Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Татарларда язу тарихы" (10 сыйныф)

"Татарларда язу тарихы" (10 сыйныф)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарларда язу тарихы

Язу, сөйләү кебек үк аралашу чарасы. Сөйләмне үзеңнән башка кешеләргә дә җиткерерлек һәм билгеле бер вакыт дәвамында сакланырлык итеп махсус билгеләр белән берәр әйбергә төшерү язу дип атала. Язуның килеп чыгышы һәм үсеше иҗтимагый тормыш таләпләренә бәйле. Язу - шартлы билгеләр системасы. Бу система башта бик элементар булып, тора-бара камилләшкән. Бер үк вакытта язу коралы һәм материалы да алышынган, агач, таш яки балчык такталар, очлы таяклар тора-бара кәгазь һәм каләм, типография станоклары белән алышынган. 

Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе - язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы  дисәк тә ялгыш булмас. Соңгы утыз ел эчендә генә дә татар халкы өч төрле алфавит һәм орфография кулланган, төрле сәбәпләр һәм максатлар нәтиҗәсендә ул язуларның берсе икенчесе белән алыштырылган. 

Әлеге дәрестә татарларда кулланылган дүрт алфавит күрсәтелә: рун язуы, гарәп язуы, латин язуы, кириллица.

1) Рун - Скадинавия халыкларында «серле» дигән мәгънәгә туры килә. Төрки рун язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда - балчык чүлмәк, таш диварлар, савыт-сабаларда табыла. Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба язалар. Хәрефләр һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Эш төре: рун алфавиты ярдәмендә сүзләр язып карау, әзер сүзләрне уку.

2) Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары- болгарлар тарафыннан тугызынчы гасырда_- ислам дине белән бергә кабул ителә.(922) Шулай ук бу алфавитның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Гарәпләр уңнан  сулга язалар. Алфавитта барлыгы 28 хәреф. Шуларның егерме бише тартык авазларны, өчесе сузыкларны һәм ярымсузыкларны белдерә. Идел буе төркиләрендә табылган язма истәлекләрнең күбесе гарәп хәрефләре белән язылган. Әлеге язу татарларга 1929 нчы елга кадәр хезмәт итә.  Татар халыклар дөньясында укымышлы кешеләр күп булган, чөнки белемле булу ислам дине белән хуплана. Белемсез кешенең абруе булмаган, халык та укымышлы кешеләрне хөрмәт иткән. Ә алар гарәп, фарсы, иске төрки телләрне яхшы белгәннәр.



3) Татарларда латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм Насыйри була. Ул татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген фәнни рәвештә күтәреп чыга. Ләкин  К.Насыйриның бу яңалыгы ул заманнарда әле тормышка ашырылмый кала. Латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-1912 елларда – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә башлый, ул латин хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне беренчеләрдән булып кертә. 1926 елда Казанда латинга нигезләнгән «Яңалиф» җәмгыяте оеша. Латин графикасына күчү Татарстан Өлкә комитеты тарафыннан контрольгә алына: «Латин дусты» җәмгыяте төзелә, газеталарда фикер алышулар башлана, барысы да революция белән бәйләнә. 1927 елның          3 июленьдә  яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Урта һәм югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре алга куела.  Бу- зур җиңү була¬, бу форсаттан, хәтта киножурнал да төшерелә. Ә татар авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе  бик популярлаша. Латинча язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр хезмәт итә.

4) 1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә, кириллица язуына күчелә. Болар барысы да халык белән бернинди сөйләшү-киңәшүләрсез ашык-пошык эшләнә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Өлкән галимнәр сөйләвенә караганда, яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә көн генә вакыт биргәннәр. Рус алфавитында безнең авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешми, төрле тәкъдимнәр була:  өстәмә хәрефләр алырга, рус хәрефләренең йә өсләренә, йә асларына өстәмә билгеләр куярга. Нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән алфавитта  хәрефсез кала. Бу исә сүзләрнең язылышын кыенлаштыра (къ, гъ, w, хәмзә),  дөрес язылышны аңлатыр өчен кагыйдәләр кирәк була. Әлбәттә, камил орфография бер телдә дә юк. Ләкин кириллицаның кимчелекләре галимнәребезне борчый. Латин графикасына күчү өчен дә бик күп эшләр эшләнгән иде, ләкин алар әлегә тормышка ашмый калды.


Автор
Дата добавления 19.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров404
Номер материала ДВ-539312
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх