Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар орнаменты
(бизәге)
Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта белем бирү мәктәбе”
6 нчы А сыйныфы укучысы
Рәхмтулллина Алсинә
Фәнни җитәкче : Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы
http://aida.ucoz.ru
2 слайд
Фәнни-тикшеренү проекты
Әбиемнең сандыгында ниләр генә юк. Мин тикшереп карарга булдым. Сандык серләре әкрен генә чишелделәр.
Татар халкының этника үрнәкләрен өйрәнү темамның актуальлеген күрсәтә. Һәр халык зур мираслы.
Сандыктагы серләр( әбиләремнең кул эшләре ) – тикшеренү эшенең
объекты булып тора.
Халыкның рухын, аның күңел бизәкләрен фәнни-тикшеренү эшендә сезгә тәкъдим итү - хезмәтемнең практик кыйммәтен билгели.
3 слайд
Фәнни-тикшеренү проекты
Максат: Әбиләремнең кул эшләрендә нинди милли орнаментлар яшәвен ачу.
Бурычлар :
Эзләнү-тикшеренү эше барышында татар халкының орнаментын өйрәнү.
Әбиләремнең кул эшләрен тикшерү ( яшь әби, карт әби, карт әбиемнең әнисе)
Борынгыдан сакланып калган мотивлар белән үземә калфак
4 слайд
Орнамент – ул элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк.
Сез татар орнаментларын күрәсез.
http://aida.ucoz.ru
5 слайд
Татар халкының орнамент үрнәкләре төрле өлкәләрдә урын тапкан. Әбиемнең килен сөлгесендә берничә төрле орнамент:
1) чәчәкле -үсемлек орнаменты; 2) зооморф орнаменты; 3) геометрик орнамент.
Чәчәк орнаменты Алтын Урда заманына , ә геометрик орнамент Болгар чорына хас бизәк. Ул сөлгедә шактый.(1904 ел)
6 слайд
Алтын Урда чоры
7 слайд
Тукранбаш мотивы әбиемнең ашъяулык чигешендә бик еш очрый.Аның элементлары чәчәк, яфрак һәм сабак рәвешендә чигелгән. Канәфер, лалә , лотос чәчәкләренең дә мотивлары зур урын алып тора.
Арабескаларны да күрергә була. Арабескаларда – үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып баралар, шуңа күрә европалылар аларны арабескалар дип
атаганнар.
8 слайд
Кулъяулыкта канәфер чәчәге мотивын да күрәбез. ( 1941 ел) Әбиләремнең милли бизәкләрендә чәчәк һәм үсемлек мотивлары.(1952 ел)
9 слайд
Тикшеренү эшенең бер мизгеле
10 слайд
Калфакны тегү
11 слайд
Калфакны чигү
12 слайд
Татар халкының матурлык, кунакчылык символы – кызыл башлы ак сөлге
13 слайд
Әбиемнең бабайга атап чигелгән кулъяулыгы. Бабам аны Ватан сугышына киткәндә үзе белән алган. Әбиемнең йөрәк җылысын саклаган бу яулык бабамны исән-сау сугыш кырыннан алып кайткан.
14 слайд
Нәтиҗә
Халкыбызның мәдәнияте бик борынгыдан яшәп килә.
Ул бүген дә безнең тормышыбызны бизи.
Борынгыдан килгән орнамент гасырларның җил-давылларына да бирешмәгән, безнең көннәргә килеп җиткән.
Мин әбиләремнең чигү бизәкләрендә борынгыдан, Алтын Урда һәм Болгар чорыннан килгән мотивларны таптым. Аларның бизәкләрендә чәчәк һәм үсемлек гаять күп. Борынгы көнчыгыш дала үсемлеге (лалә, тукранбаш) белән бергә кыр чәчәкләренең мотивлары да урын алган.
15 слайд
нәтиҗә
Кызыл төс белән чигелгән кош каурые мотивлары барлык төрки халыкларда да чисталык, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс- сафлык, яктылык билгесе санала.
Чигешләрдә әбиләремнең рухи дөньялары, мәхәббәтләре чагылган. Алар аны милли бизәкләр аша күрсәткәннәр. Ул бизәкләр безнең борынгы бабаларыбыздан калган мирас. Татар милләтенең хәзинәсе.
Хәзинәне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурыч. Калфагым – тырышлык билгесе, халкыма мәдһия.
Куелган максатыма ирештем.
16 слайд
Кулланылган әдәбият :
1. Сергеева Н.Г. Татар чигүе = Татарская вышивка / Нурзия Сергеева. – Казан : Мәгариф, 2005.
2. Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент/ Фуад Валеев. – Казань, 2002.
3. Ренат Харис. Татарстан символлары, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 656 258 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Рашитова Назифа Мухлисулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.