516360
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеДругие методич. материалы“Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы тарихына күзәтмә” (публикация)

“Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы тарихына күзәтмә” (публикация)

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Шырданым, туган авылым,

Борынгы син, серле син,

Хезмәт сөйгән халкың белән

Һәрвакытта данлы син!

(Гөлсинә Гайфуллина)

Минем әти-әнием, таулар итәгенә сыенып, урманнар күләгәсендә гомер кичерүче атаклы Шырдан авылыннан. Без ял көннәребезнең күбесен авылда яшәүче әби-бабаларыбызда үткәрәбез. Шулай кайтуыбызның берсендә миндә Олы Шырдан авылының тарихын өйрәнү теләге туды.

Олы Шырдан... “Шырдан” атамасы нәрсәне аңлата икән соң?! Бу турыда төрле фикерләр яшәп килә.

Авыл марича –“Шуртан” яисә “Шурдан” дип аталган. Мари теленнән “шур” мөгезне аңлата, ә “дан” – бөеклекне күрсәтә торган болгар сүзе. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә дә “дан” сүзе “слава”ны аңлата. Шулай итеп, “Шурдан” авылы – “Славные рога”, яисә “Рогатое место” дигәнне аңлатырга мөмкин.

Әгәр дә башта авыл “Шуртан” дип аталуын карасаң, “тан” крайны, якны яисә илне аңлата. Мисал өчен, “Татарстан”ны башкача әйткәндә, татар крае, иле яисә ягы, “Башкортстан” – башкортлар иле, “Казахстан” – казахлар иле. “Шуртан” дип аталуга килгәндә, Сәкел елгасы буенда үлән күп, терлекчелек өчен бик әйбәт урын булган һәм шуңа җирле халык күпләп мөгезле эре терлек асраган. Терлек шуның кадәр күп була ки, хәтта аны “Мөгез иле” дип атаганнар. Хәзер дә Татарстанда иң тәмле сөт ризыгы – катык Шырданда ясала. Аны кемнәр генә ашамаган да, кемнәр генә яратмаган икән!!! Төрмәдә ятканда Хәсән Туфанга хатыны Луиза Сәлиәскарова да Шырдан катыгы китерә. Салих Сәйдәшев, Марсель Сәлимҗанов, Заһид Хәбибуллин, Кәрим Тинчурин хатыны Зәһидә Тинчурина гел Шырдан катыгы белән тукланганнар. Чөнки бу катык – иң тәмлесе, иң майлысы, иң туклыклысы, иң данлысы булган. Шырдан катыгының тарихы бәлки шул чорга барып тоташа торгандыр. .

Икенче юрама да бар - бусы якташыбыз Каюм Насыйри әйтүенчә, элекке Олы Шырдан җирләрендә нарат урманы булган һәм бу җирләрдә чирмеш-мари халкы яшәгән. Марича “шурга”-урман, болгар сүзе- “дан”-данлы мәгънәсендә. Димәк, “Шырдан” сүзе “урманнар белән данлы” дигән сүз икән.

Бу, мөгаен, шулайдыр да, чөнки ХIII – ХIV гасырларда авыл тирәсендә куе урман булган, һәм анда төпләнү өчен, агачларны кисәргә, төпләргә, аннан соң шул җирне сукаларга кирәк булган. Соңрак, “Шурдан” авылы исеме “Шырдан” исеменә үзгәртелгән. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, һәм рус грамматикасы кертелгәч, ул “Ширдан”, “Ширданы” дип атала башлаган.

Олы Шырдан авылы территориясендә кешеләрнең нигезләнеп яши башлавы неолит-бронза чорына ук барып тоташа.Монда табылган кремнийлы өтерге – шуны дәлилләүче әйберләрнең берсе. Бу хакта “ТАССРның археологик картасы, Идел буе” (Казан, 1985 ел) дигән басмада укырга була.

Бу җиргә күпме гасыр кеше кулы тимәгәндер, анысы-билгесез, әмма хәзерге Татарстан төбәгендә беренче меңъеллык башлангычы бу урыннарда төп яшәүчеләр фин-угорлар – хәзерге мари, мордва һәм удмуртларның борынгы бабаларына барып тоташа.

ХII һәм ХIII гасырларда, Зөя елгасы дельтасының – сул, ә Иделнең уң ярында яшәүчеләр азчылыкны тәшкил иткән. Куе урман басып алган бу җирләрдә 3 – 4 хуҗалыклы мари һәм чуаш авыллары да сирәк очраган.

Урнашып яшәп китү өчен төп өч нәрсәнең – су, урман һәм чәчү җирләренең булуы шарт булган. Агач бу очракта азык әзерләргә, йорт салырга гына түгел, ә җылыну өчен дә кирәк булган. Әмма куе кара урман эчендә чишмәле якты аланнарны табуы җиңел булмаган. Зөя елгасы дельтасында һәм аның сул як яры Болгар дәүләтенең чиге булып торса да, анда болгарлар яшәмәгән диярлек.

Көньяк – көнбатыштагы аланда, якынча Сәкел (Секерка) елгасыннан көньякта, берничә землянкада марилар яшәгән. Бу урын инеш буенда булып, бүгенге көндә дә мари инеше, дөресрәге, “Чирмеш инеше” буларак билгеле.

Авылның көнбатышында кайбер каберлекләр булып, аннан соң ул мөселман зиратына әйләнгән. Җирле халык аучылык, җиләк җыю, балык тоту, терлекчелек һәм Сәкел елгасы буендагы җирләрдә крестьян хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Арыш чәчкән, шалкан утырткан. Тик чирмешләр авыл халкы белән уртак тел таба алмаганнар, авыл халкы аларны куып җибәргән, ә менә чишмә алар исемен алып калган.

Әлбәттә, беренче күченеп килүче болгарлар мари авылы кырыена , аның көнчыгыш өлешенә, ХIII гасырда нигезләнгән, ә 1236 елда җирлеккә Биләр һәм Болгардан качып килүчеләр дә булган. Чөнки уратып алган куе урман монгол татарларыннан сакланырга уңайлы булган. Болгарлар инешле кара урман аланын, нигездә, салкын көчле җилләрдән саклану өчен дә сайлаган. Анда алар землянкалар казып, зур булмаган йортлар корган. Инешне болгарлар казыган. Кайбер белешмәләргә караганда, башта ул “Әкәмәт инеш” дип аталган. Вакыт узгач, аның исеме дә үзгәреш кичергән:”Әкими инеш”, соңрак “Әкәмиләр инеше”, “Тәми инеше” һәм, ниһаять, “Кече инеш”.

Менә шул инештән башлана да инде авылның болгар тарихы. Бу урын хәзерге авылның көньяк- көнбатышында урнашкан.

Аннан соң авыл үз халкының табигый табышы белән генә түгел, ә Болгардан күченеп кайткан туганнар исәбенә дә үскән. Алар күбрәк аның югары өлешендә, “Әкәмәт инеш” тирәсендә урнашкан.

ХIV гасыр уртасында авыл халкына төньяк- көнчыгыш юнәлешендә урманның тагын да күбрәк җирләрен үзләштерергә туры килгән. Менә шул вакытта, авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе – Бикташ авылның төньягында инеш казыган һәм ул соңыннан “Бикташ инеше” дип аталган. Агачларны кисеп, төпләп, инеш янында ул үзенең гаиләсенә кечкенә генә өй сыман әйбер дә корган. Бикташ исеме тора-бара кулланудан чыга. Шырданлыларның яңа буыны “бик” сүзенә “очень” мәгънәсен салып, “Бикташ инеше”н бик ташлы инеш буларак кабул итә башлаган. Тора-бара беренче иҗек, үз мәгънәсен югалтып, инеш “Таш инеш” дип атала башлаган. . Сүз уңаеннан, чынлап та, бу инеш суында хәзер дә файдалы минераллар бик күп, диләр һәм ул авыл халкын тәмле, мул суы белән, гүзәл тирә-юне белән сөендереп тора.

Бу минем эзләнүләремнең башлангычы гына. Киләчәктә шушы шөгылемне дәвам итмәкче булам. Чөнки “үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык.

Общая информация

Номер материала: ДВ-411029

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Мерчендайзинг»
Курс «Логистика»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс повышения квалификации «Введение в сетевые технологии»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного вуза»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Онлайн-конференция Идет регистрация