Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теленнән "Сүз ясагыч кушымчалар"темасына дәрес конспекты.

Татар теленнән "Сүз ясагыч кушымчалар"темасына дәрес конспекты.

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

3 сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Сүз ясагыч кушымчалар.

Максат: 1. Сүз ясагыч кушымчаларны аера белергә һәм алар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәнү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары, төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү

Материал: 1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк,45-46б.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, 16-17 б.

3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013

Җиһазлау: 1. Презентация Power Point — “Сүз ясагыч кушымчалар ”

2. Дидактик карточкалар, тест

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну уяту.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.

Хәерле көн, балалар!

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр тели:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа «5″леләр алыйк!

Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Әйдәгез, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

II.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

1. Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Гг

Гармунлы йорт – моңлы йорт. Гармунчы гармун уйный.

2. Җөмләләр өстендә эш.

Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар)

Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез. Тамырдаш сүзләр ничек ясалган?

( кушымчалар ярдәмендә)

Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?( Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була)

Болар нинди сүзләр? (Тамырдаш)

Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?(Укучыларның җаваплары тыңлана, кагыйдә әйтелә. Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә ТАМЫРДАШ була.) Алар ничек ясалган?

Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. (Укучылар үз җавапларында гармун, гармунчы, гармунлы сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр)

III. Уку мәсьәләсен кую. Слайд

Димәк, бүген безнең темабыз нинди булыр.( Сүз ясагыч кушымчалар?)

Әйдәгез, хәзер дәресебезнең максатын билгелик, якынча план төзеп карыйк.

Рәсемне игътибар белән карагыз. Бу кайда? Без анда кемне күрәбез? (балыкчыны) Ул анда нишли? (балык тота)

Әйдәгез ,шул сүзләрне кулланып җөмлә төзеп языйк әле.

Балыкчы күлдә балык тота.

Хәзер тамырдаш сүзләрне табып, тамырларын һәм кушымчаларын билгелик әле.

Балык, балык +чы. Бу ике тамырдаш сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итик.(Мәгънәләре төрле) Яңа мәгнә ничек барлыкка килде? Чы кушымчасы ярдәмендә. Бу кушымча ничек дип аталыр икән.( Сүз ясагыч кушымча)Тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз нинди сүз булыр икән? (Ясалма сүз).

Әйдәгез әле ,балык тамырына тагын тамырдаш сүләр уйлап карык әле.(балыкчылык). Тамырын һәм кушымчаларын табыйк. Балык +чы+лык. Ничә кушымча ялганды. Мәгънәләренә игътибар итик. Яңа мәгънә ясыймы?.Әйе. Димәк нинди нәтиҗә чыгарып була. (Тамырга берничә сүз ясагыч кушымча да ялганырга мөмкин). Әлеге яңа мәгнә ясый торган ,сүз ясагыч кушымчалар ничек тамгалана?



IV. Уку мәсьәләсен чишү. Танып-белү эшчәнлеге.

Кагыйдә чыгарып карыйк. Нәрсәләр турында белдек? Нинди сүз ул ясалма сүз? Алар ничек ясала? Тамырга ничә кушымча ялганырга мөмкин?.

Дәреслекнең 45 битендәге кагыйдәне уку, чагыштыру.

- Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән? 

V. Динамик пауза

VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Дәреслек белән эш. 74 күнегү.

Кушымчалар ялгап яңа сүз ясап язарга.

VII. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

1. 75 күнегү. Парларда эшләү. Үзбәя.

2 .Карточалар белән мөстәкыйль эшләү.

Тест

1) Тамыр сүзләрне табарга.

 а) җиләк ә) балык б) сызгыч в) сандугач г) д) очкыч

2) Тамырдаш сүзләрне сайлап алырга.

 а) ташчы ә) таш б )башлык  в)ташлар

3) Артык сүзне табарга.

а) эш ә) эшче б) эшчән  в) эшләпә  г) эшсез

4) Сүз ясагыч кушымчалы сүзләрне табарга.

а) кеше  б) сүзлек в) мәктәп

Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр.

VIII. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне бәяләү.

3. Өй эше.

Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 40 күнегү.



2 төр карточка.

Тамырдаш сүзләрне табарга, тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.

Авылдан ерак түгел җиләкле болын бар . Анда һәр елны бик күп җиләк үсә. Җиләкчеләр һәрвакыт шатланып җиләк җыя.



3 төр карточка.

Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләргә.

Эшче, авылдаш, урманчы, кояшлы, гармунчы, сыйныфташ, кышкы,җырчы.







1төр карточка

Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләргә , шул сүзләрдән 3 җөмлә төзергә.

Эшче, авылдаш, урманчы, кояшлы, гармунчы, сыйныфташ, кышкы,җырчы.





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 16.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1511
Номер материала ДВ-162597
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх