Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыТеатрализованное представление "Шүрәле оныклары"

Театрализованное представление "Шүрәле оныклары"

Скачать материал

БЫЛТЫР ҺӘМ ШҮРӘЛЕ ОНЫКЛАРЫ

Катнашалар:  2 җан иясе,Шүрәле,Былтыр

Урман җәнлекләре: төлкеләр, куяннар.

Пәрдә ачыла. Урман аланы. Күктән яктылык төшә. Скафандр кигән 2 җан иясе чыга. Берсе телефонга сөйли.

1 җан иясе: Алло! Алло! Сәйрүн йолдызлыгы! Җир өстеннән хәбәр итәбез! Сәхнә артыннан: 002! Тыңлыйбыз! Сөйләгез!

1 җан иясе: Безгә кире кайтырга рөхсәт итегез! Җир өстендә ялкау, укыйсы килмәгән кешеләрне таба алмадык!

Сәхнә артыннан: 002! Лазер Нейтрон улы! Җир шарында ялкау, надан кешеләр тулып ята.Эзләгез! Элемтә бетте!

1 җан иясе: Һе... элемтә бетте ди...

2 җан иясе:Их, ичмасам, теге аңгыра шүрәлеләр дә очрамый бит!

1 җан иясе:Әйе шул. Без җир өстенең тарихын яхшы өйрәндек бит. Монда наданнар бик күп! Кая китеп беткәннәр икән соң алар?

2 җан иясе:Күрәсең ич! Төлке балаларына кадәр мәктәптә укып йөриләр.

1 җан иясе:Әйдә тагын эзләп карыйк! Бәлки табырбыз!

Җан ияләре чыгып китә. Былтыр чыга.

Былтыр: Мин батырның  батыры!Теләсәмме?  Теләсәм – Әнидән тукмак алып, аю белән көрәшәм.Теләсәмме?  Теләсәм – Әбидән инә алып, бүре белән көрәшәм.Нәрсә? Әллә ышанмыйсызмы? Мин чынлап батыр малай! Чөнки мин Былтыр малае! Әйе, әйе, минем бабамның исеме – Былтыр! Вот! Менә ничек кызык иткәнен белмим шул!Бу турыда мәктәптә сөйлиләр сөйләвен. Ә мин мәктәпкә йөрергә яратмыйм! Укысыннар әнә башкалар! Ә мин рәхәтләнеп урманда җиләк ашыйм! Менә бүген дә мәктәпкә бармадым!Качып киттем! (җиләк җыя)Их, тәмле дә соң җиләк! Менә карагыз!Әһә кызыгасызмы? У-У-У ничек тәмле! Уф! Бераз йоклап алыйм әле!..(Былтыр читкә китеп ята. Аланда Шүрәле малае пәйда була. Җырлый.)

Шүрәле: Ах, Шүрәле! Шүрәле! Син кайсы авыл җүләре?Юк! Мин җүләр түгел! Мин акыллы!Әнә төлке балалары җүләр! Акыллы булсалар мәктәптә укыйлармы инде алар! Ә мин мәктәпкә бармыйм! Имеш, минем бабамны Былтыр атлы кеше кызык иткән! Ышанмагыз. Ялган! Минем бабамны берәү дә алдый алмас! Ә сез, Шүрәле  белән Былтыр турындагы әкиятне беләсезме? Ә мин белмим! Беләсем дә килми! Минем кети- кети уйныйсым килә! (Шулчак Былтыр уяна.Шүрәлене күреп куркып кала.)

Былтыр: (тамашачылардан) Абау, бу нинди куркыныч нәрсә?Сез беләсезме? Нәрсә бу? Аюмы бу, бүреме? (тамашачылар:”Шүрәле”диләр)

Былтыр:Шүрәле? Кайсы Шүрәле?Теге  минем бабам кызык иткән Шүрәлеме?

Шүрәле: Әй, син кем? Нишләп йөрисең минем урманымда?

Былтыр:Ә син үзең нишләп йөрисең? Әллә синнән курка дип белдеңме?!

Шүрәле:Ә мин синнән куркаммы?! Беләсең килсә, урман мәктәбендә төлкеләр спорт белән шөгыльләнә. Спорт белән!

Былтыр:Безнең мәктәптә каратэ өйрәтәләр!

Шүрәле: Син мәктәпкә йөрмисең бит! Менә урманга качкансың!

Былтыр:Син дә йөрмисең бит!Мин сине, мин сине хәзер әнә агач башына элеп куям! (көрәшә башлыйлар. Арып агач төбенә килеп утыралар)

Былтыр:Мин сине җиңәм! Мин сине бабам синең бабаңны кызык иткән кебек кызык итәм!Беләсең килсә минем бабам Былтыр булган!

Шүрәле:Былтыр?

Былтыр:Әйе, Былтыр!Эх, минем бабам ничек кызык иткән әле?  Тукай бабай әкиятендә бар инде ул! Мин китаплар укымыйм бит!?

Шүрәле(үзенә)Тукта, Былтыр ничек кызык иткән әле минем бабамны? Төлкеләр белә инде аны!?...(икесе дә уйланып утыралар)

Шүрәле:Әйдә кети-кети уйныйбыз!

Былтыр:Кит , кит моннан мөгезле шайтан!Хәзер мин сине кызык итәм... Шүрәле:Мин дә сине шулай кызык итәм!

Былтыр:Ничек?

Шүрәле:Һе! Онытып кына җибәрдем!Хәзер искә төшерәм дә кызык итәм!

Былтыр:Мин дә оныттым!

Шүрәле:Ха-ха! Син дә  белмисеңме!

Былтыр:Син дә белмисең бит!

Шүрәле:Әйе, белмибез икән шул! Әйдә, урман мәктәбенә барып, төлкеләрдән сорыйбыз!

Былтыр:Киттек! Сорыйбыз! Аннары мин сине кызык итәм!

Шүрәле:Киттек! Аннары мин дә сине кызык итәм!(Чыгып китәләр. Җан ияләре чыга)

1 җан иясе:Менә таптык1 Ике наданны таптык!

2 җан иясе:Әйдә, артларыннан киттек!

( китәләр. Былтыр белән Шүрәле каршына тәлкеләр чыга)

1 төлке: Әгәр, шушында язылган табышмакның җавабын тапсагыз, юлыгызны дәвам итәрсез.Табышмак... Курыкканнан да курыккан, курыкмаганнан да курыккан... Ул нәрсә?

Былтыр:Кем икән инде ул?.. О- белдем! Аю!

Шүрәле: Юк, Аю куркак түгел!

Былтыр:Син үзең урманда яшисең, үзең шуны да белмисең!

Шүрәле:Минме? Мин куркак түгел!

Былтыр(тамашачыларга):Балалар, зинһар. Ярдәм итегез!Кем ул хайван?

Шүрәле:Әйе шул. Куян!Мин үзем дә беләм!Онытканмын гына!

2 төлке:”Энәсе бар – тотып булмый, энәсе белән тегеп булмый”

Шүрәле:Һе, таптым! Монысы да куян!

Былтыр:Кит моннан. Урман сарыгы! Куянның энәсе буламени?

Шүрәле:Нигә? Куянны тотып булмый бит!?

Былтыр:Балалар, тагын бер тапкыр гына булышыгыз инде, ә?(залдан”Керпе”)

Шүрәле:Ха! Керпе шул! Мин үзем дә белә идем аны!

Былтыр:Мактанмасана! Минем дә керпе күргәнем бар!

Былтыр:Төлкеләр! Хәзер мин сездән тун тегәм!

Шүрәле:Тукта! Тимә! Алар урман мәктәбендә укыйлар! Әйдә башта әкиятне сорыйбыз!

Былтыр:Үзем сорыйм!Аннары алардан тун тегәм! Әй килегез әле! (төлкеләр килә)

Былтыр:Сез урман мәктәбендә укыйсызы?

Төлкеләр : Укыйбыз!

Былтыр:Сез минем кем икәнемне беләсезме?

Төлкеләр:Әйе. Без әкиятне укыдык.

Шүрәле:Ха-ха! Үзе Былтыр оныгы, үзе бабасы турында белми дә!

Былтыр:Йәгез әле, төлкеләр! Сөйләгез әле Былтыр турындагы әкиятне!

Төлкеләр :Сөйлибез! Сөйлибез!

1 төлке: Нәк Казан артында бардыр бер авыл кырлай диләр(укыйлар)...

2 төлке: Аңлашылдымы?

Былтыр: Берни аңламадым!

Шүрәле:Мин дә аңламадым!

2 төлке: Алайса, мине тыңлагыз.  Әнә теге җирдә яткан агачны күрәсезме? Гади агач түгел ул!? Компютерлы агач! Без аны үзебез уйлап таптык.

Былтыр: Компютерлы агач!Кит! Дивана! Миннән көлсәң. Хәзер мин сине!?

Шүрәле:Нәрсә ул Компютер!? Аның белән кети- кети уйнап буламы?

2 төлке: Ышанмасагыз, үзегез карагыз.(агачтагы төймәгә баса, агач хәрәкәтләнә)Менә күрдегезме? Сез белергә теләгән әйбер шушы агачта инде! Хәзер менә бу ярыкка кулларыгызны тыгарсыз.(кулларын ярыкка тыгалар, куллары кысылып кала)

Шүрәле, Былтыр:Ай! Ай! Кулым кысылды!

Шүрәле:Ай, кулым! Коткарыгыз!Җибәрегез мине!

Төлкеләр :Сез мәктәпкә йөрмисез, Сез әкият белмисез!Икегезгә бер агач, тик күтәреп йөрегез! 

Былтыр, Шүрәле:Ай, кулым, кулым авырта!

Былтыр: Караул! Шүрәле кулымны кысты!

Шүрәле:Коткарыгыз! Былтыр кулымны кысты!

1 Төлке :(тамашачыларга)Кадерле балалар! Кокарабызмы бу мескеннәрне!

2 Төлке: Коткарыйк! Мин боларны кызганам!

1 Төлке :Әйе, мин дә кызганам. Коткарыйк,  алайса.Әнә теге төймәгә, бас.( төлке төймәгә баса, ләкин ярык ачылмый)

2 Төлке:Абау! Ачылмый ич!Ватылган ахры!

1 Төлке: Йәле, үзем басып карыйм. Аһ! Чынлап ватылган!

2 Төлке:Хәзер, нишлибез инде? Боларны ничек коткарабыз?(Елашалар)

1 җан иясе:Ни булды? Ник елашасыз?

2 җан иясе: Берәр бәла булдымы әллә?

Былтыр:Кулым! Кулым авырта!

Шүрәле:Кулым! Кулым кысылды!

1 җан иясе:Безнең бурыч: Җирдәге наданнарны Сәйрүнгә алып китү.Әйдә менә боларны алып китәбез!

2 җан иясе:Компютер ясый белгәнсез, ләкин ата – бабаларыгызныңтарихын оныткансыз. Бу вакытта алар нишләрләр икән?

1 җан иясе: Чөйне балта белән ярыкка кагарга кирәк!(балта беләншулай эшли)

Былтыр:Уф, кулым исән икән бит!

Шүрәле:Карагыз, бармакларым ничек озынайганнар!

1 җан иясе:Әйдәгез. Хәзер сезне алып китәбез!

Былтыр:Юк! Юк! Минем надан буласым килми! Минем укыйсым килә!(чыгып йөгерә) Шүрәле:Юк! Мин дә надан түгел! Мин дә укырга барам!

2 җан иясе:Эх, булмады бу! Качтылар!Әйдә инде, башкаларын эзләп карыйк!

Барысы бергә “Мәктәпкә барам” җырын башкаралар.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Театрализованное представление "Шүрәле оныклары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 271 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.12.2014 689
    • DOCX 21 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хуснутдинова Хамзия Хамбеловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12081
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 786 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 977 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 170 человек

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Особенности психологической коррекции детей с различными нарушениями психического развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 400 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 261 человек

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: методика, технологии и практика

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе