Рәхмәт.)


Исемнәрне сайлап язарга, килешләрен күрсәтергә.


Карабодай.


Карабодай – бик кыйммәтле ярма. Химик составы буенча карабодай бөртеге кыяклы ашлыклар бөртегенә якын тора. Моннан башка тагын бөртектә минераль тозлар күп була, аларның күбрәк өлеше тимер һәм фосфордан гыйбарәт. Карабодай ярмасы ашказанында яхшы эшкәртелә һәм диетик ашамлык буларак тәкъдим ителә.

Карабодай саламы туклыклылык сыйфаты буенча кыяклы сабан ашлыклары саламына якын тора.

Карабодайдан умарта кортлары бал җыялар. Бу яктан да аның әһәмияте бик зур.

Карабодай Татарстанда да игелә. (66 сүз.)


(«Ватаным Татарстан» газетасы.)


Искәрмә. Диетик, фосфор,минераль тозлар сүзләрең тактага язып куярга.


Хәтер диктантлары.


Елгабызны калын боз каплады,

Боз өстеннән аксыл җилләр ага.

Хәлең ничек, елга? Мин кидем бит!

Гел эндәшәм шулай килгәч аңа. (20 сүз.)


(Рөстәм Мингалим.)


Мәкальләр.


  1. Мич башында ятып икмәк булмас.

  2. Язгы көн ел туйдыра.

  3. Һөнәр – кулдагы алтын беләзек.

  4. Эше юк әтәч булып кычкырыр.

  5. Иртәнге эшеңне бүген эшлә. (22 сүз.)


Иҗади диктантлар.


1. Хикәянең ахырын уйлап язарга.


Кышкы уен.


Быел кыш кар бик күп яуды. Кыш салкын килде. Менә бүген дә агачларны бәс сарды. Булат, чаңгысын тотып, урманга юнәлде …

2. Бирелгән сүзләрне кертеп, 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга.


Җәйге каникуллар.


Елга, урман, алан, чәчәкләр, җиләкләр, туп, ял.


Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.


Яз.


Яз март аеннан башлана.

Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый.

Кояш инде күктә, кыштагы кебек күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.

Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак фаруслар пәйдә була.

Кышның озынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар инде җанланалар.

Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үзебезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар.

Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр.

Һәр җирдә тереклек, хәят күңеллелек башлана. (80 сүз.)


(Габдулла Тукайдан.)


Искәрмә. Хәят, зиннәтләнү, фаруслар сүзләре аңлатыла.


Яшенле яңгыр.


Кояшлы матур көн иде. Авыл тып-тын. Барлык халык болынга печән җыярга китте. Ниязлар да юлга чыктылар. Менә алар урманга барып та җиттеләр. Нияз урман аша юлны белми иде. Малайлар адаштылар.

Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри.

Кинәт ява башлаган яңгыр, кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында Салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде.

Малайлар тар гына сукмактан китеп бардылар. (79 сүз.)


(Л. Ихсановтан.)


Биремнәр.


  • Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

1 вариант. Зәңгәр күлдә аккш йөзә.

2 вариант. Киң кырларда арыш дулкынлана.

  • Бирелгән фигыльләрне боерык фигыль формасында язарга.

1 вариант.Чигә, куя, каба.

2 вариант. Чага, тоя, чаба.

  • Тексттагы рәвешләрнең астына сызарга.



Шомырт агачының бәйрәме.


Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар.

Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләкләрдәй нәфис чәчәк таҗлары шомыртның шатлыгын еракларга сибә.

Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәнә коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп, баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә. (65 сүз.)


(Р. Төхфәтуллин.)


Биремнәр.1. Җыйнак җөмләне җәенкеләндерергә.


Сандугачлар сайрый.


2.Текста шомырт сүзенең килешләрен билгеләргә.


3.Мәкальләрне язып бетерергә:


Кем эшләми - … .


Җиде кат үлчә - … .


Сыйфат.


Сүзлек диктантлары.


Акыллы, алдынгы, гади, гадел, гүзәл, ефәк, зәңгәр, иксез-чиксез, йомшак, караңгы, коточкыч,коңгырт, кыек, кыю. (14 сүз.)


Очсыз-кырыйсыз, пычрак, соры,пөхтә,төгәл, юеш, юньле, өлгер, ямьле, ап-ак, күңелле, суык, җылы, яп-якты, сөйкемле, җитез. (16 сүз.)


Хәтер диктантлары.


Яз иртәсен котлагандай,

Матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды

Аксыл болыт.


( Н. Арсланов.)


Дару үләннәре.


Сары мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең,

Ә мин буллам сарысы.

Шәп доктор дип, кешеләр

Мактый мине барысы.


Энҗе чәчәк.


Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да , агулы да –

Сак була күр җыйганда.


Гөлбадран.


Бик күп чиргә дәва мин,

Бер уколсыз дәвалыйм,

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт – сары таҗ сыман.


(Хакимҗан Халиков буенча.)


Иҗади диктант.


Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне языгыз.


Җәйге лагерь.


Паровоз (соңгы) гудокны бирде. (Шат) күңелле, (көләч) йөзле балалар вагонның (ачык) тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.

Поезд балаларны (яшел) урманга алып китте. Лагерь урмнның (иң матур) җирендә урнашкан. (Төз) һәм (матур) нарат агачлары арасыннан сузылган (киң) юл белән алар шактый бардылар. Менә лагерьга килеп җиттетеләр. Тәрбиячеләр укучыларны ачык йөз белән каршы алдылар. (61 сүз.)


(«Сабантуй» газетасыннан.)


Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләрне язып бетерегез.


Алма (кызыл), ә лимон (сары). Китап (калын), ә дәфтәр (юка). Агач (биек),ә куак (тәбәнәк). Куян (куркак), ә бре (усал). Тимер (авыр), ә мамык (җиңел). Диңгез (тирән), ә елга (сай). Кыш (салкын),ә җәй (эссе).


Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып , хикәяне дәвам итәргә.


Язгы урман.


Ямьле май ае җитте. Балалар урманга киттеләр. …


Бирелгән мәкальләргә тиешле сыйфатларны куеп язарга.


1.Иптәшең үзеннән … булсын. 2. … булса да, … итеп ал. 3. … кунак китәр вакытын үзе белер. 4. Үз илем - … бишек. 5. … сүз, таш яра. 6. Эшләп ашасаң, … булыр.


Сыйфатлар: тәмле, яхшы, күп, аз, әдәпле, алтын, туры.


Нокталар урынына антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.


1.Ялкау кеше – яфрактай, … кеше – имәндәй.2. Кечкенә чишмәләрдән … елгалар була. 3. Эше ачы булса, ашы … булыр. 4. Сүз күп җирдә эш … була. 5. Бауның озыны, сүзнең … яхшы. 6. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше …. 7. Олы өйгә ни кирәк, … өйгә шул кирәк. 8. Яхшыдан өйрән, яманнан ….


Сыйфаилар: яманнан, зур, аз, эшчән, тәмле, кыскасы, татлы, кечкенә.


Сайланма диктантлар.


Сыйфатларны сайлап язарга.


Син усал түгел икән…

Усал бабай диләр иде,

Ә син әйбәт икәнсең.

Тәрәзәмә нинди матур

Бизәк ясап киткәнсең.


Бабай, инде карт булсаң да,

Әле яхшы күрәсең:

Елак куян малаена

Ак тун тегеп биргәнсең.


Уңган икәнсең, Кыш бабай,

Бер төндә тау өйгәнсең.

«Нәни дусларым шатланып

Уйнасыннар,» - дигәнсең.


Усал бабай диләр иде,

Шаян бабай икәнсең.

Сизмәдем дә - битләремне

Алланганчы үпкәнсең.


( Җәүдәт Дәрзаман.)


Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исем белән сайлап язарга.


Гөлләр.


Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый һәм зурайганнан – зурая, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә.

Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде.

Беренче сентябрь көнне бер кулыма – портфелемне, икенчесенә тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы!

Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гәлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән Кеше төсле чибәрләнеп китте.

Әгәр берсеннән-берсе матуррак чәчәкле шушы гөлләр булмаса, минем тамчы гәлем берүзе ятим бәбкә шикелле моңаеп утырыр иде бит!


(Мәсгут Кәримовтан.)


Октябрь.


Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды.


(Гарәфи Хәсәнов.)


Контроль диктантлар.


Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.


Миләш тәлгәшләре.


Мин көзге урманда йөрим. Агачлар яфрак коя. Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу-кызыл яфраклар белән түшәлә. Тирә-якта яфрак оча.

Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый. Урман эче яктырып китә. Төз буйлы каеннар тагын да аграк булып күренә.

Шуларның берсенә миләш сыенган. Көзге кыраулардан, беренче кардан соң әчкелтем җимешләренә бал тәме кергән.

Урман эченәрәк атлыйм. Күзем түгәрәк Кызыл төймәләрен таккан тагын бер миләшкә төшә. Ботакларына купшыл чыпчыклар кунган. Җәйнең соңгы җимеше белән сыйланалар алар. (73 сүз.)


(К. Тәхәү.)


Язгы урман.


Апрельаенда көннәр озая. Авыл янындагы коры елгада кар ята, ә урманда тәүге чәчәкләр күренә, бүре курысы куаклары алсу утлар кабыза.

Чикләвек куаклары да язгы бәйрәмне башлап җибәрәләр. Алтын алкалары бигрәк матурлар. Умарта кортлры алтын алкаларга сыралар, Кызыл чәчәкләргә куналар. Теге ал чәчәкләрне дә читләтеп узмыйлар. Хәйләкәр дә соң куаклар. Ал яки кызыл чәчәкләр – шул алтын кортлар күрсен өчен, ә алка чәчәкләр – җил тоткарлмый үтсен өчен: язгы җил чәчәк тузаннарын очыра. (69 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Бирем. Хикәядән өч гади дәрәҗәдәге сыйфат сайлап язарга һәм чагыштыру дәрәҗәсендә күрсәтергә.


Искәрмә. Тыныш билгеләре искәртелә.


Аккош.


Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.


Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су читләре боздан арчылган. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул вакытта күл өстендә кошлар төркеме күренә. Аларның озын зифа муеннары – алга, әкыска һәм көчле аяклары артка сузылган. Аккошлар киң канатларын бик салмак кына селтиләр.

Менә алар алсу күл өстенә төшеп утыралар.

Аккош күле. Ләкин хәзер күбесенең кошлары юк. Әрсез кешеләр аларны биздергән.

Аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык, саф һава һәм көмеш су яраталар. Сез моны һәрвакыт исегездә тотыгыз! (77сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)


Алмашлык.


Хәтер диктантлары.


Табышмаклар.


1. Канаты бар – җилкенми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул.

Безнең яраткан дус ул.


(Самолёт.)


2. Иртә белән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Иптәше кала.


(Кояш, ай.)


3. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.


(Йолдызлар.)


4. Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле,

Бу кембула, кайда яши,

Берәрегез беләме?


(Керпе.)


Сайланма диктантлар.


Алмашлыкларны сайлап язарга, зат, сан, килешен күрсәтергә.


Сыерчыклар килгән!


Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар еилгәне әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Чыпчык артыннан ул ясаган йомшак мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды.

Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!


(Н. Толоконников.)


Контроль диктант.


Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын билгеләргә.


Кошлар.


Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебещне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң? (99 сүз.)


(Н. Сладков.)


Искәрмә. Мөлаем сүзе аңлатыла.


Фигыль.


Хәтер диктантлары.


Әминә.


Күрше кызы Әминә

Шундый акыллы менә:

Егылса да еламый,

Сеңлесен дә кыйнамый.

Елаганда юата,

Курчак биреп уйната. (15 сүз.)


(Әнәс Кари.)


Такмак.


Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз;

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.


Без биибез, безнең яшь чак, шат чак,

Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат! (23 сүз.)


(«Гөлбакча» китабыннан, 1990 ел.)


Контроль күчереп язу.


Боерык фигыльләрнең астына сызарга, затын, санын күрсәтергә.


Ләйсән ява.


