Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Технологическая карта к уроку татарская литература для 5 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Технологическая карта к уроку татарская литература для 5 класса

библиотека
материалов

Дәреснең технологик картасы.

Авторы: Бүздәк районы Сәвәдебаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы

Предмет: татар әдәбияты

УМК: татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы, 2010 ел.

Дәреслекне төзүче-авторлар: М.Ш.Җәләлиева, Г.М.Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина, Казан: Мәгариф, 2006

электрон белем бирү ресурслары: ноутбук, проектор, экран, слайдлар

Класс: 5 нче сыйныф

Тема

Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әхлак тәрбиясенең бирелеше.

Дәреснең максатлары

  1. Әкиятне анализлау өчен шартлар тудыру.

  2. Әсәрнең төп мәгънәсен аңлату, образлар аша кешелеккә хас сыйфатларны ачыклау.

  3. Ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү белән бергә әхлак сыйфатлары формалаштыру.

Дәреснең бурычлары

  1. Белем бирү максаты: әкиятнең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

  3. Тәрбия бирү максаты: әхлаклылык, әдәплелек, тугрылык – кешелекнең рухи көзгесе икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: әкиятне аңлау һәм идеясен күрсәтү.

  2. Нәтиҗәләр: төп герой- үрдәк кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әкиятнең төп проблемасын табу, әкияттә сурәтләнгән вакыйгаларны бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “әхлак” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

- коммуникатив: әхлаклылык турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әкиятнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка, табигать белеме.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты (Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. –Казан: Мәгариф, 2006 ел.

Өстәмә: Йорт хайваннары һәм үрдәк, керпе, куян, аю, бүре, төлке рәсемнәре, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, әхлаклылык проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.


Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту,

укучыларны бер-берсенә игътибарлы һәм әдәпле булырга чакыру.



Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек буенча эш һәм эш дәфтәрләрендә язмалар булдыру.

Әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү


Хәерле көн! Укучылар, дәрескә әзерсезме?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.


Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: әкият алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

1)Узган дәрестә Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштык.

2)Абдулла Алиш балалар күңеленә тиз ачкыч тапкан. Аларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп, яшь күңелләрне матурлык дөньясына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Алиш - әкият остасы.? 3)Хайваннар турында,тылсымлы әкиятләр,көнкүреш әкиятләре була.

4)Ул елларда (репрессия) үз фикереңне турыдан – туры әйтергә ярамаган, фикерләрен читләтеп әкият аша җиткергәннәр.

5) Бу әкият хайваннар турында.


Дәреслектәге язмадан язучы эшчәнлегенә бәя бирү.

Һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару:

Язучы иҗатына бәя бирү һәм нәтиҗә чыгару.

1)Узган дәрестә нинди язучы белән таныштык?

2)Ул без белгән язучылардан кайсы ягы белән аерылып тора?

3)Нинди әкиятләр була?

4) Ни өчен 1935-1940 елларда әкиятләр күп язылган?

5) Бу әкият кайсы төргә карый дип уйлыйсыз?

Әкиятнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, җәнлек рәсемнәрен очрату тәртибе буенча урнаштыру. Тактада аерым-аерым һәр төркемнән берәр укучы чыгып эшли.

Әкиятне алты өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.


Әкиятнене ничә өлешкә бүлдегез?

Слайд №1. Хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәрергә булганнар. (слайдта Үрдәк рәсеме күрсәтелә)

Үрдәкнең мәгънәсе-(аңл.сүзлектән,интерактив тактада) ияләштерелгән йорт хайваны; тел бистәсе бакылдык, күп сөйләшә такылдык.


1 нче өлеш: “ Син очасың да,син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!”- дигәннәр. Үрдәккә характеристика бирик әле.


Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.


-Үрдәк нинди? Күп сөйләшүчән.56 бит),

Кызыксынучан-төне буе йоклый алмый.

Хуҗасын тиз эзләп табарга куштылар.

Ул ашыкмый күбәләк куып йөри, җиләк ашый,симез бөҗәкләр эзли.

Тел бистәсе,серләрен һәр очраган хайванга сөйли.


Әкияттә сурәтләнгән вакыйгаларны бәяләп, геройга хас булган сыйфатларны күрә белү, аны дөрес бәяләү.

Сюжет буенча эшләп алыйк.

Слайд №2. Үрдәккә беренче нинди хайван (кем?) очрый?

.

2 нче өлеш: Ни өчен керпе? (аңл. сүзлектән, интерактив тактада). -Керпе нинди?


Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

-Керпе акыллы,дөрес,киңәшләр бирә. “Сереңне сөйләмә,сереңне сөйләмәсәң,өең нык

булыр”-ди.(58 бит).

Керпе дөресен әйтә торган,турысын сөйли торган кеше кебек, ул энәле, аны бөтен бөтенесе дә яратмый. Андыйларны халык авыррак кабул итә. Керпе образы аша шундый холыклы кешеләргә бәя бирергә өйрәнү.

Керпе Үрдәккә дөрес киңәш бирдеме?

Слайд №3. Үрдәк тагын кемнәрне очрата?



















Слайд №4.








Слайд №5.








Слайд №6.

3 нче өлеш: Озын колаклы куянны очрата.


Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

Озын колаклы:

1.туры мәгънәдә.

2.күчерелмә мәгънәдә-күпне ишетә торган.


Һәр төркем үз фикерен белдерә, чагыштырып, уртак нәтиҗә чыгарыла.


Ни өчен озын колаклы?




Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана.

-Ни өчен куян үрдәк белән очрашуына бик шат?



4 нче өлеш: Үрдәк зур соры Аюны очрата.







5 нче өлеш: Бүрене очрый.







6 нчы өлеш: Төлкене очраткан.

Куян ишеткән хәбәрен үз файдасына куллана ала, алмагачларны кимерә ала.








Аю йокларга яраткан. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган, аңа юл күрсәткән. Үзе эченнән бал ашый алуы турында уйлаган.



Бүре сөенгән: “Боларның сарыкларын ашап кайтырга җайлы чак икән”, -дигән.




Күрдем мин аны!”-дигән төлке һәм үзе белән ияртеп алып киткән.












Аюга нинди сыйфатлар хас?









Бүрегә хас булган нинди сыйфатларны беләсез?






Төлке кайсы сыйфаты белән дан тота?

Слайд №7. Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әхлак бирелеше.

Бүгенге тема әхлаклылык турында.


Дәреснең темасы мөстәкыйль рәвештә формалаштырыла

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү


Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.



Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Әхлак” төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау.

Әкияттәге вакыйгаларны хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру:

бу төшенчәне элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

Әхлак” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Әхлаклы булу өчен нинди сыйфатлар хас?

Төркем эшчәнлеген оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Дәреслек мисалларын файдаланып, һәр төркемнең аерым детальләр аша үз фикерен әйтүе.

Алгоритмнарны ничек төзү турында фикерләшү.

Укучылар, бу сорауга җавап бирергә авырсынасыз.

Без нишли алабыз?

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планның төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

әкиятнең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройга хас булган сыйфатлар ачыклана.

Образларга бәя бирелә, нәтиҗә ясала.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.

Иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Урдәккә нинди сыйфат җитеп бетми?

Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?

Ял минуты:

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.


Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.


Максат: “әхлаклылык” төшенчәсенең асылына төшенү һәм әкият персонажлары мисалында аңлату.





















Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Слайд №8.“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.

( Р.Фәхретдин).






















Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: Һәр халыкның әдәбияты әхлаклы булырга өнди. Әдәбият кеше күңеленә үтеп кереп, күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Әхлаклылык –намуслы булу, җаваплылык тою, ышанычны аклау, сер саклый белү, тугрылыклы булу ул.























Әкият буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.





















Автор карашын аңлата торган сүзләр аша геройларга карата объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.





















Эпиграф буенча фикер йөртик.

1)Р.Фәхретдин сүзләрен ничек аңлыйсыз?

2)Әдәбият һәм әхлак бәйләнеше нидә?

3)Үрдәк әхлаклымы?

Сорау куела. Автор әкияткә бер образны да тиккә генә кертми. Ул ни әйтергә тели?


Әйе, автор усал һәм моменттан файдаланып, та-ларга, әйберләрен алырга әзер торучы кешеләрнең дә дөньяда булулары турында кисәтергә тели.

Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү.

Сурәтләү чаралары: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Бу әкияттә иң югары нокта кайда?

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү



Сораулар куела.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: бөтен хайваннар аучының хуҗалыгына киттеләр.


Төркемнәр сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару.

Аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

Кемнең тапкырлыгы аркасында хуҗалыкка зыян килми калды?

Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарга каршы һәр җиргә киртә куйган.

Дәреслекнең 60 битендә язылганнарга таянып, андагы җөмләләрне кулланып сөйләү, эмоциональ кичерешләрне сөйләмдә дөрес бәяләү.

Фикернең дөреслеген дәлилләргә таянып раслау күнекмәсен үстерү.

Хайваннар ахырда нигә үкенделәр?

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.


Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.


Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: Хайваннар шундый зур җаваплы эшкә Сертотмасны җибәрүләренә үкенгәннәр..

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Әкияттә сурәтләнгән вакыйгаларны кешеләр тормышы белән чагыштырып карау аша укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Сертотмас үрдәк” әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.


Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Әкиятнең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана: тормышта да кайбер кешеләр үзләрен әсәрдәге үрдәк кебек тоталар, кушылган эшкә җаваплы карамыйлар, ышанычны акламыйлар.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Бу әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, монда сурәтләнгән вакыйгалар тагы кемнәргә карый?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.


Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы: Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әхлак тәрбиясенең бирелешен

күрдек. Күп урынсыз сөйләве һәм теләсә кемгә ышануы аркасында Үрдәк һәлак булды.

Дәрестә өйрәнгәнәрне кабат күз алдыннан кичерә белү.

Бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңлау.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез? Әкияттә Үрдәк ни өчен үлә?

Слайд № 9. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр,җимерелмәслек нык булыр. Бу мәкаль әкиятнең эчтәлегенә туры киләме, ни өчен?


Төп нәтиҗә: 1)Сереңне теләсә кемгә сөйләмәскә, уйлап сөйләшергә кирәк. Мәгънәсез сүз үзеңә генә түгел, башкаларга да зыян китерә. 2)Әхлакый тәрбияне кешеләр иң беренче гаиләдә ала, китап уку, белем алу аны тагын да үстерә, күркәм сыйфатларга өйрәтә.

Барлык эш процессын күздән кичереп, төп нәтиҗәне чыгару.

Әхлакый кыйммәтләргә бәя бирә белү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып, нинди гомуми нәтиҗә ясап була?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.


Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр. (Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар).

2 мин.

Слайд №10. 1. Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләрен рәсем итеп иҗат итә аласыз.

2. Теләгән укучылар бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегез хакында яза аласыз. (Хуҗа кешенең тапкырлыгы сезгә ошадымы?)

3. 60 нчы биттәге сораулар һәм биремнәрне үтәсәгез дә була.

Көндәлекләргә билге куела.




Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров296
Номер материала ДA-046516
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх