Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Научные работыТатарстан төбәкләренең сулыклары турында иҗади эзләнү эше.

Татарстан төбәкләренең сулыклары турында иҗади эзләнү эше.

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”





Туган ягым – Сукоешым!








Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әһелдинова Илина Илшат кызының, җитәкчесе-татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы, “Шаулап ага Зәй сулары, кагып ярларга”юнәлешендәге Татарстан төбәкләренең сулыклары турында иҗади эзләнү эше.









2015 - 2016нчы уку елы



Туган ягым – Сукоешым!


Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап...

(Ә.Исхаков)


Туган як, туган җир, чишмә - күлләребез, урман – кырларыбыз, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыз... Ватан пәрварлык хисе менә шуннан башлана да инде. Алар барысы да кадерле, җанга якын, балачак хатирәләре белән үрелеп кешенең бөтен гомере буена онытылмый торган төшенчәләр. Яшәешебезнең бөтен матурлыгы, әһәмияте дә шулар белән бәйләнә. Шул матурлыкларның иң – иң матуры, сихри көчкә ия булганы, авылларыбызны, урман – кырларыбызны, тау – ташларны шаулатып аккан көмеш сулы тылсымлы чишмәләребез, елгаларыбыз, күлләребез. Алар турында кешеләребез мең еллар дәвамында җырлар – көйләр язган, тагын мең еллар шулай дәвам итәр әле. Кешеләребезгә илһам, дәрт өстәүче сихри сулыкларда көч гасырларга җитәрлек.

Су кешегә тормыш алып бару өчен генә кирәк түгел. Аңарда— рухи көч, дәрт чыганагы. Шуңа да су төрле милләт халыкларында гомер-гомердән шагыйрьләр, рәссамнәр, композиторлар өчен илһам чишмәсе булып хезмәт иткән. Татар халкында да бу шулай.

Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Таҗи Гыйззәт, Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган «Бер тауда ун чишмә», «Сусау», «Фазыл чишмәсе», «Җидегән чишмә», «Әдрән диңгез», «Балачак чишмәсе», «Язгы ташу» җырлары гына да ни тора! Әнә күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә үзенең бер әсәрендә: «Шәрык илләрендә эссе ак кояш астында йөреп тәмам күзәнәкләрең кипкәч, җиләс ресторанга кереп утыруга, иң беренче сый итеп, су бирәләр. Гап-гади су, гап-гади шешәләрдә... Безнең Татарстан чишмәләренең суы кебек үтә күренмәле чиста һәм тешеңне сындырырлык салкын да түгел ул. Бераз гына болганчык һәм җылымса. Ләкин - су. Тереклек итү өчен кирәк булган һава, яктылык, җылылык һәм азык кебек үк әһәмиятле ул су.

Судан башка тереклек юк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шуларны күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш эшләүләрен; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, аптека, поликлиника хезмәтен үтәгәннәрен уйлап куясың. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер», — дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел...

Тау астында салкын чишмә

Челтер-челтер агадыр,

- дип җырлаган халыкта чишмә инде, әлбәттә, матди байлык, эчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи, поэтик байлык чыганагы да», — дип язуы белән бик тә хаклы.

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Сүзем - Сукаеш авылының горурлыгы – данлыклы Сукоеш елгасы, һәм аны хасил итүче чишмәләр турында.

Азнакай шәһәреннән 20 км төньяктарак, Сукоеш елгасы буенда Зур Сукаеш авылы урнашкан. Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Сукаеш авылы да бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары бар. Елгасында зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз.

Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукай.

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигьри юллары, балачагыбызның онытылмас хатирәләре булып, күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле бер почмагында саклана. Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Буралы чишмәсе, Бөтнек чишмәсе, Камалый, Тегермән, Изгеләр, Галләм чишмәләре. Ә инде бу чишмәләр Сукоеш елгасын хасил итәләр.

Җир куеныннан балдаклар чыгарып ыргылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең бала - чагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына да каһарманлыкны алар биргән инде. Елгаларга таба челтер-челтер агып торган чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, алар халык тормышының истәлек-хәтирәләре һәм тарихы турында өйлиләр.

Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күпсанлы йөгерек чишмәләр, сугару чыганагы булу белән бергә зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Халык, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Күзләреннән өзлексез аккан яшьләре илгә - аш, игелекле хезмәт буларак билгеле. Идел, чулман(Кама) кебек мәһабәт елгалар да каяндыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмшләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр. Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Шул үлемсезлеккә юл тоткан җир-әнкәнең зәңгәр күзләре кырылу күңелне рәнҗетә, авыллар гомере киселә сыман. Вакыт юклыкны сылтау итеп алып, без элек-электән килә торган әйбәт гадәтләргә, шул исәптән даими рәвештә чишмә чистарту гадәтенә дә балта чаптык. Республикабыз җиреннән ага торган зур һәм кечкенә елгалар ярындагы меңләгән чишмәләребез ваемсызлык һәм битарафлык аркасында мәңгегә юкка чыктылар. Югыйсә, һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агыш, үз юлы бар. Берише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә җырлары, көйләре? Чишмәләр җырын һәм көен тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр! Авылыбыз урнашкан урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр бит. Алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк икән.

Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала.

Фатих һәм Харис Булатовларның бертуганы Салих абый турындагы бер матур хатирәне дә язып үтәсем килә.

Күп кешеләрне бакчачылык хезмәтенә, тормышның ямен – тәмен хезмәттә табарга, үз уңышларыңны күреп сөенеп яшәргә өйрәткән мичуринчы булган ул.

1933-34нче елларда агроном белеме алып туган авылына эшкә кайта. Хыялы – Сукоеш елгасы буена җәелеп яткан болынны гөлбакча итү. Күпме тынгысыз көннәр –төннәрне, каршылыклы киртәләрне үтеп, ниһаять, бу хыял тормышка ашырыла! Сугыш алдыннан бөтен тирә – юньдә дан тоткан җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы барлыкка килә. Биредә яхшы сортлы кура җиләкләре, карлыганнар тәртип белән утыртыла, тамыр өчен аерым алмагачлар үстерелә, ә аларны ашлау өчен (сортлы алмалар чыгару өчен) алма бөреләре кайтарыла, саклау өчен махсус урыннар булдырыла. Бакчаның бер өлешендә – яшелчәләр, анда кып – кызыл помидорлар тәгәрәп ята, кыярлар җыеп бетерерлек тә булмый. Бик күпләрнең язмышын тамырдан үзгәрткән дәһшәтле сугыш Булатовлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Салих абый да туган илен, гаиләсен яклау, балаларының бәхетле киләчәген булдыру максаты белән яу кырларына китә һәм батырларча һәлак була. Әйе, күпме хыяллары тормышка ашырылмый кала аның!

Ә Салих абыйның Сукоеш елгасы сугарып торган гөлбакчасында хәзер Сабантуйлар үткәрелә, яшьләрнең ял итү урыны да ул. Гашыйклар шомырт исләре аңкытып торган бакчада бер – берсенә вәгъдәләр бирешкәндә, кайчандыр аның данлыклы җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы булганын һәм аңа нигез салучы кеше безнең якташыбыз Салих абый Булатов икәнен белсеннәр иде!

Якташларыбыз даны, алар күрсәткән батырлык мәңгелек! Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырда яшәүчеләр бә башларын иярләр әле...

Тормыш дәвам итә. Сукаеш авылы көннән – көн үсә, матурлана. Халкының тырышлыгы, уңганлыгы турында әледән – әле ишетергә, матбугат битләреннән күзәтергә мөмкин.

Туган авыл...Туган җир ...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп

Әйе, безнең авылыбызда чишмәләр күп.

Чыннан да искиткеч матур бит авылыбызның табигате. Безнең бабаларыбыз акыллы кешеләр булганнар. Чишмә - суларны күз карасыдай саклаганнар. Балалар, безнең шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр дә иҗат иткәннәр. Мин сезне Г.Афзалның “Чишмә башы” шигыре белән таныштырасым килә.

Бер эсседән качып,

Бер суыктан,

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндер.

Тау итәген ярып чишмә типкән,

Салкын гына суы саф көмеш

Челтер- челтнр итеп агып киткән,

Дөнья буйлап киткән саф килеш.

Анда килеп намаз укыганнар

Мосафирлар дога кылганнар.

Чишмә башы- изге урын диеп

Тәсбих әйтеп торган урманнар

Әйе, юлаучылар да арган җаннарына чишмә суыннан көч алып ял итеп китәләр. Чишмәләр игътибарга аеруча мохтаҗ. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемнең генә күңел кылларына тәэсир итми кала икән?

Авылым суы җыры беркайчан да тынмасын иде!



















Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 499 102 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.02.2017 570
    • DOCX 24.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 26128
    • Всего материалов: 28