Бизәкләнгән төсле булды

Бөтен һава:

Кар өстенә шыбыр-шыбыр

Ләйсән ява.

Ләйсән,ләйсән!

Иң беренче

Язгы яңгыр!

Көчлерәк яу,

Күңелләрне син куандыр.

Җир өстенә яткан карлар

Эреп бетсен.

Басуларда эш кайны сы

Көннәр җитсен,

Без чыгарбыз бакчаларга

Ул көннәрдә,

Яшелчәләр утыртырбыз

Түтәлләргә. (41 сүз.)


(Әнәс Кари.)


Сайланма диктантлар.


Боерык фигыльләрне сайлап язарга, барлык һәм юклык формаларын күрсәтергә.


Бала йокысы.


Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелдеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек!


Шылт иткән тавыш юк,

Бүлмәдә шундый тын.

Кешеләр сөйләшә

Үзара шыпыртын.


Чү, акрын! Идәнгә!

Нык басып йөрмәгез!

Йоласын туйганчы,

Уята күрмәгез!


Күрегез: никадәр

Кадерле баланың

Йокысы да назлы

Күңленә ананың!


(Муса Җәлил.)


Фигыльләрне сайлап алып язарга, заманнарын билгеләргә.


Сәгать.


Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.


Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.


Сәгать йөри: «Келт-келт!..

Тиз бакчага кит,кит!..»

Маратаңа дәшә:

-Тукта, мине көт,көт!..


Сәгать җырлый: «Диң,диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң,зиң!

Миңа карат йөр син!..»


(Муса Җәлил.)


Иҗади диктантлар.


Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын куеп язарга.


1.Акчаң булмаса да, вөҗданың ….

2. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ….

3. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән ….

4. Мал белән бай булма, күңелен белән бай ….

5. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ….

6.Аз булса да, күп итеп ….

7. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә ….

8. Аз сөйлә, күп ….

9. Ике уйла, бер ….

10. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп ….


Фигыльләр: эшлә, булсын, күрсәт, эшлә, төзәт, тотма, сакла, ал, бул, ач.


Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәяләр төзеп язарга.


Безнең мәктәп.


Урнашкан, төзелде, киләбез, яратабыз, уйныйбыз, йөрибез, укыйбыз, шатланабыз, горурланабыз,сагынырбыз, киткәч, тәмамлагач.


Язгы урман.


Кояш җылыта, кошлар кайтты, чәчәкләр ата, яфрак ярды, гөрләвекләр ага, көтеп алабыз, каен бөре кабыкларын шартлата, җил исә, җәй җитәр.


Җәйге каникулда.


Җитте, тәмамладык, чыктык, шатландык, бардык, күрдек, әзерләндек, тырыштык, чыныктык, уйнадык, катнаштык, сагынып килдек.


Үткән заман хикәя фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләр белән алыштырып язарга.


Ноябрь.


Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Соң яктыра, тиз караңгылана – көннең көн диярлеге калмады. Елның бер генә ае да яктылыкка бу чаклы саран түгел.

Төннәрен бик нык суытып җибәрде. Җыелган суларга карындык япты, инешкә дә кагылды, аның өстенә җәяүләп йөрерлек итеп боздан күпер салып ташлады. Без анда тимераякта шуабыз. (50 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)


Аңлатмалы һәм искәртмәле диктантлар.


Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.


1. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

2. Галим булмак җиңелдер, адәм булмак читендер.

3. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

4. Киеменә карап каршы алырлар, акылына карап озатырлар.

5. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

6. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

7. Яхшылык итсәң, юлда калмас.

8. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

9. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

10. Карап торып тук булмассың.


Үткән заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.


Кышны каршылау.


Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.

Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар. (66 сүз.)


(Натуралист язмаларыннан.)


Контроль диктантлар.


Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең заманын күрсәтергә.


Беренче кар.


Кичтән әле ул-бу юк иде. Мәктәптән кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.

Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа! (67 сүз.)


(Фатих Хөснидән.)


Искәрмә: 3 һәм 5 җөмләләрдә тыныш билгеләре искәртелә.


Үткән заманда килгән фигыльләрнең астына сызарга.


Көзге бакча.


Бакчада элек кура җиләкләре җыеп алынды. Чия һәм карлыган җыеп алынды, слива, крыжовник калмады. Бакча шулай да төсен җуймады. Менә бит бер заман җәйге алмалар да өлгерде, коела башлады. Түзмисең, берсен авыз итеп куясың. Һәм ашап бетергәңне дә сизмисең. Менә ул җәйге алмалар да юк инде. Бакчада нидер җитми кебек тоелды. Ничектер, иркенәеп-бушап калган кебек булды ул. Ә ямен һаман җуймады. Җәй тора-бара көзгә авышты, томанлы-җиләс төннәр башланды.

Бакча инде күзгә күренеп үк үзгәргән. Яме һәм күркәмлеге дә кимегән. Тик әле матурлыгын һаман җуймаган. Бакчада кышкы алсу, буй-буй кызыл алмалар да җитәрлек. Җир аларга татлы суын эчергән. Күктәге алтын кояш пешергән (94 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)


Рәвеш.


Сүзлек диктанты.


Һәрвакыт, бөтенләй, аз-маз, бераз, җәяү, берәү, берьюлы, оста, иксез-чиксез, көн-төн, кышын, көзен, язын, вак, җәен,беркөнне, татарча, русча, уттай, беркадәр, тиз. (21 сүз.)


Хәтер диктанты.


Тиен.


Урманда бар зур койрыклы

Җитез тиен:

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә. (20 сүз.)


(Әнәс Кари.)


Сайланма диктант.


Язны чыпчыклар башлый.


Рәвешләрне үзләре бәйләнгән сүзләр белән сайлап язарга.


Инде яз килеп тора иде. Кар пласы аннан-моннан ертылып-ертылып китә сыман. Кояш инде иртәрәк күтәрелә. Әле без уянганчы ук көн яктысы бүлмәләргә кереп тулган була.

Тәрәзә башларына чыпчыклар тезелешеп куналар да, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшкән кебек, шыбырдашалар. Кайда гына, нинди генә җирдә булмасын, язны иң беренче булып әнә шул шаян нәниләр башлый икән… Безгә күңелле. Безнең дә каядыр очасыбыз килә. Тамчылар кебек тама-тама, юл ерып китәсе иде.


(Нәби Дәүли.)


Контроль диктант.


Рәвешләрнең асларына сызарга.


Март.


Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады. (68 сүз.)

(Р. Ишморатов.)


Тиңдәш кисәкләр.


Хәтер диктанты.


Табышмаклар.


1.Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайсы ел фасылы?

2. Утта янмый, суда батмый.

3. Аяксыз, кулсыз капка ача.

4. Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?

5. Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (32 сүз.)


Җаваплар: кыш, боз, җил, кар, чеби.


Иҗади диктант.


Тиңдәш кисәкләр кулланып, сорауларга җавап язарга.


  1. Дәресләр беткәч сез нишлисез?

  2. Инглиз теле дәресләре кайсы көннәрдә була?

  3. Төлке нинди була?

  4. Бүгенге һава торышы нинди?


Контроль диктант.


Тиңдәш кисәкләр астына сызарга, нинди сүз төркеме булуын күрсәтергә.


Туган як.


1. Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылып китте. Киң тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап, борыла-сарыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (76 сүз.)


(А. Шамов.)


2. Идел өстендә җил йөгерә, уйный. Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, шаулашалар. Елга өстендә акчарлаклар оча. Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай атылалар, балык тоталар. Акчарлаклар армыйлар да, талмыйлар да.

Диңгез, елга һәм күлләрнең үз акчарлаклары бар.

Акчарлаклар безнең елгаларга, күлләргә Каспий диңгезеннән, көньяк елгалардан апрель башларында кайталар. Башта алар төркем-төркем булып яшиләр. Аннан соң оя ясыйлар, бала чыгаралар.

Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил исә. Су өсте җемелди, ялтырый. Елга өстендә акчарлаклар уйный. Әнә берсе суда утыра. Ул ак канатларын җилкән итеп каера да күкрәге белән су яра.


(Касыйм Тәхау буенча.)


Кыңгырау чәчәкләр.


Август кояшлы Урсалы тавы артына таба авышып килә торган, көндезге эсселек кичке салкынлык белән очрашкан да дөньяга шундый рәхәт кенә җылылык бүләк иткән мизгелләр иде. Бәлки, җәй белән көзнең шулай дусларча очрашуыдыр бу? Шулайдыр ул,әнә тузганак, әнис, әби тарагы кебекләр инде, чәчәкләрен коеп, орлыкларын җир куенына сибәргә өлгергәннәр.

Тирә-як тып-тып иде, аз гына да җил исми иде. Ә кыңгыгырау чәчәкләр талгын гына тирбәләләр, нидер тыңлагандай, бераз туктап торалар да тагын сизелер-сизелмәс кенә тирбәнә башлыйлар.

Чү! Юкка гына тирбәлмиләр, ич бу чәчәкләр. (89 сүз.)


(Р. Төхфәтуллин.)


Табигатьнең язгы яме.


Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде.

Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде.

Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде. (72 сүз.)


(Г. Бәширов.)


Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.


Сайланма диктантлар.


Кызыма.


Урын-вакыт килешендәге исемнәрне сайлап язарга.


Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.


Синең гомерең җыр булып

Яңрар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.


Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансындыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!


(Муса Җәлил.)


Сыйфатларны сайлап язарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.


Карлыгач.


Инде чәчәкләр язы бусаганы атлады. Инде канатлы соңгы дуслар кайта башлады. Без авыл карлыгачларын көтәбез.

Инде ак каен бөре кабыкларын шартлата. Чаер исле тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Гүя юп-юка яшкельт яулык сала иңенә. Ә көткән кунаклар ник кенә зәңгәр күкне ярып үтсеннәр!

Менә бер заман күктә мин көткән ялгыз карлыгач та күренә. Каен-кызкайның инде ямь-яшел яфраклары ук ачылган, яшел толымнары җилдә җилферди. Ак күлмәк кигән каен-чибәрләр … (65 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)


Хикәя фигыльләрне язып алырга һәм аларның юклык формасын ясарга.


Яз билгеләре.


Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.

Ерактагы кара урман, ничектер , күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә җиңел зәңгәр нур балкып торды. Өй түрендәге миләш ботаклары яшелрәк төскә керделәр. Түбәләрдә кыш буе ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланып, басылып китте. Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде. Аннан бик тиз зурайдылар бозлар, озынайдылар, штык кебек булып сузылдылар… Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар, килеп , су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.

Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. Тереклек чыганагы – кояш – табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә язгы ыгы-зыгы башланды. (102 сүз.)


(Г. Гобәй.)


Контроль диктантлар.


Беренче җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.


Авылда кыш.


Иген кырлары кар астында калды. Ләкин авылда эш кыш буе да бетми. Кыш – алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.ул.

Мастерскойларда ватылган машиналарны төзәтәләр. Алар җәй буе тоткарлыксыз эшләргә тиеш. Җәйнең бер көне ел туйдыра бит.

Дымлы җирдә тотып калмасаң, туфрак уңыш бирми. Шуңа күрә игенчеләр кырда кар тоталар. Әнә анда кар тоткычлар куелган. Ул киртәләр кырдагы карны урамнарга, чокырларга очырмыйча саклыйлар. Үсемлекләргә бик кирәк булган кар сулары язын җиргә сеңә. (70 сүз.)


(В. Александрова.)


Ахырыдан икенче җөмләдә ия белән хәбәрнең астына сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.

Нурлана сүзенең ясалышын тикшерергә


Җәйге иртә.


Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.

Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.

Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һә суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады. (74 сүз.)


(Әминә Бикчәнтәева.)


Искәрмә. Кыштырдата ,боҗра сүзләре тактага языла, өтерләр искәртелә.


Кушма һәм парлы сүзләрнең астына сызарга.

Көнбагыш.


Безнең колхоз карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән иде. Кайвакытта гына килмә, ул һәрчак үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның чачаклы-чачаклы сап-сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән ашыга –ашыга бал җыялар. (41 сүз.)


(Гариф Галлиев.)


Мәктәптән сүзенә өлешчә морфологик анализ ясарга.


Туган ил кайдан башлана?


Кыш белән язның да , җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.

Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.)


(Г. Галиев.)


Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне табып, астына сызарга.


Өтерләр искәртелә.


Менә яз да җитте. Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык күренә, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чыотырап соргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә тора.

Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра. Оялары алдындагы кечкенә баскычларында сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе сайрый. Ферма тирәсендә киң бушлыкта,койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып йөри. (87 сүз.)


(Гомәр Бәшировтан.)


Дүртенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.


  1. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.


Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер 140ург. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе 140ург: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.


(Мәрди Рафиков.)


Сыйфатлар: кисәк, карт, моңлы, дәртле, көмеш, йөгерек, тын, ямьле.


Тын, карт, йөгерек сыйфатларын дәрәҗәләр белән төрләндерегез.


2. Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз.


1)Мин мәктәпкә … йөрим. 2) Безнең Әлфия … биюче. 3) … безнең колхоз арыш, бодай, карабодай чәчте. 4) Менә … чәчү тәмамланды. 5) … җәйге каникуллар башланачак. 6) Күк йөзе … караңгыланып китте. 7) Камил ишектән … генә кереп китте. 8) Безнең сыйныф балалары … Кремльгә экскурсиягә барачак. 9) … яңгыр яуды.


Рәвешләр: көнозын, җәяү, иртәгә, оста, быел, җитез, язгы, тиздән, бервакыт.


  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләргә сораулар куегыз һәм күчереп языгыз.


Дельфин да күрмәгән.


Сез Алмазны күрдегезме? –

Кайткан диңгез буеннан.

Ул кабырчык җыйган анда

Һәм көнозын коенган.

Коенган ул иртән, көндез,

Коенган ул кичен дә.

Кыскасы, бер ай буена

Яткан ул су эчендә.


Ләкин ул диңгез эченә.

Ахры, бер дә кермәгән:

Диңгездә бер ай ял итеп,

Бер дельфин да күрмәгән.


Диңгез буйлары матурдыр,

Анысын аңлыйм да мин.

Тик бер дельфин да күрмәсәм,

Аңа атланып йөрмәсәм,

Диңгезгә бармыйм да мин!


(Роберт Миңнуллин.)


  1. Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.


Урман тургае.


Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпле тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык әйтерсең бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә 142ургае, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман 142ургае хәтта сайрар баркылдыкны да уздыра.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатькә мәдхия җырлар.

Урман тургае көзге салкында да сайраудан туктамый. Болытлы көзге күктә урман тургаеның моңлы җырын ишетсәң, гүзәл җырчының туган ил белән хушлашуы дип кабул ит.

(Гарәфи Хәсәнов)


Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.


5. Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп языгыз.


Уйлау, яту, язу, сикерү, бару, җырлау, йөзү, көлү, шаулау, чәчү, йөгерү, шатлану, йөрү, бию, уку, тырмау, казу, сөйләү, елау, ачулану, чабу, утыру, борчылу, сөенү, туктау, уру, сөрү, пешерү.


Үрнәк:


Физик хезмәтне белдергән фигыльләр: сөрү, …


Акыл хезмәтенә караган фигыльләр: уку, …


Хәрәкәт белдерә торган фигыльләр: бию, …


Хис һәм тойгы белдергән фигыльләр: сөенү, …


6. Фигыльләрне киләчәк заман формасына куеп шигырьне күчереп языгыз.


Тавык.


Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын, - ди, -

Балалар куансын», - ди.


(Әнәс Кари.)

7. Укыгыз, тиңдәш кисәкле җөмләләрне күчереп языгыз.


Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәркерфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырмалыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри.

Күл буенда тамыр җәйгән биек наратта карт тукран – Тук-тук бабай йокысыннан уянды. Аның томшыгы без кебек үткен, уктай җитез. Тукран үзенең без томшыгы белән агач кайрысын тишә дә аннан корткыч бөҗәкләрне чүпли.


(Җәвад Тәрҗеманов.)

143




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 04.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров170
Номер материала ДБ-318363
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх