Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
|
I. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру Психологик уңай халәт барлыкка китерү
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте
тудыру.
1-1,5 мин
|
Укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Исәнләшү, хәерле
көн теләү. Слайд 1
- Балалар без нинди дәрестә белем алуыбызны дәвам итәбез?
- Үткән дәресләрдә без нәрсәләрне өйрәндек?
- Ә бүгенге дәресебезне нәрсәгә юнәлтербез икән?
- Балалар, без бүгенге дәресебезне яңа тема өйрәнүгә
багышларбыз. Ничек итеп үткәрербез соң аны?
- Бу эшкә нинди кәеф белән тотынырбыз?
- Ә нигә кирәк соң күтәренке кәефтә булу?
- Уңышлы эшләү өчен сезгә нинди сыйфатлар кирәк булыр?
-Бөтенегез шундый фикердәме?
-Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк, уңышлар телик. Дәресебезне
күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
|
-Татар теле дәресендә.
-Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне.
- Яңа тема өйрәнүгә, яисә өйрәнгәннәрне кабатлауга.
- Иң башта без нәрсәне белмәвебезне ачыкларбыз, аннан соң аны
үзебез аңларга тырышырбыз.
- Шәп, күтәренке кәеф белән.
-Яхшы кәеф белән эшләү уңышлырак.
- Тырышлык, түземлелек, игтибарлылык...
-Әйе
|
ШУУГ:
КУУГ:
|
II. Актуальләштерү
Яңа теманы үзләштерү өчен кирәк булган элек
үзләштергән белемнәрне искә төшерү мөмкинлеге
|
Слайд 2
И сабыйлар!
Эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә - эш.
- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
- Шигырьне кем язган?
- Бу юллар аның кайсы шигыреннән?
- Бөек шагыйребез балаларны ни өчен эшкә өнди икән?
|
- Эш турында
- Г.Тукай язган.
- “Эшкә өндәү”
-......
|
ТБУУГ:
КУУГ:
РУУГ:
ШУУГ:
|
булдыру
Матур язу.
Проблеманы ачыклау.
|
- Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы соң?
- Менә бит сез нинди зур булышчылар икән!
- Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
- Мөхим дип тә әйтергә була.
- Әйдәгез балалар,бу юлларны үзебезгә
эпиграф итеп алыйк һәм аны дәфтәребезгә язып та куйыйк.
Слайд 3
- Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге
числоны, сыйныф эше дип язабыз. Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә матур итеп
язып куябыз.
- Балалар, сез күчереп язган шигырь юллары ничә җөмләдән тора?
- Җөмләләр нәрсәләрдән төзелгән?
- Ә сүзләр нинди өлешләрдән тора икән?Алар ничек барлыкка килә?
|
- .....
- Иң кирәкле.
Балалар язалар.
-
Ике җөмләдән тора.
- Сүзләрдән.
- ........
|
|
Ш.
Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
|
Слайд 4
Кадерле укучылар, әйдәгез игътибар белән
экранга карыйк. Сезгә “ Эш агачы” дип исемләнгән әкият тәкъдим итәм.
Борын-борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш
тамыры.
-
Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.
-
Мин дә тамыр! – дигән сүз тамыры.
-
Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә
ала соң? – дигән.
Миннән яңа сүзләр үсә ала, - дигән эш тамыры һәм кешеләргә
эндәшкән: “Мине
утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен.
|
|
ТБУУГ:
КУУГ:
РУУГ
ШУУГ
|
|
Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын,- - дигән. ”
Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән.
|
|
|
IV. Проблемалы ситуация тудыру.
Уку мәсьәләсен кую
|
- Сез әлеге әкияттә нәрсәләр күрдегез?
- Ә сез әкиятне тыңлагач нәрсәләр турында
уйлыйсыз?
- Бу әкият сездә нинди сораулар тудыра.?
- Нәрсәләрнең тамырлары була?
Слайд 5
- Сез санап киткән тамырлар нәрсәгә кирәк?
- Тамыр дигән сүзнең ничә төрле мәгънәсе бар
икән? Әйдәгез шуны карап китик.
Слайд 6
Сүзлек эше:
Тамыр
1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп,
җирдән су һәм минераль матдәләр суыра
торган өлеше.
2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри
торган каналлар.
3. Теш тамыры.
4. ...
- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?
- Димәк тамыр сүзе нинди сүзләргә керә?
- Без әкияттә тагын нинди тамыр белән
таныштык?
- Сез ничек уйлыйсыз, сүзләрнең тамыры була
микән?
- Шулай булгач, без бүген нинди тема өстендә эшләячәкбез
икән?
Слайд
7
|
-
Тамырлар.
-
Тамырлар турында.
- Нәрсә соң ул тамыр?
- Үсемлекләрнең, агачларның, кан тамырлары,
теш тамыры.
- .....
- Күп.
- Күп мәгънәле сүзләргә.
- Сүз тамыры белән.
- ......
- Сүз тамыры.
|
ТБУУГ:
РУУГ:
КУУГ:
|
|
- Әйе укучылар, без бүген сезнең белән сүзнең
тамыры – нәрсә ул дигән сорауга җавап эзләрбез.
|
|
|
V. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
Танып-белү эшчәнлеге.
|
Слайд 8
- Экраннарга күз салыйк әле, укучылар. Сезнең
алдыгызда кешеләр утырткан эш тамырының нәтиҗәсе.
- Балалар, сүздә тамыр ничек була икән? Шуны карап китик.
Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укыйк әле.
- Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар? Шул кисәкләрне дуга
белән билгеләп чыгыйк әле.
- Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?
- Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп
буламы?
- Ә шушы кисәктән башка сүзләр төзеп буламы?
- Димәк сүзнең тамыры була микән?
|
- Эш, эшле, эшче, эшләр, эшмәкәр, эшләнеш.
(тактага язылган)
- Эш. (бер бала чыгып билгели)
- Эш сүзе.
- Юк.
- Юк.
- Әйе.
|
ТБУУГ:
КУУГ:
РУУГ
ШУУГ
|
Модельләштерү.
|
- Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән
инде?
- Дөрес.
- Без сүзнең төп мәгънәле кисәген , ягъни
тамырны дуга тамгасы белән билгелибез.
- Ә тамырга нинди кисәкләр ялганып килгән ? Әйдәгез
бирелгән сүзләрнең тамырга ялганып килгән кисәкләрен күрсәтеп, тәгәрәк яисә
овал эченә алыйк әле.
- Әфәрин, укучылар! Булдырдыгыз.
- Ялганып килә торган
кисәкләрне без кушымчалар дип атарбыз?
- Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?
- Әйдәгез сөйләшкәннәрдән чыгып кагыйдәнең
моделен төзеп карыйк әле. Сүзләр ничек барлыкка килә?
Слайд 9
|
- Төп мәгънәне аңлата, башка мәгънәле
кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.
Балалар чыгып билгелиләр.
- -че, -ле, -лекле, -чән, -лә,
-чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.
ТАМЫР +КУШЫМЧА =ЭШ ЧЕ
|
|
VI. Ял минуты
|
-Тиздән нинди бәйрәм җитә?
Бәйрәмгә ничек итеп әзерләнәсез? Нинди эшләр
эшлисез? Шул эшләрне сүзсез генә хәрәкәтләр белән генә күрсәтерсез, ә мин
ярдәм итәрмен.
(музыка астында хәрәкәтләр ясыйлар)
|
- Яңа ел.
|
|
VII. Ныгыту.
1. Парларда эш.
2.Дәреслек белән эш. (мөстәкыйль эш)
3. Төркемнәрдә эш.
|
- Балалар, сезнең алда сүзләр язган битләр
ята. Сезгә шушы сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә кирәк.
- Әйдә эшләребезне тикшереп карыйк. Моның өчен
без кәгазь битләребезне күршебез белән алмашабыз һәм һәрберебез күршесенең
эшен эталон буенча тикшерә, хатасы булса матур итеп төзәтә.
- Үз эшегезгә бәя бирегез.
- Ә хәзер дәреслекнең 63 нче битен ачып 143
нче күнегүне табыйк. Биремне ....... укый.
- Эшләребезнең дөреслеген эталон буенча
тикшерәбез.
Болынга, әсбаплар, бакчада,
хәрәкәтне, дулкыннар, ясаган.
- Үз эшегезне бәяләгез.
- Ә хәзер төркемнәрдә эшләп карыйк. Һәр төркемгә сүзләр язылган
карточкалар бирелгән. Тик сүзләрнең хәрефләре югалган. Сезгә ул хәрефләрне
табып язарга. Сүзләрнең тамырларын билгеләргә. Шул сүзләрне кулланып бер
җөмлә төзергә кирәк.
- Эшләребезнең дөреслеген һәр төркемнән бер кеше чыгыш ясап
тикшерәбез.
- Үз эшегезне бәяләгез.
|
Балалар, балада, урамнар, урамны,
китап, китапның, - сүзләре
(парлап эшлиләр)
Смайликларга тамгалар куялар.
Дәфтәрләрдә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.
Эшне эталон буенча тикшерәләр.
Смайликларга тамга куялар.
Төркемнәрдә эшлиләр. Эш ахырында эталон буенча
тикшерәләр.
1. Урма.чы, у.ман, урманда.
2. Кош, кош.ар, кошч.к.
3. Дус, дус.ык, ду.тым.
4. Куян, куя.нар, к.янкай.
5. С.лы, су, су.а.
6. Эш, эш.е, эш.әр.
(6 төркемдә эшлиләр.)
Смайликларга тамга куялар.
|
ТБУУГ:
КУУГ:
РУУГ
ШУУГ
|
VIII. Өй эше бирү.
|
Дәреслекнең 63 нче битендәге 144 нче күнегү.
-
Тамыр сүзләргә кушымчалар өстәп язарга.
-
Шул сүзләрне кулланып 2-3 җөмлә уйлап язарга.
-
Күнегүдәге беренче өч сүзгә мәкальләр табып
язарга. (эш, хезмәт, уку сүзләре)
|
|
КУУГ:
РУУГ
ШУУГ
|
IX. Рефлексия.
|
- Укучылар сез бүген нинди яңалыклар белдегез?
- Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк
булырмы?
- Әйдәгез шуны дәлилләп үзебез дә алма сүзенең
агачын үстереп карыйк әле. Сезнең һәрберегездә кәгазьдән киселгән алмалар ята.
Сез шуңа алма тамырыннан ясалган яңа сүзләр языгыз. Аннан соң без
алмаларыбызны агачка элербез.
- Күрәсезме балалар, агачыбыз нинди матур
булып үсте һәм җимешләрен дә бирде. Бу сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе.
- Дәрестә син нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?
-Cин, бүген дәресне ничек үзләштердең икән?
- Дәрестә үз эшегезгә нәтиҗә чыгарып, үз эшегезне бәяләгез.
|
- Сүз тамырын һәм кушымчаны.
- .......
Алма
Смайликлардагы тамгаларны санап үзләренә
билге куялар..
|
РУУГ
ШУУГ
|
X. Билге
кую.
|
- Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз! Әфәрин!
Булдырдыгыз. Рәхмәт.
Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
|
|
КУУГ:
РУУГ
ШУУГ
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.