Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Татарстан Республикасы Чүпрәле районында тупланган бәетләрнең төп үзенчәлекләре

Татарстан Республикасы Чүпрәле районында тупланган бәетләрнең төп үзенчәлекләре


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



































































































Кереш

Бу сөйләш хәзерге Татарстанның Буа һәм Чүпрәле, Чувашстанның Батыр һәм Канаш районнарында яшәүче татар- мишәрләр сөйләшен үз эченә ала.

Бу төркем мишәрләрнең сөйләш үзенчәлекләре турында кайбер мәгълүматлар В.К. Магницкий(1896) ,Н.И.Золотницкий( 1970) һәм Г.Ә.Әхмәров( 1903) хезмәтләрендә китерелгән.

Минем курс эшемнең максатлары түбәндәгеләр:

1.Халык телендә сакланып калган сөйләш үзенчәлекләрен фәнни яктан өйрәнү.

2.Фольклор үрнәге булган бәетләрнең сөйләш үзенчәлекләрен ачып бирү

Дәрәҗәсен ачыклау.

Бурычлары түбәндәгеләр:

1.Халык авыз иҗаты үрнәкләрен саклап калу, аларны фәнни яктан өйрәнеп бу өлкәнең өйрәнелү дәрәҗәсен күтәрү.

2. Сөйләшнең яңа үзенчәлекәрен ачыклау.





























Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре

Сөйләштә әдәби телдә булмаган сүзләр шактый күп.Йолалар белән бәйләнешле сүзләр түбәндәгеләр:

1.”Рәфикъ бәет”енең 3 юлында мәетем сүзе урынына үлем сүзе кулланылган:

3.Әтәй-әнәй минем үлем кайткач.

24.Минем үлемне күмәргә

41.минем үлемне күмәргә

Шул ук бәетнең 8 юлында Газраиль сүзе урынына азраиль сүзе кулланылган,бу очракта “ Г” тартыгы төшерелеп калдырыла:

8.Азраиль килеп керде

27.Азраиль җанымны алган

Шулай ук А һәм Ә сузык авзлары алышыну күзәтелә:

17.Тау башында тора зирәт

Безнең өй зирәттән ерак

38.Мине сагынсагыз әгәр

Зирәт өстенә килегез

Бу үрнәктә зират сүзе урынына зирәт сүзе кулланылган.

2.Авыру,авырттым сүзләре урынына каста алынма сүзе кулланылган:

12.Үлүемне белмәдем бит

Ятмадым бит мин каста

3.27.Апам киемнәрем калды

Миңа нәсеп булмаган

43. Ярар дуслар мул сүз белән

Бетерәм бәетемне.

4.Иркәләү сүзләре:

Рәфикъ бәете”нең 3 юлында таем сүзе кулланылган:

3.Мине күмү өчен әнәй таем

Кайдан бүзләр алгансыз.

Улымның соңгы сүзләре “ исемле бәетнең 28 юлында

Парямны сүзе кулланылган:

28.Итеп салдым туфрак астына мин

2 яшлек йөрәк парямны.



5.Татар телендәге мич сүзе урынына мичкә сүзе кулланылган.Бу күренеш “әниемә багышлап “ исемле бәетнең 1 юлында күзәтелә:

1.Моңсу айлы кичтә

Яга идең мичкә әнкәем



















Сөйләшнең морфологик үзенчәлекләре

1.”Әниемә багышлап” исемле бәетнең 4 юлында –гәцтән кушымчалы хәл фигыль кулланылган:

4.Әткәй үлгәцтән

Хәбәр белгәцтән

2.Әниемнең бертуган абыйсына багышланган бәеттә

Бит раслау кисәкчәсенең вит варианты кулланылган:

1.Балакаем яшь идең вит.

5.Йөрәк вит ул түзә-түзә

Сизми калабыз бер туктый.



























Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре

1.Чүпрәле сөйләшендә,башка мишәр сөйләшләрендәге кебек үк ,дифтонглар монофтонглаша,бу күренеш “Рәфикъ бәете”нең түбәндәге юлларында күзәтелә:

3.Әтәй-әнәй минем үлем кайткач

Краватка сузып салмагыз

Мине күмү өчен әнәй таем

Кайдан бхзләр алгансыз.

4.әнәй иртән торып басу белән

Тартты минем уң күзем

14.Әнәй ял көннәре җиткәч

Күңлегез мине көтәдер.

28.Әнәй мин уйламагн идем

Үлмәмен яшәрмен дип.

30.Әнәй минем үләсе көнне

Урамда матур иде.

31.Әнәй бәйрәм көннәр җиткәч

Туганнар барда өйгә җыелыр.

34.Әнәй авылга кайта идем

Сезне сагынган өчен.

Үлдем әтәй,күрә алмадым тагын

Елама минем өчен

37.Әнәй сезгә истәлеккә

Карточкаларым калсын

42.Әтәй-әнәй туганнарым

Хәлләрне белешербез

Алла кушса әнәй таем

Киямәт көнне күрешербез.

Бу юлларда Әти ( әтәй), әни( әнәй) дифтонглары монофтонглаша.

2.”Әниемә багышлап” исемле бәетнең 11 юлында тартык өстәлү күренеше күзәтелә:

11.Самаварның крантлары( краннары сүзе мәгънәсендә килгән сүз) авырла бырулары

3.ө\э тәңгәллеге “Әниемне сагынып” исемле бәетнең 1 юлында күзәтелә:

1.Шул кабереңне күрсә күзем

Эзелә үзәгем яна

Әниемә багышлап” исемле бәеттә 2 юлында:

2.Барсын тартып-этеп

Бардың дөнья көтеп

О\Ы тәңгәллеге “ Рәфик абыйга багышланган” бәетнең түбәндәге юлларында күзәтелә:

3.Әй туганым син булмагач

Өстәл яны тырмыш китек

6. Тырмыш юлы бик катлаулы

Йомгак

Әлеге бәетләр үрнәгендә студентлар һәм укытучылар сөйләшнең бөтен үзенчәлекләрен күрә алырлар дип саныйм, чөнки бу бәетләр гади халык теле белән язылган һәм бу бәетләрдә халык рухы ачык чагыла. Бу бәетләрне укыганда укучы үзе бу бәеттәге вакыйгаларны күңеле аша үткәрмәсә, халык телен, сөйләш үзенчәлекләрен аңлый алмас дип саныйм.









































Библиография



1.Татар Халык сөйләшләре:Ике китапта:Икенче китап/Т23 Ф.С.баязитова,Д.Б. Рамазанова,Т.Х.Хәйретдинова Һ.б- Казан: Мәгариф,2008.-463 бит.

2. Яфизова Җәүһәрия Вагизулла Кызы иҗат иткән бәетләр.













































Кушымта

Әниемнең бертуган абыйсы Махмутов Рәфик Әрәфетдин улына

Багышлап язылган бәет

1.Балакаем яшь идең вит

Безнең арабыздан киттең

Йөрәкне әрнетеп киттең

Барыбызны да моңсу иттең

2.Начар хабәр ишеттектә

Йөрәкләрдә яра туды

Бер дә уйламаган җирдән

Бетенебезгә кайгы булды

3.Әй туганым син булмагач

Өстәл яны тырмыш китек

Бердә уйламаган җирдән

Китеп бардың моңсу итеп

4.Якты дөнья,малың кала

Барыбызда анда бара

Үзебез сизмидә калабыз

Йөрәк бер туктап кала

5.Йөрәккә барда җыела

Бер дә күренеп тормый

Йөрәк вит ул түзә-түзә

Сизми калабыз бер туктый

6.Тырмыш юлы бик катлаулы

Барысына тхзә йөрәк

Тырмыш белән керәшкәндә

Бик күп сабырлык кирәк

7.Каракитә халкы әйбәт

Бик мул аның сый хөрмәте

Барда тырыш хезмәт сөя

Барысыныңда мул дәүләте.

Бетте.

Язды: Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында

Яшәүче Яфизова Җәһәрия Вагизулла кызы.

























Рәфикъ бәете

13.79.12

1. Бисмиллахи дип башласам

Укырлармы барда

Үлем үтеп йөрәккә кергәч

Кирәкмәде сөйгән ярда

2.Әнкәй минем хәбәр килгәч

Китеп егылмадыңмы

Рәфигең үлгән дигәч

Акылларыңнан язмадыңмы

3.Әтәй-әнәй минем үлем кайткач

Краватка сузып салмагыз

Мине күмү өчен әнәй таем

Кайдан бүзләр алгансыз

4.Әнәй иртән торып басу белән

Тартты минем уң күзем

Кара җир астында калгач

Нишләрмен соң бер үзем.

5.Иртән торып тышка чыктым

Үләсемне белмәдем

Үлү вакытлары җиткәч

Әнкәй сине күрәлмәдем.

6.Ял көннәре үтеп китте

Авылга кайта алмадым

Фидания апаны күрдем бит

Сау бул дип әйтә алмадым

7.Әнкәй эшкә барып кергәч

Калтырады аягым

Сез барыгызда дөньяда

Мин җир астында ятамын

8.Ишекне киң итеп ачып

Азраиль килеп керде

Өзек правада өстенә

Мине егып үтерде

9.Эх,дусларым ,туганнарым

Хәлләремә керегез

22 яшькә җиткәч

Рәфикъ үлде диегез

10.Дуслар мине Ульян каласыннан

Алып киттеләр сузып буемны

Агачлар шаулап,сандугач сайрап

Озатып калды соңгы туемны

11.Әнәй быел елы шундый

Яшьләр генә үләләр

Нигә икән үлү белән

Җир астына күмәләр

12.Мин ятамын тирән базда

Ак кәфенгә чорналып

Үлүемне белмәдем бит

Ятмадым бит мин каста

13.Ишек алдым пар каен

Кисеп суга саламын

Әнкәй миңа урын җәймә

Мин җир астында ятамын

14.Әнәй ял көннәре җиткәч

Күңлегез мине көтәдер

Язгы ямьле көннәр җиткәнче

Минем гәүдәм череп бетәдер.

15.Мине ток сугып еккач

Минем гәүдәм җирдә яткандыр

Минем үлемне күмәргә

Туганнарым кайткандыр

16.Чемоданда ятып калды

Кимәгән киемнәрем

Авылдан китмәгән булыр идем

Үләсемне белмәдем

17.Тау башында тора зирәт

Безнең өй зирәттән ерак

Сукраймасын әнкәй күзләрең

Минем эчен елап

18.Әнкәй шубым кесәсендә

Өзелгән сәдәтләрем

Үлеп җир астында ятам

Белмичә сәбәпләрен

19.Әнкәй миңа бу дөньяда

Яшәргә кирәк иде

Әнкәй дип кычкыра алмадым

Арабыз ерак иде

20.Иртән торып басу белән

Улым кайтыр диярсез

Мин бит дөньяда юк әнкәй

Ничек инде түзәрсез

21.Минем янга кем килер дип

Елама инде апам

Миңа да бит җиңел түгел

Җир астында череп ятам

22.Мин ятамын тирән базда

Башымны туфрак мендәргә куеп

Сез катьып кергәч туганнарым

Торып утырдым тоеп

23.Краннардан сулар ага

Онытканнар борырга

Нигә ходай язмагандыр

Миңа дөньяда торырга

24.Минем үлемне күмәргә

Туганнарым кайткандыр

Минем гәүдәи җир астында

Туңып җиргә каткандыр.

25.Ак иделдә акчарлаклар

Оча канат кагынып

Гомерегез үтәр инде

Дуслар мине сагынып

26.Иртән тышка атлап чыктым

Салкын җилләр искәндә

Сезгә сәләм әйтәм дуслар

Кошлар очып киткәндә.

27.Апам киемнәрем калды

Миңа нәсеп булмаган

Дөнья рәхәте күрмәдем

Азраиль җанымны алган

28.Әнәй мин уйламаган идем

Үлмәмен яшәрмен дип

Әнәй бәгърем улым үлде дип

Кайгырма елама бик.

29.Октябрь бәөрәме көне

Урамда йөргән идек



Туганнарым,дус-ишләрем

Мин сезне күргән идем.

30.Әнәй минем үләсе көнне

Урамда матур иде

Эх туганнар үлмәгән булсам

Авылга кайтыр идем

31.Әнәй бәйрәм көннәр җиткәч

Туганнар барда өйгә җыелыр

Шул туганнар арасында мин булмам

Өйдә бер кеше ким булып тоелыр

32.Әнием калган ашларыңны

Тышка чыгарып суытмассың

Үлде инде нишләп була диеп

Барыбер әнәй мине дә онытмассың

33.Су сибегез бакчаларга

Гөлләрне корытмагыз

Туганнарым дус ишләрем

Сез мине онытмагыз

34.Әнәй авылга кайта идем

Сезне сагынган өчен

Үлдем әтәй,күрә алмадым тагын

Елама минем өчен

35.Флера белән Рөстәм абый

Сездә кайтырсызмы икән

Үлде диеп хәбәр килгәч

Ничек чыдарсыз икән

36.Шәүкәт абый сина әйтәм

Кайгыртма үлде диеп

Минем кигән шубам кала

Чирканма йөре киеп

37.Әнәй сезгә истәлеккә

Карточкаларым калсын

Сагынуга түзә алмасаң

Карточкма ятап еларсың

38.Минем киемнәремне Фәрит,Фәнис

Ташламагыз киегез

Мине сагынсагыз әгәр

Зирәт өстенә килегез

39.Минем төсем итеп,әти-әни

Күбәләкләр калдырам

Сез генә түгел бит әти-әни

Миндә сезне сагынам

40.Сания апа син бит мине

Яшьтән үк сөя идең

Мин авылга каөту белән

Син безгә килә идең

41.Яза-яза күптә яздым

Укып күзегез талгандыр

Минем үлемне күмәргә

Дус-ишләрем кайткандыр

42.Әтәй-әнәй туганнарым

Хәлләрне белешербез

Киямәт көнне күрешербез

43.Ярар дуслар мул сүз белән

Бетерәм бәетемне

Үлдем инде тагын терелмәм

Итеп салыгыз минем мәетемне

44.Әйтәсе сүзләремне әйттем

Сез тыңладыгыз беләмен

Сау булыгыз туганнарым

Хәзер инде үләмен

Язды:Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында

Яшәүче Яфизова Җәүһәрия Вагизулла кызы.























Улымның соңгы сүзләре

1.АПА сиңа иптәш булып

Зур үсәм-дигән идем

Гомер буе энең булып

Серләшәм,-дигән идем.

2.Белми калдым апаем

Кайгыга салганымны

Машина ыҗгырып килеп

Астына калганымны

3.Әбием-рәхмәт,иркәләдең

Сөйдең барсыннан артык

Синең белән үткәрдем

Көннәремне күп вакыт

4.Әбием синең кочагыңда

Койдым кайнар канымны

Соңгы тапкыр кулларыңда

Синдэ бирдем җанымны

5.Әбием,сиңа шул теләк

Күрмә син тагын хәсрәт

Оныгың кала бүген сиңа

Озын гомерләр теләп

6.Апам мәктәпләргә китте

Матур туфлиләрен киеп

Күрәлмәдем кайтуларын

бишле” ләргә сөенеп

7.Ленар абый онытма син

Минем пушогымны да

Маятан”-дип садака бир

Минем дружогыма да

8.Лилия апа каникулда

Авылга кайта идең

Тәмле конфетлар биреп син

Күтәреп ала идең

9.Әткәем,үсәлмәдем мин,

Сиңа булыша алмадым.

Комбайныңда утырып

Кырлар буйлый алмадым.

10.Әнкәем сине сагынам

Кайнар кочакларыңны

Исләреңә төшерәсеңме

Елаган чакларымны

11.сикереп торып үбәр идем

Әнкәй тозлы яшеңне

Аерылып китәм гомергә

Шуңа син түзәрсеңме?

12. Илдус абый,нигә каршы чыктың

Нигә миңа сигнал бирмәдең

Бу кечкенә малай торалмый,-дип

Минем яшемне белмәдең

13. Наилә апа белән бергә

Бакчада да уйнадык

Ләйсән апа белән бергә

Туйганчы уйнамадык

14.Апам бара мәктәпкә

Ак бантикка күмелеп

Иртүк үзен сөеп калам

Муенына үрелеп

15. Апам белән икәүләшеп

Мәктәпкә китәр идем

Укытучы апама диеп

Чәчәкләр итәр идем

16.Үз турымда уйнарга

Булмады миңа урын

Таптап китте күзен йомып

Бәхетле гаилә улын

17.Әткәем,әнкәем

Әбкәем ,апакаем!

Шул исерек әрәм итте

Минем назлы башкаем

18.Әле халык ышандыра

Исерек түгел идем дип

Тизлегемне арттырмадым

Мин гаепле түгел дип

19.Таптады юкка чыкты

Белмәде минем барын

Әйдә больницага –димәс

Мансурга китеп барды

20.Әй,әнкәем,тапшыр аңа

Минем соңгы һәләтем

Гомер буе үзе күрсен

Бөтен бала нәфрәтен

21. Беләм,әнием сагынырсың

Каберемә барырсың

Һаман да син кулларыңа

Сурәтемне алырсың

22.Кем малае?-дисәләр

-Чаку Маяк”- дидем мин

Нинди сорау бирсәләрдә

Җавап бирә белдем мин

23.Абыйларым эрәтте

Урысча да сөйләргә

Өйрәндем мин җырларга да

Мама”-дип көйләргә

24.2 ел яшәсәм дә мин

Шушы якты дөньяда

Әткәй-әнкәемнең йөзләре

Китмәс күз алларымнан

25.И балам алтын алмам

Бер кайчан оныта алмам

Соңгы киемнәрең белән

Күз алдымда син һаман

26.Менә балам туды и куандым

Көтеп алган ир балабыз бу

Менә нинди шатлык өйдә тулды

Куштык исем “Марат” дип

27.Көтеп алдык аның сөйләүләрен

Көтеп алдык тәпи йөргәнен

Елатмадык бер дә бәгерькәем

Үкенчкә булды йөрәгем

28. Итеп салдым туфрак астына мин

2 яшлек йөрәк парямны

Түз йөрәгем ярылма син

Вакыт баса алса гына йөрәк ярамны

29.”Әннә”-диеп телең ачтың

Ничек әйттең ахтык сүзеңне

Әткәң дә бит сине өзелеп сөйде

Ник ташладың әткәң-әнкәңне?

30.Бәрәңгеләр алыр вакыт җитте

Утадык без бәгьрем икәүләп

Шушы бәрәңгеләр язмаган бит

Утырып ашарга да бергәләп

31. Мине эшкә киткән чакта

Озата идең бәгьрем моңаеп

Сиздең микән балам гомреңнең

Өзелгәне бүген

32. Әбиеңдә сине бик яратты

Итәгендә назлап үстерде

Үкенечкә генә тудың балам

Һәрбер кеше елап үкседе

Хуснутдинова Әлфия апа малае Маратка чыгарылган бәет.

Язды: Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче- Яфизова Җәүһәрия Вагизулла кызы.

























Әниеме сагынып

1.И анам назлы анам

Моңлы анам

Шул кабереңне күрсә күзем

Эзелә үзәгем яна.

2.йөзең нурлы күңелең моңлы

Кулың йомшак әнкәем

Бер тавыш бир гүр эченнән

Бәбкәм диеп әнкәем.

3.Һич тә онытмыйм сөйгәнеңне

Үпкәнеңне шатланып

Балам бәгьрем дия идең

Иркәләп кулыңа алып

4.И ачыл кабер ачыл

Әнкәемне мин күрим

Мин керим әнкәемнең янына

Мин дә дөньяны сөймим.

Язды: Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче- Яфизова Җәүһәрия Вагизулла кызы.











Әниемә багышлап

Минем әнием 1997 елның 1 июлендә вафат булды 2 июлендә күмелде.

1.Бөтенесе истә

Онытылмый һич тә

Син иң авыр эштә булдың әнкәем

Моңсу айлы кичтә

Яга идең мичкә әнкәем.

2.Тора идең иртүк

Тормас идең эш күп

Тормадың син куркып әнкәем!

Барсын тартып –этеп

Бардың дөнья көтеп

Арып талып әнкәем

3.Ачмы-тукмы син

Балаларыңны туйдырдың әнием

Үзең туйдыңмы син әнкәем?

Муллык тудырдың син

Юкны булдырдың син

Шатлык тойдыңмы син әнкәем?

4.Әткәй үлгәчтән

Хәбәр белгәчтән

Түктең күпме күз яше әнкәем?

Өстәвенә без яшь идек

Көндә,төндәялны белмәдең

Түздең инде әнкәем!

5.Яшь идең син

Тол булдың әнкәем-

Яшертен көйдең син әнкәем

Безне үстердең син

Кеше иттең безне әнкәем

Хәзер догамнан калдырмыйм

6.Коеп чәчеңне әнкәем

Тоеп яшәдеңме

Ни күрәсеңне әнием

Йолкып чәчләреңне

Йотып яшләреңне

Күпме яшәр идең әнкәем

7.Билләреңне бектең

Тирләреңне түктең

Күпме авырулар үтте

Башыңнан әнкәем

Ниләр өмет иттең?

Ник иртә киттең

Безнең арадан әнкәем?

8.Өйәмен башымны түбән

Юып күз яшем белән

Кабер ташларыңны үбәм әнкәем

Шытып синең гүрдән

Карый яшел үлән

Нурлы күзең белән әнкәем

9.Әнкәем бәгырькәем

Елыймын нишлим инде

Көтә-көтә зарыгып беттем

Кайтмаслык өйеңә киттең

Әй туганнар белегез шуны

Әни кадерен белегез

Дөньяда булган вакытта

Әниләрне кадерләгез

10.Ал итәмен әбәпле

Гел итәмен сбәпле

Ак йөземә сары сукты

Әти-әни үлү сәбәпле

11.Самаварның крантлары

авырла бырулары

әти-әнисез яшәп

авырла тырулары

12.1 ел булганчы ла

Кайда гына булмадым

Кайларда гына йресәмдә

Мин әнине табалмадым

13.Әнием юк минем

Әтием юк минем

Сорамагыз хәлләремне

Хәлләр сорарлык түгел

14.Иртән торып тәрәз ачсам

Кошлар кунган миләшкә

Мин моңаймый кем моңайсын

Әнием юк киңәшкә

15.Тәрәз төбем исле гел

Санадым сиез түгел

Болай булганга уфтанмыйм

Бармак та тигез түгел

16.Өй артындагы бодаем

Чыгаемда ураем шул

Чит җирләргә каберемне

Куйдырмасын ходаем.

Язды: Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында

Яшәүче Яфизова Җәүһәрия Вагизулла кызы.







31


Автор
Дата добавления 20.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров23
Номер материала ДБ-370500
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх