Инфоурок Классному руководителю КонспектыТеатральная постановка на татарском языке: "Сәламәтлек аланы"

Театральная постановка на татарском языке: "Сәламәтлек аланы"

Скачать материал

Здоровый образ жизни: картинки и правила

 

 

 

Сәламәтлек аланы

 

                                                                                       Үткәтде: Садретдинова Г. Р.

 

 

 

 

 

 

Түбән – Кама шәһәре

Максатлар: 1)укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру;

2) аларны сәхнәдә үз- үзләрен тотарга өйрәтү;

3) иҗади сәләтләрен үстерү.                     

  Катнашалар: диктор, Кыш бабай, Кар кызы, шәһәрдән  кайткан малай Руслан, аның әнисе, авылдагы дуслары Алия, Илнар, Ләйсән.

       

                                                            1 күренеш.

                  Кыш бабай бик каты авырып ята. Аның тирәсендә, нишләргә дә белмичә, Кар            кызы бөтерелә.

  Кар кызы:      Бабакай, салкын су ичеп җибәр, файдасы тимәсме.

  Кыш бабай:   Ой, эссегә чыдар әмәлем юк, эреп бетәм бит инде.

  Кар кызы:       Бабакай, булмаса холодильник эченә кереп утырып кара.

            Сәхнә артыннан тавыш килә:

-         Экология патшасы хәбәр бирә: кышларның елдан- ел җылына баруы сәбәпле, Кыш бабай җылы тиеп нык кына чирләп киткән. Кем дә кем аны терелтә ала, шул кеше Сәламәтлек иленә алтын ачкыч белән бүләкләнәчәк.

Телевизордан диктор сөйли:

Диктор:     Шәһәрдә грипп бик нык таралды. Бик күп мәктәпләр карантинга ябылды, Балалар арасында чирләүчеләр бигрәк тә күп.

Кар бабай:     Кызым, “Эфир”га күчереп кара әле. Монда бер дә юньле хәбәрләр сөйләмиләр.

Диктор:       Шәһәрдә экологик ситуация бик начар. Шул сәбәпле балаларның сәләмәтлеге елдан – ел начарая бара.

Кар бабай:    Кызым, сүндер әле шул телевизорны. Шатландырырлык хәбәрләр юк монда.

Кар кызы:   Тукта әле, бабакай, “Балалары телеканалы”на куеп карыйм. Анда нинди яңалыклар бар икән?

Диктор:        Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар! Эфирда “Балалар телеканалы”.

    Шәһәрләр артында бардыр бер авыл

    Мондагы бар балалар да шат һәм сәламәт диләр.

    Нигә дисәң, сәбәбе бер – хезмәт белән дус алар,

    Кечкенәдән эшләп үскәч, алар бит чыныгалар.

    Сезнең игътибарыгызга авыл балалары тормышыннан бер күренеш тәкъдим итәбез.

 

                                                         2 күренеш.

 Бер бала бик каты авырып ата. Корык – корык йөткерә. Аның янында, борчылып, әнисе арлы – бирле йөгеренә.

 Руслан:  Ой, мам, иди сюда быстрее, умираю!

 Әни:     Әйттем мин сиңа, чыкма урамга дип. Компьютерда гына уйнап утырсаң ни була?                Бу суыкта!

 Руслан:  Әй, әни, бөтен дуслар тимераякта шуа, хоккей уйный. Ничек  өйдә ятарга кирәк?

 Әни:    Үзеңнең чирле икәнеңне белгәч, өйдә генә утыралар аны.Ул авыл балаларына карама син. Алар бит кечкенәдән чыныгып үскән. Аларга салкын тими.

 Руслан:   Әйе шул.

 Әни:    Тукта, кемдер шакый бугай, чыгып керим әле.

 Алия:   Рәдис, әйдә чык безнең янга. Урамда шундый рәхәт.

 Руслан:  Чирләп киттем бит әле менә.

 Алия:   Хәзер мин дусларымны алып керәм. Без сине терелтербез. (дусларын алып керә)

Илнар:   Нишләп ятасың, әйдә, тор, киттек урамга.

Руслан:  Һай дустым,булмый шул, хәлем бер дә юк.

Алия:     Беләсеңме, сиңа чыныгырга кирәк.

Ничек итеп?

Руслан:    Илнар:     Сезне шәһәрдә бер дә өйрәтмиләрмени?

Руслан:   Сез ничек бер дә авырмыйсыз соң?

Алия:      Кышкы суык бураннарда

                Кар көрибез көн саен.               

Илнар:    Көтү көтә, бакча казый,

                Яшелчә үстерәбез.

                Кичләрен футбол уйныйбыз,

                Без ял итә беләбез.

Ләйсән:  Спорт белән син шөгыльлән!

                Көн саен иртән зарядка

                Ясау бик кирәк дуслар.

Илнар:   Ә-ә, беләсеңме, сиңа тагын витаминнар ашарга кирәк.

Алия:     Менә болар барысы да витаминнар.

Руслан:  Болар бит яшелчәләр.

Ләйсән:  Әйе. Соң алар бит инде витаминнарга бик бай.

Алия:   Витаминнар син куллансаң

             Бетәр ару- талулар.

             Шул чагында сиңа бүтән

             Кирәк булмас дарулар.

Ләйсән: Яшелчә, җиләк- җимешләр

              Синең дусларың булсын.

              Ясалма витамин түгел,

              Натураль ризык булсын.

Илнар: Бу була А витамины.

             Күз һәм күрү өчен кирәк.

             Петрушка да ашасагыз,

             Булырсыз сәламәт һәм зирәк.

Алия:   С витамины, дуслар,

             Кем генә белми икән?

             Иммунитетны арттыра,

             Аруны да киметә.

  Руслан:   Сез боларны каян алдыгыз соң?

  Ләйсән:   Без аларны бакчада үзебез үстердек. Алар экологик яктан чиста һәм натураль витаминнар

 Руслан:   Аһ, шундый тәмле! Моңарчы зрә ашамаганмын.

 Алия:     Илнар, дустым, бар әле, тиз генә дару үләннәре алып кил. Мәтрүшкәсен, бөтнеген, үги ана яфрагын, кипкән кура җиләге, юкә чәчәге – берсен дә калдырма. Руслнны тизрәк терелтергә кирәк. (чыгып китә)

 

Ләйсән:   Беләсеңме, дустым, сиңа чыныгырга кирәк. Көн саен су коенырга, суның температурасын әкренләп киметә барырга кирәк. Бүлмә температурасындагы су эчәргә өйрән. Әкренләп туңдырма да ашый башларсың.

Руслан:    Сез боларның барысын да каян белеп бетердегез соң?

Алия:      Безне сәламәтлек дәресләрендә  өйрәтәләр. Спорт ярышларында да гел алдынгы урыннар алабыз без шуңа күрә.

Алия:      Дуслар! Тән сәламәтлеге генә түгел, акыл сәламәтлеге дә кирәк.                     Ләйсән:   Алдыгызга максатлар куя белегез! (Ильнар керә)

Илнар:   Үзгәрешләрдән курыкмагыз! Аларга яраклашырга өйрәнегез.

Алия:     Оптимист булыгыз!

Ләйсән:  Бер – берегезгә үпкәләрне

               Җилләргә таратыгыз.

               Тормыш бәхетлене сөя,

               Тормышны яратыгыз.

Алия:     Көнең тыныч булыр синең

               Чиста булганда рухың.

               Авырлыклар килгән чакта

               Дустың иңенә тотын.

Илнар:   Без сәламәт яшәү яклы.                                                                                           Руслан:  Сезнең кебек дусларым булганда мин гел сәламәт булырмын. Рәхмәт сезгә!

 

                                                3 күренеш

Кыш бабай телевизор карап ята.

Кар бабай:  Кара әле бу авыл балаларын! Нинди уңганнар! Мондый балаларны күргәч, хәлләрем сразу җиңеләеп китте.   ( торып утыра)

 

                                               4 күренеш.

Балалар сөйләшә:

Алия:   Кара безнең Кыш бабай авырып киткән дип ишеткән идем бит әле мин. Аңа ничек ярдәм итәргә икән? Алайса безнең Яңа ел бәйрәме бөтенләй дә булмаска мөмкин.

Илнар:    Ә-ә, мин беләм! Аңа туңдырма ашатырга кирәк!

Ләйсән:  Әйдә,  киттек тизрәк!

 

                                                5 күренеш

Кыш бабай янына балалар киләләр:

Алия:   Бабакай, хәлең ничек?

Кар бабай:    Рәхмәт, балалар. Телевизордан сезне күргәч, тәмам тазарып бетә яздым.

Илнар:   Мә, туңдырма ашап ңибәр, ярдәме тимәсме.

Кар бабай:    Рәхмәт, балалар. Туңдырма да ашагач, тәмам сәламәтләнеп җиттем инде.

                                               

                                                 6 күренеш.

Сәхнә артыннан тавыш килә:

-         Тыңлагыз, тыңлагыз! Экология патшасы хәбәр бирә: Кыш бабайны куркыныч чирдән терелткән өчен балалар Сәламәтлек иленә алтын ачкыч белән бүләкләнәләр.

Кыш бабай:    Дусларым! Бу ачкычтан үзегез генә файдаланмагыз. Аннан файдалану юлларын башка балаларга да өйрәтегез.

 

Барысы бергә басып җыр җырлыйлар  (“Яратыгыз” җыры көенә):

 

    Бәхетле булырга килдек җиргә,

    Бәхетле булмыйча ярамый.

    Сәләмәтлек ярты бәхет бит ул,  (2 тапкыр)

    Бәхетле булмыйча ярамый.

Сәламәт булыгыз барыгыз да,

Олыгыз һәм бала- чагагыз да

Бернигә дә карамый,

Сәламәт булмыйча ярамый.

Сәламәтлек килми җиңел генә,

Авырлыклар бик күп сагалый.

Тик шулай да тырышырга кирәк,

Һәркемгә дә булышырга кирәк,

Сәламәт булмыйча ярамый.

Сәламәт булыгыз һәммәгез дә,

Әткәгез дә һәм әнкәгез дә.

Бернигә дә карамый,

Сәламәт булмыйча ярамый.

Күнегүләр яса иртән һәр көн,

Шатлан бернигә дә карамый.

Кояш, һава һәм су – безнең дуслар,

Сәламәтлек чыганагы алар,

Моны белми безгә ярамый.

Табигатьне яратыгыз, дуслар,

Җәй, көз үтсен, килсен салкын кышлар.

Табигатьтә ямьсез көн юк,

Ак бәхеткә илтә язмышлар.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Театральная постановка на татарском языке: "Сәламәтлек аланы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 959 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.08.2019 254
    • DOCX 198.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садретдинова Гулия Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садретдинова Гулия Раисовна
    Садретдинова Гулия Раисовна
    • На сайте: 6 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 28050
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 799 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 53 человека из 25 регионов

Мини-курс

Техники визуализации в учебном процессе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 15 регионов

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 34 регионов

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе