Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Технологическая карта по татарскому языку на тему "Ашамлыклар кибетендә"(1 класс)

Технологическая карта по татарскому языку на тему "Ашамлыклар кибетендә"(1 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»










Проект эше



Тема «Ашамлыклар кибетендә»



«Гомуми белем бирү ФДББС шартларында билингваль тирәлектә татар теле һәм әдәбияты укытуның теоретик һәм гамәли аспектлары» белем күтәрү курслары кысаларында











Башкарды: Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан шәһәре Совет районы Муниципаль гомуми

белем бирү учреждениясе «Лицей №159»

Фәнни җитәкче:


Проект эше яклауга куелды:

«10» июнь 2016 ел




Казан-2016

Эчтәлек



Кереш.......................................................................................................3-5 б.

Технологик карта........................................................................................6-9 б.

Йомгаклау.................................................................................................. 10 б.

Кулланылган әдәбият исемлеге ................................................................11 б.





























Кереш


Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметы структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел,ә дәресне планлаштыруга, дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгәреш кертә. ФДББСны тормышка ашыру белән бәйле рәвештә дәреснең структур өлешләрендә дә үзгәрешләр күзәтелә, күптөрлелек хөкем сөрә.Укытучылар, дәреснең төзелешен билгеләгәндә, төрле чыганаклардан файдаланып, дәреснең этапларын төрлечә билгелиләр. Шул максаттан чыгып, рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучылары өчен “Ашамлыклар кибетендә” темасына татар теле дәресенә технологик карта тәкъдим итәм.

Дәреснең технологик картасы:

-дәрес материалын график планлаштыру;

-укытучы сайлаган, кирәк дип тапкан дәрес структурасы берәмлекләрен таблицада күрсәтү(-дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын,укытучы һәм укучы ларның эшчәнлек төрләрен;теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны; ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлешләрдән торган схема-таблицаны тәшкил итә).

Технологик карта- ул дәресне проектлау ысулы, системалы эшчәнлеккә янәшә килү, гамәли уку мәсьләләрен формалаштыру...”

Копотева Г.Л.


Технологик карта ул дәрес проекты түгел, ә проектлаштыруның нигезе генә. Ул яңа стандартлар белән бәйле түгел. Ул ФДББС кергәнче үк файдаланылган. Бүгенге технологик картага ФДББСтан алынган планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә. “Шуңа күрә ул яңа стандартларга туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала “,-дип яза үзенең мәкаләсендә Мөхәрләмова Г.Н.(“Технологик карта:дәреснең оештыру өлеше” -Мәгариф, 2016 №3)

Технологик карта эшләү дәресне детальләп күзалларга ярдәм итә, нәтиҗәлекне гарантияли”,-дигән фикер бар.

Технологик карта төзүнең актуальлеге:

  • ФДББС планлаштырган нәтиҗәне тормышка ашыру;

  • аерым дәрес эчендә формалаштырыласы УУГ-ен сайлау;

  • УУГ-ен системалы рәвештә тормышка ашыру;

  • аерым дәреснең тулаем курс эчендә урынын билгеләү;

  • иҗади эшкә вакыт калдыру;

  • һәр этапта планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүнең диагностикасын алып бару;

  • дәрес оештыруда килеп туган кыенлыкларны чишү;

  • белем сыйфатын үстерү.

Дәреснең технологик картасы структурасы:

  • Дәреснең темасы

  • Максаты

  • Планлаштырылган нәтиҗә (шәхси, регулятив, танып-белү, коммуникатив УУГ)

  • Эш формалары һәм ресурслар

  • Теманың төп төшенчәләре

  • Теманы өйрәнү технологиясе (һәр этапка максат һәм көтелгән нәтиҗәләр билгеләнә, укучыларның белемне үзләштерүен тикшерү өчен диагностик эшләр)

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта. Укучыны иҗади фикерләүче шәхес итеп формалаштырыга дигән максатны куя.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Универсаль уку гамәлләре –ул субъектив яңа социаль тәҗрибәне аңлы һәм актив рәвештә үзләштерү юлы белән үз-үзе үсешенә һәм үз-үзен камилләштерүгә сәләтле булуы, ягъни укучының белем ала белүе.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән. Универсаль уку гамәлләре –ул субъектив яңа социаль тәҗрибәне аңлы һәм актив рәвештә үзләштерү юлы белән үз-үзе үсешенә һәм үз-үзен камилләштерүгә сәләтле булуы, ягъни укучының белем ала белүе.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Укучының уку эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү. Бу гамәлләр укучының эшчәнлеген планлаштыра белү, үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлеген контрольдә тоту, игтибарлы була белү кебек эш гамщллщре чагылдыра. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү УУГ (гомум уку, логик уку, проблема кую һәм аны хәл итү) –ул әйләнә-тирә дөньяны танып-белү юлыннан , эзләнү процессын мөстәкыйль рәвештә төзү, алынган информацияне эшкәртү, системалаштыру, гомумиләштерү, куллану буенча тикшеренү, анализлау, синтезлау, төшенчә итеп чыгару, фикер йөртү, гипотезалар чыгару, проблемалар кую, хәл итү, аңлап уку, уку мәсҗәләсен чишү, укыганны аңлату.

Коммуникатив УУГ социаль компетентлык һәм башкаларның фикерләрен исәпкә алу,тыңлый белү,җәмгыяткә мөнәсәбәтле осталык һәм башка кешеләрнең (әңгәмәдәш, хезмәттәш) позицияләрен исәпкә алуны, үз фикереңне диалог һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү күнекмәләрен тәэмин итә.

Дәреснең һәр өлешен кызыклы һәм укучыларга тәэсир итәрлек итеп үткәргән очракта гына укучылар метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләргә ирешәләр, шул ук вакытта аларда күптөрле универсаль уку гамәлләре формалаша; рус телле укучыларның диалогларда катнашып, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп әйтү, монологик сөйләм оештыру кебек УУГ формалаша.








Рус төркемнәрендә белем алучы 1 нче сыйныф өчен “Ашамлыклар кибетендә” темасына технологик карта


Планлаштырылган

нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:

  1. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяну;

  2. Әдәпле булу,икмәкне олылау

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:тыңлап-аңлау, аңлап уку,нәтиҗәләр чыгару,гомумиләштерүләр ясый белү,үрнәк буенча эшләү

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итә белү,үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; хаталарны төзәтү,эш нәтиҗәләрен бәяләү

Предмет буенча:”Ашамлыклар” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлау, өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллана белү, диалог төзи белү

Дәреснең тибы

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Төп төшенчәләр

Яңа сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемләп, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек:Татар теле=Ттатарский язык: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-к(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ К.С.Фәтхуллова;-Казан:Татар.кит.нәшр.,2013.-б.56-57.

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту.1-4 сыйныфлар:укытучылар өчен методик кулланма/К.С.Фәтхуллова.-Казан:Татар.кит.нәшер.,2014.-б.17-18.

Эш дәфтәрендә 27 бит

Җиһазлау

Ноутбук, мультимедиа проекторы, экран(такта), “Ашамлыклар” темасына рәсемнәр, ашамлык исемнәре язылган карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

(1-2 мин)

Исәнләшү.Уңай психологик атмосфера тудыру(

-Укучылар, кәефләрегез ничек?)


Исәнәшү.Дәрескә әзерлекне күрсәтү.

(укытучы белән исәнләшәләр, кәефләре турында әйтәләр,бер-берсен сәламлиләр, кәефләрен сорашалар,сорауларга җавап бирәләр,сөйләм эшчәнлегендә катнашалар)

ШУУГ: Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяну;

ТБУУГ:дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

КУУГ:сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү;

РУУГ: эш урынын оештыра белү, иптәшең һәм укытучы белән эшчәнлекне планлаштыру

Уку мәсьәләсен кую

Сорау-җавап ала. Дәреснең темасын билгеләтә.

(“Ашамлыклар кибетендә» темасына презентация. –Укучылар, бу нәрсәләр?

Бу нинди кибет? Анда нәрсәләр бар?

Уенчыклар һәм киемнәр кибетендә булдык. Ашамлыклар кибетенә барабыз.Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?)

Тема буенча фаразлыйлар, уку мәсьәләсен билгелиләр.(Уенчыклар, киемнәр,ашамлыклар кибетләре.Ашамлыклар кибете турында)

ТБУУГ:синтез

КУУГ:сорауларга җавап бирү

РУУГ: тема буенча фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Фонетик күнегү

Карточкадагы тема буенча бирелгән сүзләрне дөрес итеп әйттерә, белгән укучыдан тәрҗемә иттерә

Сүзләрне башта пышылдап кабатлыйлар, аннан бергәләп кычкырып кабатлыйлар, тәрҗемә итәләр.

ШУУГ: эш-гамәлләрдә үз-үзеңне сынау(сүзләрне дөрес итеп әйтү, тәрҗемә итү)

ТБУУГ: үрнәк буенча эшләү, рәсем белән эшләү

КУУГ:сүзләрне дөрес итеп әйтү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.


РУУГ: хаталарны төзәтү,үзконтроль,

Үзрегуляция

П:Тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау.


Уку мәсьәләсен адымын чишү


1.Дәреслекнең 56 нчы битендәге 2 нче биремне эшләтү.Үрнәк буенча сорауларга җавап таптыра.(

Бу нәрсә? Бу –ипи.Бу-күмәч.Бу-чәй.Бу-шикәр.Бу-сөт.Бу-май)

Ашамлык исемнәрен белдергән аерым исемнәрне әйттерә.

Рәсемнәргә карап,үрнәк буенча Бу нәрсә? соравына җавап бирәләр.Һәр укучы сорауны укый һәм бер ашамлык исемен атый. Ашамлык исемнәрен белдергән аерым исемнәрне әйтәләр.





ШУУГ: икмәкне олылау

ТУУГ: үрнәк буенча эшләү,рәсем белән эшләү, анализлау, чагыштыру.

КУУГ: фикереңне төгәл һәм дөрес итеп җиткерә белү; сорауларга җавап бирү


РУУГ: хаталарны табып төзәтү,бәяләү.

П:Тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү.


Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслекнең 57 нче битендәге 3 нче биремдәге диалогны укыттыра.

2) Охшаш сораулар биреп, җавап таптыра

дәреслекнең 57 нче битендәге 3 нче биремдәге диалогны укыйлар

2) Сорауларга җавап бирәләр.

ШУУГ: бер-береңне тыңлый белү, хөрмәт итү.

ТУУГ: аңлап уку һәм кабул итү

КУУГ: үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү, тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү

РУУГ: хаталарны табып төзәтү,бәяләү.

П: сөйләм берәмлекләрен төзи белү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Кибеттә сатучы һәм сатып алучы турында терәк сүзләр белән “Сиңа нәрсә кирәк? ” темасына диалог төзетә (рәхим ит, ал, рәхмәт) Укучылар, без кибеткә килеп җиттек. Кибеттә исәнләшәбез. Үзебезне тәртипле тотабыз)

Диалог төзиләр

(парларда эшлиләр, кибетче һәм алучы ролендә уйныйлар)

Бер-берсен бәялиләр

ШУУГ: эшне аңлап, җаваплы башкару;

әдәпле булу

ТБУУГ: план буенча эшләү

КУУГ: парларда эшли белү, сыйныфташың белән сөйләм оештыра белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау,башкалар фикерен, бәяләвен исәпкә алып, үз сөйләмеңне төзәтү

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү, хаталарны табып төзәтү, бәяләү

П: сөйләм берәмлекләрен төзи белү


Ял минуты(“Ак калач” җыры җырлау)

РУУГ:үзрегуляция

Яңа теманы ныгыту

Сүзләрдән рәсем” уены уйната.Биремне укытучы русча аңлата.(Тактада ашамлык рәсеме ясала.)Сүзләрне укыта,сүзләрдән рәсем төзетә, ахырдан гомумиләштерүче төшенчәсен әйттерә. Май. Бу нәрсә? –Ашамлык.

Эш дәфтәрендә эшләтә(27 нче бит)

Бер-бер чыгып сүзләрне укыйлар,сүзләрдән рәсем төзиләр,ахырдан гомумиләштерүче төшенчәсен әйтәләр.

Эш дәфтәрләрендә эшлиләр(дөрес тәрҗемәне табалар, артык сүзне билгелиләр)

ШУУГ:эшне җаваплы, аңлап башкару


ТБУУГ:төшенчә чыгару,гомумиләштерү, модельләштерү

КУУГ:үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;әңгәмәдәшләреңнең фикерен тыңлап, уртак фикергә килү, хатаны табыт төзәтү

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый, бәяли белү


Рефлексия, бәяләү,

үзбәя

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, йомгак ясатып, нәтиҗә чыгарта.Сорауларга җавап бирдерә.(Укучылар, бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?)

Теләкләр буенча өйдә

Ашамлыклар кибетендә “ рәсем ясарга яки аппликация эше бирә(эш дәфтәре,11 нче бирем 25нче бит)

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар, максаттан чыгып нәтиҗә ясыйлар.

(Без бүген “Ашамлыклар кибете”ндә булдык)

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне бәяләү,үз уңыш яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

ТУУГ: иҗади бирем

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү, үз фикереңне төгәл һәм тулы белдерү


РУУГ: җавапларны дәлилли белү,эшчәнлекнең үтәлешенә

үзбәя






Йомгаклау


Шулай итеп, рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 1 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән “Ашамлыклар кибетендә” темасына төзелгән дәреснең технологик картасы төзелде.Ул башлангыч сыйныфларының ФДББСна туры килә. Технологик картаның өстенлеге- унверсальлек. Йомгак ясап- технологик карта уку эшчәнлегенә үстерешле якын килүгә нигезләнгән.Әлеге процесста укытучының бурычы-һәр бер укучының эшчәнлеген оештыру, укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү иде. Максатка ирешелде дип уйлыйм.

.
































Кулланылган әдәбият исемлеге



1.Г.Мөхәрләмова “Технологик карта:дәреснең оештыру өлеше” -Мәгариф журналы, 2016,№3

2. Дәреслек:Татар теле=Татарский язык: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-к(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ К.С.Фәтхуллова;-Казан:Татар.кит.нәшр.,2013.-б.56-57.

3. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту.1-4 сыйныфлар:укытучылар өчен методик кулланма/К.С.Фәтхуллова.-Казан:Татар.кит.нәшер.,2014.-б.17-18.

4. .”Татарский язык для всех” онлайн-курсы:htth://tatarile.org

5. htth://belem.ru

6.www.matbugat.ru

7. htth:// suzlek.tatarstan.ru
























Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров30
Номер материала ДБ-235233
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх