Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатарча башлангыч класслар очен Жину бэйрэменэ карата сценарий

Татарча башлангыч класслар очен Жину бэйрэменэ карата сценарий

Скачать материал

9 май-жину бэйрэме

 

Җиңү бәйрәменә җыелдык, дуслар,

           Ветераннар белән бергәләп.

           Сугышчылар – батыр лачын алар,

           Бәйрәм итик бүген бергәләп.

     

Авылыбызның иң – иң уртасында

            Иң матур һәм күркәм урында

            Һәйкәл булып баскан солдат тора,

            Винтовкасын кысып кулына.

-         Тукта, иптәш тукта”

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел,

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Сезнең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен,

-         Таш сын булып, һәйкәл булып,

Кайттык бүген сезгә!!!

 

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Жыр.”Хэйкэллэргэ чэчэк куябыз”

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

 

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әбкәй һаман елап җибәрә.

 

Кырык-илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-

Өйдә көтә аны ач бала.

 

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз

Көзге дымлы җилләр искәндә.

Ап-ак чәчләр, ап-ак нурлы йөзләр,

Ә яшегез җитмеш-сиксәндә.

 

Далаларда кала салдыгыз сез

Болгавыр һәм каһәр елларда.

Бишьеллыклар үрен яуладыгыз,

Урак, чүкеч тотып кулларга.

 

Яу кырында калган әткәй, абый,

Төшегезгә керә бүген дә.

Кайгы булып яткан сары яфрак

Зираттагы каен төбендә.

               Жыр “”Бабайны курэсем килэ”

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

 

            Булмасын ла иде бу тормышта,

            Гаделсезлек, михнәт, кайгылар.

            Яз гөлләре булып чәчәк атсын

            Күңелләрдә иң саф тойгылар!

 

Жыр “Кирэкми сугыш”

 Утлы еллар үтте,

      Җиңү килде.

       Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

        Исән-саулар Берлингача җитеп,

         Туган авылларына атлады.

 

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

 

 Җиңү көне җиңел бирелмәде,

                   Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

                   Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

                  Егермеләп миллион җан өчен.

   

 Югалтулар алып килде сугыш,

    Күпме дуслар кайтмый калдылар.

    Шул дусларның йокыларын саклап,

    Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Жыр “Ак каеннар монсу шаулыйлар”

Сагынабыз да, горурланабыз да ,

Онытылмыйлар корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда,

Җиңеп кайткан, исән калганнар.

 

      Бөек Җиңүгә  73 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

         Исәннәрнең кадерен белик                                                                                        

         Үлгәннәрнең каберен белик! 

         

                  Бөек Җиңүгә 73 ел дип

                 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

                 Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

                  Безнең, сезгә шундый теләкләр.

 

Күкләребез мәңге аяз булсын,

“Уф” дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны.....

 

Жыр “Яшэсен тынычлык!”

 

 

 

                                                                                          

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 890 467 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.04.2018 1928
    • DOCX 16.6 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загидуллина Гульуся Валиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 45279
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой