Скачивание материала началось

Предлагаем Вам установить расширение «Инфоурок» для удобного поиска материалов:

ПЕРЕЙТИ К УСТАНОВКЕ
Каждую неделю мы делим 100 000 ₽ среди активных педагогов. Добавьте свои разработки в библиотеку “Инфоурок”
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Математика КонспектыТехнологическая карта по математике во 2 классе "4 санына тапкырлау"

Технологическая карта по математике во 2 классе "4 санына тапкырлау"

библиотека
материалов

Математика дәресенә технологик карта



Класс: 2

Предмет: математика

Тема: 4 санына тапкырлау

Максат:

Белем бирү: 2 не, 3 не, 4 не берурынлы саннарга таблицалы тапкырлауга тапкырлау гамәле асылын аңлап, мисал-мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү;

Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.

Предмет буенча нәтиҗәләр: тапкырлауның асылын аңлап мисал-мәсьәләләр чишә белү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес

Төп төшенчәләр: тапкырлаучы, тапкырчыгыш, тапкырчыгышның кыйммәте, тапкырлау гамәле, сумма, бердәй кушылучылар суммасы

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Дәреслек Г.В.Дорофеев “Математика”,1 кисәк.

Г.В.Дорофеев “Поурочные разработки по математике”


Җиһазлау: Power Point презентациясе ,электрон ярдәмлек


Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура




Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

- Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.

Укытучы тактага кояш рәсеме беркетә.

Бүген дәрестә сезнең һәркайсыгызның үз кояшлары булачак, алар нур сибеп күңелләрегезне җылытып торачак. Һәр дөрес башкарылган бирем өчен сез кояш рәсеме ясап куячаксыз.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.

- Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү.

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.










Телдән исәпләү

  1. Саннар рәтен дәвам ит

2, 4, 6, ... .

  1. Зирәклеккә мәсьәләләр

А) Үлчәүнең бер тәлинкәсендә бертөрле 5 алма һәм груша, ә икенче тәлинкәсендә шундый ук 5 груша һәм 1 алма. Тәлинкәләр тигез. Нәрсә авыррак: алмамы, әллә грушамы?

Ә) Саниядә 3 бөтен, 2 яртышар һәм 4 чирек алма. Саниядә барлыгы ничә алма?

- Бу мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?

















  • Тигез



  • 5 алма

  • Зирәклекне, тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

1.Электрон ярдәмлек белән эшләү

2.Мәсьәләне чишегез:

- Алты түтәлнең һәркайсында 4әр чәчәк үсә. Түтәлләрдә барлыгы ничә чәчәк үсә?

- Нинди гамәл белән таптыгыз.

- Бу аңлатмадагы саннарның исемнәрен әйтеп чыгыгыз.

- Нәрсә ул 20?



- Без әле генә нәрсә чиштек?

- Мәсьәләне нинди гамәл үтәп чиштек?

3. “Тапкырлау таблицасы” тренажер-уены

- Бүген нинди тема өстендә эшлибез икән?



- Дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз?








- 20

  • Тапкырлау гамәле белән

  • Беренче тапкырлаучы, икенче тапкырлаучы, тапкырчыгыш.

  • Тапкырчыгышның кыйммәте



  • Мәсьәлә

  • Тапкырлау гамәле белән



  • 4 санына тапкырлау гамәленә мисаллар, мәсьәләләр чишәбез.

  • 4 санына тапкырлау гамәленең мәгънәсен аңлап,тапкырлауга мисаллар, мәсьәләләр чишә белергә.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV. Белемнәрне ныгыту.

Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру;

тапкырлау гамәле белән чишелә торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү

  1. Дәреслек, № 1, 48 бит



Үзара тикшерү: бер-берсе белән дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр



ДИНАМИК ПАУЗА

  1. Дәреслек, №2, 48 б.





КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА

Төркемләп эшлиләр









Үзлектән эшлиләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


    1. ит, №3



2.Дәреслек белән эш: № 7, 48 бит



  • Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.

Мөстәкыйль рәвештә таякчыклар белән эшлиләр, бер – берсе белән чагыштырып дөреслеген тикшерәләр



Вариантлап эшлиләр

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?



- Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

- Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя:

- Кем 2 яки 3 кояш ясады? Сез начар эшләмәдегез.

- Кемнең кояшлары күбрәк? Сез бик яхшы эшләдегез.

- Үзегезгә билге куегыз, ә аннары бергәләп киңәшербез.

- 4 санына тапкырлау гамәле белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә

Укучыларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VII. Өй эше.

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару

49 нчы бит 9

почмак исемнәрен яз,4нең тапкырлау таблицасын ятларга





Курс профессиональной переподготовки
Учитель математики и информатики
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Табличный процессор MS Excel в профессиональной деятельности учителя математики»
Курс повышения квалификации «Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Изучение вероятностно-стохастической линии в школьном курсе математики в условиях перехода к новым образовательным стандартам»
Курс профессиональной переподготовки «Экономика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания основ финансовой грамотности в общеобразовательной школе»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по математике в условиях реализации ФГОС ООО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Математика и информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Инженерная графика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО»
Курс профессиональной переподготовки «Черчение: теория и методика преподавания в образовательной организации»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.