Белемнәрегезне “КАР йомарламы “ уены белән
тикшерәбез.Һәр кеше сүзтезмә әйтергә тиеш.
Кыш көне
ак,матур
кар ява.
-Кыш
көне балалар чанада шуалар.
-Кыш
көне кызлар тимераякта шуалар
Нинди
кышкы айларны беләсез?
-декабрь,
гыйнвар, февраль
-
Диалог
-Декабрь
нинди ай?
-Декабрь кышның беренче ае һәм елның соңгы ае.
-Декабрьда көннәр нинди була?
-Декабрьда көннәр салкынча була.Ак,йомшак кар ява.
-Декабрьда нинди бәйрәмнәр була?
-Декабрьда Яңа ел бәйрәме була.
-Бу бәйрәм нинди?
-Бу бәйрәм бик матур һәм күңелле.Кыш бабай балаларга бүләкләр бирә.Миңа да Кыш бабай бүләк бирде.
-Син Яңа ел бәйрәмен яратасыңмы?
- Әйе,мин Яңа ел бәйрәмен яратам.
Диалог
-Гыйнвар
нинди ай?
-Гыйнвар
кышның икенче ае һәм елның беренче ае.
-Гыйнварда
көннәр нинди була?
-
Гыйнарда бик салкын көннәр була.
_Бу айда
бәйрәмнәр бармы?
- Әйе,бу
айда Раштуа бәйрәме була.
-Бу
нинди бәйрәм?
-Бу дини
бәйрәм . Кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирәләр.
-Син бу
бәйрәмне яратасыңмы?
Әйе,яратам,чөнки
миңа әбием зур бүләкләр бирә.
Диалог
-Февраль нинди
ай?
-Февраль
кышның өченче ае һәм соңгы ае ,ә елның икенче ае.
-Февральда
көннәр нинди була?
-Февральда
көннәр салкын була һәм көчле бураннар була. Февральда кояш елмая башлый.
-Сез кышны яратасызмы?
- Ни өчен яратасыз?
_
Әйе,мин кышны яратам, чөнки кыш көне чанада шуам.
-Мин
кышны яратам, чөнки чаңгыда шуам.
-Мин
кышны яратам, чөнки тимераякта шуам.
-Мин
кышны яратам,чөнки бәйрәмнәр күп була.
-Мин
кышны яратам,чөнки көннәр матур була
- Мин
кышны яратам ,чөнки урманнар тылсымлы була
Физминутка
Ява карлар, ява карлар,
Килә кардай очасы.
Күккә менеп, җиргә төшеп
Шул карларны кочасы.
Җиргә төшеп, кабат менеп,
Килә җилдә тирбәләсе.
-Балалар
сез уйнарга яратасызмы?
-нинди
кышкы уеннар беләсез?
-кар
атыш уены,чана,чаңгы ,тимераякта шуу,хоккей уены,кар бабай ясау,”Тау патшасы”
уены.
Һәр
группа рәсем буенча кечкенә хикәя төзи.
УЕННАР
1.Кар
бабай ясау.
2.Кар
патшасы уены
3.Хоккей
уены
4.Шугалакта
1. Кар бабай ясау.
.Йомшак
карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар –
кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын
–кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз.
Менә шундый матур һәм шәп кар бабай.
“Тау патшасы”
2. “Ә
мин “Тау патшасы” уенын яратам. Башта без кар атышып уйныйбыз.Аннан
соң тау башына кем беренче менә, шул җиңүче була”.Без бу уенны сыйныфташларым
белән уйныйбыз. Безгә бу уен бик ошый.
“Хоккей”
3.
“Мин кыш көне дусларым белән хоккей уйнарга яратам. Минем тимераягым,
кәшәкәм бар.Миңа хоккейчы Александр Овечкин ошый. Куркаклар хоккей
уйнамый!”Мин хоккейчы булырга телим.
“Шугалакта”
4. “ Мин
шугалакта тимераякта шуарга яратам. Телевизордан фигуралы шуу карыйм. Миңа
Евгений Плющенко ошый.” Мин фигуристка булырга тели
Ситуатив
күнегү:
•
Любит
ли он кататься на лыжах;
•
-
играет ли он зимой на улице;
•
-
играет ли он в хоккей;
•
-
с кем он любит играть;
- есть ли у него клюшка
-Сез тагын нинди кышкы уеннар беләсез?
-Фигуралы шуу, фристайл, бобслей.
-Бу нинди спорт төрләре?
-Олимпия уеннары.
-Кышкы Олимпия уеннары кайда булды?
-Сочида
-Сочидагы Олимпия уеннары кайчан булды?
-7нче февральдә 2014 елда.
-Кайчан төгәлләнде ?
-23нче февральдә.
Слайд №12
Укучылар,
Сочи Олимпия уеннарының талисманнары нәрсәләр?
Слайд № 13
-Ак аю,леопард, куян.
Слайд №
Куян
кайда яши?
-Куян урманда
яши.
-Ак аю
кайда яши?
-Ак аю төньякта яши.
-Леопард кайда яши?
-Леопард җылы якта яши.
-Эти животные обычно живут там, где вы
сказали, а ведь они талисманы Олимпийских игр. Значит, они должны быть там,
где проводятся Олимпийские игры.
Димәк,
ак аю, леопард, куян кайда яшиләр?
Ак аю, леопард, куян Сочида яшилә
Бәяләү битенә плюс куегыз.
Ял минуты.
Кар,
кар, кар ява
Бураннарны
туздыра.
Кулларга
төшеп эри,
Үзе бик
тиз туңдыра.
Йомшак
карны алабыз,
Аннан
шарлар ясыйбыз.
Кар
атышып уйныйбыз,
Бик
күңелле яшибез.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.