Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалы"Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән"исемле җыентык

"Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән"исемле җыентык

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

       Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Вафина Валентина Ивановна

 

 

 Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат:  Аергыч һәм аның белдерелүе турында мәгълүмат бирү, сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлелекне үстерү.  Табигатькә саксыл караш,мәхәббәт,туган якны ярату хисе тәрбияләү Җиһазлау:  тест, иҗади биремле карточка, слайд, компьютер Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К.Зиннуров Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек..

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату 

                                    Дәрес планы

1.     Оештыру моменты.

2.     Җөмләнең баш кисәкләре турында белемнәрне тикшерү.

3.     Аергыч һәм аның белдерелүе турында мәгълүмат бирү.

4.     Аергычның сөйләмдәге роле, әһәмияте.

а)китап белән эш

б)дәфтәр белән эш.

5.     Йомгаклау.

6.     Өй эше.

                                       Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, Хәерле көн “Синтаксис” клубы әгъзалары. Менә без бүген тагын үзебезнең клубның чираттагы утырышына җыелдык.Утырышны ачык дип белдерәм.

2.Актульләштерү моменты.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр тора:

1.     Җөмләнең баш кисәкләре турында белемнәрне тикшерү.

2.     Аергыч һәм аның белдерелүе турында мәгълүмат бирү.

3.     Аергычның сөйләмдәге роле, әһәмияте.

4.     Йомгаклау.

Көн тәртибе белән килешәсезме? Өстәмәләр юкмы? Каршылар?

-юк. 

Көн тәртибе бертавыштан кабул ителде.Димәк көн тәртибендәге беренче мәсьәләгә күчәбез.

1.Көн тәртибендәге беренче мәсъәлә буенча без җөмләнең баш кисәкләре турында белемнәрне тикшерергә тиешбез

(тест эшләү, төркемнәрдә тикшерү)

                                                 Җөмлә кисәкләре

          Баш кисәк                                                  Иярчен кисәк

            Ия                                                                  аергыч

            Хәбәр                                                            тәмамлык

                                                                                    Хәл

                                                                                   Аныклагыч

(ия һәм хәбәрнең белдерелүе турында белемнәрне кабатлау)

2.Ә хәзер көн тәртибендәге икенче мәсьәләгә күчәбез.

Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкне иярчен кисәк дип атыйлар.

Татар телендә аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч дип аталган иярчен кисәкләр бар. Аларга баш кисәктән чыгып сорау бирелә.Җөмлә эчендә бер иярчен кисәкне икенчесен ачыклап килергә дә мөмкин.

Бүген аергыч һәм аның белдерелүе турында мәгълүмат алырбыз.

Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүзләр аергыч дип атала. Аергыч нинди?, кайсы? ничә? Ничәнче? Кемнең? Нәрсәнең? Кайдагы?

сорауларына җавап бирә.

Аергыч ияртеп килгән сүз аерылмыш дип атала.

Аергычны билгеләү өчен, исемне, аннан соң аны ачыклаган сүзне табарга кирәк.

Мәсәлән:   Зәңгәрсу кар өстендә март кояшының якты нурлары уйный. Аергыч нәрсә белән белдерелә ала

1.       зәңгәр күлмәк(сыйфат)

2.       унынчы сыйныф (сан)

3.       күп эш эшләгән (рәвеш)

4.       әнинең яулыгы (иялек килешендәге исем)

5.       кием шкафы( баш килештәге исем)

6.       йөзү тизлеге( исем фигыль)

7.       килгән кеше( үткән заман сыйфат фигыль)

 

3.Өченче көн тәртибендәге мәсъләгә күчәбез  (Аергычның сөйләмдәге роле, әһәмияте.)

- а)Китап белән эш                                                                                                               

92 нче күнегү-теләдән аңлату( уку, аергыч һәм аерылмышны табу, төркемнәрдә эш)

Төркемнәргә иҗади бирем бирү (шигырь язу)

1төркем----- очыра

                       очына

2төркем---- күмелдем                     күңелнең.

3төркем----- килә                       иңә.

(нәтиҗә ясау, төркемнәргә балл кую)

б) Дәфтәр белән эш

93нче күнегү  (аергычны аерылмышлары белән язып алу, төркемнәргә бүленеп эшләү)

 Физминутка

94нче күнегү.  (уку күчереп язу, аергычның астына сызарга, төркемнәргә бүленеп эшләү, нәтиҗә.)

Төркемнәргә иҗади бирем ( төркемнәргә балл кую)

95нче күнегү (исемнәрне аермышлар итеп язарга)

5. Йомгаклау

“Синтаксис” клубының соңгы көн тәртибенә җиттек, йомгак ясыйбыз, кара чыгарабыз, үзара фикер алышабыз.

(Һәр төркем үз фикерен әйтә, эшкә нәтиҗә чыгара.) Димәк бүгенге җыелыш түбәндәге карарны чыгарды.

Карар:

1.Аергыч сөйләмдә актив кулланыла.

2. Аергыч  җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә.

3.Аергыч сыйфат, сан алмашлык, рәвеш, исем яки исем урынында килгән башка сүз төркеме белән белдерелә.

Каршы килүчеләр юкмы? 

Чыгарган карарларны истә тотып, дөрес урынлы итеп кулланырсыз дип уйлыйм.

Өйдә   нче күнегү

1төркем- Туган авылым табигате

2төркем- Минем гаиләм

3төркем- Якын дусларым дигән темаларга шигырь иҗат итәргә.

    

 

 

 

         Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

 

Максат: иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында

мәгълүмат бирү.  Схема төзү күнекмәләрен камилләштерү.                                               Фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Фән белән кызыксыну уяту.

Дәрес формасы: дәрес пресс-конференция

Дәрес тибы: яңа материал  аңлату

Дәресне җиһазлау: К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9нчы сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен) Казан “ Мәгариф” нәшрияты 2005, компьютер, тест, карточкалар, кассета, магнитафон

                                                        Дәрес барышы

1.        Оештыру моменты.

-Бүген безнең дәрес пресс- конференция формасында 3 төркем катнашында үтәчәк. Пресс-конференциянең темасы”Синтаксис” Шарты: иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында мәгълүмат бирү.

1)  Өй эшен тикшерү.   Пресс-конференциягә әзерлек эше үтәлә.  Төркемдәге һәр укучы тест эшли .

2. Сораулар бирү.  -Кушма җөмлә дип нинди җөмләне атыйлар?( кушма җөмлә дип 2 хәбәрлеге булган җөмләне атыйлар)

-Кушма җөмлә эчендә гади җөмләләр үзара нинди юл белән бәйләнүенә карап ничек бүленә?(тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә)  слайд күрсәтү, аңлату.

2слайд                           Кушма җөмлә

     Тезмә                                                                   Иярченле

Теркәгечле        теркәгечсез                 Аналитик                        Синтетик

Җыючы            санау интон             ияртүле тер.                 Кушымчалар

Каршы куючы   каршы кую интон.   Мөнәсәб сүз.                Бәйлек, бәйлек сүз.

Бүлүче                                                  көттерү интон.                     Янәшә тору чарасы

2. Җөмләләр белән эшләү. Слайд белән эшләү. Җөмләнең төрен аңлату.

3слайд: 

Җир йокыга чумган, ә йолдызлар уяу.

Майда беренче яфраклар күренде,  көзен вак кына кызыл орлыклар өлгерделәр.

Назимов тылмачны тыңламады, чөнки ул инглизчә ярыйсы гына аңлый иде.

Мөнирә киенгән арада, Ләлә өстәлдәге яңа газетаны караштыра башлады.

4. Яңа  материалны  яңлату.

Искә төшереп үтик әле. Билгеле булганча, җөмләне нинди кисәкләргә бүлеп өйрәнәләр: ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, кереш, эндәш сүзләр. (слайд белән эш) 4слайд:

Җөмлә кисәкләре

Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр.

Иярченле кушма җөмләләрдәге иярчен җөмләләр дә шушы җөмлә кисәкләре мәгънәсендә киләләр. Нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап, татар телендә иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл, иярчен аныклагыч, иярчен кереш җөмләләргә бүлеп өйрәнәләр. Эндәш сүзгә туры килә торган иярчен җөмлә юк.

5слайд:    Иярчен җөмләләр

Ирчен ия

Ирчен хәбәр

Иярчен тәмамлык

Ирчен аергыч

Иярчен хәл-вакыт җ., урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире

Ирячен аныклагыч

Кереш җөмлә

Аныклагыч мәгънәсендә килгән җөмләләр мәктәптә өйрәнелмиләр.

Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре баш җөмләдән чыгып сорау кую юлы белән билгеләнә. Иярчен җөмлә нинди җөмлә кисәге соравына җавап бирсә, шул җөмлә кисәге исеме белән атала.

1)Җөмләләр тикшерү һәр төркемгә 1җөмлә слайд ярдәмендә.

Идел өстеннән дымлы һава агылганга, бакчада салкынча иде..

-Кая барсалар, анда сүзләре үткән.

-Без җырлаган дәртле җырлар истә калачак.

Пресс конференциянең беренче өлеше тәмам  тәнәфес 2) “Алтын каләм” газетасының даими хәбәрчесе интервью ала.

-Иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә кулланасызмы?

- Мәгълүм мәктәп экологик проблема өстендә эш алып бара . Бер, ике җөмлә белән иярчен кушма җөмләләр кулланып үз фикерегезне әйтә алмассызмы? (Авылыбызда 30 артык чишмә бар. Без беләбез: “Тамас “чишмәсенең суы , башка чишмәләр белән чагыштырганда, тәмлерәк һәм озак саклана- иярчен тәмамлык җөмлә, көттерү паузасы.

-Иярченле кушма җөмләләрне куллануны кирәк дип таптыгызмы?

-Рәхмәт. Бу пресс-конференциядән мин канәгать. Сезнең белән очрашу нәтиҗәле булды. Тәэсирләрем турында үзебезнең газетага язармын дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.

Җыр яңгырый.

Укытучы. Пресс-конференциянең эшен дәвам итәбез.Укучылар хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм теманы язабыз.

Слайд        Унберенче ноябрь

                   Сыйныф эше

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

5.Китап белән эш 51нче күнегү. Җөмләләрне тикшерү, схемалар төзү.

Слайд:  Коридорда байтак зарыгып торганнан соң, эчкә чакырып керттеләр.

Кызның кискен җавабын Фаяз аңлады: күңелендәге таш һаман эремәгән.

6. Дәрескә йомгак ясау. Без бүгенге пресс-конференциядә иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре белән таныштык.Җөмләләрнең төрен

билгеләдек, схемалар төзедек.                                                                           7.Өй эше. 52 нче күнегү. Иярчен җөмләнең төрен ачыкларга.

8.  Слайд Пресс-конференөия эшенә нәтиҗә (музыка куела)

“Алтын каләм” газетасына конференция турында мәкалә язарга, иярченле кушма җөмләләрне кулланырга.

 

“ Челтерәгез, чишмәләр!” дигән темага сыйныф сәгате

Максат: авылыбыз чишмәләре турында тулырак мәгълүмат бирү;

 табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга        өйрәтү, туган  төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, кассета, плакатлар, телевизор, видио кассета.

                            Сыйныф сәгате барышы.

1.Оештыру моменты.

(С.Садыйкова көе. Г.Бәширов сүз.”Җидегән чишмә”)

 

Туган авылым-тау куенында

Борма инеш буенда,

Кайларга гына барсамда,

Һаман минем уемда.

 

Хәтфә таулар,зифа таллар, Җиләкле үзәннәрең...

Синдә генә сихри моңы

Тылсымлы чишмәләрең.

 

Сылу кызларың тукыган, Ашъяулыгын,сөлгесен.

Чуклы чәчәкле шәлләрен

Кушып йөрәк җылысын.    (Т. Кәримова)

 

-Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар!

Без бүген авылыбыз чишмәләренә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә чыгабыз икән, димәк максаты бар. Максатыбыз чишмәләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү.  -Укучылар сез 1нче сыйныфтан ук авылыбыз чишмәләрен карап, чистартып торасыз. Елга ике тапкыр “Чишмә операциясе” үтә. Бүгенге сыйныф сәгатен  “Челтерәгез, чишмәләр!” дип атадык. Димәк бу очраклы түгел.  

Минем сезгә соравым бар?

Балалар сез ничек уйлыйсыз, бәлки безнең авыл очраклы рәвештә генә шундый урынга урнашкандыр?

-Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр.

-                     Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны булуы кирәк булган.

-                     Шулай ук инеш , салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган.

-Әйе туган авылыбыз гаҗәеп тә матур җиргә урнашкан. Менә укучылар сәяхәтебезнең 1нче тукталышына да килеп җиттек.

1нче тукталыш- Туган авыл

Туган авылыбызның гүзәллеген бергәләп видио тасма аша күзәтик.

Әйе Туган авыл, Туган җир...

 Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз, туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы һәр агачы, һәр үләне аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. 

Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.

Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле. Мәшләк авылы да бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары бар. Елгаларда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исапсыз-хисапсыз.

 

Безнең һәрчак яратып җырлый торган җырыбыз бар. Г.Тукай сүзләре . Халык

көе. “Туган авыл”                                                                                                             

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.2нче тукталыш- Чишмә.

(Чишмәләр турында мәгълүмат бирү.)

    1.Кеше исеме, фамилиясе,          2. Урнашу урыны.         3. Изгеләштергән.

          кушаматы

  -Тикиннар,                                           Кибет асты                     Кирәмәт чишмәсе

  -Морозлар                                           Зыярат асты

   -Җәмәркә                                           Сай елга

-     Мерәзләр                                         Алмагач елгасы

   -Мәтәй                                                Иске йорт

    -Барый әби                                        Чыршы асты

    -Хаҗый абый                                     

-     Чишмәләр, газиз чишмәләр! Чишмәләр кечкенә генә булсалар да  табигатькә җан бирүчеләр , елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр.”Башы –тауда, аягы диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын,кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли. Исәбе- хисабы булмаган чишмә, инеш елга- су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар зур елгаларга әвереләләр. (Тикиннар чишмәсе)

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

 (Кибет асты чишмәсе)

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә  тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.

Морозлар чишмәсе. Аның суы шулкадәр чиста ки, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында, ялык-ялык килеп, ялтырап тора. Авылыбыз уртасында урнашкан бу чишмәнең тарихы ерак тарихка барып тоташа.

Чишмәләр халык тормышының истәлек- хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.

(Җәмәркә чишмәсе)

Табигатьбу тирәләргә үзенең хозурлыгын һич тә кызганмаган. Тирә-ягы зирек, тал агачы белән капланганлыктан, якын ку килмичә, чишмәне күреп тә булмый.

(Кирәмәт чишмәсе)

Безнең авылга ерак түгел Тәберде Чаллысы авылында Хәлфә бабай чишмәсе бар. Шулай ук суы да шифалы.

 Авылыбызның табигате турында авылыбыз шагыйрәсе Фирдания Гыйлфанова мондый юллар язган.

Туган авылым-Мәшләгем. Мәшләгемнең күле зәңгәр, Күлдә үрдәкләр йөзә. Күл буенда үткән яшьлек Их, үзәкләрне өзә.

Сәламлыйлар урманнарым,

Моңая камышларым, Тирәгемдә кошлар сайрый,  Онытыла сагышларым. Кояш бата һәм ай калка, Яшьләр яшел болында. Зәңгәр болын чәчәкләре, Чибәр кызлар кулында.

Алтын башак, көмеш чишмә, Миләш, шомырт исләре. Тальян моңы белән ямьле,  Язның айлы кичләре. Мәшләгемнең күле зәңгәр,  Күлдә үрдәкләр йөзә. Күл буенда үткән яшьлек, Их, үзәкләрне өзә.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез  

        3нче тукталыш “Чишмәләр.Гореф-гадәтләр”

Алар бер-берсен тулыландырып матурлап торалар. Укучылар мин сезгә өй эше биргән идем. Үзегезнең әби-бабаларыгыздан чишмә белән бәйле нинди гореф гадәтләр барлыгын сорап килергә иде.

-                                      Әбием сөйләвенчә авылыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән.

Казларны чишмәдә юганнар.

-                                      Су юлыны каз каурыйлары сибү йоласы булган. -          Бәрә ат кичендә зәм-зәм суы алу йоласы булган,

-                                      Чишмә янында изге теләк теләп сөлге элү йоласы,

-                                      Яшь киленгә су юлы күрсәтү- авылыбызда бик борынгыдан килгән йоласы булган.

          Әйе килен башка авылдан төшсә дә, яки үз авылыннан булса да беренче     мәртәбә суга үзе генә бармаган. 

(укучылар яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласыннан күренеш карап үтик.)

Әйе, укучылар, чишмә, су белән бәйле йолалар бар. Чишмә суына көмеш акча салу, чишмә янында изге теләкләр әйтү, тирәсенә сөлгеләр элү. Чишмә белән бәйле гореф-гадәтләрне саклау, үтәү һәм киләчәк буынга җиткерә безнең изге бурыч.

Уен “ Тамчы”

Сәяхәтебезне дәвам итәбез                                                                                                       

4нче тукталыш. 

“Чишмәләрнең әһәмияте”

Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы язшыра бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый. Ә шулай да чишмәләр исән кала. Чал тарих исән!

Бүген дә алар безне саф сулары белән куандыра. Изге күңелле кешеләр дә бетмәгән бит. Алар авылыбыз җитәкчеләре авылыбызга килгәндә калкулыктан ыргылып чыккан Тамас суы чишмәсенә матур итеп бура салынды. Янына ял итәр өчен утыргыч ясап куелган, суы улактан ага.

 -Укучылар без бүген авылыбыз чишмәләре турында сүз алып барабыз. Соравым бар.

Дөрес хәзер авылда, су үткәргеч торбалар салып эчәр суны халыкка тагын да якынайттылар. Шулай да тормышта чишмәләрнең нинди әһәмияте бар соң? Сезнең фикерләрегезне беләсем килә.

=Димәк бу торбалар чишмәнең улагы кебегрәк була инде.

(чәй, аш, юыну, коену, чисталык-паклык)

Без көн саен чәй кайната, аш пешерә , юына һәм коена торган гап-гади суның да искиткеч  гаҗәеп тылсымлы сыйфатлары бар.

Төссез сыекчада 60% тан артык химик элемент бар.

Кеше организмы 80% судан тора.

Кайбер чишмәләрне халык шифалы яки изге дип атаган.

Әйе тозы күп чишмәләр янында дәвалау үзәкләре төзелә. Бездән ерак түгел берсут посёлыгында артизиан коедан минераль су алалар. Кеше организмы өчен бик файдалы.

Чыннан да укучылар сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар .

“Чишмә” җыры.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез  юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк.

5нче тукталыш- Зур Мәшләк авылы территориясендә урнашкан чишмәләр  

( стенд буенча сөйләү)

Туган як табигате укучыларны үзенә тартып тора. Авылыбыз чишмәләренә багышлап Вафина Сәрвиназ шигырь язды. Сәрвиназ шигыреңне безгә дә укып кит әле. (Укучылар үзебезне чишмә янында дип хис итик)

Яшел яфраклар шаулап, болыннардагы чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы!

Чишмәләребезне карап, тирәләрен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп тормасак, кошлар сайрап торган гаҗәеп матур урын җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелә. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмаска да мөмкмн бит. Моның өчен чишмәләрне һәрвакыт карап, чистартып торырга, тирәсенә җиләк-җимеш агачлары, куак агачлары утыртып, туып үскән якның табигатен тагын да баета, тагын да матурлый алабыз.

Авылыбыз чишмәләре һәрвакыт челтерәсеннәр,чишмә яннары һәрвакыт чиста булып калсын. Бу бездән дә бик күп эш сорый.

Җыр”Ага чишмә”

Укучылар алдагы сыйныф сәгатьләрендә без авылыбызның микротопонимикасын өйрәнүне дәвам итәчәкбез.

 

“ Сәләтле балалар белән  эшләү алымнары”  

Теләсә нинди фәнгә  мәхәббәт, аны тирәнтен өйрәнергә омтылыш иң элек бу фәннән белем бирүче укытучыдан башлана. Моны педагогика да психология фәннәре дә раслый. Оста укытучы баланың теге яки өлкәдәге кызыксынуларын күреп, ачып, аны тагын да үстерә ала. Балачак хатирәләре һәркемне күңелендә, йөрәгендә саклана. Балачакта сабый күңелендә туган омтылыш үсеп сәләткә, данга әйләнәме, әллә тирә-юньдәге өлкәннәрнең ваемсызлыгына, наданлыгына очрап челпәрәмә киләме? Бу-ата-ана һәм укытучының балага нинди мөнәсәбәттә булуына, аның мәктәптәге һәм өйдәге эшчәнлеген ничек оештыруына бәйле.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында аларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен яхшы белү укытучы өчен мөһим. Күп очракта баланың сәләтен бер генә юнәлештә үстереп ялгышабыз. Безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә белемле, әмма авыру, әхлаксызһәм эгоист кеше тәрбияләнүе мөмкин. Бу исә җәмгыятькә проблемалар гына өстәячәк.

Укучыга күрсәтелгән тупаслык, аның хезмәтенә игътибарсызлык, дөрес бәяләмәү һәм башка педагогик тактсызлыклар балага тискәре тәэсир ясый. Нәтиҗәдә бала үз эченә бикләнә, фәннән читләшә, укытучыга нәфрәт белән карый. Шулай итеп, сәләтле укучылар белән эшләү- дидактика,

психодидактика теорияләренә нигезләнгән методлар белән чишелергә тиешле зур проблема. Укучыга белем һәм тәрбия бирү өчен аңа педагогик объект итеп кенә түгел, ә бергәләп хезмәттәшлек субъекты итеп карарга кирәк.

Укытучы балалар психологиясен, бигрәк тә аларның үзләштерү, фикерләү, аралашу һәм үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Сәләтле балага башкалардан аерылып торган, сыешлыгы зур булган савыт итеп кенә карарга түгел, аны дөрләп янучы, башкаларга да яктылык бирә алучы факел итеп кабыза белергә кирәк. Укыту-тәрбия процессында баланың интеллектуаль эшчәнлеген, иҗади мөмкинлеген чикләүче бернинди киртә булырга тиеш түгел. Бу максатка ирешү өчен укытучының үзенә даими контроль ясаучы, үзе дә иҗади эзләнүче шәхес булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм, чөнки бик яхшы дәреслекләр һәм кулланма әсбаплар да укытучының үзе укыта торган фәнендә”сай йөзгәнен” каплап кала алмый.

Укытучы үзэшчәнлегендә укучының кечкенә генә иҗади уңышын, җавапларының уңай якларын күрергә; фикерләрен ахырынача тыңлый белергә тиеш. Бала белән аралашу өчен уңайлы шартлар булдырырга, аның ышанычын акларга кирәк. 

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, укытучыга шул өлкәне табарга һәм балага талантын күрсәтә өчен шартлар тудырырга кирәк. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас, шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эшгамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучылар тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. Балаларның сәләтлеген билгеләгәндә дүрт төркемгә бүлеп карыйлар.

а) интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

б) иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

в) эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрендә уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйлар;

г) мәктәптә яхшы укучы балалар( академик сәләтлелек)

Сәләтле балалар белән эшләгәндә, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып, аерым эш планы булдырырга, балаларга иҗади биремнәр әзерләргә һәм мөстәкыйль эшләү өчен күнегәләр системасын булдырырга кирәк.

Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслек кенә җитми, бик күп өстәмә материал таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк.

  Безнең мәктәптә  татар теле һәм әдәбияты укытучылары сәләтле  балалар белән эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештыралар.

1.     Эстетик цикл

а) нәфис сүз

б) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

2.  Филологик цикл

а) поэзия, шигырь төзелеше

б) проза, иҗат итү нигезләре.

Укучыларның сәләтен үстерү өчен  системалы эш оештырам. Балаларның сәләтләрен ачыклау өчен ата-аналарга анкета таратам.Анкета нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнелгәннән соң  укучыларның да   теләкләре  исәптә тотып төрле түгәрәкләргә  җәлеп итәм. Уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыклана.  

Сөйләм телен, туган телне өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы- сыйныфтан тыш эшләр.

Сыйныфтан тыш эшләрнең әһәмияте менә нәрсәләрдә:

1)    укучы үзен иркен тота;

2)    үзе теләгән әйберләрне ишетә һәм өйрәнә;

3)    бала ачыла

4)    укытучы баланың эчке дөньясын ача; 5) укытучы белән укучы якыннан аралаша; 6) укучы үз фикерен курыкмыйча әйтә ала һ.б.

Болар барысы да телне өйрәтү һәм камилләштерүдә, дәресләргә караганда, күп тапкыр нәтиҗәлерәк.

Сыйныфтан тыш эшләр уен рәвешендә булса, күпкә отышлы.

 Мөмкин булган барлык формаларны да кулланырга тырышам:

1)әдәби түгәрәк (“Алтын каләм”)

2) бәйрәм кичәләре;

3)конкурслар;

4)олимпиадалар һ.б.

Укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, сөйләм телен тагын да үстерү,                              

татар халкының үткәненә кызыксынучанлылыкларын арттыру, тирә-як табигатенә сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп, мин әдәби түгәрәк оештырдым. Түгәрәккә балалар тәкъдиме белән “Алтын каләм”дип исем куштык. Менә алты ел инде укучылар аңа бик теләп йөриләр.Бу түгәрәктә аларны кызыксындырган язучыларның иҗатлары белән танышабыз. Балаларның үзләрендә дә язып карау теләге уянды. Башта алар кечкенә хикәяләр яздылар.

Соңрак үзләрен шигырь төзелеше белән таныштырдым.Шигырьләрнең эчтәлеген аңларга булыштым. Укучылар шигърияттә дә каләмнәрен сынап карадылар. Вафина Сәрвиназның, Дәүлиева Айгөлнең, Шәмсевәлиева Алиянең шигырьләре бигрәк тә уңышлы, яңгырашлы килеп чыкты. Шулай ук  шигырь язу  буенча Демидова Яна, Әхмәтшина Энҗе, Каримуллина Гөлфия, Сабирова Гөлгенә үзләренең талантларын сынап карадылар

Һәр елны 26нчы апрель көнне “Алтын каләм”эшенә нәтиҗә ясала “Шигырь бәйрәме” үткәрәм. Укучыларга дипломнар,  рәхмәт хатлары һәм иң югары бүләк булып мәктәп күләмендә Г.Тукай премиясенә лаек булу тора. Мәктәп күләмендә Г.Тукай премиясенә Вафина Сәрвиназ, Дәүлиева Айгөл һәм Әхмәтшина Энҗе лаек булды. Вафина Сәрвиназның даими мәкаләләре “Татарстан яшьләре”, “Мәгърифәт” газеталарында урын ала.Үз укучыларымның ата-аналары белән даими элемтәдә торам. Укучының һәр уңышын  ата-анасына җиткерергә тырышам. Шигырьләрне туплап барып китапчыклар ясыйм һәм  бер данәсен баланың үзенә бирәм. Үзенең эшенең нәтиҗәсен күргәч,балада иҗат итү теләге уяна. Моны бары тик үз вакытында күрә һәм дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.

Укучыларны табигать белән аралашырга өйрәтү зур әһәмияткә ия. Аларны кар бөртекләренә, искән җилгә, өзелгән яфракка соклана белергә-һәрнәрсәдә матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Нечкә хисле бала җинаять эшли алмый, аның явызлыкка кулы бармый!

Ни өчен шигырьгә мөрәҗәгать итәбез соң?

Чөнки шигырьдә хис, фикер, тапкырлык, кыскалык бар.

Ә хәзер мисал итеп, укучым Сәрвиназның “Чишмә” дигән шигырен тәкъдим итәм

Авылымның һәр сукмагы,                                  Чишмәләрнең исемнәре,

Әйтерсең лә миңа эндәшә.                                  Юкка гына бирелмәгән. 

Болындагы һәр чишмәсе,                                    Һәр атама нигезендә,

Күңелемнең кылын тибрәтә.                               Тарихларның эзе калган.          

 

Кемнәр монда тормыш көткән?                          Барла , чишмәләрне, сеңлем, Кемнәр иген чәчкән урган?                                 Карап, чистартып тор.

Болынында көтү көтеп,                                        Бары шул вакытта гына,                           Табигатьтән хозурланган?                                   Минем күңлем тыныч булыр.

 

Бу сорауга җавап эзләп,                                       Чишмәнең сүзен тыңлап,

Эндәшәм мин чишмәләргә.                                  Мин калдым тирән уйга. Әйтерсең лә мине аңлап,                                      Чал тарихыбызны аңлап, 

Бер чишмәбез килә телгә:                                     Без барырбыз тик алга.

 

Шушы юлларны язган бала, әлбәттә, киләчәктә туган теленә хезмәт итәчәк дигән фикер туа.Мин моны, укучымны яхшы белгәнгә күрә, ышганып әйтәм.

Балаларның шундый сәләтен күреп күңел үсә, тагын да тырышыбрак эшлисең.

Әдәбият дәресләрендә төрле иҗади биремнәр бирәм. Мәсәлән: “к” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән хикәя язу,берәр шагыйрь иҗаты белән танышканда  авторга таянып шигырь язу . Бу кыска вакыт эчендә генә башкарыла, ә шулай да укучыларның кызыксынуы күренә.Укучыларның сәләтен ачыкларга ярдәм итә.

Ш.Галиев “Серен белдем соңыннан” шигыре

Кара бәрән ап-ак мичне

Шытыр-шытыр кимерә. Әйтерсең лә акшар ашап,

Кирпеч ялап симерә!..

 

Укучылар версиясе: Кара бәрән ап-ак мичне, Ул көн саен кимерә. Күпме генә орышсам да Гел үзенекен итә.

(Сәләхетдинов Салават)

 

Кара бәрән кара мичне,

Кимерә дә кимерә,

Әллә аның агарасы,

Килгән микән бүгенгә

(Пасыер Руслан)

 

Кара бәрән ап-ак мичне, Кичә кырып бетерде.

Мөгезләре авырткандыр,

 Бигрәк каты сөзенде

(Вафина Сәрвиназ)   

Иң яхшы дип тапкан хикәяләр, шигырьләр “Алтын каләм” газетасында урын ала.    

Минемчә укучыларга иҗади биремнәр бирсәң, укучыларның фикерләү сәләте үсә. Сочинение, иҗади биремле изложениеләр язганда ярдәм итә. Аеруча түгәрәккә йөргән укучыларның иҗади эшләре тирән мәгънәле, эстәлеге ягыннан камил була.                 

 

 

 

 

      

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән"исемле җыентык"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по автотранспорту

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.И.Вафинаның "Татар теле һәм әдәбиятын укыту" исемле җыентыгы. Бу җыентыкта татар теле һәм әдәбиятыннан экология, әйләнә-тирә мөхитне саклау темасына караган дәрес эшкәртмәләре һәм класстан тыш чара тупланмасы тәкъдим ителә. Хезмәттә укучыларның әйләнә-тирә мөхиткә саклы караш, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән материал тупланган.Дәрес эшкәртмәләре бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып сайланды. Дәресләрдә укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү, туган ягы белән горурлану хисе тәрбияләү күздә тотыла. 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 848 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.03.2015 543
    • PDF 0 байт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вафина Валентина Ивановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вафина Валентина Ивановна
    Вафина Валентина Ивановна
    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 27627
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения испанскому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Эффективные методики изучения иностранных языков

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 166 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 672 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 378 человек из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 448 человек

Мини-курс

Основы теоретической механики

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 255 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 63 человека

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе