Инфоурок Другое Научные работыТатарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш авылының антропонимикасына багышланган фэнни-ижади эш

Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш авылының антропонимикасына багышланган фэнни-ижади эш

Скачать материал

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми  белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

                                              Тема:

 

Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш авылының антропонимикасы

                                  

                                        Фәнни-иҗади эш

 

 

 

              

 

 

Эшләде: X  сыйныф укучысы Сабирова  Илүзә  Раяз кызы.

Җитәкче: Сабирова Миләүшә    Габделҗәмил кызы.

                                      

 

 

 

 

                                                Саклау-Баш, 2013 нче ел

                                                 Эчтәлек

1. Кереш.........................................................................................   1

2. Төбәк антропонимиясе..............................................................   3

3. Төбәктә борынгыдан килгән кеше исемнәре……………….....   4

4. Соңгы вакытта киң кулланыла торган исемнәр.......................   5

5. Исемнәрне кыскартып куллану очраклары……………….......   7

6. Төбәктәге үзенчәлекле исемнәр.................................................   8

7.Хәзерге вакытта башка телләрдән үзгәреп кергән  исемнәр....    8

8. Кушаматлар………………………………………………….......    9

9. Төбәктә фамилияләр кулланылышы…………………………...    9

10. Йомгак......................................................................................   11 

11.Шартлы кыскартылмалар........................................................   13

12.Файдаланылган әдәбият исемлеге............................................   14

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                          

 

                                                             Кереш

Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул! Үзенең туып-үскән җирен уйламаган, сагынмаган кеше бармы икән?

Туган ил безнең өчен бишектән, әти-әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утырган каеннардан башлана. Язын ак чәчәккә төренгән хуш исле ягыбыз – табигатьнең илаһи матур урыны. Халкым әйткәндәй, көрәк сабы тыксаң да үстерә ала торган уңдырышлы туфрагы, урман-суы, чишмәсе, хезмәт сөючән кешеләре – аның горурлыгы.

 Авылларда үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Һәр авыл үзенә генә хас атамаларны саклый. Бу атамалар борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Бер генә атама да юкка гына бирелмәгән. Һәрбер атаманың нигезендә ниндидер сәбәп ята. Аның бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт-йолаларга һәм башка үзенчәлекләргә мөнәсәбәтле рәвештә бирелгән. Һәр төбәкнең үзенең үсеш баскычларын, чорларын чагылдырган тарихи берәмлекләре – атамалар системасы бар. Бу атамаларны өйрәнү белән махсус фән шөгыльләнә. Ул – ономастика.

Димәк, ономастика – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган махсус тармагы. Ул үзе берничә тармактан гыйбарәт. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – топонимика. Топонимика (грекча топос – “урын”;  -оним – “исем, атама”) атамаларны җыеп кына калмый, ә аларның  лексик-семантик үзенчәлекләрен, ясалыш-төзелешләрен дә өйрәнә. Ул тарих, археология, география, диалектология һәм башка фәннәр белән тыгыз багланышта яши.

Җирле ономастика өлкәсендә эшлисе эшләр шактый күп әле. Әйтик, Татарстан Республикасы Сарман районы авылларының ономастикасы да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Ул үз тикшеренүчеләрен көтә.

Шушы изге максаттан чыгып, безнең өйрәнүләребезнең объекты итеп Татарстан Республикасының Сарман районы Саклау-баш төбәгендә урнашкан

                                              1

авылларның (Өч-Өйле Саклау, Алга авыллары) антропонимикасы алынды.

 

         Эшебезнең төп максаты – Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш төбәге авылларының антропонимикасын системалы рәвештә өйрәнү. Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдык:

      1) кеше исемнәренең килеп чыгышын, мәгънәсен ачыклау;

      2) кулланылыш үзенчәлекләренә карап төркемләү, ачу.

        Түбәндәге максатка ирешү өчен Г.Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, М.З. Зәкиев, Р.Г. Әхмәтьянов, М.И. Әхмәтҗанов, Р.И. Хаҗиев, Ә.Ә. Әхмәтгалиев һәм башка галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш ителде. Материалларның икенче өлеше шушы төбәктә яшәүче   Хәертдинова Зәкия, Сабирова Венера, Хәйруллина Галия,  Кашапов Мөнир, Сәхәбиев Рәфкать, Сабиров Харрас һәм башка шундый фидакарь затлардан язып алынды.

                                                   

         Эшнең гамәли әһәмияте :

      Кеше исемнәренең үсеш-үзгәрешен, ясалышын,  таралыш-кулланылышын, төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы өчен зур әһәмияте бар.

        Эшнең структурасы :

       Хезмәт “Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш авылының  ономастикасы”  дигән темага эшләнде һәм ул сигез бүлектән, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

       Туган як антропонимикасын өйрәнү халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен, телен онытмауда һәм саклауда зур роль уйный. Үткәнебезне, хәзергебезне һәм киләчәгебезне ныклы бәйләнешкә кертә. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,  – дигән татар халкы.      

 

 

                                                         2

 

                                            1. Төбәк антропонимиясе

         Һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос – “кеше” һәм онома – “исем” сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, атасының исеме, фамилия, кушамат һәм пcевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне конкрет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме, фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Бу номинатив категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә [Саттаров Г.Ф., 1998, 9-10].

Без биредә Татарстан Республикасының Сарман районы Саклау-Баш төбәгендә кулланылган кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм кушаматларга хас үзенчәлекләрне карап үтәрбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  3

                 2.  Саклау-баш төбәгендә борынгыдан килгән кеше исемнәре

1)    ир-ат исемнәре:

Габдерәүф (г.) – “рәхимнең, кызганучының колы”;

Габдулла (г.) – “Аллаһ колы”;

Ислам – “Аллага буйсыну”;

Гали (г.) – “бөек, олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле; куәтле, көчле, кодрәтле;       һәрнәрсәдән өстен һәм бөек”;

Гыйльметдин (г.) – “дин гыйлеме, дин турындагы фән”;

Кыям (г.) – “күтәрелү, яңадан терелү; аягүрә торып хөрмәтләү, каршы алу”;

Самат (г.) – “мәңгелек, мәңге яшәүче; башлык”;

Ситдыйкъ (г.) – “дөрес, хак, чын; бик тугрылыклы”;

Таҗетдин (ф.-г.) – “дин таҗы”;

Фәрхетдин (г.) – “дин шатлыгы, сөенече”;

Шәйхулла (г.) – “Аллаһ карты, Аллаһ шәехе”;

Зыятдин(г.) – “Дин яктылыгы, дин нуры”;

Җамалетдин (г.) – “Дин чибәрлеге, гүзәллеге”;

Җәләлетдин (г.) – “иң көчле дин тотучы”;

Мүхмүт (г.) – “макталган”;

Мөдәррис (г.) – дәрес бирүче;

Нәзыйр (г.) – “көләч”;

Нәзыйф (г.) – “таза, пакъ”;

Таһир (г.) – “саф, гөнайсыз”;

Харрас (г.) – “сакчы”;

Хафиз (г.) – “сакчы”;

Рәкыйп (г.) – “сакта торучы; күзәтүче, сакчы; көндәш”;

Фәрит (г.-ф.) – “бердәнбер”;

Мансур (г.-ф.) – “ярдәм бирмәк”;

 

 

                                                          4

2) хатын-кыз исемнәре:

  Әминә (г.) – “ышанычлы, тугры; тыныч табигатьле; хәвеф-хәтәрсез урындагы”;

 Гайшә (г.) – “тере, яшәүчән, яшәүче”;

Маһинур (ф.-г.) – “ай нуры”;

Тәскирә (г.) – “истәлек, ядкарь; искә алучы”;

Фаягөл (г.-ф.) – “бәһале, кыйммәтле гөл; гөл сымак”;

Шәмсеҗиһан (г.-ф.) – “җиһан кояшы”.

Әнисә (г.) – “якын күргән;

Гадилә (г.) – “гадел”;

Галия (г.) – “дәрәҗәле”.

Айсылу(т.-т.) – бик матур;

Фәридә (г.-ф.) – “бер генә”; Ләйлә (г.-ф.) – “кич”;

Зөбәрҗәт (г.-ф.) – “асылташ”.

      Өлкән кешеләрнең исеменә -тәй кушымчасы кушу бүгенге көндә дә киң кулланыла: Канифә + тәйКанифәттәй, Гыйзденисаттәй,  Бикәтти (-тәй) һ.б.

3. Соңгы вакытта киң кулланыла торган исемнәрнең мәгънәләре:

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларына кыска, яңгырашлы исемнәрне кушарга яраталар.

1)    ир-ат исемнәре:

Илфак (т.-ф.; неол.) – “илнең пакь, саф кешесе”;

Нияз (г.) – “ихтыҗ; үтенү, ялвару, теләү; бүләк; мәрхәмәт, шәфкать”;

Фаил (г.) – “эшләүче, ясаучы, шөгыльләнүче; тырыш, эшчән”;

Фәнил (г.) – “белемле, гыйлемле”;

Фәһим (г.) – “аңлы, зирәк, фәһемле; үткен”.

2) хатын-кыз исемнәре:

Айгөл (т.-ф.; неол.) – “ай һәм гөл сыйфатлы; ай гөле”;

Әлфия (г.) – “мең яшәр; мең юллык шигъри әсәр; тәүге”;

                                           5    

Гөлнара (ф.; бот.) – “гранат чәчәге; утчәчәк”;

Ләйсән (г.) – “гарәпчә нисан “юмарт” сүзеннән”;

Нурия (г.) – “нурлы, якты йөзле; нур чәчүче”;

Чулпан (төр.-т.) – “Таң йолдызы, Венера планетасы”;

Энҗе (төр.-т.) – “энҗе; көнчыгыш халыкларында энҗе бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер” [Саттаров Г.Ф., 1998].

 

4.  Шулай ук исемнәрне кыскартып куллану очраклары да күзәтелә

Галялетдин (г.) – “дин кушканча, дин белән” – Галәй;

Нуриәхмәт (г.) – “нурлы, якты; иң данлы, иң мактаулы” – Нури;

Таҗетдин (ф.-г.) – “диннең таҗы” – Таҗи;

Фәрвазетдин (ф.-г.) – “диннең очучысы, һавага күтәрелүчесе” – Фәрвай.

Танылган галим Г.Ф.Саттаров кеше исемнәренең барлыкка килү һәм үсеш эволюциясен өч чорга бүлеп карый [Саттаров Г.Ф., 1998, 12]. Әлеге бүленеш безнең төбәктәге кеше исемнәре өчен дә характерлы.

1. Мәҗүсилек инанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга ( I-X гасырлар) караган исемнәр:

Гөлчәчәк – “матурлык, гүзәллек, сафлык, мәхәббәт символы”;

Гүзәл – “бик матур, гүзәл; күз явын алырлык” һ.б.

2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган икенче чорга ( I-XX гасырларга ) караган исемнәр:

Әкрәметдин  – “диннең юмартлыгы, күркәмлеге”;

Ислам  – “буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек; мөслим, мөселман; саламәт, сау, төзек”;

Исмәгыйль  – “Аллаһ үзе ишетә”;

Рәҗибә  – “һиҗри елның җиденче аеның исеме” һ.б.

Түбәндәге шәҗәрәдән күренгәнчә, күпчелек исемнәр -дин кушымчасы өстәлеп ясалганнар.

                                                6

 

3. Октябрь революциясеннән соңгы чорга ( XX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр ) караган исемнәр:

Дамир – “да здравствует мир”;

Илсөя – “якты, ачык, чиста, саф”;

Клара – “якты, ачык, саф йөзле”;

Лена – “Себердәге иң зур елга Лена елгасы исеменнән; Елена (гр. “факел”) исеменең иркәләп-кечерәйтеп әйтү формасы”;

Ленар – “Ленин армиясе” һ.б.

                        5.Төбәктәге үзенчәлекле исемнәр:

Хатын-кыз исемнәре:

Альзана;

Ир-ат исемнәре:

Изаиль (р.; неол.) – “Ленин васыятьләрен үтәүче” тәгъбиреннән кыскартып ясалган”.

          6. Хәзерге вакытта башка телләрдән үзгәреп кергән, еш куела торган  исемнәр:

Хатын кыз исемнәре:

Ясминә (Жасмин);

Зәмирә ( Замира);

Динә (Дина);

Сәминә (татарчадан Әминә исеменнән яки Замирадан үзгәреп ясалган);

Ир– ат исемнәре:

Әмир (г.)

Әмирхан (г.)

Ислам (г.) - “буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек; мөслим, мөселман; саламәт, сау, төзек”;

Азамат(г.)

 

 

                                                         7

                                             7. Кушаматлар

Кушамат – ике сүз кушылу юлы белән ясалган: кушма + ат (кушма ат, кушма исем). Кешенең рәсми исеменә кушым, өстәмә ат (исем) дигән мәгънә белдерә [Саттаров Г.Ф., 1990, 224].

Төбәктә нәселне, аерым шәхесләрне кушаматлар белән генә атап йөртү дә бар.

Бездәге халык кушаматны кеше рәнҗетүгә санамый. Үзенә кушылган кушаматны ничек бар, шулай кабул итә, рәнҗеми. Мәсәлән, Харрас абыйларны Куяннар (Сабир бабай элек ипи катысы кимерергә яраткан), Кортчаккан әби (ике сүзнең берендә, әшәке сүз әйтмәс өчен, “корт чаккыры” дип әйтә торган булган), Локман Заһиты (фамилиясе буенча), Бакыр Ильясы (сипкелле, чәче бакыр кебек кызыл булганга күрә), Кара Гариф (чәче кара төстә булганлыктан, усаллыгы өчен), Сары Гариф (сары чәчле, саргылт йөзле булганга күрә) һ.б.

         8. Төбәктә фамилияләр кулланылышы

Фамилия (латин сүзе, “гаилә” дигән төшенчәне белдерә) – аерым бер гаиләнең, гаиләләрнең яки нәселнең рәсми атамасы, нәсел тамгасы. Ул гадәттә, шул гаилә яки нәселнең барлык вәкилләренә карый. Фамилия хәзерге заманча өч компонентлы атау системасында ( исем + атасының исеме + фамилия ) бер гаилә яки нәсел кешеләренең барысы өчен уртак һәм буыннан буынга күчеп килә торган номинатив категория (атау категориясе) булып санала. Димәк, фамилия шәхесләрне гомумиләштерү-берләштерү һәм аеру-конкретлаштыру хезмәтен үти, бер үк вакытта гомумилекне һәм аерымлыкны белдерә [Саттаров Г.Ф., 1990, 249].

        Төбәктә бер үк фамилияләрнең күп кулланылуы игътибарга лаек. Мәсәлән: Хәертдинов Хәертдин (г.) – “мәрхәмәтленең, рәхимленең (Аллаһының) колы;  Габдуллин Габдулла (г.) – “Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе”;

СабировСабир (г.) – “түземле,сабыр”; СолтановСолтан (г.) – “патша,

                                                  

 

                                                           8

хөкемдар, дәүләт хуҗасы, монарх, император”; ХарисовХарис (г.) – “игенче, сабанчы, сукачы; сакчы, саклаучы, яклаучы”; ХафизовХафиз (г.-т.) – “саклаучы; күңелдән ятлаучы; Коръәнне яттан белүче; истәлек, хәтер” һ.б.

Төбәктә фамилияне кыскартып, исем урынына шуны куллану очраклары күзәтелә. Кайвакыт аңа “абый” сүзен дә өстиләр. Мәсәлән, өлкән укытучыларга шулай эндәшү хас: ГәрәевГәрәев абый, Сафин -Сафин абый һ.б.

Төбәк антропонимиясендә шәхескә эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләре: әнкәй (әнки), әткәй(әтки), апа, апаем, абый, баҗай, малай, бабай, әби, әбием, җиңги, кайнага, кайната, бианай,биатай, кияү, килен, җизнәй, авылдаш һ.б.

Күргәнебезчә, Саклау-баш төбәге авыллары үзенчәлекле антропонимиконга ия. Бу төр категорияләрнең барлыкка килүе, үсүе һәм формалашуы җәмгыять йогынтысында барган. Димәк, алар – төбәк тарихының көзгесе булып торалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               9

                                                       Йомгак

Эшебезенең төп максаты Татарстан Республикасы Сарман  районы Саклау-Баш  төбәге авылларының антропонимикасын системалы рәвештә өйрәнүдән, аны теоретик тасвирлаудан, бәян итүдән гыйбарәт иде. Без куелган максатка ирештек дип уйлыйбыз. Барлык тупланган материалны тарихи-лингвистик яссылыкта анализлап чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Без өйрәнгән антропонимнарның күбесе бик борынгы чорларда ук барлыкка килгәннәр.

Төбәк үзенчәлекле антропонимик системага ия. Аны, кулланылышына карап, түбәндәгечә төркемләргә мөмкин:

1) борынгыдан килгән кеше исемнәре: Таҗетдин (ф.-г.)– “дин таҗы”; Җәләлетдин (г.) – “диннең олылыгы”; Мөхәммәтдин (г.) – “диннең Мөхәммәте”; Габдулла (г.) – “Аллаһ колы”; Шәйдулла (г.) – “Аллаһ карты, Аллаһ шәехе”; Әминә (г.) – “ышанычлы, тугры; тыныч табигатьле; хәвеф-хәтәрсез урындагы”; Гайшә (г.) – “тере, яшәүчән, яшәүче”; Мөхлисә (г.) – “саф, пакь, керсез”; Тәскирә (г.) – “истәлек, ядкарь; искә алучы”; Маһинур (ф.-г.) – “ай нуры” һ.б.;

2) соңгы вакытта киң кулланыла торган исемнәр: Фәнил (г.) – “белемле, гыйлемле”; Фәһим (г.) – “аңлы, зирәк, фәһемле; үткен”; Илфак (т.-ф.; неол.) – “илнең пакь, саф кешесе”; Фаил (г.) – “эшләүче, ясаучы, шөгыльләнүче; тырыш, эшчән”; Нияз (г.) – “ихтыҗ; үтенү, ялвару, теләү; бүләк; мәрхәмәт, шәфкать”; Гөлнара (ф.; бот) – “гранат чәчәге; үтчәчәк”; Айгөл (т.-ф.; неол.) – “ай һәм гөл сыйфатлы; ай гөле”; Энҗе (төр.-т.) – “энҗе; көнчыгыш халыкларында энҗе бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер”; Чулпан (төр.-т.) – “Таң йолдызы, Венера планетасы”; Нурия (г.) – “нурлы, якты йөзле; нур чәчүче”; Ләйсән (г.) – “гарәпчә нисан “юмарт” сүзеннән” һ.б.

 Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия,

                                                     10

Гөлүсә, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фәнзилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе – зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен – шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштереп-конкретлаштырып атау - номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый.

Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.

 Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11

 

                                Шартлы кыскартылмалар

 

а. – авыл

алт. – алтай теле

б. – ботаник термин

башк. – башкорт теле

бор. – борынгы

г. – гарәп теле

г.-т. – гарәпчә-татарча

г.-ф. – гарәпчә-фарсыча

гом. т. – гомумтөрки

грек. – грек теле

неол. – неологизм

нугай. – нугай теле

р. – русча

себ. тат. – себер татарлары диалекты

т. – том

т.-ф. – татарча-фарсыча

тат. әд. – татар әдәби телендә

тк. – төрки

ткм. – төрекмән теле

төр.-т. – төрки-татарча

тув. – тува теле

уйг. – уйгур теле

үзб. – үзбәк теле

ф. – фарсы теле

ф.-г. – фарсыча-гарәпчә

һ.б. – һәм башкалар

                                                12

                                     

                          Файдаланылган әдәбият исемлеге

 

1.Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге / Р.Г. Әхмәтьянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

2.Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.

3.Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә – ил тарихы / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б.

4.Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Саттаров. – Казан университеты нәшрияты, 1990. – 278 б.

5.Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе / Г.Ф. Саттаров. – Казан университеты нәшрияты, 1998. – 438 б.

6.Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? / Г.Ф. Саттаров. – Казан: Раннур, 1998. – 487 б.

7.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – 1 т. – Казан, 1977; – 2 т. – Казан, 1979; – 3 т. –Казан, 1981.

8.Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – 703 с.

9.Хаҗиев Р.И. Тарихи бизәкләр: Татарстан Республикасы Мөслим районы Торыш төбәге авылларының тарихы һәм ономастикасы / Р.И. Хаҗиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2006. – 100 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

                                           13

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш авылының антропонимикасына багышланган фэнни-ижади эш"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 269 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.11.2016 904
    • DOCX 36.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирова Милеуша Габделямиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 24600
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 239 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 61 человек

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе