Открытый урок. Ачык
дәрес
Гарифуллина Резеда Анасовна( г.Уфа,Башкортостан.”Школа №117с углубленным
изучением иностранных языков
Тема:Сыйфатларны кабатлау.
Максаты:диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
кышкы табигатьне тасвирларга өйрәтү;
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү:
сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.
Җиһазлау: кыш сүрәтләнгән рәсемнәр;дидактик карточкалар;и.такта
Дәрес барышы
1.Оештыру моменты
Тышны искә алыгыз әле.
-Көн бүген нинди?
-Аязмы,болытлы?
-Җиллеме,җилсезме?
-Суыкмы,җылымы?
-Матурмы,ямьсезме?
-Җавап биргәндә нинди сүзләр кулландыгыз?
-Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә һәм нинди сүз төркеменә керәләр?
Әйе,укучылар,бу сүзләр сыйфатлар.
2.Тема өстендә эш.
Бүген без сезнең белән сыйфатларны гомумиләштереп кабатлап үтәрбез.
Сыйфат иленә сәяхәт итәчәкбез.
-Кешеләр ни өчен сәяхәт итәләр?
(Башка илләр,кешеләр белән танышыр өчен)
Сыйфат иле 4 өлкәдән тора.Сезнең алда карта.Ул 4 өлешкә бүленгән.Тик бүлекләр
әле ябык.Дөрес эшләсәгез,ул ачылачак.Бер өлкәне ачып бетерми,икенче өлкәгә
күчеп булмый.
1нче өлкә.
Бу өлкәне ачу өчен,сорауларга җавап бирергә кирәк булыр.
1) Сыйфат нәрсәне белдерә?
2)Сыйат нинди сорауларга җавап бирә?
3)Сыйфатны ачыклап килгән исем нәрсә була?
4)Сыйфат җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә?
5)Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
Картага кайтык.Ачыламы икән?Нәрсә язылган анда?
ТЫРЫШ БАЛА-
2нче өлкә.
Сыйфат дәрәҗәләре.
1.Тактада
Гади Чагыштыру Артыклык Кимлек
-Кызыл сүзен төрле дәрәҗәләрдә куегыз.
-Кайсы дәрәҗә рус телендә юк?
2.Таблица тутырыгыз
-Тәмле,җете кызыл,аксыл,матуррак сүзләрен тикшереп карыйк.
Сыйфат
дәрәҗәләре
|
аксыл
|
матуррак
|
кызыл
|
Җете
кызыл
|
Чагыштыру
д.
|
|
+
|
|
|
Артыклык
д.
|
|
|
|
+
|
Кимлек
д.
|
+
|
|
|
|
Гади
|
|
|
+
|
|
-Тикшерәбез.
-Дөрес эшләнгәнме,карта ачыламы?
-Укып карыйк.
ТЫРЫШ БАЛА-ЭХ,ЯХШЫ;
3нче өлкә
Сыйфатларны урнаштыру.
Сезнең каршыда Уфа шәһәренең 5 катлы йорты.
Сыйфат
1 кат –Тамыр
2 кат- Ясалма
3 кат-Кушма
4 кат- Парлы
5 кат- Тезмә
Бирелгән сүзләрне сыйфат йортының ясалышы буенча төрле катларга урнаштырыгыз.
Аллы-гөлле,салкын,күңелле,искиткеч, хуш исле,үзсүзле,эшчән,куе кызыл,төрле-төрле,
куе кызыл,оялчан,яшел,күз ачкысыз.
Тикшерәбез.Карта ачыламы?
Укыйбыз.
ЯЛКАУ БАЛА-
4нче өлкә
Бу өлкәдә 2 төркемгә бүленеп,кышкы уеннар турында хикәя төзибез.Хикәядә
сыйфатлар бик күп булырга тиеш.
Хикәя төзү.
Һәр төркем үзенең хикәясен укый.
-Бик матур хикәяләр төзегәнсез.Молодцы!
-Хәзер картаны ачып укыйк инде. Нәрсә килеп чыкты икән?
ФУ,ШАКШЫ”
- Ә барысын бергә кушып укысак нәрсә килеп чыга?
“ТЫРЫШ БАЛА –ЭХ ЯХШЫ;
ЯЛКАУ БАЛА- ФУ, ШАКШЫ”.
-Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
2.Йомгаклау.
Рәхмәт,укучылар!Молодцы! Бүгенге дәрестә бик яхшы җавап бирдегез, сыйфат
темасын аңлагансыз.
3.Өй эше
21нче күнегү;
Кышкы уеннар темасына рәсем ясарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.