Инфоурок Другое Тесты"Татар теленнән олимпиада биремнәре"

"Татар теленнән олимпиада биремнәре"

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ 10 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 35

 

1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.

         Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык

2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.

         1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)

3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.

          (Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык –

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел –

Телеңне йотарлык -

5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.

       Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

     Послание, зонтик, рябина, облик, суд.

8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Социальный работник

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 11 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

11    нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

Максималь балл – 36

I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

Кайту.

       1) Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. 2) Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир – туган авыл шушы була. 3) Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. 4) Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе дә үз урыннарында кебек. 5) Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. 6) Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең.

           7) Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелдә каршылыклы хисләр уянып алды. 8) Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән дип, аклану эзләргә тырышты ул. 9) Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. 10) Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. 11) Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. 12) Ә йорт урыннары – әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута, кычыткан баскан чокыр гына түгел. 13) Һәркайсы – язмыш дигән сүз. 14) Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның, чит җирләрдә җирсенеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. (Р.Мөхәммәдиевтән)

1. 1-4 нче җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне билгеләгез.

2. 5-8 нче җөмләләрдән һәмзә авазы кергән сүзне күрсәтегез.

3. Тексттан интернациональ сүзләрне язып алыгыз.

4. 7-10 нчы җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз.

5. 11 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне билгеләгез.

6. 2 нче җөмләдәге берөзлексез сүзенә морфологик анализ ясагыз.

7. 14 нче җөмләдәге уелган сүзенә фонетик анализ ясагыз.

8. 4 нче җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

9. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

10. 10-13 нче җөмләләрдән модаль мәгънәле сүз төркемнәрен языгыз.

II. “Тел” сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә языгыз.

III. “Туган илнең җире – җәннәт, суы – ширбәт” дигән мәкальнең мәгънәсен 12 җөмләдән торган хикәя язып аңлатыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 4 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл - 24 балл

 

I. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне языгыз.

Куян күчтәнәче.

       1) – Ләйлә, кызым, куян күчтәнәче ашарга кер! – 2) Әниемнең тәрәзәне ачып эндәшкәнен ишеткәч, тизрәк өйгә йөг..рдем. 3) Абыем чиләк-чиләк гөмбәләр яныннан чүпрәк сумканы, алып, өстәлгә бушатты. 4) Помидор, чәй, тәмле конфетлар, кабартма!

       5) Оз..н колак куянкай җибәргән кабартма гел безнең әни пешергән кабартмага охшаган. 6) Тәмле! 7) Помидоры да безнең бакчаныкы шикелле. 8) Куянныкы тәмлерәк тә кебек әле. 9) Чәй дә телне йотарлык.

        10) – Иң зур күчтәнәч бу сумкада икән бит, - дип, абыем миңа бер уч чиклә..ек сузды. (Айгөл Әхмәтгалиева буенча)

II. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне күрсәтегез.

1) куян

2) тәмле

3) помидор

4) йотарлык

2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

1) абыем

2) охшаган

3) ачып

4) миңа

3. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзне табыгыз.

1) күчтәнәч-е

2) ә-ни-ем-нең

3) бакча-ны-кы

4) гөмбә-ләр

4. Зур сүзенә антоним булган берәмлекне билгеләгез.

1) дәү

2) тәбәнәк

3) кечкенә

4) олы

5. Бирелгән схемага туры килгән сүзне күрсәтегез: тамыр + ясагыч кушымча

1) тизрәк

2) куянкай

3) сумкада

4) тәмле

6. 2 нче җөмләдә төшем килешендәге исемне күрсәтегез.

7. 10 нчы җөмләдән сыйфат белән сыйфатланмышны табыгыз.

8. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

III. Составына җиде саны кергән 3 мәкаль яки табышмак языгыз.

IV. “Табигать кочагында” дигән темага 7 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 5 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

 

5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл - 30 балл

 

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Э хәрефе бугаз тартыгын белдергән очракны күрсәтегез.

1) маэмай;

2) энҗе;

3) эш;

4) элемтә.

2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне күрсәтегез.

1) мәсьәлә, тәэмин;

2) һава, тау;

3) кинәт, озынборын;

4) китап, имтихан.

3. Басым соңгы иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) мондый;

2) уйламады;

3) укы;

4) китаплар.

4. Гыйлем сүзенең синонимын күрсәтегез.

 1) гадәт;

2) кәгазь;

3) белем;

4) тырышлык.

5. Күчерелмә мәгънәле сүзне табыгыз.

1) кара чалбар;

2) кара карлыган;

3) кара туфрак;

4) кара кайгы.

6. Бакчачы бабай кечкенә Чулпанга зур һәм сап-сары алма бирде җөмләсендә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны билгеләгез.

1) бакчачы;

2) кечкенә;

3) зур;

4) сап-сары.

7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне табыгыз.

1) ө-чен-че;

2) ә-ни-не;

3) бәйрәм-нәр;

4) сыер-чык.

II. Бирелгән сүзләрнең хаталарын төзәтегез һәм алфавит тәртибендә языгыз.

   ямле, төняк, җиңгел, әхәмиятле, сәгәть, кул яулык, бэлем.

III. Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатып языгыз.

башы күккә тию, сай йөзү, уртак тел табу, хәтер калдыру.

IV. Түбәндәге мәкальләрнең русча эквивалентларын табыгыз.

Яхшы сүз балдан татлы.

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

V. “Әгәр мин тылсым иясе булсам...” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз. 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 6 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл – 30 балл

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) унбиш;

2) түшәмне;

3) эшләреннән;

4) тозсыз.

2. Иялек килеше кушымчасы булган сүзне күрсәтегез.

1) әниең;

2) оныгына;

3) күлмәген;

4) дустымның.

3. Ясалма нигезле сүзләрне табыгыз.

1) балачак, күңелле;

2) тәнәфестә, мәктәпне;

3) каеннар, аксыл;

4) килде, күрә.

4. Биш-алты санының төркемчәсен билгеләгез.

1) микъдар саны;

2) тәртип саны;

3) бүлем саны;

4) чама саны.

5. Балачагын Каюм Насыйри туган авылы Шырданда уздыра җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз. 

1) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә хәл, тамыр сүз;

2) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, урын-вакыт килешендә, җөмләдә хәл, ясалма сүз;

3) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, ясалма сүз;

4) исем, уртаклык исем, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

II. Кул сүзе кергән 5 фразеологик әйтелмә уйлап языгыз.

III. Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне языгыз.

1) Тырышлык – зурлык, ялкаулык - ... .

2) Авыздан чыккан сүз – атылган ... .

3) Туган телне кадерләгән ... кадерле булыр.

4) Теле татлының ... күп.

5) Калган эшкә ... явар.

IV. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган 5 сыйфат языгыз.

V. “Вакытның кадерен беләм” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 7 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 90 минут

Максималь балл – 30 балл

I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

       1) Кешеләр, бер-берсе белән аралашканда, тормышны мөмкин кадәр ямьләндерергә, аны ягымлы сүз белән бизәргә, матурларга тырышалар. 2) Алар бер-берсенең хәлләрен белешәләр, сәламәтлек телиләр, бер-берсенә рәхмәтләр әйтәләр. 3) Күршең дә сиңа якты чырай белән хәерле иртә теләп уза. 4) Сине туганнарың, дусларың, белеш-танышларың, иптәшләрең котлыйлар. 5) Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән? 6) Шул сүзне әйткәндә, кеше хәтта борчуын да онытып тора, аның чырае яктырып, күзләре нурланып китә. 7) Әйтерсең, кешенең яхшы күңеллелеге, аның изге теләкләре, кешелек, дуслык, туганлык тойгылары аның үзендә дә балкып китә, шушы сүзләр белән бергә бүтән кешеләргә дә күчә. 8) Ул сүзләр бары тик чын күңелдән генә әйтелергә тиешләр. (Гомәр Бәширов буенча)

1.                 1 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз.

2.                 2 нче җөмләдән тел уртасы тартыгы булган сүзне күрсәтегез.

3.                 3 нче җөмләдән чырай сүзенә синоним булган берәмлекне уйлап языгыз.

4.                 5 нче җөмләдәге сезнең сүзенә морфологик анализ ясагыз.

5.                 8 нче җөмләдәге фразеологик берәмлекне күрсәтегез.

II. Түбәндәге сузләрне дөресләп языгыз һәм кайсы сүз төркемнәренә каравын билгеләгез.

          Арлы бирле, бер тавыштан, бер юлы, ялан аяк, бер туктаусыз, өч почмаклы, көчлө, дөняви, коңгорт-кара күзле, караңгылы яктылы.

III.     Әдәп-әхлак турында 5 мәкаль уйлап яз.

IV.     Төрле төркемчәләргә кергән фигыльләрне кулланып “Әдәпле булу җиңелме?” темасына 15 җөмләдән торган хикәя төзегез.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 8 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 90 минут

Максималь балл – 30

 I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

        1) Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди. 2) Йөз унике язмыш... 3) Әгәр үзләренә багышлап чигелгән бу кулъяулыкларның ияләре исән булса, көленмәгән күпме көлү, сөйләнмәгән күпме сүз, эшләнмәгән күпме эш  көннәрне, айларны, елларны баетыр иде. 4) Капкалар ешрак ачылыр, өйләр артыр, морҗалардан төтен баганалары биеккәрәк күтәрелер иде.

        5) Тумый калган күпме бала... 6) Салынмый калган күпме нигез... 7) Җырланмый калган күпме җыр...

         8) Шулай итеп, ел саен Өянке ботакларында Җиңү көнендә йөз унике кулъяулык җилферди. 9) Карталарда бер нокта белән генә билгеләнгән Алтын Болак авылының ил өчен башын салган күпме язмышы. 10) Чит җир туфрагында ятып калган ир-егетләрнең исеме кулъяулык почмагына кадерләп, күз нуры кушып чигелгән. (М.Галиевтән)

1. 1 нче җөмләдән у хәрефе ирен-ирен [w] тартыгын белдергән очракка мисал табып языгыз.

2. 8 нче җөмләдән  ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

3. 3 нче җөмләдән ияләре сүзенә синоним булган берәмлекне уйлап языгыз.

4. 9 нчы җөмләдән фразеологик берәмлекне табып языгыз.

5. 5-7 нче  җөмләләрдән ясалма фигыльне табыгыз.

6. 4 нче җөмләдән рәвешне язып алыгыз.  

7. 9  нчы җөмләдәге билгеләнгән фигыленең юнәлешен күрсәтегез.

8. 9 нчы җөмләдән кисәкчәне табып языгыз.

9. 10 нчы җөмләдәге кадерләп сүзенә морфологик анализ ясагыз.

10. 4 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

II. Күрсәтелгән схемаларга туры килгән берәр сүз уйлап языгыз:

1. тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча

2. тамыр + тамыр + ясагыч кушымча

3. тамыр + тамыр + бәйләгеч кушымча

III. Cүзләрнең синонимнарын языгыз.

Былбыл, газиз, дикъкать, көч, дәрес.

IV. “Җиңү кайтавазы мәңгелек” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ 9 класс биремнәр Татар төркемнәрендә татар теле.doc

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

Максималь балл  - 32

1. Транскрипциясе дөрес күрсәтелмәгән сүзне билгеләгез.

1) хатирә – [хәтирә]; 2) яшел – [йәшэл]; 3) адәм – [адәм]; 4) җиңел – [җиңэл]

2. Тарихи-традицион принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне күрсәтегез.

          1) Көз җиткәч, урманга иң оста рәссам килгән диярсең. 2) Урман төрле төсләргә бизәлә. 3) Агачлардан җиргә яфрак яңгыры ява. 4) Имән генә ашыкмый, яшелләнеп утыра. (М.Маликова)

3. Орфографик хаталы сүз булган җөмләне күрсәтегез. Сүзнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аерма кайсы законга бәйле?

           1) Серле тынлыкны бүлеп, кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. 2) Җаңга сафлык өстәп, җил исәргә тотынды. 3) Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны алып килде ул. 4) Бакалар тел кайрады, чикерткәләр сайрады. (Р.Мөхәммәдиев)

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним рәвешләр уйлап языгыз.

Кул сузымында –

Кыш кояшы кебек, айга бер күренер –

Син күр дә мин күр –

Хан заманыннан –

5. Cыйфатларны табып, чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз.

             1) Авылның шундый матур кичен гомерендә беренче кат күрүе дә түгел, югыйсә. 2) Усал җил көрән төскә керә башлаган имән яфракларын җир буйлап очыра. 3) Алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган кибетләр яныннан үттеләр. 4) Сакалбай да нык тора: ерткычларны “док-док” сөзә.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Бизәгәч сүзенә морфологик анализ ясагыз.

        Төш вакытлары җиткәндә, кояш баш өстенә үк күтәрелеп, елганы көмеш тәңкәле киң сукмак белән бизәгәч, Идел ярына килеп чыктылар. (Г. Ахунов)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

         Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая, Академия наук, Дальний Восток, Северный Ледовитый океан, Татарский государственный театр драмы и комедии имени К.Тинчурина.

8.  “Гаилә ядкарьләре” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теленнән олимпиада биремнәре""

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 926 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.10.2015 11893
    • RAR 66.9 кбайт
    • 56 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бадретдинова Альбина Музагитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 10
    • Всего просмотров: 54235
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические вызовы современного подростка: риски и профилактика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 124 человека из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе