Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү.

Татар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү.

Скачать материал

 Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе  мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта  “эшлекле белем бирү” (деятельный  характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына  башкара. ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш.)

Ә шулай да укыту әшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи?Билгеле яңа буын федераль дәүләт стандартларының  таләпләре, максаты бар.

Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.

 Системалы эшчәнлекне якын китерүче үзәк - ул нәтиҗә.Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләргә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды:

- шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);

- предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );

- предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)

    Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

  Белем алуның   универсаль гамәлләре дүрт төрле:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, башкаларны кимсетмичә үз фикереңне яклый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне  модельләштерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү  юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль  ясый һәм бәя бирә белү.

Әхлакый: гомумкешелек  кыйммәтләренә  уңай мөнәсәбәт  формалаштыруга  юнәлтелгән  гамәлләр.

Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

универсаль уку гамәлләре:

1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

2) үз фикерләрен телдән, яки язмача 3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш

итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

6) эш сыйфатына бәя бирә белү;

7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1) дәреслек белән эш итә белү;

2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;

11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;

12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;

14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.

Коммуникатив җиткерә белү;

3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра:

1) уку предметының эчтәлеге, максаты;

2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр.

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы. (5 – 10 минут)

1.      а) уңай психологик халәт тудыру;(исәнләшү;дежур укучы белән әңгәмә үткәрү;комплементлар әйтү;)

ә) белемнәрне актуальләштерү (Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү, дәрестә төзелгән модельне күздән кичерү).

2.      Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау. Үзбәя.

3.      Уку мәсьәләсе (УМ) кую. Үзбәя.

(мәс-н:2нче сыйныфта,рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Яз килә, яз көлә”  темасына үткәрелгән дәрестә УМ ситуатив  күнегүләр аша куела.

Мәс-н: -

-Маша спроси у Коли ,есть ли сегодня на улице ветер.

- Катя спроси у Глеба холодно ли на улице.

-Данил спроси у Жанны льет ли дождь?

-Инга узнай у Максима идет ли снег?
-Софья спроси у Насти сияет  ли сегодня солнце?

-Балалар, хәзер елның кайсы фасылы? (Яз)

-Кайдан белдегез?  (көннәр озын, төннәр кыска, урамда җылы, елгада боз китә,җылы яктан кошлар кайта,...)

-Ребята, как вы думаете-какова тема этого урока? –Какую  цель мы ставим перед собой ?

II. Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү этабы. (25 – 30 минут)

4.      УМ чишү.

1 нче күнегү. (Текст   уку. Яңа сүзләрне аерып алу;сүзлек эше үткәрү;)

Үзбәя.

2 нче күнегү. ( текст өстендә  эшләү; “Иң яхшы  укучыга конкурс” үткәрү.)

Үзбәя.

3 нче күнегү һ.б.(слайдлар белән эш- найди в тексте “Яз” предлажения к данным рисункам.)

Үзбәя.

Модельләштерү. Үзбәя.

5.      Гомуми ысулны кулланып, күнегү үтәү.(карточкалар белән эш:а)көчле укучылар өчен; б)уртача укучылар өчен;в) йомшак укучылар өчен;)

6.       Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү этабы. (5 минут)

7.      Йомгаклау рефлексиясе («Дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек? Ниләр башкардык?» дигән сорауларга җавап бирү).

8.      Дәрескә гомуми бәя кую. (Сезгә дәрес ошадымы?  Кемгә ошады, мондый билгене кулларыгызга алыгыз:елмайган смайл.Кемгә ошамады, мондый билге алыгыз: боек смайл тәгъдим ителә.Кайсы эшләр ошады? Кайсылары ошамады? Кебек сорауларга җавар алына.)

9.      Өй эшен өч дәрәҗәдә бирү.

(текстны уку,тәрҗемәсен белү;текст эчтәлеген сөйләү;текстны кулланып бирелгән темага хикәя төзү;)

Ләкин минемчә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда кызыклы, мавыктыргыч дәрес үткәрү өчен болар гына җитми.

Шуларны исәпкә алып дәресләремдә мин шул ук кроссвордлар, рәсемнәр, ребуслр,пазлылар,уеннар куллануны дәвам итәм.Ә инде презентация,проектлар,  интерактив такталардан башка заман дәресләрен  күз алдына да китерерлек түгел.

Бүгенге көндә бирелгән принципларны,таләпләрне  күздә тотып укытучыга өчен  нинди материаллар, методикалар тәгъдим итеп булыр иде?

     Татар теле дәресләрендә яңа дәүләт стандартын гамәлгә куюда В.В.Давыдовның үстерелешле укыту методикасына (методика развивающего обучения) нигезләнгән Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе (технология творческого развития) әһәмиятле урын тота.

       Иҗади үсеш технологиясе (ИҮТ) уку эшчәнлеген ничек оештырырга кирәк дигән сорауга җавап бирә. 

 Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе нигезендә ничек ирешергә була соң?

 1.Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

   Төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә. Укучылар, парталарны кара-каршы куеп, бер-берсенә йөзләре белән утыралар. Һәр төркемдә лидер билгеләнә. Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә, иң уңышлыларын сайлап, сыйныф игътибарына тәкъдим итә;   төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм  төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә. Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра.

       2. Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация  аша  кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша .

      3. Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

       4.   Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

5. ИҮТ, барыннан да элек, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. «Технология – дәрестә укучыларның иҗади уку эшчәнлеген оештыру механизмы» (Ә.З.Рәхимов)

   6.Өй эшенең өч дәрәҗәдә тәкъдим ителүе: 1) мәҗбүри өй эше (репродуктив) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади (конструктив) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү; 3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү.

        Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

    Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

   Төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә. Укучылар, парталарны кара-каршы куеп, бер-берсенә йөзләре беләнутыралар. Һәр төркемдә лидер билгеләнә. Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә, иң уңышлыларын сайлап, сыйныф игътибарына тәкъдим итә;   төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм  төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә. Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра.

       2. Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация  аша  кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша .

      3. Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

       4.   Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

5. ИҮТ, барыннан да элек, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. «Технология – дәрестә укучыларның иҗади уку эшчәнлеген оештыру механизмы» (Ә.З.Рәхимов)

   6.Өй эшенең өч дәрәҗәдә тәкъдим ителүе: 1) мәҗбүри өй эше (репродуктив) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади (конструктив) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү; 3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү.

        Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

    Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 078 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.02.2015 6457
    • DOCX 26.9 кбайт
    • 22 скачивания
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиннурова Гульсияр Магфуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиннурова Гульсияр Магфуровна
    Зиннурова Гульсияр Магфуровна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22447
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подготовка менеджеров по продажам: аспекты телефонных переговоров

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе