Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Тесты / Татар теленнән Республика олимпиадасы биремнәре

Татар теленнән Республика олимпиадасы биремнәре



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Название документа 10 кл Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен

республика олимпиадасы биремнәре (2011-2012 нче уку елы)


10 нчы сыйныф


  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез.

Лесная сказка

Это и вправду было как в сказке. Кленовые листья повисали на нитках осенней паутины. Лес прощается с солнцем. А при прощании все бывает особенно ласково. Светлые зайчики играли на опавших листьях. Я выбрал зайчика покрупнее и накрыл плащом. Получилась мягкая постель. Присесть на такую постель после долгой ходьбы – одно удовольствие!

(В.Песков)


  1. Тел турында мәкаль-әйтемнәр языгыз.


III. Җөмләләрдәге сөйләм хаталарын төзәтегез.

  1. Бадминтон уйнау процессында травма алу куркынычы да зур түгел”, - дип аңлаталар. 2. Жокейның ничә кило булырга тиешлеге программкага языла. 3. Атлар яратуларын белдергәндә, уйнаклыйлар һәм тешләшәләр, тик авырттырып түгел. 4. Боз, су һәм су пары абсолют бер үк төрле молекулалардан торалар. 5. Җир өслегендәге кар катламының массасы 7500 млрд тоннадан да кимеми. 6. Очрашуда традицион сораулар да яңгырамый калмады. 7. Аяк киеме – мөһим пунктларның берсе. 8. Безнең әби-бабаларыбыз заманында итекне чаңгыга каешлап утыртканнар. 9. Авыл халкы “Ленин” исемендәге нәсел заводы ҖАКХда (җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы) хезмәт куя.

IV. Биш рәвеш һәм биш сыйфатны антоним парлары белән языгыз.


V. Хикәяне укыгыз. Аннан соң бирелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Кырмысканың суны кичүе

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5) Көннең үзәге. 6) Кырмыска “халкы”, гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 7) Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 8) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 9) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 10) Ләкин ул, эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 11) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә “елга” каршына килеп туктады. 12) Авыр йөк белән бу “елга”ны ничек кичәргә? 13) Ул уңга барды, ләкин, кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 14) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 15) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 16) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде. 17) “Елга” бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, “йөген” алып, кыяк очыннан “яр”га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

. Галиевтән)

1. Кайсы җөмләдә ирен гармониясе күзәтелгән ике сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

2. Кайсы җөмләдә ассимиляция күренеше булган сүз бар?

1) Ул уңга барды, ләкин кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 2) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 3) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 4) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде.

3. Сингармонизмга буйсынмаган сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 2) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә “елга” каршына килеп туктады.

4. Алгы рәт сузыклары гына кергән сүзләрдән төзелгән җөмләне табыгыз.

1) Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 2) Кырмыска “халкы”, гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 3) Көннең үзәге. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5. Кайсы җөмләдә әйтелеше белән язылышы туры килмәгән 5 сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте.

6. Ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр иң күп кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 2) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 3) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде. 4) “Елга” бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, “йөген” алып, кыяк очыннан “яр”га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

7. Алынма сүзләр булган җөмләләрдән торган рәтне күрсәтегез.

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле. 2) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 3) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

8. Тамыр+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүзләр рәтен билгеләгез.

1) болыннарда, тугайлыкларда; 2) көннең, үзәге; 3) төпләренә, җилкәләренә; 4) материаллары, бөҗәкләр.

9. 17 нче җөмләнең дөрес билгеләмәсен күрсәтегез.

1) иярченле кушма җөмлә; 2) тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә; 3) беренче ике җавап та дөрес; 4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.


VI. Алдагы биремнәргә хикәядәге җөмләләрдән дөрес җавапларны табып языгыз.

1. 16 нчы җөмләдән бәйләгеч сүз төркемнәрен языгыз.

Җавап: .........

2. 7 нче җөмләдән бүлүче теркәгечләрне языгыз.

Җавап: .........

3. 2 нче җөмләдән асыл сыйфатның артыклык дәрҗәсен белдергән күләм-чама рәвешен языгыз.

Җавап: .........

4. Хикәядәге саннарның төркемчәләрен языгыз.

Җавап: .........

5. 17 нче җөмләдәге затланышсыз фигыльләрне языгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Җавап: .........

6. Хикәядәге 4 сыйфатның антонимнарын языгыз.

Җавап: .........

7. 4 нче, 17 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: .........

8. Тезүле бәйләнештәге сүзләр булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

Җавап: .........

9. 11 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып языгыз.

Җавап: .........

10. Иярченле кушма җөмләнең номерын күрсәтегез, төрен билгеләгез.

Җавап: .........

11. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

Җавап: .........

12. 3 нче җөмләдән иярүче сүзе дә, ияртүче сүзе дә исем булган дүрт сүзтезмәне языгыз.

Җавап: .........

13. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

14. Да сүзенең көчәйтүче кисәкчә һәм тезүче (җыючы) теркәгеч буларак кулланылган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

15. Аерымланган хәлләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........


VII. Хикәядә тыныш билгеләреннән өтерләр бар. Алар ни өчен куелган? Җавабыгызны хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.

Өтер тагын нинди очракларда куелырга мөмкин? Фикерегезне мисаллар белән ныгытыгыз.

VIII. Билгеле булганча, кырмыскалар һәрвакыт хәрәкәттә, эштә. Нинди кешеләргә карата “ул кырмыска кебек” диләр? Үзегез яхшы белгән шундый бер кеше турында 6-8 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз.





3



Название документа 11кл Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен

республика олимпиадасы биремнәре (2011-2012 нче уку елы)


11 нче сыйныф


I. Җөмләләрдәге сөйләм хаталарын төзәтегез.

1. Тәнәфескә кыңгырау шалтырады. 2. Яшьләр генә түгел, урта, хәтта өлкән буын кешеләре дә интернет белән актив куллана. 3. Күнегү белән күп нечкәлекләр билгесез кала. 4. Сәгатьләр буе автобуста утырып баруны исә һич кенә “комфорт” дип әйтеп булмый. 5. Казан белән Чаллыны тоташтыручы тимер юл Мәскәү - Казан – Екатеринбургны тоташтыручы югары тизлекле магистральнең бер өлеше булачак. 6. Газета белән безнең арадагы дуслык тагын да ныгысын өчен, почта бүлекләренә кереп язылып чыгарга онытмасагыз иде. 7. Бер айлап элек Казан клубына капкачыларның берсе итеп, Әлмәт “Нефтяник”ыннан Эмиль Гариповны кайтардылар. 8. Бу хәлләрне үз күзләре белән күргән өлкән яшьтәге ханым солдатларга бу гамәлләре өчен шикаять итәбез дип белдергән. 9. Мондый таләпләр читтән инвесторларга мохтаҗ илне “ахмак итеп” күрсәтә.


II. Нокталар урынына кирәкле хәрефләр куеп языгыз.

Һәл...к, вәг...дә, мәк...лә, сәнг...ть, бор...нгы, шөг...ль, гаҗ...п, м...гълүмат, мөст...кыйль, мәг...риф, шәфк...ть, гом...р, кан...гать, йолд...з, фәк...ть, сәл...м


III. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитының 15 нче хәрефе нинди?

1) ү; 2) һ; 3) м; 4) ф.

2. Ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр рәтен күрсәтегез.

1) й, ц, щ; 2) е, я, ю; 3) в, к, г; 4) андый төркем юк.

3. Татар телендә кулланыла торган төп орфографик принцип кайсысы?

1) фонетик; 2) график; 3) тарихи-традицион; 4) дифференциаль.

4. Кайсы сүзнең аңлатмасы дөрес түгел?

1) полиглот – күп телләр белүче; 2) хобби – һөнәр; 3) адекват булу – тәңгәллек; в) адаптация – җайлашу

5. Фразеологик әйтелмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен языгыз.

1) юлыңа ак җәймә – ни в грош не ставить;

2) санга санамау – скатертью дорожка;

3) күңелдән белү – задрать нос;

4) борын күтәрү – взяться за ум;

5) авыз турсайту – как с гуся вода;

6) исе дә китми – надуть губы;

7) ачу тоту – знать на зубок;

8) акылга утыру - иметь зуб;

6. Ясагыч кушымчасы булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) атлап, сөйләп, карап; 2) унберләп, уникеләп, унөчләп; 3) атналап, айлап, еллап; 4) дөрес җавап юк.

7. Өч мәгънәле кисәктән торган сүзләр рәтен билгеләгез.

1) эшләгән, йөгерсәгез; килмәгәч; 2) үзебезнең, озынча, һичкем; 3) киптергечтән, эшчәнлек, икеләнмә; 4) алтышар, унсигездә, югарыдан.

8. Тезүче теркәгечләр генә булган сүзләрне билгеләгез.

1) әгәр, чөнки, ләкин; 2) көндез, тагы(н), әмма; 3) тик, яки, һәм; 4) гүя, ахры, бугай.

9. Икенче төр хәл фигыльләрне билгеләгез.

1) укый да укый, яза да яза; 2) җырлый-җырлый, эшли-эшли; 3) килгәнче, бәйләгәнче; 4) дөрес җавап юк.


I



V. Схемаларга карап, җөмләләрнең төрен языгыз.










hello_html_e83340d.gifhello_html_m79d796a4.gifhello_html_6bafbe62.gifhello_html_m36f6de6c.gif

hello_html_m1d7dc22a.gifhello_html_78d69b22.gifhello_html_m118681d7.gifhello_html_65b0f420.gifhello_html_31df5409.gif

hello_html_m4a943c88.gifhello_html_435eaf41.gifhello_html_34eb205a.gifhello_html_m2f26f773.gif

==== ====



V. Хикәяне укыгыз. Аннан соң бирелгән тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Бәләкәй булса да ...

1) Галимҗан Хөсәенов – дөньяның бик күп илләрендә булган һәм һәркайда үз иленең спорт флагын югары йөрткән спортчы. 2) Шуның өстенә гаҗәеп тыйнак та ул. 3) Үзе турында сөйләтергә ничек кенә тырышсам да, Галимҗан күбрәк иптәшләре хакында сөйләде.

4) - Ләкин сезнең үз тәҗрибәгез дә аларныкыннан ким түгел бит! – дидем мин, аны бераз “кыздырып” җибәрмәкче булып. 5) Тик ул кыза торган кеше түгел икән шул.

6) - Мин бары тик башкалардан күбрәк тырышам гына, - диде Галимҗан, минем соравыма туры җавап бирүдән читләшеп.

7) Башта Галимҗан Куйбышев шәһәрендәге балалар, аннары яшьләр командалары арасында иң яхшы һөҗүмче булып таныла, аннары мастерлар командасы – “Крылья Советов”та уйный. 8) 1961 нче елда ул илебездәге футбол командалары арасында иң билгеле һәм көчлеләреннән берсе булган “Спартак” командасында уйный башлый. 9) Буе кыска булганга, аны “бәләкәч” дип йөртәләр.

10) Без 1966 нчы елда үткәреләчәк дөнья беренчелеге турында да сөйләштек. 11) Мин бары тик шуны гына әйтәм: безнең “бәләкәч” анда ярымсакчы булып уйнады. 12) Хәзер футболда универсал уенчыларны ярата төшәләр. 13) Тренерлар Галимҗанның 90 минут буена бөтен көчен куеп тырыша алуы, иң кыен моментларда да югалып калмавы, оста уен техникасы һәм акыллы тактик фикер йөртә белүе яхшы нәтиҗә бирер дип ышаналар.

14) Безнекеләр ничек кенә уйнамасын (ә алар начар уйнамаячак), мин бер нәрсәгә бик нык ышанам: безнең якташыбыз – Татарстанның Октябрь районы Яңа Иглай авылында туган Галимҗан Хөсәенов – үз иленең намусына тап төшермәячәк.

15) Хөсәенов кебек атаклы футболчы турында сөйләп тә, аның нәрсәләр белән мавыгуы хакында берничә сүз әйтми үтсәм, хикәям тулы булмас дип уйлыйм. 16) Галимҗан музыканы, аеруча җиңел музыканы бик ярата. 17) Әдәбиятка килгәндә, тарихи әсәрләрне күбрәк укый. 18) Көньяк Америкага барганда, үзе белән “Степан Разин”ны алып барган. 19) “Бик шәп язылган, көчле характер сурәтләнгән, менә кем ихтыяр көченә ия булган, аннан гыйбрәт алырга була!” – ди Галимҗан. 20) 1966 нчы елда дөнья беренчелегенә Лондонда катнашкан һөҗүмче Галимҗан Хөсәенов турында без әле күп мәртәбәләр ишетербез.

(Җ. Мостафиннан)

1. Сингармонизмга буйсынган сүзләр генә булган җөмләне билгеләгез.

1) Галимҗан Хөсәенов – дөньяның бик күп илләрендә булган һәм һәркайда үз иленең спорт флагын югары йөрткән спортчы. 2) Үзе турында сөйләтергә ничек кенә тырышсам да, Галимҗан күбрәк иптәшләре хакында сөйләде.

3) - Ләкин сезнең үз тәҗрибәгез дә аларныкыннан ким түгел бит! – дидем мин, аны бераз “кыздырып” җибәрмәкче булып. 4) Тик ул кыза торган кеше түгел икән шул.

2. Кайсы җөмләдә ассимиляция күренеше күзәтелгән сүз бар?

1) Башта Галимҗан Куйбышев шәһәрендәге балалар, аннары яшьләр командалары арасында иң яхшы һөҗүмче булып таныла, аннары мастерлар командасы – “Крылья Советов”та уйный. 2) 1961 нче елда ул илебездәге футбол командалары арасында иң билгеле һәм көчлеләреннән берсе булган “Спартак” командасында уйный башлый. 3) Буе кыска булганга, аны “бәләкәч” дип йөртәләр. 4) Без 1966 нчы елда үткәреләчәк дөнья беренчелеге турында да сөйләштек.

3. Кайсы җөмләдә ирен гармониясенә буйсынган 2 сүз бар?

1) Хәзер футболда универсал уенчыларны ярата төшәләр. 2) Тренерлар Галимҗанның 90 минут буена бөтен көчен куеп тырыша алуы, иң кыен моментларда да югалып калмавы, оста уен техникасы һәм акыллы тактик фикер йөртә белүе яхшы нәтиҗә бирер дип ышаналар. 3) Безнекеләр ничек кенә уйнамасын (ә алар начар уйнамаячак), мин бер нәрсәгә бик нык ышанам: безнең якташыбыз – Татарстанның Октябрь районы Яңа Иглай авылында туган Галимҗан Хөсәенов – үз иленең намусына тап төшермәячәк.

4) Хөсәенов кебек атаклы футболчы турында сөйләп тә, аның нәрсәләр белән мавыгуы хакында берничә сүз әйтми үтсәм, хикәям тулы булмас дип уйлыйм.

4. Кайсы җөмләдә әйтелеше белән язылышы туры килмәгән 7 сүз бар?

1) Үзе турында сөйләтергә ничек кенә тырышсам да, Галимҗан күбрәк иптәшләре хакында сөйләде.

2) - Ләкин сезнең үз тәҗрибәгез дә аларныкыннан ким түгел бит! – дидем мин, аны бераз “кыздырып” җибәрмәкче булып. 3) Тик ул кыза торган кеше түгел икән шул.

4) - Мин бары тик башкалардан күбрәк тырышам гына, - диде Галимҗан, минем соравыма туры җавап бирүдән читләшеп.

5. Икешәр аваз кушылмасыннан торган өч хәреф тә кайсы җөмләдә очрый?

1) Без 1966 нчы елда үткәреләчәк дөнья беренчелеге турында да сөйләштек. 2) Мин бары тик шуны гына әйтәм: безнең “бәләкәч” анда ярымсакчы булып уйнады. 3) Хәзер футболда универсал уенчыларны ярата төшәләр. 4) Тренерлар Галимҗанның 90 минут буена бөтен көчен куеп тырыша алуы, иң кыен моментларда да югалып калмавы, оста уен техникасы һәм акыллы тактик фикер йөртә белүе яхшы нәтиҗә бирер дип ышаналар.

6. Кайсы җөмләдәге ике генә сүз алгы рәт сузыкларыннан төзелгән?

1) Хөсәенов кебек атаклы футболчы турында сөйләп тә, аның нәрсәләр белән мавыгуы хакында берничә сүз әйтми үтсәм, хикәям тулы булмас дип уйлыйм. 2) Галимҗан музыканы, аеруча җиңел музыканы бик ярата. 3) 1966 нчы елда дөнья беренчелегенә Лондонда катнашкан һөҗүмче Галимҗан Хөсәенов турында без әле күп мәртәбәләр ишетербез. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

7. Кайсы җөмләдә үзара антоним мәгънәсендәге рәвешләр бар?

1) Ләкин сезнең үз тәҗрибәгез дә аларныкыннан ким түгел бит! – дидем мин, аны бераз “кыздырып” җибәрмәкче булып. 2) Тик ул кыза торган кеше түгел икән шул.

3) - Мин бары тик башкалардан күбрәк тырышам гына, - диде Галимҗан, минем соравыма туры җавап бирүдән читләшеп. 4) Башта Галимҗан Куйбышев шәһәрендәге балалар, аннары яшьләр командалары арасында иң яхшы һөҗүмче булып таныла, аннары мастерлар командасы – “Крылья Советов”та уйный.


VI. Хикәядәге җөмләләрдән дөрес җавапларны табып языгыз.

1. Хикәядәге 10 сыйфатны табып, антонимнарын языгыз.

Җавап: ...........

2. Хикәядәге ялгызлык исемнәр нәрсәләрне белдерә? Шуларны языгыз.

Җавап: .........

3. 14 нче җөмләдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүзне языгыз.

Җавап: .............

4. 12 нче, 13 нче, 14 нче җөмләләрнең кайсысында 7 алмашлык бар? Җөмлә номерын күрсәтегез, алмашлыкларның төркемчәләрен языгыз.

Җавап: .........

5. 1 нче, 3 нче, 4 нче җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: .......

6. 19 нчы җөмләдән төшем юнәлешендәге фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: .......

7. 3 нче, 4 нче, 5 нче җөмләләрдән кисәкчәләрне табып языгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Җавап: .......

8. 13 нче, 15 нче җөмләләрдән исем фигыльләрне язып алыгыз.

Җавап: ...........

9. 1 нче җөмләдән исем белән белдерелгән аергычларны аерылмышлары белән язып алыгыз.

Җавап: ..........

10. 3 нче җөмләдән үзара синоним мәгънәсендә булган бәйлекләрне табып языгыз.

Җавап: ...........

11. 7 нче, 14 нче җөмләләрдән аерымланган аныклагычларны табып языгыз.

Җавап: ..............

12. 20 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып языгыз.

Җавап: ..............

13. Аналитик иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ...........

14. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .............

15. Кайсы кушма җөмлә составында тиңдәш ияләре булган иярчен җөмлә бар? Шуның номерын языгыз.

Җавап: ...........

16. 18 нче, 19 нчы, 20 нче җөмләләрнең кайсысында аерымланган вакыт хәле бар? Номерын күрсәтегез.

Җавап: ............

17. Сан белән саналмышның вакыт хәле булып килүенә мисаллар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: ...........


VII. Хикәядә тыныш билгеләреннән куштырнаклар очрый. Алар ни өчен куелган? Җавабыгызны хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.

Куштырнак тагын нинди очракларда куелырга мөмкин? Фикерләрегезне мисаллар белән ныгытыгыз.

VIII. Үзегез укыган бер китапның эчтәлеген языгыз (10 җөмлә).



4


Название документа 9 кл Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен

республика олимпиадасы биремнәре (2011-2012 нче уку елы)


9 нчы сыйныф

  1. Сингармонизмга буйсынмаган 10 сүз языгыз.


II. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

I. Татар һәм рус телләрендә булган [а], [о], [ы] сузыклары турындагы дөрес фикерне табыгыз.

1. Бер төрле языла һәм әйтелә. 2. Төрлечә әйтелә, бер төрле языла. 3. Төрлечә әйтелә һәм языла. 4. Төрлечә языла, бер төрле әйтелә.

II. Татар телендә аерым хәрефләр белән белдерелми торган авазлардан гына торган рәтне күрсәтегез.

1. [в], [з], [д], [т]. 2. [б], [п], [р], [ф]. 3. [җ],[ң], [һ], [м]. 4.w], [къ], [гъ], [`].

II. Бирелгән сүзләрдә ирен ассимиляциясе күзәтелмәгән очракны билгеләгез.

1. Урамнар. 2. Көнбатыш. 3. Төнбоек. 4. Унбиш.

Ш. Ялгызлык исемнәрне кайсы фән өйрәнә?

1. Гидронимика. 2. Топономика. 3.Ономастика. 4. Диалектология.

IV. Телдәге сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнүче фән –

  1. Морфология. 2. Этимология. 3. Фонетика. 4. Лексикология.

V. Лексикография терминына бирелгән ялгыш аңлатманы күрсәтегез.

1. Сүзлекләр төзү турындагы фән. 2. Сүзлекләрнең төрләрен өйрәнү турындагы фән. 3. Сүзләрне сүзлекләргә урнаштыру үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән. 4. Сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән.

VI. Мәгънәле кисәкләргә ялгыш бүленгән сүзләрне табыгыз.

  1. Эш-лә-де, кил-сен-нәр. 2. Ил-ен-дә, сөй-лә-мә-дек. 3. Югары-рак, кыз-чык-лар-дан. 4. Сөен-еч-ле-рәк, дәфтәр-ләр-ем-дә.

VII. Бу көмеш кыңгырауларның кичке яңгыраулары әллә нишләтә күңелне... (Ф.Кәрим) җөмләсендәге билгеләнгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.

1. Исем, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә аергыч булып килгән, тамыр сүз. 2. Исем фигыль, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә аергыч булып килгән, ясалма сүз. 3. Исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз. 4. Исем фигыль, барлыкта, күплек санда, иялек килешендә, җөмләдә ия булып килгән, тамыр сүз.

VIII. Төшем килешендәге исемнең аерымланган хәл составында килгән очрагына туры килгән җөмләне табыгыз.

1. Хафиз ялга каршы ике генә сәгатен укытты да район үзәгенә китте. (С.Шакир) 2. Укый торган китабын куеп, Гөлшаһидә төнге авазларга колак салды. (Г.Әпсәләмов) 3. Атымны учак яктысына китереп бәйләдем дә мин дә малайлар арасына чүгәләдем. (Г.Бәширов) 4. Шәрифулла кулларын йодрыклаган, тешләрен кыскан, ә ут шикелле янган күзләрендә аның чамасыз ачу бар иде. (А.Шамов)

IX. Билгеләү алмашлыгының гомумиләштерүче сүз булып килгән очрагын күрсәтегез.

1. Монда алар өч кеше тора икән: ак сакаллы дагстанлы карт, бер Россия татары һәм бер авыру хатын. (Ш.Камал) 2. Як-яктагы стенадан берьюлы өч сугышчы карый: гражданнар сугышы солдаты, Бөек Ватан сугышы солдаты, бүген тыныч тормышны саклаучы солдат. (Г.Ахунов) 3. Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар - һәммәсе яшәреп утыралар. (Г.Ибраһимов) 4. Идарә членнары - ферма мөдире тавык караучы Ниса апа һәм янгын сараенда эшләүче Гыйльметдин бабай - башларын түбән иеп тын гына утырдылар. (А.Гыйләҗев)

X. Бирелгән кушма җөмләнең төрен дөрес аңлаткан фикерне билгеләгез.

Чана юлы төшүгә ышаныч тәмам ныгып җиткәч, Бәдри абзый атны кунак чанасына җикте. (Ә.Фәйзи)

  1. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә. 2) Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә. 3) Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.


III. Саннар кергән мәкаль-әйтемнәр языгыз.


IV. Сөйләм хаталарын төзәтегез.

  1. Еллар алышына. 2. Хәвефле йөкләр ташучы машина. 3. Ел азагы. 4. Гомеребезнең тагын 365 көнен алган бу ел. 5. Һәр ел бер-берсеннән аермалы. 6. Куанычлы мизгелләр тәэсирлекләре ягыннан тискәреләреннән калыша. 7. Аксеновның музей-йорты. 8. Махсуслашкан кибетләр.


V. Хикәяне укыгыз. Аннан соң бирелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Иң кадерле кешем

  1. Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. 2) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 3) Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти.

4) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. 5) Күңелем тулган чакларымда, әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. 6) Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. 7) Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш кебек балкый.

8) Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы-хәсрәт битләренә җыерчыклар өстәгән. 9) Язмыш аны төрлечә сыный. 10) Әмма ни генә булмасын, әнием безне, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 11) Ул безнең өчен яши. 12) Әнием – җирдәге фәрештәм. 13) Әнием – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. 14) Рәхмәт сиңа, әнием! 15) Без бәхетле тик син барда! 16) Әнием дип әйтүдән дә олырак бәхет юк дөньяда!

(“Ялкын” журналыннан)

1. Алгы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрдән төзелгән җөмләне күрсәтегез.

1) Әмма ни генә булмасын, әнием безне, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 2) Ул безнең өчен яши. 3) Әнием – җирдәге фәрештәм. 4) Әнием – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз.

2. Кайсы җөмләдә сингармонизмга буйсынмаган сүз бар?

1) Күңелем тулган чакларымда, әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. 2) Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. 3) Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш кебек балкый. 4) Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы-хәсрәт битләренә җыерчыклар өстәгән.

3. Кайсы җөмләдә ирен гармониясенә буйсынган сүз бар?

1) Әнием – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. 2) Рәхмәт сиңа, әнием! 3) Әмма ни генә булмасын, әнием безне, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 4) Ул безнең өчен яши.

4. Ассимиляция күренеше күзәтелгән сүз булган җөмләне билгеләгез.

  1. Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. 2) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 3) Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти. 4) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем.

5. Язмыш аны төрлечә сыный җөмләсендәге юлдан-юлга күчерергә ярамый торган сүзне күрсәтегез.

1) Язмыш; 2) аны; 3) төрлечә; 4) сыный.

6. Кайсы җөмләдә ике аваз кушылмасыннан торган хәреф юк?

1) Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы-хәсрәт битләренә җыерчыклар өстәгән. 2) Язмыш аны төрлечә сыный. 3) Әмма ни генә булмасын, әнием безне, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

7. Кайсы җөмләдәге сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры килә?

1) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 2) Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти. 3) Ул безнең өчен яши. 4) Без бәхетле тик син барда!

8. Кайсы җөмләдә тамыр+модальлек кушымча+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүз бар?

1) Күңелем тулган чакларымда, әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. 2) Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. 3) Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш кебек балкый. 4) Язмыш аны төрлечә сыный.

9. Кайсы җөмләдә тамыр+ясагыч кушымча+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүз бар?

1) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. 2) Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти. 3) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 4) Күңелем тулган чакларымда, әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти.

VI. Алдагы биремнәргә хикәядәге җөмләләрдән дөрес җавапларны табып языгыз.

1. 4 нче, 6 нчы җөмләләрдән алынма сүзләрне табып языгыз.

Җавап: .................

2. 7 нче җөмләдән фразеологик әйтелмәне языгыз.

Җавап: ..................

3. I, II, III зат тартым белән төрләнгән исемнәргә берәр мисал языгыз.

Җавап: .............

6. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларга берәр мисал языгыз.

Җавап: ............

7. Урын рәвеше белән охшату-чагыштыру рәвешен табып языгыз.

Җавап: .............

8. Хикәядән баш, иялек, юнәлеш, төшем килешләрендәге алмашлыкларны табып языгыз.

Җавап: ..............

9. Төрле фигыль төркемчәләренә берәр мисал языгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Җавап: ..............

10. 5 нче, 8 нче, 10 нчы җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: ..............

11. 2 нче, 3 нче җөмләләрдән җыючы теркәгечләрне языгыз.

Җавап: ...............

12. 2 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз.

Җавап: .............

13. Синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмләне табып, номерын языгыз.

Җавап: ..............

14. 15 нче җөмләнең төрен языгыз.

Җавап: ...............

15. 6 нчы җөмләдән рәвеш хәле булып килгән исемне табып языгыз.

Җавап: ................

16. Дә сүзенең җыючы теркәгеч һәм көчәйтүче кисәкчә буларак кулланылган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: ....................

VII . Хикәядә тыныш билгеләреннән сызыклар очрый. Алар ни өчен куелган? Җавабыгызны хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.

Сызык тагын нинди очракларда куелырга мөмкин? Фикерегезне мисаллар белән ныгытыгыз.

VIII. Әниегезне 8 нче Март бәйрәме белән котлау тексты языгыз. (4-5 җөмлә)



4



Название документа Татар 9 - 13 Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2012/2013 нче уку елы)


1. Игътибар белән укыгыз. Сөйләм хаталарын төзәтегез.

1. Яшүсмерләр авыл хуҗалыгына яраклы техника әмәлли башлаганнар. 2. Бу фильм “Мир” кинотеатрында демонстрацияләнәчәк. 3. Г.Онищенко эпидемия вазгыяте турында белдерде. 4. Уеннарны куркынычсызлык белән тәэмин итү – өстенлекле бурычыбыз. 5. Якынлашучы Яңа ел бары тик шатлыклар гына алып килсен. 6. Узып баручы ел азагында 2012 елга нәтиҗә ясалды.


2. V-VI сыйныфлар өчен гамәлдәге татар теле дәреслекләренең авторларын языгыз.


3. Ясалма сүзләр ничә төрле ысул белән ясала? Шуларны санагыз һәм берәр мисал китерегез.


4. Хикәяне укыгыз. Аның буенча төзелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Мәрхәмәтле бала

  1. Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 2) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр.

5) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп.

6) – Син кем соң?

7) – Улың мин, әни.

8) – Улым... Кайсы улым?

9) Карчыкның көчәнеп әйтүдән авызы кыегаеп китте.

10) – Бу мин, әни, Арыслан.

11) Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше агып чыкты. 12) Урам якта тәрәзә буенда ук утырган әтисенең шыгырдавыклы тавышы ишетелде:

- Барыгыз, керегез, берегез дә калмый керегез.

13) Арыслан, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә борылып карады. 14) Капкадан, бик ашыгып, Фәйрүзә апасы кереп килә иде. 15) Арысланның эченә җылы йөгерде. 16) Коткарса, менә Фәйрүзә апасы коткара инде аны. 17) Чыннан да, Фәйрүзәнең ишектән аяк атлавы ук өй эченә көтелмәгән җанлылык, тормыш алып керде. 18) Керә керешли, бөтен йөзе белән елмаеп, Арысланга: “Исәнме, энем”, - дип дәште, туганнарча бик якын итеп, кул биреп күреште. 19) Бүтән берни сорашмыйча, Арысланның да монда килеп чыгуын ягымлы күз карашы белән хуплап, әнисе янына килде. 20) Ул арада Фәйрүзә зур җылы кулын әнисенең башына куеп карады, авыруның кулларын үзенең учына алып, сулышы белән өреп җылытты, баш астындагы мендәрен рәтләде һәм инде торып баскан, кулларын кушырып, нишләргә белми аптырап торган Арысланга теге якка чыгып тор дип ым какты.

21) Арыслан аңа буйсынды, апасына күңеленнән рәхмәтләр укып, шундук теге якка чыгып китте. 22) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 23) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 24) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 25) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 26) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 27) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт! 28) Халыкта гомер-гомергә килә торган ата-анага карата мәрхәмәтле булу – менә шушыдыр инде ул... (Г. Ахуновтан)

Тестлар

  1. Кайсы җөмләдә саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр бар?

  1. Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 2) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр.

  1. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кайсы җөмләдә?

1) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 2) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт! 3) Халыкта гомер-гомергә килә торган ата-анага карата мәрхәмәтле булу – менә шушыдыр инде ул... 4) Дөрес җавап юк.

3. Кече тел (увуляр) ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?

1) Нинди көчле иде бу куллар! 2) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 3) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 4) – Син кем соң?

4. Кайсы сүздә 7 хәреф, 9 аваз бар?

1) Арыслан; 2) терәксез; 3) якынрак; 4) кирәкми.

5. Кайсы җөмләдәге сүзләрдә арткы рәт сузыклары гына бар?

1) – Улың мин, әни. 2) – Улым... Кайсы улым? 3) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 4) – Син кем соң?

6. Кайсы җөмләдәге сүзләр яңгырау тартыклардан гына төзелгән?

1) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 2) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 3) – Улың мин, әни. 4) Арыслан, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә борылып карады.

7. Иң күп иҗекле сүз кайсы җөмләдә?

1) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 2) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 3) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 4) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт!

8. Кайсы сүзләрдә алфавитта аерым хәрефләре булмаган тартык авазлар бар?

1) арада, Фәйрүзә, җылы; 2) кулын, авыруның, Арысланга; 3) үзенең, учына, сулышы; 4) аптырап, инде, һәм.

9. Кайсы җөмләдә исем фигыль аергыч булып килгән?

1) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 2) Нинди көчле иде бу куллар! 3) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 4) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп.

10. Кайсы җөмләдә өч урында юклык алмашлыгы кулланылган?

1) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 2) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 3) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 4) Нинди көчле иде бу куллар!

11. Йөкләтү юнәлешендәге ике фигыль кайсы җөмләдә?

1) Керә керешли, бөтен йөзе белән елмаеп, Арысланга: “Исәнме, энем”, - дип дәште, туганнарча бик якын итеп, кул биреп күреште. 2) Бүтән берни сорашмыйча, Арысланның да монда килеп чыгуын ягымлы күз карашы белән хуплап, әнисе янына килде. 3) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 4) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде.

12. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) – Улың мин, әни. 2) – Син кем соң? 3) Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше агып чыкты. 4) – Бу мин, әни, Арыслан.

13. Аерымланган аныклагыч кайсы җөмләдә?

1) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 2) Арыслан аңа буйсынды, апасына күңеленнән рәхмәтләр укып, шундук теге якка чыгып китте. 3) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 4) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады.

14. Кайсы җөмләдә тамыр+ясагыч кушымча+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүз бар?

1) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 2) Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Дөрес җавап юк.

15. Хәбәре сыйфат белән белдерелгән җөмләнең номерын языгыз.

16. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

17. Күптезмәле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.

18. 24 нче җөмләдәге сүзтезмәләрне языгыз.

19. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

20. 5 нче, 17 нче, 20 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне язып алыгыз.

21. 13 нче, 18 нче җөмләләрдәге рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

22. 13 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

23. 19 нчы, 22 нче һәм 25 нче җөмләләрдәге да, дә, та, тә сүзләренең кайсы сүз төркемнәренә керүен языгыз.

24. 12 нче һәм 15 нче җөмләләрдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне языгыз.

25. Мәрхәмәтле сүзенең синонимнарын языгыз.


5. Текстта тыныш билгеләреннән сызык еш очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәләрен языгыз. Фикерләрегезне җөмләләрнең номерларын күрсәтеп раслагыз.


6. Җөмләне һәм аннан соң бирелгән җавапларны игътибар белән укыгыз. Җаваплардагы хаталарны төзәтегез.

Иртәгә үтәчәк тәрбия дәресен тагын бер кат күңеленнән үткәреп, Саимә ханым йокларга әзерләнгәндә, стенадагы сәгать төнге 12 не сукты. (В. Казыйханов)

  1. Бу - тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

  2. Өтерләр хәл фигыльдән соң куелган.

  3. Төнге сүзенең әйтелеше белән язылышы туры килә: 5 хәреф һәм 5 аваз бар.

  4. Иртәгә – уртаклык исем, берлек санда, юнәлеш килештә, җөмләдә вакыт хәле булып килгән.

Стенадагы – уртаклык исем, берлек санда, урын-вакыт килештә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Әзерләнгәндә – хикәя фигыль, затланышлы, билгесез үткән заманда, төп юнәлештә, III зат берлек санда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

3



Название документа татар 10 - 13 Татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2012/2013 нче уку елы)


1. Игътибар белән укыгыз. Сөйләм хаталарын төзәтегез.

1. Студентларның автопарковканың 30 сум торуы өчен зарланачакларына әзер булыгыз. 2. Алар кая күбрәк түләсәләр, шунда хезмәт куялар. 3. Безнең уку йортын тәмамлаучыларның барысы да эш таба, чөнки аларның берсе дә биржада тормый. 4. Әлеге мәсьәләне яшь белгечләргә ярдәм итүче федераль программа кысаларында өлешчә хәл итүгә ирешелгән. 5. Тиздән аэропортта пошлинасыз сәүдә итүче кибетләр ачылыр. 6. Узып баручы елның яңалыгы булып, башкалабызда спорт корылмаларының күпләп салынуы тора.

2. VII-VIII сыйныфлар өчен гамәлдәге татар теле дәреслекләренең авторларын языгыз.

3. Җөмләдәге һәр сүздә өчәр фонетик билге күрсәтегез.

Казанда борынгы биналар саклана.

4. Хикәяне укыгыз. Аның буенча төзелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Нәкый Исәнбәт

  1. Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. 2) Андый исем һәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә... 3) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 4) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 5) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте.

6) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 7) Аның гыйльми эшләре әдәби хезмәтләреннән һич тә ким түгел. 8) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 9) Аннары халкыбызның фольклор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 10) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 11) Болар өстенә, тагын язучының кулында озак еллардан бирле җыелып, томнар тәшкил итәрлек дәрәҗәдә тупланган, гыйльми нигездә тәртипкә салынган татар мәзәкләре, табышмаклары, җырлары, такмазалары бар. 12) Инде без аның борынгы әдәбият язмаларын өйрәнү, аннары драматургия, поэзия буенча теоретик мәкаләләр язу кебек хезмәтләрен дә искә алсак, бу затның эшчәнлегенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел. 13) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды.

14) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 15) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 16) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 17) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 18) Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына тугрылыклы булып калды.

19) Нәкый Исәнбәт – көчле кеше. 20) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде. 21) Аңа татар халкының мәхәббәт-хөрмәте мәңгегә яшәр. (Ә. Еникидән)

Тестлар

1. Ирен ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?

1) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 2) Аның гыйльми эшләре әдәби хезмәтләреннән һич тә ким түгел. 3) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 4) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды.

2. Кече тел (увуляр) ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?

1) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 2) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 3) Нәкый Исәнбәт – көчле кеше. 4) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде.

3. Кайсы җөмләдә ирен гармониясенә буйсынган сүз юк?

1) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте. 2) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 3) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 4) Дөрес җавап юк.

4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгеләгез.

1) өйрәнү, туры, кебек; 2) хезмәт, аның, нәтиҗәсе; 3) тупланган, сокланмыйча, гыйльми; 4) нинди, дучар, хөрмәте.

5. Кайсы җөмләдә басымы ахыргы иҗеккә төшмәгән сүзләр бар?

1) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 2) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 3) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 4) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады.

6. Ике сүзе саңгырау тартыклардан гына торган җөмләне күрсәтегез.

1) Аннары халкыбызның фольклор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды.2) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 3) Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына тугрылыклы булып калды. 4) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде.

7. Кайсы җөмләдә бер сүз төркеменән икенчесенә күчү юлы белән ясалган сүз бар?

1) Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. 2) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 3) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды. 4) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады.

8. Кайсы җөмләдә кушма сүз бар?

1) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 4) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте.

9. Кайсы җөмләдә алынма сүзләр юк?

1) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Инде без аның борынгы әдәбият язмаларын өйрәнү, аннары драматургия, поэзия буенча теоретик мәкаләләр язу кебек хезмәтләрен дә искә алсак, бу затның эшчәнлегенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел. 4) Дөрес җавап юк.

10. 1 нче, 3 нче, 4 нче һәм 5 нче җөмләләрнең барсында да кайсы төркемчәгә кергән алмашлыклар бар?

1) зат алмашлыклары; 2) күрсәтү алмашлыклары; 3) билгеләү алмашлыклары; 4) билгесезлек алмашлыклары.

11. Кайсы җөмләдә төшем юнәлешендәге өч фигыль бар?

1) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 4) Болар өстенә, тагын язучының кулында озак еллардан бирле җыелып, томнар тәшкил итәрлек дәрәҗәдә тупланган, гыйльми нигездә тәртипкә салынган татар мәзәкләре, табышмаклары, җырлары, такмазалары бар.

12. Кайсы җөмләләрдә билгеләү алмашлыгы җыйнак аныклагыч буларак кулланылган?

1) 1 нче һәм 2 нче; 2) 2 нче һәм 3 нче; 3) 4 нче һәм 5 нче; 4) өч җавап та дөрес.

13. Кайсы җөмләдә баш килештәге исем белән белдерелгән аергыч бар?

1) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 2) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 3) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 4) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте.

14. Кереш сүз булган җөмләне күрсәтегез.

1) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 2) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 3) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте. 4) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез.

15. Кайсы җөмләдә кисәкчәләр очрамый?

1) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды. 2) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 3) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

16. 8 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз.

17. 5 нче җөмләнең гомуми төрен билгеләгез.

18. Исем фигыльләр белән белдерелгән аергыч булган җөмләнең номерын языгыз.

19. Тезүче теркәгечләр булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

20. Аерымланган вакыт хәле булган җөмләнең номерын языгыз.

21. Күләм-чама рәвешләре булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

22. Хикәядәге саннарның төркемчәләрен билгеләгез.

23. Тексттан синоним сүзләрне табып языгыз.


5. Хикәядәге соңгы өч җөмләне ничек аңлыйсыз? Алардагы фикерләрне 5-7 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.


6. Текстта тыныш билгеләреннән ике нокта очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәсен языгыз. Ике нокта куюның башка тагын нинди очракларын беләсез? Фикерләрегезне мисаллар белән раслагыз.


7. Җөмләне һәм аннан соң бирелгән җавапларны игътибар белән укыгыз. Җаваплардагы хаталарны төзәтегез.

Бер көнне шундый хәл булды: иртән, тулай торактан чыгып, без мәктәпкә барганда, дөньяга яз исе аңкыган иде. (М. Мәһдиев)

  1. Бу тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

  2. Ике нокта тиңдәш кисәкләр алдыннан куелган.

  3. Төнне сүзенең әйтелеше белән язылышы туры килә: 5 хәреф һәм 5 аваз бар.

  4. Торактан – торак- тамыры, -тан чыгыш килеш кушымчасы.

Барганда - хикәя фигыль, затланышлы, билгесез үткән заманда, III зат берлек санда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Иртән - уртаклык исем, берлек санда, чыгыш килештә, җөмләдә вакыт хәле булып килгән.





3



Название документа татар 11 - 13 Татар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2012/2013 нче уку елы)


1. Игътибар белән укыгыз. Сөйләм хаталарын төзәтегез.

1. Россиядә эшләнгән бер тонна корычка, Европа белән чагыштырганда, эшчеләр өч тапкыр күбрәк туры килә. 2. Организмны җылытучы эчке энергия эшләп чыгару өчен, аны ягулык белән тәэмин итәргә кирәк. 3. Ул вакытта суык дип тормый идек, чаңгыда да, тимераяк та шуа идек. 4. Ел башыннан Татарстанда 3255 янгын очрагы теркәлгән. 5. Аның әтие дә, әние дә ата-аналар җыелышына һәрвакыт баралар иде. 6. Фәнни докладымның яңалыгы булып, синтетик иярчен кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен тикшерү тора. 7. Аны язуда бик күп галимнәрнең китаплары белән файдаландым. 8. Фәнни җитәкчемнең фикерләре белән дә кулланганымны әйтәсем килә.

2. IX, X-XI сыйныфлар өчен гамәлдәге татар теле дәреслекләренең авторларын языгыз.

3. Җөмләдәге һәр сүзгә төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирегез.

Башкалабызда тарихи биналар күп.

4. Хикәяне укыгыз. Аның буенча төзелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Каенкай

  1. Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 3) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән.

4) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 5) Борынгы Болгар дәүләте белән Айдар хан хакимлек иткән чорда, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч илчесен, могҗизалар күрсәтерлек бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, Идел буена озаткан. 6) Алар һәртөрле авыруларга каршы көрәштә яшь каен яфрагын файдаланганнар.

7) Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган. 8) Салкын тигән, томау төшкән кеше мунчага каен себеркесе алып бара һәм тәненә савыгу ала. 9) Фәнни медицина казанышлары өйрәткәнчә, каен бөреләренең дә тере организм өчен файдасы бар. 10) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 11) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 12) Каен суының шифалы булуы бик табигый, чөнки аның составында виноград шикәре, төрле кислота һәм тозлар бар. 13) Багдад илчесе Ибне Фазлан язмаларында, мәсәлән, болгарларның каен суыннан тәмле һәм шифалы эчемлекләр ясаулары да әйтелә.

14) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 15) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 16) Галимнәрнең тикшерүенчә, шунысы игътибарга лаек: каенда углеводлар, башка үсемлекләрдәге кебек, яфрактан тамырга түгел, киресенчә, тамырдан яфракка хәрәкәт итәләр. 17) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә.

18) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 19) Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр. 20) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 21) Янәшә-тирәдәге каен урманнары, димәк, безнең өчен иң яхшы һәм иң арзанлы “санаторий”лар. 22) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк. (К. Дәүләтшиннан)

Тестлар

1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Дөрес җавап юк.

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне күрсәтегез.

1) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 4) Каенның табигать өчен әһәмияте зур.

3. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табыгыз.

1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән. 3) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 4) Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган.

4. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 4) Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр.

5. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр булган җөмләне күрсәтегез.

1) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 2) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар.

6. Хикәянең исемендә нинди фонетик законнар күзәтелә?

1) рәт һәм ирен гармониясе; 2) ирен гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 3) рәт гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 4) дөрес җавап бирелмәгән.

7. Һөнәри сүзләр (профессионализмнар) булган җөмләне билгеләгез.

1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 4) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк.

8. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүз кайсы рәттә?

1) каенның әһәмияте; 2) әһәмияте зур; 3) табигать өчен; 4) әһәмияте табигать өчен.

9. 13 нче - 15 нче җөмләләрдән синонимнарны языгыз.

10. 15 нче һәм 16 нчы җөмләләрдән ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр кергән сүзләрне языгыз.

11. Кайсы җөмләләрдә [` һәмзә] авазы булган сүзләр бар? Номерларын күрсәтегез.

12. 9 нчы – 11 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы +бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзләрне языгыз.

13. 12 нче – 13 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

14. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

15. Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

16. 6 нчы – 8 нче җөмләләрдән, фигыльне ачыклап, хәл булып килгән сыйфатны языгыз.

17. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.

18. 8 нче – 10 нчы җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне языгыз.

19. Нисби сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

20. Җөмлә номерларын күрсәтеп, затланышсыз фигыльләргә берәр мисал языгыз.

21. 1 нче җөмләне сүзтезмәләргә бүлеп языгыз.

22. 12 нче һәм 13 нче җөмләләрдән иярүче һәм ияртүче сүзләре исемнәр белән белдерелгән сүзтезмәләрне языгыз.

23. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

24. Аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

25. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.

26. Катнаш кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.


5. Хикәядәге соңгы ике җөмләне ничек аңлыйсыз? Алардагы фикерләрне 6-8 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.


6. Текстта тыныш билгеләреннән өтерләр еш очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәләрен языгыз. Фикерләрегезне җөмләләрнең номерларын күрсәтеп раслагыз.


7. Җөмләне һәм аннан соң бирелгән җавапларны игътибар белән укыгыз. Җаваплардагы хаталарны төзәтегез.

Яз шулай башланды: икенчеме, өченчеме көндә урман артыннан йомшак, әмма дәһшәтле гөрелте дә ишетелде, бөтен дөнья көпшәкләнде, төнлә юкә урманы берөзлексез шаулады, юл катысына ат аягы бата башлады, баскыч төпләренә үгез эчәрлек су җыелды. (М. Мәһдиев)

1. Бу – тиңдәш иярүле, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

2. Өтерләр тиңдәш кисәкләрдән соң куелган.

3. Гөрелте сүзенең әйтелеше белән язылышы туры килә: 7 хәреф һәм 7 аваз бар.

4. Әмма – бәйлек, җөмләләрне бәйли.

Артыннан – уртаклык исем, берлек санда, чыгыш килештә, җөмләдә урын хәле булып килгән.

Йомшак, дәһшәтле, бөтен, берөзлексез – сыйфатлар, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч булып килгәннәр.


3





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 20.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров54
Номер материала ДБ-278219
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх