Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Татар теленнән 1 нче сыйныф өчен эш программасы.

Татар теленнән 1 нче сыйныф өчен эш программасы.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Каралды “Килешенде“Раслыйм”

Методик берләшмә җитәкчесе: Укыту эшләре буенча директор 5 нче гимназия директоры

________ Бикмуллина Р.Г. урынбасары: ________Салахова З.У. ______Чибинова Н.Ш.

Беркетмә №1, “ ”__________2014 ел “ ”__________2014 ел “ ”__________2014 ел






Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче Б сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы




Төзүче: Бикмуллина Рәмилә Гарифулла кызы,

Яшел Үзән муниципаль районы МББУ 5 нче гимназиясенең

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы









Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, “ 27 ”август 2014 ел



Аңлатма язуы

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,

1.      Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

2.      29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

5. “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән дәреслекләр исемлегенә;

6. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.

Программаның исеме: татар теле

Сәгатьләр саны: барысы атнага 3 сәг. исәбеннән 99 сәг. каралган, язу - 63 сәг., татар теле - 36 сәг. планлашырылган

Дәреслек:

И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова, Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011

Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1нче класс балалары өчен 7-8 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Яңа стандарттагы иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б)телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

I сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез ,авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш. Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3—5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу. Телдән 4—5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри  куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып язу күнекмәләрен камилләштерү тора.

Төрле эшләрне бәяләү критериесе: 15 нче апрельдән соң 1 тикшерү эше үткәрелә

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру.

Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла

Укчыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда, шәхси якын килеп


Тематик бүленеш

Әзерлек чоры – 7 сәгать

Төп чор - 54 сәгать

Йомгаклау чоры - 2 сәгать

Алфавит - 3 сәгать

Җөмлә - 2 сәгать

Сүзләр – 4 сәгать

Телдән һәм язма сөйләм - 3 сәгать

Авазлар – 3 сәгать

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү - 2 сәгать

Сузык аваз һәм тартык аваз хәрефләре - 15 сәгать

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту - 4 сәгать

Барысы – 99 сәгать























1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

- басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

- әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

- җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта (өндәү, сорау) куеп язу.

- телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

1 нче сыйныфны тәмамланганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.



Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:



  1. И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина. Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба: язу дәфтәре. 1нче сыйныф. - Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012.

  2. И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова, Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011

  3. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2012

  4. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле, методик кулланма, 1 нче сыйныф,Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2011






Календарь-тематик планлаштыру.


Дәрес темасы

Сәг

саны

Эшчәнлек төре

УУК

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Хәреф элементлары язу.

1

Язу дәфтәре белән танышу; язу әсбаплары турында белешмә бирү; язу гигиенасы кагыйдэлэрен үтәү; язу дәфтәрендә эшләү кагыйдәләрен куллану.

Регулятив: укытучы белән берлектә уку мәсьәләсе кую; гади сорауларга җавап бирү; сорау кую.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , дөрес язуны үзләштерү

Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү.




2

Хәреф элементлары: ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

Үрнәк буенча график бирем үтәү, юлларны дөрес таба белү; ручканың дөрес тотылышына игътибар итү.

Регулятив: уку мәсьәләсен формалаштыру; мәсьәләне чишүнең гомуми алымнарын куллану; Коммуникатив: сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәү.



3

Хәреф элементлары: астан, өстән ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

Сызыкларның юнәлешен аера белү; язу юлын таба белү; ручканы дөрес тоту.

Регулятив: уку мәсьәләсен формалаштыру; мәсьәләне чишүнең гомуми алымнарын куллану; сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



4

Язу элементлары: ярымтүгәрәкләр язу.

1

Үрнәк буенча график биремнәр үтәү; дәфтәрне дөрес тоту; язу юлын таба белү.

Регулятив: куелган кагыйдәләрне куллану; мәсьәләне чишүнең гомуми алымнарын куллану; Коммуникатив: ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.



5

Дулкынлы сызыклар, хәреф элементлары язу.

1

Үрнәк буенча сызыклар язу; график биремнәр үтәү; ручканы дөрес тоту.

Регулятив: язу эшчәнлеген күзәтү һәм бәяләү; алган белем күнекмәләрне куллану;

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Шәхси үсеш: уңай мотив тудыру




6




Хәреф элементлары: астан, өстән элмәкле сызыклар .

1

Астан, өстән элмәкле сызыклар язарга өйрәнү; төгәл язуны камилләштерү.

Регулятив: куелган кагыйдәләрне куллану; язу алымнарын дөрес куллану;

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү





7

Хәреф элементлары: астан, өстән элмәкле сызыклар

1

Кыска, астан элмәкле сызыклар язарга өйрәнү; сүзләрне иҗеккә бүлү; дөрес утыруга игътибар итү.

Регулятив: куелган кагыйдәләрне куллану; язу алымнарын дөрес куллану;

Коммуникатив: үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру



8

Юл һәм баш а , А хәрефләрен язу.

1

А,а хәрефләрен дөрес язарга өйрәнү; сүзгә аваз анализы ясау; дөрес утыру.

Регулятив: куелган кагыйдәләрне куллану; язу алымнарын дөрес куллану; сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклау.



9

Юл һәм баш ә,Ә хәрефлэрен язу.

1

Баш һәм юл Ә,ә хәрефләрен язарга өйрәнү; график биремнәр үтәү; руч-каны дөрес тоту.

Регулятив: куелган кагыйдәләрне куллану; сөйләмне дөрес төзү; үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.



10

А, Ә, а, ә хәрефләрен язуны ныгыту.

1

Баш һәм юл А, а,Ә,ә хәрефләре белән иҗекләр язарга өйрәнү; дәфтәрләрне дөрес тоту.

Регулятив: уку мәсьәләсен формалаштыру; соруларга җавап бирү; тиешле белешмәне табу; Коммуникатив: иптәшенә аңлашылырлык сөйләм төзү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



11

Юл һәм баш и, И хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл И, и хәрефләрен язарга өйрәнү; сүзләрне иҗекләргә бүлү; дөрес утыру.

Регулятив: эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; аңлап сөйләү; сораулар бирү.



12

Юл һәм баш ы, Ы хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ы, ы хәрефләрен язарга өйрәтү; баш һәм юл хәрефләрен тәңгәл китерү.

Регулятив: кагыйдәләрне дөрес куллану; аңлап, дөрес уку һәм язу;

Коммуникатив: уку эшчәнлеген әйтеп һәм язып башкару.



13

Юл һәм баш ы, Ы хәрефләрен язуны ныгыту.

1

Баш һәм юл И, и, Ы, ы хәрефләре белән иҗекләр язарга өйрәнү; схемалар белән эшләү.

Регулятив: эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; аңлап, дөрес уку һәм язу; уку эшчәнлеген әйтеп һәм язып башкару.

Танып-белү: язу дәфтәреннән тиешле белешмәне табу



14

Юл һәм баш ү,Ү хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл ү,Ү хәрефләрен язарга өйрәнү; авазны аерып күрсәтү.

Кагыйдәләрне дөрес куллану; бе-лешмәне анализлау; сорау куя белү.



15

Юл һәм баш у,У хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл У,у хәрефләрен язарга өйрәнү; язма һәм басма хәрефләрне тәңгәл китерү.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес кул-лану.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу




16

Юл һәм баш ү,Ү, у, У хәрефлә-рен язуны ныгыту

1

Баш һәм юл У,у, ү,Ү хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр язарга өйрәнү; сүзгә иҗек һәм хәреф-аваз анализы ясау.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.



17

Юл һәм баш э, Э хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Э, э хәрефләрен, иҗекләр язарга өйрәнү; өйрәнгән хәрефләрне диктант итеп язу.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.

Коммуникатив: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү.

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү



18

Юл һәм баш ө, Ө хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ө, ө хәрефләрен, иҗекләр язарга өйрәнү; өйрәнелгән язма хәрефләрнең формасын таный белү.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



19

Юл һәм баш о, О хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл О, о хәрефләрен, иҗекләр язарга өйрәнү; сүзгә иҗек һәм хәреф-аваз анализы ясау.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау; аңлап уку һәм язу.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу




20

Юл һәм баш н, Н хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Н, н хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; сүзгә иҗек һәм хәреф-аваз анализы ясау.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау; мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



21

Юл һәм баш л, Л хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Л, л хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; язу гигиенасы кагыйдәләрен үтәү.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау; мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу




22

Н, н, Л, л хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Н, н, Л, л хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәтү.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау;

Танып-белү: мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру; сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклау.



23

Юл һәм баш м, М хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл М, м хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; өйрәнелгән хәрефләрне кулланып текстны ту-лыландыру.

Регулятив: эстетик тәрбия бирү; эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



24

Юл һәм баш р, Р хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Р, р хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; хәрефләрне дөрес тоташтыру; схема белән эшләү.

эстетик тәрбия бирү; эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.



25

М, м, Р, р хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.


1

М, м, Р, р хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәнү;

хәрефләрне график схемаларны танып белү.

Регулятив: эстетик тәрбия бирү; эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу



26

Юл һәм баш й, Й хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Й, й хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; өйрәнелгән хәрефләрне сүзләрдә һәм җөмләләрдә куллану.

Регулятив: эш урынын әзерләү; биремнәрне үтәү максатын билгеләү; эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; Коммуникатив: әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.



27

Юл ң хәрефен язу.

1

Юл ң хәрефен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; сүзләрне дөрес уку һәм язу; схема белән эшне камилләштерү.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау; мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру; Коммуникатив: сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклау.



28

Й, й, ң хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Й, й, ң хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәнү; язу гигиенасы кагыйдәләрен төгәл үтәү.

Регулятив: аңлап уку күнекмәсен үстерү; мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру; диалогта катнашу.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру



29

Юл һәм баш я, Я хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Я, я хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; үрнәк буенча сүзләр һәм җөмләләр күчерү.

Регулятив: эстетик тәрбия бирү; эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү; әңгәмәдәшеңне тыңлый белү.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу



30

Я, я хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Я, я хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәнү; үрнәк буенча сүзләр һәм җөмләләр күчерү.

Регулятив:укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Коммуникатив: рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү,текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү,мәктәп тормышына кызыксыну уяту;үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә әйтә белү.



31

Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Искәртмәле диктант.

1

Й, я хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү; язу гигиенасы кагыйдәләрен төгәл үтәү.

Регулятив:объектларны тану, атау, билгеләү; сорауларга җавап бирү.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу



32

Юл һәм баш ю, Ю хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ю, ю хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; хәрефләрне дөрес тоташтыру.

Регулятив: объектларны тану, атау, билгеләү; сорауларга җавап бирү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу.




33

Ю, ю хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Ю, ю хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәнү; иҗекләр, сүзләр язу, анализлау.

Регулятив: объектларны тану, атау, билгеләү; Коммуникатив: сорауларга җавап бирү; дөрес сөйләм төзү.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру



34

Юл һәм баш е, Е хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Е, е хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; хәрефләрне бертигез зурлыкта язу.

Коммуникатив: сорауларга җавап бирү;

Танып-белү: язу дәфтәреннән тиешле белешмәне табу.



35

Е, е хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Е, е хәрефләре кергән сүзләр белән сүзлек диктанты язарга өйрәнү.

Регулятив: эшчәнлек алгоритмын үзлектән төзү; сораулар кую.

Коммуникатив: сөйләм этикетын саклау.



36

Юл һәм баш д, Д хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Д, д хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; алгоритм буенча эшләү; сүзгә хәрефаваз анализы ясау.

Регулятив: эшчәнлек алгоритмын үзлектән төзү; Коммуникатив: сөйләм этикетын саклау.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу




37

Юл һәм баш т, Т хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Т, т хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; хәрефләрне юлда дөрес урнаштыру; иҗекләр язу.

Коммуникатив: алган белешмәне телдән һәм язмача тапшыру; сорау кую;

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру.



38

Д, т хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Д, т хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү; җөмләләр язу һәм үзлектән тикшерү.

Регулятив: объектларны тану, атау, билгеләү; Коммуникатив: сорауларга җавап бирү; дөрес сөйләм төзү.



39

Юл һәм баш з, З хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл З, з хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; иҗекләргә анализ ясау һәм язу.

Регулятив: яңа уку мәсьәләсе кую; эшчәнлекне бирелгән өлге белән тигезләү;

Танып-белү: танып-белү эшчәнлегендә активлык күрсәтү.

Коммуникатив: үз фикереңне әйтә һәм яклый белү.




40

Юл һәм баш с, С хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл С, с хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; уку мәсьәлә-сен укытучы белән берлектә чишү; алгоритм буенча эшләү.

Регулятив: яңа уку мәсьәләсе кую; эшчәнлекне бирелгән өлге белән тигезләү;

Танып белү: танып-белү эшчәнлегендә активлык күрсәтү.

Шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу



41

З, с хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

З, с хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү; сүз һәм җөмләне дөрес күчерү.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; коммуникатив: үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.



42

Юл һәм баш г, Г хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Г, г хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ребус чишү; ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу.

Регулятив: объектларны тану, атау, билге-ләү; Коммуникатив: сорауларга җавап бирү.



43

Юл һәм баш к, К хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл К, к хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу; сүзгә хәреф-аваз анализы ясау.

Регулятив: гомуми максатны билгеләү һәм аның чишелеш юлын табу;

Танып-белү эшчәнлегендә активлык күрсәтү.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру.




44

Г, к хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Г, к хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү; бирелгән мо-дельләр буенча яңа сүзләр төзү.

Регулятив: яңа уку мәсьәләсе кую;

Коммуникатив: үз фикереңне әйтә һәм яклый белү.




45

Юл һәм баш в, В хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл В, в хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; җөмләләрдәге төшеп калган сүзләрне дөрес куя белү.

Регулятив :эшчәнлек алгоритмын үзлектән төзү; Коммуникатив: гомуми кагыйдәләрне куллана белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



46

Юл һәм баш ф, Ф хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ф, ф хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу; сүзгә хәреф-аваз анализы ясау

Регулятив : планлаштыру һәм эш тәртибен ачыклау.

Танып-белү: хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу

Коммуникатив: мәгълүматны башкалардан сорашып белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү.



47

В, ф хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

В, ф хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү. Парлы тартыкларны ныгыту. Авазларны ишетеп аера белү һәм сүзләрне дөрес язу

Регулятив: авырлыкны җиңүгә әзер булу, аны чишү ысулларын эзләү

Танып-белү: текст моделе буенча җөмләләр төзү.

Коммуникатив: үзара аралашу ысулларын билгеләү.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру.



48

Юл һәм баш б, Б хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Б, б хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу; модель буенча яңа сүзләр төзү.

Регулятив : ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

Танып-белү: Б б хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу



49

Юл һәм баш п, П хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл П, п хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу

Регулятив : проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау.

Танып-белү: П п хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу.

Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



50

Б, п хәрефләре кергән сүзләр язуны ныгыту.

1

Б, п хәрефләре кергән сүзләргә хәреф-аваз анализы ясый белү; парлы тартыкларны дөрес аера белү; ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу
Регулятив :укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү:тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.



51

Юл һәм баш ж, Ж хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ж, ж хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу

Регулятив : үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

Танып-белү: Ж ж хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу

Коммуникатив: проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү.

Шәхси үсеш: уңай мотив тудыру



52

Юл һәм баш ш, Ш хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ш, ш хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү.

Танып-белү: Ш ш хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхси үсеш: мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.



53

Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү. Авазларны аеп тану һәм дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру

Регулятив: эшчәнлекне бирелгән өлге белән тигезләү

Танып-белү: мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.




54

Юл һәм баш җ, Җ хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Җ, җ хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәтү;татар телендә генә кулланылышын аңлату;

Регулятив : максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып-белү: Җ җ хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу

Коммуникатив: үзара аралашу ысулларын билгеләү.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру



55

Юл һәм баш ч, Ч хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ч, ч хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәтү.

Регулятив : планлаштыру һәм эш тәртибен ачыклау.

Танып-белү: үрнәк буенча иҗекләр, сүзләр, җөмләләрне йөзмә язу; хәрефләрнең уртак элементларын табу.

Коммуникатив: сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү.



56

Җ, ч хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Җ, ч хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү. Татар телендә бу авазларның парлы булуын аңлату.Ишетеп язу күнекмәләрен формалаштыру

Шәхси :иптәшләреңә карата ярдәмчел булу; Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Танып белү :дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив: сөйләм этикеты нормаларын үтәү.Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.



57

Юл һәм баш х, Х хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Х, х хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү;сүзләргә хәреф-аваз анализы ясый белү; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу

Регулятив : ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

Танып-белү: Х х хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язарга һәм хәрефләрне астан, өстән ялгау.

Коммуникатив: дәфтәр белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру.

Шәхси үсеш: тәрбияле бала образын кабул итү.



58

Юл һәм баш һ, Һ хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Һ, һ хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү; хәрефнең татар телендә генә кулланылышын аңлату; ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу

Регулятив : проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау.

Танып-белү: Һ,һ хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язу

Коммуникатив: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү.

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү.



59

Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.

1

Х, һ хәрефләре кергән сүзләр белән диктант язарга өйрәнү. Авазларны аера белү; сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау;

Регулятив : ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

Коммуникатив: дәфтәр белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру.

Шәхси үсеш: мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.



60

Юл һәм баш ё, Ё хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Ё, ё хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү;

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү.

Танып-белү: текст моделе буенча җөмләләр төзү; хәрефләрнең уртак элементларын табу.

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхси үсеш: мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.



61

Юл һәм баш щ, Щ, ц, Ц хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл Щ, щ, Ц, ц хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү. Кечкенә текстны хәрефләрен төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, бозмыйча күчереп язу

Регулятив : авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып-белү: Ц ц, Щ щ хәрефләренең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аны язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга.

Коммуникатив: үзара аралашу ысулларын билгеләү.

Шәхси үсеш: аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру.



62

Юл ь, ъ хәрефләрен язу. Парлы сузык хәрефләре булган сүзләр язу.

1

Юл ь, ъ хәрефләрен, тоташ сүзләр язарга өйрәнү.

Хәрефләрне дөрес тоташтыру. Ъ һәм ь билгесе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу

Регулятив : планлаштыру һәм эш тәртибен ачыклау.

Танып-белү: ь, ъ хәрефен язу, үрнәк буенча сүзләр, җөмләләрне йөзмә язу.

Коммуникатив: дискуссиядә катнашу

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



63

Хәрефләр, иҗекләр,җөмләләр язу. Басмачадан текстны күчерү.

Искәртмәле диктант язу.

1

Хәрефләрне дөрес тоташтыру. Өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга дөрес күчерү

Шәхси : иптәшләреңә карата ярдәмчел булу;

Регулятив :эшчәнлек эшен көйләү

Танып белү : дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү.





64

Дәреслек белән танышу.Алфавит.

1

Татар алфавитында хәреф исемнәрен, аларның тәртибен, аваз мәгънәләрен белү.

Регулятив : проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау.

Танып-белү: хәрефләрнең билгеле тәртибе, алфавитны куллану очраклары.

Коммуникатив: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү.

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү.



65

Әминә белән Әмир алфавитны өйрәнә.

1

Алфавит баганасында хәрефне таба белү. Татар алфавитындагы хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре

Шәхси үсеш: укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Регулятив : укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып-белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү



66

Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

1

Алфавит буенча сүзләр таба белү, әһәмиятен аңлату.

Регулятив: эшчәнлек төрен куелган мәсьәләгә туры китереп сайлау;

Танып-белү: мөстәкыйль рәвештә танып-белү максатын формалаштыру;

Шәхси: сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклау



67

Җөмлә .

1

Җөмләне таный, җөмләдәге сүзләр санын һәм бәйләнешен билгели белү; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, ахырда тыныш билгесен дөрес куюны аңлату

Шәхси : иптәшләреңә карата ярдәмчел булу;
укуга карата кызыксыну хисе булу.
Регулятив :укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Коммуникатив:укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Башкаларның
сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.



68

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Әйтелүенә карап җөмлә төрләрен билгеләү һәм ахырында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

Шәхси үсеш: үз гаиләңә уңай караш , ихтирам тәрияләү.

Регулятив : сюжетлы рәсем эчтәлеген аңлау.Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү осталыгы булдыру.

Танып-белү :мәгълүмат җиткерүче тамгаларны уку аралашу.

Коммуникатив: фикереңне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү.

 


69

Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең сорауларын, схемаларын белү.Тексттан предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне табу, схемага карап тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белү.

Регулятив: авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып-белү: эш-хәрәкәтнең юнәлешен белдергән сүзләрне, сорауларын танып белү.

Коммуникатив: дәреслек белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру.



70

Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

Билгене белдергән сүзләрнең сорауларын, схемаларын белү.Тексттан билгене белдергән сүзләрне табу, схемага карап тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белү.

Регулятив : үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

Танып-белү:предметның билгесен белдергән сүзләрне, сорауларын танып белү.

Коммуникатив: проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү.

Шәхси үсеш: уңай мотив тудыру

 


71

Өстәмә предметны белдергән сүзләр.

1

Өстәмә предметны белдергән сүзләрнең сорауларын, схемасын белү.Тексттан ул сүзләрне табу, схемага һәм рәсемгә карап, тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белү.

Шәхси : укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив :эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү : яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша.

 


72

Ярдәмче сүзләр.

1

Ярдәмче сүзләрнең җөмләдәге ролен, схемасын белү. Тексттан ярдәмче сүзләрне табу, схемага һәм рәсемгә карап, тиешле сүзне куеп җөмләләр төзи белү.

Регулятив:үзэшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып белү : яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

Коммуникатив: сүз схемаларын уку ,бер авазы белән аерылып торган сүзләрне уку, мәгънәсенә төшендерү.


 


73

Телдән һәм язма сөйләм.

1

Телдән һәм язма сөйләмнең телдәге ролен, аермасын белү. Сюжетлы рәсемнәр буенча бәйләнешле сөйләм үстерү

Шәхси үсеш: үз гаиләңә уңай караш , ихтирам тәрияләү.

Регулятив : сюжетлы рәсем эчтәлеген аңлау. Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү осталыгы булдыру.

Танып-белү :мәгълүмат җиткерүче тамгаларны уку аралашу.

Коммуникатив: фикереңне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү.

 


74

Телдән һәм язма сөйләм. Басым.

1

Әйтелеше һәм интонация буенча җөмлә төрләрен белү. Әйтмә һәм язма сөйләмдә әйтелеше һәм интонация буенча җөмлә төрләрен билгели, җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белү.

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү

Регулятив : төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.

Танып-белү: тиешле мәгълүматны таба белү;
Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын өйрәнү;

 


75

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр исемнәрендә, хайван кушаматларында баш хәрефләр

1

Кеше исемнәре, фамилияләренең, елга, күл, шәһәр исемнәренең, хайван кушаматларының баш хәрефтән язылуы турында белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр; исемнәрнең сан белән төрләнүе.

Шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу

Регулятив: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив :сөйләм этикеты нормаларын үтәү

 


76

Сузык авазлар.

1

Аваз һәм хәреф төшенчәләрен белү. Тартык һәм сузык авазларны аера белү. Авазлар бүленешен белү.

Регулятив:эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку;

Коммуникатив: үз эшчәнлеген планлаштыруда сөйләмне дөрес куллану.



77

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Калын һәм нечкә сузык авазларны аера белү. Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау

Регулятив : уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү .Укытучы бәяләвен уңай уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: әйләнә-тирә предметларны тикшерү, текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү

Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү

 


78

Сузык авазларны ныгыту. Тартык авазларны ныгыту.

1

Аваз һәм хәреф төшенчәләрен белү. Тартык һәм сузык авазларны аера белергә.

Регулятив: эшне планлаштырырга өйрәнү.
Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү

 


79

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Сузык авазларга карап сүзләрне иҗекләргә бүлә белү. Иҗек чигеннән бүлеп сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлә белү.

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.



80

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту.

1

Сузык авазларга карап сүзләрне иҗекләргә бүлә белү .Иҗек чигеннән бүлеп сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлә белү. Юлдан-юлга бүленмәү очракларын искә төшерү

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхси үсеш: мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.



81

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саң-гырау тартыклар.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү. Тартык авазлар бүленешен ныгыту.

Регулятив : планлаштыру һәм эш тәртибен ачыклау.

Танып-белү: яңгырау һәм саңгырау, парлы һәм парсыз тартыкларны белү .

Коммуникатив: сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү.

Шәхси үсеш: чиста ,пөхтә , каллиграфик дөрес язуны үзләштерү



82

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

Парлы һәм парсыз тартыкларны аера белү. Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау

Регулятив : проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау.

Коммуникатив: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү.

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү.



83

Э – е хәрефләре.

1

Э-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдыру һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү.

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхси үсеш: мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.

 


84

Ө – е хәрефләре.

1

Ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдыру һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив : уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү .Укытучы бәяләвен уңай уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: әйләнә-тирә предметларны тикшерү, текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү

Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү

 


85

О – ы хәрефләре.

1

О-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәсен истә калдыру һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив : рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү,текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү,мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Танып-белү: тиешле мәгълүматны таба белү;

Коммуникатив: үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә әйтә белү

 


86

Я хәрефе.

1

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдыру һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив :укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 


87

Ю хәрефе.

1

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдыру һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; Коммуникатив: сөйләмне дөрес куллану.

 


88

Е, е хәрефләре.

1

Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен истә калдырырга һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив : кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү.

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.


 


89

Сузык аваз хәрефләрен ныгыту

1

Сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану

Шәхси үсеш: әхлак нормаларын үзләштерү

Регулятив : төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.

Коммуникатив: аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын өйрәнү;



90

Й хәрефе.

1

Й хәрефенең сүз башында һәм сузык авазлардан соң дөрес язу кагыйдәсен истә калдыру

Шәхси:
иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;
Регулятив: эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү: тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

 


91

В хәрефе.

1

[w] һәм в авазларын белдергән в хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен белергә һәм күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Регулятив: эшчәнлек алымнарын үстерү; аңлап уку; үз эшчәнлеген планлаштыруда Коммуникатив: сөйләмне дөрес куллану.

 


92

93


К,г хәрефләре.

2

К, г хәрефләре калын һәм нечкә әйтелә торган сүзләрне дөрес уку һәм язу кагыйдәләрен белү. Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау.

Регулятив :укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив:дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 


94

М, н, ң хәрефләре.

1

Борын аваз хәрефләренең сүзләрдә дөрес язылышы кагыйдәләрен белү

Регулятив:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

Коммуникатив: проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү.

Шәхси үсеш: уңай мотив тудыру

 


95

Тартык авазларны ныгыту өчен күнегүләр.

1

Грамоталы график дөрес итеп язу , янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне дөрес язу

Регулятив:куелган кагыйдәләрне куллану; язу алымнарын дөрес куллану;

Коммуникатив: сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклау.

 


96

Контроль күчереп язу.

1

Грамоталы график дөрес итеп күчереп язу (хәрефләрне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, каллиграфик дөрес язу)

Регулятив : үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

Танып-белү: хатасыз күчереп язу, рәсем буенча җөмләләр төзү.

Коммуникатив: проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү.

Шәхси үсеш: уңай мотив тудыру



97

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлүне кабатлау өчен күнегүләр.

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләргә бүлеп юлдан юлга күчерү; юлдан-юлга күчереп булмаган очракларын ныгыту

Регулятив:уку мәсьәләсен формалаштыру; соруларга җавап бирү;

Танып-белү: тиешле белешмәне табу;

Шәхси: иптәшенә аңлашылырлык сөйләм төзү.

 


98

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен ныгыту.

1

Тартык һәм сузык аваз хәрефләрен аера белү; сүзләргә хәреф-аваз анализы ясый белү

Шәхси үсеш: укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Регулятив : укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып-белү : тиешле мәгълүматны дәреслектән табу
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 


99

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау. Йомгаклау дәресе.

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү.

Шәхси үсеш: табигать турында кайгырту;

Регулятив : эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Танып-белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив: парларда эшли белү.

 










57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров103
Номер материала ДВ-410782
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх