Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Выбранный для просмотра документ 10 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Максималь балл - 64


I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) автобус;

ә) ямь-яшел;

б) төнгәчә;

в) малайдан.


  1. Басым һәм иҗек калыпларының үзенчәлекләрен саклап, билгесез сүзне табыгыз. (2 балл)

тартмасыннар: татарча = казахча : X

X = ?

а) җырласыннар;

ә) кайтмаганнар;

б) чувашча;

в) марича.

  1. Баба тел терминының дөрес аңлатмасын билгеләгез. (2 балл)

а) күп кенә кардәш телләр килеп чыккан беренче уртак нигез тел;

ә) ике төрки әдәби тел;

б) ата-бабаларыбыз теле;

в) дөньядагы барлык телләр килеп чыккан беренче тел.


  1. Үзен күзәтүче барын сизде ахры, борыла төшеп, чык тамчыларыдай күзен миңа текәде (Р. Мөхәммәдиев) җөмләсендәге сурәтләү чарасын билгеләгез. (2 балл)

а) метафора;

ә) эпитет;

б) метонимия;

в) чагыштыру.


5. Куышларында сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән вариантын билгеләгез. (2 балл)

а) куыш-лар-ын-да;

ә) ку-ыш-лар-ын-да;

б) куыш-лар-ы-нда;

в) куыш-лар-ында.

Сүзнең үзендә мәгънәле кисәкләрнең шартлы билгеләрен куегыз (2 балл)


куышларында


6. Мәрьям тумыштан ук артык шау-шуны, көтү-көтү балалар белән уйнап йөрүне яратмый (Г. Ибраһимов) җөмләсендә тумыштан сүзенең ясалу ысулын билгеләгез. (2 балл)

а) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы;

ә) сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы;

б) ясагыч кушымча ялгау ысулы;

в) тамыр сүз.



7. Җөмләләрнең төренә туры китереп, җөмлә номерын таблицага куегыз. (6 балл)


Гади җөмлә

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөмлә

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Катнаш кушма җөмлә

д


в

а

г

б

ә

а) Карлыганнар өлгергәндә,

Ямьле җәйдә туган ул (Р. Вәлиев)

ә) Апрель җитсә, яз җитәр,

Эреп агып, кар китәр (мәкаль)

б) Борын-борын заманда,

Әле син дә булмаганда,

Әле мин дә булмаганда,

Бер урман булган (Р. Вәлиев)

в) Җитә кичләр, җиләс җилләр

Исәләр дә исәләр (Х. Туфан)

г) Илләр күп ул, җирләр күп ул, телләр күп ул,

Ә гомерләр бер генә (Р. Фәйзуллин)

д) Чүлләрдә йөри егет,

Арыслан киек кебек (Х. Туфан)


8. Йоткылык тартыгы (фарингаль тартык) кергән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) шөбһә;

ә) маэмай;

б) тәнкыйть;

в) кардәш.


9. Бирелгән сүзләрнең барысында да икешәр [ч] авазы әйтелгән рәтне билгеләгез. (4 балл)

а) эреткеч, чәнечкеле, чүкеч, чуп-чуар;

ә) азчылык, сүзчән,кызчык, газчы;

б) читекче, чәкчәк, чыбык, чүлмәкче;

в) чып-чык, көчек, чемченү, чикерткә.

Бу күренеш тел белемендә кире ассимиляция дип атала.


10. Тормыш күз иярмәс тизлек белән алга бара (В. Имамов.) җөмләсендә күз иярмәс берәмлеге ... (2 балл)

а) хикәя фигыль;

ә) рәвеш;

б) сыйфат;

в) сыйфат фигыль.


11. -мага/-мәгә кушымчалары – ... (2 балл)

а) фигыльнең юклык күрсәткече;

ә) сыйфат фигыльнең юклык формасы;

б) инфинитивның диалекталь формасы;

в) хикәя фигыльнең хәзерге заман күрсәткече.



12. Тарихи сүзләр – ... (2 балл)

а) предметлар, күренешләр кулланылыштан төшеп калу сәбәпле искергән сүзләр;

ә) көндәлек тормышта сирәк кулланыла торган сүзләр;

б) территориаль яктан кулланылышы чикле булган сүзләр;

в) гомумкулланылышка кереп китә алмыйча калган сүзләр.


13. Җөмләнең төрен билгеләгез: (2 балл)

Таңнар аткан саен,

Әткәй утырткан каеннар

Сәҗдә кыла, кыйбла якка карап (Р. Низами)

а) катнаш кушма җөмлә;

ә) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.


14. Гомерлеккә сиңа бер киңәш бар: (2 балл)

шырпы белән , улым, уйнама! (Р. Әхмәтҗан) җөмләсендәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

а) иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен максат җөмлә;

в) иярчен күләм җөмлә.


15. Тыныш билгесен куюда хата җибәрелгән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) – Тукта! – диярсез , бәлки, сез. – Болай ук катгый нәтиҗә ясарга иртәрәк түгелме? (Ә. Еники)

ә) “Әйдә, йоклап алабыз,” – дип сузылып яткан өч туган (әкият)

б) Бервакыт күрә, чыпта өстендә китап калмаган диярлек (Г. Бәширов);

в) Башында бүреге булмаганга, аның озын кара чәчләре маңгаена, иңбашына таралып төшкән иде (Ф. Хөсни)


16. Бервакыт ул, Шәрәфине сагалап, аларның турыларында таптанды (Н. Гыйматдинова) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең кайсы сүз төркеменә керүен күрсәтегез. (2 балл)

а) исем;

ә) исемләшкән сыйфат;

б) бәйлек сүз;

в) модаль сүз.


17. Модальлек кушымчалары булмаган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) уйнама, кайттыгыз, бәйләнгән;

ә) һәрвакыттагыча, тынычлыкның, кешелеклелек;

б) энекәшнең, беренчеләрдән, зәңгәрлек;

в) зурайдык, ашланган, ташлар.


18. Кемдер, алар, әллә кем, һәр, үз, монда алмашлыкларының төркемчәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез. (2 балл)

а) зат, тартым, билгеләү, билгесезлек, билгеләү, күрсәтү;

ә) билгесезлек, күрсәтү, билгесезлек, билгеләү, билгеләү, күрсәтү;

б) билгесезлек, зат, билгесезлек, билгеләү, билгеләү, күрсәтү;

в) билгесезлек, билгеләү, билгесезлек, билгеләү, тартым, күрсәтү.


II Теоретик бирем.

Билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп җиткерүләрен әдәби сөйләм диләр. (2 балл)

Телдәге стильләрне өйрәнә торган фән стилистика дип атала. (2 балл)

Сөйләм стиленең төрләре түбәндәгеләр: (4 балл)

  • әдәби стиль

  • публицистик стиль

  • фәнни стиль

  • рәсми стиль

  • сөйләмә стиле

Үзегезгә якын булган берәр стильгә характеристика бирегез. (4 балл)


III Иҗади бирем.

Иң кадерле газиз кешебез син,

Бу – буш сүзләр диеп уйлама.

Әниләргә сыенып яшәгәннәр

Бәхетен таба якты дөньяда.

(газетадан)

Әни” сүзе сезнең күңелләрдә нинди хисләр уята? “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән гыйбарә сезгә нәрсә әйтә? Фикерләрегезне туплап, 13-15 җөмләдән торган текст языгыз. (10 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.

4


Выбранный для просмотра документ 11 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)


Максималь балл - 64

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Сүз басымы семантик вазыйфа башкарган вариантны билгеләгез. (2 балл)

а) быелгыдай;

ә)вакланма;

б) утырмаска;

в) кулъяулык.


  1. Авазның төп үзенчәлекләре буенча сүзне билгеләгез. (2 балл)

Тел алды тартыгы, йомык, саңгырау; түбән күтәрелешле, алгы рәт сузыгы, иренләшмәгән; ирен-ирен тартыгы, сонор.

а) сан;

ә) фән;

б) тәм;

в) шәл.

  1. Этнонимика терминына дөрес бирелгән аңлатманы билгеләгез. (2 балл)

а) тел белеменең кеше исемнәрен өйрәнә торган бүлеге;

ә) тел белеменең төрле кушаматларны өйрәнә торган бүлеге;

б) тел белеменең төрле кабилә, халык исемнәрен өйрәнә торган бүлеге;

в) тел белеменең төрле торак пунктларның исемнәрен өйрәнә торган бүлеге.


  1. Аңлавыгызча сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән вариантын билгеләгез. (2 балл)

а) аң-лау(в)-ыгыз-ча;

ә) аңла-выгыз-ча;

б) аң-ла-вы-гыз-ча;

в) аң-ла-в(у)-ыгыз-ча.

Сүзнең үзендә мәгънәле кисәкләрнең шартлы билгеләрен куегыз. (2 балл)


аңлавыгызча


5. Кисәк, капыл, дәррәу сүзләре белән бер синонимик рәткә керә торган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) һәрчак;

ә) кинәт;

б) тиз генә;

в) аерым.


6. Нуриасма башын бераз күтәрде дә карашын, Ык аръягы өстеннән йөгертеп, еракка, зәңгәрсу өрфия артында күкләргә ашып торучы Чия тавына юнәлтте. (Ф. Садриев) җөмләсендә ясалма нигезле ничә сүз барын билгеләгез һәм ул сүзләрнең астына сызыгыз. (2 балл)

а) 3;

ә) 4;

б) 5;

в) 6.

7. Ташла инде, зинһар, барысын да әйттермә (Ш. Камал) җөмләсендәге билгеләнгән сүзнең кайсы сүз төркеменә керүен күрсәтегез. (2 балл)

а) кисәкчә;

ә) ымлык;

б) боерык фигыль;

в) эндәш сүз.


8. Бугаз тартыгы (ларингаль тартык) кергән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) мохит;

ә) мөһер;

б) тәэсир;

в) сәнгать.


9. Җөмләдә ничә компонент булуы, аларның үзара ничек бәйләнүе һәм җөмләнең төре билгеләнгән җавапны күрсәтегез. (2 балл)

Су буйларын яңгыратып,

Сызгырдым – борылмадың (Ә. Атнабаев)

а) ике, санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгәннәр, бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

ә) бер, бу – гади җөмлә;

б) ике, аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнгәннәр, бу – иярченле кушма җөмлә;

в) ике, каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгәннәр, бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.


10. Составында исемләшкән сыйфат булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әүвәлге заманда булган ди бик ялкау ике кеше (Әкияттән).

ә) Гөрләп үсәбез, без – бәхетлеләр (Ә. Ерикәй).

б) Җемелди көз кояшында уттай яфрак һаман да (Ш. Маннур).

в) Үстердек кызыл гөлләр, сокланып үпте җилләр (З. Мансур).


11. Ә күктәге кояш –

ерак көндә

өй янында үскән көнбагыш (К. Мостафин) җөмләсендәге кояш һәм көнбагыш сүзләре арасындагы бәйләнешне һәм мөнәсәбәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ияртүле бәйләнеш, хәбәрлекле мөнәсәбәт;

ә) ияртүле бәйләнеш, ачыклаулы мөнәсәбәт;

б) тезүле бәйләнеш, тиңдәшлек мөнәсәбәте;

в) ияртүле бәйләнеш, аныклаулы мөнәсәбәт.


12. Җәрәхәттән каннар саркыса да,

Мин йөгәнли алам хисемне (Ф. Тарханова) җөмләсендәге өтернең куелышын дөрес аңлаткан вариантны билгеләгез. (2 балл)

а) аерымланган кире хәлдән соң куелган;

ә) үзе бәйләнгән сүздән ераклашкан синтетик иярчен кире җөмлә белән баш җөмлә арасына куелган;

б) өтер тиңдәш кисәкләр арасына куелган;

в) да тезүче теркәгече ярдәмендә бәйләнгән тезмә кушма җөмлә компонентлары арасына куелган.


13.Җөмләнең төрен билгеләгез. (2 балл)

Көлеп язлар килсә, карлар эрер иде,

Гөлләр үсәр иде кар яткан җирдә (К. Булатова)

а) катнаш кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.


14. Мәгънәдәш сүзләрне бер-берсенә теркәү юлы белән ясалган парлы сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) бала-чага, күрше-күлән, бүләк-санак;

ә) анда-монда, чиле-пешле, барлы-юклы;

б) уй-фикер, аң-белем, уен-көлке;

в) елдан-ел, кайта-килә, башма-баш.


15. Омонимнарның бер төре булган омоформаларны билгеләгез. Русчага тәрҗемә итегез. (4 балл)

а) бал – бал; (мед – вечер, торжество)

ә) күн – күн; (кожа – соглашайся)

б) аксакал – ак сакал; (уважаемый человек – белая борода)

в) ял – ял. (отдых – грива)


16. Бирелгән сүзтезмәләрнең ничәсе ирекле, ничәсе тотрыклы? (2 балл)

Җырга әйләнү, тузга язмаган, кылычтай үткен, санга сукмау, сөт чүлмәге, агач атка атландыру, чиләк белән су ташу, йокы чүлмәге, киләчәк өчен тырышу, мичкә-мичкә бал, күз бәйләнү.

а) 5,6;

ә) 7,4;

б) 4,7;

в) 6,5.


17. Бәйләгеч сүз төркемнәренә кергән сүзләргә хас булган билгеләр рәтен күрсәтегез. (2 балл)

а) мөстәкыйль кулланылмыйлар, сүз ясалышында катнашмыйлар, төрләнмиләр, синтаксик функцияләре юк;

ә) мөстәкыйль кулланылалар, сүз ясалышында катнашмыйлар, төрләнәләр, җөмлә кисәге булалар;

б) мөстәкыйль кулланылалар, сүз ясалышында катнашалар, төрләнәләр, синтаксик функция башкаралар;

в) реаль мәгънә белдерәләр, яңа сүз ясау өчен нигез булалар, төрләнмиләр, җөмлә кисәге булалар.


18. Кеше үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата ясамас (К. Насыйри) җөмләсендә мөстәкыйль һәм мөстәкыйль булмаган сүз төркемнәренә кергән сүзләр мөнәсәбәте дөрес билгеләнгән вариантны күрсәтегез. (2 балл)

а) 12,3;

ә) 11,4;

б) 10,5;

в) 9,6.




II Теоретик бирем.


Телнең үсешен, кулланылышын һәм төзелешен өйрәнә торган фән тел гыйлеме, белеме дип атала. (2 балл)

Конкрет терминнар һәм кыска җөмләләр белән бу фәннең тармаклары һәм аларның өйрәнү объектлары турында 10-11 ел буе туплаган мәгълүматыгыз белән уртаклашыгыз.(фонетика, лексика, сүз төзелеше һәм ясалышы, морфология, синтаксис, стилистика) (12 балл)


III Иҗади бирем.

Күрше сөеп күршесен,

Дусларча сүз катмаса,

Юк ачуны бар итеп,

Эчтә бүре сакласа,

Иң начары шул икән,

Тәүбә, тәүбә бу эштән ...

М. Җәлил


Ә Сезнең өчен күршеләрегез кем? Алар белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Сез аларга, алар Сезгә дусларча сөеп сүз ката беләсезме? Шушы темага караган фикерләрегез белән уртаклашып, 14-15 җөмләдән торган текст языгыз. (10 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.

4


Выбранный для просмотра документ 4 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Максималь балл - 48


I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.


  1. 4 нче сыйныф дәреслегенең 3 нче битендәге (2 балл)


Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!


дип башланган шигырьнең авторы –

а) Абдулла Алиш;

ә) Габдулла Тукай;

б) Шәйхи Маннур;

в) Муса Җәлил.


2. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята (Г. Сабитов) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе нәрсәгә нигезләнгән? (2 балл)

а) күренешнең төсенә;

ә) күренешнең формасына;

б) күренешнең башкарган эшенә;

в) күренешнең урынына.


  1. Табышмакның дөрес җавабын билгеләгез. (2 балл)

Күренми дә, тоттырмый да.

Үзе – хәнҗәр, үзе – ук.

Аннан ачы, аннан татлы,

Аннан хәтәр нәрсә юк.


а) акыл;

ә) җил;

б) сүз;

в) күз карашы.


4. Кайда су һәм дымлык булса, анда яшеллек, күңеллелек, хәят (Г. Тукай) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең мәгънәсе – (2 балл)

а) тормыш;

ә) кеше;

б) тараф;

в) болын.


5. Сал сүзенең мәгънәсе – (2 балл)

а) саламнан ясалган җәймә;

ә) су буйлап агызу өчен бер-берсенә беркетелгән бүрәнәләр;

б) кечкенә пароход;

в) җилкәнле көймә.


6. Татар алфавитында ике авазга билге булып йөри торган хәрефләр ничә? (2 балл)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.


7. Тамырдаш сүзләр арасындагы артык сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) көйли;

ә) көйче;

б) көймә;

в) көйле.


8. Кайсы сүз сүзлекләрдә теркәлми? (2 балл)

а) бакча;

ә) бакчачы;

б) гөлбакча;

в) бакчабыз.


9. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) га-дел-сез-лек-не;

ә) бала-лар-ыбыз-га;

б) кош-чык-ла-ры-быз;

в) ти-мер-че-лек-тәге.


10. Күплек санда -нар/-нәр кушымчасы ялгана торган исемнәрне билгеләгез. (4 балл)

а) көн;

ә) иртә;

б) дус;

в) ел;

г) шәһәр;

д) таң;

е) белем;

ж) туган.


11. Хаталы сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) унсигез малай;

ә) ике йөз укучы;

б) уналты балалар;

в) сигез урын.


12. Җөмләдә кулланылырга тиешле бәйләүче сүзне билгеләгез. (2 балл)

Миңа милли ризыклар ... китап кирәк.

а) белән;

ә) өчен;

б) өстендә;

в) турында.


13. “Татар әдәбияты” темасына караган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Татар халкының тарихы зур һәм катлаулы.

ә) Мин сынлы сәнгать белән кызыксынам.

б) Рудольф Нуриев күренекле биюче булган.

в) Ел саен 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәме була.


14. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенде (Г. Хәсәнов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) баш килештә;

ә) чыгыш килешендә;

б) урын-вакыт килешендә;

в) төшем килешендә.


15. Әлбәттә, барачак алар, әлбәттә очрашачак (А. Гыйләҗев) җөмләсендәге фигыльләр – (2 балл)

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) билгеле киләчәк заманда;

в) билгесез киләчәк заманда.


16. Җиргә төрле төстәге чәчәкләр белән чуарланган яшел палас җәелгән (Ш. Усманов) җөмләсендә ия булып килгән сүз – (2 балл)

а) чәчәкләр;

ә) палас;

б) җиргә;

в) төрле.

II Теоретик бирем.


Татар алфавитындагы парлы һәм парсыз тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлеп языгыз. (4 балл)

Яңгырау тартыклар:

Саңгырау тартыклар:

III Иҗади бирем.


Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясенә нигезләнеп, Зөһрә кыз турында 8-10 җөмләдән торган әкият (хикәя) языгыз. (10 балл)


Хикәя язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.

3


Выбранный для просмотра документ 5 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Максималь балл - 49


I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Сүздәге сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы нәрсәгә бәйле? (2 балл)

а) сингармонизм законына;

ә) рәт гармониясенә;

б) беренче иҗектәге сузык авазның нинди булуына;

в) соңгы иҗектәге сузык авазның нинди булуына;


2. “Урта күтәрелешле, иренләшкән, алгы рәт сузыгы” дигән билгеләмәгә туры килә торган аваз – (2 балл)

а) [о];

ә) [ө];

б) [у];

в) [ү];

  1. Тел уртасы тартыгы, яңгырау, саңгырау пары юк” билгеләмәсенә туры килгән аваз – (2 балл)


а) [н];

ә) [л];

б) [й];

в) [р].


  1. Тау башында пар карама,

Кайчан гына карама,

Икәү бергә гел янәшә,

Һаман бергә серләшә. (Р. Сәйфетдинов)

шигырендәге омонимнарның төрен билгеләгез. (2 балл)

а) саф лексик омонимнар;

ә) омофоннар;

б) омографлар;

в) омоформалар.


5. Нигә имана түләмәгән өчен самавырыңны саталар?(Г.Бәширов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) неологизм;

ә) искергән сүз;

б) диалекталь сүз;

в) термин.


6. Як-ягыма карадым да, иптәш малайлар күренмәгәч, сөмсерем коелып, арбага утырдым (Г. Бәширов) җөмләсендә сөмсерем коелып фразеологизмының синонимы – (2 балл)

а) шатланып;

ә) тиз генә;

б) әкрен генә;

в) кәефем китеп.


7. Без кол түгел, без – ирекле халык,

Ватаныбыз да бар, илебез дә (Р. Сәлах) җөмләсендәге Ватан сүзенең лексик мәгънәсе – (2 балл)

а) туган ил;

ә) имин ил;

б) зур ил;

в) чит ил;


8. Әйткәнебезчә сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез. (2 балл)

а) әйт-кән-е-без-чә;

ә) әйт-кән-ебез-чә;

б) әйткән-е-без-чә;

в) әйткән-е-безчә.


9. Көзнең ничек килүе җәйдән билгеле мәкалендә җәйдән сүзенең килешен билгеләгез. (2 балл)

а) юнәлеш килеше;

ә) урын-вакыт килеше;

б) чыгыш килеше;

в) төшем килеше.


10. Җиде сөлгем җиде төстә,

Җидесен дә элдем күккә.(салават күпере)

Табышмакның җавабын языгыз, андагы сүзләр ничә сүз төркеменә керә? (4 балл)

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.


11. Эшчән кешнең куллары кара, икмәге ак мәкалендәге кара һәм ак сыйфатлары кайсы җөмлә кисәге? (2 балл)

а) аергыч;

ә) тәмамлык;

б) хәбәр;

в) хәл.


12. Хикәя фигыльнең заман формалары ничә төрле була? (2 балл)

а) алты;

ә) өч;

б) дүрт;

в) биш.


13. Фигыльнең барлык-юклык төре эш-хәлнең – (2 балл)

а) һәрвакыт үтәлүен;

ә) һәрвакыт үтәлмәвен;

б) үтәлү-үтәлмәвен;

в) кайбервакыт үтәлүен белдерә.


14. Урын рәвешләре тупланган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) урамда, болында, бүлмәдә;

ә) еракта, якын, югары;

б) бүген, кичен, иртәгә;

в) өстендә, янында, тирәсендә.


15. Сайра, сайра, сандугачым,

Илләремә китәрсең.

Тукта, былбыл, хатлар языйм,

Дускаема илтерсең (халык җыры)

юлларындагы билгеләнгән сүзләр үзара нинди мөнәсәбәттә? (2 балл)

а) синонимнар;

ә) антонимнар;

б) берсе диалекталь сүз;

в) берсе термин.


II Теоретик бирем.

Телдәге барлык сүзләр җыелмасы лексика дип атала. Бер үк авазлардан торган, ләкин мәгънәләре буенча төрле булган сүзләр омонимнар дип атала. Омонимнарның дүрт төре бар:

а) төш күрдем – төш җитте – мондый омонимнар саф лексик омонимнар дип атала.

ә) зур аю зураю мондый омонимнар омофоннар дип атала.

б) чишмә чылтырый – серне чишмә – мондый омонимнар омографлар дип атала.

в) ике кесәле күлмәк – әнинең кесәле тәмле – мондый омонимнар омоформалар дип атала.

(7 балл)

III Иҗади бирем.


Былбыл булсам, бакчаларда

Бер агач сайлар идем;

Шул агачта, сине мактап,

Иртә-кич сайрар идем (халык җыры)

Ә син, былбыл булсаң, шул агачта иртә-кич кемне һәм нинди сыйфатлары өчен мактап сайрар идең?

Фикерләрегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.


3


Выбранный для просмотра документ 6 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов


Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)


Максималь балл - 50


I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.


1. Морфология терминын дөрес аңлаткан вариантны билгеләгез. (2 балл)

а) тел белемендә сүзләрнең мәгънәсен өйрәнә торган тармак;

ә) тел белемендә сүзләрнең төзелешен өйрәнә торган тармак;

б) грамматиканың сүз формаларын өйрәнә торган бүлеге;

в) тел белемендә сүзләрнең дөрес әйтелешен өйрәнә торган бүлек.


2. Конкрет исемнәр дигән мәгънә төркемчәсенә туры килгән сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кояш, яфрак, өстәл, дәрес;

ә) чәй, күмер, май, ярма;

б) җиләклек, каенлык, утынлык, чыршылык;

в) акыл, уй, фикер, яхшылык.


3. Татар телендә ничә кыек килеш бар? (2 балл)

а) 6;

ә) 5;

б) 3;

в) 4.


4. Әтиемнең пианинода уйнавын мин сәгатьләр буе тыңлый идем (А. Сәйдәшев)

җөмләсендәге билгеләнгән сүзнең кайсы җөмлә кисәге икәнен күрсәтегез. (2 балл)

а) аергыч;

ә) ия;

б) хәбәр;

в) тәмамлык.


5. Фразеологизмнар каршына аңлатмасының номерын язып куегыз. (6 балл)


а) кулдан килү

4

  1. вәгъдә бирү

ә) баш булу

5

  1. буйсынмау

б) баш бала

6

  1. уйлану

в) сүз бирү

1

  1. булдыру

г) баш вату

3

  1. ия яки хуҗа булу

д) баш бирмәү

2

  1. беренче бала



6. Татар телендәге иң күп кушымчалы килешне билгеләгез. (2 балл)

а) иялек килеше;

ә) чыгыш килеше;

б) урын-вакыт килеше;

в) юнәлеш килеше.


7. Әтиебез бик тырыш, көчле характерлы кеше иде (Г. Исәнбәт) җөмләсендәге әтиебез сүзенә дөрес ясалган морфологик анализны билгеләгез. (2 балл)

а) уртаклык исем, күплек санда, 1 зат күплек сан тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия, тамыр исем;

ә) уртаклык исем, берлек санда, 1 зат күплек сан тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия, ясалма исем;

б) уртаклык исем, берлек санда, 1 зат күплек сан тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия, тамыр исем;

в) уртаклык исем, берлек санда, 1 зат берлек сан тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия, тамыр исем.


8. Җайланмалары сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән вариантын билгеләгез. (2 балл)

а) җай-лан-ма-лар-ы;

ә) җай-ла-н-ма-лар-ы;

б) җай-лан-ма-лары;

в) җайла-н-ма-лар-ы.


9. Кушма сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) яшькелт, киңрәк, күгелҗем;

ә) Агыйдел, башкала, көнчыгыш;

б) сыйныфташ, яхшылык, җыелыш;

в) мүк җиләге, иртә-кич, җиләк-җимеш.


10. Ябык иҗекләрдән генә торган сүзләр төркемен билгеләгез. (2 балл)

а) урманнар, ташландык, кайтырдай;

ә) фикерләр, эчтәлек, исемнәр;

б) алмый, килмәде, бүгенге;

в) төзелгән, җөмләләр, килешендә.


11. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр (Г.Хәсәнов);

ә) Аста – чиста ак кар, ә алар – җете кызыллар (Г.Хәсәнов);

б) Нинди матурлар, әйтерсең биш нурлы зәңгәрсу йолдызлар (Г. Әхмәт);

в) Хәмит үзеннән буйга аз гына кечерәк малайга карады (Р. Гыйззәтуллин).


12. Яр астында тал яфракларында көмештәй саф иртәнге чык тамчылары ялтырый (Г. Гобәй) җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге? (2 балл)

а) аергыч;

ә) хәбәр;

б) хәл;

в) тәмамлык.


13. Кадәр сүзенең беренче авазына кайсы характеристика туры килә? (2 балл)

а) шаулы, йомык, саңгырау, тел арты авазы;

ә) шаулы, йомык, яңгырау, тел арты авазы;

б) шаулы, өрелмәле, саңгырау, кече тел авазы;

в) шаулы, йомык, саңгырау, кече тел авазы.


14. Кайсы раслау дөрес түгел? (2 балл)

а) Аваз күп очракта бер хәреф белән белдерелә.

ә) Татар телендә берничә аваз белдерә торган хәрефләр дә бар.

б) Татар әлифбасында аваз белдерми торган хәрефләр юк.

в) Татар әлифбасында тартык авазлар да, сузыклар да бар.


15. Исемләшкән саннар кайсы җөмлә кисәге булып килә? (2 балл)


а) төрле җөмлә кисәкләре;

ә) ия һәм хәбәр;

б) аергыч һәм тәмамлык;

в) аергыч һәм хәл.

II Теоретик бирем.


Татар телендә барлыгы ... сүз төркеме бар. Аларны берничә төрлегә бүлеп йөртәләр. Төрләрнең атамасын язып, аларга кайсы сүз төркемнәре керүен санагыз. (6 балл)


III Иҗади бирем.


Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый” ди татар халык мәкале. Шушы мәкальгә бәйле фикерләрегезне, үзегезнең яшәү тәҗрибәсенә дә таянып, 12-13 җөмләдән торган текст итеп языгыз. (10 балл)


Хикәя язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.


2


Выбранный для просмотра документ 7 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

7 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)


Максималь балл - 50

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.


1. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да [w] авазы әйтелә? (2 балл)

а) дөбердәү, куаныч, валюта, куалау;

ә) һәвәскәр, булмау, ваклаучы, гәүдә;

б) ватандаш, гөжләү, вектор, богау;

в) димләү, август, уалу, дуамал.


2. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез. (2балл)

а)кышка;

ә) унбиш;

б) борынгы;

в) болыннар.


3.Бирелгән сүзнең басымы үзгәргән очракта омонимның кайсы төре барлыкка килә?

Атлас – ... (2 балл)

а) саф лексик омоним;

ә) омоформа;

б) омофон;

в) омограф.


4. Мәкальдәге төшеп калган сүзне билгеләгез. (2 балл)

Һавадагы торнага алданып, кулыңдагы ... ычкындырма.

а) чыпчыкны;

ә) былбылны;

б) карганы;

в) аккошны.


5. Тамырдаш сүзләрдән генә торган төркемне билгеләгез. (2 балл)

а) очлы, очрау, очсыз, очлаю;

ә) көндез, көнкүреш, көнлек, көндәлек;

б) көләч, көлү, көлсу, көлкеле;

в) калдык, калу, калай, калган.


6. Мәгънәдәш берәмлекләрдән торган парлы сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) сату-алу;

ә) аклы-каралы;

б) эңгер-меңгер;

в) исәпсез-чутсыз.


7. Ярларына ак каеннар үскән (Р.Әхмәтҗанов) җөмләсендәге билгеләнгән сүзгә морфологик-синтаксик анализ дөрес ясалган вариантны билгеләгез. (2 балл)

а) исем, уртаклык исем, күплек санда, 3 нче зат тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, ачыклаган сүзе – үскән фигыле, җөмләдә урын хәле, тамыр исем;

ә) исем, уртаклык исем, күплек санда, 3 нче зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә, ачыклаган сүзе – үскән фигыле, җөмләдә урын хәле, ясалма исем;

б) исем, уртаклык исем, күплек санда, 3 нче зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә, ачыклаган сүзе – үскән фигыле, җөмләдә урын хәле, тамыр исем;

в) исем, уртаклык исем, күплек санда, 3 нче зат тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, ачыклаган сүзе – үскән фигыле, җөмләдә тәмамлык, ясалма исем.


8. Тиңдәш кисәкләр арасында өтер куелмый торган очракны билгеләгез. (2 балл)

а) каршы куючы теркәгечләр алдыннан;

ә)җыючы һәм бүлүче теркәгечләр ялгызы гына килгәндә;

б) тезү интонациясе булганда;

в) җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә.


9. Урын мөнәсәбәтен белдергән сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) абыйга язу;

ә) чишмә янында йөрү;

б) хикәя турында сөйләшү;

в) җете кызыл яулык.


10. Ачыклаулы мөнәсәбәтне белдерми торган бәйләүче чараны билгеләгез. (2 балл)

а) килеш кушымчалары;

ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

б) зат-сан кушымчалары;

в) фигыль формалары.


11. Хәсәнбай ничектер үзгәргән, бу инде ул яшәгән, ул сагынган авыл түгелдер кебек иде җөмләсендәге яшәгән сүзе кайсы сүз төркеменә карый? (2 балл)

а) үткән заман хикәя фигыль;

ә) сыйфат;

б) хәзерге заман хикәя фигыль;

в) үткән заман сыйфат фигыль.


12.Көндезләрен басу эшендә йөрде, тимерчегә булышкалады (Г. Бәширов) җөмләсендә исем сүз төркеменә кермәгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) көндезләрен;

ә) басу;

б) эшендә;

в) тимерчегә.


13. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар (Г. Ибраһимов) җөмләсендәге сүзтезмә булмаган сүзләр тезмәләрен билгеләгез. (4 балл)

а) болында каршы алдылар;

ә) безне каршы алдылар;

б) кошлар каршы алдылар;

в) сайрап каршы алдылар;

г) каршы алдылар;



14. Бәйләнешле текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә куярга кирәк? (2 балл)

1) Ленар сәхнә уртасына Татарстан флагын күтәреп чыкты.

2) Ленар, микрофон алдына килеп, рәхмәт әйтә башлады.

3) Ничек дип игълан иттеләр әле?

4) Кул чабарга керештеләр.

5) “Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев, Иоганн Себастьян Бах сонаталарын башкарып, беренче урынны алды”, - диделәр.

6) Бу юлы зал Татарстанны, аның яшелле-аклы-кызыллы төсләрен алкышлады. (Г. Гыйльмановтан)

а) 3,5,1,4,6,2;

ә) 2,5,4,6,1,3;

б) 4,3,5,4,1,2;

в) 1,5,3,4,6,2.


15. Соң сүзе бәйлек булып килгән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Быел көз соң килде.

ә) Әхсән уйга калды. Аннан соң укытучыга карады. (Н. Акмал);

б) – Нәрсә өйрәтермен соң мин сиңа? (Н. Акмал);

в) Соң, күптән шулай диләр аны!


II Теоретик бирем.


Җаваплар языгыз. (8 балл)

1) Җөмләдә сүзләр үзара 2 төрле юл белән бәйләнә: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

2) Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:тезүче теркәгечләр, каршы кую интонациясе, санау интонациясе.

3) Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләр: хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы.

4) Татар телендәге сүзтезмәләрнең исемнәре: исем сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, хәбәрлек сүз сүзтезмә.


III Иҗади бирем.


Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын ,

Күз алдымда күргән төсле булдым

Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Г. Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән алынган бу өзек нинди фикерләр уята?

Тукай сүзләре, татар җыры, татар моңы Сезгә ничек тәэсир итә? Шул хактагы фикерләрегезне 12-13 җөмләдән торган текст итеп языгыз. (10 балл)


Хикәя язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.


2


Выбранный для просмотра документ 8 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)


Максималь балл - 55

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Көнбагыш, әнкәй, алдынгы, төнге сүзләренең язылышы кайсы орфографик принципка туры килә? (2 балл)

а) фонетик;

ә) график;

б) морфологик;

в) тарихи-традицион.


2. Кара сүзенең туры мәгънәдә килгән очрагына туры килгән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Нурлы йөзен аналарның

Кара кайгы көйдермәсен

Кара ялкын булып (Р. Вәлиев).

ә) Баш өстендә кара болытларның куерганнан-куера баруын бик яхшы аңлый иде карт (Җ. Дәрзаман).

б) Тик хәзер инде кара белән түгел, карандаш белән генә яза (Г. Иделле).

в) Тик кемнеңдер кара әләге белән кулга алдылар үзен, шуннан әйләнеп кайтмады (Җ. Дәрзаман).

  1. Яңгырау авазы саңгыраулашкан сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) борынгы;

ә) иҗтимагый;

б) унбиш;

в) җыентык.


  1. Материк, континент сүзләре белән бер синонимик рәткә кергән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) кыйтга;

ә) горизонт;

б) кыйбла;

в) экватор.


5. Аваз һәм хәреф саны тәңгәл килә торган сүзләр генә кергән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Сәгать алтыда килеп, безне үзе белән алып китәргә сүз бирде.

ә) Иртәгесе өчен китап-дәфтәрләремне әзерләгәч, күңелем тынычланып калды.

б) Яхшы билгеләр алу өчен, тырышып укырга кирәк.

в) Дусларым белән Яңа елны каршыларга әзерләнәбез.


6. Дәфтәрләрен сүзендәге –н кушымчасының төрен билгеләгез. (2 балл)

а) сүз ясагыч кушымча;

ә) тартым кушымчасы;

б) килеш кушымчасы;

в) кушымча түгел.


7. Бергә эшлибез, бергә ял итәбез (Ф. Хөсни) җөмләсендәге бергә сүзенең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләгез. (2 балл)

а) исем;

ә) рәвеш;

б) сан;

в) алмашлык.


8. Ихтималлыкны белдерә торган модаль сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) мөмкин;

ә) түгел;

б) бугай;

в) тәгаен.


9. Бирелгән сүзләрдән шигырь юллары оештырып языгыз. (5 балл)

Күпкә, белмим, шаулавын,алмамын, урманнары, усак, оныта, уртасында, яфраклары, Тамбов, әллә, ахры, бик, мәңге, озакка, әллә, шаулавын (Һ. Такташ)


10. Я, рәхим итегез, Галимулла абзый, үзем пешергән баллы төшне кабып карагыз (Г. Гобәй) җөмләсенең төрен билгеләгез. (2 балл)

а) аналитик иярченле кушма җөмлә;

ә) гади җөмлә;

б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

в) синтетик иярченле кушма җөмлә.


11. Бу сәер тойгы күңелдә ниндидер авыр тойгы уятты җөмләсендәге ниндидер сүзе ... (2 балл)

а) тамырдан гына тора;

ә) тамырдан һәм кушымчадан тора;

б) тамыр һәм кисәкчәдән тора;

в) тамыр һәм фигыль ясагыч кушымчадан тора.


12. Кондырлы кодача фразеологизмының мәгънәсенә туры килгән сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) ялкау кеше;

ә) көйсез кеше;

б) уйчан кеше;

в) эшчән кеше.


13. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез. (2 балл)

Биш төймәле

а) исемле сан сүзтезмә;

ә) санлы сыйфат сүзтезмә;

б) сыйфатлы сан сүзтезмә;

в) санлы исем сүзтезмә.


14. Бер составлы җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Рушад аннан класс журналын сорап алды (М. Мәһдиев).

ә) Бушлыкны ничек тутырырга? (Ә. Баян).

б) Ишекне ачып, коридор буенча чыгып киткәннәрен карап торды (М. Мәһдиев).

в) Ә ипи әҗәте шул көенчә калган ләбаса! (Ә. Гаффар)


15. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышының бирелгән җөмләгә туры килә торган аңлатмасын табыгыз. Табышмакның җавабын табыгыз. (4 балл)

Канаты бар ( ) очалмыйдыр,

Күккә таба карамыйдыр,

Аяклары юк ( ) йөридер

Йолдызларны санамыйдыр,

Коры җирдә яшәмидер. (балык)


а) Бүлүче һәм каршы куючы теркәгечләр кабатланып килгәндә, җөмләләр арасына өтер куела.

ә) Җөмлә кисәкләре арасына өтерләр куелган теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр арасына нокталы өтер куела.

б) Теркәгечсез килеп, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергән җөмләләр арасына сызык куела.

в) Тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела.


16. Җыйнак җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ислам кинәт торды да дәшми-тынмый китеп барды (М. Хәсәнов).

ә) Болар кызыллар иде, матурлар иде (Г. Ибраһимов).

б) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар (Мәкаль).

в) Монда да без бөек Тукайга бурычлы (Г. Бәширов).


II Теоретик бирем.


Тел белеменең синтаксис тармагында бирелгән схемага туры килгән тел берәмлеге - сөйләм өйрәнелә. Схеманы тутырыгыз. (6 балл)


сөйләм

автор сөйләме

чит сөйләм

hello_html_198ebc9b.gifhello_html_7dcce86b.gifhello_html_36dd0d01.gifhello_html_m6aad61c5.gif








туры сөйләм

кыек сөйләм




Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла;

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын бул”, дип язды фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим

Шушы рәвешле язма әсәрләрдән алынган туры сөйләм цитата дип атала. (2 балл)


III Иҗади бирем.


Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың мондый матурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Сәйфи Кудаш.

Сәйфи Кудашның шушы сорауларына ничегрәк җавап биреп булыр икән? Фикерләрегезне туплап, 13-14 җөмләдән торган текст итеп языгыз. (10 балл)


Хикәя язуга таләпләр:

- хикәянең төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- җөмләләр дөрес, төзек булырга, укучының үз фикере сиземләнергә тиеш;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.


3


Выбранный для просмотра документ 9 #U0441#U044b#U0439#U043d#U044b#U0444 #U0497#U0430#U0432#U0430#U043f#U043b#U0430#U0440.doc

библиотека
материалов

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)


Максималь балл - 58


I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Телнең сүз һәм кушымчаларны төзи һәм аларны бер-берсеннән аера торган иң кечкенә берәмлеген ничек атыйлар? (2 балл)

а) аваз;

ә) фонема;

б) иҗек;

в) хәреф.


2. Татар алфавитында үз хәрефе булмаган авазны күрсәтегез. (2 балл)

а) [э];

ә) [ч];

б) [w];

в) [к].

  1. Әнә шул ике пыяла – завуч икән”, - дип уйлап алдык (М.Мәһдиев) җөмләсендәге билгеләнгән сүз нәрсә була? (2 балл)

а) метафора;

ә) метонимия;

б) синекдоха;

в) фразеологик әйтелмә.


  1. Туңа-туңа ашадык без

Ширбәт салган зур карбызны.

Җәй буена ничек кояш

Эретмәгән бу кар, бозны (Ш. Галиев) шигырендәге билгеләнгән сүзләр үзара нинди мөнәсәбәттә? (2 балл)

а) омоформалар;

ә) омографлар;

б) омофоннар;

в) паронимнар.


  1. Термин һәм аның мәгънәсен ачыклый торган төшенчәләрне, бер-берсенә туры китереп, цифрларны уртадагы графага языгыз. (6 балл)


а) фонетик ысул

5

  1. сүзләрне кушу

ә) морфологик ысул

3

  1. сүзгә яңа мәгънә өстәү

б) синтаксик ысул

1

  1. сүзгә кушымчалар өстәү

в) конверсия ысулы

6

  1. сүзне кыскарту

г) лексик-семантик ысул

2

(5) сүзнең аваз составы үзгәрү

д) аббревиация ысулы

4

(6 ) сүзнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүе



6. Фигыль ясаучы кушымчалардан торган төркемне билгеләгез. (2 балл)

а) -ай/-әй, -ы/-е, -лаш/-ләш, -ылда/-елдә;

ә) -ма/-мә, -гыч/-геч, -ык/-ек, -чан/-чән;

б) -лык/-лек, -ым/-ем, -ак/-әк, -ыш/-еш;

в) -лап/-ләп, -ча/-чә, -ык/-ек, -лата/-ләтә.


7. Ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган, үзен ияртүче сүздән ераклашкан хәл кисәкләрнең кайсы өтер белән аерылмый? (2 балл)

а) вакыт хәле;

ә) урын хәле;

б) рәвеш хәле;

в) кире хәл.


8. Аныклагыч янында ике нокта куела торган очракны билгеләгез. (2балл)

а) аныклагыч аныкланмышка искәрмә рәвешендә килсә;

ә) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә;

б) аныкланмыш фигыль белән белдерелсә;

в) аныкланмыш рәвеш белән белдерелсә.


9. Күп нокталар урынына ике бертөрле хәреф куелмый торган очракны табыгыз, һәр сүзгә тиешле хәрефләрне куегыз. (2 балл)

а) мөхә ... ир;

ә) тәкә...ер;

б) тәвә ... әл;

в) мөка ... әс.


10. Сүзгә кушымчаларның дөрес ялганган вариантын билгеләгез. (2 балл)

а) календарь+ебез;

ә) календар+е+без;

б) календар+е+быз;

в) календар+ы+быз.


11. Шуны истән чыгарма, улым (...) текә башлы булу гакылсызлыктан килә (Дәрдемәнд) җөмләсендә тиешле тыныш билгесе: ... (2 балл)

а) баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган ике нокта;

ә) хәбәрлекләр арасына куелган өтер;

б) баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган сызык;

в) каршы куелган хәбәрлекләр арасына куелган сызык.


12. Билгеләү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Каршыга берәү килә: ике кулына ике зур сумка тоткан.

ә) Өйдәгеләрнең барысы да минем фикерне хуплады.

б) Асыл сөяк зур булмас, кая барса да хур булмас.

в) Безнекеләр ни өчендер бернинди дә хәбәр белдермиләр.


13. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр тупланган төркемне билгеләгез. (2 балл)

а) аралашу, уйлану, карау, җыелу;

ә) йөгерәчәк, юыныр, белер, күрәчәк;

б) күрсәтте, ямьләндерде, җиткерде, торгызды;

в) бизәлгән, төренгән, танылган, җигелгән.


14. Бер төрле кешеләр бар (1) син аларга дус булсаң (2) алар каршында галим дә син (3) мөхәррир дә син (4) әмма бераз салкынлык булса (5) алар синдә булган фазыйләтне (6) булдыклылыкны (7) уйларга да куркалар җөмләсендә өтер куелырга тиеш урыннар дөрес күрсәтелгән төркемне билгеләгез. (2 балл)

а) 1,2,3,4,5,6,7;

ә) 2,3,4,5;

б) 1,3,4,5,6;

в) 2,3,4,5,6.


15. Алар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар: Гәүһәр әле булса аларны бутый (Г. Әпсәләмов) җөмләсендәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез. (2 балл)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен күләм җөмлә;

б) иярчен рәвеш җөмлә;

в) иярчен шарт җөмлә.


16. Ямь ямь түгел,

шатлык шатлык түгел,

Син булмагач минем каршымда

(Ә. Атнабаев)

җөмләсенең төрен билгеләгез. (2 балл)

а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) катнаш кушма җөмлә;

в) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.


17. Нурисламның тәне эсселе-суыклы булып китте (Ф. Садриев) җөмләсендә билгеләнгән сүзләр җөмләнең кайсы кисәге булуын билгеләгез. (2 балл)

а) хәбәр;

ә) рәвеш хәле+хәбәр;

б) күләм хәле+хәбәр;

в) аергыч+хәбәр.


18. Тынып калды җәйрәп яткан үзәннәр (И. Юзеев) җөмләсе – (2 балл)

а) бер составлы тулы җөмлә;

ә) бер составлы ким җөмлә;

б) ике составлы тулы җөмлә;

в) ике составлы ким җөмлә.


II Теоретик бирем.


Тел белеменең тыныш билгеләре һәм аларны кую кагыйдәләрен өйрәнә торган бүлеге пунктуация дип атала. Җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую төп ике принципка (нигезгә) таяна. Аларның беренчесе – телебезнең төзелеше , икенчесе – мәгънәви нигез. (3балл)

Татар телендә кулланыла торган тыныш билгеләре түбәндәгеләр: кызыл юл, нокта, өтер, сорау билгесе, өндәү билгесе, нокталы өтер, ике нокта, сызык, күп нокта, җәяләр, куштырнаклар (5 балл)





III Иҗади бирем.


Тормышта кайсы мөһимрәк: эш сөюме, әллә инде акыллы булумы?

Шушы сорауны терәк фикер итеп алып, үз фикерләрегезне 13-14 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.




3


Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1193
Номер материала ДВ-287885
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Комментарии:

1 год назад

Бу биремнәрне олимпиадага әзерләнгәндә кулланырга була

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх