Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:











Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

(методик кулланма)

4 нче, 9 нчы сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) олимпиада биремнәре







Авторлар: Чистай муниципаль районы МББУ “5 нче гомуми урта белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Г. Абдрахманова, Р.Р. Нуретдинова, Л.Р. Сәләхова













Чистай – 2014

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы ............................................................................................... 3

  2. 4 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) олимпиада биремнәре ....5

  3. 9 нчы сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) олимпиада биремнәре..18

  4. Апробация һәм нәтиҗәләр ....................................................................... 25

  5. Кулланылган әдәбият .............................................................................. 26































Аңлатма язуы

Сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү укытучыдан системалы эш таләп итә. Шуңа күрә әлеге эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк. Башлангыч сыйныфларда татар теленнән олимпиада үткәрү өчен үрнәк биремнәр аз. Шуны истә тотып, безнең иҗади төркем рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре төзеде. Шуңа күрә әлеге эш актуаль.

Олимпиада биремнәренең төп максаты:

  • рус телле балаларның татар теленнән белем дәрәҗәләрен һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү;

  • сәләтле балаларны ачыклау;

  • укучыларны башлангыч сыйныфлардан ук татар теленнән олимпиадага әзерләү.

Биремнәр рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укытуның программаларына, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә, демонстратив вариантлар һәм олимпиада биремнәренә нигезләнеп төзелде. Шулай ук алдагы елларда муниципаль дәрәҗәсендә үткәрелгән олимпиада биремнәренең типлары дә исәпкә алынды. Биремнәрнең төрлелеге һәм авырлыгы укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм дәресләрдә өйрәнелгән уку материалын исәпкә алынып төзелде.

Бирелгән хезмәттә олимпиада биремнәренең 4 нче сыйныф укучылары өчен 20 варианты тәкъдим ителә, һәрберсендә 5әр бирем. Беренче биремнәр сүзләрнең транскрипциясен язу һәм укучыларның татар сүзләренең дөрес әйтелешен үзләштерүләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Икенче биремнәр, нигездә, лексик-грамматик биремнәр: исемнәрнең килеш һәм тартым кушымчалары, җөмләдә сүз тәртибе, җөмлә чикләрен билгеләү һәм тыныш билгеләренең тиешлесен куя белү, хикәя фигыльнең заман формалары һәм зат-сан кушымчаларын куллану, сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табу һ.б. Өченче биремнәрдә укучыларның бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә белү күнекмәләрен тикшерүгә корылган. Дүртенче биремнәр коммуникатив максат белән бирелә. Алар сөйләм һәм аралашу күнекмәләрен эшләүгә юнәлдерелгән: сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү. Бишенче - иҗади биремнәр: билгеле бер темага хикәя төзү, мини сочинение язу, татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. Укучылар җаңлы һәм җансыз предметларны сурәтли, үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә алуны күрсәтәләр.

9 нчы сыйныфлардан башлап татар теленнән олимпиадалар республика күләмендә үткәрелә. Укучыларны әлеге олимпиадага әзерләү укытучылардан күп әзерлек һәм балалар белән индивидуаль эш алып баруны таләп итә. Бүгенге көндә татар теле укытучылары рус төркемнәрендә укучы балаларны олимпиадага әзерләү өчен махсус биремнәр җыентыгына ихтыяҗ тоялар. Әлеге авторлык методик кулланмасында 9 нчы сыйныф укучыларын олимпиадага әзерләү һәм белем дәрәҗәләрен бәяләү өчен биремнәр тупланган. Алар өчен биш вариант тәкъдим ителә. Һәрберсендә җиде бирем. 4 нче сыйныфлар белән чагыштырганда лексик-грамматик биремнәр катлауландырылган: тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, фразеологизмнарның эквивалентларын табу, тәрҗемә итү. Һәр вариантка сөйләм ситуацияләре өстәлгән, гомумән, практик, коммуникатив биремнәргә күбрәк игътибар бирелгән. Шулай ук синтаксис буенча да биремнәр урын алган.

Укытучылар балаларны олимпиадага әзерләгәндә аларның сүз байлыгын үстерүгә, телдән һәм язмача аралашуга, үз фикерләрен төгәл, ачык белдерә алуга игътибар бирергә тиешләр. Тәкъдим ителгән олимпиада биремнәре башлангыч һәм урта сыйныфларда эшләүче татар теле укытучылары олимпиадага әзерләү өчен файдалана алачак.





4 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) олимпиада биремнәре

I вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Сәнгатьле, башлана, ятлый, елга, ярдәм, карга.

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

Мәктәптә, бәйрәм, зур, бүген. Котладык, белән, без, укытучыларны, бәйрәм. Бирдек, аларга, чәчәкләр.

3. Тәрҗемә ит.

В восемь часов начинаются уроки, в час заканчиваются. После уроков Алёша возвращается домой и обедает. Дома помогает маме: идёт в магазин, убирается дома.

4. Диалогкатөшеп калган репликаларны яз.

- ... ?

- Дәрес әзерлим.

- ... ?

- Математикадан.

5. Мәктәбең турында мини сочинение яз.

II вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ватыла, ояла, юлбарыс, бата, ябыша, агач.

2. Җөмләләрне язып бетер.

Көз көне яфраклар ... . Кошлар җылы якка ... . Кыш көне көннәр ... , ә төннәр ... . Язын кар ... , боз ... , тамчы ... . Җәй көне җылы яңгырлар ... , кояш ... .

3. Татар теленә тәрҗемә ит.

У мальчика была маленькая собака. У него на лбу было чёрное пятно. Собака красивая, маленькая, мягкая, белая.

4.Перед уходом на работу мама велела тебе сделать уборку в квартире. Какой разговор произойдёт между вами после её возвращения? Составьте диалог.

5. Саннарны кулланып җөмләләр төзе.

11, 19, 45, 68, 79, 101.

III вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Кыяфәт, якты, юыну, шатлык, агач, вагон.

2. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетер.

Алтын көз башлан... . Кыш көне кояш кыздыр... . Сыерчыклар, кара каргалар җылы якка китә... . Көз көне җәнлекләр оя ясый... .

3. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

Аларга авылдан хатлар килә. Дәү әнисе җиләктән тәмле кесәл пешерә. Әтиең агачтан матур-матур уенчыклар ясый. Ул миннән дәреслекләр ала. Бүлмәдән чык!

4. Спроси у друга:

- нравится ли ему весенняя погода,

- нет ли на улице дождя,

- нравится ли ему кататься на санках,

- в какой квартире он живёт?

5. Туган шәһәрең турында хикәя төзе.

IV вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Быел, ямьле, тавык, гаилә, ерак, яңгыр.

2. Хаталарны тап һәм төзәт.

Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Син бишенче сыйныфта укыйлар. Без бүген диктант язасыз. Алар дәрестә хикәя укыйсың. Син күнегү эшлим. Сез яхшы укыйбыз.

3. Тәрҗемә ит.

Татарстан – театрлар иле. Казанда гына җиде театр бар. Сәхнәдә рус һәм татар артистлары уйный. Татар театры өчен беренче пьесаларны Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камал язган.

4. Диалогкатөшеп калган репликаларны языгыз.

- ... ?

- Әйе, мин куян күрдем.

- ... ?

- Урманда.

- .... ?

- Җәй көне.

- Куян нинди төстә иде?

- ... .

5. Ел фасылларының билгеләрен яз.

Кыш көне _______________________________________________________

Көз көне ________________________________________________________

Яз көне __________________________________________________________

Җәй көне ________________________________________________________

V вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ял итә, вакыт, ялкау, туган, төлке, кадерле.

2. Нокталар урынына төшеп калган хәрефләрне яз.

Ч...ч...к б...йләм... , б... җ...кләр, һ...рвакыт, шаг...йр... .

3. Татарча әйт.

Летом он плавал на Волге. Вчера на празднике она пела новую песню. Олег отдыхал в Альметьевске. В лесу он испугался маленького ёжика.

4. Спроси у друга:

- убирает ли он постель,

- идёт ли он сегодня вечером в бассейн,

- кого он поздравил с праздником,

- сколько букв в татарском языке?

5. Гаиләң турында яз.

VI вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Гаепле, тимераяк, ярдәмчел, ел, куя, авыл.

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1) Малай, сөйли, шигырь, кар, турында. 2) Шар, балалар, карны, һәм, ясыйлар, тәгәрәтәләр. 3) Шуа, тимераякта, белми, Азат. 4) Аның, кышкы, без, каникулда, дуслаштык, белән.

3. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

Эти красивые цветы для моей мамы. Некоторые наши друзья не знают по-татарски. Одиннадцать моих друзей живёт в Казани. Он не умывается холодной водой.

4. Фигыльләрне юклык формасына куй.

Ачты, күчеп килде, утырды, йоклап китте, ява башлады, тапты.

5. Татар шагыйрьләре турында яз.

VII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Кия, юмарт, төште, маңгай, бервакыт, уенчык.

2. Кушымчаларны язып бетер.

Тимур пенал... сумкадан ала. Роза кибет... ипи алып кайта. Бүген абыем Казан... китә. Минем әбием Әлмәт... яши. Бер малай... кечкенә эте бар.

3. Тәрҗемә ит.

Учитель в лесу показал нам полезные травы. Летом Саша ездил в Бугульму. Там он отдыхал несколько дней. Мама купила мне очень дорогое лекарство.

4. Сыйфатларга исемнәр тап.

Ак ... , тәмле ... , зәңгәр ... , кояшлы ... , яңа ... , вак ... , йомшак ... .

5. Татарстан Республикасы турында хикәя яз.

VIII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ялганлый, аваз, елан, сөтле, юа, болытлы.

2. Кирәкле алмашлыкларны куй.

... кызыклы хикәя укыйбыз. ... укытучыга сорау бирәм. ... сорауга җавап бирә. ... мәсьәләне дөрес чиштеләр. ... татарча сөйләшә беләсеңме? ... диктантны яхшы яздыгызмы?

3. Тәрҗемә ит.

1) Кошка пьёт молоко.2) Она работает в театре. 3) Папа всегда смотрит телевизор.4) Айдар по утрам чистит зубы. 5) Мама желает мне счастья.

4. Диалогларга төшеп калган репликаларны яз.

- ... ?

- Әйе, минем дустым бар.

- Аның исеме ничек?

- ... .

- ... ?

- Ул шәһәрдә яши.

- Сез бергә нишлисез?

- ... .

5. Нокталар урынына төшеп калган хәрефләрне яз, алар белән җөмләләр төзе.

Б ..йр...м, с...йл...шә, ярд...мч...л, й...мш...к, ук...т...чы.

IX вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Вата, егерме, юмарт, ут яна, сыерчык, бөре.

2. Иҗекләрдән сүз төзеп яз.

че, я, хәт, сә: ___________________

би, че, я, тәр: __________________

га, та, тыр, ра: _________________

зер, гә, тө: _____________________

3. Тәрҗемә ит.

Фатирыбыз бишенче катта. Идәндә зур, матур келәм.Түшәмнәр биек. Өйдә төрле-төрле гөлләр бик күп.

4. Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгелә.

Сап-сары, бик озын, кызгылт, сарырак, матур, яшькелт

5. Эш турында мәкальләр яз.

X вариант

1.Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ярма, киеп кара, юрган, авырта, төрле, уяна.

2. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куеп чык.

Яз көне без бакчада яшелчәләр утырттык без аларга су сиптек шуңа күрә алар бик тиз үстеләр әни дә, әти дә, мин дә бик шатландык.

3. Тәрҗемә ит.

Моя мама любит жёлтые цветы. Он вешает брюки только на стул. Дежурный вытирает доску. Бабушка покупает морковь на базаре. Возьми из коробки игрушку.

4. Сүзләрнең антонимнарын яз.

Вак – яңа - йомшак -

Кечкенә - яшь - күп -

5. Яраткан ел фасылы турында хикәя яз.

XI вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ярамый, юрган, каләм, төнге, авыз, ерткыч.

2. Хаталы җөмләне тап.

Без мәктәптә укыйбыз. Укучы дәфтәргә яза. Бүген дәрестә Марат юк. Дәү әни аш пешерәм. Мин өйдә утырам.

3. Тәрҗемә ит.

Он меня не боится. Я дарю им цветы. Мне нужны новые лыжи. Учитель задаёт ему вопрос. Мы не радовались солнышку.

4. Саннарны сүзләр белән яз.

24 - _____________________ 77 - __________________________

39 - ____________________ 105 - ________________________

12 - ____________________ 62 - _________________________

5. Бүгенге һава торышы турында яз.

XII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Белем, дөге, сөяк, пыяла, тамак, һәрвакыт.

2. Тартым кушымчаларын дөрес куй.

Аның (әни) төзелештә штукатур булып эшли. Рәшитнең (абый) Азнакай районында яшиләр. Безнең (күршеләр) яңа фатир алдылар. Сезнең (кыз) быел кая укырга керде? Гөлгенә бүген минем (әни) белән очрашты.

3. Тәрҗемә ит.

Мин әнигә булышырга яратам. Тәнәфестә кычкырырга ярамый. Һәр якшәмбе көнне Алсу биергә йөри. Дусларымны туган көнемә чакырырга кирәк.

4. Сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1) Кайттылар, укучылар, кичә, бәйрәмнән, бергә.

2) Уйныйлар, җәй, паркта, көне, балалар.

3) Була, әниләр, бүген, бәйрәм, өчен, мәктәптә.

4) Барам, әни, цирка, белән, мин, кичкә.

5. Дустыңа хат яз.

XIII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ямьсез, төсле, югалта, кыңгырау, трамвай, муен.

2. Җәя эчендәге сүзләрне кирәкле формага куеп яз.

Мин (ул) шәһәрем турында сөйлим. Бүген укытучы апа (мин) бишле куймый. Мин (алар) йокламыйм. Без (ул) сәгать җидедә генә киләбез.

3. Тәрҗемә ит.

Каюм живёт в Казани. Его бабушка живёт в деревне. Бабушкина деревня недалеко от Казани. Каюм летом три месяца живёт в деревне.

4. Диалогка төшеп калган репликаларны яз.

- Айдар, әйдә, урманга барабыз.

- ... ?

- Салкын түгел, җылы.

- ... ?

- Яфраклар җыябыз.

5. Дустыңны бәйрәм белән котла.

XIV вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Коела, ояла, кулъяулык, бозлавык, кайвакыт, өстендә.

2. Сүзләрнең синонимнарын яз.

Баллы – дәү -

Салкын – бәләкәй -

Матур – пөхтә –

3. Тәрҗемә ит.

Дети лепят снеговика. Она работает в театре. Сегодня у них нет уроков. В нашем городе много высоких домов. Азат по утрам чистит зубы.

4. Спроси у друга:

- нравится ли ему осенняя природа;

- слушал ли он прогноз погоды на завтра;

- нет ли на улице дождя;

- какие лекарственные травы он знает.

5. Җөмләләрне дөрес урнаштыр.

Ул Кремль урамында урнашкан. Анда 700 мең экспонат саклана. Татарстанның иң зур музее - Дәүләт музее.

XV вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Ябык, муенса, дәвалый, киенә, гомер, ияләште

2. Җөмләләрне киңәйтеп яз.

Таня ял итте. Өйдә утырам. Күнегү авыр. Яңгыр ява.

3. Тәрҗемә ит.

Безнең туган ягыбызда зур урманнар, киң болыннар бар. Урманнарда дару үләннәре күп. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан җыйдык. Дару үләннәрендә витаминнар күп.

4. Җөмләләрне үткән заманда яз.

Песи сөт эчә. Әни кунаклар чакыра. Айдар озак йоклый. Бүген яңгыр ява. Алсу мине урамда көтә.

5. Дүрт аяклы дусларың турында хикәя яз.

XVI вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Төньяк, аккош, берсе, бәя, юк, кавын.

2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

К...йр...к, керп... , т...лк... , к...ян, т...пи, т...шб...к... .

3. Тәрҗемә ит.

Его папа очень сильный и умный. У него нет плохих друзей. Марату купили новый, красивый велосипед. У мамы мало свободного времени.

4. “Туган көн” темасына схема буенча диалог төзе.

- сорау

- җавап

- соклану

- җавап

5. Дуслык турында мәкальләр яз.

XVII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Кыяр, кыска, алмагач, Вәли, тормыш, тиен.

2. Җәенке җөмләләрдән җыйнак җөмләләр яса.

Төлке йомшак карда эзләр калдырган. Кар бөртекләре кешеләрнең бүрекләренә, туннарына куналар. Елгалардагы боз өстендә балыкчылар утыра.

3. Тәрҗемә ит.

Мама приехала из Казани. Брат идёт в кино. В школе много учеников. Папа пришёл домой. В школе идёт дискотека.

4. Җөмләләрне киләчәк заманда яз.

Җәй җиткәч, энем авылга китте. Кем тырышты, шул татар телен яхшы өйрәнде. Минем соравыма ул бик тиз җавап тапты. Мин сезгә хат җибәрдем.

5. Яраткан бәйрәмең турында яз.

XVIII вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Күгәрчен, карлыгач, озын, чикләвек, төнге, керпе.

2. Фигыльләр алдына тиешле алмашлыкларны куй.

... сикерәләр ... сыйлый

... бирдең ... күрдем

... уйныйбыз ... уйлыйсыз

3. Тәрҗемә итегез.

Казань – самый красивый город. Сегодня день очень холодный. В лесах поспевают вкусные ягоды. Лампочка висит над столом. У неё платье красивее.

4. Сообщи о том, что:

- твой друг не лентяй,

- летом вы собираете много ягод,

- летом твоя бабушка собирает лекарственные травы,

- ты любишь собирать орехи.

5. Бер санамышны яз.

XIX вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Бәя, ияләште, коена, кызганыч, бөек, җавап.

2. Күп нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яз.

Рөстәм кошларга ... ясый. Мин мәчегә ... салдым. Әни тәмле ... пешерә. Әнисә бакчада ... утырта.

3. Тәрҗемә ит.

Безнең әби Чаллыда яши. Мин абый белән быел әбиләргә кунакка кайттым. Мансыр абый безне станциягә кадәр озатты. Без вокзалга килеп җиттек.

4. Төшеп калган репликаларны яз.

- ... ?

- Юк, мин урамга чыкмыйм.

- ... ?

- Чөнки көн бик салкын.

- Урамда салкын, ләкин җил юк.

- ... ?

- Әйе, малайлар урамда. Футбол уйныйлар. Чыгасыңмы?

- ... .

5. Җәйге каникул турында яз.

XX вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Һава, кыска, агулы, шаярды, яшел, көмеш.

2. Җөмләнең ахырын язып бетер. Кем нишли?

Төзүче ___________________________________ .

Тәрбияче _________________________________ .

Китапханәче _______________________________ .

Сатучы ___________________________________ .

Язучы ____________________________________ .

3. Тәрҗемә ит.

Мамина сестра – хорошая портниха. Ваш отец – садовник, а их – рыбак.

В вашем городе много молодых художников. А. Бикчантаева – татарская детская писательница.

4. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзе.

1) эшләми, кем, шул, ашамый.

2) ярый, эш, беткәч, уйнарга.

3) булсын, дустың, үзеңнән, яхшырак.

5. Яраткан уенчыгың турында яз.









9 нчы сыйныф өчен (рус төркеме) олимпиада биремнәре

I вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Җыентык, йөзек, һәрвакыт, ягулык, хокук, җитәкче

2. Җәяләр эчендәге сүзләрне тиешле килешләрдә куеп яз.

(Казан) җиде профессиональ театр бар.

Александр Ключарев рус (милләт) булган.

Мин сәнгать (мәктәп) укыйм.

Без иртәгә (театр) барабыз.

Миңа Салих (Сәйдәшев) музыкаль әсәрләре ошый.

3. Тәрҗемә ит.

Семья моего дяди небольшая. В его семье 3 человека. Он встаёт в семь часов, умывается, одевается и завтракает. Дядя работает в институте. Его жена работает в больнице медсестрой. Вечером она изучает татарский язык. Она ходит на курсы татарского языка. Мой дядя не говорит по-татарски, а хорошо знает русский и немецкий языки. Сын моего дяди учится в школе. Он с желанием изучает татарский язык.

4. Диалогны тулыландырып яз.

- ... ?

- Мәктәп китапханәсеннән.

- Кайчан?

- .... .

- Тагын нинди китап алдың?

- ... .

5. Җәйге ялың турында сөйләп, дустыңа хат яз (10-12 җөмлә)

6. Сораулар яз.

... ? Унынчы ярты.

... ? Бу минем сүзлегем.

... ? Бүген шимбә.

... ? Хәзер көз.

... ? Мин өч тел өйрәнәм.

7. Сөйләм ситуациясенә туры килә торган репликаларны яз.

1. Спроси у друга (подруги), как он(а) провел(а) выходные дни.

2. Предложи другу (подруге) поехать в Казань и посмотреть исторические места.

3. Попроси у одноклассника приключенческую книгу.

4. Спроси у друга (подруги), какую музыку он(а) любит слушать.

5. Сообщи маме, что ты с классом сегодня пойдешь в театр имени Г. Камала.

II вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Кыяфәт, аергыч, юри, көчле, гаепли, әгъза

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1) Җил, буенча, юнәлеше, Солтангәрәй, булды, китмәкче.

2) Утырды, өстенә, кар, Солтангәрәй, таеп, хәлдән.

3) Булды, ишетелгәндәй, тавыш, эт, кинәт, өргән.

4) Атлаган, бер, кеше, иде, тора, көтеп, юлда, атка, аны.

3. Тәрҗемә ит.

Чәчәкләр матур үссен дип, әби көн-төн тырышты. Күрше хакы - Тәңре хакы дип, мин әбигә булыштым. Малайлар, чәчәкләр шиңә башламасын өчен, икенче көнне су сибәргә тотындылар. Төшләренә аллы-гөлле чәчәкләр керсен дип, мин аларның йокыларын бүлмәдем.

4. Диалогка төшеп калган репликаларны яз.

- Лена, син Саматны күрдеңме?

- ... .

- Ул Парижга скрипкачылар конкурсына барган иде бит. Кичә кайткан.

- ... ? ... ?

- ... .

- Кайларда булган? Нәрсәләр күргән?

- ... .

- Безгә дә сөйләсен иде, әйт әле, яме.

- ... .

5. “Чын дуслык” темасына хикәя яз.

6. Фразеологизмнарның эквивалентын яз.

Нокта кую –

Чебеннән фил ясау –

Хәтер капчыгы тишек –

Авызына су капкан кебек –

Аю хезмәте күрсәтү –

7. Сөйләм ситуациясенә туры килә торган репликаларны яз.

1. Поинтересуйся у друга (подруги), какие профессии ему (ей) нравятся.

2. Поблагодари экскурсовода за хорошую экскурсию, за интересный рассказ.

3. Позвони в кинотеатр и спроси во сколько начинаются сеансы и сколько стоят билеты.

4. Спроси у друга (подруги), каких татарских певцов он(а) знает.

5. Спроси у бабушки, какие лекарства ей нужно купить.

III вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Дөнья, сәнгать, өзлексез, таң калу, куерак, вакыйга

2. Баш яки иярчен җөмләләр өстәп яз.

1) ... , хәтта юлны да таба алмады. 2) ... , эт тавышын да ишетмәде. 3) Атны күпме кусалар, ... . 4) ... , салкын сөяккә кадәр үтте. 5) ... , ат икесен дә күтәрә алмас.

3. Тәрҗемә ит.

В этом году мы перешли в новую школу. Возле школы мы разбили сад. Чтобы все правильно расположить, мы сначала составили план сада. Обозначили место под плодово-ягодные деревья, под овощи, под цветы. Чтобы было красиво, цветник мы расположили прямо у школы. У бордюров решили посадить цветы.

4. Кирәкле репликаларны яз.

- Әйт әле, синең кем буласың килә?

- ... .

- ... ?

- Чөнки бу һөнәр кирәкле һәм дәрәҗәле.

- Ә синең гаиләңдә бу һөнәр ияләре бармы?

- ... .

- Кайсы югары уку йортында укыйсың килә?

- ... .

- ... ?

- Миңа күбрәк биология, химия фәннәре ошый.

- Яхшы белгеч булу өчен, ниләр эшләргә кирәк?

- ... .

5. “Казан – Татарстанның башкаласы” темасына хикәя яз.

6. Сынамышларны тәрҗемә ит.

Ласточка прилетела – скоро гром загремит.

Много майских ңуков – к засухе.

Все цветы сильно пахнут – к дождю.

Сильный ветер во время дождя – будет хорошая погода.

Петухи распевают – к дождю.

7. Сөйләм ситуациясенә туры килә торган репликаларны яз.

1. Посоветуй другу (подруге) читать больше книг.

2. Поинтересуйся у библиотекаря, о чем эта книга.

3. Сообщи маме о том, что у вас завтра контрольная работа по математике.

4. Спроси у друга (подруги), когда у него (нее) день рождения?

5. Спроси у друга (подруги), не надо ли ему (ей) помочь?

IV вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Язма, балкый, яшькелт, пәрәвез, сөяк, җәмгыять

2. Кирәкле сүзләрне яз.

1) Күп укыган – күп ... . 2) Дөньяда иң зур байлык - ... . 3) Алдан кычкырган күкенең ... авырта. 4) Кем эшләми, шул ... .5) ... ашка пешкән. 6) Бердә түгел, ... көч. 6) Алтын ... ятмас. 7) Бер галим ... наданны җиңәр. 8) Иптәшең үзеңнән ... булсын.

3. Тәрҗемә ит.

Табигать безнең тормышыбызны бизи. Ул безгә күпме шатлык китерә. Кошлар сайрый, чишмә ага, урман шаулый. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы.

4.Диалогка төшеп калган репликаларны яз.

- ... .

- Әлбәттә, никотин сәламәтлек өчен зыянлы.

- Тәмәке тартучылар ни өчен төрле авырулар белән авырыйлар?

- ... .

- Тәмәке тартучыларда нинди авырулар еш очрый?

- ... .

- Тикшерүчеләр әйтүенчә, тәмәке кеше гомерен дә кыскарта икән.

- Әйе, бер сигарет гомерне 7 минутка киметә.

5. “Минем хыялым” темасына хикәя яз.

6. К хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган җөмләләр яз.

7. Сөйләм ситуациясенә туры килә торган репликаларны яз.

1. Спроси у друга (подруги), когда он(а) придет к вам в гости.

2. Вы у врача. У вас болит голова. Как вы об этом скажете?

3. Сообщи друзьям, что завтра в школе будет концерт.

4. Поинтересуйся у мамы, что она приготовит на ужин.

5. Как скажешь о том, что старших надо уважать.

V вариант

1. Сүзләрнең транскрипциясен яз.

Аерылып, таяк, васыять,озын, өянке, тәрбияле

2. Кушма җөмләләрне дәвам итеп яз.

1) Әңгәмәдәшегез озак сөйли башласа, ... .

2) Ул килгәнче, ... .

3) Якшәмбе көн булганга, ... .

4) Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә ... .

5) Күргәзмә әзер булу белән, ... .

6) Җәй үтсә дә, ... .

7) Аралашу уңышлы булсын өчен, ...

8) Дустым әдәбият белән кызыксына, ә ... .

3. Тәрҗемә ит.

Сабантуй – самый большой праздник в Татарстане. В программе праздника очень много народных игр и соревнований, также выступления профессиональных и самодеятельных артистов. Самое главное состязание Сабантуя – национальная борьба. Соревнование начинается с борьбы мальчишек. Главный приз Сабантуя получает батыр.

На этом веселом празднике бывают и другие народные игры. Это – бег в мешках, кто воды больше принесет, разбивание горшка и другие. Сабантуй – радостный и веселый праздник.

4. Бирелгән репликалардан диалог төзеп яз.

- 100 дән артык.

- Дөньяда хәзерге вакытта 6 500 дән артык тел бар, диләр.

- Лилия, синеңчә, дөньяданичә тел бар?

- Күп икән! Иң күп таралган телләрне әйт әле?

- Ә Россиядә күпме? Беләсеңме?

- Инглиз, кытай, һинди, урду, испан, рус, гарәп, португал, япон, немец, француз телләре.

5. “Минем яраткан китабым” темасына хикәя яз.

6. Ч хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган җөмләләр яз.

7. Сөйләм ситуациясенә туры килә торган репликаларны яз.

1. Предложи другу (подруге) участвовать в конкурсе рисунков.

2. Сообщи маме, что на улице усиливается ветер.

3. Скажи одноклассникам, что нужно бережно относиться к природе.

4. Сделай другу (подруге) комплимент.

5. Позови друга (подругу) навестить друга, который лежит в больнице.

Апробация һәм нәтиҗәләр

Әлеге методик кулланма 2013 нче елда “Укытучы табышлары: сәләтле балалар белән эш” (“Учительские находки: работа с одаренными детьми”) исемле укучыларга өстәмә белем бирү өлкәсендә проектлар, программа һәм методик эшкәртмәләр II Республика интернет-конкурсына җибәрелде һәм I дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез” методик кулланмасы 2012-2013 нче һәм 2013-2014 уку елларында Чистай шәһәренең 5 нче мәктәбендә апробация үтте. Тәкъдим ителгән олимпиада биремнәрен кулланып әзерләнгән укучылар муниципаль һәм интернет олимпиадаларда югары нәтиҗә күрсәттеләр. Шуңа күрә әлеге олимпиада биремнәрен алга таба да куллану кирәк дип табылды. Олимпиада биремнәрен төзү һәм куллану укучылар белән күбрәк индивидуаль, дифференциаль эш алып барырга мөмкинчелек тудырды.



























Кулланылган әдәбият

1. Литвинов И.Л. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова. – Төзәтелгән 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.

2. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү (« Татарский язык. Интенсивный курс» /Казан: Хәтер, 1999; 1999/ китабы белән эшләүче укытучылар өчен методик кулланма)

3. Фатхуллова К.С., Газизова А.Н. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырёхлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся) – Казань: Гыйлем, 2010

4. Фәтхуллова К. С., Денмөхәммәтова Э. Н., Хисмәтова Л. К. Татар теле. 9 нчы сыйныф: Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен). – Казан: Гыйлем, 2014. – 72 б.

5. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең V-IX сыйныфлары өчен ярдәмлек). – Казан: Гыйлем, 2009

6. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011

7. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Шаһгалиева З. М. Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2008 – 175 б.

8. Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений. Наб. Челны, 2004

9. https://mon.tatar.ru Задания республиканской олимпиады по татарскому языку и литературе для русскоязычных учащихся в 2009/2010 учебном году






Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1732
Номер материала ДВ-324615
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх