Инфоурок Другое КонспектыТатар теленнән "Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән "Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать материал

МБГББУ “Сарман гимназиясе” нең югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханова Нурания Вәзир кызының татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Кереш сүз

Дәрес тибы: катнаш.

Татар сыйныфы, 6 нчы сыйныф.

Сүз төркеме буларак сыйфатны өйрәнү өчен тематик планда 8 сәгать каралган. Алтынчы сәгатьтә  –  “Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”  темасы. Аңа бер сәгать вакыт бирелгән.

Тема. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

Дәреснең максатлары:

1.                     Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыклау, исемләшү төшенчәсен бирү өчен уңай шартлар тудыру;

2.                     Әхлак тәрбиясе бирү;

3.                     Фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрескә җиһазлау: татар теле дәреслеге ( VI сыйныф); терәк конспект (сыйфатлар буенча, җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре), Р. Фәйзуллинның “Сары чәчәк – тузганак ” шигыре; үзбәя кәгазе,  мультимедияле проектор, экранда җөмләләр:

1.     “Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган”.

2.     “ Без акларын җыйдык”.

3.     “Аклары – безнең яраткан чәчәгебез”.

4.     “Никтер акларына бал кортлары ешрак куна”.

Дәрес структурасы.

I.                      Психологик уңай халәт тудыру

-         Сәламләү;

-         Дәреснең максаты, аны тормышка ашыру юллары.

II.                   Белемнәрне тигезләү.

-         Җөмлә кисәкләрен искә төшерү;

-         Исем һшм сыйфатның грамматик билгеләрен кабатлау;

-  Җөмлә кисәге буларак сыйфатка тукталу.

III.           Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү

-         Җөмләләр белән эшләү;

-         Исемләшү күренеше турында төшенчә бирү.

-         Нәтиҗә ясау (Үзбәя).

IV.            Рефлексия.

-         Дәреслектән кагыйдәне уку (30 нчы бит);

-         Парларда эш (бер-берсенә кагыйдәне сөйләү), (үзбәя);

-         36 нчы күнегүнең беренче өлешен фронталь рәвештә эшләү;

-         Мөстәкыйль эш (6 – 10 мәкальләр);

-         Тикшерү (үзбәя).

V.                   Дәресне йомгаклау, гомуми үзбәя кую. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

VI.                Өй эшен бирү һәм аңлату.

Укучыларга өй эше өч төрле вариантта бирелә, берсен эшләү мәҗбүри, калган икесен теләк буенча сайлап эшләргә мөмкин.

1.     37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);

2.     36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;

3.     Мәкальләр язып килергә.

Дәрес конспекты

I. Психологик уңай халәт тудыру.

 -  Исәнмесез, укучылар!

-  Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-  Без сезнең белән сыйфатларны сүз төркеме буларак өйрәнәбез. Бүген аларның җөмләдә кулланылышын ачыкларбыз. Димәк, сез дәрестә нәрсә белергә тиеш буласыз? Максат куегыз.

II. Белемнәрне тигезләү.

-  Моның өчен безгә җөмлә кисәкләрен, сыйфат һәм исемнәрнең грамматик билгеләрен, аларның җөмләдәге рольләрен искә төшерәбез.

-   Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар? Терәк конспектлардан файдаланып җавап бирә аласыз. (Экранда җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре күрсәтелә).

-   Сыйфат һәм исемнең нинди грамматик билгеләрен беләсез?

ИСЕМ

СЫЙФАТ

1.     Килеш, сан, тартым.

2.     Җөмлә кисәге.

- - - - -, ════,˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷,  ----------,

 - . -. - . -     

      

1.     Сыйфат дәрәҗәләре

2.     Җөмлә кисәге

˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷, ════.

-         Сыйфат кайсы сүз төркемен күбрәк ачыклый?

-  Мин сезгә Р. Фәйзуллинның “Сары чәчәк – тузганак “ шигырен укыйм. Бирем. 1). Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? 2). Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән истә калдырыгыз. (сары таң, ул матур, ул сары, ак бүрек, ул нәфис).

Аерып язып алабыз һәм тикшерәбез.

-         Кайчан сыйфат аергыч була, кайчан хәбәр? (Үзбәя).

Нәтиҗә. Сыйфатланмыштан алда килсә – аергыч,  ачыклап килгән сүздән соң килсә – хәбәр,

-         Шигырь нәрсә турында? Ул нинди кешеләр хакында?

Нәтиҗә. Кеше матурлыгы белән мактанса, тәкәбберләнсә, тузганак 

сыман оятка калырга мөмкин. Бу сыйфатлар кешене бизәми.

Күзгә һәм бармакларга гимнастика ясау, акыл гимнастикасы.

-  Атнаның биш көнен әйтеп күрсәт (бүген, иртәгә, берсекөнгә, кичә, өченче көн). 

III. Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү.

Экранда  җөмләләр күрсәтелә.

“Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган”.

         “ Без акларын җыйдык”.

         “Аклары – безнең яраткан чәчәгебез”.

“Никтер акларына бал кортлары ешрак куна”.

1.     Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән әйтәбез.

2.                     Җөмләләрдә сыйфатларның аергыч, тәмамлык, хәл һәм ия булып килүләрен билгелибез.

-         Ни өчен шулай?

-  Ак чәчәкләр, ак; акларын – ак чәчәкләрен; акларына – ак чәчәкләргә; ак чәчәкләр – аклары.

-  Әйе, сыйфатлашмышларыннан башка килгән сыйфатлар җөмләдә тәмамлык, хәл, ия булалар.

-         Төзелешләре ягыннан сыйфатларны тикшерик. (-лар, -ын, -на, -лары).

-         Болар нинди кушымчалар? (сан, килеш, тартым).

-         Мондый төрләнеш кайсы сүз төркемендә күзәтелә (исемнәрдә).

-         Ни өчен сыйфатланмышсыз кулланыла соң алар? (Бер үк сүзләрнең кабатлануы сөйләмгә зыян китерә. Сөйләмне матур һәм җыйнак итү өчен, бу очракларда сыйфатланмышсыз килгән сыйфатлар кулланыла).

-    Сыйфатланмышыннан башка килгән сыйфатлар исемнең грамматик билгеләрен алалар. Бу күренеш исемләшү дип атала. Димәк, сыйфатларның җөмләдә кулланышы дигәндә нәрсәне күз алдында тотабыз?) (ия, хәбәр, аргыч, тәмамлык, хәл булып килә алуларын).

Нәтиҗә. Сыйфатлар исемне ачыклап килгәндә я аергыч, я хәбәр булалар. Моннан тыш, сыйфатланмыштан башка килгәндә, алар исемләшәләр һәм җөмләнең төрле кисәге була алалар.

Теманы яздыру (тема өчен бер юл буш калдырылган була).

-  Җөмләләрне тикшереп, алдагы белемнәребезгә нигезләнеп, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыкладык.Үзбәя.

IV. Рефлексия.

1)                    Дәреслекләрне ачып, кагыйдәне уку. Үз нәтиҗәләре белән чагыштыру. (Парларда сөйләтү). Кагыйдәне өйдә дәфтәрләренә язарга кирәклекне искәртү.

2)                    36 нчы күнегүне язмача эшләү. (Күз белән уку, ярымпышылдап уку).

3)                    Бирем. 1) 1 – 5 нче мәкальләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп күчереп язарга (фронталь эш).

4)                    Мөстәкыйль эш. 6 – 10 нчы мәкальләрне үзлектән эшләү.

5)                    Тикшерү. Үзбәя.

6)                    – Нәрсә белдек? Ничек белдек?

V. Өй эшен бирү, биремне аңлату.

4.     37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);

5.     36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;

6.     Мәкальләр язып килергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

                                                  Сары чәчәк – тузганак

“Башка сары таҗ

кидем мин! – диде, -  

Кояштан да шәп

Инде мин!” – диде.

Чыннан да матур!

Чыннан да сары!

Әллә ничә көн

Нурланып янды.

Берничә көннән

таҗы урынында

ак бүрек иде.

“Мин айдан да ак

икәнмен!” – диде

Чыннан да матур!

Чыннан да нәфис!

Торды ул горур

әллә  ничә кич.

Ә бер көн баксаң

Сары таҗ кая?

Ак бүрек кая?

...Сузаеп калган

Сулган сабагы

җилдә чайкала.

(Равил Фәйзуллин)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән "Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 997 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.01.2016 1150
    • DOCX 21 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ханова Нурания Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ханова Нурания Вазировна
    Ханова Нурания Вазировна
    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 33688
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

ФАОП: регулирование образовательного процесса и программ

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе