Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Татар теле. "Исем" темасын кабатлау.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Татар теле. "Исем" темасын кабатлау.

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Тат.теле4кл.Ачык дэрес.ppt

библиотека
материалов
1.Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. 2.Нинди агач җилсез шаулый. 3.Ак багана яше...
 КЕМ? НӘРСӘ?
  2010 - Укытучылар елы  2010 ел - Россия Президенты Д.А.Медведев Указы ниге...
Безнең укытучылар Безнең Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 43 укытучы һә...
Безнең башлангыч сыйныф укытучыларыбыз Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нә...
Cүзлек диктанты Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп,белем,укучы,шигы...
Берлек сан Күплек сан берлек сандагы исем бер күплек санда исем бер төр генә...
Уен - табышмак 1.Өч кайчан көчкә әйләнә? 2.Ипи башында,ахырында нәрсә бар? 3....
Татар телендә 6 килеш бар Б.к. Кем? Нәрсә? И.к. Кемнең? Нәрсәнең? Ю.к. Кемгә?...
Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөрес яз Б.к. укытучы И.к. укытучыдан Ю.к....
Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен тикшерү Б.к. укытучы И.к. укытучының Ю.к....
ТЕСТ 1.Исем нәрсәне белдерә? 1) предметның билгесен 2) предметның исемен 3)...
Ялгызлык исем Уртаклык исем Бер төрдән булган предмет- бер төрдән булган пре...
сан килешләр Баш к. Иялек к. уртаклык Ялгызлык Күплек Берлек Юнәлеш к. Исем...
14 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 1.Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. 2.Нинди агач җилсез шаулый. 3.Ак багана яше
Описание слайда:

1.Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. 2.Нинди агач җилсез шаулый. 3.Ак багана яшел чатыр, Эчең пошса мине чакыр. 4.Җәй көне киенә, кыш чишенеп ташлый. ч и к л ә в е к у с а к к а е н у р м а н

№ слайда 2  КЕМ? НӘРСӘ?
Описание слайда:

КЕМ? НӘРСӘ?

№ слайда 3   2010 - Укытучылар елы  2010 ел - Россия Президенты Д.А.Медведев Указы ниге
Описание слайда:

  2010 - Укытучылар елы  2010 ел - Россия Президенты Д.А.Медведев Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителде. Укытучы - иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора. Тирәнлекнең – диңгездә, зирәклекнең – гыйлемдә булуын аңлата. Белем - галәм кебек, иге-чиге юк. Акыл – диңгезләрдәй тирән, белем – таулардай биек. Укытучы безнең кулларыбыздан җитәкләп, диңгезләргә алып керә, биек тауларга алып менә.

№ слайда 4 Безнең укытучылар Безнең Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 43 укытучы һә
Описание слайда:

Безнең укытучылар Безнең Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 43 укытучы һәм тәрбияче белем бирә.Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә.

№ слайда 5 Безнең башлангыч сыйныф укытучыларыбыз Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нә
Описание слайда:

Безнең башлангыч сыйныф укытучыларыбыз Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы.

№ слайда 6 Cүзлек диктанты Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп,белем,укучы,шигы
Описание слайда:

Cүзлек диктанты Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп,белем,укучы,шигырь, мәсьәлә. Укытучылар,дәресләр, мөгаллимнәр, һөнәрләр,китаплар,мәктәпләр,белемнәр, укучылар,шигырьләр,мәсьәләләр

№ слайда 7 Берлек сан Күплек сан берлек сандагы исем бер күплек санда исем бер төр генә
Описание слайда:

Берлек сан Күплек сан берлек сандагы исем бер күплек санда исем бер төр генә предметны белдерә предметның күп булуын белдерә (-лар, - ләр, - нар, - нәр)

№ слайда 8 Уен - табышмак 1.Өч кайчан көчкә әйләнә? 2.Ипи башында,ахырында нәрсә бар? 3.
Описание слайда:

Уен - табышмак 1.Өч кайчан көчкә әйләнә? 2.Ипи башында,ахырында нәрсә бар? 3.Белем уртасында ни бар? 4.ДӘРЕС сүзендәге 2 нче иҗекнең сузык аваз хәре-фе. 5.Шәһәрдә бар, авылда юк? К И Л Е Ш

№ слайда 9 Татар телендә 6 килеш бар Б.к. Кем? Нәрсә? И.к. Кемнең? Нәрсәнең? Ю.к. Кемгә?
Описание слайда:

Татар телендә 6 килеш бар Б.к. Кем? Нәрсә? И.к. Кемнең? Нәрсәнең? Ю.к. Кемгә? Нәрсәгә? Кая? Т.к. Кемне? Нәрсәне? Ч.к. Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан? Ур.-в.к. Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

№ слайда 10 Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөрес яз Б.к. укытучы И.к. укытучыдан Ю.к.
Описание слайда:

Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөрес яз Б.к. укытучы И.к. укытучыдан Ю.к. укытучыны Т.к. укытучыда Ч.к. укытучыга Ур.-в.к.укытучының Б.к. белем И.к. белемгә Ю.к. белемнең Т.к. белемнән Ч.к. белемдә Ур.-в.к. белемне

№ слайда 11 Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен тикшерү Б.к. укытучы И.к. укытучының Ю.к.
Описание слайда:

Килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен тикшерү Б.к. укытучы И.к. укытучының Ю.к. укытучыга Т.к. укытучыны Ч.к. укытучыдан Ур.-в.к.укытучыда Б.к. белем И.к. белемнең Ю.к. белемгә Т.к. белемне Ч.к. белемнән Ур.-в.к. белемдә

№ слайда 12 ТЕСТ 1.Исем нәрсәне белдерә? 1) предметның билгесен 2) предметның исемен 3)
Описание слайда:

ТЕСТ 1.Исем нәрсәне белдерә? 1) предметның билгесен 2) предметның исемен 3) предметның эшен 2.Исем нинди сорауга җавап булып килә? 1) кем? Нәрсә? 2) нинди? кайсы? 3) нишли? Нишләде? 3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес? 1)Исем - сүзнең өлеше 2)Исем – җөмлә кисәге 3)Исем - сүз төркеме 4.Исем нәрсәләр белән төрләнә? 1) заман белән 2) зат-сан белән 3) килеш, сан белән 5.Җөмләләрдәге хатаны тап. 1) Менә алсу таң ата. 2) Безгә алсу килде. 3) Күктә йолдыз күренә. 4) Кичә йолдыз апа кайтты 2 1 3 3 2, 4

№ слайда 13 Ялгызлык исем Уртаклык исем Бер төрдән булган предмет- бер төрдән булган пре
Описание слайда:

Ялгызлык исем Уртаклык исем Бер төрдән булган предмет- бер төрдән булган предмет- ларның берсен башкаларын- ларның барысы өчен дә нан аеру өчен бирелгән исем уртак исем

№ слайда 14 сан килешләр Баш к. Иялек к. уртаклык Ялгызлык Күплек Берлек Юнәлеш к. Исем
Описание слайда:

сан килешләр Баш к. Иялек к. уртаклык Ялгызлык Күплек Берлек Юнәлеш к. Исем (кем? нәрсә?) Чыгыш к. Төшем к. Ур.-вакыт к.

Выбранный для просмотра документ Татар теле4Ачык дәрес.doc

библиотека
материалов

Татар теле

4 сыйныф

Тема: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.


Максат:Укучыларның исем темасы буенча алган белем-күнекмәләрен системалаштыру;дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету: бер-береңә

игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар,таблица.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру,уңай халәт тудыру.

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

2. .Кроссворд чишү. 1 СЛАЙД


ЧИКЛӘВЕК 1)Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

УСАК 2) Нинди агач җилсез шаулый?

КАЕН 3)АК багана, яшел чатыр,

УРМАН Эчең пошса безне дә чакыр.

4)Җәй көне киенә,кыш чишенеп ташлый.



-Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез)

-Бик дөрес.


3.Матур язу минуты.

Укучылар тактага игътибар итегез әле, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Китап-галим,телсез мөгаллим.(бу нәрсә?) Мәкаль

Исемнәрне табабыз һәм сорау куябыз.

-Кем? Нәрсә? 2 СЛАЙД

-Хәзер бу сүзләрне бик матур итеп дәфтәргә язып куябыз.

Число,сыйныф эше.

4. Сүзлек диктанты.

Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьәлә .

Орфограммалы сүзләргә сызыгыз.


-1)Бу сүзләр нинди темага караган? (мәктәп,укытучылыар)

-Безнең ничәнче ел? (2010 ел) 3-СЛАЙД.

-Бу ел нинди ел дип игълан ителгән?(Укытучылар елы)

2) 2010 ел- Россия Президенты Д.А.Медведев Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителде.Укытучы- иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора.


3)Безнең Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 43 укытучы һәм тәрбияче эшли. 4-СЛАЙД

Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә.

4)Башлангыч сыйныф укытучылары. 5-СЛАЙД

Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы.


5)Сүзләрнең дөреслеген тикшерү. 6-СЛАЙД



5. Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьлә.

Бу сүзләр кайсы санда килгән? (Берлек санда)

-Ни өчен? (Бер генә предметны белдерә)

-Шушы сүзләрне күплек санга куеп язарга.

Укытучылар,дәресләр, мөгаллимнәр, һөнәрләр,китаплар, мәктәпләр, белемнәр, укучылар,шигырьләр,мәьсәләләр.

7 СЛАЙД

(Күплек санда килгәндә,исем бер төр предметларның күп булуын белдерә)

-Нинди очракта –нар,-нәр кушымчалары ялгана?(Борын авазына тәмамланганда)


6.Физминутка.


7.Уен-табышмак. 1.Өч кайчан көчкә әйләнә? 8-СЛАЙД

2. Ипи башында, ахырында нәрсә бар?

к

и

л

е

ш

3.Белем уртасында ни бар?

4. Дәрес сүзендәге 2 иҗекнең 2 хәрефе.

5. Шәһәрдә бар, авылда юк.






8.-Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар)


-Сорауларын искә төшерик.Б.к. кем? нәрсә? 9 СЛАЙД

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?


-Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?

(2 төрле.Калын һәм нечкә төрләнеш)


-Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк.

Б.к. укытучы белем 10 СЛАЙД

И.к. укытучыдан белемгә

Ю.к.укытучыны белемнең

Т.к укытучыда белемнән

Ч.к.укытучыга белемдә

Ур.в.к.укытучының белемне (Тикшерү) 11СЛАЙД




9-Исем турында нәрсәләр беләсез икән? Тестлар белән эш. 12-СЛАЙД

(Тикшерү)

ТЕСТ


  1. Исем нәрсәне белдерә?

1) предметның билгесен

2) предметның исемен

3) предметның эшен


2.Исем нинди сорауга җавап булып килә?

1) кем? нәрсә?

2) нинди? кайсы?

3) нишли? нишләде?


3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

1)Исем – сүзнең өлеше

2)Исем – җөмлә кисәге

3)Исем – сүз төркеме


4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

1) заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән


5.Җөмләләрдәге хатаны тап.

1) Менә алсу таң ата.

2) Безгә алсу килде.

3) Күктә йолдыз күренә.

4) Кичә йолдыз апа кайтты.

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар,кагыйдәне искә төшерү) 13 СЛАЙД



10.Дәреслек белән эш. 131 нче күнегү.

Биремне уку.Күчереп язу.Килешләрен билгеләү.



11.Өй эше.Инша.”Минем яраткан укытучым”


12.Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык.

-Исем нәрсәне белдерә?

-Аның сораулары?

-Нинди исемнәр була?

-Исем нәрсә белән төрләнә? 14 СЛАЙД

13.Билгеләр кую






Краткое описание документа:

   Укучыларның исем темасы буенча алган белем-күнекмәләрен системалаштыру; дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету; бер-береңә игътибарлылык,дуслык хисләре тәрбияләү.

Әлеге максатларга ирешү  өчен мультимедиа проектор,

 компьютер, интерактив такта кулландым.Укучыларның белемен бәяләү максатыннан тест төзедем. Интерактив тактада да укучылар күп кенә эш башкаралар:«Укытучы елына багышлап мәкаль һәм сүзләр язылды,алар тикшерелде, әңгәмәләр үткәрелде, килеш төшенчәләре ныгытылды һәм башкалар.

         

Автор
Дата добавления 31.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров1073
Номер материала 353577
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх